Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 2 page





Иртәнге ашны ашаганчы сигез булды. Автобуслар гостиница каршында көтеп торалар иде. Съезд унда гына ачылуга карамастан, делегатлар түзмәделәр, машиналарга чыгып утырдылар. Ә унбиш-егерме минуттан алар Манеж мәйданына җитәрәк автобустан төштеләр. Халык Кремльгә демонстрация кебек агыла. Көн салкынча, кояшлы. Делегатлар, «Царь-колокол» га, «Царь-пушка» га узып барышлый гына бер караш ташлап, Съездлар сараена ашыгалар... Иртәнге кояш яктысында ул зәңгәрсу булып күренә. Бер караганда һавадай җиңелсыман, икенче караганда бәллүрдәй үтә күренмәле.

Зур пыяла ишекләр бер генә минутка да ябылмый, Гөлшәһидәләр дә шул ишекләрдән кереп киттеләр. Чишенү бүлмәсе стадион кырыннан да зуррак булыр. Яхшылап карап калмасаң, соңыннан кайда чишенгәнеңне дә таба алмассың! Шундый ук зур, якты икенче залда теркәлү үттеләр дә тавыш-тынсыз йөри торган эскалаторга басып өскә күтәрелделәр. Чат мәрмәр дә пыяла гына икән бу залы! Түшәмендә бер люстра күренми, ә үзе шундый якты, әйтерсең, дөньядагы бар яктылыкны монда тутырганнар.

Алты мең кеше сыйдырышлы тамаша залы бик зур булырга тиеш иде шикелле. Ләкин ул шундый җыйнак итеп эшләнгән, эченә кергәч, делегатлар хәтта бераз аптырабрак калдылар. Уртада партер, ике якта, ике канат кебек, амфитеатрлар өскә таба күтәрелә. Артта ике катлы балкон. Монда кайсы гына почмактан карасаң да сәхнә уч төбендәгедәй якын булып күренә икән.

Съезд ачылуга санаулы минутлар гына калды. Делегатлар инде урыннарына утырганнар. Татарстан делегациясенең урыны — уң як амфитеатрның нәкъ урта бер җирендә. Зал яктырганнан-яктыра бара, әйтерсең, таң сызылып килә. Сәхнәдә пәрдәгә махсус эшләнгән байрак, байрак йөзендә Ленин рәсеме. Нурлар аңа тешә.

Менә ян ишекләрдән чит ил компартияләре делегацияләре чыга башлады. Делегатлар аларны көчле кул чабып каршыладылар. Ә күзгә күренми торган плафоннар һаман кабына бара; зал тагы да яктыра, әйтерсең, кояш чыгып килә. Ал байрак та көчлерәк балкый. Ул алты мең кешенең башы өстеннән йөзеп барасыман.

Уң як ишектән Үзәк Комитет әгъзалары чыга башладылар. Делегатлар барысы да урыннарыннан торды, көчле алкышлар яңгырады. Диңгез дулкыннары шавын хәтерләткән бу алкышлар бик озак дәвам итте. Бу онытылмас бер тантана иде.

Шулай XXII съезд ачылды.

Бала чакта Гөлшәһидә яңгыр явып үткәннән соң кояш яктысында яңгыр суларының ничек итеп туфракка сеңүенә карап торырга ярата иде. Менә уйсурак җиргә яңгыр сулары җыелган. Әкрен-әкрен генә су җиргә сеңә бара. Башта күлләвек кояшта бик көчле ялтырап ята, аннары җирдә энҗе бөртекләресыман тамчылар гына кала. Аларның һәрберсе инә очы хәтле генә йолдызлар булып җемелдиләр. Аннары алар, шулай җемелди-җемелди, туфракка сеңәләр. Ә соңыннан, — Гөлшәһидәнең бала хыялы шулай фараз итә торган иде, — алар, әллә кайлардан, әллә кайлардан әйләнеп үтеп, күккә күтәреләләр дә караңгы төннәрдә йолдызлар булып кабыналар. Гөлшәһидә аларны хәтта таный да иде шикелле, әнә болары, болары дип, ул бармагы белән күккә күрсәтеп, безнең ишек алдындагы күлләвектән күтәрелгән йолдызлар ди торган иде.

Ниндидер шуңа охшаганрак бернәрсәне Гөлшәһидә менә хәзер съезд залында да кичерә иде. Съездның һәр көне, һәр утырышы саен гына түгел, һәр сәгате, һәр минуты саен күңеленә соңыннан якты йолдызлар булып кабынырлык энҗе бөртекләре тула иде шикелле. Элек бары тик дәреслекләрдән, газеталардан һәм радиодан ишетеп кенә белгән дөньякүләм атаклы коммунист җитәкчеләрне үз күзе белән күрде, аларның ялкынлы сүзләрен үз колагы белән ишетте, коммунистик идеалларга никадәр тирәнтен ышануларына, аларны нинди кайнар йөрәк белән яклауларына, нинди дәрт белән алга сөрүләренә таң калып утырды.

Яхшы янында яхшырасың дип тикмәгә генә әйтмәгән инде халык. Гөлшәһидәнең дә яхшылыкка, матурлыкка, хезмәткә омтылышы бу көннәрдә тагын да көчәйде, гүя аңа тагын да үткенрәк күзләр, тагын да дәртлерәк йөрәк, тагын да сизгеррәк күңел һәм тагын да яктырак акыл бирделәр. Тирә-юнь, дөнья, кешеләр, шәхесләр, үзең һәм синең көндәлек хезмәтен һәм бөтен тормышың — барысы да, барысы да аңа башкачарак — мөкатдәсрәк, киңрәк һәм мәгънәлерәк булып тоела башлады.

Яңа Программа проектын Гөлшәһидә Акъярда чакта ук кат-кат укыды һәм барысын да бик яхшы аңлаган, бик яхшы төшенгән иде кебек. Әмма хәзер аның үзенең ул чактагы беркатлылыгыннан, хыялының бала күлмәгедәй тарлыгыннан елмаясы килә иде. Программаның чын бөеклеген, чын мәгънәсен, чын колачын һәм гаҗәеп гүзәллеген ул бары тик съездда гына төсмерли башлады.

Партиянең көрәш пафосы да, ул көрәшнең дөньякүләм колачы да, гаделлекне ничек яклавы да, куркусызлыгы һәм турылыгы да аңа съездда гына бөтен гүзәллеге, бөтен аяусызлыгы белән ачылды. Әйе, гүзәллеге һәм аяусызлыгы белән бергә. Чөнки хакыйкать кайчак бик ачы да була икән. Күздән яшь чыгарырдай ачы була икән. Шәхес культының илгә, халыкка китергән авыр яралары турында тыңлаганда, Гөлшәһидәнең йөрәге аз әрнемәде.

Ул үзенең пионерда, комсомолда чакта Сталинга биргән антларын, ул үлгәч әрнеп елауларын исенә төшерде. Юк, болар рияланып биргән антлар, рияланып түккән күз яшьләре түгел иде. Болар барысы да чын күңелдән иде, пакь иде.

Гостиницага кайткач, Гөлшәһидә үзенең дәфтәренә болай дип язып куйды: «Нигәдер миңа моңсу. Ләкин шулай кирәк. Әйе, шулай кирәк! Партия бер төрле сөйләп, икенче төрле эшли алмый. Ленинчыл хакыйкать, коммунистик хакыйкать барыннан да өстен. Әгәр аяныч хаталарны, аяныч фаҗигане без яңадан кабатларга теләмибез икән, бары тик Ленинча гына эшләргә, партия эшендә дә, дәүләт эшендә дә, һәр эштә дә Ленин принципларын бозмыйча, аларны бөтен тулылыгы, бөтен җаваплылыгы белән тормышка ашыра барырга тиешбез. Бу хакыйкатьне кем генә бозса да, партия, халык моңа түзеп тормаячак. Чөнки шәхес культы безнең әхлакка берничек тә сыя да, яраша да алмый. Кайберәүләр безне, бәлки, җиңеллектә, йөрәксезлектә, мөртәтлектә гаепләрләр. Юк, мин шунда катнашкан бер кеше, бер яшь коммунист буларак әйтә алам: без барысын да уйладык, барысын да үлчәдек. Безгә кыен иде. Ләкин хаталарны яшереп, алга, коммунизмга барырга мөмкин түгел. Чирен яшергән үлгән, — без медиклар моны яхшы беләбез».

 

Ике атна буена Гөлшәһидә хыялый бер дөньяда яшәгән кебек яшәде, һәм менә ул хыялый дөнья юк инде. Чат пыяла һәм мәрмәр сарай күз алдында, фойеларны, залны тутырган меңләгән делегатлар, президиум күз алдында, делегатларның ялкынлы чыгышлары, алкышлар, интернационал чыңнары, ура тавышлары, «Ленинизм — коммунизм! Ура!» «Халыклар дуслыгы!» «Тынычлык!» дип алты мең кешенең өзеп-өзеп кычкырулары колак төбендә, әмма шулай да бу дөнья инде күңелдә генә, ә Гөлшәһидә үзе аягына озын кунычлы боты киеп Акъяр урамы буйлап бара. Ноябрьнең аксыл-соры салкын күгендә сүрән кояш түбәнтен генә йөзә, агачлар шәрә, үзләре күмер кебек кара. Машиналар, тракторлар урамны буеннан-буена актарып бетергәннәр. Урамны аркылы чыгар хәл юк. Тәгәрмәч эзләрендә, чокыр-чакырларда яңгыр сулары салкын корыч шикелле ялтырый, ияк очын чеметеп-чеметеп ачы җил исеп ала. Үләннәр саргайган, каралган, яфраклар коелган. Ләкин шушы хәлендә дә Акъяр җанга якын, матур. Әнә авыл кырыеннан гына үтеп, үрләрдән үрләргә атлап, ерак-еракка тезелеп киткән челтәрле корыч баганалар — зур вольтлы электр үткәргечләр, әнә тау битендә яңа хастаханә күренеп тора, әнә урамның ике ягы буйлап тезелеп киткән яшь чаганнар, тирәкләр. Аларны күптән түгел генә XXII съезд хөрмәтенә бөтен авыл халкы утыртты, әнә Культура сарае түбәсендә телевизор антеннасы. Кичә шушы сарайда Гөлшәһидәнең съезддан кайткан Акъяр халкы белән беренче очрашуы булды. Халык залга сыймады, карты-яше өелеп килгән иде.

— Сөйлә, Гөлшәһидә сеңел, ниләр күргәнеңне, ниләр ишеткәнеңне бәйнә-бәйнә сөйлә. Телевизорны кайтарып җиткерә алмадылар. Радиодан күп ишеттек, гәҗитләрдән күп укыдык. Инде үз авызыңнан ишетәсебез килә, — диделәр.

Акъяр интеллигенциясенең бер вәкиле буларак, Гөлшәһидәгә моңарчы да халык алдында докладлар ясарга туры килгәләде. Менә шундый докладлар вакытында трибуна белән залдагы халык арасында тар гына ара кала. Бу тар ара кайчакта бик зурая, халык бер ярда, докладчы икенче ярда торып кала, күңелләрдән күңелләргә җепләр сузылмый. Син халыкны, халык сине аңламый, такылдыйсың шунда, ач чәүкә баласы кебек авызыңны ача-ача. Мондый чакларда Гөлшәһидә бик ачына, гарьләнә һәм моны оста сөйли белмәвенә, халык алдында абруе җитенкерәмәүгә сылтый иде. Баксаң, хикмәт анда гына булмаган икән... Кичә Гөлшәһидә моны бик яхшы аңлады Халык зурдан тотынганны, чын йөрәктән сөйләшүне, мәсьәләне уртага салып, ышанып, киңәшкәнне ярата, акыл сатканны, юкны бушка бушатканны өнәми ул. Программада куелган киң колачлы, бөтен халык өчен мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр халыкның дәртен уятып, теләкләренә канат биреп, йөрәгенә гайрәт өстәде. Ул халыкка килеп кушылды, халык — аңа, ике арада бернинди дә бушлык калмады. Дулкынлануы аркасында кайчак ул кирәкле сүзен дә таба алмады, ләкин күңелләр бер булгач, аны ярты сүздән дә аңладылар. Менә шуннан алган якты нур, шуннан алган шат сөенеч бүген дә аның күңеленә тулган, көзге шыксыз авылны да матурландырган иде.

Больницага җитәрәк Гөлшәһидә туктады. Моннан тау битендәге хастаханә бинасы көлеп торган кебек ап-ачык күренә иде. Акъярның йөзек кашымыни! Гөлшәһидә Акъярга кайтып төшүе белән үк анда йөгергән, бөтен палаталарны, кабинетларны әйләнеп чыккан иде. Дөрес, кайбер җиһазлар кайтып өлгермәгән әле, эше бетмәгән урыннар да бар әле. Ләкин зурысы эшләнгән инде.

Хәзер Гөлшәһидәне көн саен очрашуларга чакыра башладылар. Кайларда гына булмады ул. Терлек, кош-корт, куян фермаларында, РТСта, мәктәп-интернатларда, партия-комсомол җыелышларында, райпромкомбинат, автотранспорт конторасы, кирпеч заводы эшчеләре янында, кичке мәктәпләрдә, пионер дружиналарында, клубларда, китапханәләрдә һәм тагын әллә кайларда чыгышлар ясады. Әлбәттә, бер Акъяр белән генә чикләнмәде, бөтен район буйлап йөрттеләр аны. Ниһаять, ул район җитәкчеләренә әйтергә мәҗбүр булды:

— Иптәшләр, сез минем табиб икәнемне онытмагыз. Минем авыруларны дәвалыйсым бар бит.

Киеренке рухи тормыш белән яшәү, халык белән гел аралашып торулар Гөлшәһидәнең күңел сагышын, бөтенләй үк булмаса да, шактый киметте. Тик кайчакта, толып киеп, Әһлетдин абзыйның кошевой чанасына утырып ерак авылдагы очрашудан кайткан чагында гына ул моңлы айга карап моңланып китә һәм үзенең дә шул ай күк ялгыз булуы исенә төшә дә, йөрәген сагыш кайчысы телеп ала торган иде. Казанга кайтып төшкәч тә Гөлшәһидә, алдан уйлап куйганча, көнозын һәм кич буе гостиницада утырды, менә Мансур килер, менә Мансур килер дип көтте, тәрәзәдән дә карады, коридорга да чыкты, юк, барлык янып-көеп көтүләре бушка булды. Ә Яңгура, Гөлшәһидә көтмәсә дә, килде, бер кочак чәчәк күтәреп килде. Тыштан Гөлшәһидә аның килүенә шатланган булды, ә эченнән шулхәтле уңайсызланды, аны тизрәк кайтарып җибәрү өчен нинди генә сәбәпләр уйлап табарга да белмәде. Ә бүтән чакта шундый сизгер, шундый әдәпле Фазылҗан бүген гүя вакыт дигән нәрсәне оныткан, утыра да утыра, сөйли дә сөйли, күзләрен Гөлшәһидәдән алмый, аз гына саксыз сүзен дә үзенчә юрарга гына тора. Бер кеше турында уйлап, икенче кеше белән сөйләшеп утыруны... ходай күрсәтмәсен! Гөлшәһидәгә бик күңелсез булып китте, съезд көннәрендә Мансур турында артык күп уйлавы, аның гап-гади хөрмәт күрсәтеп озата килүенә шулхәтле әһәмият бирүе (баксаң, Әбүзәр абзый аны өстерәп алып килгәндер әле!) һәм бигрәк тә үзенең шул уңай белән әллә нинди юк хыялларга чумулары өчен үз-үзенә хәтере калды. «Юк, мин юләрмен икән, шыр тилемен икән! — дип әрнеп үкенде ул. — Ай да ялгыз, мин дә ялгыз... гомергә шулай ялгыз булып калырмын ахрысы».

Кояш колаклы боҗра эченә кереп посып, сыек зәңгәр күктән кар урынына кәләвә кебек коры сыкы коелып торган үтә салкын декабрь көннәренең берсендә Гөлшәһидәне тагын райкомга чакырып алдылар. Тагын берәр җиргә очрашырга җибәрәләрдер дип уйлады ул, Гарифулла абыйсының ишеген ачып кергән чагында. Райком секретаре бу юлы ничектер бик басынкысыман күренде. Элеккечә бик үк ачык йөз дә күрсәтмәде шикелле. Табигате белән шат кеше булганга, Гарифулланың караңгы чырай белән утыруы Гөлшәһидәгә һич ошамады. «Үзе авырыймы, өендә бер-бер бәхетсезлекме?» дип уйлап алды ул. Гарифулланың хатыны сәламәтлеккә бер дә туймый иде. Гөлшәһидә шул турыда сораштыра башлагач, райком секретаре мәрмәр киптергечне бер урыннан икенче урынга күчерә-күчерә:

— Минем хәлләр ярыйсы, менә синеке ничек? — дип сорады.

Минеке? — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә. — Миндә ул-бу юк, Гарифулла абый. Больницабыз әйбәт кенә эшләп килә, үлем-бетем күренми. Үзем халык белән еш очрашам.

Аларын белеп торабыз. Алары өчен рәхмәт.

Алайса, Гарифулла абый, белмим. Аптыратмыйча гына турысын әйтегез.

Әйтергә туры килә шул, — дип көрсенде Гарифулла. — Сине Казанга алдыралар. Приказ килгән... Министрлыктан да өч тапкыр шалтыраттылар. Башта сиңа әйтеп тә тормаган идек...

Гөлшәһидә барысын да аңлады.

Бу элек булган сөйләшү, Гарифулла абый. Хәзер мин Акъярдан беркая да китмим. Халыктан да яхшы түгел.

Гөлшәһидә моны кыланып, рияланып һәм назланып әйтмәде. Ул бу турыда уйлаган иде.

Хәзер министрга үзем шалтыратам, — диде.

Гарифулла трубкага кулын куйды.

Кирәкми, Гөлшәһидә сеңел. Сине фәнни эшкә сәләтле диләр. Зур белгечләр, профессорлар шулай дип торгач, каршы килү бүгенге көн белән генә яшәү булыр иде. Киләчәктә Акъярдан чыккан профессор булса, без шуңа шат.

Бу инде Гарифулла абзыйның үз сүзләре түгел иде. Күрәсең, тагын кемнәр беләндер сөйләшүләр булган. Чөнки бер министрлык кына Гарифулланы җиңә алмас иде.

Гөлшәһидә яңадан үзенекен кабатлый башлагач, секретарь бармаклары белән өстәл пыяласын чиерткәләп алып:

— Ярар, Гөлшәһидә сеңел... бетерик, — диде. — Райхастаханәнең баш табибы белән сөйләштем. Эшеңне хәзергә Нәфисәгә тапшыр, — һәм Гарифулла аңа карамыйча гына кулын сузды.

Райкомнан чыккач, Гөлшәһидә бик озак өй алдындагы баскычта утырып торды. Ниндидер уйсыз, хиссез бер хәлдә утырды ул. Әйтерсең, аның бар шатлыгын, бар кайгысын суырып алганнар да, ул, лимон кабыгы кебек, бернигә яраксыз булып калган. Күзенә яшь килде. Мондый чакта бер елап алса, хатын-кызга җиңелрәк булып китә. Гөлшәһидә дә, баш табиб кабинетына кереп, туйганчы бер елады да Акъярына кайтып китте.

Һәм менә ул Казанда министр янында инде. Акъяр белән саубуллашу аңа бик читен булды. Кайтырмын, кайтырмын дип әйтсә дә, яңадан Акъярга тиз генә әйләнеп кайтмавын күңеле сизенде. Тормышның күзгә күренмәгән ниндидер бер түгәрәге, үтеп киткән тәүлек кебек, төгәлләнде. Хәзер инде теләсәң дә аны кабатлап булмый. Яңасы башлана. Бу яңа түгәрәк Гөлшәһидәне кая алып барып чыгар — әйтүе кыен. Ләкин киләчәктә ниләр генә булмасын, Гөлшәһидә Акъярны онытачак түгел. Бүтәннәрнең Чишмәләре, Кырлайлары булган. Гөлшәһидәнең Акъяры...

 

Күченү мәшәкате, аерылышу сагышыннан аз гына суырыла төшкән Гөлшәһидә Маһирә ханымнан авыруларны кабул итеп йөри. Элекке бүлек мөдире пенсиягә чыккан. Аның урынына Маһирә ханымны күчергәннәр. Маһирә ханым урынында Гөлшәһидә эшләячәк. Элекке авыруларның берсе дә юк. Ә Гөлшәһидәгә алар һаман шунда яталардыр күк тоела. Менә бу караватта Галина Петровна, монысында Асия яткан иде. Ә «Сахалин» ишеген ачуга, Николай Максимовичның шаян шат танышы ишетелердер төсле, Зиннуров белән Балашов та елмаерлар төсле. Ханзафаров та шундадыр кебек...

— Менә сезнең яңа табибыгыз, — ди Маһирә ханым һәм палата саен. — Гөлшәһидә Бәдриевна Сафина. Аны да мине яраткан кебек яратыгыз.

Ләкин авыруларның күз карашлары сүрән. Бу артык матур, артык зифа яшь табибка алар шикләнеп карыйлар: каян очып килгән бу тәти кош, берәр түрәнең капризлы кызымы, я булмаса кәләшеме диләр төсле.

Һәр палатада диярлек авырулар Маһирә ханымнан:

Сез китәсезмени? — дип үпкәләп сорыйлар. Ләкин аның беркая да китмәслеген белгәч тә тынычланмыйлар, ышанмыйлар. Торалар-торалар да тагын шул ук күңелгә тия торган сорауны бирәләр.

Җитмәсә, Диләфрүз дә аңардан качарга гына тора. Гөлшәһидә ничә тапкыр аны сөйләштерергә тырышып карады, ләкин җавап урынына аның күзләрендә курку гына күрде.

Яңгура берничә тапкыр телефоннан шалтыратты, аннары үзе дә гостиницага килеп чыкты. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Ахырда Яңгура;

Квартира ягын ничек уйлыйсыз? — дип сорады.

Хәзергә әле баганалардан эзләп йөрим, — дип елмайды Гөлшәһидә.

Гаҗәп, гаҗәп, — дип, Яңгура бер үк сүзне бер ун тапкыр кабатлады.

Нишләргә соң? Миңа монда квартира әзерләп куйган кеше юк бит.

Чакырып китергән кешегә министрлык бүлмә бирергә тиеш. Бирмәсәләр, өлкә комитеты секретарена яки Совмин председателенә барыгыз. Делегат кешенең үтенечен, һәрхәлдә, кире какмаслар.

Юк, Фазылҗан Җангирович, мин моны эшләмәячәкмен, — дип кырт кисте Гөлшәһидә.

Яңгура маңгаен угалап бераз утырды да:

Сез бүтән шул, — диде. — Башкалар оялып тормыйлар.

Җан биргәнгә юнь биргән ди бит, табылыр әле.

Яңгура елмайды.

Сез бик оптимист кеше болай булгач. Әгәр мин булышсам, моңа ничек карарсыз? — Яңгура кинәт кечкенә күзләре белән Гөлшәһидәгә текәлде. — Якын дусларча?

Гөлшәһидә башын чайкады.

Мәшәкатьләнмәгез, Фазылҗан Җангирович. Мин башта ук сезгә кистереп әйтергә тиешмен: сез миңа бер бүлмә түгел, алтын сарай тәкъдим итсәгез дә бармыйм. Бу турыда кабат сөйләшмик, югыйсә ачуланачакмын.

Мине шулкадәр түбән җан итеп саныйсызмыни? — дип сорады Яңгура, аякка басып.

Әгәр мин сезне түбән кешегә санасам, мин сезнең белән сөйләшеп тә тормас идем, Фазылҗан Җангирович.

Рәхмәт, — диде Яңгура, эшләпәсен алып.

Шулай да бу сөйләшүдән соң Гөлшәһидәнең күңелендә юшкын калды. Ул төн буе тынычсызланды. Аңа калса, ул Яңгурага тагын өметләнергә юл куйды кебек. Ә алтын сарай турында әйткәннәре... сүз генә булып кала лабаса...

Ә иртән профессор Гөлшәһидәгә шелтә ясады.

— Сез бүген нигәдер каушадыгыз, — диде. — Табибның каушавы авыруларга начар тәэсир итә. Аларның табиб берни дә белми дип уйлаулары мөмкин. Авыру янында авыру турында гына уйлагыз. Бәлки, сезгә нәрсә булса аңлашылмый торгандыр? Сорагыз, тартынмагыз. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Мәктәптә шулай әйтәләр идеме?

Әйтәләр иде, — диде Гөлшәһидә кызарып.

Профессор: «Менә шулай алайса!»-дигән шикелле ак башын кагып алды. Аннары ике кулын артына куеп, кабинет буйлап ишекле-түрле бер узды. Аның йөзе уйчан, кыяфәте җитди иде.

— Онытып торам, — диде профессор, бераздан бөтенләй башка бер тавыш белән, — сезнең белән бер бик мөһим мәсьәлә турында сөйләшәсем бар иде, Гөлшәһидә. Монда тыныч кына сөйләшергә ирек бирмәсләр. Өйгә килеп чыга алмассызмы?

Гөлшәһидә Фатихәттәйне күрергә күптән җай эзләп Пәри иде. Сәбәп табылуга эченнән куанып, барырга риза булды. Ләкин икенче көнне кич белән канатлы фәрештәләр басып торган таныш парадныйга барып кергәч, ул икеләнеп калды. Чак кире борылып китмәде. Мансур аның турында ни уйлый икән? Турысын әйткәндә, Гөлшәһидә аны көн саен көтте, улдыр дип еш кына алданган чаклары да булды. Ләкин нәрсә көтә Гөлшәһидә, нинди өмете бар аның Мансурда?

Аны һәрвакыттагыча ачык чырай белән каршы алдылар.

Кая, кая, карыйм әле Мәскәүләрдән кайткан бу. кызыбызга, — диде Фатихәттәй, гади халыкка гына хас бер ягымлылык белән аны аркасыннан сөеп. — Күзем генә тимәсен, тфү, тфү. Мәскәүләр бик килешкән икән үзеңә.

Әйдүк, киемеңне сал, кызым, — диде Мәдинә апа да, аны кочып. — Саулыкларың арумы?

Date: 2015-12-13; view: 351; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию