Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Икенче бүлек 10 page
Мин Чеховның «Табиб профессиясе — батырлык. Ул үз— үзеңне аямауны, күңелеңнең һәм уйларыңның саф булуын таләп итә» дигән сүзләрен укыганым бар иде. Ләкин Чехов үзе табиб булганга гына шулай матурлап язгандыр дип уйлый идем. Әмма бу сүзләр — изге хакыйкать икән! Мин моны менә монда, хастаханә түшәгендә үлем белән тартышканда аңладым. Әгәр табибларның берсе мин арыдым, минем вакытым юк дип яки әллә кем түгел әле дип, кыен чакта мине ташлап китеп барган булса, мин, билгеле, бу дөньядан күптән ычкынган булыр идем. Атна-ун көннән соң, сөрем әзрәк тарала, сулыш алулары бераз җиңеләя, күз аллары яктыра төште. Күкрәктәге яшеннәр, йөрәккә кинәт китереп чәнчи торган утлы безләр шаярып туктадылар. Арка сөякләрен катырып күкрәккә басып торган мең потлы таш та читкәрәк шуды төсле. Шуннан соң мин кәгазь, карандаш соратып алдым... Мин фронтта булган кеше. Үлем минем тирәмдә байтак бөтерелде. Актыктан батыр булып кыланыр хәлем юк. Мин үлемнән курка идем. Ләкин анда, фронтта, ватанчылык хисе, дошманнарга нәфрәт, ниһаять, үлсәң нәрсә намына үлүеңне аңлау куркуны җиңәргә көч бирә иде. Аннары анда үзең дә үз гомереңне саклап калыр өчен ни дәрәҗәдәдер тырыша ала идең. Биредә, хастаханәдә, бөтенләй башкача. Инфаркт мине көтмәгәндә, уйламаганда, кайнар эш өстендә аяктан бәреп екты. Мин чиргә каршы торырга рухи яктан бөтенләй әзер түгел идем. Зиһен апачык эшли. Ләкин сиңа кузгалырга да, селкенергә дә ярамый, гомерең кыл өстендә торганын сизәсең, һәр секунд саен актык сулышыңны алуың мөмкинлеген аңлыйсың. Әмма ни чара? Фронтта чакта безгә, исән каласың килсә, дошманыңны чәнчелдер, алга бар, дияләр иде. Биредә «дошманны» чәнчелдерергә дә, алга барырга да мөмкин түгел. Ят һәм көт. Сынаулар аша үтә-үтә, кеше үз-үзен аңлый бара диләр. Минем нервларым әле шактый нык икән. Башкалар кебек артык борчылмыйм, көймим, үз хәлемә чагыштырмача айнык, ачык карыйм. Онытылыр өчен, булачак әсәремнең сюжетын уйлыйм, геройларымны күз алдыма китереп, аларны төрле-төрле хәлләргә куеп мәш киләм, — монысын табиблар тыя алмыйлар бит. Аннары бу — эшкә дә саналмый (гәрчә язучы өчен иң авыр эш булса да). Тумбочкабыз өстендә сулы шешәгә утыртылган алсу кызыл чәчәкләр тора иде. Аларны Балашовка китерделәр. Күз явын алырдай ул чәчәкләргә мин кайчан сәгатьләр буе карап ята идем. Алар һич тә шиңмәс күк тоела иде миңа. Ләкин бер көнне палатаны җыештыручы санитарка ялгыш кына кагылган иде, чәчәк таҗлары коелды да төште. Шәрә сабаклары гына торып калды. Миңа ямансу булып китте. Яфракчыкларны чиләккә сыпыра башлаган санитаркадан берничәсен сорап алдым һәм дәфтәрем битләре арасына салдым. Соңыннан, еллар үткәч, шул көннәрнең бер истәлеге калыр дип уйладым. — Кеше дә шулай бит, — дип уйладым мин, фәлсәфәгә бирелеп, — яши-яши дә бер заман коела да бетә... Нишлисең, табигать кануны, моңа каршы барып булмый. Әмма кеше исәннәргә нәрсә калдыра? Без еш кына барысы да исәннәргә кала дибез. Бу билгеле, дөрес. Кабергә берәү дә бер нәрсә дә алып китми. Ләкин шул «барысы да» дигәндә синең шәхси өлешеңнең булмавы яки бик аз булуы да мөмкин бит. Әгәр синнән бернигә ярамый торган шәрә сабак кына калса?! Кайчандыр безнең палатада Сәйдәш яткан. Хәзер ул юк инде. Ләкин аның гаҗәеп музыкасы яши. Алай гына да түгел, Сәйдәш елдан-ел көчлерәк яңгырый, аның даны үзе исән чактагыдан куп мәртәбә көчлерәк шаулый. Ул безнең күз алдыбызда үлемсезлеккә күчә бара... Шул ук палатада гомер юллары очланган бүтән иҗат кешеләрен дә беләм мин, — бу яктан безнең палата тарихи дисәң дә ярый. Яманлап әйтүем түгел, каберләренә таш атарга теләмим, моннан да әшәкерәк эш дөньяда юк, ләкин хакыйкате шул: аларның исемнәрен дә, әсәрләрен дә бүген бик аз кешеләр генә хәтерли инде. Ә заманында алар Сәйдәштән бигрәк шаулаганнар иде, мәйдан да тотканнар иде. Үлгәч, исемегез, әсәрләрегез халык күңелендә мәңге калыр дип каберләр өстендә сүзләр сөйләгәннәр иде. Ләкин берничә елдан соң ук алар онытыла башлады. Ихтыярсыздан сорау туа: ни өчен аларның әсәрләре кыска гомерле булды? Ни өчен аларның даннары тормыш бизмәненә салгач, бик аз тартты? Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган солдатларның кабер ташларында шундый сүзләр укыганым бар: «... живущие вам бесконечно благодарны». Гаҗәп зур, гаҗәп тирән хөрмәт. Ләкин кеше каберенә кеше керми. Ул сүзләр аларга карата әйтелгән, ә безгә карата әйтеләсе сүзләрне тарих әле язарга әзерләнә генә. Без әле исән. Тарихның безнең турыда ничегрәк язуы безнең үзебезгә дә бәйле әле. Ни өчен мин боларны язам соң? Мөгаен, романымда сәнгать кешеләрең күрсәтмичә булдыра алмамдыр. Мин бу юлы да бик «бәхетле» булып чыктым әле. Бирәм дигән колына китереп куяр юлына дигән шикелле, тормыш минем яныма Николай Максимовичны китереп салды. Ул минем өчен, Әбүзәр абзый кебек, чиксез кадерле табыш. Кичләребез безнең төрле әңгәмә белән үтә. Ниләр турында гына сөйләмибез! Әгәр безнең монда сөйләгән сүзләребезне магнитофонга язып алсалар, ишек төбендә үлем бабай басып торган палатада сөйләнгән сүзләр дип берәү дә әйтмәс иде. Әле тормышны дөрес күрсәтмәүдә гаепләрләр иде. Без иң гади көнкүреш мәсьәләләреннән алып бөтен дөнья күләмендәге проблемаларга кадәр барып җитәбез. Америкасы да, Европасы да, Азиясе дә, Африкасы да читтә калмый. Тагын шунысы кызык, без берсенә дә битараф түгел, барысы да безгә кагыла: я борчый, я куандыра. Мондый әңгәмәләр, сестра килеп: — Йокларга вакыт! — дип, утны сүндереп киткәнчегә кадәр дәвам итә. Бүген Николай Максимович шәһәрне яшелләндерү турында сөйли. Борчылып, дулкынланып сөйли, әйтерсең, шәһәр советы сессиясендә чыгыш ясый. Шуннан сүз әкренләп футболга күчә. Чит илдә безнең сборный 1: 2 исәбе белән оттырган. И гарьләнәбез, и ачынабыз, үзебез сикереп торып туп тибәргә җитешәбез. Аннары сүз авиациягә, тавыштан тиз очучы самолетларга, ракеталарга сикерә. Бу өлкәдә безнең үз авторитетыбыз бар. «Андрюша, болар әкият кенә түгелме? Минем артист башыма бер дә сыймый», дип, Николай Максимович оеткы сала. Балашов, боларның барысының да дөрес икәнен раслап, киләчәктә тагын әллә нәрсәләр буласын әйтә. Егетләр, мин Калуга малае, Циолковский укытты мине! — дип әйтеп сала шунда артист. — Ләкин карт миңа бер генә тапкыр да икедән артыкны куймады. Синнән, Николашка, математик чыкмый ди торган иде. Артист авызлыкны бер тешләп алса, сөйләүдән тиз генә туктар димәгез. Балашовның ком дачасыннан мең дә беренче тапкыр көлеп ала да: — Шулай да мин, егетләр, нәрсә белән дә булса мавыккан кешеләрне яратам, — дип сөйләп китә. — Минем бер танышым бар. Бервакытны бу юклы-барлы акчасына автомобиль сатыл алды. Машина аңа, пычагыма да кирәкми. Иртә белән хатынын базарга алып бара, — ә базар бездән җәяү барганда да биш-ун минутлык юл. Хатыны базарда әйбер алып йөргәндә, бу сәгатьләр буе машинасын каравыллап тора. Базардан кайткач, кичкә кадәр машинасын чистарта, Төнлә машинасын урлап китмәсеннәр дип, сарай ишегенә әллә нинди хикмәтле йозаклар элә, сигналлар үткәрә... Больницага керер алдыннан бу миңа тагын килгән, иптәш депутат, ди, миңа шәһәр советыннан участок алып бирергә булыш, ди, йорт салам, ди. Квартирасы менә дигән, үзе янә бер йорт салмакчы була. Нигә, мин әйтәм, сиңа йорт, квартирантлар кертеп акча каерыргамы? Юк, ди, мин эшсез тора алмыйм, мин көн саен нидер эшләргә тиешмен, ди. Бер караганда кирәксез эш белән шөгыльләнү — мәгънәсезлек тә кебек. Әмма тик ятканчы тун итәген уа тор, язган булса, язын алача ыштан булыр, ди татар. Шуңа күрә, берни эшләмичә тик ятып сөрсүгә караганда, мәгънәсез эш тә яхшырак. Кеше, беләсезме, кайчан үлә? — дип кинәт сорады артист бездән һәм үзе үк җавап та бирде: —Хезмәттән, яшәүдән кызык тапмый башласа үлә ул. Бу, беләсегез килсә, бик хәтәр үлем, ташка үлчим үлем, кара үлем белән бер ул, ходай күрсәтмәсен, чөнки аның егермедә дә, кырыкта да, алтмышта да, үгез кебек таза кешегә дә килүе мөмкин. Хастаханә койкасында да чертежлар сызгалап яткан Андрюша нишләп үлсен ди, үләргә аның вакыты да юк. Ачык ишектән Диләфрүзнең җил-җил йөрүе күренә. Ул дежуркасына бер генә минутка кереп чыга да, пыяла шкафтан яки холодильниктан нидер алып, тагын кайсыдыр авыру янына китеп бара. Ул шундый кызу йөри, аның ак калфагы, әйтерсең, ак яшен кебек безнең ишек турысыннан сызылып үтеп китә. Көне буе шулай аяк өстендә бит ул! Ничек табаннары янмый икән? Кайчак тынгысыз Николай Максимович аны дәшеп алып үз янына чакырып китерә дә кирәккә дә, кирәксезгә дә берәр шаян сүз әйтә, кызарта. Мондый минутларда Диләфрүз ничектер аеруча сөйкемле булып китә. Ояла, кызара белми торган кыз — кызмыни ул?! Ләкин мине аеруча сокландырганы Диләфрүзнең холкы. Ул бервакытта да авыруларга ачуланмый, каш җыермый, кырын карамый. Бик бәхетле ирнең хатыны булыр ул. Ләкин кайчакта мин аның йөзендә ниндидер яшерен сагыш, газаплану күрәм, нурлы күзләрендә дә йөрәкне әллә нишләтә торган моң тибрәнә шикелле. Ихтимал, аның гыйшык тотып йөргән чагыдыр дип юрыйм мин моны. Диләфрүзнең гадәте шундый: палатага килеп кергәч, ул бер мәл барыбызга да бердәй итеп ишек төбеннән карап тора. Күзләрендә шәфкать нуры, башын чак кына кыңгыр салган, гәүдәсе сылу һәм җиңел, аяклары коеп куйган шикелле. Буяу заты тимәгән, әмма пешкән җиләк төсле иреннәре аеруча нәфис. Аның иреннәренең нәфислеге турында Николай Максимович Леонардо да Винчи Моңа Лизасының елмаюы турында сәнгать белгечләре сөйләгәннән ким сөйләми. Шулай да мин үзем күбрәк Диләфрүзнең күзләрен яратам. Мин аның сурәте турында кайчак болайрак уйлыйм: менә бер бик мәшһүр художник Диләфрүзнең рәсемен ясарга керешкән, имеш. Ул бик тырышып, чын камиллек белән аның иреннәрен, ияген ясаган. Аннары әллә ашыккангамы, әллә каралама дип кенәме, борын, каш, яңак тирәләрен киртәсенә керердәй итеп кенә ясап куйган. Аның бер унлап кешенең күзенә салырлык нуры булган. Тагы ниндидер сәбәп аркасында, ул тоткан да шул ун кешенең күзенә җитәрлек нурны бер Диләфрүзнең күзләренә салган... Шуңа күрә, Диләфрүз озын керфекләрен сирпеп бер караса, палата эчләре яктырып киткәндәй була. Аның күзләре башларны әйләндерә торган тирән коедагы йолдызны хәтерләтә. Миңа калса, ул күзләрдә берьюлы берничә төрле хис чагыла: сагыш та, шатлык та, курку да, ышану да һәм тагын әллә нәрсәләр. Кайчак мин шушы «әллә нәрсәләрне» белергә тырышам. Ихтимал, Диләфрүзне башка шартларда ешрак очратсам, мин ул серне дә ачар идем, ләкин гел бер шартларда булгач, андый тирән серләрне ачу миңа кыен. Ләкин кайчан да булса бер ачарга кирәк булыр. Шунсыз мин аның образын бервакытта да тулы итеп бирә алмам. Диләфрүз, кичке мединститутта укыганга, көндез генә эшли. Башка палата сестралары алмашлап эшлиләр, бер көн эшлиләр дә аннары ике-өч тәүлек бөтенләй күренмиләр. Алардан иң истә калганнары кара бөрлегән төсле кап-кара күзле, бик яшь, бик беркатлы Лена, «Саратау бикәсе» дигән кушаматлы, сары чәчле, таза беләкле көләч Люся, аз сүзле кырысрак табигатьле Татьяна Аркадьевна. Ул фронтовичка, без аның белән фронтта бер тирәдәрәк хезмәт иткәнбез. Бер тапкыр, безнең сугышчылар чигенә башлагач, Татьяна аларны, туктатып, атакага алып барган дип ишеттем. Әмма үзе бу турыда бер дә сөйләмәде. «Оныттым инде», ди иде ул, мин сорагач. Аның каравы, табибларның кушканын Татьяна Аркадьевнадан да төгәл үтәүче бүтән сестра бар идеме икән. Люся бөтенләй башка. Башыңнан да сыйпар, елмаер да, җырлап та җибәрер. Ул Саратовта туган. Сугыш елларында әнисе белән Татарстанга эвакуация белән килгәннәр, Котлы Бөкәш дигән авылда торганнар. Ул чакта Люсяга дүрт яшь булган. Ул татарча сөйләшергә, җырларга өйрәнгән. Хәзер дә кемнең булса башыннан сыйпап: — Малай матур, күлмәк кыска, корсак зур, — дип такмаклап куя яки берәрсенең колагына иелеп, әкрен генә: «Алма пешкән, өзелеп төшкән...» дип җырлап җибәрә. Николай Максимович кочаклый башласа, Люся кулына урындык ала да, аның аякларын алга каратып, «Якын килмә, сөзәм!» — ди. Сестралардан тагын Әния исемле бер татар кызы бар. Ул хатын-кызлар бүлегендә эшли. Безнең бүлеккә каты авыру янында дежур итәргә кирәк чакта гына килә. Миңа аның исеме бик ошый. Холкына куйган да каплаган инде: әни шикелле ягымлы һәм шәфкатьле. Тазарак гәүдәле, калку күкрәкле, аз гына калынрак иренле бу кызга бүтән бер исем дә ятмас иде шикелле. Ул баш очында утырганда, иң көйсез авырулар да ыңгырашмыйлар... Минем бу язмаларым төрле вакытта, кәефем төрле чакта языла. Нихәтле генә бирешмәскә, күрсәтмәскә, сиздермәскә тырышсак та, без, барыннан да элек, авыру кеше, шунлыктан хәлебез көзге көн кебек: бер аяза, бер болытлый. Аязса, көләбез, сөйләшәбез, бер-беребезне шаяртабыз; болытласа, стенага карап эндәшми ятабыз. Йөрәк турысы кыза, йөрәк гүя урынын тарсына, кузгала, тынычсызланып боргаланырга маташа. Миңа калса, минем йөрәгем йомшак ит кисәге түгел, ә буынтыклы каты йодрык. Кузгалган чакларында мин аның сөякчел буын башларын бик ачык сизәм, алар күкрәкне бик каты авырттыралар. Ләкин эндәшмим, түзәм. Ә Николай Максимович төнге тынлыкка чумган хастаханәнең иң ерак почмакларына да ишетелерлек итеп: — О-о-о-хо! — дип кычкырып көрсенеп куя да үзалдына сөйләнә башлый: — йөрәк сызлый, пульс тибә дә туктый, тибә дә туктый. Бер, ике өч... — дип, бер кулы белән икенчесен тотып тамыр тибешен кычкырып саный: — дүрт, биш... Туктады, югалды... тагын тибә,... алты... җиде... сигез, ту... туктады, валлаһи туктады... Николай Максимович, җитте инде... Андрюша, син йокламыйсыңмы? Минем башыма шундый уй килде әле хәзер генә, — ди артист, тыңлаучы табылуга шатланып. — Менә булсын иде янымда карчыгым. Иркәләр идем мин аны бер туйганчы, аннары бакчага алып чыгып, кара карлыган вареньесы белән чәй эчертер идем. Югыйсә тормыш тройкадай җилдереп үтеп китте, сәхнәдә хәтсез кеше хатыннарын иркәләдем, назладым, алларына тезләндем, ә үз хатыныма бер җылы сүз әйтергә вакыт таба алмадым... Эх, эч поша, Андрюша! Нишләргә инде? Әллә концерт бирергәме икән? Әй, Люсенька, кер әле безнең янга, — дип, ул узып барган сестраны чакырып ала. Кыз кергәч, аңа карап: — Люсенька, «Во поле березонька стояла» ны җырлый беләсеңме? Әйдә икәү җырлыйбыз, — ди һәм шунда ук җырлап та җибәрә. Сестра курыккандай тирә-ягына каранып ала, бармагын иреннәренә куя һәм пышылдап кына: Николай Максимович, нишләвегез бу?! — ди. — Авыруларны уятасыз ич. Артист җырын ярты юлда бүлеп шулай ук әкрен тавыш белән: Эх, Люсенька, кадерлем, — дип көрсенә. — Эч поша бит. Синең киң кырлы, ал тасмалы эшләпәң бармы? Ак күлмәккә ал тасмалы эшләпә бик килешә. Икәү урманга барып ак каен төбенә утырыр идек. Мин сиңа җырлар җырлар идем... Николай Максимович, сезгә бүген ике доза магнезия, — ди сестра, палатадан чыгышлый. Артист озак кына эндәшми ята. Шулай да, уколлары, магнезияләре булса да, тормыш яхшы, Андрюша, — ди. Клизмасы булса дамы? — дип чәнчеп сорыйм мин. Син әле дөньяда бармыни, Хәйдәр? Тавышың-тының чыкмагач, әллә ычкындыңмы дип уйлаган идем, — ди артист шунда ук. Баштарак атаклы артистның сүзләрен тыңлау бик күңелле иде, әлбәттә. Без хәтта үзебез аның ни дә булса сөйләвен үтенә идек. Ләкин гелән-гелән ак күмәч белән майлы ботка да туйдыра дигәндәй, тора-бара Николай Максимовичның такылдаулары безне туйдыра башлады. Бүген иртәдән бирле авыртынам, палатада суларга һава калмаган кебек, ә Николай Максимович беренче гильдия купецы Барановның Тула каберстанында зират ителгән... сыңар кулы турында Ханзафаровка такылдый. Минем һич тә тыңлыйсым килми, ләкин кая качасың? Караватка кадаклангансың икән, ихтыярсыз тыңларга мәҗбүрсең. Ниндидер җәнҗал вакытында әлеге купецның кулын сындырганнар. Докторлар аны кисеп ташлаган. Күзгә төтен җибәрергә яраткан сәүдәгәр абзагыз поплар чакыртып, тәреләр, херувимнар күтәреп, шул сыңар кулын бөтен шәһәр буйлап алып барып махсус төрбәдә җирләткән ди. Миңа дисә, ник башын кистереп җирләттермәгән шунда! Ә Николай Максимович инде каторжаннарны Себергә озатучы сакчылар башлыгы яшь офицерга ияреп туган йортыннан качып киткән Пермь төрмәсе начальнигының кызы турында сөйли. Юлда офицер ул кызны, кирәге беткәч, ташлап калдырган. Кыз, мәсхәрә булып, яңадан әтисе бусагасына кайткан һәм озакламыйча кайгысыннан үлгән. Аның кабере Пермь зиратында, ди Николай Максимович. Кабер өстендә авыр чуен плита. Плитага елан сурәте төшерелгән һәм: «Будь проклята, дочь моя!» дип язып куелган, ди. — Җитте инде, Николай Максимович! — дип кычкырасым килә минем, ләкин картның хәтере калуы мөмкин. Бәлки, аңа да бүген кыендыр, бәлки, ул да күңелен ялгыз калдырмас өчен һаман сөйли дә сөйли торгандыр. Тыш караңгы, палаталар күңелсез. Ниһаять, Николай Максимович сөйли-сөйли арыды ахрысы, хырылдап йоклый башлады. И рәхмәтле йокы! Табигатьнең иң татлысы! Миндә дә шулай йоклап китә алсам иде! Андрей Андреевич һаман үзенең расчетлары белән мәшгуль. Ул бер дә күңелсезләнми. Ханзафаров гомумән бурсык кебек йоклый. Хәзер дә каядыр чыгып киткә. Әллә домино уйныйлар инде. Отып кайтса, бик хәтәр мактана, оттырып кайтса, чырае мич себергән пумала кебек кап-кара була, яткач та, бик озак мышный. Мин түшәмгә карап ятам. Аннары мендәрем астыннан наушникларны алып киям. Радиода «Гөлкәем» не җырлыйлар, — моңлы, авыр көй. Юк бит, күңеллерәге монда да юк. Күзләрем әкренләп йомыла башлый. Мин бирешмәскә тырышам. Нигәдер куркам, күземне йомсам, яңадан ачмам кебек тоела. Ләкин күзләр йомыла, күпмедер вакыт үтә, мин сискәнеп уянам. Ни күрим! Ишегебез төбеннән кара җәймә бөркәнгән кешеләр узалар. Кайчандыр монда Исмәгыйль атлы бер авыру шулай йөргән диләр. Саташам ахрысы. Мин аермачык ишетәм: кемдер ыңгыраша, сузып-сузып ыңгыраша. Кем икән? Мөгаен үзем ыңгырашамдыр дип уйлыйм, әмма соңыннан беләм: бу — коридорның аргы башында үләргә ятучы хатын ыңгырашкан икән. Көндез кәефем бераз арулана, әмма бөтен гәүдәм хәлсез. Яза торган карандашым кулымнан төшеп китә. Ишек ачык чакларда коридор тәрәзәсеннән урам аръягындагы йорт һәм аның түбәсендәге сыерчык оясы күренә. Көндезге якта озын колга очындагы бу оя күзгә артык ташланмый, мин аның барлыгын да онытам. Әмма кич, кояш офыкка төшкәндә, ул алсу нурга манчыла. Мин аны нәрсәләргә генә охшатмыйм! Бер караганда, ул миңа диңгез уртасындагы гаҗәеп бер кыясыман тоела, икенче караганда, эссе ком чүлләрендәге таш әбине искә төшерә яки ниндидер борынгы гүзәл биналарның бер хәрабә калдыгын хәтерләтә. Мин ул сыерчык оясына түбәннән карыйм. Зәңгәр бушлыкта фәкать шул бер сыерчык оясы гына асылынып тора. Озаграк карап яткач, күз арый да нечкә колга күренми башлый. Кичке кояшның үзгәрүчән кызгылт яктысында һава диңгезендә шул оя гына хыялымны уйната... Тора-бара бу сыерчык оясы һавада эрегәндәй була, югала кояш нәкъ безнең коридор тәрәзәсенә карый башлый. Шул чак минем өчен әйтеп бетергесез газаплы минутлар башлана. Мин башымны кая яшерергә белмим. Ә тәрәзә пыяласы шундый көчле ялтырый, күзләрем атылып чыгарга җитешә, мием кайный шикелле. Мин сестраларга, санитаркаларга, узып баручыларга ишекне ябып йөрегез дип үтенәм. Ләкин, үч иткән кебек, берсе япса, икенчесе ачып китә. Бу газап дүрт-биш минут дәвам итә, аннары кояш тәрәзәдән читкә шуа. Көн тиз үтә. Табиблар, сестралар, аш... Ә төн — йоклый алмаган кешегә очсыз-кырыйсыз газап ул. Кайчак вакыт гүя агуыннан туктаган да, мәңгелек төн урнашкан күк тоела. Бөтен яктан сызлану, ыңгырашу, хырылдау, саташу тавышлары ишетелә. Аннары, төн тынлыгын ярып, кайдадыр кемдер үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрә. Йокламаучыларның күңелләренә шом салган бу тавыш тынарга өлгерми, тагын кемнеңдер илерүе ишетелә; а-а-а-а!! Тышта буран улый, тәрәзәне зырылдата-зырылдата ач песи баласы кебек җил елый. Мин әле йоклап китәм, әле ниндидер дөбер-шатыр иткән тавышларга уянам. Палатада ярым караңгы. Николай Максимович тумбочкасында гына ут яна. Ул китап укый. Ләкин бераз укый да, китабын читкә куеп, төнге тавышларны тыңлап тора, аннары кулы белән йөрәк капшый. Мондый җилле-давыллы төннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә бик кыен. Бер тапкыр уянып китсәм, палатада кемнәрдер чыш-пыш сөйләшәләр. Күземне ачып карасам, Николай Максимович янында карт санитарка Нюра түти утыра. Кыяфәтенең кырыслыгына ишарә ясаптырмы, Николай Максимович аңа гел «богомолка» дип дәшә. Николай Максимович аңа Пушкинның «Суга баткан кешесе» н укый. Карт санитарка исе китеп тыңлап утыра. Ихтимал, бу аның Пушкинны беренче ишетүедер: В ночь погода зашумела,
Күптән булган хәл икән бу. Мин балачакта чыра яндыралар иде... — ди Нюра түти. Date: 2015-12-13; view: 421; Нарушение авторских прав |