Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Ченче бүлек 1 page
Бик зур буалар була. Су өсте көзге кебек шоп-шома, тып-тыныч, гүя ул юаш, күндәм. Улагын ачсалар, гөрләргә тотына, тегермән ташларын, турбиналарны әйләндерә, улагын япсалар, тагын тынып кала һәм мәңге шулай буйсынучан булып яшәр төсле. Әмма тәҗрибәле гидролог аның эчендә кайнаган «ачуны» сизә, аның колагы кайдадыр төптә бөтерелгән дулкыннарның ярсу гөрелтесе ишетә. Буа гомерле түгел, ул фәкать беренче яшенле яңгырны гына көтә... Ерак Төньяктагы чагыштырмача бәләкәй хастаханәдән килеп Казанның зур яңа хастаханәсенә эшкә урнашкач, Мансур да башта мондагы колачны әлеге күз күременә җәелгән буа суына охшатты, буаның көченә, мәһабәтлегенә сокланды. Зур коллектив гаҗәп тыныч, күндәм эшли иде кебек. Фазылҗан Яңгураның кыюлыгына, кодрәтенә, тезгенне нык тотуына ул башта гашыйк булды, аның кулына килеп эләгүенә чын күңелдән шатланды. Ләкин тора-бара ул уйга кала башлады. Кайсыдыр аңа сүз арасында гына әйтеп салды: — Егеткәем, шуны онытма, бер күктә ике кояш була алмый. Мансур, әлбәттә бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәде. Беренче кояш кем дә, икенчесе кем? Һәрхәлдә, ул үзе кояш булып күккә менеп утырудан ерак тора иде. Баш-күз алып, коллективка ияләшә, кешеләргә ныграк күз сала торгач, Мансур әлеге буа янына килеп чыккан гидролог шикелле аның төбендә ниндидер дулкыннарның борчулы гөрелтеләрен ишетә башлагандай булды. Тавыш-тынсыз гына эшләп килгән сәләтле хирургларның әле берсе, әле икенчесе хастаханәдән китә торды. Бер төрлеләре башларын иеп, мыштым гына китеп барсалар, бүтәннәре яхшы ук тавыш та кубардылар. Яңа кеше буларак, Мансур башта бер читтәрәк торды, бәхәсләргә катнашмады — эшләде дә эшләде. Яңгура аңа һәрвакыт ачык чырайлы булды, мактады. Ә Яңгура ныграк мактаган саен, Мансур коллегаларының авыр карашларын күбрәк тоя башлады. Намуслы кеше буларак, ул моны күтәрә алмады һәм беркөнне Юматша Әхмәтшин дигән үзе кебек яшь хирургтан моның сәбәбен сорады. Ашыкмагыз, — дип, киная белән җавап бирде Юматша. — Минемчә, сез үз өлешегезне күбебездән алдарак алырсыз. Нинди өлеш? — дип кайтарып сорады Мансур. — Кеше төсле ачык кына итеп әйтергә ярамыймы? Ачыктан-ачык сөйләшкәннәр бездән китә тора, Мансур. Шушы сөйләшүдән соң ике-өч атна үттеме икән, Мансурны Яңгура янына чакырып китерделәр. Утырыгыз, — диде ул, иңбашы аркылы урындыкка ымлап. Үзе, ике кулын артына куеп, арлы-бирле йөренүендә булды. Мансур, нидер буласын сизенгәндәй, урындык читенә генә утырды. Кич якынлашып килә. Тәрәзәләр дә, кар да, хәтта кар өстенә яткан күләгәләр дә зәңгәрсу. Кайдадыр самолет гүли. Очкыч тавышы тына барган саен, почмактагы зур сәгатьнең текелдәве ачыграк ишетелә. Вакыт-вакыт Яңгураның бер ботинкасы шыгырдап куя. Мин сез керткән яңалыкны күрдем, — диде Яңгура, сизелер-сизелмәс кенә мыскыллы көлемсерәп. — Операция бүлмәсе ишеге башында сезнең инициатива буенча: «Praeschte aeqroto, taceant colloquia, offoqiat risus, dum ommia dominat morbus»[6] дип язын куйганнар икән. Моны мин уйлап чыгармадым, Фазылҗан Җангирович. Мондый язу... Атаклы хирурглар эшләгән бик күп операционныйларның ишек башын бизәп юра. Тыйнаклыгым аркасында, мин моны яздырмаган идем, сез кирәк тапкансыз икән... — Кинәт аның маңгаендагы текә сызык тибрәнә башлады. — Что ж... Ләкин, миңа калса, операция залында гына түгел, палатада да авыру белән сак булырга кирәк. Сез авыру Сәлимовага ниләр сөйләдегез? — дип сорады ул кинәт. Кайсы Сәлимова турында сүз бара? — дип сорады Мансур, тыныч кына. — Бездә алар икәү. Яңгура Сәлимоваларның икәү икәнен белми иде. Аның каравы, сез яхшы беләсез, — диде ул, кискен итеп. — Сез аңа операцияне үзем ясыйм дип әйттегезме? Андый сүзне мин берәүгә дә әйткәнем юк, Фазылҗан Җангирович. Әгәр сезгә шундый сүз җиткергәннәр икән, бу чеп-чи ялган. Авыруның үзеннән сорарга мөмкин. Авыруны борчырга безнең хакыбыз юк, ул болай да ни акыллы, ни тиле, — диде Яңгура, күз кырыйлары белән Мансурга карап. Аның тавышында ачу һәм ышанмау иде. Шул чак Мансур утка май өстәгәндәй: Табиб этикасы авыруның теләге белән дә исәпләшергә куша, — диде. — Күлмәк кистерергә килмәгән лә ул монда. Тормышын да, семьясының бәхетен дә үлчәүгә сала. Шулаймы? — диде Яңгура әкрен генә. — Элек астыртын агитация, аннары... табиб этикасы! Юк, барып чыкмас! Сез авторитетны ансат юллар белән яуларга маташасыз, Мансур. Ә мин, бөтен җитәкчеләрне, хәтта коллегаларымны үземә каршы куеп булса да, сезне, бөтенләй тәҗрибәсез һәм исемсез бер, гафу итегез, мальчишканы, сәләтлерәк табиблар бар чагында, үземә ассистент итеп билгеләдем. Эшкә өйрәтим дигән идем. Әбүзәр Гиреевичның да күңеле булсын дигән идем. Күрәсең, рәхмәтегез шушы икән. Берничә ай эчендә Мансур инде Яңгураның фигыль-холкын бераз белә башлаган иде. Аның көйсезләнүләрен, кул астындагы кешеләргә җикеренүләрен, хәтта операция вакытында коралларны атып бәрүен күргәләгәнгә, үзен кабинетка чакырып күзгә-күз генә әрләвен ниндидер өстенлек күрсәтү дип аңлады. Ләкин ялагайланырга уйламады. Яңгура, аның эндәшмәвен үзенчә юрап, боеручан, янаучан тавыш белән: Карагыз аны! — диде. — Минем белән көч сынашырга уйламагыз. Киңәш итмим. Акыл һәм тәҗрибә җыясыгыз килсә, минем белән бергә атлагыз. Шуннан соң Яңгура Мансур рәхмәт әйтер дә башын иеп чыгып китәр дип көтте. Әмма бу егет андыйлардан түгел иде ахрысы. Фазылҗан Җангирович, — диде ул, сабыр гына, — миңа бер сүз әйтергә рөхсәт итегез әле. Миннән сәләтлерәк, миннән тәҗрибәлерәк табиблар була торып, мине ассистент итеп хата ясагансыз икән, хатаны төзәтергә соң түгел бит әле. Уйлап сөйләшегез, — диде аңа Яңгура, эчтән калтырап. — Хатаны төзәтү берни тормый. Ләкин мин — остаз. Гәрчә сез кадеремне белмәсәгез дә, мин сезнең турында да кайгыртырга тиешмен. Әгәр мине аз гына хөрмәт итсәгез, хәзер үк Сәлимова янына барырга тиешсез... Мин әзер, ләкин ни дип әйтергә тиешмен аңа? Яңгура, сүз беткәнлеген белдерергә теләгәндәй, тиз генә артына борылды. Сез азат, ләкин иртәгә операция өстәле янына якын киләсе булмагыз! Башкалар ассистентлык итәр. Мансур баш иде дә чыгып китте. Коридорда тәмәке кабызды. Ул аптырады. Күрәсең, Яңгураның обходы вакытында нәрсәдер булган. Мансур, кичә төнлә ашыгыч операция ясаганга, иртән соңрак калып килде һәм бернәрсә дә белми иде. Хәер, алдап беркадәр әзер булгангамы, Яңгураның кисәтүе аңа, күңелсез булса да, әллә ни каты тәэсир итмәде. Чөнки аның Сәлимовага операция ясарга уйлаганы да юк иде, авыру үзе дә аңардан моны үтенмәде. Операцияне Фазылҗан үзе ясаячагы да билгеле иде. Бу бик табигый дә. Катлаулы операцияне һәр җирдә тәҗрибәлерәк кешеләр ясый. «Ахрысы, минем ассистентлык итүемне ошатмый Фазылҗан Җангирович, — дип уйлады Мансур. Хатын-кыз мондый чакта бер елар иде дә тынычланыр иде. Ирләрнең күз яше саранрак, шуңа күрә һәртөрле кимсетелү аларның йөрәкләрендә ятып кала. Мансурның кем белән булса да бер сөйләшеп эчен бушатасы килде. Ләкин ул ялгыз иде. Һәр җирдә: эштә дә, урамда да, өйдә дә ялгыз иде ул. Илһамия әллә ничек, яндырмый да, көйдерми дә. Икенче көнне иртән ул хастаханәгә гадәтенчә тугызга килде, туп-туры авырулар янына керде. Палаталарның берсендә утырганда, резин тәгәрмәчле ак арбага салып, Сәлимованы операциягә алып китүләрен күреп, аңа күңеленнән хәерле юл теләде. Озак та үтмәде, коридорда ниндидер ыгы-зыгы купты, Мансур да коридорга йөгереп чыкты, сестраны туктатып: «Ни булды?» — дип сорады. Ужас! — диде сестра, — Сәлимова операция өстәленнән торып киткән. Фазылҗан Җангирович... коралларны атып бәргән... Наталья Владимировнаның беләген яралаган... Сүгенә... Ужас! Мансур катты да калды. Бу кадәресен ул көтмәгән иде. Күп тә үтмәде, клиниканың барлык хирурглары бүлек мөдире Самуил Абрамович бүлмәсенә җыелдылар. Бу вакытта инде кайбер нәрсәләр ачыклана төшкән иде. Авыру башта ук Фазылҗан Җангировичның операция ясавына риза булмаган икән. Ул операцияне Мансур Таһиров ясасын дип үтенгән. Әмма мин-минлеге кимсенгән, шуның өстенә «кызыклы очракны» да кулыннан ычкындырасы килмәгән Яңгура авыруның теләге белән исәпләшүне кирәк тапмаган. Ә хәзер, гарьлегеннән күлмәгенә сыеша алмыйча, Яңгура Дилбәр Сәлимованы бер минут тотмый клиникадан кууны таләп итә иде. Коллегалары мондый гадәттән тыш таләпкә гаҗәпкә калдылар, әмма ул фәкать үз туксанын тукыды. Аңа хәтта каравы куркыныч иде. Кызарган, бүртенгән, чәче тузгыган. Әгәр аның таләбе үтәлмәсә, ул бөтен хастаханәне пыран-заран китереп ташлар төсле иде. Зур кылыч борынлы, калку маңгайлы, кара кысалы күзлек кигән Самуил Абрамович, Яңгураның болай ярсуына аптырап калып, аны үзенчә тынычландырырга тырыша башлады. Атакаем, Фазылҗан Җангирович, зинһар болай кызмагыз әле... Безнең тормышта нинди генә хәлләр булмый... Юк, юк, зинһар, тыныч кына. Без рәхмәт ишетер өчен... Атакаем, Фазылҗан Җангирович, үтенәм... Фазылҗан аякка баскан Самуил Абрамович алдында капыл гына туктады: — Юк, Самуил Абрамович, я — мин, я — ул! Мин бала түгел, үгетләмәгез. Соң ярамый бит болай, Фазылҗан Җангирович, атакаем. Без үзебез талашны зурайтабыз. Чебеннән фил ясыйбыз. Министрлык бар, өлкә комитеты... Мондый эш өчен... Яңгура мыскыллы итеп авызын кыйшайтты. Анысы сезнең ише куркаклар кайгысы... Мин бернидән курыкмыйм. Бүген Мәскәүгә, Уфага, Ташкентка чакырып торалар. Сез кемнәр алдындадыр шыр җибәргәнсез икән, барыгыз, эшләпәгезне салыгыз да барысын минем өскә аударыгыз. Рәхмәт әйтүчеләр табылыр. Атакаем, Фазылҗан Җангирович, ачу — пычак, акыл — сан, дип әйтә бит татарлар. Зинһар, аеграк уйлашыйк... Моннан бер генә атна элек нинди хәл булган иде. Хәтерегездәдер, мәрхүм Шагинның хатыны бөтен клиника буенча: «Иремне суйдылар!» — дип ничек кычкырып йөрде. Авырулар моны ишеткәннәр ләбаса. Сәлимовага да һичшиксез җиткергәннәрдер. Ә моның аңа ничек тәэсир итүе... Аны юатасы, шиген таратасы урында сез дә... Ах, шулаймыни! — дип кычкырып җибәрде Яңгура. — Сез әле мине башка гөнаһлар өчен дә гаепләмәкче буласызмы? — Фазылҗан Самуил Абрамовичның борын төбенә үк килеп басты. — Мин сезне хирургиянең нәрсә икәнен беләсез дип уйлый идем. Хирургия турында берни дә белмәгән надан кешеләр генә хирург һәр пациентны терелтергә тиеш дип уйлый, һәр операция — зурысы да, кечкенәсе дә — тәвәккәллек. Яки, яки! Мин егерме биш ел эшлим инде. Моңарчы минем өстәлемнән берәүнең дә торып киткәне булмады. Котыртмасалар, Сәлимова да китмәс иде! Моны мин кайберәүләрнең битенә чәпәп әйтәм! Сүзнең мондый юнәлеш алуын һичкем көтмәгән иде. Кабинетка җыелган табиблар уңайсызланып бер-берсенә карашып алдылар. Самуил Абрамович хәтта ике кулын селкеп: Юкны сөйләмәгез, Фазылҗан Җангирович! — диде, — Безнең коллективта мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Сез — сукыр, шуңа күрә берни дә күрмисез. Булган! һәм сез шуларны фаш итәсе, кызган тимер белән көйдерәсе урында яклап маташасыз! — дип бүртенеп кычкырды Яңгура. Атакай, — диде Самуил Абрамович, — әллә мин акылдан язган инде, әллә... Берни аңламыйм бит. Болай булгач, эшләр бик зурга китә инде. Юк, шулай да сез уйлагыз әле, Фазылҗан Җангирович... Сез мине җәберсеттегез, бик каты җәберсеттегез, атакаем. — һәм ул әллә ничек бөкрәеп төште. Яңгура аңа иңбашы аркылы, мәхлукка караган шикелле, җирәнеп карады. Аңа каршы сүз әйтергә батырчылык иткән бер кеше бар иде, әнә ул да бөтен коллегалары алдында хур булды. Ул җиңүчән бер караш белән: «Я, тагын кайсыгыз батыр?» — дигән шикелле, барысын берьюлы күздән кичерде. Шәкертләрем, менә шул! — диде аннары. — Я — мин, я — юләр хатын! Икенең берен сайлагыз. Курыккан һәм тәмам аптыраган Самуил Абрамович, кечкенә бер өмет белән, яңадан сүзгә кереште: Ничек була инде бу, Фазылҗан Җангирович? — диде. — Ашказанында яман шеш бар дип уйланылган авыруны ничек чыгарып җибәрергә кирәк? Аны күрәләтә торып... Үзенә үпкәләсен! — диде Яңгура, Самуил Абрамовичка карамыйча гына. — Әгәр без бүген берсенә юл куйсак, иртәгә икенчесе тыпырчына башлар. Фән абруе— изге! Без җиңүгә авыр юллар аша барабыз. Кабинетта тынлык урнашты. Самуил Абрамович табибларга карады, теләктәшлек эзләде. Ул Фазылҗан Җангирович белән озак еллар эшләгәнгә, аның холкы чакма икәнен, үз сүзеннән кайтмаячагын яхшы белә иде. Фазылҗан Җангировичны шундый итәр өчен ул үзе дә аз көч түкмәде. Җитәкче, аның карашынча, тел-теш тидерерлек булмаска, аның әйткән сүзе кул астындагы кешеләр тарафыннан берсүзсез үтәлергә тиеш. Яңгура гомумән власть яратканга, Самуил Абрамовичның тырышлыгы, уңдырышлы туфракка төшеп, кирәгеннән артык җимеш бирде. Бүген Самуил Абрамович үзен бутылкадан аждаһалар чыгарырга көче җитеп тә, соңыннан аларны кире кертеп яба алмаган дәрвиш хәленә калганлыгын бик яхшы аңлады. Менә шушы тынлыкта коллективта әле яңа кеше булган, холык-фигылен берәү дә әле яхшылап белеп өлгермәгән, тыштан бик әдәпле, нәзакәтле күренгән Мансур Таһировның үз-үзенә нык ышанган тавышы ишетелде: Фән — фән өчен түгел, фән — кеше өчен, Фазылҗан Җангирович! Һәм барысы аңа таба борылып карадылар: берәүләре куркып, берәүләре яшерен шатлык белән. Яңгура мондый җөрьәтне көтмәгән иде ахрысы, тиз генә җавап таба алмады. Ә Мансур ул арада өстәп куйды: Амбиция өчен генә, абруеңа җил тигән өчен генә кеше гомерен корбан итәргә кемнең хакы бар, Фазылҗан Җангирович? Яңгураның уң яңак калкымы бии башлады. Сез... сез ни сөйләгәнегезне уйлыйсызмы? — диде ул, ачулы, әкрен тавыш белән. — Мин әле сезне кызганган идем, исемегезне халык алдында әйтмәсәм дә, хатагызны аңларсыз дип уйлаган идем. Авыруны котыртучыларның берсе — сез! Юк, мин моны болай гына калдырмам! Яңгураның бармак янавын күргәч, Мансур ихтыярсыздан көлемсерәп куйды. Фазылҗан Җангирович, — диде ул, тыныч кына, — янамагыз әле болай. Минем берәүне дә котыртканым юк. Сез бик яхшы беләсез. Кызган чакта уйламый әйтәсез. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ул институттан ук башланды. Сез лекцияләрегездә безгә хирург намусын югары тотарга өйрәтеп килдегез... Ә хәзер җавапсызлыкка өйрәтәмме? — дип сорады Яңгура, — Мин йөзләрчә кешеләрне үлемнән коткарган, сезнең кебек йөзләрчә яшь белгечләрне тәрбияләгән... Инде килеп үз шәкертем алдында намуссыз, вөҗдансыз булдыммы? Фазылҗан Җангирович, сүз фәкать бер күңелсез факт турында бара. Бу очракта сез хаклы түгел. Юматша да, ниһаять, ботинкасының очлы башы белән келәм казып туйды булса кирәк. Ашыкмый гына аякка басты. Ул имән төбе кебек нык иде. Куе чәчен ак калфагы эченә сыйдырып бетерә алмаган, калфагы әче камыр кебек кабарып тора. Фазылҗан Җангирович, Мансур хаклы бит... Китсәнә! — дип мыскыллап кычкырды Яңгура. — Ихтимал, безгә урыннарны алмашырга да кирәктер: ул минем урынга, мин аның урынына, ә? Юматша каушамады. Фазылҗан Җангирович, сез бу сүзләрне беренче тапкыр әйтмисез, без инде моңа күнегеп беткән. Бүгенге дулавыгыз да чираттагы бер тамаша гына. Мансур — яңа кеше. Яңа күз күпне күрә. Аннары безнең кебек күшекмәгән дә әле. Ул бүген безнең күңелләрдә еллар буе җыелып килгәннәрне әйтеп бирде. Мансур әйтмәсә дә, иртәме-соңмы, башка берәү әйтеп бирер иде... Ни өчен сәләтле яшь табиблар бездән һаман саен китә тора?.. Җитәр, бу турыда дискуссия ачмагыз, — диде Самуил Абрамович. Ул үзен яклаучы табылуга башта шатланган иде, ләкин үзе көткән үтенү урынына яшьләрнең таләп итә башлауларын күргәч, ул курка калды һәм үзенең вәкаләте белән сүзне иң кызган җирендә өзәргә теләде. Самуил Абрамович, сез болай да безне еллар буе тыеп килдегез, — диде Юматша, — авызыбызны томаладыгыз. Инде бер башлагач, әйтергә рөхсәт итегез, Ни өчен бездән Кириллов, Афанасьев, Һадиев һәм башкалар китте? Фәкать Фазылҗан Җангировичка каршы сүз әйткән өчен генә. Ул үзен остаз дип түгел, ишан дип уйлый, ә безгә мөритләре итеп карый. Кеше ышанмас нәрсә, ләкин чын. Партбюрода бу мәсьәлә әллә ничә тапкыр күтәрелде, ләкин иптәш Шапошникованың үз фикере юк, ул партбюроны килештерү урыны дип кенә карый. Биредә партиясез иптәшләр дә бар, партдисциплинаны онытмагыз, — диде Шапошникова, сикереп торып. Самуил Абрамович сөякчел кулы белән өстәл шакыды. Ярар, митинговать итүне бетердек, — диде, — Мәсьәлә аңлашылды, калганың административ юл белән хәл итәрбез. Барыгызга да үтенеч, хәтта боерык: Фазылҗан Җангировичка каршы сүз куертмаска, коткы таратмаска, аның авторитетын күз карасы кебек сакларга. Авыру Сәлимова операция өстәленнән куркуы аркасында гына торып киткән дип аңлатырга. Без берәүне дә үз ихтыярыннан тыш операцияләмибез. Ә Сәлимова белән мин үзем сөйләшермен. Сезгә, Фазылҗан Җангирович, атакай, үтенеч шул, — ул өстәл тартмасыннан язу алды, — сез бу гаризаны язмаган дип уйлыйк. Менә үз кулыгыз белән ертып ташлагыз. Яңгура аның кулыннан язуны тартып алды да, берни әйтмичә, чыгып китте. Уф, атакаем, — диде Самуил Абрамович, маңгай тирен кулъяулыгы белән сөртеп. — Никадәр сүз... Барысы да аякка бастылар һәм, Мансур белән Юматша тирәсенә тупланып, кызып-кызып сөйләшә башладылар. Самуил Абрамович бераз тыңлап торды да: Берүк, коллегалар, монда сөйләгәннәр монда калсын, — диде. Яшьләрнең болай туарылып китүе аны Яңгураның тузынуыннан бигрәк куркытты. Ни әйтсәң дә, Яңгурага ул күнеккән. Яңгура гадәттә әллә ни мәшәкать тә тудырмый. Ә яшьләр... күр дә тор, барысын да әйләндереп салачаклар. Самуил Абрамович гүя ерак күкрәүләрнең тавышына колак салгандай бераз тынып торды да Мансурны дәшеп алды: Әгәр авыру риза булса, операцияне сез ясарсыз. Мондый гаепләрдән соң мин бу операциягә тотынырга теләмим, Самуил Абрамович, — диде Мансур. Ә сез башта уйлагыз, Мансур Закирович! Кырт кисәргә ашыкмагыз.
Соңгы ике-өч көн эчендә Яңгура клиникада бөтенләй күренмәде. Ләкин дөя сөрлегүгә карап кәрван туктамаган шикелле, клиника тормышы да, Яңгура килмәүгә карап, үзенең авыр, газаплы агышыннан туктамады. Яңа авырулар да кабул ителде, терелгәннәре чыга торды, операцияләр дә ясала торды. Тик Сәлимова турында сүз кузгалганда гына хирурглар ничектер уйга калалар иде. Мансур да күңелендә вакыт-вакыт эчке каушау тоя торган иде, Бу хәлгә ул гаҗәпләнде дә, ачуы да килде. Операциягә керешкәнче бу тойгыдан тәмам арынырга кирәк иде. Ул, өенә иртәрәк кайтып, яхшылап ял итәргә булды. Ихтимал, арыганлык тәэсире генәдер. Ял иткәч, тән дә, күңел дә ныгыр. Булган хәлләрдән соң Мансурның бу операциягә бер дә алынасы килмәгән иде. Ул Самуил Абрамович белән бик озак тартышты. Ләкин авыру башка бер хирургка да риза булмагач, Мансурга артык киреләнергә урын калмады. Сәлимова ни сәбәптән операция өстәленнән торып китте икән? Курыккангамы? Юк, аның өчен генә түгел, — диде Сәлимова. — Шундый хәлгә калганмын икән... курыксаң да... Фазылҗан абыйны нигәдер күңелем тартмады... Менә белмим инде ничек әйтергә дә. Диләфрүз үз хастаханәбезгә салдырыйм дигән иде, минем Фазылҗан абыйдан операция ясатасым килде. Аны бит газеталарда шулхәтле мактыйлар... Мин аны башка кеше дип, Әбүзәр абзый шикеллерәктер дип уйлаган идем... Балаларымны күрергә теләвемне әйттем, ә ул... гафу итегез, артык сөйли алмыйм. Бу сөйләшү моннан ике-өч көн элек булган иде. Бүген Мансур тагын Сәлимова янына килде. Палата эче баеп барган кояшның кызгылт моңсу нуры белән тулган иде, Сәлимова, ак юрганын ияк астына кадәр үк тартып, караватта сузылып яткан. Шул ук кызгылт моңсу нур авыруның ябык йөзенә дә төшкән. Нәфис, кырыс иреннәрендә дә тирән сабырлык белән әйтеп бетергесез авыр кайгы чагыла кебек. Мансур килеп кергәч, бу иреннәр калтыранып куйдылар. Борчылмагыз, — дип, Мансур урындыкка утырды, авыруның кулын тотып тамыр тибешен тикшерә башлады. — Мин сезнең ихтыяр көчегезгә ышанам. Сез миңа ярдәм итәргә тиешсез, Дилбәр ханым. Вәгъдәме? Яңадан алдау булмасмы, Мансур Закирович? Сез, зинһар, үзегез ясый күрегез инде. Ни генә булса да, ни генә әйтсәләр дә... күңелем сезгә ышана. Рәхмәт. Ләкин сезнең ярдәм белән, Дилбәр ханым. Сәлимова дулкынлана башлады. Юрганы бер күтәрелде, бер төште. Юрган өстендәге китап идәнгә шуды. Мансур аны күтәреп алган чагында, Дилбәр бик каты дерелдәп куйды. Аннары тагын күзләрен йомды. Ул арада бүлмә эчендәге саф алсулык тагын да артты, кояш инде тәрәзә турысына якынлашып килә иде. Сезнең хатыныгыз бармы, Мансур Закирович? — дип сорады Дилбәр. Бар... — диде Мансур әкрен генә һәм: — иде, — дип өстәде. Date: 2015-12-13; view: 404; Нарушение авторских прав |