Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 8 page





Тиз буласыңмы инде, Гөлшәһидә? Әһлетдинне туңдырып бетердең ич. Мунчагызның да эссесе калмагандыр.

Гөлшәһидә Бибисара түтинең бу сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде. Ул артлы чанага ничек чыгып утырганын да хәтерләмәде. Тирә-як томан эчендә күк тоелды аңа. Ә Әһлетдин бабай сабырсызланып биеп торган симез юртакка дилбегә кагуга, ат элдереп алып та китте.

Әй-й-й! Гляди-ка, әй-ә-й! — дип сайрап җибәрде Әһлетдин бабай, киң урамны яңгыратып. — Ку, җаным, ку, мунчаның эссесе бетмәсен. Гляди-ка-ау-у!

«Мунча... Имән себерке... Юк, миңа бүген мунчасы да, себеркесе дә җитәрлек булды инде», — дип уйлады Гөлшәһидә, күңелсез генә. Ләкин аның тагын бер тапкыр «мунча» керәсе булган икән. Өйгә кайтып Сәхипҗамал җиңгәсенең тиргәүләреннән соң мунчага кереп яхшылап юынырга да өлгермәде, яңадан Әһлетдин бабай килеп җитте. Бик авыр хәлдә бер баланы хастаханәгә алып килгәннәр икән. Гөлшәһидә шул мунча киемнәре белән үк, тирләгән, пешкән көенә атка утырды да хастаханәгә китте. Тик таң алдыннан гына, баланың хәле әзрәк арулана төшкәч кенә, палатадан чыкты, Ул хәтсез арыган иде. Чанага утыруы булды, йоклап китте. Бу юлы инде Әһлетдин бабай атын Акъяр урамыннан әкрен генә, «гляди-ка» сын сайрамыйча гына алып барды.

 

Хатын-кыз күңеленең серле булуы, аңлашылмавы турында гасырлар буе бәхәсләшкәннәр, хәзер дә бу бәхәс бара һәм кайчан да булса аның очына бер чыгарлар дип әйтүе дә кыен, чөнки хатын-кыз күңеле, беренчедән, төпсез диңгез ул, икенчедән, җирдә ничәмә-ничә миллион хатын-кыз булса, күңелләре дә шул хәтле төрле-төрле. Гөлшәһидә турында уйлаганда, — хәзер Мансур аның турында бик еш уйлый иде — яз сагынуларны яңарта бит, — һаман-һаман шул аңлашылмас нәрсәгә килеп төртелә иде, Гөлшәһидәнең хатын алгач, Мансур сөенде дә, көенде дә. Аңа калса, Гөлшәһидә аңа хат язарга тиеш түгел иде. Дуслык кулын сузар дип өмет итү кая инде. Соңгы тапкыр аерылышканда, Гөлшәһидәнең башта Илһамиягә, аннары Мансурның үзенә нинди нәфрәт белән карап чыгып китүен онытырга мөмкинме соң? Мансурның ул чакта, әйтерсең, ике күзен тырнап алдылар, төннәр буе сызланды ул. Аңа калса, нәкъ шул минутта Гөлшәһидә аны күңеленнән мәңгегә сызып ташлады, юк, сынып түгел, йолкып алып ташлады. Аныңча, Гөлшәһидә Мансурның уңышсызлыкларына куанырга гына тиеш иде. Илһамиянең әйтүләренә караганда — моңа бер ышанмасаң да, бер ышанып та куясың бит — хәзер Гөлшәһидә Яңгура белән тәмам әшнәләшеп бара икән. Димәк, Гөлшәһидә Мансурны бигрәк тә яратмаска тиеш. Ә ул дус итеп, кайгысын уртаклашып, авырлыкларга каршы сыгылмыйча көрәшергә чакырып хат яза. Моны ничек аңларга? Бер рия яки хатын-кыз мәкере генә түгелме?

Мансур үзе Гөлшәһидәгә берничә хат язды. Ләкин ул хатлар я кирәгеннән артык коры, я ниндидер елак һәм өметсез, я шик, ачу белән тулы булып чыга иде. Бу хатларны почта ящигына илтеп салырга Мансурның көче җитмәде, язган берсен ерта барды. Күңелендә булганнарын якын дусларча гади генә итеп ничектер яза алмады.


Көннәр үтә, эштәге кыенлыклар, күңелсезлекләр һаман өелә барган саен, Мансур үзенең чын иптәшкә мохтаҗ булуын, ул иптәшнең фәкать Гөлшәһидә генә була алуын тирәнрәк аңлый башлады. Әгәр вакыйгалар үзләренең табигый агышлары белән дәвам итсәләр, көннәрдән беркөнне Мансур, самолетка утырып, Гөлшәһидә янына Акъярга очып китми булдыра алмас иде. Әмма тормыш бер-берсенә омтыла башлаган кешеләрне дә еш кына әллә кайларга олактырырга кыйбат сорамый. Бу очракта да шуңа охшашлы көтелмәгән хәлләр куерып китте. Тик шунысы үкенечле иде, моның сәбәпчесе, үзе дә сизмәстән, Гөлшәһидә булды.

Көтмәгәндә Мансур аңардан икенче хат алды. Бу хатны Мансур кат-кат укыды, бик тирән уйга калды. Хатта чамадан узмаган искә төшерүләр дә, сагыш та бар иде. Гөлшәһидә бер нәрсә дә вәгъдә итми, шул ук вакытта, урман яңгырашы кебек, каядыр чакыра да иде шикелле. Шулай да хатның төп күңеле — борчылу иде...

«... Мансур, үзем белмәгән эшләргә тыгылуым өчен зинһар гафу ит, ләкин бу записка Диләфрүзгә генә түгел, миңа да бик серле тоела. Моны авыру кешенең психикасын белгән кеше эшләгән. Уйлап кара: авыру үзе ышанмаган хирургтан операция ясатмас өчен операция өстәленнән торып китә. Моны ул җиңел генә, үз-үзе белән көрәшмичә, газапланмыйча эшли алмый. Ул үзен күндерергә, мәҗбүр итәргә тырыша, икеләнә-икеләнә операция өстәленә кадәр бара. Ул һаман үз теләге белән исәпләшерләр дип өмет итә, операция өстәле янында сине— үзе ышанган кешесен күрергә тели. Әгәр син анда булсаң, операцияне бүтән бер кеше ясаса да, ул торып китмәс иде, дип уйлыйм. Ахырда ул үзен алдаганлыкларын, аның теләген тупас рәвештә таптаганлыкларын күрә һәм... операция өстәленнән торып китә. Операция алдыннан, операциягә барганда, ниһаять, операция өстәле өстендә ятканда ул бичара хатынның нинди газаплар кичерүен уйласаң — ә без бу фаҗиганең тирәнлеген һичкайчан аңлап бетерә алмабыз — чәчләр үрә тора. Шулай да ул хатынның әле бер өмет чаткысы була. Ул өмет чаткысы — син. Шуннан соң икенче операциягә әзерләнгәндә ниндидер мәкерле җаннар ул чаткыны да сүндерергә тырышалар. Мин бу явызлыкны ничек дип атарга да белмим, сүз таба алмыйм... Күрәсең, бу хатын искиткеч ихтыяр көченә ия булган, коткыга бирелмәгән, ләкин бу каршы тору аңардан әйтеп бетергесез көч таләп иткән. Операция вакытында яшәү өчен көрәшергә кирәкле көчнең бик зур өлешен ул алдан сарыф иткән... Минемчә, операция алдыннан кичергән рухи газаплар һәлакәтле роль уйнаган булса кирәк, аның йөрәге чыдамаган...»


Гөлшәһидәнең хатын укыганда Мансур бертуктаусыз Илһамия турында уйлады. Шулай ук бу записка аның эше микәнни? Ул бит операция ясама дип Мансурга килеп әйтте.

Мансур шунда ук, хастаханәгә шалтыратып, Диләфрүзне сорады. Диләфрүз өенә кайтып китте, дип җавап бирделәр. Шуннан соң ул аның адресын алды.

Диләфрүз Ерак Кабанның ярына ук барып терәлгән, исеме Казанда гомер итүчеләргә дә, хәтта шушы тирәдә торучыларга да билгеле булмаган исәпсез-хисапсыз аркылы тыкрыкларның берсендә тора икән. Караңгыда, язгы пычракта, кар суларына бата-чума ике-өч сәгать эзләгәннән соң гына Мансур бу аркылы тыкрыкны таба алды.

— Төнлә борчуым өчен гафу итегез. Сезнең белән сөйләшергә кирәк иде, Диләфрүз, — диде Мансур.

Керегез... алайса, — диде кыз аптырап.

Бусагадан атлауга, иң элек Мансурның күзенә җизләгән, зур корсаклы, кәкре борынлы комган, ак самовар, бизәкле чаршау һәм... телевизор чалынды. Борынга майлы аш исе бәрелде.

Диләфрүз фанердан гына ясалган ян ишекне ачты. Алар бер карават сыярлык кына кеп-кечкенә бүлмәгә керделәр. Әмма кызлар бүлмәсе чамасыз кысан булган чагында да кызлар бүлмәсе инде: үзе чиста, үзе пөхтә. Өстәлдә утыртма лампа, китап-дәфтәрләр.

Эшегездән бүлдердем ахрысы.

Кичке институтта укыйм, Мансур абый. Дәрес әзерләп утыра идем. Өс киемегезне салыгыз, Мансур абый,

— Тәмам пычракка батканмын икән, — диде Мансур, чалбар балаклары белән ботинкаларына карап алып. — Идәнегезне дә пычратам инде.


Мансур киемен салмыйча гына урындыкка утырды. Башын күтәрүгә, стенада Дилбәрнең рәсемен күрде. Елмаеп төшкән. Әйе, нәкъ теге вакыттагыча хәсрәтле генә елмайган. Хәзер озын керфекләрен сирпеп җибәрер дә Мансурны шелтәләп нидер әйтер шикелле.

Диләфрүз, — диде Мансур рәсемнән күзен алмыйча, сез мине... анагызны...

Диләфрүз гомердә килмәгән, аяк өстән генә таныш булган Мансурның төн уртасында килеп чыгуына, апасының рәсеменә бик сәер карап торуына һәм тагын да сәеррәк итеп сүз башлавына чиксез гаҗәпләнеп, куркып, бармагын иреннәренә куеп, әкрен генә башын чайкады. Шунда ук аның күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды.

Мансур саграк сөйләшергә кирәклеген төшенде.

Гөлшәһидә ниндидер записка турында язган, — диде ул.

Мин дә аңардан хат алган идем. Менә ул, — диде Диләфрүз, этажерка өстендәге бер китап эченнән кәгазь кисәге алып.

Записка русча, хәрефләре сулга аударып язылган. Эчтәлеге шул, Гөлшәһидә язганча.

Ул, — Мансур рәсемгә ымлады, — сезгә бу язу турында берни дә әйтмәдеме?

Юк, Мансур абый, берни әйтмәде. Мин аны соңыннан, әйберләрне алып кайткач кына күрдем.

Китапны кайчан илттегез? Числосын хәтерләмисезме?

Диләфрүз бераз уйланып торды да әйтеп бирде. Ул китапны апасына нәкъ иртәгә операция буласы көнне көндез илткән булып чыга. Мансур кич белән Дилбәр янына кергәндә, бу язуны ул инде укыган булса кирәк. Ихтимал, Мансурны чакыруы да шул турыда сөйләшер өчен булгандыр...

Алсам ярыймы? — дип сорады Мансур.

Алыгыз.

Миңа, Диләфрүз, җизнәгез белән дә сөйләшергә кирәк иде. Аны кайдан табарга була?

Диләфрүз агарынып китте.

Юк, аңа күренмәгез, Мансур абый... Ул ни... Кайгысын яңартмагыз инде сез аның. Хәзер кеше төсенә керә башлады ул.

Мансур, башын иеп, тирән уйга чумып утырды. Аннары урыныннан торды.

Төнлә килеп борчуым өчен тагын бер тапкыр гафу үтенәм, Диләфрүз. Үземә урын таба алмаганга килдем. Сез мине гаепле санамасагыз да...

Мансур абый... зинһар бу турыда кирәкми... Әйдәгез мин сезне олы урамга кадәр озатыйм, югыйсә үзегез генә юл таба алмассыз. Я этләр талар.

Урамга чыктылар. Бераз киткәч, Мансур:

Хуҗа кардәшегезме? — дип сорады.

Җизниләрнең кардәше.

Юньле кешеме?

Юньле дип... Кайткач әле кемне өйгә керттең дип теңкәмне корытырлар. Сөйләшүебезне дә ярыктан тыңлап торганнардыр әле... Җизнигә җиткермәсәләр ярар.

Мансур бу төнге дуамаллыгының Диләфрүзгә нинди күңелсезлекләр китерү ихтималын әле яңа гына чынлап торып аңлый башлады. Ләкин терсәкне тешләр хәл юк. Мансурның күңелендә бу кызга карата тирән кызгану, туды.

Алар туктадылар.

Менә моннан зур урам башлана. Әнә тегендә трамвай тукталышы, — диде Диләфрүз.

Хәзер мин сезне озатырга тиешмен инде.

— Юк, кирәкми. Мин әле җизниләргә кереп чыгам. Әнә каршы яктагы йортның икенче катындагы зәңгәр абажурлы тәрәзәләрне күрәсезме? Җизниләрнеке.

Мансур башын күтәреп зәңгәр утлы тәрәзәләргә карады.

Җизнине судлашып йөрмәскә күндердек бугай инде.

Рәхмәт, Диләфрүз. Ләкин... Мин әле сезне тагын бер борчырмын, Диләфрүз. Рөхсәтме?

Тик., өйгә килмәгез. Югыйсә мине... куарлар. Больницага шалтыратыгыз.

Икенче көнне Мансур Диләфрүздән алган язуны Юматшага күрсәтте.

— Кабахәтләр! — дип кычкырып җибәрде Юматша шуны укыгач. — Бир син аны миңа. Эзләренә тешәрмен!

Кирәк булырмы? — дип сорады Мансур. — Мин бит аны Диләфрүздән бүтәннәр кулына эләкмәсен дип кенә алдым. Ертып ташла.

Нәрсә?! — дип сорады Юматша. — Сиңа пычрак «талар, ә син ул кабахәтләрнең гаепләре ачыла күрмәсен дип борчыласыңмы?

Мансур кулын селтәде һәм тел очында торган Илһамия исемен Юматшага әйтмәде.

11

Вакытында Илһамия пионер галстугы да такты, комсомолга да керде. Уналты-унҗиде яшенә кадәр ул зур эшләр турында хыялланды: киноактриса буласы яки, берәр чит телне өйрәнеп, дипломатия өлкәсендә эшлисе, чит илләрдә буласы, сәяхәт итәсе килде. Соңыннан бу хыялларының барып чыкмавын төшенепме, әллә хыялыннан туепмы, журналистка булу турында гына уйланып йөри башлады. Хәтта фотоаппарат сатып алып рәсем төшерергә өйрәнергә кереште. Унсигездә бу хыялларын да читкә атты һәм апасы белән җизнәсенең киңәше буенча, һичбер теләге булмаса да, мединститутка укырга керде. Дөресрәге, аны анда сөйрәп керттеләр, чөнки имтиханнар бирергә аның белеме дә, теләге дә юк иде. Алты ел буе ничек укыгандыр, имтиханнарын ничек биргәндер, ул үзе дә белми иде. Әмма егерме дүрттә ул санитария табибы дипломы алып институтны тәмамлап чыкты. Кая булса чирәм җирләргә олактыруларыннан куркып, шул ук апасы белән җизнәсе ярдәмендә, ашханәләр трестына санитар табиб булып тиз генә оялап алды. Шуннан соң ул бик зур мәшәкатьләрдән котылган кеше кебек «уф!» дип тынычланып, берничә ай эшләгәч тә, үз исәбенә ял алып, Кавказларны әйләнеп кайтты. Хезмәтен ул кергән көненнән ук яратмады, «я, ничек урнаштыгыз?» дип сораучыларга фаҗигале итеп башын артка ташлап, иреннәрен кыйшайтып, «Ах!» дип кенә җавап бирә иде. Хәзер Илһамиянең бөтен теләге, бөтен кайгы-хәсрәте — «удачный партия» төзү, ягъни кияүгә чыгу иде.

Илһамиянең әти-әнисе дә бар иде. Ләкин ул кече яшьтән үк үз балалары булмаган өлкән апасы тәрбиясендә үсте. Әти-әниләре Уфада урта хәлле кешеләр булганлыктан, апасы белән җизнәсенең бай һәм мул тормышына Илһамия бик кызыкты. Монда аңардан бер эш тә эшләтмәделәр, чөнки өйдә асрау бар иде. Илһамия яшьтән үк апасына охшарга, аныңча гына кыланырга, аныңча гына киенергә тырышты, аның сүзләренә генә колак салды.

— Хатын-кызга диплом югарырак кругтан кияү сайлар өчен генә кирәк, — ди торган иде апасы һәм Фазылҗанны ничек итеп «кулга төшерүен» бик тәмләп сөйләргә керешә иде.

Илһамия, динчеләр аллага ышанган кебек, апасына ышанды, аны бик акыллы, бик булдыклы, бик бәхетле итеп санап килде. Ул апасының бәхете ниндидер нык гранит нигезгә таянган, бернинди сынауларга да бирешмәс дип уйлый иде. Хәзер, апасы белән җизнәсе аерылышкач, Илһамия апасының фәлсәфәсе дә, бәхете дә комга корылган булганлыгым ачык күрә иде. Дөресен әйткәндә, аларның гаилә тормышлары элек тә булмады инде, тик Илһамия генә моны күрергә теләмәде. Апасы белән җизнәсе икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, җаннары бергә кушылмады, икесе ике ярты булып кала килделәр. Хәзер Илһамия үзенең дә киләчәге шундый булмагае дип бик курка иде. Ләкин ул озак уйланырга ялкаулана. Менә кем дә булса аның өчен уйласа, кем дә булса бәхетне тәлинкәгә салып аңа китереп бирсә, шатланыр иде ул. Апасы китмәсә, бәлки моны эшләр дә иде, — сиңа дип чамалап тоткан егетем бар дип ничә әйткәне бар иде аның. Ә хәзер... хәзер үзеңә чабарга туры килә инде. һәм моны бик ашыгыч эшләргә кирәк, чөнки җизнәсе яңадан өйләнеп куйса, Илһамиягә ишек күрсәтүе мөмкин.

Төскә-биткә, буйга-сынга Илһамия ямьсез түгел иде. Шуның өстенә матур гына чытлыклана да белә. Поклонниклары да юк түгел. Тик үзеннән унбиш-егерме яшькә олы кешеләр. Кайсы гомерлек буйдак, кайсы хатынын аерган, я хатыны өстеннән йөри. Үз тиңнәре Илһамиягә чынлап торып карамыйлар иде. Шуңа күрә Мансур кайтып төшкәч, Илһамиянең бәхет капусы ачылып киткәндәй булды. Ул хәтта үзен дә аптырашка калдырган бер кыюлык белән егетне «ауларга» кереште, җизнәсен дә эшкә җикте Илһамиянең үз исәбе буенча ул инде максатына ирешә дә язды бугай. Ул әкренләп туй хәстәрен дә күрә башлады. Икенче яктан, Яңгура балдызын бик кыерсыта икән дигән хәбәр дә таратты. Монысы аңа үзен гайбәтләрдән аралау өчен кирәк иде. Ни әйтсәң дә, ул җизнәсе белән бер квартирада тора. Әллә нинди сүз чыгарулары мөмкин.

Мансур кайтканнан соң, Илһамия юк йомышны бар итеп Таһировларга бик еш йөри башлады. Кайчак ул үзен инде бу гаилә кешесе итеп тә исәпли, аларның зур квартираларында үзенчә тәртип урнаштырырга әзерләнә иде. Балага артык исе китмәде, әбисе бар икән, авыл һавасы кирәк дигән булып, шул әбисенә озатырга булыр.

Ләкин Илһамиянең шатлыгы, кысыр чәчәк шатлыгы кебек, кыска гомерле булды. Әллә артыграк кабаланып эшне бозып җибәрдеме, әллә Илһамия белмәгән бүтән сәбәпләр бар идеме, башта аңа карата юньле генә кыланган Мансур соңга таба Илһамиядән ачыктан-ачык кача башлады. Телефонга чакырса, өйдә юк дип әйттерә, эшләгән җиренә шалтыратса, ашыгыч эшләрем бар дигән була. Илһамия үпкәләп тә карады, шелтәләде дә, ләкин Мансур боларның берсен дә колагына элмәде: иллә бар Илһамия дөньяда, әллә юк.

Мансур белән җизнәсе арасындагы хәлләрне белгәч, Илһамия мәсьәләне үзенчә аңлады: «Җизнигә үч итеп миңа карамый икән бу!» Җизнәсенә ачуы килде. Башта үзенең хәлен уйлап тыелыбрак торды. Ләкин беркөнне юк кына бер сәбәптән җеннәре кузгалып, өйдә чын-чынлап өермә күтәрде.

Син апаның гына түгел, минем дә бәхетемне җимердең! — дип кычкырды ул җизнәсенә. — Синең аркада Мансур миңа ят күз белән карый башлады.

Элегрәк Яңгура Илһамия белән Мансурны кавыштыру турында күп сөйли торган иде. Бүген ул балдызы алдына килде дә, баш бармагы белән аның нәни ияк очын күтәрә төшеп, күзләренә карады:

— Нарасый бала! Аның, гомумән, сине яратканы булдымы? — дип сорады. Аның күзләре салкын, рәхимсез иде. Шул өшеткеч күз карашы, шул мәрхәмәтсез соравы белән ул балдызын телдән яздырды: — Нарасый бала син, балдызкай, нарасый бала. Сүзеңне дә үлчәнеп белмичә сөйлисең. Дипломлы табиб кешегә мондый беркатлылык, ачыграк әйтсәк, ярты юләрлек килешми. Ләкин, — Яңгура ике кулын артына куеп арлы-бирле йөренә башлады, — ләкин сиңа уйлап сөйләшергә бик вакыт, балдыз!

Угрожать итмә, пажалысты, — диде Илһамия, трагик рольләрне уйнаучы артистка шикелле кулларын «сындыра-сындыра». — Мин апа түгел, телим икән, бүген чыгып китәм. Көнем сиңа калмаган әле.

Бу сүзләреңне дә иртәгә сакла, балдызкай, — диде Яңгура аңа һаман арлы-бирле йөренә-йөренә, — Югыйсә, соңыннан кайтарып алулары бик читен булыр... Мансур миңа эштә достойный противник. Чәкәшәбез икән, анысы безнең үзебезнең эчке каршылыкларыбыз бәрелеше генә.

Бу кадәресен Фазылҗан Яңгура рияланмыйча әйтте. Үзе ясарга батырчылык итмәгән, — башкалар алдында төрлечә сөйләргә мөмкин, әмма үз-үзеңне алдалап булмый, — әйе, үзе ясарга батырчылык итмәгән операцияне Мансур уңышлы башкарып чыккач, Яңгура шушы фикергә килде. Хикмәт шунда иде: теге Павел Данилович, Самуил Абрамовичның чакыруы буенча, операция ясарга дип килгәч, тоткан да кырт кистереп әйткән: «Операцияне Мансур ясый, без Юматша белән — ассистентлар», һәм Мансур операцияне бик оста ясаган. Хәзер авыру терелеп килә инде. Фазылҗан аны үзе берничә тапкыр карады. Ни дисең, акны кара дип әйтеп булмый. Яңгура, әлбәттә, Павел Даниловичның ролен киметми иде. Шундый зур белгечнең һәр минутта ярдәм итәчәген белеп тору яшь хирургка никадәр көч һәм ышаныч биргәнен дә аңлый, ләкин булдырырдай гына булдыра ала дигән нәрсә дә бар бит әле.

Илһамия боларны белми, ул диван почмагына сыенып бик кызганыч кыяфәттә күз яшен сөртеп утыра иде. Бизәнгән кешеләргә елау бик хәтәр. Илһамиянең йөзе морҗа чистартучы йөзенә охшый башлады. Яңгура аңа карап көлемсерәп куйды да:

— Әллә берәр акыллырак кызый табылганмы үзенә? — дип сорады.

— Кыз булса, бу кадәр гарьләнмәс идем әле, — диде Илһамия, бик зәһәр итеп.

— О-о-о! Хатынмыни әле! Хатыннар бу мәсьәләдә күп мәртәбә тәҗрибәлерәк, усалрак шул. Алайса эшең беткән икән.

— Алай әче телләнмә, җизни, тел очыңа, төер чыгар, — диде Илһамия, җизнәсенең битенә, песи шикелле, тырнаклары белән ябышырга әзерләнгәндәй, — ул хатын синең дә муеныңны сындырыр әле.

— Минем? — дип кайтарып сорады Яңгура. — Мин монысын аңламыйм, балдызкай.

Илһамия аңа иңбашы аша күз кырыйлары белән генә карап алып:

— Бу нарасый бала син уйлаганча ук сукыр түгел, — диде. — Ана кайбер нәрсәләр билгеле.

— Мәсәлән? — дип сорады Яңгура, капыл артына әйләнеп.

Мәсәлән, бер чибәр хатынны рестораннарга алып баруларың, эшләгән җиренә машинаңда озатып куюларың.

— Илһамия! — дип кычкырды Яңгура, кара көеп. — Ип сөйләгәнеңне чамала! Син миңа хатын да, чорт та түгел. Минем шәхси тормышыма тыгылма.

Илһамия башын түбән исә дә, күзләре һаман зәһәр елтырый иде. Ул аткан угының җизнәсенең йөрәгенә туры барып кадалуын шунда ук сизеп алды. Чыннан да, Яңгура ничектер сыгылып төшкәндәй булып кабинетына кереп китте. Гөлшәһидәне беренче тапкыр күргәннән бирле аның җан тынычлыгы югалган иде. Аерган хатынына ул яратып түгел, исәп буенча гына өйләнде. Гомумән, ул яратышу дигән нәрсә — юк нәрсә, ул тән белән күңелнең чирле бер чагы гына, ә югары мәхәббәт бары тик тиле шагыйрьләр уйлап чыгарган бер алдавыч шар гына, дип исәпли иде. Ул алдавыч шар тыштан бик матур булып күренгәнгә, шагыйрьләр аны үзләре уйлап чыгарганлыкларын онытып, мең еллар буе аңа мәдхия укып дәрвишлек итәләр. Ул мәҗнүн шагыйрьләрнең барысының да талакларын кисеп ташлыйсы иде, аннары мәхәббәт турында сайрап карасыннар иде!..







Date: 2015-12-13; view: 424; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.025 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию