Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 4 page





Ничек инде... Кеше хезмәтен шулхәтле тотып та...

Ни хәл итим. Фазылҗанның үзенә дә илһам килми дип берничә әйттем. Ул, илһам шагыйрьләрдә дә алай еш кунак булмый дип, үзе дә сузарга булышты. Мин дә, бәлки, бер талпына алмаммы дип көттем. Коллегага ярдәм итәсе килгән иде.

Шулай да вакыт табарга кирәк иде, Габделкәрим.

Хикмәт вакытта гына түгел, Әбүзәр абзый, — диде Чалдаев, уйланып кына. — Биш-ун бит язу язарлык кына вакыт табар идем. Минем вакыт, кайберәүләрнеке кебек, алай секундлап үлчәнми. — Шунда ул Әбүзәр абзый өстәл кырыена куйган папканы сузылып кулына алды. — Рецензиясе хәтта язылган... машинкада да суктырылган. Тик кул куясы гына...

Соң, — диде профессор, — язарга йөрәгегез җиткәч, кул куярга җитмәдемени?

Алай ук түгел, Әбүзәр абзый. Рецензияне Яңгура абзаң үзе әзерләгән. Машинкада да үзе суктырган Ул яктан бер мәшәкать тә калдырмаган.

Бу нинди шаяру?

Мин Фазылҗанга рецензияне үзе язып куйган өчен үпкәләмәдем, Әбүзәр абзый. Мин андый четерекле кеше түгел. Фикерләребез туры килсә, тотар идем дә кул куяр идем.

Шуннан? — дип сорады профессор коры гына.

Шуннан аптыраган инде. Фазылҗанның бу хезмәте бигүк җитди фәнни хезмәт түгел, минемчә. Күбрәк сенсациягә корылган. Безнең көннәрдә үз-үзен хөрмәт итүче нинди табиб ансат кына итеп, әйтик... рак проблемасын яки бүтән яман шешләр проблемасын хәл иттем дип әйтә ала икән? Китергән мисаллары мине дә, башкаларны да ышандырмый, онкологларны бигрәк тә, — мин алар белән махсус киңәштем. Фәнни дөреслек өчен генә булса да дип әйтик, Яңгура китергән мисаллар компетентлы учреждениеләрдә эксперименталь тикшерүгә мохтаҗ. Ә Яңгура тәкъдим итә торган аппарат, исеме яңа булса да, медицинада күптән билгеле нәрсә.

Мин Фазылҗанны җитди фәнни эшче итеп саныйм. Сез сөйләгән нәрсәләр минем башыма сыймый, Габделкәрим.

Минем үземне дә нәкъ шул нәрсә аптыратты. Дәрес, аның игътибарга лаеклы фикерләре аз түгел. Әмма күп очракта нәрсә әйтергә теләгәнен тиз генә аңлап, төшенеп булмый. Төзәтмәләр, өземтәләр... Нык чуалткан, җеп очын нык яшергән. Кыскасы, тыштан бик фәнни... — Чалдаев башын чайкады. — Мин аңламыйм, ни дип Яңгурага новатор булып кыланырга кирәктер? Булган дәрәҗәсе, авторитеты җитмәгәнмени? Ярар, әйтик, мин ялгышам, ул хаклы ди. Ул чагында аңа хезмәтен нигә башта берәр фәнни журналда бастырмаска? Анда аның белгечләре утыра. Ә нәшрият мөхәррире ни белә? Мин анда диссертациямне чыгарган идем. Әдәби мөхәррир миңа шундый «эшкәртү» ясады, мин үз язганымны үзем аңламый башладым... Миңа калса, Фазылҗанның исәбе гади шахмат ходы: ул хезмәтен сезгә бирә, сез — миңа, мин сезнең авторитетка таянып укымыйча гына кул куям, китап басылып чыга. Рак проблемасы халыкны бик нык кызыксындырганга, берьюлы сенсация...

Чалдаев сөйләгән чагында да, аннан соң да Әбүзәр абзый озак кына эндәшми утырды. Ул рак белән тилмерүчеләрнең терелер өчен әллә ниләр эшләргә әзер торуларын, бернәрсәләрен дә кызганмауларын яхшы белә иде. Табиб була торып кешеләрнең шушы иң тирән фаҗигасе белән уйнарга мөмкинме соң!


Кайбер телләрдә, — диде Чалдаев, — табиб дигән сүз калдун, сихерче дигән төшенчәне дә аңлата икән. Әмма егерменче гасырның алтмышынчы елларында, космос заманында, табибның калдун булып кылануы...

Ахмаклык! Бу турыда, тулы ышанычыгыз булса, шулай дип язарга кирәк иде!

Чалдаев башын чайкады.

Ни дип мин авырткан башыма тимер тарак алыйм, Әбүзәр абзый? Минем Мансур хәленә каласым килми. Мансур яшь әле, аның чәкәшергә көче бар, ә минем... комым коела инде.

Юк нәрсә сөйлисез, Габделкәрим.

Нишләп юк нәрсә булсын, Әбүзәр абзый. Ялганчы булырга, халык алдарга теләмим. Үз эшемне намус белән башкарам, буй җитмәс җирләргә үрелмим. Чөнки тәвәдән биек фил бар икәнен беләм. Барлы-юклы ун ел гомерем калган, шуны карчыгым белән тыныч кына үткәрәсем килә.

Ә медицинаны кемнәр кулына бирәбез? — дип сорады Әбүзәр абзый, кырыс кына. — Без мәңге яшәмәбез бит.

Ул турыда спорлашмыйм. Ләкин мин үз-үземә бик еш бер сорауны бирәм: ни өчен мин кандидатскиемны илле яшькә җиткәндә генә, анда да мең азап белән генә яклый алдым? Аппаруга дурак булгангамы? Диссертациямне яклаган көнне мин ун меңенче операциямне ясадым. Ә сикереп атка менгән төсле докторлык дәрәҗәсенә сикереп менгән докторларның күбесе шулхәтле операция ясаганмы? Заманында «актиф» булам дип тимер таракка мин бик еш үрелдем, һәм... башым пеләш була язып калды.

Чалдаевны озаткач, Әбүзәр абзый кабинетында байтак уйланып йөренде. Ул Габделкәрим Чалдаевны күптән, утыз еллап белә, хөрмәт итә, аны намуслы, эчкерсез кеше, үз-үзен аямый, бары тик авырулар өчен генә яшәүче табиб дип саный иде. Аның тормыш көйсезлекләре дә профессорга билгеле иде, аңа заманында кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Әйе, Габделкәрим Чалдаев, ерак авылдан килгән мишәр малае, бик кыйнала-кыйнала укыды. Казан медицина институтын тәмамлагач, башта авыл хастаханәләрында, аннары Казанда эшләде. Ул үзен бик тиз өметле табиб итеп күрсәтте. Финляндия кампаниясе вакытында кыр госпиталендә эшләп, нейрохирургия буенча бик күп материаллар җыеп алып кайтты. Аның бу материаллары кандидатлык диссертациясе өчен генә түгел, докторлыкка да җитәрлек иде. Ул баш сөяге һәм ми яраларын дәвалау буенча бик мөһим гыйльми хезмәтләр язды, медицинада беренче булып баш сөягенең ватык урынына кую өчен плексиглас кулланды. Ватан сугышы башлангач, аның давыллары Габделкәрим Чалдаевны да бөтереп алды. Ул фронтка китте, чолганышта калды, әсирлеккә эләкте, качты, партизаннар отрядында булды. Сугыштан соң ул яңадан Казанга кайтты, ләкин әсир булганы өчен аңа Казанда торырга рөхсәт итмәделәр, элек эшләгән урынына алмадылар. Ул бөтен семьясы белән Татарстанның иң ерак бер тимер юл станциясендәге тимер юл хастаханәсенә эшкә китәргә мәҗбүр булды. Еракта, фәнни җитәкчесе булмаган хәлдә диярлек, бөтен расходларын үзе күтәреп, мең бәла белән диссертациясен төгәлләде. Ләкин шуннан соң да аны еллар буенча тинтерәтеп йөрттеләр — әле бер оппоненты, әле икенчесе иске исәп-хисапларны казып чыгара-чыгара тәгәрмәчкә таяк тыкты. Моны эшләү аларга ансат та иде, әсирлектә йөргән кеше, янәсе, ышанып бетеп булмый аңа. Бары тик заманалар үзгәреп, яңадан Казанга кайткач кына, Чалдаев диссертациясен яклады. Әмма әле бүген дә частный квартирада яши. Ә аңа инде илле биш яшь!


Әйе, Әбүзәр абзый боларның барысын да белә иде, ләкин шулай булса да Чалдаевның бүгенге сүзләрен ул ошатып бетермәде. Әйе, ул аны аңлый, әмма аның белән килешеп бетә алмый иде.

«Иртәрәк, иртәрәк читкә китәсез түгелме, Габделкәрим дус? Тимер тарактан курка башлагансыз... Аңа калса, заманында безгә балта белән дә кизәнделәр...»

Ишек ачылган тавыш ишетелде. Мансур кайтты. Әбүзәр абзый аңа каршы чыкты. Ул Мансурның һаман күңелсез йөрүен күрә, ләкин адым саен аны борчып торудан саклана иде.

Теге консилиум үткәрелгән инженерга операция ясадыгызмы инде? — дип сорады профессор, Мансур табын янына утыргач.

Юк әле.

Ник шулкадәр сузасыз?

Фазылҗан Җангировичның терелүен көтәләр.

Авырыймыни?

Грипп.

Әгәр аның чире тагын атна-ун көнгә сузылса?

Ни хәл итәсең. Мондый чакта әйтелә торган бер сүз бар, дәү әти: җитәкчеләр үзе белә.

Профессор тирән шелтә белән башын селекте.

Бу ахмак сүзләрне ахмакларның гына уйлап чыгаруы мөмкин. Медицинада андый нәрсә һич тә ярамый, һич тә!


Моны белмиләрмени, дәү әти!

Белә торып кул кушырып яту — бигрәк тә начар! Ни дип авыз ачып утырасыз соң сез анда? — дип, профессор кыза башлады. — Кеше үлгәнне көтәсезме? Кайдан бу кадәр гамьсезлек!

Мансур дәү әтисе болай каты бәрелер дип көтмәгән иде. Аның клиникасы түгел ләбаса.

Кайдан медицинага шулхәтле ваемсыз, пошмас кешеләр килеп тулган! — диде карт профессор ачынып. Аннары тиз генә коридорга чыкты, телефон трубкасын алды.

Министрның үзен тоташтырыгыз әле. Рабига ханым, исәнмесез. Профессор Таһиров. Вакытлы-вакытсыз борчуым өчен гафу итегез. Менә эшләр болай тора, — дип, әрни-әрни хәлне аңлатып бирде. — Фазылҗан Җангировичның авыруы озакка сузылуы мөмкин, ләкин клиникада башка хирурглар да бар лабаса! Читтән дә чакырырга мөмкин... Әйе. Үтенәм, Рабига ханым.

Төнне Мансур йокысыз диярлек үткәрде. Дәү әтисе аны гүя бертуктаусыз орыша, гамьсезлектә, пошмаслыкта гаепли иде. Иртән эшкә баргач, Юматшаны бер читкә чакырды да:

Әйдә, Самуил Абрамович янына керәбез, — диде. — Югыйсә күрәләтә җинаять ясыйбыз. Я безгә рөхсәт итсеннәр, я читтән кеше чакыртсыннар.

Дөрес! — диде Юматша. — Мин үзем дә нәкъ шул фикер белән килгән идем.

Алар туп-туры бүлек мөдире янына юнәлделәр.

Самуил Абрамович, без артык эндәшми тора алмыйбыз, — диде Мансур. — Ивановның хәле көннән-көн начарлана бара. Операцияне кичектерү — аны һәлакәткә илтә.

Самуил Абрамович берсе озын һәм тез, икенчесе кыска һәм юантык бу ике егеткә бер минут карап торды. Министр шалтыраткач, ул алар турында үзе дә уйлаган иде инде. Ул Яңгураның өенә шалтыратты. Фазылҗан урынында ята, температурасы утыз сигездән төшми диделәр.

Самуил Абрамович трубканы куйды, йодрыгы белән маңгаен ышкырга тотынды.

Башымның чатнавына түзәр хәл юк, — диде ул, беркемгә дә карамыйча.

Самуил Абрамович, безгә Юматша белән икебезгә рөхсәт итегез.

Яки Татьяна Степановнага, — дип өстәде Юматша.

Самуил Абрамович аларга пеләш башын кыйшайта төшеп карап торды. Көрсенде.

Әгәр сүз минем үзем турында барса, бер минут икеләнеп тормас идем. Кызганычка каршы, сүз икенче бер кеше турында бара. Булып узган хәлләрдән соң... бигрәк тә югары оешмалар әйтеп, кисәтеп торганда... — Ул яңадан трубканы алып номер җыйды.

Павел Данилович, атакай, исәнмесез. Әйе, тагын мин. Зинһар коткарыгыз... Юк шул, һаман урында ята.

Мансур белән Юматша бер-берсенә карашып алдылар. Павел Данилович аларның элекке укытучылары, Казанның атаклы хирургларыннан берсе. Күрәсең, ул риза булды, Самуил Абрамовичның йөзе яктырып китте, рәхмәт укыды.

Әйе... бу шартка мин риза... Менә алар үзләре дә каршымда солдатлар кебек үрә басып торалар... Рәхмәт, рәхмәт.

Ул трубканы куйды. Яктырып киткән күзләре белән егетләргә карап алып, чак кына көлемсерәде:

Операция вакытында сезнең икегезнең ассистентлык итүен шарт итеп куйды. Барыгыз, авыруны иртәгә операциягә әзерли башласыннар. Павел Данилович бераз соңрак керәчәк.

Мансур белән Юматша бер-берсенә карашып алдылар. Шушындый хәлләрдән соң Павел Даниловичның аларны үзенә ассистентлыкка алуы гаҗәп зур шатлык иде.

 

Акъярга кайтып төшүе белән үк, Гөлшәһидәнең өстенә мең төрле мәшәкать өелде. Казанда чакта онытылып торган баш табиб эшләре: дебет-кредит, смета һәм түләү ведомосте, утын, аш-су, кер юу, ремонт хәстәрләре кебек нәрсәләр яңадан аның башына тулды. Дарулар алып кайтырга кирәк, хастаханә бакчасын куяннардан, кәҗәләрдән, тычканнардан саклау чараларын күрергә кирәк, авыруларны карарга кирәк. Җитмәсә, грипп эпидемиясе булу сәбәпле, хастаханә авырулар белән тулган, Гөлшәһидә аларны урнаштырырга урын таба алмыйча тәмам алҗып бетте. Элек тә ул Акъяр хастаханәсенең искелегенә, кысанлыгына бик борчыла иде, шәһәрдәге зур хастаханәдән соң мондагы тарлык аны аеруча әрнетте. Шуңа күрә кайткан көнне үк диярлек, район оешмалары каршында яңа хастаханә салу мәсьәләсен кискен рәвештә кабат куйды. Җитәр инде, еллар буе вәгъдә белән генә борып кайтармагыз, диде. Ләкин яңа хастаханә — яңа бина гына түгел: аның янына рентген аппараты, лаборатория, телефон кирәк, электр белән дәвалау җиһазлары кирәк... Әлбәттә, Гөлшәһидә районның чамасын белә иде, шуңа күрә министрга да язды, Акъяр колхозына өлкә комитеты секретаре белән Совмин председателе килгәнен ишеткәч, идарәгә чабып, аларны да хастаханәгә алып килеп күрсәтте, менә карагыз: нинди шартларда эшлибез, диде, төзү материаллары даулады.

— Материалы булса, салу эшен җәмәгать тәртибендә дә оештырыр идек, — диде.

Кайтуы белән аны җәмәгать эшләренә дә ныклап җиктеләр. Клубта, китапханәдә санитария-гигиена турында лекцияләр укыды, авыруларга өйдә ярдәм күрсәтү түгәрәгенең бүленеп торган эшен җайга салды, сыер савучы ферма кызларын үз кулларына массаж һәм ванна ясарга өйрәтте, звено, бригада җитәкчеләре өчен оештырылган политик уку түгәрәген алып баруны да яңадан аңа йөкләделәр, хәтта үзешчән түгәрәгенә дә чакырдылар. Кыскасы, Казандагы кебек күңел кичерешләренә чумарга түгел, тын алырга да вакыты калмады. Соңгы көннәрдә хастаханәдән да чыкмады. Грипп белән авыручы механизатор Исмәтнең хәле бик авыраеп китте. Бик күпләр кебек Исмәт тә гриппны аяк өстән генә уздырмакчы булган, аңа кул селтәп караган. Ә хәзер дүртенче көн инде ут эчендә саташып ята, температурасы кырыктан узган... Уч иткән кебек кофеин да беткән чак иде. Аны районнан алып кайтуларын Гөлшәһидә дүрт күз белән көтте. Әһлетдин абзыйның ат белән капкадан кайтып керүен күргәч, иңенә шәл генә салып, аңа каршы йөгереп чыкты. Биш-ун минуттан ул Исмәткә кофеин белән камфара уколы ясады. Бераздан Исмәт тирән йокыга талды. Гөлшәһидә соңгы дүрт тәүлектә беренче тапкыр урындыкка утырып җиңел сулыш алды.

Өенә Гөлшәһидә караңгы төшкәч кенә, тәмам карга батып, күчән кебек катып кайтты. Аның шәлен чишәрлек тә хәле калмаган иде. Сәхипҗамал җиңгәсе аны баштанаяк карга чумган килеш ишек төбендә күргәч, ике кулын чапты да тиз генә янына килеп шәлен чиште, төймәләрен ычкындырды, киез итекләрен салдырды.

Бичарам, ник ат җиктермәдең, шундый буранда җәяү кайталармыни! — диде ул, Гөлшәһидәне чын күңелдән кызганып.

Гөлшәһидә идәндә эреп барган кар кисәкләренә карап торды да кулларын җылы мичкә терәде һәм, сызлавына түзә алмыйча, шунда ук кире тартып алды. Күзләреннән яшь бәреп чыкты.

Угала, угала кулларыңны, — диде Сәхипҗамал җиңгәсе. — Ничә әйттем — ки авыл бияләен, юк бит, шәһәр пирчәткәсеннән йөргән буласың көязләнеп.

Берничә минуттан бармакларының сызлавы туктады. Гөлшәһидә яңадан аларны җылы мичкә терәде.

Бичаракаем, кулсыз калуың мөмкин бит. Атыгыз була торып...

Әһлетдин бабай яңа гына районнан кайтты, бик арыган иде, кызгандым, — диде Гөлшәһидә.

Син барысын да кызганасың, ә үзеңне кызганучы бармы соң? Әнә Питәнәй Якубның хатынын шундый салкында районга ук алып баргансың. Үзен генә җибәрсәң, район хастаханәсен тапмас идемени?

Гөлшәһидә кулларын мичкә бер терәп, бер алып Питәнәй Якуб хатыны Нурлыгаян апа турында уйлады. Казаннан кайтып төшкән көнне үк, ул хастаханәгә килде, тыным кысыла, йөткерәм, дип зарланды. Андый гына нәрсәләрдән кем зарланмый, Гөлшәһидә аңа салкын тигәннән дарулар биреп кайтарды. Ләкин ул даруларның файдасы булмагач, ул аны хастаханәгә салырга мәҗбүр булды. Үзе тикшереп, үзе сынап белгән барлык дарулар белән дәвалап карады, ләкин алай да файдасы күренмәде. Нурлыгаян һаман йөткерде, һаман күкрәге кысылудан зарланды. Шуннан Гөлшәһидә, борчылып, аны район хастаханәсенә рентгенга алып барды һәм авыруны рентгенолог белән бергә үзе карады. Үпкәләренең тамыр төпләре карала башлаган иде! Бик борчылып, районнан ук Казанга шалтыратты. Бәхеткә, Әбүзәр абзый хастаханәдә туры килде. Ул онколог чакырырга киңәш итте. Шулай ук ракмы икәнни? Хәзер Гөлшәһидә түземсезлек белән белгечне көтә иде.

Гөлшәһидә уйланып торган арада, батист яулыгын колак артына кысып бәйләгән җиңел сөякле Сәхипҗамал җиңги олы як белән кече як арасында җил-җил йөреп табын әзерләргә кереште: әле колагындагы тамчылы алкалары җем-җем итеп китә, әле бала итәкле чуар күлмәге җилфердәп кала, ә ак йон оекбаш кигән аяклары идәнгә тавыш-тынсыз басалар. Тышта баягыдан да яманрак булып буран котыра. Җил тәрәзә капкачларын каерып атарга теләгәндәй шакылдата, морҗада елый-елый сызгыра. Әйдә, хәзер теләгәнчә сызгыра, котырына бирсен. Әй әче җылы, электр уты балкып яна.

Сәхипҗамал җиңги өстәлгә шаулап торган самовар китереп куйды.

Чәй эч тә мич башына менеп ят, — диде ул.

Гөлшәһидә иркәләнеп башын чайкап алды.

Хәзердән үк мич башына менеп ята башласам, картайгач нишләрмен икән, җиңгәм, — дип, Сәхипҗамалны муеныннан кочып алды. — Исмәт йоклап калды, әй шатланганымны белсәң иде, җиңгәм! — диде Гөлшәһидә чәй эчкән чагында. — Бу бит авыруның терелә башлавы инде. — һәм бераз тыңлап торгач: — Әллә җил басыла төште инде? — дип сорады.

Кичкә таба башланган буран алай тиз туктамый, — диде Сәхипҗамал һәм тагын бер чынаяк чәй ясап Гөлшәһидәгә сузды, — эчеп җибәр әле тагын, — һәм Гөлшәһидәнең өстәл яныннан торып каядыр җыена башлавын күреп: — Бәрәч, син тагы кая бармакчы буласың? — дип сорады. — Мондый төндә яхшы кешенең эте дә урамга чыкмый.

Көнбагыш Нигъмәтҗан абзыйның хәле авыр дип әйткәннәр иде.

Кем әйтте? Чакыра килгәннәр идеме?

Чакыруын, чакырмадылар да... Барып хәлен белим.

Иртән барырсың. Ул бит җәһәннәм тишегендә тора.

Иртәнгә хәтле тормавы мөмкин аның... Актык минутында табиб килмәде дип рәнҗеп калмасын инде.

Барыбер әҗәл даруың юк бит, — диде ни әйтергә белмәгән Сәхипҗамал җиңги.

Булмаса да барыйм, җиңгәм. Бәлки, күңеленә аз гына җиңелрәк булып китәр. Кеше бит ул...

Сәхипҗамал җиңги көрсенеп куйды, мич башыннан җылы киез итекләрен алып Гөлшәһидәгә бирде, аннары шәле белән бияләйләрен дә сузды.

Әллә үзем озата барыйммы, җаным. Бик ерак бит, адаша күрмә. — Гөлшәһидә каршы килгәч, — ичмасам, кайтканда берәрсе озата килсен үзеңне. Нефтедәге малайлары кайткан дип ишеттем, — диде.

Тышта чыккач, капка баганасына сөялеп Гөлшәһидә бер мәл аптырап басып торды. Котырынган буранда берни күренми иде. Бая юл әзрәк беленә иде әле, хәзер бөтен җирдә кар көртләре генә.

Күзләре караңгыга ияләшә төшкәч, Гөлшәһидә карга бата-чума юлга чыгып, җилгә ян белән борылып, утлары беленер-беленмәс кенә шәйләнгән урам буйлап китте.

Берничә урында буран урам аркылы шундый биек көртләр өйгән, Гөлшәһидә аларны көч-хәл белән генә ерып чыга алды. Киез итекләре, бияләйләре эченә кар тулды. Ләкин аштан соң ул өшемәде, киресенчә, аңа эссе булып китте. Ниһаять, ул Нигъмәтҗан абзыйларның тәрәзә капкачын шакыды. Тәрәзә ярыгыннан ут күренә иде. Эт өрә башлады. Аннары капка артында ир кеше тавышы ишетелде:

Кем ул?

Мин, доктор, — диде Гөлшәһидә.

Өй алдында Гөлшәһидә өстендәге, аякларындагы карны каккалый-каккалый:

Нигъмәтҗан абзыйнын хәле ничек? — дип сорады.

Әтисе кебек сары чәчле, киң таза җилкәле егет аңа астан гына карап:

Ята, — диде.

Доктор килүгә ул аз гына да шатланмады шикелле. Аның каравы Нигъмәтҗан абзый үзе Гөлшәһидәне күргәч елап ук җибәрде.

Килерсең дип көткән идем шул... Рәхмәт, кызым, — диде әкрен тавыш белән. — Бүгенге төнне үткәрә алсам, шаять терелермен дип өметләнәм әле. Син килгәч, әйе...

Гөлшәһидә аңа дару эчерде, укол кадады, байтак вакыт аның янында утырды. Авыру ишек төбендәге караватта ята. Салкын. Караңгы гына ут яна. Мич кырыенда салам өстендә чуар бозау. Киленнәре белән оныклары барысы да түр якта. Малае да шунда кереп китте. Берсе дә чыгып карамады. «Әтиләреннән туйганнар!» дип әрнеп уйлады Гөлшәһидә. Ә картның, күп булса, берничә сәгатьлек гомере калган.

Хәзер күкрәкләрем тәмам ачылып киткәндәй булды, — диде авыру, докторга рәхмәт укып. — Сулыш алуларым да җиңеләйде. Иртәгә инде, боерган булса, хастаханәңә алырсың мине... Хәзер, сеңелем, кайтсаң да ярый. Тәмам хәл керде үземә. Югыйсә, әҗәлем җитте дип тора идем.

Гөлшәһидә аңа тыныч төн теләде, иртән тагын килермен диде. Авыру аңа мең рәхмәт укып калды, ә җирән егет, Гөлшәһидәнең юри кычкырып саубуллашуына да карамастан, хәтта озата да чыкмады,

Гөлшәһидә карга батып кайтып кергәндә, Сәхипҗамал җиңги йокламыйча ут йотып утыра иде, Гөлшәһидәне исән-сау күргәч и шатланды, и сөенде, нинди генә сүзләр белән иркәләмәде.

Бик арыдым, җиңгәм, йоклыйсым килә, — диде Гөлшәһидә һәм утырган җирендә үк йоклап китте.

Иртә белән Көнбагыш Нигъмәтҗанның үлгәнлеген әйттеләр. Ә ике көннән соң Казаннан онколог килде һәм, Нурлыгаян апаны карагач, башын селкеп куйды:







Date: 2015-12-13; view: 490; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.03 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию