Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Ченче бүлек 2 page
Дилбәр аның «иде» сен ишетмәде булса кирәк, күз карашында да, иреннәре торышында да бернинди үзгәреш сизелмәде, җавапка канәгатьләнгәндәй шулай сабыр, кайгылы килеш хәрәкәтсез ята бирде, әкренләп сулышы тигезләнде. Хәзер инде юрганы беленер-беленмәс кенә тирбәлә иде. Балаларыгыз? Кызым бар. Сәлимова бүтән сорау бирмәде. Мансур урыныннан торды, хәерле төн теләде, юата торган сүзләр әйтте. Шунда Дилбәр ярым йомык керфекләрен күтәрде һәм Мансурны кайнар күзләре белән яндырып алгандай булды. Бөтен нәрсәдән өметен өзгәнсыман күренгән бу хатынның күңелендә яшәү өчен чиксез газаплы көрәш бара икән. Мансур моны шушы минутта аеруча ачык тойды. Ләкин Дилбәр чак кына көлемсерәп куйды, башын кагып рәхмәт әйтте. Мансур кичке тынлыкка һәм тынычлыкка тала барган урамга чыкты. Эңгер-меңгер. Төсләр тоныкланган, тик кояш баткан урында гына җете кызыл бәләкәй күл калган. Ул да минут саен үзгәрә, тоныклана, зәңгәрсу соры төскә керә бара. Ә Мансурның күз алдында һаман шул алсу палата, сабыр да, кайгылы да йөз, кайнар күзләр, нәфис тә, кырыс та иреннәр... Мансур җәяү кайтты. Яңадан аны эчке каушау тойгысы эзәрлекли башлады. Яңадан үз-үзенә ачуы килде. Аңа калса, урамнан узып баручылар да аның бу каушавын күрәләр, шундый яшь, газа ирнең болай икеләнүеннән көләләр иде кебек. Ул кесәләренә тыккан кулларын йодрыклады, башын күтәрде. Җете кызыл күлчек көрәнсу рәшә эчендә югалган. Аның каравы, офыктан бераз өстәрәк яп-якты буй сузылган, ә тагын да өстәрәк карасу яшел төстә хәтфәдәй йомшак болытлар күренә. Араларына бәләкәй-бәләкәй якты күлләр җәелгән. «Ни өчен ул миннән: «Хатыныгыз, балаларыгыз бармы?»— дип сорады икән? Әгәр булса, минем ирем, балаларым турында да онытмагыз дип әйтүе булдымы икән? Әллә уз хатының, үз балаларың өчен ничек тырышсаң, минем өчен дә шулай тырыш дип әйтте микән? Мөгаен, шулай әйткәндер...» Ишекне Фатихәттәй ачты. Аңа ияреп, Гөлчәчәк йөгереп килеп чыкты. Хәзер инде Гөлчәчәк бу өйдә тәмам үзләште, берәүдән дә тартынмый, көлә-көлә барлык бүлмәләр буйлап чабып йөри. Әтисен генә түгел, бабасын да аптыратып бетерә. Бабасы эшләп утырганда, өстәл астына шыпырт кына кереп балагыннан тарта, песи булып кычкыра, я, урындык артына басып, бабасын муеныннан кочып ала, я күзләрен каплап: «Кем бу?» — дип сорый. Бабасы тотып алып үбә башлагач, чәчрәп көлә. Бабасы кабинет ишеген япкан булса, ачкыч тишегеннән карый, ишек астыннан кәгазь кисәге сузып кыштырдата. Кырын караучы, тиргәүче, җикеренүче булмагач, аңа тагын ни кирәк? Бабасы эшләп утырганда, аның китабын тартып алып, «Чижик-пыжик» уйнарга өстерәп алып китү дә аның өчен берни тормый иде. Мансур кызын кулына күтәрде дә бит алмаларыннан үпте. Көннәр узган саен, Гөлчәчәк әнисенә күбрәк охшый бара, Мансур аны күргән саен, Илмираны юксынып, сызлана иде. Бүген дә шушы тойгы Мансурның йөрәген өтте. Ул яңадан Дилбәрнең: «Сезнең хатыныгыз бармы?»-дигән соравын исенә төшерде. Мансур кызын идәнгә бастырды да өстен чишенде. Костюмын салды, юынды, аннары өстәл артына килеп утырды. Фатихәттәй, яратмавын бер дә яшереп тормыйча: Теге нәмәстәкәең шалтырата-шалтырата аптыратып бетерде, — диде. Юк, юк, бетмәгән әле, — дип, Гөлчәчәк өстәл астыннан кычкырды. Беркөнне шулай Фатихәттәй әллә базардан, әллә кибеттән арып-талып кайтып керде дә, өс киемен дә салмыйча, алгы бүлмәдәге урындыкка утырды: Уф, аптырап беттем! — диде. Гөлчәчәк, әбисе авырый дип белеп, Әбүзәр абзый янына йөгереп барды да, аны йолыккалап: Дәү әти, әбекәемнең аптыравы беткән, тизрәк дару бир, — диде. Күрәсең, хәзер дә шул дару артыннан чапты булса кирәк. Мансур табын яныннан торырга гына өлгергән иде, Илһамия килеп җитте. Ул бик кызу килгән ахрысы, бит алмалары кып-кызыл булып яналар. Мансур, үзең белән генә сөйләшәсем бар, — диде ул, бүреген, пальтосын Мансур кулына ташлап. Шул ук вакытта көзгегә карап күз иярмәс җитез куллары белән чәчен, күлмәк якасын төзәткәләде. Бу минутта ул эссе, матур, ирләрнең күңелләрен кытыклардай назлы елмая иде. Мансур аны үз бүлмәсенә чакырды. Үзем эсселәдем, аякларым туңды, — диде Илһамия, диванга аякларын бөкләп утырып. — Берәр җылы әйбер белән аякларымны төр әле. Мансур, уңайсызланып, кайсыныңдыр җылы халаты белән аның аякларын каплаган арада, Илһамия бер кулы белән аның чәчен тузгытты. Минем аякларым пыяла түгел, ватылмый, бу кадәр сак кыланмасаң да ярый, — дип көлде һәм яңадан Мансурның чәчен тузгытып алды. Мансур, берни әйтмичә, чәчен биш бармагы белән артка сыпырып, аңа каршы урындыкка утырды. — Шулкадәр ерак утырмасаң... ашамам әле. Сез нидер әйтмәкче идегез бугай? Илһамия, аңа күз очлары белән бераз карап торды да, назланып: Мин приемга килмәгән, — диде, — кай җирең авырта дип ашыктырма. Я әле, башыңны имичә, миңа туры гына бер кара. Юк, невозможный син. Читкә борыласың. Төньяктан тәмам кыргыйланып кайткансың. Чын-чын... Ак аюлар арасында... Мин торган җирдә ак аюлар юк иде. Алайса, миңа карыйсың килми? Мансур дәшмәде. Бигрәк үпкәчел мальчик икәнсең, — диде Илһамия, үзе дә турсайган булып. — Халатны алып бир әле. — Кызыл озын тырнаклы бармагы белән ул үзе юри идәнгә төшергән халатны күрсәтте. Мансур торып халатны алды да, диван кырыена салып, яңадан үз урынына барып утырды. Бик ашыгыч әйтәсе сүзегез бар иде шикелле, — дип кабатлады ул. Бу нинди чамасыз куалау? — Илһамия шаян итеп кашларын югары күтәрде. — йомышыңны әйт тә кайтып кит дигән сүзме? Пожалысты, муеныңа асылынучы юк әле. Мансур көлемсерәп куйды. Кыз моны күрмичә кала алмады. Үзеңне әллә кемгә санама. Шаяртуларыгыз бигрәк беркатлы. Нәрсә, нәрсә? — дип сорады Илһамия тиз генә. Аның күзләре ялтырап китте. Гафу итегез. Ярый әле, гафу үтенә беләсең икән. Шулай да син, Мансур, все же неблагодарный кеше. Җизни сине шундый уважает, синең өчен все готов сделать, ә син аңа... Аңлап бетермим... Сезне Фазылҗан Җангирович җибәрдеме әллә? Сагайган, бөтен буыннары киеренке төс алган, әз генә усал, әз генә зәһәр Илһамия ачы көлемсерәп: Минем үз башым да бар, мине бала дип уйлама, — диде. — Сип җизнине шашар хәлгә җиткергәнсең. Ул хурлыгыннан агу эчәргә әзер. Ышанмыйм, — диде Мансур, тыныч кына. — Фазылҗан Җангирович андый кеше түгел. Кызып китеп, үз амбициясен һәрнәрсәдән өстен куя башлагач, коллегалары аңа аз гына кисәтү ясаганнар икән, моның өчен агу эчмиләр, рәхмәт кенә әйтәләр. Мансур, не смейся! Җизнидән көләргә синең просто хакың юк, ул синең учителең. И вообще... Минем кешедән көлә торган гадәтем юк. Фазылҗан Җангировичның, сез, әйтмешли, просто борчылган, зиһене таралган чагы. Суынгач, үз урынына утырыр. Сезгә дә җизнәкәегез өчен хәсрәт чигәргә нигез калмас. Кайчанга кадәр син мине «сез» дип үртәрсең икән? Ужасный человек. Между прочим, җизнинең дә холкы нәкъ синеке төсле казуистический. Апа да аңардан шуның өчен аерылды, — диде Илһамия, кинәт бөтенләй башка тонга күчеп, һәм үзе дә ничектер йомшарып китте. — Неужели аңламыйсың, аның белән бер өйдә тору миңа бик кыен. Бигрәк тә хәзер, апа булмагач. Дөрес, минем комнатам отдельный, совершенно изолированный. Ләкин кешеләрнең әллә ни уйлаулары бар. Башка квартирага күчегез. Ах, әйтүе генә ансат. Андый удобстволы квартираны миңа кем бирә? Начаррагында торып торырга була, — диде Мансур. — Кешегә салынып яшәгәнче... Белмим тагы... Юк, син мине бөтенләй кызганмыйсың. Син черствый кеше. Барлык хирурглар да кансыз була икән. Кеше суючылар! Мансур урыныннан торды. Анда, хастаханәдә, Дилбәр ханым һаман түшәмгә карап ята торгандыр. Нәрсә турында уйлый икән бу минутта ул? Илһамиянең «кеше суючылар» дигән сүзе Мансурга бик каты тәэсир итте, ул тиз генә тәмәке кабызды. Илһамия, пошынмас Мансурны үртәрлек сүз таба алуына эченнән сөенеп, дәвам итте: Җизни әйтә, талашны шул Мансур гына оештырды, ди. Югыйсә, ди, ул юләр хатын операция өстәленнән торып китәргә батырчылык итмәс иде. Доцентның операция ясавын ул үзенә честь итеп санарга тиеш иде, ди. Ә сез үзегез нишләр идегез? Шундый хәлгә очрасагыз? — дип сорады кинәт Мансур. Мине чирләшкә дип әйтмәкче буласыңмы? — диде Илһамия, ике кулы белән йөзен каплап. — Ужас! Йөзегезне капламагыз, туры карап җавап бирегез. Көчегез җитмиме? Ә Сәлимова шул сорауга туры җавап биргән. Шуның өчен сез дә, җизнәгез дә аны юләр дисез. Илһамия бераз эндәшми торды, аннары әкрен генә: Ул хатын сезгә ышанамы? — дип сорады. Ул минем операция ясавымны үтенде. Ә сез? Мин — табиб, — диде Мансур, калганын аңлатып торуны кирәк санамыйча. Илһамия, кинәт урыныннан сикереп торып, Мансур янына килде, Мансур, үтенәм, ясама син аңа операция... Баш тарт... Авырган бул... Бүтән бер кеше ясасын. Кемнәрегез бар анда... Юматшамы, Ивашинмы, Кветкомы, Гранинамы... Ул чагында җизнигә... Син җизнине белмисең әле... Ул... не прощает. Мансурның йөзе коточкыч үзгәрде. Сәлимованың: «Яңадан алдау булмасмы?» дигән сүзләре кылт итеп исенә төште. Чак «вон!» дип кычкырып җибәрмәде. Илһамия! — диде Мансур тыелып. — Сез азрак уйлыйсызмы? Кеше гомере белән уйнарга кем сезгә хокук бирде?.. Сез моның нәтиҗәсен күз алдыгызга китерәсезме?.. — Илһамия дәшмәгәч, ачынып дәвам итте: — Сез үзегез дә табиб бит... Ничек сез... Бер уңайдан мине дә дуңгыз итмәкче буласызмы? Илһамия куркып читкә тайпылды. Мансур тагын тәмәке кабызды һәм Илһамиягә карамыйча гына: Аягыгызга киегез, идән салкын, — диде. Син мине куасың, — Илһамия кабаланып туфлиен кия башлады, ә туфлие үч иткән төсле аягына сыймый иде. Шул чакта Гөлчәчәк йөгереп килеп керде дә, Фатихәттәйне күрмәгәч, кулындагы даруны Илһамиягә сузды: Мә, апа, аптырау даруы, эчегез. Илһамия тузынып кайтып китте. Фатихәттәй Мансур янына кереп, сөенүен яшермичә: Бу сандугач нигә болай бик тиз фырылдады әле? — дип сорады. Мансур кулын гына селтәде. Тәмәкесен тартып бетереп азрак тынычлангач, олы якка чыгып, анатомия атласы белән операция кулланмасын шкафтан алды да, үз бүлмәсенә кереп, укырга утырды. Операция — һөҗүм. Хәтерне яңартып алу һичкайчан зыян итми, дигәннәр атаклы хирурглар. Мансур шактый озак утырды. Өйдәгеләр күптән инде йоклыйлар. Ниһаять, Мансур да китабын япты, аяк очларына гына басып, юыну бүлмәсенә чыкты. Әйбәтләп юынды, аннары йокларга ятты. Мендәргә башын куюы булды, күзләре йомылды. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр уянмыйча, төш күрмичә йоклады. Ә иртән, бик яхшы ял итеп, күтәренке күңел белән торды, физкультура ясады, тамагын әйбәтләп ныгытты. Аннары хастаханәгә китте. Сәгать унда ул инде резин перчаткалар кигән кулларын терсәктән бөккән, авызына маска бәйләгән килеш бер минут кичекмичә операция өстәле янына килеп басты. Сәлимова бик тыныч ята иде. Мансур исәнләшкәч, ул, елмаерга иткән булып, башын кагып алды. Операция өстәле турысында күләгә төшерми торган лампа кабынды. Аның йомшак ак яктысында бәләкәй генә тимер кыскычлар белән авыруның тиресенә беркетелгән ак җәймәләр арасында йод сөрткән тән күренә. Мансур бер генә секундка башын күтәреп, барысы да урыннарындамы дигәндәй, иптәшләренә карап алды. Каршы якта аңа булышучы ассистенты — Татьяна Степановна Гранина, янәшәсендә хирургларның уң куллары— операция сестрасы Наталья Владимировна, авыруның баш очында терапевт, аппаратлар янында янә бер табиб. Барысы да Мансурга текәлгәннәр. Мансур аларга баш кагып алды, бу аның башлыйбыз дигән боерыгы иде... Тып-тын, тик йокыга киткән авыруның тигез сулышы ишетелә дә өстәлчеккә куелган кораллар чыңы яңгырап ала. Күрше бүлмәдә электростерилизатор әкрен генә гөжли. Ә операция бүлмәсе ишеге башында хастаханәдәгы иң киеренке минутларны белдереп кызыл уф яна: «Тавышланмагыз, операция бара». Әле күптән түгел генә шушы иркен кабинетта мин-минлеге кимсетелүдән ярсып күкрәген һәм аннары, моңарчы һәр сүзенә баш иеп, ләббәйкә дип кенә торган сотрудникларның үзенә каршы әйтергә батырчылык итү кебек дорфалыкларыннан шаккатып аптырап калган, дөресрәге, куркып чигенгән Фазылҗан Яңгура бүген, шул ук кабинетта, арыслан тоткан сунарчы кебек, тантана итә иде. Бу минутта аның кыяфәте генә ни тора! Ул шатлыгыннан хәтта урынында тора алмый, кулларын уа һәм бары тик акылы моны, дәрәҗәгә лаек түгел, дип кисәткәч кенә, арлы-бирле йөрүдән, кул уудан туктый, кесәсеннән яулык чыгарып, кулларын сөрткән була, аннары, яңадан онытылып китеп, тагын шул ук хәрәкәтләрен кабатлый, тагын аңына килеп, кулъяулыгын ала иде. — Я, нәрсә килеп чыкты? — дип сорады ул, үзе ике кулын җәеп җибәреп иңбашларын җыерды. Аннары кайсы утырып, кайсы басып торган сотрудникларыннан карашын тиз генә Самуил Абрамовичка күчерде. — Я, атакай, бәлки, сез әйтерсез? — Аның тавышында астыртын үч алу шатлыгы ташый иде. — Сез олы кеше, җаваплы кеше, сез шундый сак, һәрнәрсәнең артын-алдын уйлап эш итүче атакай, сез ничек моңа юл куйдыгыз, ә? Партия олыларның акылын яшьләрнең дәрте, энергиясе белән бәйләргә куша бит. Ә сез?.. Демагоглар коткысына бирелеп кырый сукмакка!.. Кая алып барды ул сукмак? — Ул болай да бөрешеп утырган Самуил Абрамовичның күбенә керердәй булып аңа таба муенын сузды. — Кеше үтердек! Кеше! Хурлык, оят, җинаять! Җавапсызлыкның аръягы... һәм шуны изге табиб исеме, аның ак бүреге, ак халаты белән капламакчы булабызмы, атакай? — Ул Самуил Абрамовичның үз сүзләре белән үзен яра иде. — Кайбер малай-шалайлар, шәхси кызыксынуларыннан чыгып, авырулар алдында, гыйльми җәмәгатьчелек алдында кафедра җитәкчесенең дәрәҗәсен, абруен җимермәкче булганнар иде. Куркуыннан коты очкан авыруны котыртып, аны операция өстәленнән торып китәргә мәҗбүр иттеләр. Сез моны ничек күрмәдегез, атакай? Аннары үзләре, ' җитәрлек компетенцияләре булмаган хәлдә, операция ясаган булып, авыруны вакытыннан элек теге дөньяга озаттылар. Сез анда да... әйе, мин бөтен җаваплылыкны өстенә алып әйтәм, — ул кулы белән күкрәгенә суккалап алды, — әгәр сез аларны бу ахмаклыктан тыйган булсагыз, фаҗига да булмас иде, хатын бүген дә яшәр иде, бер-ике айдан терелеп балалары янына кайтыр иде! Яшәр иде ул! Ә хәзер кара гүрдә, балалары ятим. Җавапсызлык!.. Татьяна Степановна, сезгә дә исем китә, — диде Яңгура Мансурга ассистентлык иткән хирургка. — Сез, аек акыллы, тәҗрибәле хирург, олы башыгыз белән ничек шул малайларның коткысына бирелдегез? Сез икеләтә җаваплы. Сез Таһировның кулыннан тотарга тиеш идегез! Әйе, мондый фаҗигане берәү дә көтмәгән иде. Операция әйбәт кенә бара иде. Мансур аз гына да каушамыйча, икеләнмичә эшли иде. Аңа булышучылар да операциямен уңышлы очлануына шикләнмиләр иде. Кинәт авыруның бик тиз хәле китә, сулышы кысыла, кан басымы тешә башлады. Операцияне туктаттылар. Ашыгыч чаралар күрә башладылар, ләкин бернәрсә дә ярдәм итмәде. Сәлимова операция өстәлендә җан бирде... Шуңа күрә, Фазылҗан Яңгура хәзер ни әйтсә дә, аныкы дөрес иде, аңа берничек тә каршы килеп булмый иде. Аның болай гайрәт чәчүе, һичбер гаепсез Самуил Абрамовичны, Татьяна Степановнаны өркетергә тырышуы үтә ямьсез тәэсир калдырса да, Мансур авыз ачып каршы сүз әйтә алмады. Ул бары тик минут саен иңнәренә өелә барган авырлыкның биниһая басуын гына тойды. Ул гүя урындыгы-ние белән бергә таш идәнгә, җиргә сеңә бара иде. Ләкин ул моның белән килешергә ашыкмады. — Мине теләсә нәрсә дип гаепләргә мөмкин, әмма җавапсыз караган дип гаепли алмыйсыз. Мин моңа җаваплы карадым... Ул чагында Сәлимованың үлеменә кем гаепле? — дип Мансурны бүлдерде Яңгура. Минем өстәлемдә булган хәл өчен мин генә гаепле. Самуил Абрамовичка, Татьяна Степановнага бәйләнмәгез. Сезнең мондый катлаулы эшкә алынырга хакыгыз юк иде. Анда, төньякта, теләсә ничек киссәгез дә сүз әйтүче булмаган, күрәсең. Монда... Казан! Медицина үзәге. Мин дә сезне күреп җиткерә алмаганмын, сез күзгә төтен җибәрергә остарып кайткансыз. Хәзер үзегез дә күрәсездер, ассистент булып кала алмыйсыз. Гади хирург булып калдыру-калдырмау мәсьәләсен шулай ук уйларга кирәк булыр... Яңгураның бу янаулары Мансурның вөҗдан газабы каршында бик кечкенә иде. Аның күз алдыннан Дилбәрнең кичке кояшның алсу нуры төшкән кайгылы сабыр йөзе китмәде. Ул Мансурга ышанды, ул гомерен аның кулына тапшырды, ә Мансур аның өметен аклый алмады... Монысы иң аянычы. Патологоанатом нәрсә генә әйтмәсен, ул хакыйкатьтән беркая да китеп булмаячак. Киңәшмә әле бетмәгән булса да, Мансур кабинеттан чыкты, башын аска иеп коридор буйлап үтте, баскычтан төшә башлады. Туктады. Яңадан күз алдына кызыл нурга манчылган кайгылы сабыр йөз килеп басты. Дилбәр әкрен генә елмая, гүя нишләттегез инде мине, Мансур, дип әйтә иде кебек. Киенеп урамга чыккач та, тышта караңгы булса да, шул хәсрәтле алсу йөз Мансурның күз алдыннан китмәде. Аңа эссе иде. Ул пальтосы якасын чиште, алан да сулыш алулары җиңеләймәде. «Юк, мин гаепле... Мин үз вөҗданым каршында — иң рәхимсез судья алдында җавап бирергә тиешмен... Бу судьяның хөкем карары иң шәфкатьсез булырга тиеш... Әйе, шулай, бары тик шулай гына...» Мансур шулай уйлана-уйлана шашкан кеше төсле як-ягына карана-карана кайтты. Ниндидер витрина алдында туктады. Көзгедән аңа күзләре эчкә баткан таныш булмаган олы бер кеше карап тора иде. Бу кеше берәүгә дә кирәкми иде. Ул ялгыз иде. Ялгызлык хисе элек тә Мансурны эзәрлекли иде. Хәзер бу хис түзә алмаслык әрнүгә әверелде. Кая барырга, кемгә күңелеңне бушатырга? Сөйлисе иде башта, ә аннары... Эх, булсын иде хәзер Илмира! Ул Мансурны аңлар иде. Тагын кем аңлар иде? Бик ерактан, томан эченнән Гөлшәһидә шәүләсе калка. Ләкин ул ерактан гына карый, якын килми. Шулай да, әгәр ул хәзер Казанда булса, Мансур төн дип тормас иде, аның янына барыр... барысын да сөйләр иде... «Ә нәрсә сөйләр идем?» — дип, кинәт үз-үзеннән сорады ул һәм аптырап калды: сөйләр сүзе юк лабаса! Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? — дип сорады Мансур, өйгә килеп керүе белән, һәм каршына йөгереп чыккан кызын кочаклап аңа бик сәер итеп карап тора башлады. Аның кыяфәте кеше куркытырлык иде. Фатихәттәйнең йөрәге жу итеп китте. Ул «чү, акылыңа кил!» дип кычкырам дигәндә, ишек шакыдылар. Аннары бик борчылган Татьяна Степановна килеп керде. Кырыкка да җитмәгән бу ябык хатын хәзер алтмыш яшьлек карчык кебек карый. Соры күзләре зур булып ачылган, сары чәче эшләпәсе астыннан тузгып чыккан. Мансур Закирович, сез өйдә икәнсез! — диде гүя үз күзләренә ышанмыйча. — Сез шундый хәлдә чыгып киттегез... Мансур кинәт артына борылды да йөзе белән ишеккә капланды. Берни әйтмәгез, Татьяна Степановна, Берни! Мин... Ир булыгыз, Мансур Закирович. Коелып төшәргә безнең хакыбыз юк. — Ул Мансурның кулыннан бүреген алып чөйгә элде. — Өс киемегезне салыгыз. Бу кичтә Татьяна Степановна Таһировларда бик озак утырды. Ул әледән-әле бер фикерне кабатлады: Көрәшергә кирәк, Мансур, чигенү... хурлык. Үгетләмәгез, мин барыбер үз-үземне гафу итәсем юк, Татьяна Степановна. Ул миңа ышанды, ә мин... Мансур, күзләрен чытырдатып йомып, ыңгырашып куйды. Картларга Татьяна Степановна вакыйганы күп мәртәбәләр йомшартып сөйләп бирде. Үлем-бетем бу гаилә өчен көн саен диярлек ишетелеп торганга, берсен дә ул хәтле тетрәтмәде. Бары тик Әбүзәр абзый гына операция өстәлендә авыруның үлеп калуы хирург өчен никадәр авыр булуын аңлый иде. Фатихәттәй, чәй өлгертеп, барысын да олы якка чакырды. Мансурның да, Татьяна Степановнаның да тамагыннан аш үтмәде. Татьяна Степановна, үз-үзен көчләп булса да, бер стакан чәй эчте, ә Мансур бары тик балкашыгы белән чәен генә болгатып утырды, ләкин ул стаканын күрә идеме икән... Татьяна Степановна кайтыр алдыннан озата чыккан Әбүзәр абзыйга ни өчен борчылганлыгын әйтте, күз-колак булуны үтенде. Шуннан соң Әбүзәр абзый Мансурны кабинетына дәшеп алды да, аның белән диванга янәшә утырып, уң кулын егетнең иңбашына салды. Шулай алар икесе дә байтак вакыт эндәшмичә каядыр еракка карап утырдылар. Кыен безнең эш, — диде Әбүзәр абзый бераздан, — юлыбыз такыр түгел, чәчәкләр сибелмәгән. Сөенүдән күбрәк көенүе, һәр көн шул хәл, һәр көн упкын кырыеннан барабыз, һәр көн тауга менәргә туры килә... Бу, Мансур, минем сүзләр түгел, моны гомерләрен медицинага багышлаган бик күп галимнәр әйткәннәр. Ләкин бу юлга безне берәү дә көчләп бастырмады. Без аны үзебез сайлап алдык. Чигенү дә, читкә китү дә юк безгә. Чылбырлап куелганга түгел, намусыбыз кушмаганга... Болар, дәү әти, билгеле хакыйкать... Студент чакта ук ишеткән идек. Студент чакта ишетәбез генә, ә соңыннан йөрәктән кичерәбез. Аерма җир белән күк... Ләкин боларны мин, Мансур, сиңа түгел, үземә сөйлим. Date: 2015-12-13; view: 401; Нарушение авторских прав |