Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 5 page





Шул каһәр суккан... Казанга операциягә озатырга кирәк, Гөлшәһидә ханым. Кичекмәстән.

Авыруның үзенә, әлбәттә, дөресен әйтмәделәр, әмма иренә турысын аңлаттылар. Илле икеләр тирәсендәге Якуб абзый, бу шомлы хәбәрне ишеткәч, телсез калды. Ышанып та бетмәде. Алай сырхаулап та йөрмәде бит. Кем йөткерми дә, кемнең тыны кысылмый. Ниһаять, ул аңлады ахрысы.

Сезнең сүзне, Гөлшәһидә сеңел, тыңламый булдыра алмыйм. Казаннан килгән иптәш тә әйткәч... Кайчан юлга чыгарга?

Иртәгә үк кирәк булыр, Якуб абзый... Берүк Нурлыгаян апаның үзенә, зинһар, әйтә күрмәгез. Операция кирәклеген без дә әйтербез, сез дә җайлап кына әйтерсез, яме... Казанда аны иң яхшы табиблар караячак. Үзем барысына хатлар язармын.

Гөлшәһидә укудан кайткач, Акъяр хастаханәсенә ике кеше бик еш килеп йөри башлады. Аларның, берсе былтыр гына университетны тәмамлап Акъярга эшкә җибәрелгән мәктәп директоры, икенчесе район партия оешмасының икенче секретаре иде. Билгеле инде, бу яшь, таза, чибәр егетләрне хастаханәгә тән чире китерми, бәлки, Гөлшәһидә үзе тарта иде. Хәер, моны алар үзләре дә яшермәделәр, Гөлшәһидә үзе дә кайчак: әллә шушы икенең береме? — дип уйлаштыргалый башлады. Ни әйтсәң дә, гомер уза бит. Күпме көтәргә, кемне көтәргә, кайдан көтәргә мөмкин? Хәзер бит аның инде, уйдырма булса да, Федосеев дамбасы да, кайдадыр караңгы төндә яктырып торган өмет тәрәзәсе дә юк. Җитмәсә, Сәхипҗамал җиңгәсе гел колак ашап тора:

Чәчәк кебек вакытыңны ялгыз үткәреп, ник нурлы йөзеңне болай саргайтасың, җаным? Картайгач кемгә кирәгең бар синең? Яшьлектә пар күгәрчен кебек гөрләшеп тормагач, соңыннан нәрсәсе сагынып сөйләргә кала аның?!

Гөлшәһидә аның хаклы икәнен аңлый, бик аңлый да... Ул таңнар атканчы пышык-пышык елый. Кайчак елый да алмый, бозга әверелгәндәй катып ята. Мондый минутларда аның җаны өшеп китә: ул бит кыз түгел инде, хатын башы белән кызларча сөйгән була. Бу үзеңне иң мәрхәмәтсез, иң шәфкатьсез рәвештә алдау түгелме соң? Аның бүгенге хисләре үткән, беткән беренче мәхәббәтнең күләгәсе генә бит, ә ул шул күләгә белән тилерә...

Әмма табигате белән елак булмаганга, ул еш кына җырларга керешә. Башта үз-үзен юаткандай «сызлама», «әрнемә» дигән сүзләрне генә кабатлый, аннары шушы сүзләр янына, мәрҗәннәр кебек, икенчеләре килеп кушыла, көйнең аерым кисәкләре күңелдә чыңлый башлый. Берничә көннән соң инде ул авыз эченнән аерым юлларны кабатлап йөрергә тотына, юл янына юл килеп өстәлә... Әлбәттә, көй-җыр чыгарам дип Гөлшәһидәнең исенә дә килми. Ләкин беркөнне кичкырын җылы кар яуган чагында Акъяр урамы буйлап өенә кайтып килгәндә, мәйдан уртасындагы багана башына беркетелгән радио, бөтен авылга яңгыратып, «Гөлшәһидә җырын» тапшырабыз дип әйткәч, ул шып туктады. Котлары очты. Әллә минем турыда бәет чыгарганнармы?» дип уйлап алды. Ләкин бу бәет түгел иде. Аның үзе чыгарган моңлы җырын бөтен Акъярга яңгыратып җырлап җибәрделәр (кем башкаруын да әйттеләр бугай, каушавыннан Гөлшәһидә ишетми калды:


Сызлама, әрнемә, юксынып, йөрәгем!
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем!
Мәхәббәт бер генә, килми ул генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.
Ак күңел, пакь күңел, бу кадәр ярсыма,
Тилереп, шашынып дөньяны тарсынма.
Таң әле атмаган, кыш әле узмаган,
Кар ява Акъярда, кар ява Акъярда.
Син чыда барсына, сөюең хакына,
Ул килер, баш ияр бер заман каршыңда.
Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул.
Янганың, көйгәнең гел аның утында.
Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.
Күр әнә: төн үтә; күр әнә: яз җитә,
Шау килеп боз ага Акъярым суында.

 

Үз күңелендәге уй-кичерешләрнең җыр булып әйләнеп кайтуы бер гаҗәп икән! Җыр Гөлшәһидәгә шулхәтле көчле тәэсир итте, ике күзеннән кайнар яшь атылып чыкты. Өенә ничек кайтып керүен дә белмәде.

Җиңнәрен сызганып, табагач белән табаларын алмаш-тилмәш уйнатып, кызу янган мич каршында коймак пешерүче Сәхипҗамал Гөлшәһидәнең кайтып керүенә сөенеп:

— Әй, яхшы кешесең дә икән, Гөлшәһидә җаным, — диде. — Кайнар коймакка гына кайтып җиттең. — һәм Гөлшәһидәгә бер карап алгач:

— Бәрәч! Ни булды әле сиңа? — дип кычкырып җибәрде.

Ә Гөлшәһидә шәлен дә чишмичә, пальтосын да салмыйча өстәлгә капланды да үкси-үкси елый башлады. «Берәрсе үлгән ахрысы», — дип уйлап алды Сәхипҗамал җиңги.

Соңыннан, тынычлангач, карашын, каядыр самовар башындагы чәйнектән уңгарак юнәлтеп, Гөлшәһидә бия озак уйланып утырды. Күз алдында кышкы Казан урамы, якты тәрәзә, тәрәзәдә Мансур белән Илһамия шәүләсе...

Еш кына Гөлшәһидә үз-үзенә шундый сорау бирә торган иде: кай ягы белән бу Мансур аны үзенә болай тарта? Нинди сихри көч бар аңарда? Матурлыгы, батырлыгы Гөлшәһидәне әсир иткәнме?

Шуннан Гөлшәһидәнең күңелендә өермә башлана, хәтер чоңгылыннан истәлекләр калка, Казанка буе, бөтерелеп торган упкын, Мансурның күз дә йоммыйча шул упкынга сикерүе. Аннары кайдадыр, ниндидер бер походта булган бер күренеш. Гөлшәһидә, җайсыз басып, аягын каймыктырган иде. Мансур аны машинага кадәр күтәрел алып кайтты. Икенче бер вакытта, урманнан кайткан чагында, алар яңгырга эләктеләр. Бу аяз көндә көтмәгәндә башланып киткән көчле яңгыр иде. Ә Гөлшәһидәнең аягында студент акчасына яңа гына сатып алган босоножкалар. Ул аларны кызганды, салып сумкасына яшерде. Мансурның аягында исә иске сандалетка иде. Ләкин Гөлшәһидәгә пар булсын дип ул да сандалеткаларын салды. Аннары алар, икәү бер плащны ябынып, Бауман урамы буйлап яланаяк кайттылар.


Мансур гадәттә ярым спортчы формасында йөри иде. Кайсыдыр бәйрәм кичәсендә ул өр-яңа кара костюм киеп килде. Бик күп кызлар аңа беренче тапкыр күргәндәй күз ата башладылар. Озын, төз буйлы, якты һәм кыю йөзле, башкортларныкына тартым тере кара күзле егет сокланырлык иде шул. Әй ул көнне Гөлшәһидәнең көнләшкәне, Мансур бүтән кызлар белән биегәндә йөрәге әрнүләре һәм, киресенчә, Мансур аның белән биегәндә түбәсе күккә тиюләре... «Син башкалар белән биемә, Мансур, яме», — диде Гөлшәһидә кызарып. Чынында бу мәхәббәт серен ачу иде. Соңыннан Гөлшәһидәнең үзенең дә бу саксызлыгыннан коты очты. Ләкин Мансур аның сүзен тыңлады.

Кичәдән кайтканда, караңгы тыкрыкта, аларга кепкаларын күзләренә үк төшереп кигән ике кеше бәйләнә башлады. Гөлшәһидә бик курыкты. Аннары ни булганын белми дә калды. Хулиганнарның берсе бер якка, икенчесе икенче якка очты.

Тизрәк качыйк! — диде Гөлшәһидә, Мансурның беләгенә ябышып.

Мансур йодрыкларына карады да көлемсерәде:

Яңадан бәйләнмиләр алар, курыкма.

Соңыннан Гөлшәһидә Мансур белән кая барса да курыкмый торган булды.

Әйе, Мансурның яраттыра торган сыйфатлары аз түгел иде. Ләкин шуның белән бергә ул хатын-кыз күңелен биздерерлек, суытырлык эшләрне дә аз эшләмәде бит. Аларның берсен генә искә төшергәндә дә Гөлшәһидә кайнар утка ташлангандай була иде. Хәзер инде бигрәк тә, баласы да бар, Илһамия белән дә чуала... Шуңа да карамастан, Гөлшәһидә Мансурны ярата икән, бу акылга сыймый торган тилелек түгелме?.. Башкалар да шулай ярата алалармы икән, әллә бу Гөлшәһидәнең... җан сукырлыгы гынамы?


Хәер, Мансурны яманларга, аңа рәнҗергә яки үпкәләргә аның ни хакы бар? Мансур аңа бервакытта да сөям димәде, вәгъдәләр биреп алдамады бит. Киресенчә, ул аңардан качты. Бәлки, аның ашыгыч рәвештә төньякка китеп баруы да Гөлшәһидәне үзеннән коткару өчен булгандыр. Инде Гөлшәһидә шуны да аңламый икән, хатын-кыз горурлыгы, нәфрәт, кимсенү, гарьләнү, җан бизү, үч кайтару, һәм бүтән шуның ише тойгылар аны үзгәртергә тиеш иде ләбаса. Ә ул райком секретарена да, мәктәп директорына да турысын әйтте:

Башканы эзләгез, — диде.

Әллә биргән вәгъдәң бармы? — дип төпченде Сәхипҗамал апа, Гөлшәһидәнең мондый тернәкле егетләрне кире боруын бер дә яратмыйча.

Юк, вәгъдә биргән кешем дә юк, көткән кешем дә юк, — диде Гөлшәһидә аңа каршы, керфекләрен түбән төшереп.

Беркөнне Гөлшәһидәгә почтадан зур гына пакет китереп тоттырдылар. Таныш язуны күргәч, Гөлшәһидәнең йөрәге сикереп куйды: «Менә Хәйдәр абый онытмаган!»

Пакет эченнән өстенә «3», «4» дип куйган дәфтәрләр һәм хат килеп чыкты. Хәйдәр Андрей Андреевич Балашовның һәм үзенең күптән инде терелеп хастаханәдән чыгуларын, хәзер ярыйсы гына таза йөрүләрен, Николай Максимовичның инде театрда уйный башлавын язган иде. Шунда ук доцент Яңгура белән хирург Мансур

Таһировның да исемнәрен телгә алган иде. Гөлшәһидә чак кына кызарды. Яңгура белән машинада йөрүләре, театрда, ресторанда утырулары, саубуллашканда Яңгураның аның күзенә карарга тырышулары, кулын тиз генә ычкындырмаулары ничектер бик ачык булып күз алдыннан үтеп китте. Ләкин шунысы гаҗәбрәк: Казаннан кайткач, Гөлшәһидә Фазылҗанны рәтләп исенә дә төшермәде, ул, кыйммәтле булса да кирәге булмаган әйбер кебек, онытыла башлаган иде. Ә менә Мансурны онытырга теләп тә оныта алмый иде.

Өенә кайтып тамагын туйдырганнан, Сәхипҗамал җиңгәсенә әй эшләренә әзрәк булышканнан соң, Гөлшәһидә өстәл лампасын кабызды да, иңенә җылы шәл салып, Зиннуровның өченче дәфтәрен укырга утырды. Күңеле шунда ук Казан хастаханәсенә очты. Әбүзәр абзый, Маһирә ханым, Диләфрүз, «Сахалин»... барысы да янда гына!

«... Безнең палатаның бер койкасындагы авырулар һаман-һаман алмашынып торалар, атна-ун көндә я бөтенләй чыгып китәләр, я бүтән палаталарга күчерәләр. Бу алмашынып тору безнең ише түшәккә кадакланган кешеләр өчен бик әйбәт, һәр яңа кеше безнең палатага тормышның ниндидер яңа бер ягын алып килә. Кайчак гаҗәп нәрсәләр ишетәсең, сирәк очрый торган холыклар күз алдыннан ялтырап үтеп китә. Билгеле, сәламәт чакта син аларны күбрәк күрәсең, ләкин тормыш муллыгы, тәэссоратлар күплеге, аларның тиз алмашынуы синең игътибарыңны тарката, син, гөлбакчага кергән кеше кайсы чәчәккә карарга белмәгән кебек, күп вакытта бөтен уй-фикереңне бер төенгә туплый алмый каласың, күп нәрсәне мәңгегә югалтасың. Биредә, хастаханәдә, сиңа бернәрсә дә комачауламый, син бер генә дулкында, бер генә юнәлештә эшлисең кебек. Син гүя пыяла калфак эчендә, берәр яры ашыгасың да, соңга каласың да юк —: күзәт тә күзәт.

Ханзафаровтан соң безнең палатага Пәриев дигән кызык фамилияле урта яшьләрдәге бер татарны салдылар. Авыл җирләрендә капиталь төзелешләр алып бара торган бер оешманың урта кул җитәкчеләреннән икән. Белмидер идем, моның шулай ук зур гына әһәмияте бар икән. «Алда калкан, артта калкан, ә ике уртада син, ягъни урта кул җитәкче, балык кебек йөзәсең, — диде ул. — Югарыда давыл булса, өлкән җитәкче башына төшә, түбәндә булса — материаль җавап бирүчегә. Мәсәлән, безнең оешмада гына да өстән һәм астан очкан абзыйларның исәбе-хисабы юк, ә Пәриев, әйтергә кирәк, Иван Иваныч заманында да, Мәрданша абзый заманында да яши бирә».

Аның белән ачыктан-ачык сөйләшү болай башланып китте: бер кичне Любимов моңа озак кына карап ятты да:

— Пәри дус, хәзер без барыбыз да алла каршындагы кешеләр, — диде. — Милиция дә, прокуратура да, бюро да, шелтә-мазар да юк безгә. Кулыңны күкрәгеңә куеп дөресен генә әйт әле: үз гомереңдә күп урладыңмы? Сулга күп очырдыңмы?

Пәриев караватына аякларын салындырып утырган килеш кет-кет көлде дә башын чайкап куйды:

— Николай Максимович, җаным, — диде, — синең бүтән бер хатын янында кунак булганнан соң, кайтып, хатыныңа чат дөресен генә сөйләп биргәнең бармы? Әгәр мин хәзер шушы палатада булмыйча, гүрдә ятсам, минем яныма Мөнкир-Нәнкир килеп, миңа шул сорауны бирсәләр, аларга да мин чын дөресен генә әйтмәс идем. Вдруг, әйтик, алла белән борчак пешмәс, маневр ясарга кирәк булыр? Дурак кына ул үзе утырган ботакны чаба, һәр очракта кулыңда кәгазь, документ булсын. Безнең бер агай-эне әйтә торган иде: актык чиктә кабер туфрагын күтәреп чыгып була, әмма яхшы кәгазь астыннан шайтан үзе дә чыга алмый. Мин үз гомеремдә бик күп кешеләрне пешердем, ләкин кул җылыткан өчен түгел, бәлки, тиешенчә, «оештыра», «җайлый», «каплый» белмәгән өчен. Бер мисал сөйлим. Зур Идел төзелгән елларда безнең оешмага су баса торган урыннардан байтак кына авылларны күчерергә туры килде. Әйтик, торак йортны күчергән өчен фәлән хәтле сума түләнә, мунча, келәт, каралты-мазар өчен кимрәк. Бервакытны тикшерәм, барлык иске мунчалар, барлык каралты-келәтләр торак йорт булып беткән. Кәгазьдә, билгеле. Ә Идел буенда кайсыгызның бишәр-алтышар йөз йортлы авыллар күргәне бар? Пүчтәк кенә ревизия и барысы да ачыла да китә. Фәлән хәтле йорт дигәнсез икән кәгазьдә, авылында да шулай күренсен. Мунчадан, келәттән йорт чыкмый икән, яңасын салып бир, черегән иде, сүткәч корырлык булмады, дип акт төзе. Хуҗадан да каер, казнадан да. Хуҗа дудак түгел ул, әгәр аңа иске акча белән әйткәндә утыз-кырык меңлек йортны унбиш-егермегә салып бирәсең икән, ул синең белән уртак тел таба. Соңыннан пажалсты: дәүләт комиссиясе дисәң, дәүләт комиссиясе, совконтроль дисәң, анысы рәхим итсен. Әле рәхмәт әйтеп китәчәкләр. Шулай булды да. Ул елларда без күчергән авылларның рәсемнәрен газета саен басып чыгардылар. Менә шулай ул, кадерле Николай Максимович.

Шома эшлисез икән, — диде артист, исе китеп. Мондый бәя Пәриевнең күңеленә хуш килде ахрысы, каш сикертеп куйды да:

— Ул сезнең театрда гына барлык карталарны ачып сөйләшәләр, — диде.

— Әллә театрга да йөрисезме? — дип сорады Николай Максимович. — Бу караватта гомердә бер театрга бармаган кеше дә яткан иде.

— Юк, мин ара-тирә баргалыйм. Бая сез әйткәнчә, алла каршындагы кешеләр булгач, мин дә сезнең театр турында бер сүз әйтим, — диде Пәриев көлеп. — Эшләр сезнең театрда күрсәтелгәнчә генә барса, чын жуликлар озак яшәр әле, Николай Максимович. Сез бит аларның күбеген генә өреп шартлатасыз, ә күбек шартлар өчен өскә чыга да.

Бер атна торыр-тормас Пәриев кайтып китте. Саубуллашканда Николай Максимовичка:

— Идел буенда дача салырга уйласагыз, минем янга рәхим итегез. Кадәри хәл булышырбыз, — диде.

— Миңа менә Андрей Андреевич комнан дача салып бирәм, ди.

Пәриев кулын күкрәгенә куйды:

Ихтыярыгыз. Ләкин мин артистларны сәхнәдә генә юләр булалар дип уйлыйм.

Ул каш сикертте дә чыгып китте. Николай Максимович аның караватына озак кына карап ятты да:

Тип бу, — диде.

Пәриевтән соң шул ук караватта карт большевик Леонтьев ятып чыкты. Ул торып йөри ала иде. Без аны барыбыз да бик яраттык. Ул килгәнче, без газеталарны рәтләп күрми дә идек. Ул көн саен безгә газета алып килә башлады, аннары кемнең нинди йомышы бар дип сорый иде. Өйгә яки эшләгән җиргә шалтыраттырасы булса, аңа гына әйтәбез, ул бер дә иренми. Берәребезгә вакытында дару китерергә онытсалар яки кәефебез начарлана башласа, хәзер сестрага барып әйтә. Еш кына безнең хәлне белергә иптәшләр килгәли иде. Аларны палатага кертмиләр. Андый чакта безнең «вәкаләтле вәкил» булып ике арада Леонтьев йөри, һәм без иптәшләрнең үзләре белән сөйләшкәндәй була идек.

Ул ап-ак чәчле, ягымлы карт. Кайчандыр Владимир Ильич Ленин белән дә күпмедер бергә эшләгән. Кичләрен ул безгә Ильич турында бик кызыклы истәлекләр сөйли, һәрвакыт үзе генә такылдарга яратучы Николай Максимович та аны бүлдерми тыңлый, аңа хөрмәт күрсәтә иде.

Безнең бүлектә карт большевиклардан тагын бер кеше бар иде. Иван Федорович Антипкин. Мин аны электән дә әзрәк белә идем.

— Выходит дело, син дә авырып киткәнсең, — диде ул, хастаханәгә кергән көнендә үк минем янга килеп. — Язу-сызу эше йөрәккә бәрә шул. Бакча алырга кирәк иде. Менә мин үзем бакча тирәсендә кайнаша башлагач, тәмам тазарып киткән идем, тирләгән килеш бозлы квас эчеп кенә махы бирдем.

Иван Федоровичның ике сүзнең берендә «выходит дело» дип кабатлый торган гадәте бар иде. Моны ул ничектер үзенчә итеп әйткәнгә, бу сүзләр фәкать аңа гына ябыша күк тоела иде. Башка кеше әйтсә, һичбер кызыгы да, табигыйлыгы да калмас иде кебек. Бу сүзләр аның зур гәүдәсенә, гомер буе тимер тоткан зур эшчән кулларына, карт эшчеләргә хас гадилегенә һәм турылыгына бигрәк мач киләләр иде кебек. Ул революциягә кадәр дә эшче булган, соңыннан да гел цехта эшләгән. Ул гади халыкча кристаллдай саф, телисез икән, хәтта беркатлы да иде. Күп нәрсәгә сабыйдай гаҗәпләнер, ышаныр. Бәхәсләшкән чагында артык нечкәләп тормас, хәтер дә сакламас, йомшаклык да күрсәтмәс, хакыйкатьне ярыр да салыр.

Мин аңа соклана идем. Аларның Леонтьев белән дуслыклары мине еш уйландыра иде. Тыштан беркадәр корырак бу дуслыкта чын эчкерсез мөнәсәбәт бар иде, Берсенә өйдән бүләк алып килсәләр, ялгыз сыйланмас, иптәшен дәшеп алыр, берсенең кәефе бозылыбрак торса, икенчесе аның яныннан китмәс. Мондый дуслыкны мин малайлар арасында гына күргәнем бар иде.

Леонтьев савыгып кайтып киткәч, безнең палатага яңа бер картны салдылар. Бу кешенең үзеннән алда палатага исәпсез-хисапсыз пыяла банкаларын ташыдылар — үз тумбочкасы өстендә генә урын җитмәгәч, безнең тумбочкалар өстенә дә утырттылар. Аннары үзе күренде. Озын борынлы, салынып торган симез иякле, зур корсаклы карт. Кулында юан таяк. Безнең сәламнәребезгә, хуш киләсез дигән сүзләребезгә каршы ата күркә кебек гөлдерәде генә. Шуңа күрә без аңа беренче көннән үк Гөлдери дип исем куштык. Берничә көн эчендә без аның бөтен холкын өйрәнеп алдык. Ул бөтенләй диярлек сөйләшми, бертуктаусыз ашый да йоклый. Ләкин йокыга киткәнче, кәефе бик яман кырылган кеше кебек, бик озак мыгырдана. Мескеннең авыруы шундый икән, дип уйладык без.

Николай Максимович аның белән дусларча мөнәсәбәт урнаштырырга теләп үзенә хас шуклык белән сөйләшә башлаган иде, Гөлдери аны кырт кисте:

Сез юләрләр йортыннан түгелдер бит?

Артист тапкырлыгы Николай Максимовичка хәтер калдыра торган бу көтелмәгән сүзләрне шунда ук уенга борырга ярдәм итте:

Тагын берничә ай шушылай чалкан ятсам, шунда барып керәчәкмен, — диде. — Ә сез, гафу итегез, аннан килдегезме әллә? Анда тормышлар ничегрәк?

Гөлдери торып аякка басты, кызарынды-бүртенде һәм бик яман гөлдери-гөлдери палатадан чыгып китте Без Андрей Андреевич белән көлеп җибәрдек. Николай Максимович көлмәде.

Бу Маһирә Хәбировна чыннан да мине акылдан яздырырга уйлый ахрысы, — диде ул күңелсез генә. — Әле хан, әле пәри, әле гөлдери җибәрә... Язучысы ике көнгә бер сүз әйтә, очучысы берсен дә әйтми, — дип, Балашов белән минем өскә дә очып кунды.

Шул ук сүзләрне беркөнне артист Маһирә ханымның үзенә дә әйтте, һәм без докторның шактый уңайсызланып китүен күрдек. Ул көнне Маһирә ханым беренче тапкыр безнең белән кырыс сөйләште...

Маһирә ханымның ул көнне ни өчен кәефсез булуын без байтак вакыт үткәч кенә белдек, — дип, Зиннуров аерым кәгазьгә өстәп беркетеп куйган. — Нәкъ без сораштырган көнне аларның Алексей Лукич белән икесенә Әнисә Чибәркәева өчен шелтә бирелгән булган икән. Аннары хастаханәдә бик шау-шулы җыелыш та булган дип сөйләделәр. Тютеев үзе катнашкан. Аны без үзебез дә күрдек, ул баш табиб белән палаталарны карап йөрде, безнең моң-зарны да сораган булды, тик ул чакта без аның нинди максат белән килгәнлеген белми калдык. Аннары колакка имеш-мимешләр ишетелә башлагач, беркөнне Маһирә ханым минем караватым янында утырганда, башкаларның игътибарын тартмас өчен татарчалап кына:

Сездә нинди күңелсез хәлләр булды соң әле? — дип сорадым.

Зинһар йөрәк ярамны кузгатмагыз, — диде ул, үтенүле тавыш белән. — Мин Кайберәүләрнең күзләрен томалаган кара пәрдә Егерменче съезддан соң төшкәндер, алар үзләре эшләгән гаделсезлеккә сызланып үкенәләрдер дип уйлаган идем. Кызганычка каршы, Тютеевлар һаман Тютеев булып калалар икән,

Маһирә ханым урыннан торды да артист янына күчеп утырды. Николай Максимович гадәтенчә шаяртырга тотынды:







Date: 2015-12-13; view: 426; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.022 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию