Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 1 page





Урам ягы рәшәткә белән әйләндереп алынган гади генә авыл өенең ачык тәрәзәсе янында утырып, Гөлшәһидә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең яңа Программа проектын укый. Укый-укый да, иягенә таянып, чия агачлары арасыннан кичке Акъяр урамына карап уйга кала. Кайдадыр фермадан кайтучы кызларның җыры ишетелә, кайдадыр гармун уйныйлар кебек. Кояш баеган. Акъярны яңа сауган сөт кебек җылы кичке эңгер-меңгер урый. Гөлшәһидәнең йөзенә ниндидер күбәләк килеп бәрелә дә китабы өстенә егылып төшә. Гөлшәһидә моны сизә дә, сизми дә. Күзләре ярым йомык, уйлары әллә кайда. Кинәт үрдә якынлашып килгән машина утлары күренә. Бик аз вакытка гына электр үткәргечнең мәһабәт манарасы, ак изоляторлары, көмеш челтәрләре яктырып китә, аннары машина утлары салынып бетеп килгән яңа хастаханәнең пыяласыз тәрәзәләренә төшә дә гөлт итеп сүнә. Гөлшәһидә урыныннан кузгалмый. Нәрсә турында уйлана соң күптән түгел генә хастаханәсеннан арып кайткан бу яшь хатын? Акъярның бүгенгесе яки үткәне турындамы? Акъярдан-шөһрәте шаулаган авыл түгел. Биредә халыкның күнегелгән тормышын нигезеннән үзгәртеп җибәрә торган зур төзелешләр дә юк, Татарстанны зур иткән нефть ятмалары да Акъярга хәтле килеп җитмәгән. Монда борын-борыннан игенчелек белән шөгыльләнәләр, арыш, бодай, борчак, тары, карабодай чәчәләр, терлек асрыйлар. Соңгы елларда менә күпләп кукуруз игә башладылар. Радио, клуб күптән бар иде. Инде телевизорлар кайта башлар. Элек Акъяр үзәктән дә, тимер юллардан да, су юлларыннан да бик еракта санала иде. Хәзер, һава юллары ачылгач, һәр төшкә якынайды. Юк, Гөлшәһидә Акъярыннан риза иде, аны шүрәле каргаган, кешеләре сөрсеп ята торган караңгы бер почмак итеп уйламый иде.

Менә ул көлемсерәп куйды. Күрәсең, күңелендәге ниндидер уйларга җавап иде бу. Әйе шул. Ихтимал, киләчәк буын галимнәре безнең көннәргә кайдандыр егерме беренче, егерме икенче, егерме бишенче гасырлар югарылыгыннан карап, егерменче йөзнең алтмышынчы елларын кешелек тарихында йолдызлы чор кешеләре дип шул заманда яшәүчеләр йолдызлы чор кешеләре дип атарлар. Хаклы булачаклар. Дөнья яратылганнан соң тарихта беренче тапкыр, 1961 елның 12 апрелендә, җир кешесе галәмгә, йолдызлар дөньясына күрелмәгән кыю сикереш ясады. Аның артыннан икенчесе ыргылды. Мең вә миллион еллар буена йөгәнсез хыялларны гына үзенә тарткан Айга, Марска, Венерага, исемле һәм исемсез бүтән йолдызларга илтә торган һава юлларының тере кеше өчен мәңге бикле саналган капкалары ачыла башлады. Һәм менә шушы йолдызлы чорның янә бер кешесе космик корабльнең иллюминаторыннан түгел, гади авыл өенең ачык тәрәзәсеннән галәмгә карап тора...

Кеше күбрәк еракка карап хыялланырга ярата бит. Ләкин иң ерак юл да беренче адымнан башланган кебек, иң зур хыялларның тормышка ашуы да бүгеннән башлана. Әмма кеше кайчак моны үзе сизми дә кала. Сентябрьдә Акъяр коммунистларының гомуми җыелышы булды. Башкалар белән бергә Гөлшәһидәне дә район партия конференциясенә делегат итеп сайладылар. Гөлшәһидә эшемнең бик тыгыз чагы, съездга яңа хастаханәне өлгертәсе дә бар дип әйтеп карады. Тыңламадылар. Шуннан соң Гөлшәһидәнең тормышы, иң кызу агымга эләккән кебек, бөтерелеп китте. Районда аны Утызынчы өлкә партконференциясенә делегат итеп сайладылар һәм ул үзе дә сизмәстән, бер дә уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, самолет белән Казанга барып төште.

Әле Казан өстеннән очкан чакта ук ул күзләре белән Федосеев дамбасын эзләде. Яңадан күңелен теге вакытта тулай торак тәрәзәсеннән карап торган чактагыча кичле бер җилкенү биләп алды. Акъярда ничектер йомылыбрак торган сагынулары тагын уяндылар һәм Гөлшәһидә янә бер тапкыр — миллионынчы кабат булса кирәк — Мансурны оныта алмавын, аңардан башка яшәү аның өчен тоташ бер газап кына буласын аңлады. Бүген кичкә үк Әбүзәр абзыйларга кереп чыгарга булды. Ләкин теркәлүдән соң район делегатлары: «Татар театрына барасыбыз килә», — дип, Гөлшәһидәне дә чакырдылар. Гөлшәһидәнең үзенең дә театр карыйсы килгән иде. Бераз уйланып торгач, иптәшләренә кушылды. Әлбәттә, әгәр аның күңелендә яшерен бер уй булмаса, ул үз карарын болай тиз үзгәртмәс иде. Аннары хатын— кыз горурлыгы да бар дигәндәй. Кыскасы, Мансур үзе килмәсме дип уйлады. Аның Мансурны күз алдына китерәсе килә иде. Әмма Мансур килмәде. Театрдан соң болай да әсәрләнгән Гөлшәһидә исә аның турында уйланып, төнне йокысыз диярлек үткәрде.

Икенче көнне сәгать тугызда делегатлар барысы да Муса Җәлил исемендәге опера театрында иделәр инде. Урын алып утырганнар гына иде, Гөлшәһидә янына Хәйдәр Зиннуров килеп чыкты. Гөлшәһидә аны соңгы тапкыр яз көне Акъярга командировкага килгәндә күргән иде. Газетада очеркы басылып чыккач, рәхмәтләр әйтеп, яңа хат та язды. Гомумән ул очерк Акъярда бер галәмәт булды. Аны өйдән өйгә, кулдан кулга күчереп укып йөрделәр. Гел күз алларында яшәгән, карты-яше белгән Гөлшәһидә бу очерктан соң Акъяр халкы каршында бермә-бер үсеп киткәндәй булды. «Чистый герой иттегез үземне, космонавтка караган шикелле карыйлар үземә», — дип язган иде Гөлшәһидә хатында. Хәзер дә, исәнлек-саулык сорашканнан соң, Гөлшәһидә аңа кабат рәхмәт әйтте. Аннары иптәшләре белән таныштырып чыкты. «Әйдә безнең белән утыр, бәлки, безнең турыда да язарсың әле», — диделәр аңа делегатлар шаяртып һәм Гөлшәһидә яныннан урын да бирделәр. Ул арада колачын киң җәеп залның икенче ягыннан бер күзен кысып елмая-елмая килгән Николай Максимович Любимов күренде. Ул артистларга гына хас бер кыюлык белән Гөлшәһидәне маңгаеннан үпте дә, бөтен халыкка ишеттерерлек итеп:

— Күзем генә тимәсен, син тагын да матурлана төшкәнсең бит, Гөлкәем! — дип кычкырып җибәрде. — Кияүгә чыктыңмы әллә?

Гөлшәһидә кызарып ике кулын гына селекте.

Синең тирәңдә гел сукырлар гына яшиме әллә? — дип, артист үзенекен дәвам итте. — Кая, егетләр, күзләрегез? Менә синең? Менә синең? — дип, авызлары ерылган шундагы яшьрәк ирләргә бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә сорады ул. — Эх, булмаганнар? Минем инфаркт ашап бетергән йөрәгем дә бу матурлык алдында дөп-дөп итә, ә сез көзге яфрак кебек сәлперәеп утырасыз.

Ярый әле Николай Максимовичның зал тулы танышлары бар. Әгәр алар янына китеп бармаса, Гөлшәһидәнең хәле хәл иде. Ул утка салган кебек эсселәп, кулъяулыгы белән йөзен җилләндереп утырды. Ул арада тынгысыз Николай Максимович яңадан аның янына әйләнеп килде һәм Зиннуровка күрсәтеп:

Ул да синең белән вертолетта очтымы? Әллә җирдән торып кына яздымы? — дип сорады.

Юк, без бергә очтык.

Молодец алайса, Хәйдәр, — диде артист. — Ләкин, — ул урта бармагы белән йөрәге турысына суккалап алды, — моторны сакла, Хәйдәр. Иртәгә Гөлшәһидәнең космик корабльгә утырып йолдызларга очып китүе мөмкин, аңа берни түгел, ә синең җирдән аерылганда ук йөрәгең ярылачак... Ә-э, кадерлем, күз нурым, син дә мондамыни? — дип, артист күкрәгенә Алтын Йолдыз таккан бер хатынга таба колачын җәеп китеп барды.

Залдагы шау-шу, гөжләү әкрен-әкрен тына башлады. Президиум өстәле артына өлкә комитеты бюросы әгъзалары чыгып утырдылар. Гөлшәһидә Акъярга килеп киткән Совмин председателе белән өлкә комитетының беренче секретарен гына күреп белә иде. Башкаларын Зиннуровтан берәм-берәм сораштырып чыкты.

Ә тәнәфес вакытында, фойеда йөргән чагында, артта кемнеңдер:

Яңа хастаханә салдырып җибәргәч, Сафина безне күрми дә башлады, — дигән тавышы ишетелде. Гөлшәһидә тиз генә әйләнеп караса, ике адымда Совмин председателе белән беренче секретарь басып торалар. Ул кызарып:

Гафу итегез, — диде.

Секретарь кул биреп күреште дә:

Хастаханә өлгердеме? — дип сорады.

Съезд ачылу көненә өлгертәбез.

Көтегез, барып карыйбыз, — дип, Совмин председателе дә кул биреп күреште. — Әйтүләренә караганда, шәһәр хастаханәсеннан зурракны салдыргансыз.

Рәхим итегез, көтәбез, — диде Гөлшәһидә. — Кайбер җиһазларга акчабыз җитешми, зурысына булышкач, кечкенәсеннән тормассыз дип уйлыйбыз.

Совмин председателе кычкырып көлә башлады:

Салпы якка салам кыстыра дип әйтәләрме әле? Бу шул булды, ә?

Карарбыз, — диде секретарь елмаеп. — Башта алган кадәресенә хисап бирегез.

Кичке утырышта чыгышлар башланды. Беренчеләрнең берсе булып Гөлшәһидәнең якташы — чөгендер үстерүче хатын сөйләде. Аңардан соң сөйләгән егетне монтажник высотник диделәр. Кичә аны телевизордан да күрсәттеләр — ул кайдадыр хәтәр биектә, болытлар арасында эшли иде. Билендә киң каеш, чылбыр, чәчен җилләр тузгыткан. Бүген инде ул кара костюмнан, галстуктан. Аны күкрәгенә Алтын Йолдыз таккан чандыр гына бер ир алмаштырды. Карап торырга синең, минем кебек кенә. Ә аның хезмәт җитештерүчәнлеге башкаларныкыннан җитмеш ике тапкыр артык икән!

Әгәр трибунага чакырсалар, Гөлшәһидә нәрсә әйтә алыр иде? Ул бит таулар, чокырлар аша кырык метрлы, ничәмә-ничә йөз тонналы пәһлеван тимер вышкаларны урыннан урынга күчерми, монтажчы егет кебек, тимер каркасларга тотына-тотына, күккә үрмәләми, хәтта сыер савучылар, иген үстерүчеләр кебек тә хезмәт нәтиҗәсен саннар белән саный алмый. Ул нибары сәламәтлек саклаучы гына. Дәрес, кеше сәламәт булганда гына зур эшләр башкара ала. Ләкин сау-таза чакта ул турыда кем уйлый.

Николай Максимович Любимовка сүз бирделәр. Гөлшәһидә бу артист монда да мәзәк сөйләр инде дип уйлады. Ләкин кирәк чакта Николай Максимович җитди дә була белә икән. Әмма артист кайда да артист инде ул. Башкалар кебек трибуна артына кереп басмады, алдан язылган кәгазен чыгармады. Ике кулын күкрәк өстенә кушырып, башын аз гына кыйшайта төшеп рампа янына ук килеп басты да бер секунд уйланып торды, аннары кискен итеп башын күтәрде, бармагы белән залга төртеп күрсәтте — Сез вәгазьгә мохтаҗ түгел! Сез купшы сүзләр тыңларга да җыелмагансыз. Миннән алда сөйләгән нефтьче иптәш ничә мең метр җир бораулавын әйтте, сыер савучыбыз ничә мең литр сөт сауганын әйтте, тукучыбыз тукымаларның озынлыгын миллионнар белән санады. Мин, — ул бармагы белән күкрәгенә төртте, — сәнгать эшчесе, артист, ягъни мәсәлән. Безнең хезмәтне метрлап та, литрлап та, килограммлап та үлчәп булмый. Шуңа күрә кайберәүләр сәнгатькә өстән генә карыйлар. Янәсе, уен гына ул. Юк, дусларым, яхшы сәнгатьнең шундый көче бар, ул кешенең бөтен җанын актарып сала ала, ул тылсымлы көзгедәге кебек кешегә үзен ачып күрсәтеп бирә ала. Ул кешеләрне бөек эшләргә, батырлыкка рухландыра. Чын сәнгать әсәрләренә гомер иярә. Миллионнар гомере! Кыскасы, дусларым, сәнгать тә коммунизмга хезмәт итә. Менә карт юләр Америка ача дип уйламагыз. Гомеремне сәнгатькә багышлаган бер кеше буларак, кулымны күкрәгемә куеп әйтә алам: кешеләрнең күңелендә гүзәллек хисе тәрбияләмичә торып, коммунизм төзеп булмый. Чөнки коммунизм үзе ул — иң зур матурлык. Менә шул минем Америкам!

Зал Любимовны әле тын калып, әле алкышлап, әле гөр килеп көлә-көлә тыңлады. Ул гүя бөтен залның сулышын үзенә тартып алган иде.

Николай Максимовичтан соң да әле бик күп делегатлар сөйләделәр. Бик кызыклы, бик гыйбрәтле һәм акыллы чыгышлар булды. Гөлшәһидә игътибар белән тыңлады, ләкин әллә ни дулкынланмады. Конференциянең соңгы утырышында исә аны тетрәткән бер хәл булды. Аны, гади бер авыл табибын, башкалар белән беррәттән, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең егерме икенче съездына делегат итеп күрсәттеләр. Ул ялгыш ишетмәдемме, бүтән бер Сафинаны атамадылармы дип иптәшләренә дә карап алды. Иптәшләре аны шунда ук тәбрик итә башладылар. Ә тәнәфес вакытында райком секретаре Гарифулла абзый килеп аның кулын кысты, аннары Николай Максимович бөтен кагыйдәләрен китереп тәбрикләде. Гөлшәһидә шатлыгыннан нишләргә белмәде. «Концерттан соң гостиницага кайтмыйм, урамнарда йөрим, югыйсә, янам», — дип уйлады ул, Сәйдәш маршын тыңлаган чакта, — шуның белән концертны башлап җибәрделәр. Ләкин концерт бетүгә, Николай Максимович, Гөлшәһидәнең ай-ваена карамыйча, кунакка алып китте.

Николай Максимович опера театрыннан ерак тормый икән. Барып керүгә, аларны биешә-биешә ике әнчек каршы алды. Николай Максимович, киемен дә салмыйча, чүгәләп, этләрне төрле сүзләр белән иркәләргә тотынды. Бары тик шуннан соң гына аптырап калган Гөлшәһидәне карчыгы белән таныштырды.

Гөлшәһидә ниндидер бер музейга килеп кергән шикелле булды. Стеналарда һәйбәт рамлы картиналар, атаклы артист-артисткаларның гаҗәп матур рәсемнәре, шкафларда төрле-төрле кыйммәтле савыт-сабалар, вазалар, статуэткалар, зиннәтләр; гөлләр арасында — телевизор. Аш-суны да алтын путаллы тәлинкәләрдән, көмеш кашыклардан гына ашаттылар. Николай Максимович өендә дә шундый ук шаян икән. Гөлшәһидәнең көлә-көлә эчләре катып бетте.

«Гостиницада, бәлки, Мансур көтә торгандыр», — дип уйлады ул, һәм артистның бик күңелле өендә аңа кинәт күңелсез булып китте.

Әмма Мансур бүген дә килмәде. Гөлшәһидә, ямансулап, тәрәзәдән Бауман урамына бик озак карап торды һәм анда кешеләр күренми башлагач кына йокларга ятты.

Гөлшәһидә төш күрде. Имеш, ул Федосеев дамбасы буйлап бара. Таң ата. Аңа каршы Мансур йөгереп килә, имеш. Ул аның яз башында кырда җырлаган сагыну җырын ишеткән, имеш. Аралары якынайганнан-якыная бара. Инде ике-өч адым гына калды. Гөлшәһидә Мансурның зур ачылган күзләрен, тибрәнеп торган иреннәрен күрде һәм... уянып китте.

Шуннан соң инде күзенә йокы кермәде.

Гөлшәһидәнең Казанга килүенә берничә көн булды, газеталарда аның рәсемнәре чыкты, радиода аның турында сөйләделәр. Боларны Мансур бер ишетмәсә дә, бер ишетергә тиеш ләбаса. Димәк, Мансур аны көтми, димәк, Гөлшәһидә аңа бөтенләй кирәкми. Ихтимал, ул инде өйләнгәндер дә. Илһамия туйга әзерләнеп йөри дип Фатихәттәй әйткән иде ич.

Фазылҗан Яңгураның килүен Гөлшәһидә теләмәде. Ләкин ул иртән иртүк килде. Дөрес, мәхәббәт турында сүз кузгатмады, әмма күзләре аның шул турыда гына сөйли иде.

Алар урамга чыкканда, күктә күчмә ак болытлар әкрен генә агыла, җирдә күләгәләр уйный иде. һавага гүя яла пешкән икмәк исе таралган. Гөлшәһидәнең уйлары былтыргы көз артыннан чаптылар. Былтыр шундый хәлләр булыр дип күз алдына китерә ала идеме соң ул?

Иртәгә Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең егерме икенче съезды ачыла... Дөресрәге, ул бүген ачыла, чөнки вакыт шактый соң инде, уникене сукканга да байтак булды. Ә тарихи вакыйганы көтеп дулкынланган делегатлар йоклый алмыйлар. Гөлшәһидәнең дә күзеннән йокысы качкан. Әле Кремльгә теркәлүгә барулары, әле Казан вокзалы күз алдына килә. Казан үзенең делегатларын егерме икенче съездга бик зурлап озатты. Вокзалда халыкның исәбе-хисабы юк иде. Көчле прожекторлар, лозунглар һәм бик күп, бик күп чәчәкләр. Шунда ук кинога, телевизорга төшереп йөриләр, фоторепортерларның «чаткылары» елт-елт кабынып китәләр, иңнәренә сары күн сумка аскан, кулларына микрофон тоткан радиокорлар делегатларның тавышларын язалар. Берсе микрофонын Гөлшәһидәгә дә сузды. Гөлшәһидә ни әйткәнен дә хәтерләми. Колак төбендә музыка гына яңгырый. Вера Павловна, Асия, Диләфрүз Гөлшәһидәне озата төшкәннәр иде. Аннары Әбүзәр абзый белән Мансур да килде. Дөрес, күзгә-күз сөйләшергә вакыт булмады, ләкин Мансурның озата килү кадәресе дә бәхет иде. Соңыннан юлда барганда да, съезд залларында да, гостиницада кинәт йокыдан уянып киткән минутларда да, һичбер сәбәпсез-нисез дигәндәй, караңгы төндә кабына торган йолдызсыман, яшерен сөенеч белән Мансур исенә төшеп торды. Башына нинди генә йөгәнсез уйлар килмәде. «Озата төшкәч, каршы алырга да килер. Беренче адым гына кыен бит, икенчесе инде үзеннән-үзе...»

Шулай уйлый-уйлый Гөлшәһидә Мансурның күз карашларын, хәрәкәтләрен бөтен ваклыкларына кадәр күз алдына кигерергә тырышты, алардан үзенчә мәгънә эзләде. Кешенең телдән әйтелмәгән серен ачу ләззәтлерәк бит. Тел алдый ул, телдә хәйлә бар, ә күзләрдә, кешенең ихтыярсыз ясала торган хәрәкәтләрендә ялган булмый, чөнки алар акыл кушуы буенча түгел, йөрәк кушуы буенча туалар. Казанга кайткач, Мансур белән туйганчы бер сөйләшер өчен генә, нинди дә булса бер сәбәп тапкан булып, ул махсус бер көнгә калачак.

Гөлшәһидәнең уйларын бүлеп, ишек шакыдылар.

Телеграмма! Бланкның өске өлеше кызыл, «Правительственная» дип язылган.

Күңеле сөенеч белән тулып киткән Гөлшәһидә телеграмманы ачты.

«Бүген яңа хастаханәгә күчендек. Авыруларның кәефләре яхшы. Сезне уйлыйбыз, сезне сагынабыз. Партиянең Үзәк Комитетына кайнар сәлам. Съезд эшендә зур уңышлар телибез.

Медицина эшчеләре һәм дәваланучылар исеменнән Нәфисә».

Иртәгә көн бик киеренке буласы, ичмасам, аз гына ял итеп алырга кирәк. Ләкин Гөлшәһидәнең күзенә йокы кермәде. Яңа хастаханәгә күчкәннәр инде. Ул яңа, иркен, якты палаталарны күз алдына китерде. Хәзер инде терапия бүлеге аерым, хирургия бүлеге аерым, инфекция бүлеге аерым, балалар бүлеге дә аерым. Лаборатория, электр белән, су белән дәвалау кабинетлары, рентген да булачак. Бу чын мәгънәсендә хәзерге хастаханә... Гөлшәһидәнең сөенече күңеленә сыймады.

Ул урыныннан торды. Ут кабызмыйча гына тәрәзә янына килде. Алда, нәкъ аның тәрәзәсе турысында, җәүһәр-якутлардан салынган әкияттәге сихри сарайсыман, кап-кара күк фонында, һавага ашкан Университет бинасының якты утлары балкый. Кайдадыр шушы тирәләрдә момнан бик күп еллар элек Герцен белән Огарев халык бәхете өчен көрәшкә гомерләрен багышларга ант иткәннәр... Күпме кешеләр көрәш юлында һәлак булганнар, сөргеннәргә, каторгаларга киткәннәр. Әгәр бүген шушы исәпсез-хисапсыз көрәшчеләр яңадан терелсәләр, егерме икенче съезд делегатларына нәрсә әйтерләр иде?

Гостиница алдындагы тимер юлдан поезд шаулап узып китте. Аннары яңадан бөтен гостиницада тынлык урнашты. Гөлшәһидә урынына ятты, күзләрен йомды. Кайдадыр бик матур музыка уйныйлар сыман. Юк, бу күңелдә генә, Гөлшәһидәнең күңелендә генә шулай. Кемнәрнеңдер аяк тавышлары ишетелә, күрәсең, бүтәннәр дә йоклый алмый.

Гөлшәһидәнең күңелендә борчылулар, сөенүләр алмашынып торды. Бөтен гомере күз алдыннан үтте. Иске заман хөкем сөрсә, ул, таянычы, терәге булмаган бер ятимә кыз, табиб булып, кеше булып шундый югары дәрәҗәгә күтәрелә алыр идеме? Дөрес, иске заман кешесе итеп ул үзен берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Ничек инде ул кол-кәнизәк булсын, ничек инде аны егет белән күзгә-күз сөйләшкән өчен генә дә битләренә корым буяп, урам буйлап мәсхәрә итеп йөртсеннәр, ничек инде аны адаштырган эттәй өйдән кусыннар, «килен кеше — ким кеше» дип намусын, кешелеген җәберсетсеннәр... Болар аңа кыргый бер нәрсә булып, сәламәт акылга сыймый торган бер нәрсә булып тоела иде.

Съездга делегат итеп сайланганнан соң Гөлшәһидә, очрашуларда файдаланырга кирәк булыр дип, «Кара йөзләр», «Татар хатыны ниләр күрми» һәм «Татар кызы» әсәрләрен кабат укып чыкты... Дөресен әйткәндә, бу әсәрләр аның котын алды. Ул тереләй кабергә күмелгән татар кызларын кызганып сызланды. Алар аның төшенә керделәр. Менә яшь кенә татар кызы. Башына ниндидер капчыксыман бер нәрсә япкан. «Мин бу капчыкны унөч яшемнән каберемәчә бөркәнеп йөрдем, — ди ул Гөлшәһидәгә. — Чөнки миңа синең чәчләрең, йөзең, бөтен гәүдәң— гаурәт диделәр, гаурәтне каплап йөриләр дип әйттеләр. Мине дүрт дивар эченә яптылар, җанлы курчак иттеләр, соңыннан дүрт йөз сум акча, бер ука чачаклы асыл күлмәк бәрабәренә бер картка кияүгә бирделәр. Ир хакы — тәңре хакы, син иреңнең колы диделәр. Аннары мин бер кабердән икенче кабергә күчтем...»

Ә бүген шул татар кызы кешелекнең бөек хыялы — коммунизм төзү съездына катнашырга килгән...

Таң беленә башлагач кына, Гөлшәһидәнең күзләре йомылды, ләкин шунда ук уянды да. Тиз генә ут кабызып сәгатенә карады. Җиденче ярты булган. Коридорда кемнәрдер йөри инде. Гөлшәһидә сикереп торды. Толымнарын сүтеп тарады. Аның башка хатын-кызлар кебек парикмахерга чабып укладка ясатасы юк иде. Тарадың, үрдең һәм артка төеп куйдың да эше бетте.

Җидедә барлык делегатлар аяк өстендә иде инде. Барысы да шат, көләч, күңелле. Телеграф вестибюльдә генә иде. Гөлшәһидә тиз генә Акъярга телеграмма сукты.

Date: 2015-12-13; view: 392; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию