Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 7 page





Без сезне сөрәбез... Без сезнең кебек бозык кеше белән бер палатада ятарга теләмибез, — диде карт артист. — Сез моны хәзер аңламыйсыз, бәлки кайчан булса да бер аңларсыз.

Фәтхерахман ачуыннан кара көеп безгә карап торды да төкереп чыгып китте.

Үз битенә төкерде, — диде Николай Максимович, безнең тагын бер «конфликтыбызга» йомгак ясап.

Ул төнне без бөтенләй диярлек йокламадык. Иртән Диләфрүз безнең карточкалардагы кызыл-зәңгәр сызыкларның кинәт югары сикерүен күреп барыбызга да бармак янады.

Бик шаяргансыз, — диде.

Әйе, мондый шаяруларның инфрактникларга, ай-һай, кыйбатка төшүе мөмкин иде...»

Гөлшәһидә, укудан туктап, терсәгенә таянган килеш уйга калды. Эсселәнгән тәне әкренләп суына барды. Ә күңелендә рәхмәт тә, нәфрәт дә ташый иде. Тик боларның кайсы көчлерәк икәнен генә әйтүе кыен. Әле берсе, әле икенчесе өстен чыга. Зиннуровка ни дип әйтер икән ул? Әшәке кешеләрне күбрәк күргәнсез дип әйтергәме? Ләкин ул кадәр үк күпме соң алар? Аларны фаш итмичә калырга ярыймы?

Хастаханәдә караваты янына килгән чакларда Гөлшәһидә Зиннуров турында бик өстән генә уйлаган иде. Дәфтәр саен ул Гөлшәһидә каршында күбрәк ачыла, күбрәк үсә барды. Ул хәтта гаҗәпләнү уята иде...

Гөлшәһидә кояшның беренче нуры белән бергә уянды. Тәрәзә пәрдәсен яхшылап корыйм дип кулын сузганда, күзе кына гөленә төште. Кичә генә аның чәчәге ачылмаган иде әле, бүген күр, ничек ачылып киткән. Тышта да җылыткан ахрысы, тәрәзә пыялаларындагы бозлар тәмам эрегән. Кайдадыр әтәч кычкыра. Тавышы бөереннән чыга диярсең, шулхәтле дәртле яңгырый.

Соңгы вакытларда Гөлшәһидә гел эчке курку, каушау, борчылу белән яшәде. Мансурның эшендәге күңелсез хәлне ишеткәч, ул аңа хат та язды. Бүген исә чәчәк ата башлаган кына гөлен күрү кебек юк кына бер сәбәптән күңеле яшерен сөенеч белән тулды. Шушы көтмәгәндә-уйламаганда күкрәгенә килеп тыгылган сөенечкә куанып, татлы рәхәт кичереп, җылы урынында тагын берничә минут назланып, иркәләнеп ятты. Күзләре яртылаш йомык, яңакларында яңа йокыдан уянган нәнинеке кебек саф алсулык, иреннәрендә беленер-беленмәс кенә бәхетле мут елмаю балкый. Ә тамырларында шундый җиңеллек, әйтерсең, ул кайдадыр бер бушлыкта йөзеп бара. Бәлки космонавтлар җиһанда үзләрен шулай хис итәләрдер, бәлки күбәләкләр очкан чакта шундый җиңеллек тоя торганнардыр. «Бәлки Мансурдан хат килә торгандыр, шуңа сөенәмдер», — дип уйлады ул.

Гөлшәһидә урыныннан сикереп торды, көзге алдында толымнарын таратып җибәрде. Шулай толымнары таратылган килеш үз сурәтенә үзе сокланып карап торды да кинәт, төелгән шикелле, прх итеп көлеп җибәрде. Унҗиде-унсигез яшендә чакта да шулай сәбәпсез-нисез пырхылдап көләргә бик ярата торган иде, аннары күңелендә ташыган яшерен сөенечкә чыдый алмыйча, идән уртасында бөтерелергә тотына торган иде. И ваемсыз кыз чакларның юләрлеге! Үткән дә беткән.

Гөлшәһидә толымнарын үреп маңгаена урады да юынырга чыкты. Сәхипҗамал җиңгәсе инде мичен ягып җибәргән. Мичтән шарт-шорт иткән күңелле тавышлар ишетелә. Җылы. Өй эченә көйгән бәрәңге һәм яңа сауган сөт исе таралган. Мич каршында ала песи баласы тәлинкәдән сөт ялый.


Тордыңмы, җаным? — диде Сәхипҗамал җиңги. — Комганга җылы су салдым, әйдә, әйбәтләп кенә юынып җибәр.

Җиңгәм, нигә булыр икән, бүген иртәдән үк күңелем сөенә? — диде Гөлшәһидә аны кочып алып һәм яңагын Сәхипҗамал җиңгәсенең мич алдында кызган яңагына куйды.

Бәхетең каршыңа йөгереп килә торгандыр, — диде җиңгәсе.

Юк, яңа хастаханә салырга акча җибәргәннәрдер әле, — дип хәйләләде Гөлшәһидә.

Анысы да булыр, җаным, бәхетнең чиге юк. Юын.

Әйтмәдем бугай әле үзеңә, җиңгәм. Казаннан хат бар иде. Нурлыгаян апаның операциясе бик яхшы үткән. Инде терелә дип язганнар. Шундый сөендем, шундый сөендем...

Кибеттә кичәгенәк Питәнәй Якуб сөйләп тора иде шул... Әйдә, тизрәк юын инде. Мичкә бәрәңге тәгәрәттем.

Андый бәрәңге Гөлшәһидәнең иң яраткан сые иде. Ул моңа чиксез куанды.

И, рәхмәт, җиңгәм. Күңелем шуңа сөенгән икән.

Кит лә, бәрәңгегә генә сөенергә, — диде аңа каршы җиңгәсе. — Хәзер сугыш вакыты түгел инде. Ипи, бәрәңгегә мохтаҗлыгыбыз юк. Сөенеч булгач, зурысы булсын инде, алтыным! Кичкә мунча да ягып җибәрәм әле, саклап тоткан имән себеркем дә бар. Син хастаханәңдә бүген озак юанма. Беренче себерке белән син чабынырсың.

Гөлшәһидә чәчрәп көлеп җибәрде.

Мине җитмеш яшьлек әби итмә инде, җиңгәм. Нигә миңа себерке. Җитмәсә имән себеркесе.

Имән себерке белән чабынуның рәхәтен белмисең әле син, юләркәем! Аның җитмеш җиде сихәте бар. Салкын тидергәнмен дип тә зарланган идең. Менә күкрәкләрең йомшап, сулышларың иркенәеп китәр.

Чәй янына Сәхипҗамал апа, бәрәңге белән ашарга бик әйбәт була дип, сөзмә, чәйгә салырга дип каймаклы сөт китереп куйды.


Чәеңне сөт белән эч, — дип сыйлады ул Гөлшәһидәне, — сөтле чәй дә бик шифалы, — һәм ул чынаякка бер кашык каймаклы сөт салды.

Гөлшәһидә бармакларын пешерә-пешерә бәрәңге ашый иде.

Юк, җиңгәм, теләсәң ни әйт, көлгә тәгәрәткән бәрәңгедән тәмле аш юк дөньяда. Күпме ашасаң да, күңел бизми. Бала чакта мин кабыгы, күмерләре белән ашый торган идем. Хәзер дәү булдым, кабыгын чистартып ашыйм, — дип, Гөлшәһидә прх игеп көлеп җибәрде.

Сәхипҗамал аның алдына тагын бәрәңге куйды.

Бу кадәр сыйлыйсың үземне, җиңгәм, яхшылыгыңны ничек кайтарып бетерермен икән.

Саулыгың, бәхетең булсын. Барысын да артыгы белән кайтарырсың әле. — һәм Сәхипҗамал, авызын яулык чите белән яба төшеп (әллә инде көлемсерәвен күрсәтмәскә теләве булды), сорап куйды: —Күрдеңме әле үзен?

Кемне? — дип тиз генә сорады Гөлшәһидә.

Күрмәдеңмени әле? Кичә үк кайткан диделәр бит.

— Кемне әйтәсең, җиңгәм? — дип, тагын да тирәнрәк борчыла башлады Гөлшәһидә. «Әллә Мансурмы?»

Баядан бирле өебез алдында йөренә иде. Мин шуны күреп сөенгәнсеңдер дип торам тагы.

Гөлшәһидә урам як тәрәзәсе янына ташланды. Анда беркем дә күренми, тик Галәү бабайларның сыңар мөгезле кәҗәләре генә юлда печән калдыклары чемчи иде.

Гайса кайткан бит, җаным! — диде Сәхипҗамал ахырда.

Сәхипҗамал җиңгигә мәрхүм ире ягыннан кардәш тиешле Гайса Гөлшәһидәнең элекке ире иде. Аның исемен ишетүгә, Гөлшәһидәнең йөзендәге уйнап торган бәхет нуры шәм кебек гөлт итеп сүнде. Ул җиңгәсенең күз алдында алмашынгандай булды, олыгайды, җитдиләнде, кырысланды.

Сәхипҗамал моны күреп аптырабрак калды, башын иде. Ул Гөлшәһидә алдында Гайсаны акламый, киресенчә, юньсезлеге өчен бик каты әрли, әмма сүзен... яңадан кушылырга димләп төгәлли иде.


Тавык мие эчмәгән, акылга утырырга бик вакыт үзенә. Хәзер бик үкенә диләр, шул Гөлшәһидә белән яңадан кушыла алсам, баш иеп кенә торыр идем үзенә, дип әйтеп әйтә, ди.

Гөлшәһидә җиңгәсенең мондый сөйләнүләренә авыз ачып каршы сүз әйтми, Гайсаны әрләми торган иде. Әрләмәгәч тә, бүтәннәргә дә карамагач, Сәхипҗамал Гөлшәһидәнең уе бөтенләй үк кире түгел дип янә бер нәтиҗә ясап куя торган иде. Бүген исә Гөлшәһидә бигрәк җәберсенде, ашый башлаган бәрәңгесен, эчеп бетермәгән чәен калдырып урыныннан торды да тиз-тиз киенә башлады.

Нишләп бу кадәр иртә кузгаласың? — дип сорады җиңгәсе.

Мотаһар абыйның температурасы кичә бик югары иде... Төнне ничек үткәрде икән, — дигән булды Гөлшәһидә.

Ул гомер буе чирләшкә. Аның өчен генә булса, борчылма. Шыгырдаган агач тиз сынмый.

Гөлшәһидә ян тәрәзәдән кое тирәсенә күз салды. Анда кеше-кара күренмәгәч:

И, җиңгәм, су кертергә онытканмын, — дип тиз генә чиләкләргә үрелде.

Ярар инде, үзем генә....

Гөлшәһидә ялт итеп өйдән чыгып китте. Капка төбендә туктап, тагын тирә-ягына күз салды. Гайсаның кое янында көтеп торуы мөмкин иде. Юк, күренми. Гөлшәһидә тиз генә сукмакка төште дә, сиртмә бавына чиләген беркетеп, боз сарган коедан су алды.

һай, рәхмәт төшкерем, кулларың гомердә сызламасын, — диде үзе ревматизмнан җәфа чиккән Сәхипҗамал, аны ишек ачып каршы алып. Ул Гөлшәһидәне үпкәләттем дип уйлап, хәзер ничек тә аның күңелен күрергә тырыша иде. — Берүк, иркәм, ялан кул белән суга йөрмә. Риматиз алырсың,

Бүген тышта бик җылытып җибәргән, җиңгәм. Тамчылар тамарга тора... Ярый, мин киттем.

Бар, бар. Тик кичен юана күрмә инде. Мунчам өлгергән булыр. Бездән соң ахирәт дустым да кереп чыгармын дип әйтеп әйтте әле. Су ташышырга Габделкаюмын җибәрермен диде.

Больницага үзәк урамнан яки ындыр артларыннан барырга мөмкин иде Юлда Гайса очрый күрмәсен дип, Гөлшәһидә ындыр артлап китте. Җәен генә түгел, кыш көне дә, җилсез җылы һава булганда, ындыр артларыннан бару бик күңелле. Бер якта төтенле өйләре белән Акъяр җәелеп ята, икенче якта ап-ак кыр, кар баскан әрәмәлек, тау башындарак терлек фермаларының озын-озын ак абзарлары. Кайдадыр трактор гөрелтесе ишетелә, аның тавышы тынган араларда ферма кызларының җырлары сибелеп китә.

Кояш яктысында ап-ак кар җем-җем итә, һава шундый татлы, сулап туймассың. Ләкин барыннан да бигрәк Гөлшәһидәгә тәэсир иткәне очсыз-кырыйсыз киңлек һәм кер кунмаган ак төс булды. Күңеле дә аның шулай иркенәеп, пакьланып киткәндәй тоелды. Ләкин шул ук вакытта кайдадыр күңел почмагында борчулы сорау кыймылдады: «Ник килгән? Ни кирәк аңа тагы?..»

Хастаханә ишеге бикле иде әле. Озак дөбердәткәннән соң гына Бибисара түти ишекне ачты:

Ирсез хатынның шул инде, — дип сукранды ул, — ятса-торса салкын түшәк. Бәхетле хатыннар бу чакта ирләренең җылы куенында ак куян кебек йомылып йоклыйлар әле, ә ирсез хатыннар...

– Җитте инде, Бибисара түти, ачуымны китермә, — диде Гөлшәһидә, кабинетына узып.

— Кара, кара, тилекәй, Бибисара түтисенә җикеренә бит. Ачуың килсә, борыныңны тешлә, миңа димәгәе.

Мичләреңне дә якмагансың.

Якмаса, ни булган. Урамда тамчы тама. Хәбибрахман духтыр заманында рыштуа салкыннарында да икешәр көн якмый торган идек. Хәзер көненә икешәр ягып та ярап булмый. Хәбибрахман духтыр заманында кешеләр үлсәләр дә больниска килмиләр иде, хәзер терелгәч тә кайтарыр хәл юк...

Шулай да табиб кабинетындагы кечкенә тимер мич ягылган булып чыкты. Бу Бибисара түти гомер буе сукранса сукрана, әмма үзе хастаханә өчен җанын ярып бирергә әзер. Ул шадра йөзле, ат хәтле таза хатын. Иң юан авыруларны да эһ димичә караватка күтәреп сала, төшерә. Яшь чагында иргә чыккан булган, ләкин ире бер ай торгач та каядыр читкә киткән дә шуннан әйләнеп кайтмаган. Берәүләр аны шахтада таш баскан дип сөйли, икенчеләре Миршәех исән дә, Бибисарасыннан куркып Акъярга кайтмый, имеш, дип көлә иде. Кайсы дөрестер, белгән юк. Әмма Бибисара түти үзе Миршәехына аз гына да хыянәт итмәде. Бүгенгә хәтле ул Миршәехның сукыр анасын, үз әнисен караган кебек, кадерләп асрый. Кайчак телләренә шайтан төкергән авыл агайлары, уенын-чынын бергә кушып:

Бибисара түти, кырык ел көтеп кайтмаган азгын иреңне ташлап башкага чыксаң да ярый дип әйтә бит китап, — дип шаярталар, — Әллә Әһлетдин бабай белән генә кавышасызмы? Ул да Тимер казык йолдызы кебек ялгыз, син дә.

Бибисара түти моңа бик рәнҗеп, балаларча беркатлылык белән:

Миршәехым гаептән кайтып төшсә нишләрмен? — дип куя.

Гөлшәһидә, өс киемен салып, халатын кигән арада, Бибисара түти кереп юшкәләрне япты.

Мотаһар абый төнлә бик борчылмадымы?

Борчылмаган кая! Төн ката шул бахыр янында утырып, иртән соңга кала язганмын, — диде Бибисара түти, бер дә ачуланмыйча гына. — Уң аягым бик яман туңа, ди. Әллә ничә грелка куеп чак җылыттым. Духтырлар белмичә башымны дәвалыйлар, үлемем минем аягымнан килә, ди. Соң, наныкаем, чын дөресен генә әйтеп бир инде миңа: үлем аяктан керәме, баштанмы?

Юләр сораулар бирмә әле, Бибисара түти.

Бәлки, үзең белмәгәнгә генә әйтми торгансыңдыр әле. Профессор булса, әйтер иде әле.

Гөлшәһидә, палаталарга керә-керә, авырулар белән исәнләшеп чыкты, хәлләрен сорады. Кәпирәтив Мотаһир гырылдап йоклый иде. Аннары кухняга юнәлде, проба алды. Ашны тәмле итеп пешерүләре өчен аш осталарына рәхмәт әйтте.

Ишек алдында эт өрә башлады. Гөлшәһидә тәрәзәдән карагач, өстенә кыска бобрик пиджак, башына пыжик бүрек, аягына ак фетр итек кигән кызыл йөзле Гайсаны күрде. Эт белән талашучы шул икән. Аңа каршы ишек алды түреннән яңа туган ай шикелле түгәрәк сакаллы Әһлетдин бабай килә иде. Башында мескен бүрек, муенына җылы йон шарф ураган, ак алъяпкыч өстеннән билен кызыл билбау белән буган, буйга-сынга бәләкәч кенә. Ул кулындагы себеркесе белән Дүрткүзне куып җибәрде дә, себеркесен чанага сөяп, ике кулын сузып Гайса белән күреште, бераз сөйләшеп тордылар, аннары Гайса «хәзергә» дигән шикелле бер кулын күтәреп картка җиңелчә баш какты да болдырга таба атлады. Элегрәк бер заман саубуллашканда Гайса, районның өлкән агрономыннан күреп, уң кулын күкрәгенә куя торган иде. Аннары райпищеторг директорына охшатып ике кулын бергә кушырып селкеп саубуллаша торган булды. Хәзер, зонага баш агроном итеп билгеләнгәч, армиядә бер көн хезмәт итмәвенә карамастан, бер кулын чигәсенә күтәреп, хәрбиләрчә саубуллаша башлаган. Берсе дә үзенеке түгел, бар да кешедән күчерелгән, ясалма.

Гөлшәһидә, ике кулын ике кесәсенә тыгып, кабинетында сынын туры тотып басып тора иде инде.

Коридорда нәрсәдер ауды. Шуның артыннан ук Бибисара түтинең шелтәле дә, яратулы да тавышы ишетелде:

— Кайттыңмыни, ристан?

Бибисара түти Гайсаны әле һаман Гөлшәһидәнең ире итеп санаганга, аңа киң күңел белән хөрмәт күрсәтә иде. Гөлшәһидә аңа ничә әйтте инде: шул пәйгамбәрне хастаханәгә аяк бастырма дип, юк бит, тыңламый гына. «Ир хакы — алла хакы», дигән була.

— Биредәме? — дип сорады Гайса.

Ул иртә-кич биредә, тик син генә...

Ишек шакыдылар. Гөлшәһидә бераз эндәшми торды да боздай салкын тавыш белән:

Керегез, — диде.

Гайса ишекне ачып бер адым атлады да, кулын чигәсенә күтәреп:

Саумы? — диде, һәм затлы бүреген әзрәк күрсәтеп торганнан соң гына салып чөйгә элде. Аңардан аракы, сарымсак исе бөркелеп тора иде.

Гөлшәһидә салкын гына исәнләште дә ни йомыш дип сорады.

Алай ук коры тотма, — диде Гайса, урындык кырыена утырып. Кабинет эченә күз ташлады. Монда берни до үзгәрмәгән. Шул ук плакатлар, шул ук приборлар. Тик әллә түшәме, әллә стеналары, әллә өстәл өстендәге кәгазе генә чистарган. Ә Гөлшәһидә үзе кыз чактагыдан да матуррак, зифарак кебек. «Шәһәр икмәге килешкән моңа», дип, Гайса аны күзләре белән «ашарга» кереште.

Гөлшәй, — диде ул бераздан, Аның тавышы кинәт калтырап китте. — Мин синең алдыңда гафу үтенергә килдем... Теге чакта... юләр, ахмак булганмын... Әнкәй дә сине оныта алмый... Гафу ит инде, Гөлшәй. Кемдә булмый торган хәл... — Гөлшәһидә дәшмәгәч, тагын дәвам итте: — Хәзер дәрәҗәм дә үсте. Эш хакы да... Искеләрне онытыйк та яңадан бергә кушылыйк. Моннан соң мин синең колың булырмын.

Гөлшәһидәнең йөзе мәрмәр ташсыман һаман салкын иде. Ул башын чайкады.

Миңа кол кирәкми. Мин колбиләүче түгел. Бер кискән ябышмый, Гайса.

Юк, алай димә, Гөлшәй, өзмә, үтермә. Син шәфкатьле, мин беләм... Мин тилергән чакта да син...

Мине яңадан борчыйсы булма дип үтенгән идем инде, Гайса. Тагын бер әйтәм, борчыма мине. Без икебез ике кеше, без беркайчан да бергә була алмыйбыз. Мин яшьлек хатамны икенче тапкыр кабатларга теләмим.

Әгәр син риза булмасаң, мин үз-үземә кул салам! — дип кычкырды Гайса.

Зинһар, кәмит уйнама, — диде Гөлшәһидә, җитди итеп. — Әнә иртүк аракы эчеп батыраеп килгәнсең ич.

Ансы йөрәк янганга гына, Гөлшәй... Я инде, килешик инде, җаным.... — һәм ул Гөлшәһидәгә таба атлый башлады.

Якын киләсе булма! — дип туктатты аны Гөлшәһидә.

Шулаймы, Казан себеркесе булып кайткач та борыныңны күтәрмә...

Чыгып кит! — диде Гөлшәһидә ярсып. — Негодяй!

Гайсаның йөзе ачудан чалышайды. Ул ике йодрыгын күтәреп Гөлшәһидә өстенә җилкенә башлады. Кинәт ишек ачылып, анда Бибисара түтинең зур гәүдәсе калыкты.

Ах, ристан, бандит — дип кычкырды ул, Гайсаны якасыннан эләктереп. — Ояты да, хаясы да юк бит. Әйдә, яхшы чакта чыгып кит моннан, югыйсә, хәзер башыңны пулән белән сугып ватам. Әйдә, әйдә, алдыңнан артың яхшы...

Менә шулай башланды Гөлшәһидәнең сөенеч белән туган көне. Ә кичкырын хастаханәгә хат ташучы кагылып, Гөлшәһидәгә дип бер хат калдырды. Башка көннәрдә хат булса, Гөлшәһидә баладай куанып шунда ук ачып укый торган иде. Бүген Мансурдан хат көтүенә карамастан, конверт өстәл кырыенда ята бирде.

Сәхипҗамал җиңгәсе инде ике тапкыр күрше кызчыгын җибәреп Гөлшәһидәне мунчага чакыртты. Мунчамның эссесе бетә дип әйтеп әйттерде. Ләкин шуннан соң да Гөлшәһидә әле кайтырга ашыкмады. Тик Бибисара түти кереп:

Әһлетдиннән ат җиктердем, бар, чыгып утыр да кайт, — дигәч кенә киенә башлады. — Хатыңны да кесәңә тык, монда укырга вакытың булмады, кайткач укырсың әле.

Гөлшәһидә конвертны кулына алды, адресына кызыксынмыйча гына карады. Диләфрүздән икәнен белгәч кенә аяк өсте укырга кереште.

«Кадерле Гөлшәһидә апа!

Сезнең алда вәгъдәсез булдым — күпме вакыт хат яза алмый тордым. Зинһар кичерегез, безнең бик кайгылы чагыбыз. Бердәнбер якын кешем — Дилбәр апам хастаханәдә операциядән үлде. Бәлки ишеткәнсездер, Мансур абыйның операция өстәлендә үлгән хатын минем апам иде инде. Ике баласы ятим калды. Җизни белән бик яратышып торалар иде. Хәзер җизни кайгыдан акылга җиңеләя башлады. Ни хәл итәргә дә белмибез. Беркөнне исергән дә кулына пычак алган: суям мин ул докторны, үзем дә суелам! дип кычкыра. Халык җыелып, кулындагы пычагын көч-хәл белән каерып алдылар. Инде докторны судка тарттырам дип җенләнеп йөри.

Апа хастаханәгә кергәч, мин аның янына ике тапкыр бардым. Ул бик борчулы иде, бик елады. Нигә бу докторлар кешене мыскыл итәләр, дип зарланды. Аны операционныйга алып кергәндә, әзер булмаганнар. Ул анда так киткән. Аның алдында кораллар әзерләгәннәр, аның алдында Фазылҗан абый сестраны орышкан... Мин апа янына икенче тапкыр барганда, ул тыныч иде, сөйләште дә. «Теләгәнем булды, операцияне Мансур ясарга риза», — диде. Белмим, ни өчендер ул Мансур абыйга бик ышана иде. Әллә инде, карчыклар әйтмешли, әҗәле тарткан. Беренче тапкырында операция өстәленнән торып китмәгән булса, ичмасам, үкенечкә калмас иде. Болай бик авыр булды инде. Үлемен үзе эзләгән кебек...

Больницага кергәч, апам миннән укырга дип китап сорап алган иде. Шул китапны соңыннан актарып карасам, эченнән бер язу килеп чыкты. Кемдер апага операцияне Мансурдан ясата күрмә, ул тәҗрибәсез, ул сине суяр, дип язган. Апа бу язуны укыгандырмы, юктырмы, тәгаен генә әйтә алмыйм. Ләкин операция алдыннан авыруны бу кадәр рәхимсез рәвештә борчу уе нинди вөҗдансыз кешегә кирәк булды икән. Бу язу Мансур абыйның дошманнары эше инде. Мин аны җизнигә күрсәтеп тормадым, ә уңны-сулны аермыйча тагын пычакка тотыныр дип курыктым. Әбүзәр Гиреевичка күрсәтермен дигән идем, бу араларда ул Казанда юк, чит илгә терапевтлар конгрессына китте. Әллә Мансур абыйга биримме дигән идем, аны да кызгандым. Аңа болай да бик читен диләр. Шуңа күрә сезнең белән киңәшмәкче булдым. Сез берәр нәрсә әйтерсез, бәлки: суд булса, мин ул язуны судка күрсәтәчәкмен. Ләкин без җизнине судлар белән чуалмаска күндерергә тырышабыз. Апаны кабердән казып чыгарулары бар бит. Аны барыбер терелтеп булмый, тыныч йокласын мескенкәй. Мин патологоанатом белән үзем сөйләштем, операция дөрес ясалган, үлем миокард инфаркты аркасында булган, диде...»

Хатны укып бетергәннән соң да Гөлшәһидә баскан урыннан кузгала алмыйча торды. Әйтерсең, аның аяклары идәнгә сеңгән иде.







Date: 2015-12-13; view: 441; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.031 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию