Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 9 page





Бүген Зиннуров хастаханәгә иртүк килде. Кичкә кадәр әле сестралар, әле санитаркалар, әле авырулар, әле табиблар белән сөйләшеп утырды, аннары кеше күрми торган бер почмакка посып, блокнотын тез өстенә куеп — фронттагы гадәте — күргәннәрен, ишеткәннәрен, теге-бу уңай белән күңелендә туган уйларын кәгазьгә тиз-тиз сызгалады. Ә эш бетәр алдыннан, ул Гөлшәһидә кабинетына керде. Гөлшәһидә аны эштән соң заводка алып барырга вәгъдә иткән иде.

— Мин хәзер эшемне тәмамлыйм, аз гына көтегез инде, — диде Гөлшәһидә, нидер яза-яза.

Зиннуров кабинеттагы икенче өстәл янына утырды. Өстәлдә ачык китап ята иде. Кызыксынып тышын кайтарып караса, үз китабы. Зиннуров, уңайсызланып, аны тиз генә читкә этәрде дә газета белән ябып куйды.

Тышта кояшлы көн. Ләкин кояш инде кабинет тәрәзәсе турысыннан узып киткән. Фәкать каршы як стенаның бер почмагында, түшәм янындарак, уч тәбе хәтле генә якты тап торып калган, әйтерсең, көзге шәүләсе төшкән, Әмма кабинеттагы көзгенең шәүләсе бу урынга төшәрлек түгел иде. Зиннуров башын күтәреп кабинет эчен күздән кичерде һәм шкаф башында никельле ялтыр савыт күрде. Шуның шәүләсе икән. Аннары ак абажурга карап алды. Анда, телевизор экранындагы кебек, ниндидер хәрәкәтләр хасил булалар да юкка чыгалар. Бераз карап торгач, Зиннуров анда ишек алдының бер почмагы чагылуын төшенде. Ишек алдыннан кемнәрдер узалар, машиналар килә-китә. Кояш нурына туры килгәннәре абажурда ачык булып чагылалар...

Фәкать эш юктан гына башланган бу күзәтү язучы күңелендә сәер уй тудырды: дөнья чагылышлар белән тулы дип уйлады ул, без аларның бик азларын гына күрәбез, бик азларына гына игътибар итәбез. Күпме гаҗәеп чагылышлар безнең игътибардан читтә кала. Ихтимал, бу чагылышлар, радиодулкыннар кебек, очсыз-кырыйсыз галәм күләменә дә җәелә торганнардыр һәм җирдәге шушы чагылышлар, галәмнән килә торган бик ерак йолдызларның нуры кебек, бүтән планеталардагы кешеләргә, ихтимал, йөз миллион еллардан соң гына барып җитәр, анда аларны йөз миллион елдан соң гына тере килеш күрерләр...

Мин сезне көттерәм, — диде Гөлшәһидә, артына борылып. — Хәзер бетерәм.

Зарар юк, ашыкмагыз, — диде Зиннуров.

Кинәт ул нәрсәдер исенә төшерде булса кирәк, блокнотын алды һәм тиз-тиз сызгалый башлады: урман инеше, алан, тау, тауны терәп торган ак каен...

Каен астына ике тапкыр сызды. Бу образны ул инде күптән эзли иде. Кинәт табылуына сөенеп куйды.

Җәй көннәрендә ул, кулын артка куеп, урманда уйланып йөрергә ярата иде. Бер тапкыр шулай уйланып йөри торгач, бәләкәй генә бер урман инеше янына барып чыкты. Агар-акмас кына ага иде ул инеш. Өсте көзге кебек шоп-шома. Бөтенләй акмый дияр идең, кайчак югарыдан я бер сары яфрак өзелеп килеп төшсә, я бер йөнтәс орлык килеп кунса, алар әкрен генә бер якка таба сугыла башлыйлар. Шуларга карап торсаң гына суның акканын сизәсең. Югыйсә һичбер хәрәкәт беленми. Су шундый чиста, төбендә кайчандыр авып төшеп, яртылаш ләмгә күмелгән ботак-чатаклар ап-ачык күренә.

Күләгәле урыннарда су кап-кара, кояшлы урыннарда яктырып тора. Көзге урман үзенең бөтен бизәкләре белән баштүбән әйләнеп шунда кереп утыргансыман. Инеш аркылы кемнәрдер тар гына басма салганнар. Зиннуров шул басманың култыксасына таянып, суга карап, су төбе китабын укырга керешә, аннары, башын күтәреп, тирә-юненә күз йөртә. Басманың теге ягында зур гына алан. Алан артында текә тау. Тау битенә нарат, чыршы агачлары үскән, Шул текә тауга озак карап торсаң, ул агып киләсыман тоела, әйтерсең, шарлама кебек югарыдан ишелеп төшә. Күз ачып йомарга да өлгермәссең, аланны басып китәр төсле тоела. Тик аланның тауга барып терәлгән читендә бердәнбер киртә бар: бер төптән биш тармаклы каен үсеп чыккан. Менә шушы каен шуып килгән мәһабәт тауны терәп туктаткан кебек. Аңа бик авыр ахрысы бу тауны терәп торулары. Кайрысы каралып, җыерчыкланып беткән. Биш тармагының берсе җирдән бер метр биеклектә сынган, икенчесенең ябалдашы юк, әйтерсең, кисеп ташлаганнар, ул телеграмма баганасына охшап калган. Өченчесен дә күптән түгел генә давыл сындырган ахрысы, сынган өлеше башка агачлар өстенә авып асылынып тора. Биш апа-сеңелнең фәкать икесе генә үсеп утыра... Менә шул каен янына Зиннуров иртә белән, кояш яңа гына чыгып килгән чакта бара торган иде. Кояшның беренче нурлары иң элек шул каенның башына төшә һәм каеннан: «Хәлләрегез ничек, сеңелкәш?» дип сорый шикелле. Мондый чакта бу карт каен гүя яшәрә, яктыра. Ләкин мондый рәхәт минутлары аның азрак була. Күбрәк аңа зәһәр җилләргә каршы торырга туры килә, зур тау үзенең биниһая авырлыгы белән аңа көннән-көн ныграк баса. «Кит юлымнан!» дип әйтә шикелле. Зиннуровның тауларны терәп торган карт имәннәрне күргәне бар иде. Ләкин имән — имән инде ул, аңа гаҗәпләнмисең. Ә тирәсендә бала-чагалар әйлән-бәйлән уйный торган зифа ак каенның шундый көченә, шундый кодрәтенә сокланмыйча мөмкинме соң...

Ак каеннар — медицина эшчеләре, тау дигәне — кешеләр өстенә ишелеп торган чир... Шулай чагыштырсаң, аңлашылырмы икән? Әллә көләрләр генәме икән?

Гөлшәһидә урыныннан торды, сәгатенә карап алды, халатын салып сумкасына тыкты.

Зиннуров аны хастаханәдә ак халаттан гына күрергә күнеккән иде. Ак кием Гөлшәһидәгә ниндидер пакьлек, нәфислек һәм тагын тәгаен генә әйтеп тә аңлатып булмый торган шәфкатьлелек бирә иде. Гади кием белән ул башкаларга охшады да калды. Бу шулхәтле күзгә бәрелеп тора торган кискен үзгәреш булганга, Зиннуров соңыннан да озак оныта алмады. Дөрес, гади киемдәге Гөлшәһидә аңа аңлаешлырак иде, ул андыйларны тормышта күп күрде. Ләкин ул ак халатлы Гөлшәһидәне идеаллаштыра иде, шуңа күрә, аңлашылып бетмәсә дә, аны өстенрәк күрә иде.

Ун-унбиш минуттан алар завод идарәсенең ишегеннән кереп, икенче катка күтәрелделәр. Озын коридорның аргы башына уздылар. Зиннуров хәтерли — бу заводка ул еш килгәли иде — биредә элек такта белән генә бүленгән ниндидер бүлмә иде. Хәзер такталарны сүтеп алгач, иркен, матур холл булган, ике пальма китереп утыртканнар, диван, урындыклар тезеп куйганнар, стенада медикларның эше турында зур гына фотостенд, шунда ук җәмәгать тәртибендәге поликлиниканың авыруларны кабул итү сәгатьләре турында белдерүләр дә бар.

Алар медпункт бүлмәсенә кереп чишенделәр. Ул арада башка табиблар да килеп җиттеләр. Зиннуров аларны белә иде, исәнләште. Аннары алар башка бүлмәләргә кереп киттеләр. Зиннуров авырулар янында утырып калды һәм сүзләренә колак салды. Аннары үзе дә сүзгә кушылды. Шулай ике сәгать үтте. Бары тик актыккы авыру чыккач кына, ул Гөлшәһидә янына керде.

Кайтып китмәдегезмени, Хәйдәр абый? — диде гаҗәпләнеп Гөлшәһидә. — Интегеп беткәнсездер бит.

Гөлшәһидә ханым, зур эш башлап җибәргәнсез. Шәриф ага Камалның «Матур туганда» исемле романы бар. Мин дә менә шул матур туган чакка туры килдем.

Алар киенеп урамга чыктылар. Урам утлары тирәсендә кар бөртекләре ак күбәләкләр кебек бөтереләләр. Көне буе диярлек бина эчендә булганга, һава сулап туймаслык татлы тоела. Мондый кичләрдә биек таудан чана шуарга рәхәт.

Гөлшәһидә көлеп җибәрде.

Сез, язучылар, Хәйдәр абый, гади генә нәрсәләрдән дә әллә ниләр уйлап чыгарасыз. Матур туганда... Нинди матур туганда булсын... Алай күккә чөймәгез... егылып төшәрбез.

Нәкъ шулай, нәкъ шулай! Матур туганда! — диде Зиннуров, аңа каршы килеп. — Нигә без үзебез тудырган матурлыктан оялырга тиеш?! Салават күперен тоныкландырсаң, аннан ни кала? Егылудан куркырга ярамый. Беләсезме, сезне монда делегат доктор диләр икән. Сөеп әйтәләр алар моны, Гөлшәһидә ханым. Халык ялагайланырга яратмый. Ул я сөя, я кире кага. Сезнең янга өстенә киң якалы җылы фуфайка кигән олырак яшьтәге бер ир керде бит. Дядя Саша ул, фрезеровщик. Аның сезгә икенче тапкыр күренүе икән инде. Душа доктор, диде ул сезнең турыда. Ә сезгә күренгәнче ул амбулатория табибына барган булган. Бардым, ди, яшь кенә бер кызый кабул итте үземне, ди. Авызында папирос, төтенне нәкъ борыныма өрә. Ә мин, ди дядя Саша, тәмәке тартмыйм, борынымны кая яшерергә белмичә аптырап утырам. Җитмәсә, ди, үзеннән сарымсак, тир һәм скипидар исләре килеп тора. Шунда ук минут саен ниндидер бер хатын кереп-чыгып йөри, шаркылдап көлешә-көлешә сөйләшеп алалар. Ә мин, ди дядя Саша, йөрәгемне кулым белән тотып утырам... Бервакытны бу кызый миңа әйтә, кай җирегез авырта, ди. Мин әйтәм, йөрәгем өзелеп төшкәндәй була, иптәш доктор. Ул нидер язды да торып чыгып ките. Мин берүзем калдым. Көтәм, биш минут, ун минут. Кайтты бу, гражданин, ди, сез кыскарак тотыгыз, анда халык көтеп тора икән, ди. Күрәм, моның чип-чиста халат капламасына варенье тамган. Күземне генә ала алмыйм бит шул варенье табыннан. Ахрысы сизде бу, борыла төшеп, варенье табын теле белән яларга тотынды. Ну, мин әйтәм, ди дядя Саша, тамаша, әгәр мин шундый эшне эшләсәм, карчык, валлаһи, борып чеметкән булыр иде.

Боларны сез үзегез уйлап чыгаргансыздыр, — диде Гөлшәһидә кызарып.

Юк, ихлас, бер бөртек үземнән кушмадым.

Халык та, тыңлап тордымы? — дип борчылды Гөлшәһидә.

Әлбәттә... —Зиннуров башын селкеп елмаеп куйды, — Ә Фәридә апа сезгә бернәрсә дә сөйләмәдеме?

Кайсы Фәридә апа?

Умырткалыгы авырта торган, карлыгачка охшаганрак хатын.

Чире турында сөйләде.

Ул бит былтырлары Кәҗә бистәсендәге Газзә исемле бер им-томчыга йөреп «дәваланган». Газзә моны кайнар сулы мичкәгә кертеп утырта да өстән иске капчыклар белән каплап куя икән. Фәридә апа бөтен отпускысын шул мичкәдә утырып чыккан. Аңардан хәзер бөтен завод көлә. Чиратта да күзен ачырмадылар.

Юк, көлке түгел бу, Хәйдәр абый, — диде Гөлшәһидә, — Бу коточкыч нәрсә! Ул мичкәдә утырып үзенә яңа авыру алган. Аның йөрәге бик начар. Аны хастаханәгә салырга кирәк. Югыйсә бөтенләй инвалид булып калуы мөмкин.

Ләкин халык медицинасы дигән бер нәрсә бар бит, — диде Зиннуров, сак кына.

Бар. Ләкин им-томчылык белән халык медицинасы икесе ике нәрсә, Хәйдәр абый. Им-томчылар кешеләрнең бәхетсезлеген үзләренә җиңел кәсеп чыганагы итеп карыйлар, алар тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, бер нәрсәгә дә җавап бирмиләр. Өшкерү-төкерү яки авыруны кайнар сулы мичкәгә утыртып, өстән иске капчык белән ябып кую кемгә файда итсен.

Сөйләшә-сөйләшә алар Гөлшәһидә тора торган өйнең капкасы төбенә үк килеп җиткәннәр иде. Гөлшәһидә, тамагыгыз да ачкандыр дип, Зиннуровны чәй эчәргә чакырды.

Рәхмәт. Чәй эчәр өчен генә булса кереп тормас та идем, — дип елмайды Зиннуров. — Өй тормышыгызны да күрәсем бик килә.

Өйдә Гөлшәһидә Зиннуровка кечкенә генә альбом тоттырды:

Без Хатирә апа белән табын әзерләгәнче, менә шуны карый торыгыз әле, — диде ул.

Безнең заманда авыл кызы белән шәһәр кызын аеру кыен түгел әле. Альбомның беренче битләрендә чәчен турыдан ачып тарап үргән авыл кызчыгы күзләрен терәп карап тора. Аннары бу кыз рәсемнән рәсемгә дигәндәй үсә бара, киеме ярым авылча, ярым шәһәрчә; чибәрләнә, төсмерендә хәзерге Гөлшәһидәгә хас сызыклар ачыклана. Менә ул бөтенләй шәһәр кызы булган — студентка, чәчен таратып төшкән. Нәкъ Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» ндәге шикелле: «Кара болыт кебек тузган чәчләр...» Әнә ул елмаеп төшкән. Фотограф аның ниндидер бик бәхетле бер минутын эләктереп алган, күрәсең, йөзендә шулкадәр ихлас шатлык, күзләрендә шулхәтле нур, алар хәтта җансыз кәгазьне дә җанландырган кебек. Ә иреннәре! Яраталармы, үчеклиләрме, назланалармы? Ә аннары... аннары инде Гөлшәһидәнең барлык рәсемнәрендә дә диярлек ниндидер яшерен сагыш, моң күзгә бәрелә. Хәтта ак халат киеп төшкән рәсемнәрендә дә ул уйчан.

Әллә барлык рәсемнәренә хас шушы уртак сыйфатмы, әллә кереп-чыгып йөрүче Гөлшәһидәнең үзеннән аңкып торган эчкерсез табигыйлекме — хастаханәдә чакта Зиннуров күңелендә туган — Гөлшәһидәне ике төрле итеп күрү тойгысын әкренләп юкка чыгарды, үз-үзенә гел контроль ясап торырга күнеккән язучы моңа чиксез шатланды. Чөнки иҗат өчен, образ бөтенлеген тудыру өчен моның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Азмы соң безнең әдәбиятта, сәнгатьтә икегә, өчкә, унга, егермегә бүленгән һәм шунлыктан баштанаяк ясалма чыккан образлар! Зиннуровның үз әсәрләрендә дә болар җитәрлек. Образлар сәнгате әдәби иҗатта иң кыены бит.

Кухня ягында күңелле тавышлар ишетелде.

Асиябез кайтты, — диде Гөлшәһидә. — Хәзер сезгә дә күңелсез булмас инде.

Дөрес икән, бу кызда җил-давыл бар икән. Тып-тын бүлмәгә ул үзе белән яшьлек шау-шуы алып керде. Аның кунак белән тартынмый күрешүләре, берьюлы сүзгә кушылып китүләре, чәчәкләргә һәм пәрәмәчләргә ихластан сокланулары, көлүләре, урамда булган «происшествие» ләр турында кызыклы итеп сөйләп ташлаулары, Зиннуровның повесте турындагы фикерен өзеп әйтүләре, ниһаять, кулына гармун алып сыздырып җибәрүләре һәм гармунга кушылып «Акъярым» ны җырлаулары — гаҗәп күңелле бер дөнья тудырды.

Зиннуров талантлы, нурлы, чая шәхесләрне ярата иде. Ә Асия — Зиннуров моны тиз күреп алды — күпкырлы асылташ шикелле төрле чагылышлар белән уйный торган ' шәхес.

Зиннуров сәгать уннарда гына кайтып китте. Гөлшәһидә аны озата чыкты.

Бүгенге көн өчен мин сезгә ничек дип рәхмәт әйтергә дә белмим, — диде Зиннуров.

Тагын матур тугандамы? Асиянең җыры дулкынландырды дисәгез генә, — дип көлемсерәде Гөлшәһидә.

— Юк, мине бүген күп нәрсә дулкынландырды. Әйтсәм, комплимент дип уйларсыз. Язучыга герое сулаган һаваны сулау да бер бәхет...

Ишекне бикләгәч, тар, текә, караңгы баскычта Гөлшәһидә, өйдән ишетелеп торган гармун тавышына колак салып, — Асия тагын «Акъярым» кәен уйный иде, — күзләрен йомды да стенага сөялде. Аның йөрәк хисләре кузгалган иде. Ул еларга әзер иде, ләкин нәкъ шул мизгелдә кемнеңдер ишек кармалавы ишетелде. Гөлшәһидә, куркып:

Кем анда? — дип сорады.

Бу — мин, Гөлшәһидә апа, — диде Диләфрүз.

Гөлшәһидә йөгереп төшеп ишекне ачты. Диләфрүзне кочып алды:

Ни булды? — дип куркып сорады.

Үземне кая куярга белмәгәнгә генә килдем, зинһар гафу итегез... Юматшаның хәле бик авыр. Үлә ахрысы инде җаным. — Диләфрүз Гөлшәһидәнең күкрәгенә капланды да елап җибәрде. Гөлшәһидә аны юата юата өйгә алып керде. Өстен чишендерде. Хатирә апа, Асия йөгереп чыктылар. Алар да аны тынычландыра башладылар. Диләфрүз урамда озак йөргән ахрысы, тәмам туңып беткән, дер-дер калтырый. Хатирә апа тиз генә кайнар чәй китерде. Диләфрүз белән Юматшаны кызганып өчесенең дә үзәкләре өзелде. Ничек булганын сөйләттеләр, хастаханәгә кайчан барганлыгын сорадылар. Диләфрүз күптән түгел генә хастаханәдә булган икән.

Нигә аның янында куна калмадың? — дип сорады Гөлшәһидә.

Мансур абый кайтарып җибәрде. Бүген ул тагын үзе куна калды. Аңа да бик кыен. Ул бик ябыкты. Әбүзәр абый да көн саен килеп карый... Шулай ук үләрме икәнни инде, Гөлшәһидә апа? Мин ансыз нишләрмен? Нигә мин шундый бәхетсез? — Диләфрүз тагын учына капланып елый башлады. Аннары тиз генә урыныннан торды. — Гафу итегез инде. Кайтыйм.

Юк, юк, беркая да җибәрмим. Үз янымда кунасың, — диде Гөлшәһидә, Диләфрүзне иңнәреннән кочып.

Алар бер караватка яттылар һәм бик озак сөйләштеләр. Диләфрүз Сәлахтан ничек күңеле бизгәнен, мәхәббәттә алдануның никадәр ачы, газаплы булуын, ирләргә гомумән ышанмый башлавын, ирләрнең барысы да аңа эгоист булып күренүен, ә Юматша белән танышканнан соң фикерләренең тагын тамырдан үзгәрүен сөйләде. Күрәсең, коточкыч хәсрәт Диләфрүзне танылмаслык итеп үзгәрткән, аны бик күп уйландырган, җитлектергән, олыгайткан. Ул инде үзенең мәхәббәтен яшерми, аңардан оялмый, курыкмый иде. Бу инде кыз кеше тормышында бик зур үзгәреш, бу инде чын мәхәббәт.

Безнең танышуга сез сәбәпче булдыгыз инде, — диде Диләфрүз. — Хәтерлисезме, мин сезгә апаның китабы эченнән табылган язу турында язган идем. Сез ул язу турында Мансур абыйга язгансыз. Ул аны миннән килеп алды, аңардан Юматша алган. Юматша шул язу белән мине эзләп тапты... Шулай танышып киттек.

Ул язуның очына чыктылармы соң? — дип сорады Гөлшәһидә.

Чыгам дип әйткән иде Юматша. Бу язуны ул күптән түгел генә табибларның шәһәр клиникалары патологоанатомик конференциясендә укыган булган. Халык бик нәфрәтләнгән, «позор» дип кычкырганнар. Фазылҗан абый шантаж дип атаган. Ул конференциядә Мансур абыйны хур итәргә, берни белми торган хирург итеп күрсәтергә тырышкан. Мансур абый сүз сорагач, ана сүз бирмәс өчен ниләр генә кыланмаган. Халык таләп иткәч кенә, Мансур абыйга сүз биргәннәр. Юматша әйтә, Мансур бик әйбәт чыгыш ясады, Яңгура үзе халык алдында бик уңайсыз хәлгә калды, ди. Юматша әйтә, бу записка Яңгураның катнашы белән эшләнгән булырга тиеш, хәзер экспертиза тикшерә икән. Юматша әйтә, Мансур абыйга эшендә бик кыен, ди, Гөлшәһидә апа. Юматша миңа кичә сер итеп әйтте: Мансур абый көн саен сез йөри торган юлга чыга икән. Бер дә очратканыгыз юкмы?

— Юк, — диде Гөлшәһидә, әкрен генә.

Date: 2015-12-13; view: 424; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию