Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Ченче бүлек 6 page
Кулыгызны бирегез, — диде һәм Маһирә ханымның кулын тотып үпте. — Моны мин генә эшли алам, бүтәннәр моны булдыра алмый! Маһирә ханым уңайсыз гына елмайды. Сез төзәлә торган кеше түгел икән, Николай Максимович. Газ белән булгач, кочегарлар ягулыкны кызганып тормыйлар. Көн-төн батареяларны кыздыралар. Палаталарда бик бөркү, һава җитешми. Без әледән-әле санитарканы чакыртып форточканы ачтырабыз. Ә Гөлдери моны өнәми. Сүз әйтми әйтүен, ләкин нәселле үгезнеке кебек салынып торган тамагында гөлдерәве тынмый, әйтерсең, анда тимер-томыр тәгәрәтәләр. Кич белән безнең палатага чиләк-чүпрәк күтәреп санитарка Маша керде. Чәчрәп көләргә яратучы бу хатынны да Николай Максимович һәрвакыт төрле юк-бар сүз белән шаярта торган иде. Шундый көлүне ишеткәнегез бармы? — ди иде ул безгә. — Көмеш кыңгырау кебек чыңлый бит. Әгәр көлүчеләргә дә ярыш үткәрә торган булсалар, Маша, һичшиксез, беренче урынны алыр иде. Яратам мин көлә белгән хатыннарны! Менә шул Машага килгән көненнән үк каныкты бит Гөлдери. Ул килеп керсә, юри палатадан чыгып китә дә, кайда булса кеше күзе күрерлек урынга утырып, хәле бик начар авыру шикелле ыңгырашырга тотына. Ә берәрсе килеп хәлен сораса: Миңа палатада тынычлык юк, — дип җавап бирә икән. Кызганычка каршы, без моны башта ук белмәдек. Беркөнне Маһирә ханым килеп шелтәләгәч кенә төшендек. Төнлә без өчебез дә начар йоклыйбыз, йоклата торган даруларның да файдасы бик тими. Ыңгырашабыз, саташабыз, гырылдыйбыз. Кайберебезгә кыен да була, ләкин зарлану уе беребезнең дә башына килми. Ниһаять, изрисеңме, онытыласыңмы, — күзләр йомыла. Авыр, тынычсыз йокыга таласың. Ләкин үч иткәндәй, нәкъ шундый минутта Гөлдери тора да ике кулы белән ике карават башына тотына, чайкала-чайкала: һо-һо-һо! — дип гөлдерәргә керешә һәм сестралардан яки табиблардан кем дә булса күреп алганчы туктамый. Шуннан соң аны култыклап алып, караватына яткыралар. Ул тынып кала. Әмма авырулар йокыга китәм дигәндә генә, ул яңадан урыныннан тора. Тора да, юан таягы белән идәнгә тук-тук бәреп, коридорның аргы башындагы телефонга китә. Аның таяк тавышы төнге авыр тынлыкка чумган бөтен коридорга яңгырый һәм күпләрне йокыларыннан уята булса кирәк, һәрхәлдә, минем үземнең мигә китереп бәрә торган бу таяк тавышыннан әллә ничә уянганым бар. Ә бер уянсаң, инде төне буе йоклый алмыйсың. Хастаханәдә берәүнең дә шәхси тормышы сер булып кала алмый. Монда барысын бик тиз беләләр. Гөлдери былтыр гына үзеннән утыз яшькә кече бер хатынга өйләнгән икән. Чындырмы, гайбәттерме, ул хатын Гөлдеринең квартирасына гына кызыккан имеш, хәзер иренең тизрәк кәкрәюен көтә, ди. Ә монысы, үзе юк чакта бичәсе башка ирләр белән шаярмасын дип, хастаханәдән һәр төн өенә шалтырата. Коридор тын булганга, сөйләшүләре безгә дә ишетелә. Сөеклем, син өйдә генә утыр, — ди. — Беркая да чыгып йөрмә. Акчаңны кысыбрак тот, кәнфит белән шоколадка әрәм итмә. Күрше-күләнне өйгә кертмә, әйбереңне челдереп чыгарлар. Пенсияне китерсәләр, бурычка бирмә, кайтармаслар... Бу хәтле рухи фәкыйрьлек! — дип кычкырып җибәрде артист беркөнне, Гөлдери сөйләп бетергәч, һәм безгә барыбызга да ничектер бик күңелсез булып китте. Көләргә ярата торган санитаркабыз бүген бик күңелсез иде. Ул хәтта артист шаярткач та көлмәде. Гөлдери ятып тора иде, Маша кергәч, үч иткән кебек, торып чыгып китте. Маша, әллә ирең белән ачуланыштыңмы? — дип яңадан сорады артист мыштым гына идән сөрткән санитаркадан. — Әй Николай Максимович! — дип кинәт әрнеп кычкырып җибәрде санитарка, үзе кулындагы юеш чүпрәген дә ташламыйча өстәлгә капланып үксеп елый башлады. Без бу көтелмәгән хәлдән аптырап калдык. Бигрәк тә артист уңайсызланды. Ул бит кешенең күңелен күтәрер өчен тырыша иде. Сәбәбен соңыннан гына белдек. Маша Николай Максимовичка үпкәләмәгән икән. Аның күңеле безгә кергәндә үк тулган булган. Безнең әлеге Гөлдери һичбер гаепсез санитарка өстеннән авыруларга игътибарсыз, бары тик шаркылдап көлүне генә белә дип, Алексей Лукичка барып зарланган, баш табиб санитарканы чакыртып бик каты орышкан. Бу хәбәр безгә аяз көндә яшен яшьнәгән күк тәэсир итте. Әгәр торып йөрергә яраса, без шунда ук өчебез дә Михальчук янына барып хаксызга рәнҗетелгән санитарканы яклаган булыр идек. Каты авырулар палатасына үзенең эчкерсез көлүе белән тормыш яме алып килгән кешедән зарланыр өчен нинди җан көеге булырга кирәк! Икенче көнне без үз фикеребезне Маһирә ханымга да әйттек. Ләкин Маһирә ханым, ни өчендер, бу мәсьәләне тизрәк йомарга тырышты. Без аның иренен тешләп читкә борылганын күреп калдык. Мин Диләфрүзнең палатага керүен көттем һәм аңа татарча дәшеп, Маша белән булган хәлне кыска гына сөйләдем дә, Маһирә ханым ни өчен бүген бик күңелсез, ни өчен ул безнең сүзләргә игътибар итмәде? дип сорадым. Диләфрүз миңа Гөлдеринең Маһирә ханымнан да зарланганлыгын, аңа да сүз булганлыгым әйтте. Мин бу турыда иптәшләргә сөйләдем. Безнең нәфрәтебезнең чиге юк иде. Леонтьев киткәннән соң Иван Федорович та безнең палатага керми башлады. Ләкин безгә аның белән сөйләшергә кирәк иде. Санитарка аркылы аны үзебезнең палатага чакырттык. Ул килеп минем баш очыма утырды. Берничә көн урыннан тормыйча яткан икән, шуңа күрә сезнең хәлләрне белә алмаган. Мин Иван Федоровичка Гөлдеринең ямьсез кыланышлары турында сөйләп бирдем. Иске танышлар буларак, Гөлдери белән ипләп сөйләшүен үтендем. Гөлдери Машадан да, Маһирә ханымнан да гафу үтенергә тиеш, дидем. Шул чакта Гөлдери үзе дә килеп керде. Иван Федорович үзенең беркатлы турылыгы белән шунда ук Гөлдер идән: — Выходит дело, син әле, картлач, зарланып йөрисең монда? — дип сорады. Гөлдеринең тамак төбендә нәрсәдер гөберди башлады. Торып китмәкче булды. Иван Федорович аны кулыннан тотып туктатты. Ашыкма, — диде ул, — утыр. Барыбер эшкә барасың юк. Нигә хатын-кызны кыерсытасың? Алардан зарланып йөрергә кем сиңа право биргән, ә? Акыл өйрәтмә, культ калдыгы! — дип кычкырды кинәт Гөлдери, бөтен зур гәүдәсе белән калтыранып. Ул таягы белән дә берничә тапкыр идәнгә сугып алды. — Менә сезнең ишеләр мине унсигез ел сөргендә череттеләр. Монысын без белми идек. Ихтимал, Гөлдеринең сәер гадәтләре бар да шул еллар бәласедер, ә без аңа әнә ничек өстән караганбыз. Мин унсигез ел утырып кайттым, ә сез... Ә без унсигездә шинель киеп туган илне фашистлардан сакларга киттек, билгә гранаталар бәйләп дошман танклары астына яттык, самолетларыбыз белән таран ясадык! — диде кинәт Андрей Балашов. — Ләкин моның белән мактанырга яки моны үзебезнең мәртәбәбез дип күрсәтергә җыенмыйбыз. Сезгә дә фаҗигане... мәртәбәгә күтәрмәскә кирәк. Дөрес әйтәсең, очучы дус, — диде Иван Федорович. — Бик дөрес. Яраларын күрсәтеп, базар чатында селкенеп хәер сорап торган инвалидларга халыкның хөрмәте зур түгел. Чын ир үзенең яраларын бүтәннәргә күрсәтми. Хәтта хатынына да. Аннары, әгәр без барыбыз да культ калдыгы булсак, социализмны кем төзеде? Я, әйт? Ник телеңне йоттың? Гөлдери палатадан чыгып китте һәм... яңадан кермәде. Аннары санитаркалар аның тумбочка өстендәге исәпсез-хисапсыз буш пыяла банкаларын алып чыктылар...» Шушында өстенә «3» дип куйган дәфтәр асылда тәмамлана иде. Ахырда бер буш бит калган булган. Инде соңыннан, торып йөри башлагач булса кирәк, Зиннуров икенче төрле кара белән янә бер нәрсә өстәп куйган. «Канаты сынган карт бөркет», дип укыды Гөлшәһидә язуның башын. «Терапия бүлеге коридорында минем игътибарымны тарткан яңа бер авыру күренә башлады. Ябык, чәче агарган, күзлекле, борыны кылыч. Бер кулында таяк, икенче кулын артына куеп, бөкрәя төшеп аксап йөри. Ул канаты сынган карт бөркеткә охшый. Ничектер стенага сыена төшеп йөри, кайчагында туктый да як-ягына карана. Күз карашы мәгъруранә, шул ук вакытта аңарда безгә, җир кешеләренә, аңлашылмый торган тагын нәрсәдер бар кебек. Гүя без аның каршында бер чүп кенә, көчсез, зәгыйфь җаннар гына, ул безгә мәсхәрә белән карый шикелле. Ул беркем белән дә сөйләшми, хәтта өстәл янында да сүзсез утыра. «Ашыгыз тәмле булсын», дип әйтүчеләргә дә җавап кайтармый. Әмма шул ук вакытта ул ярыйсы әрсез, юлымда тормагыз дигән шикелле, сөйләшеп торган кешеләрнең араларыннан уза, беркемгә әйтми-нитми телевизормы барып туктата да сүзсез генә чыгып китә. Ул бик еш тәрәзә янына килә, ләкин тәрәзәдән туры карап тормыйча, башын күтәреп күзләрен өске өлгегә теки, гүя чыгып китәр өчен юл эзли, чыкса, зәңгәр күккә күтәрелер иде дә монда борылып та карамас иде кебек... Мин табиблардан сорашып белдем. Аңа операция булган. Аягыннан кырык дүрт ел йөрткән пуляны ярып алганнар. Бүтән аның турында бернәрсә дә белә алмадым. Әллә инде ул бик тәкәббер бер кеше иде, әллә күңелендә кешеләргә бетмәс-төкәнмәс ачу саклап йөри иде. Ә бәлки ул озак еллар төрмәләрдә утыргандыр да сәер гадәтләре шуннан калгандыр, Гаҗәп бит ул кеше күңеленең серләре...» Гөлшәһидә терсәгенә таянып уйланып торды. Аннары дүртенче дәфтәрне ачты. Үзеңә таныш нәрсәләр турында укуы бик кызык икән. Дөресрәге, син укыйм дип тә уйламыйсың. Син шуларны яңадан кичерәсең кебек. Тик шундый бер үзенчәлеге бар, син уйландыра торган якларны да, гыйбрәтле, аяныч, көлке якларны да, тормыштагыдан үзгә буларак, калкурак күрәсең. «Чибәркәеваның үлемендә Маһирә ханымның ни гаебе бар? — дип уйлады Гөлшәһидә. —Ә Саматов турында бер сүз дә язмаган. Күрәсең, ул жумба балыгы моннан да шома гына ычкынган. Сәламәтлек саклау министрлыгында да өстән-өстән генә тикшерделәрме икәнни? Маһирә ханымга хат язарга кирәктер...» Шул уйлар белән Гөлшәһидә яңа дәфтәрнең яңа битен ачты. «... Дөньяда үзләрен хикмәт иясе дип йөрүчеләр бар. Алар барлык очракларда да, бөтен нәрсә турында да үзләрен хөкем чыгарырга хаклы һәм лаеклы дип уйлыйлар. Алай гына да түгел, алар чыгарган карар, алар әйткән сүз — иң дөрес карар, иң дөрес сүз, янәсе. Шуннан кименә алар риза да түгел. Нәкъ менә шундый бәндәләрнең берсе безнең палатага — Гөлдери караватына килеп урнашты. Иллеләр тирәсендә булыр, маңгай өсте ялтырап тора, йөзендә истә калырлык бернәрсәсе дә юк шикелле. Әмма бик сөйләмчәк. Сөйләгән чагында иреннәрен әллә ничек кыландырып бетерә. Сөйләшүенә, үз-үзен тотышына караганда, ниндидер бер «неудачникка» охшый. Китапча сөйләргә маташкан була. Ике-өч көннән кемнең ни турында сөйләргә яратуын сизеп аласың. Фәтхерахман — аның исеме шулай иде — күбрәк мәхәббәт мәсьәләләренә кагылды, анда да күбрәк табиб халкы тирәсендә сүз йөртте. Табибларда, — диде ул, ятуының икенче көнендә үк, — чын сөю тойгысы юк, Николай Максимович, була да алмый. Фәтхерахман башта ук бу палатада үзенә лаеклы бердәнбер кеше — артист икәнен аерып куйды ахрысы. Ул аңа гына мөрәҗәгать итеп сөйли, үзе дә аның гына сүзен тыңлый иде. Әйтергә кирәк, җаны-тәне белән, эт шикелле күзләренә карап тыңлый, хатын-кызлар турында сүз барганда, хәтта кулларын да уып утыра иде. Ник алай дип уйлыйсыз? — дип сорады артист. Чөнки табиблар, кадерле Николай Максимович, кеше дип атала торган затның — ирме, хатынмы, анысы мөһим түгел — менә шул затның чын табигатен яхшы беләләр. Күңеле эгоизм, цинизм һәм мин-минлек белән, тәне иң әшәке чирләр белән тулы аның. Мисал өчен әйтик, әгәр бер кешенең теше сызлый яки бавыры авырта икән, — менә минем бавыр авырта инде, — яки анда бөеренә ташлар тулган икән, — аллага шөкер, миндә монысы да бар, — аңа синең Джульеттаң ни дә, Ләйләң, Зөһрәң ни. Ул шул әшәке бөеренә җыелган ташларны эретер өчен генә дә бөтен дөнья шагыйрьләре мең-мең еллар мактап күкләргә күтәргән мәхәббәт былбылларын порошок итеп йотарга әзер. Абзагызга ышаныгыз, — дип кулы белән күкрәгенә суккалап алды, — күзен дә йоммаячак. Әгәр аңа синең майга уралып беткән, шуңа күрә тибәр-типмәс кенә кыймылдаган йөрәгеңә шифа була яки тын кысылуыңны бетерә дисәләр, ул җир йөзендәге барлык мәгъшукларның күз яшеннән ясалган ваннада, родон, сероводород, ылыслы яки нарзан ванналарында утырган кебек, пых-пых итеп утырачак, һәм моны әдәпсезлек итеп санамаячак. Табиб көн саен, сәгать саен шушыларны күрәме? Күрә. Чынбарлыкта табиб бер генә минут бөек, саф, нечкә тойгылар дөньясында яшиме? Юк. Газап, әрнү, кычкыру, ыңгырашу, тиргәү һәм каһәрләү — менә аны иртәдән кичкә кадәр урап алган мохит. Бүтәннәр хатын-кыз тәненең җылысына, хуш исенә исерәләр, аның аякларын үбәргә әзер, ә табиб андагы әшәке чирне, яман шешне генә күрә, кызганмыйча яра, эренен агыза яки язвалы итен калҗа-калҗа кисеп ләгәнгә ташлый... Җитте! — Диде Любимов. — Циниклар фәлсәфәсен мин тыңлый алмыйм. Бу — кешедән көлү, аны мәсхәрәләү. Фәтхерахман әрсез генә елмайды, иреннәрен кызу-кызу кыймылдатып алды. Кадерле Николай Максимович, — диде ул. — Мин Сезне аңлыйм. Сезгә бүтәнчә әйтү хәрәм. Чөнки ашарга әнәегез калмый. Ә мин кайчандыр табиб булырга хыялланып йөргән, күпмедер вакыт шул өлкәдә эшләгән кеше. Мин белеп сөйлим. Менә сез үзегезне без иң хөр сәнгать эшчеләре дип әйтәсез, әмма корсагыгыз, минемчә, башкачарак уйлый. Мин үзем заманында сәнгатькә дә табынган кеше, ләкин нихәл итәсең, хакыйкать сәнгатьтән өстенрәк. Мин моны күптән аңладым. Аңладым да юлымны медицинадан да, сәнгатьтән дә йөз сиксән градуска бордым. Корсак мәнфәгате белән яшәгән кешеләргә бердән-бер дөрес юл. Дөрес иткәнсез, — диде артист. Хикмәт анда түгел, Николай Максимович, — диде Фәтхерахман үпкәләмичә. — Сүз кешенең асылы турында бара. Кешегә, әйтик ни кирәк? Аның бер җире дә авыртмасын, сызламасын, аны бернәрсә дә борчымасын, тынгысызламасын, барысы да аның турында гына кайгыртсыннар, аның гына күңелен күрсеннәр, аны гына ашатсыннар, йоклатсыннар, киендерсеннәр, мактасыннар, назласыннар... Кешегә дидегезме? — дип кайтарып сорады артист. — Юк, — һәм Фәтхерахманның күкрәгенә бармагы белән төртеп өстәде: — обывательгә, мещанга, ике аяклы дуңгызга! Фәтхерахман яңадан иреннәрен кызу-кызу кыймылдатып нидер әйтә башлаган иде, артист аны туктатты. Сабыр итегез. Сез сөйләгәндә, мин бүлдермәдем, инде мине тыңлагыз. Сезнең бу җырыгыз, дускай, бик иске җыр, тузаннары бер чакрымнан борынга керә. Мин боларны ишеткән дә, оныткан да инде. Күрәм, яшь чагында сез сәнгать тирәсендә чыннан да шактый чуалгансыз, ләкин Селифан кебек уңны-сулны аермагансыз. Хәзер дә аермыйсыз. Кеше заманы белән, заманының идеаллары, эшләре белән яши, һәрвакыт яхшыга омтыла. Аның яхшы яклары әшәке якларыннан мең мәртәбә көчлерәк. Икенче бу сүзләрегезне беркайда да сөйләмәгез, юләр дип көләрләр. Ләкин эт каешы Фәтхерахманны оялту алай җиңел түгел иде. Ул тагын да дәртләнебрәк, дәлилләбрәк үз фикерен якларга кереште, «җанлы» мисаллар китерә башлады, безгә мәгълүм булган күп кенә медикларның исемнәрен телгә алды. Ә фәлән фәләнечне беләсезме? Аның турында ишеткәнегез бармы? Фәлән фәләнеч үз хатыны белән яхшы тора дип уйлыйсызмы? Фәлән ханым иренә мөгез куймыймы? Ничек кенә куя әле!.. Ярый, шулай да булсын, — диде Николай Максимович, — сез боларның барысын да каян беләсез? Әллә караватлары астына посып кереп ятканыгыз бармы? Фәтхерахман кычкырып көлә башлады. Тормышны өйрәнегез, тормышны өйрәнегез дип һаман колагыгызга тукып торалар, ә сез һаман чистый идеалистлар икән, Николай Максимович. Язучыларны әйтеп тә тормыйм, — дип, минем якка мыскыллы караш ташлады. — Хәзерге язучыларда тормышның чаткысы да юк. Сәхнәдә, ичмасам матур артисткаларны аз-маз кытыклап алалар, тегеләре ботларын күрсәтеп куя. Зәвыклары шуннан ары китмәгән кешеләргә шул бик җиткән, — диде Николай Максимович. — Эх, эч поша! Әллә «Дубинушка» ны җырлап җибәрәбезме, егетләр? Эх, дубинушка, ухнем! Фәтхерахман чыгып киткәч, Николай Максимович, көенүен яшерә алмыйча: Бәхет өелеп кенә тора безгә, егетләр, — диде. — Нинди җимеш, ә! Икенче көнне Фәтхерахман Николай Максимовичтан гафу үтенде, кичә әзрәк үпкәләткәнмен ахрысы сезне, диде. Әнә писатель ята, — дип иңбашы аша миңа таба бер ишарә ясап алды. — Коридорда аның китабын укыйлар, яхшы язучы дип мактыйлар. Белмим, ышанасым килми. Татар язучыларыннан берәү генә күңелне кытыклап язгалый. Минем таныш кешем ул. Аның ничек хатын-кыз типлары эзләгәнен сөйләсәң!.. Җәелергә ирек бирмиләр, ди. Иң лирический моментларымны рәхимсез турыйлар, ди. Ә калган язучылар акча өчен генә язалар. Геройлары — шәүлә, кочышмыйлар да, үбешмиләр дә, түшләрен дә күрсәтмиләр. Табиблар ул яктан материалистлар. Шәүләгә исләре китми аларның. Мин үзләре табиб булган язучылардан Вересаев, Чеховларның мәхәббәт турында югары фикердә булуларын әйттем. Яхшы, — диде Фәтхерахман, миңа таба борылып, — фәлән табибны белә торгансыздыр? Шәһәрдә шактый мәгълүм кеше ул. Хатыны беренче чибәрләрдән. Элегрәк елларда чибәрлеккә конкурс үткәрү гадәте бар иде. Моның хатыны ел саен беренче урынны алып килде. Ә былтыр мин шул табиб белән хастаханәдә яттым. Костюм, пальто кигән килеш бу кеше кеше төсле күренә. Хастаханәдә карыйм, тәнендә карга чукырлык ите юк. Теге ташка үлчим чир моны бетергән икән, дип уйлаган идем, дөрес булып чыкмады... Безнең палатада ул чакта анекдотка бик оста бер кеше бар иде. Теленә чистый шайтан төкергән. Арабызда бер укытучы да бар иде. Беркөнне, нәкъ менә Николай Максимович кебек, әлеге укытучы анекдот сөйләүчегә бәйләнә башлады: «Сез Дон-Жуан, ди, сезнең телегезне кисеп ташларга кирәк, ди». Шуннан әлеге табибыбыз сүзгә кушылды, ул да анекдот яратмый икән. «Юк, бу җәза бик кечкенә булыр, — диде. — Японнарда, ди, кешенең башына салкын тамчы тамызып җәзалау булган. Коточкыч җәза! Тамчы тама-тама ташны да тишә бит. Яки бамбук агачына асып җәзалау булган. Монысы шулай ук бик авыр җәза. Элмәкне кешенең муенына салалар да артык кысмыйча гына бамбукка бәйләп куялар. Ә бамбук бер төн эчендә бер карыш үсә. Шул бамбук бервакыт әкрен-әкрен генә элмәкне тарта башлый. Кеше коточкыч озак газапланып буыла. Ләкин, ди, табиб әйтә, бу анекдотчыга андый җәза да аз. Менә мин аңа җәза табар идем! — дип кычкырды безнең доктор. Аның йөзе, иреннәре чалышайды, күзләре ялтырап китте. — Мин табар идем! Мин аны үз хатыныма өйләндереп, аның белән бер ел бергә торырга мәҗбүр итәр идем! О-о-о!! Ул чагында мин аның нинди җәзага таруын белер идем!» Хәзер төшендегезме инде, — диде Фәтхерахман безгә, — ул табиб хатыны белән ничек гомер иткән! Без берни әйтмәдек. Аерым очракта шундый хәлнең дә булуы мөмкин. Ләкин табиб профессиясенең моңа ни катнашы бар? Дөресен әйтим, бу Фәтхерахман мине Ханзафаровлардан, Пәриевләрдән һәм Гөлдериләрдән дә ныграк туйдырды. Аның холкында да, психологиясендә дә бер яңа. нәрсә юк иде, ул үзе дә кайдадыр боз астында калып Мең елдан соң уянган кәлтә еланга гына охшый иде. Беркөнне Фәтхерахман М. X. турында да авыз ерып сөйли башлаган иде, Николай Максимович аны бүлдерде дә, беләсегез килсә, мин ул хатынны изгеләрдән саныйм, әгәр ул булмаса, мин күптән инде кара кабердә яткан булыр идем, диде. Ул моны эшләргә тиеш, чөнки ул акча ала, — диде Фәтхерахман, исе китмичә генә. Кич иде. Ачык форточкадан палатага саф һава бөркелеп-бөркелеп керә иде. Без өчәү тын гына ятабыз. Фәтхерахман биләмдә йөри. Аның ниндидер сәер гадәте бар. Бүген иртән М. X. турында әйтеп ташлаган сүзләре өчен Николай Максимовичтан кичен гафу үтенде, ә биләмнән кайткач, авыз суларын корытып Г. турында сөйләргә кереште...» «Минем турыда?» — дип Гөлшәһидәнең йөзенә кинәт кан йөгерде. «Ул мине белә?» «— Җиләк кебек пешеп торган чагында яшь, чибәр хатын ирсез тора аламы?. — дип сорады Фәтхерахман һәм үзе үк җавап бирде: — Юк, тора алмый. Бу табигать кануннарына каршы... Яңгура клиникасындагы хәлне ишеткәнсездер. Сез ике хирург ниндидер бер үлгән хатын өчен талашалар дип уйлыйсызмы? Юк, алар Г. аркасында бугазга-бугаз киләләр. Я, тегеңә балдызын да вәгъдә итеп караган, ди, ләкин Г. алдында ул балдыз... Без, артык сөйләргә ирек бирмичә, өчебез өч яктан кычкырып палатадан куып чыгардык... Хастаханәдә ультиматум дигән нәрсә юк югын да, без Алексей Лукичны чакырып Фәтхерахманны бүген үк башка палатага күчерүен үтендек. Фәтхерахман моңа бик нык гаҗәпләнде, ни булганын аңламыйча торды, шаяртканны төшенмисез, дигән булды. Date: 2015-12-13; view: 461; Нарушение авторских прав |