Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 9 page





Ләкин Яңгураның үзенең дә гаҗәпләнүенә каршы, Гөлшәһидә аның күңелендә зур урын алды, аңарда моңарчы татымаган көчле, якты тойгы уянды. Яңгура башта бу тойгыга да «тән белән күңелнең чирле бер чагы», узгынчы бер кичереш дип кенә караган иде. Логикага һәм акылга каршы туган нәрсә озак яши алмас, микроблары тынычланыр да басылыр дип көтте. Ләкин тойгысы узгынчы түгел иде. Әмма теге чакта ачыктан-ачык эш итәргә иртәрәк иде әле. Хатыны белән дә ара тәмам өзелеп бетмәгән иде. Ул юха елан башын иеп кенә китеп бармады бит. Яңгураның җелеген суырды, ә Яңгура талашны илгә чыгармас өчен күп нәрсәгә риза булырга мәҗбүр иде. Эшендә дә гел мәшәкатьле булды, шуңа күрә эчке хисләргә аның әллә ни вакыты да калмады. Әмма карлар эри башлагач, аның хисләре дә котырырга тотынды. Бары тик юлларының өзек булуы гына аны беркадәр вакыт Гөлшәһидә янына барып кайтудан тоткарлап торды. Һәм, күрәсең, кичекте... Яңгура, читлектәге борчылган җәнлек кебек, ишекле-түрле йөренде. Аңа бик бөркү булып китте. Ә форточканы ачарга дип үрелгәндә, теге вакытта Әбүзәр абзыйдан алган ялангач хатын сурәтле вазаны тәрәзә төбеннән ялгыш төшереп җибәрде.

Күпмедер вакыттан соң Фазылҗан балдызы утырып калган бүлмәгә чыкты. Илһамия анда юк иде. Яңгура балдызы тора торган бүлмәнең ишеген шакыды. Аның чәче тузгыган, күзләре кыргыйланган, галстугы кыйшайган иде.

Ул Казандамыни? — дип сорады.

Илһамия, сүз кем турында барганлыгын шунда ук төшенеп:

Юк, авылда, — дип үртәп җавап бирде.

Ә хәбәрләр кайдан?

Фатихәттәй сөйләде. Гел хатлар алышып торалар, ди. Әбүзәр Гиреевич аны Казанга алдыру өчен министр яныннан чыкмый, ди. Министрның секретаре — минем подругам.

Ух! — диде Яңгура, ике кулын йомарлап.

Менә ул достойный противник! — дип янә мыскыллады Илһамия.

Молчи, дура! — дип кычкырды Фазылҗан.

Ә тышта шау-гөр килеп беренче яшенле яңгыр коя иде.

 

Соңгы ике-өч көн эчендә күршедәге совхоздан Акъяр хастаханәсенә машиналар янында эшләгәндә имгәнгән ике эшчене китереп салдылар.

Гөлшәһидә хәвефкә төшеп совхозга барды, андагы эш шартларын карады, совхоз директоры белән каты гына сөйләште, бер уңайдан кыр станнарына да кагылды.

Кар киткәч, Гөлшәһидәнең Акъярдан чыкканы юк иде әле. Бөтен тирә-якка күңелне әллә нишләтә торган туфрак исе таралган. Еракта тракторлар гөрелтесе ишетелә, дулкын шикелле бер көчәя, бер тоныклана. Юлның бер ягында кара ефәк кебек елкылдап яңа сөрелгән сабан басуы, икенче якта — зөбәрҗәт шикелле ямь-яшел уҗым кыры. Гөлшәһидә тарантас түренә утырган.

Атны юырта башласа, тояк асларыннан һәм тәгәрмәчләрдән балчык оча. Ә ирек тойган яшь симез ат ыргылырга гына тора. Башын чайкап җибәргәндә, дугасындагы кыңгыравы чыңлый.

Совхоздан Гөлшәһидә районның санитар табибына, аннары район хастаханәсенең баш табибына һәм райком секретарена шалтыратты, куркыныч хәлне сөйләп бирде. Совхоз директоры бер сүз әйтмичә тәмәке тартып утырды, ә Гөлшәһидә кайтып киткәндә, килеп йокыдан уятуы өчен рәхмәт әйтте.

Зәйнал абый, бүген үк станнарга утын илттерегез. Вагоннарны яхшылап юсыннар, мендәр тышларын, җәймәләрне алыштырсыннар, кеше санына җитәрлек хәтле савыт-саба, кайнар су өчен әйбәт ләгән, өстәлгә яңа клеенка алып барсыннар. Миңа дигән рәхмәтегез шул булсын.

Була, була, — диде директор.

Зинһар алдашмагыз. Мин бит барыбер тикшерәчәкмен.

Гөлшәһидә яңадан тарантаска менеп утырды да дилбегәне какты. Бер урында зарыгып беткән ат элдереп алып китте.

Совхоз каралтылары яныннан үтеп кырга чыккач та, кыр казлары тавышын ишетеп, Гөлшәһидә башын күтәрде. Көн аяз, күк йөзе чип-чиста. Шушы саф зәңгәрлектә кыр казлары озын муеннарын сузып очып баралар. Уйсурак җирләрдән әле эрегән кар исе аңкый, үрләр өстендә җиңел рәшә тирбәнеп тора. Язның сихерле авазлары белән тулы шушы киң кырда кыр казларының һични белән чагыштыргысыз моңлы җырлары Гөлшәһидәнең күңелен әсәрләндерде. Ул, кулын каш өстенә куеп, муены талганчы кыр казларына карап барды да хисләренә чыдый алмыйча кычкырып җырлап җибәрде:

Көмеш йөзек сына диләр,
Сынмый да, бөгелми дә.
Гыйшык уты сүнә диләр,
Сүнми дә, сүрелми дә.

 

Алда ниндидер бер хатын күренә. Гөлшәһидә атын юрттырып аны куып җитте. Бу Акъяр укытучысы булып чыкты. Гөлшәһидә аны янына утыртты. Ләкин бу язгы кырда, табигать кочагында, Гөлшәһидәнең ялгыз каласы, бер туйганчы хисләренә биреләсе килә иде. Җәмилә җиләклеге дигән урынга җиткәч, ул атын туктатты, укытучыга ат белән әйләнеч юлдан барырга кушты, үзе җәяүлеләр сукмагыннан турыдан китәргә булды. Бу, күп булса, километр ярым чамасы ара иде.

— Кыр һавасын туйганчы бер иснисем килә, — диде ул укытучыга. — Алданрак барып җитсәгез, сукмак башында әзрәк көтәрсез.

Һәм менә ул, башыннан җиңел косынкасын тартып алып, кыска жакетының төймәләрен ычкындырып, берүзе әле быел бер кеше дә узмаган сукмак буйлап яз хисеннән исереп бара, әле җырлап ала, әле көлеп җибәрә, әле ниндидер үзе дә белмәгән сәбәпләрдән сөенеп куя. Аңа рәхәт, әйтеп бетергесез рәхәт. Ул мәңге-мәңге шунда калырга, черегән үлән исен, дымлы кара туфрак исен мәңге суларга риза булыр иде шикелле. Монда сулышка нинди иркен, күңел җилкенә. Чү, әнә биектә-биектә тургай сайрап җибәрде. И, сайрый да инде бәгырькәем! Күр, аның сайравыннан тирә-як тагын да ямьлерәк булып китте, нурланды шикелле. Юк, бу — тургай сайрамый, бу — яз җитүгә куанып туган җир сайрый. Әй, җанга якын газиз җир! Мамык мендәр кебек җылы кара туфрак. Бала чагында, буразнада, Гөлшәһидә аны аз таптамады. Сугышның ахыргы һәм сугыш беткәннең беренче елында аңа тугыз-ун яшьләр иде. Авылда ир-ат булмагач, хатын-кызлар, хәтта бала-чагалар да сабанга-тырмага чыга торганнар иде. Күпме кайнар күз яшьләре тамды Гөлшәһидәнең шушы газиз кара туфракка..

Тау битендә, кояш күзендә, Гөлшәһидә жакетын җиргә җәеп утырды да ике кулын яңагына куеп каядыр еракка-еракка карап тора башлады. Аның күзләрендә шундый зур сөенеч, әйтерсең, ул биредә гомеренең иң бәхетле минутларын кичерә, һәм кинәт җиңел рәшә булып тирбәлеп торган кырлар зәңгәрлегеннән аңа Мансур күренгәндәй булды. Алтыны да, ялкыны да ул гына бит! Мөмкинме соң аны сагынмаска! Мөмкинме соң аны онытырга! Кышкы озын караңгы төннәрдә Гөлшәһидәнең аңа үпкәләгән, рәнҗегән минутлары аз булмады, ә хәзер менә барысы да онытылган, күңел бары тик аңа гына ашкына, аны гына ярата.

— Бәгырем, бәгырем, мин сине көтәм, көтәм! — дип кычкырды Гөлшәһидә һәм үз тавышының кырлар киңлегендә яңгырап тынуын тыңлап торды. Бу язгы кырда кычкырган тавыш, Һичшиксез, Мансурга барып җитәр, ул бу тавышны ишетер, Акъярга килер күк тоела иде Гөлшәһидәгә бу минутта.

Шулай ул өнендә татлы төш күреп озак кына тау битендә утырды, кояш җылыткан дымсу туфракны кулы белән иркәләп сыпырды, хәтта аңа яңагын куеп алды. Динары атын җай гына атлатып килгән укытучыны күреп урыныннан торды, болынлыкка төште. Инеш аркылы салынган басманы су агызып алып киткән ахры. Гөлшәһидә бераз уйлап торды да, итәген күтәрә төшеп, озын кунычлы резина боталары белән суга сакланып керә башлады. Ярый әле су бик тирән түгел. Ул хәвеф— хәтәрсез генә су аша чыкты да тауга күтәрелде. Офык тирәсендә болытлар күренә башлаган. Ахрысы яңгыр явар.

Әмма бу якларда беренче яшенле яңгыр бары тик атна-ун көн үткәч кенә яуды. Аннары тагын һәм тагын яуды. Яңгыр артлары җылы килгәнгә, күп тә үтмәде, бөтен җир яшеллеккә, чәчәккә күмелде. Алма, чия бакчаларын ап-ак катыкка мандылармыни. Хәзер инде кырау төшмәсен дә, боз яумасын — җиләк-җимеш өелеп үсәчәк. Ләкин майның егерме җидесендә иртәнге якта ук күк йөзен куркыныч каракучкыл болытлар сарды. Гел көньяк-көнбатыштан исеп торган җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан шәбәя башлады, һава сизелерлек салкынаеп китте. Авыл агайлары хәвефкә төште. Радиодан да юаныч хәбәр ишетелмәде. Әллә кайсы гына океаннан циклоп килә диделәр. Ләкин Акъяр авылы җилләр үзгәрә торган бер ноктада утыргангамы, аңа җитәрәк давыл бер котырынып, сызгырынып, чинап алды да көн урталарына таба тагын юнәлешен үзгәртте. Күк йөзе яңадан акбур белән чистартылган тәрәзә пыяласы кебек чип-чиста булып калды. Борчыла башлаган табигать тынды, ямь-яшел кырлар, болыннар, әрәмәле тугайлар, урманнар, авыллар өстендә гаҗәеп бер җылы тынлык хасил булды. Шул шылт итмәгән тынлыкта хастаханә коймасына басып кычкырган кызыл әтәчнең киккерикүге авылның бер башыннан икенче башына кадәр тибрәнә-тибрәнә яңгырады. Шуның артыннан ук хастаханә капкасы төбенә җиңел автомобиль килеп туктады. Аның кайсы очтан килеп керүен дә күрми калдылар, әйтерсең, давыл аны, җен арбасы кебек, әллә кайдан югарыдан китереп ташлады. Машина тәмам пычракка буялып беткән иде.

Гөлшәһидә автомобильнең мотор тавышын гына ишетте, ләкин аз гына да әһәмият бирмәде. Хәзер авыл җирендә аттан күп машина. Аннары уйлап куйды: «Тагын шул юньсез пәйгамбәрдер». Гөлшәһидәнең кистереп әйтүләренә дә карамастан, ул тинтәк һаман йөри дә йөри. Я машина, я велосипед белән килеп чыга да Гөлшәһидәнең канына тоз салып, яңадан кавышыйк дип бәйләнергә тотына.

Ә Гөлшәһидәнең башында хәзер ул кайгымыни! Язга чыкканнан бирле хастаханәнең бөтен кешесе: табиблар, сестралар, санитаркалар һәммәсе көннең икенче яртысында яңа хастаханә төзелешендә эшлиләр. Күп даулаша торгач, Гөлшәһидә үзенең максатына иреште, Акъярда яңа хастаханә салына башлады. Ләкин карап, булышып тормасаң, әллә ни гомер сузулары мөмкин.

Хастаханәдә бу вакытта дежур сестра белән Бибисара ападан башка кеше юк иде. Капка төбенә машина килеп туктагач, Бибисара тәрәзәне ачып карады да, танымаган кеше икәнен күргәч, урамга чыкты:

— Исән-сау килеп җиттегезме, кем дип әйтим үзегезне?

— Профессор Яңгура, апа.

— И-и, профессор!.. Менә күрергә насыйп булды алайса. Югыйсә, безгә андый зур кешеләр килмидер иде.

— Кемнәр килә соң? — дип шаяртты Фазылҗан бу беркатлы хатынны.

Төрлесе була. Секретарьлар да, хәбәрчеләр дә, вәкилләр дә... Машинагызны ишек алдына кертеп куегыз.

Зарар юк, шунда торып торсын, — һәм Яңгура аягы белән тәгәрмәчләргә тибә-тибә сорады: — Доктор мондамы?

Кайсын әйтәсез икән? Гөлшәһидәнеме, Нәфисәнеме?

Гөлшәһидәне.

Гөлшәһидә төзелештә эшли. Хәзер чакырып киләм.

Мәшәкатьләнмәгез, үзем табармын. Торак йорт саласызмы, хастаханәме?

Хастаханә. Гөлшәһидәбез бөтен районны аякка бастырды — бөтенесе булыша. Үзебез дә гел шунда эшлибез.

Яңгура перчаткаларын салып кабинага ташлады да бакча рәшәткәсе буйлап төзелешкә таба китте. Әйбәт урын сайлаганнар, агачлык, үзе тау башында. Урманы да ерак түгел.

Җил капканы ачып, Яңгура бакча юлына атлады. Халык өмәдәге шикелле мәш килә, кайдандыр җыр яңгырый. Әнә юл өстендә генә ике хатын-кыз измә изә, икесе ком или. Яулыкларын күзләренә үк төшереп бәйләгәннәр, ялангач беләкләре кояшта янып беткән. Менә ул көч һәм сәламәтлек кайда!

Гафу итегез, иптәш Сафина кайда? — дип сорады Яңгура, алар янында туктап.

Эчкә керегез, коридорның аргы башында, — диде кызларның берсе, Яңгураны күздән кичереп.

Яңгура, рәхмәт әйтеп, авыш басма буйлап эчкә керде. Акбур исе борынны яра. Яңгура саклана-саклана аргы очка узды. Бүлмәләрдә дә кешеләр мәш килә, берсе дә Яңгурага күтәрелеп карамый, һәркайсы үз эше белән мәшгуль. «Шактый зурдан кубарганнар болар», — дип уйлады Яңгура, озын коридор буйлап бара-бара. Ниһаять, актыккы бүлмә турысына җитеп, ачык ишектән башын сузды. Ике хатын, кузла өстенә басып, бәләкәй көрәкләре белән сыекча бәрә-бәрә түшәм штукатурлыйлар иде. Төрле якка сыекча чәчрәп тора. Яңгура артка чигенеп тамак кырды да беркадәр шаян тавыш белән:

Эшләр уң булсын, коммунистик хезмәт ударниклары! — дип кычкырды.

Шунда Гөлшәһидә аңа таба борылды. Таныгач, комач кебек кызарды.

Фазылҗан Җангирович! — дип кычкырып җибәрде ул. Тиз генә кузладан сикереп төште. — Сез ничек монда килеп чыктыгыз? Гафу итегез инде шундый кыяфәттә каршы алуым өчен. Кулым да...

Яңгура аңа ике күзен дүрт итеп карады. Измәгә буялып беткән кием белән дә нинди матур ул! Маңгаена, битенә берничә бөртек измә кунган, әйтерсең, кечкенә-кечкенә миңнәр, йөзе колак очларына кадәр алсу, күзләре яндырып ала.

Менә сезне сагынып килдем әле, — диде ул, шаярткан төсле.

Гөлшәһидә моңа игътибар итмичә, иптәшенә:

Хөршидә акыллым, син үзең генә кара инде, — диде һәм Яңгураны бакчага чакырды. — Аз гына көтегез, Фазылҗан Җангирович, өс-башымны гына алмаштырыйм.

Ун-унбиш минуттан Гөлшәһидә юынып, киемен алмаштырып бакчага чыкты. Аннары алар хастаханәгә юнәлделәр.

— Көтмәдегезме? — дип елмаеп сорады Яңгура. Ул шактый ябыккан, йөзендәге уйнап торган алсулык күзгә күренеп кимегән. Шул ук вакытта бөтен торышында, күз карашында, тавышында ниндидер эчке яшерен дәрт, яну, газаплану һәм үзенә бертөрле кыюлык сизелеп тора иде.

Дөресен генә әйткәндә., көтмәгән идек шул, Фазылҗан Җангирович, — диде Гөлшәһидә, хастаханә ишеген ачып. — Рәхим итегез... Ерак бит без. Нинди җилләр ташлады?

Мине монда китереп ташлаган җилләр сезгә эләкмәгән ахрысы, — диде Яңгура, хастаханә исе аңкытып торган тар коридор буйлап Гөлшәһидә белән янәшә атлый-атлый. Палаталарның ишекләре ачык, аннан авырулар кызыксынып карыйлар. Ирләр, хатын-кызлар, балалар барысы бер бүлектә икән. — Анда, — ул башы белән билгесез бер якка изәп алды, — зур-зур агачларны төпләре-тамырлары белән йолкып алып ташлады, чокыр-чакырлар ташкын елгаларга әверелде, күперләрне агызып алып китте.

Гөлшәһидә кабинет ишеген ачты:

Рәхим итегез, утырыгыз... Әзрәк сабыр итәргә кирәк иде.

Ә сабыр итәрлек тәкатең калмаса? — дип, сорау рәвешендә җавап бирде Яңгура.

Әйе, шик юк, Яңгура тикмәгә генә килмәгән. Гөлшәһидә борчыла, каушый башлады. Сүзне артык җөпләмәде, Фазылҗан да беравык эндәшмәде. Аның үзенә профессор исеме бирелгәнлеген бик әйтәсе килә иде дә, мактана дип уйламасын өчен, бу теләгеннән тыелып торды, ә Гөлшәһидә үзе тәбрикләмәде, күрәсең, ишетмәгән.

Бүлмә әче тып-тын. Шул тынлык эчендә колакны ярып майламаган чыгыр тавышы ишетелде, Бибисара түти коедан су ала иде.

Яңгура да дулкынланган. Башлаган сүзен шул шаян, җиңел, ваемсыз тонда алып барырга аның көче җитмәде. Шикләнә дә иде ул. Бу юка такта белән генә бүлеп алынган кабинеттагы сүзләр бөтен хастаханәгә ишетелә булыр.

Әллә хастаханәгезне күрсәтәсезме?

Бик рәхәтләнеп, — диде Гөлшәһидә, бу тәкъдимгә шатланып. — Тик кысан инде безнең.

Аның каравы, яңасын зурдан тотынгансыз,

Гелән-гелән хастаханә салып булмый бит, Фазылҗан Җангирович. Бер тотынгач, булсын инде дидек, Район җитәкчеләре дә булышалар, Казан да.

Күренеп тора, — дип елмайды Яңгура. — Без ремонтка да акча ала алмыйбыз.

Ишекне ачып, Гөлшәһидә Бибисарага халат кертергә кушты һәм Фазылҗанга бүтән темага күчәргә ирек бирмәс өчен:

Казанда нинди яңалыклар бар? — дип сорады.

Шаулый Казан, гөрли Казан, яңалыклары да бетәсе түгел, — дин, Яңгура Казан клиникаларында булган берничә яңалык турында шунда ук сөйләп тә бирде.

Бибисара шыгырдап торырлык итеп крахмалланган халат алып килеп Яңгурага киертте.

Гали үзенекен, Вәли үзенекен дигәндәй, минем дә сезгә бер соравым бар иде, иптәш профессор, — диде ул Яңгураның төймәләрен төймәли-төймәли. — Бездә Кәпирәтиф Мотаһар дигән бер авыру ятып чыкты. Шул гел әйтә торган иде, духтырлар белми, минем әҗәлем аяктан булырга тиеш, ди, ә алар башны дәвалыйлар, ди иде. Комбай Хөрмәтулла дигәне, әҗәл баштан керә, аяктан чыга, ди торган иде. Баш сау булса, аякка шайтан да булмый, ди иде. Шуларның кайсы хаклы икән, иптәш профессор? Фәрештәләр йоклаганда, шайтан күккә хуҗа була дигәндәй, мин үзем, табиблар өйгә кайтып киткәч, больниста галавный булып калам.

Яңгура көлеп җибәрде.

Бу бик зур мәсьәлә, апа, — диде. — Моңа җавап бирер өчен Хуҗа Насретдин шикелле хикмәт иясе булырга кирәк. Акыллыларның әҗәле, апа, һәрвакыт аяктан була, юләрләрнеке баштан, шыр тилеләрнеке йөрәктән.

Яңгура үз каламбурына үзе канәгать булып көлеп җибәрде.

Ә-ә-ә, — дип сузды Бибисара, — рәхмәт аңлатуыгызга. Хәзер су җылытып, машинагызны юып бирәм шуның өчен.

— Анысы кирәкмәс, апа. Бер чиләк су белән генә юып бетерерлек түгел. Елгага алып төшәрмен.

Чиләктәге су җитмәсә, Әһлетдин мичкәсе белән алып килер әле. Профессор кешегә мондый пычрак машина белән йөрү килешми.

Яңгура Бибисара белән сөйләшкән арада, Гөлшәһидә чыгып Әһлетдин абзыйга берничә сүз пышылдап алды. Кунакны чәй эчермичә кайтарып җибәрү яхшы түгел. Сәхипҗамал җиңги табын әзерли торсын, диде.

Шуннан соң алар хастаханәне йөреп чыктылар, Яңгура авырулар белән дә сөйләште, берничәсен карады да. Аннары Гөлшәһидә аны чәй эчәргә чакырды.

— Рәхмәт, чәй эчәсем килми, — диде Яңгура, — ә менә бакчагызны рәхәтләнеп карар идем. Бакча яратам мин.

— Рәхим итегез, — диде Гөлшәһидә, бераз уңайсызлана төшеп.

Алар, халатларын салып, яшел чирәм каплаган хастаханә ишек алды аркылы үтеп арт капкадан бакчага чыктылар. Алмагач төпләре ап-ак иде.

Никадәр чәчәкне койган бу җил! — диде Яңгура, кызганган булып. — Шулай да, Гөлшәһидә ханым, сез җәннәттә торасыз икән. Шәһәрдә, таш арасында, сөрем эчендә мондый саф һава бәйрәмнәрдә дә булмый. Әллә миңа да авылга күчәргәме икән? — Яңгура башын бераз кыйшайта төшеп Гөлшәһидәгә серле итеп карап алды.

Гөлшәһидәнең өстендә кыска җиңле ситсы күлмәк. Шундый килешә үзенә! Яңгураның хатын-кызда мондый килешле киемне күргәне дә юк иде бугай.

Гөлшәһидә исә, башын аска иеп, ак босоножкаларының очларына карап атлады. Бүген көн яңгырлы булыр дип искерәк күлмәген киеп килгәнгә хәзер үкенеп бара иде. Бигрәк авылча күренә торгандыр инде. Өстенә кияргә күлмәге дә юк дип әйтер.

Авылның төрле чаклары була, Фазылҗан Җангирович. Сез алай алданмагыз. Шәһәр кешесенә монда бик читен.

Ә үзегез авылда торасыз...

Мин башка. Мин авылда туган, авылда үскән...

Мин сезне Казанга күчәргә җыенасыз дип ишеттем, — диде Яңгура, тагын Гөлшәһидәгә күз читләре белән карап алып.

Гөлшәһидә башын чайкады,

Бу бер хыял гына. Укуымны дәвам иттерергә ниятем бар иде дә, булмас ахрысы.

Моңа нәрсә комачаулый соң?

Алай атап әйтерлек комачау да юк кебек... Сәләтем җитмәс дип куркам.

Бу җавап Яңгураны канәгатьләндермәде, әлбәттә. Ләкин ул яңа сораулар да бирмәде. Алмагачлар арасыннан бара-бара алар су буена ук килеп җиттеләр. Текә яр кырыенда туктадылар. Моннан тирә-якка гаҗәеп матур күренеш ачыла иде. Өч-дүрт сажин чамасы тар гына, әмма тирән сулы елга аръягында әрәмәле тугайлык җәелә, уңдарак, офыкка кадәр, яшел хәтфә төсле арыш басуы, сулдарак урман күкселләнә.

Их! — диде Яңгура сокланып. — Нинди гүзәллек эчендә утырасыз. Бакчагыз нинди матур.

Шулай булсын дип тырышкан булабыз инде, — диде Гөлшәһидә тыйнак кына. — Хәзерге авыл хастаханәләре санаторий тибында булырга тиеш диләр бит. Авырулар, терелгәч, әйбәтләп ныгып китәргә тиешләр. Әнә, сулдарак ак комлык, күрәсезме? Анда безнең солярий. Хәзер инде авыл кешеләре дә кояшта кызынырга өйрәнә башладылар. Элегрәк аларны анда тартып та илтеп булмый торган иде...

Әйе, монда чын санаторийдан ким түгел! Мылтык булганда ауга йөрергә дә мөмкиндер. Бу җирләр киек үрдәк оясы булса кирәк.

Гөлшәһидә Фазылҗанга астан гына карап алды:

Бу вакытта ау рөхсәт ителәме соң?

Гөлшәһидәнең аз гына шаян тонын да үзенчә юрап,

Яңгура:

Безнең ише фәкыйрьләргә, бәлки, ителә торгандыр, — диде.

Алар беседкага кереп утырдылар. Шунда ук баш очларында бал кортлары безелдәп бөтерелә башлады. Яңгура кесәсеннән яулык чыгарды.

Ничек курыкмыйсыз, чагулары мөмкин бит.

Тыныч кына утырганда, чакмый алар, Фазылҗан Җангирович.

Фазыл, — дип төзәтте Яңгура. — Өч тапкыр төзәтәм, дүртенчесеннән соң...

Date: 2015-12-13; view: 388; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.011 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию