Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 4 page





Дөньяны тетрәткән, могҗизалар ясарга кодрәте җиткән кеше йөрәге бу минутта шундый көчсез, шундый зәгыйфь иде, ул гүя хирургка: ташла, булмый, булмый миннән, дип әйтә иде кебек. Ләкин Мансур чигенмәде. Кирәк булса, ул ике сәгать, өч сәгать, тәүлек буе көрәшергә әзер иде. Ниһаять, җансыз йөрәк беренче тапкыр үзлегеннән тибрәнеп куйды. Бу тибрәнү бик зәгыйфь иде әле, аны Мансур гына сизде. Берничә секундтан стрелкалар көчлерәк кыймылдый башладылар. Авыруның йөрәге ешрак, көчлерәк тибәргә тотынды. Үлгән кешегә җан керде!

... Мансур операцияне төгәлләп, барлык булышчыларына рәхмәт әйтеп операция өстәле яныннан киткәндә, аяктан егылырлык булып чайкала иде. Кемдер аны култыклап алды, кемдер маскасын, перчаткаларын, алъяпкычын, халатын салырга булышты.

Кабинетта ул креслога утырды һәм күзләрен йомды. Шунда ук тирә-як карусель кебек әйләнә башлады, күз аллары томанланды, кресло каядыр төпсез упкынга очкандай булды.

Күпме вакыт үткәндер, ул белмәде, түбәнгә очып төшү тукталды, кайдандыр ерактан, караңгыдан бер өн ишетелгәндәй булды:

Яши!.. Яши!..

һәм шуның артыннан ук ниндидер бик матур музыка яңгырый башлагандай булды. Мансур күзләрен ачты. Томан таралган. Кабинетның тәрәзәсе киң итеп ачылган, бүлмәгә кояш тулган, тәрәзә төбендә Диләфрүз биреп калдырган ак чәчәкләр... Алар әле дә шиңмәгән. Кояш яктысында хәтта купшыланыбрак киткәннәр төсле. Мансур үзалдына әкрен генә елмая. Әмма урыныннан торырлык хәле юк иде әле аның. Кнопкага басты. Сестра килеп керде.

Миләүшә, авыру ничек?

Сулый, Мансур абый.

Мансур тагын нидер сорамакчы иде, күзләре үзеннән-үзе йомылды.

Миңа китәргә ярыймы, Мансур абый? — дип сорады сестра, бераз торгач.

Зинһар, бер стакан кайнар чәй алып килсеннәр, — диде Мансур, яңадан күзен ачып.

Сестра чыгып киткәч, Мансур карашын тәрәзәгә күчерде. Тамчылар шыбырдап тама, ак чәчәкләр кояшка елмая. Тукта, иптәшләренә рәхмәт әйттеме соң ул?

Мансурның күңелен зур җиңүдән соң гына туа торган пакь һәм якты хис биләп алды. Бу хистә бәхет тә, горурлык һәм канәгатьләнү дә, үзеңнең кешеләргә кирәк булуыңны тою да бар иде. Ул үзе дә гаҗәпләнеп үзенең кулларына карады. Менә шушы кулларда мең вә миллион еллар буе сере ачылмаган, әле тиз генә ачылу ихтималы да күренмәгән тере йөрәк тибрәнеп торды бит!

Чәй китерделәр. Мансур иреннәрен пешерә-пешерә куе чәй эчте. Аның көче кайтты. Ул, урыныннан торып, тәрәзә янына килеп бакчага карады. Агач кайрылары, коймалар каралган, әйтерсең, аларны дымсу кара хәтфәгә төргәннәр. Юлларда кар сулары җәелгән. Шул бәләкәй күлләвекләрдә чыпчыклар чыбырдашып коеналар. Балалар бер-берсенә кар томыралар. «Гөлчәчәк тә урамга чыккандыр, ул да кар белән уйный торгандыр», дип уйлап алды Мансур һәм иптәшләре янына чыкты, аларга кабат рәхмәт әйтте, ә Наталья Владимировнаны маңгаеннан үпте:

Сез бүген батырлык эшләдегез! Рәхмәт! — диде.

Сестраның күзләренә яшь килде, оялып читкә борылды. Моңарчы әле аның күзгә күренми торган хезмәтен беркемнең дә болай зурлаганы юк иде, ул моны көтми дә иде. Ә тиргәгәннәре, ул биргән коралларны үз өстенә атып бәрүчеләре күп булды, гарьләнеп күпме елады ул! Аның уң беләгендә Яңгура ыргыткан скальпельнең яра эзе гомер буе бетмәячәк, ул аны үзе белән кабергә дә алып китәчәк. Эшеннән туйган, бизгән минутлары нихәтле еш була иде аның. Мансур килгәннән соң, ул гүя терелеп киткәндәй булды.

Татьяна Степановна, әйдәгез авыруны барып карыйк, — диде Мансур үзенә ассистентлык иткән хирургка, һәм алар авыру яткан палатага юнәлделәр. Әле күптән түгел генә ком тутырылган кебек авырайган аяклары хәзер шундый җиңел атлый, әйтерсең, Мансурның пар канаты бар.

Авыру хәрәкәтсез ята. Ләкин йөрәге эшли, тамыры тибә, сулышы тигез. Мансур аңа карап баш очында бераз басып торды да шатланып:

Яши бит, Татьяна Степановна! — диде.

Яши, Мансур Закирович! — дип кабатлады хирург.

Алар, бүтән палаталарга кереп, бүтән авыруларның да хәлләрен белеп чыктылар, аннары Татьяна Степановна — үз эшенә, ә Мансур кабинетына китте. Чак кына борып куелган радиодан музыканың талгын моңы сибелә иде. Мансур бүлмә уртасында туктап тыңлый башлады, Кем әсәре икән? Таныш та, тыңлаганы да бар кебек.

Музыка тынды. Диктор: «Медицина институты студентларының үзешчән концертын тапшырабыз», — диде.

Халык җыры «Акъярым». Башкара медицина институты студенткасы Асия Чудина.

Мансур шул секундта радиоалгыч эченә керердәй булды. Һәм җырның беренче юлларыннан ук аның халык җыры түгеллеген аңлады. Бу Гөлшәһидә җыры, Гөлшәһидә сагышы, Гөлшәһидә әрнүе һәм өмете иде:

Сызлама, әрнемә юксынып йөрәгем,
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем.
Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда...

 

Мансур тиз генә тәрәзә төбендәге ак чәчәкләргә карап алды. Диләфрүз ана шушы ак чәчәкләрне генә түгел, Гөлшәһидәне дә бирде бит! Әй, Диләфрүз, Диләфрүз! Нинди генә рәхмәтләр әйтергә сиңа!

Юматша белән кавышканнан соң, тормыш Диләфрүзгә үзенең ямен һәм тәмен көннән-көн күбрәк ача барды Диләфрүз элек бу зур дөньяда япа-ялгыз ничек яши алгандыр да, Юматшаны күрмичә, аның белән сөйләшмичә, аның назларыннан исермичә ничек көннәрен үткәргәндер, хәзер һич башка сыярлык түгел кебек. Әгәр бүген Диләфрүзне шушы тормыштан мәхрүм итсәләр, аерсалар, бу дөньяда ул бер генә көн дә тора алмас иде шикелле. Хәзер ул әүвәлгедән дә тырышыбрак эшли, укый, ире турында, өе турында кайгырта һәм, гаҗәп, барысына да җитешә иде. Хәтта театрга, кинога да еш баралар. Элек бит ул кинога әллә нигә бер генә бара торган иде. Театрны әйтмисең дә инде. Бигрәк тә укуы җайга салынды Диләфрүзнең. Кирәкле барлык китапларны Юматша үзе табып алып кайта. Өйдә дә медицина китаплары күп. Юматша бер дә иренмичә сәгатьләр буе Диләфрүзгә дәрес өйрәнергә булыша, кайчакта бөтен бер лекция укып бирә. Ул шундый аңлаешлы итеп сөйли, бик катлаулысыман күренгән нәрсәләр дә, ул төшендереп биргәч, ап-ачык була. Ләкин Юматша бервакытта да менә мин нинди дип басым ясамый, киресенчә, гел Диләфрүзне мактый.

— Акыллым син минем! — ди ул, аңа сокланып карап. — Тиздән мине дә узып китәчәксең әле.

Җанга якын мондый минутларда Диләфрүз сөенеп туя алмый: хыялы аңа тәрәзәдән генә карап торасыман тоела. Ул бит хастаханәгә аяк баскан көненнән үк табиб булу турында хыяллана иде. Тормышка аек күз белән караучы кеше буларак, ул үзенең хыялына җиңел генә ирешә алмаячагын аңлый иде. Ялгыз башың белән дөнья көтүләре бик читен шул. Ә бүген аның тормышы, язгы елга кебек, тулып, ташып, гөрләп ага. Аркылы тыкрыктагы көннәре дә төш кебек генә булып калды.

Әллә инде бәхете артык зур булгангамы, әллә инде бүтән бер сәбәптәнме, кайчакларда Диләфрүз үз бәхетенең зурлыгыннан үзе үк куркып, аның ныклыгына шөбһәләнеп куя иде. Гади бер сестрага өйләнмәсә, Юматшага дипломлы кызлар беткәнмени дип әйтүчеләр күпме булды. Болар бит бер колактан керә, икенчесеннән чыга торган сүзләр генә түгел. Аннары Диләфрүз үзе дә үз тиңе турында гына хыялланган иде. Юк, чын, кешеләр дөрес әйтә торганнардыр, бу бер татлы төш кенәдер...

Бәхете арту белән бер үк вакытта, шушы көннән-көн яшерен үсә барган күңел шөбһәсе Диләфрүзне юк кына нәрсәләр өчен дә тирән борчылырга мәҗбүр итә, ә кайчакта хәтта бик авыр һәм көлке хәлләргә дә куйгалый иде.

Бүген безнең җыелыш, соңрак кайтырмын, борчылып торма, — дип, Юматша көндез үк Диләфрүзгә телефоннан хәбәр итеп куйган иде.

Эштән кайтышлый Диләфрүз кибетләргә кагылды, бер сумка азык-төлек сатып алды. Юматша кайтып кергәнче, бик әйбәтләп табын әзерләргә булды. Өс-башын тиз генә алмаштырып, нечкә биленә ак алъяпкыч бәйләп, эшкә дә кереште. Бүлмәсен дә җыештырды, тузаннарны да сөртеп чыкты, идәнне дә юып алды, ашамлыкларын да әзерләп өлгерде. Уңган киленнең ике кулына йөз эш булса да аз бит. Көзге алдына килеп азрак бизәнергә дә өлгерде. Юматшасына ул мөмкин кадәр матуррак булып күренергә тырыша иде.

Звонок шалтырады. «Кайтып та җитте!» дип очынып ишек ачарга йөгерде Диләфрүз. Ләкин ишекне ачкач артка чигенде: анда биш-алты яшьлек бала җитәкләгән бер хатын басып тора иде.

Юматша Әхмәтшин шушында торамы? — дип сорады хатын. Аның тавышы да, күзләре дә әллә нинди сәер иде.

Әйе, — диде Диләфрүз, әкрен генә. Аның тез буыннары калтырап китте.

Керергә ярыймы?

Рәхим итегез.

Үзе өйдә юкмы әллә? — дип сорады хатын, як-ягына каранып.

Хәзер кайтырга тиеш.

Ә сез кеме буласыз? Сеңлесеме?

Иптәше, — диде Диләфрүз, хатынның күз карашыннан бөрешеп.

И-и-и! — диде хатын сузып һәм үксеп елап җибәрде.

Диләфрүз тәмам аптырап бер бу сәер хатынга, бер балага карады. Йомры гына, кара гына малай. Шикләнгән күзгә ни күренмәс! Әйе, малайның йөзендә нәкъ Юматша чалымнары бар лабаса! Күзләре дә аныкы кебек шомырт кара!

Диләфрүз кухняга чыкты, стаканга су салам дигәндә, стаканы төшеп челпәрәмә килде.

Ах, — дип кычкырып җибәрде Диләфрүз һәм, идәнгә чүгеп, ватыкларны җыя башлады. Аннары яңадан идәнгә ташлады, яңадан җыйды.

Ул икенче стаканга су салды һәм әле һаман да үксеп елаган хатын янына инде баягы көләч, бәхетле Диләфрүз түгел, бәлки кырыс сестра килеп чыкты. Шул чакта, ишекне үз ачкычы белән ачып, Юматша кайтып керде. Аны күрүгә, хатын урыныннан сикереп торды:

Сез! — дип кычкырды.

Диләфрүз борылып кухняга атлады. Аның кулындагы стаканның суы чайпалып-чайпалып идәнгә түгелә иде.

Дилә, су! — дип кычкырды Юматша.

Диләфрүз, суны раковинага түгеп, усалланып киткән күзләре белән иңбашы аша ишеккә карап торды, эндәшмәде, кузгалмады.

Дилә, су дим!

Диләфрүз эндәшмәгәч, Юматша үзе кухняга чыкты һәм пыяла ватыклары өстенә басып туктап калды. Аннары Диләфрүз кулындагы буш стаканны алып су агызды да, икенче кул белән Диләфрүзне җитәкләп, хатын янына тартты.

Хатын инде яңадан урындыкка утырган иде. Калтыраган тешләре белән стакан чигенә тия-тия Юматша биргән суны эчте. Бераз тынычланды, һәм әле агарынган Диләфрүзгә, әле Юматшага карап:

Зинһар, гафу итегез инде, — диде, борынын тарткалап. — Мин нервынный. Рәхмәт әйтим дип кенә кергән идем дә... Моңарчы берни белмәдем бит. Бүген генә әйттеләр... Шушы баламны коткарып, үзегез харап була язгансыз бит...

Шуннан соң гына коты очкан Диләфрүзгә азрак җан керә башлады. Ә Юматша, малайның башыннан сыйпап, урамда чана шуарга ярамый дип искәртте.

Хатынны тынычландырып озатканчы байтак вакыт үтте. Ниһаять, ул бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләрен әйтә-әйтә китеп барды.

Ишек ябылгач, Юматша, Диләфрүзнең ике беләгеннән тотып, күзләренә карады да:

Нигә болай курыктың? — дип сорады.

Диләфрүз, яңадан нурланып киткән күзләрен күтәреп озын керфекләрен сирпи-сирпи, гадәтенчә башын каккалап алды. Йөзенең аклыгы әле бетмәгән, калтыравы да басылып җитмәгән иде.

Курыкмыйча...

Алайса мин сине чынлап торып бер куркытыйм әле. Сәгать ничә? Җиде. Бераз иртәрәк. Чәй эчик башта. Тамак кипте.

Юк, хәзер инде мин курыкмыйм! — диде Диләфрүз һәм, көлеп җибәреп, табын әзерләргә кереште. Юматша аңа карап сөенеп утырды. Диләфрүздәге балалык та, җитлеккәнлек тә — икесе дә ничектер бик табигый иде. Юматша, әлбәттә, хатын-кыз күңелен белеп бетерми, шулай да бу куркулар, бер-береңә әле шикләнеп караулар тора-бара, яшьлек исәрлеге кебек, үтәр дә китәр дип уйлый иде. Соңыннан шундый хәлләрнең кайчандыр булуына, үзләре дә ышанмаслар. Эчләре катып бер көләрләр. Ә бүген әле бу аңлашылмаулар йөрәкне әрнетә.

Чәй эчтеләр. Ул арада сәгать суга башлады.

Бер, ике, өч... — дип санады Юматша, күз кырые белән Диләфрүзгә карый-карый, — сигез!

Нәрсә юләрләнәсең? — дип сорады Диләфрүз.

Синең беркая да барасың юкмы? — дип сорады Юматша, мәгънәле генә итеп. — Сәгать нәкъ сигез бит.

Тегүчегә барасы бар иде дә...

Бар алайса.

Юк, бүген бармыйм. Бүген синең белән генә буласым килә. Шулхәтле котымны алды.

Юматша, аңа шаян гына карап алып, китап шкафы янына барды, бер китап эченнән кәгазь кисәге суырып:

Диләфрүз бәгырем, бүген кич сәгать сигездә «Чаткы» каршында көтәм. С.», — дип, һәр сүзеңә басым ясый-ясый укыды ул.

Нинди ахмак язу укыйсың? — дип сорады Диләфрүз, чынаяклар җыя-җыя.

Менә үзең дә укы. Сиңа дип язылган ул. Оныткансың ахрысы.

Диләфрүз язуны кулына алды да аптырап китте.

Кайдан алдың? — дип сорады ул кызарып.

Юматша китапны күрсәтте, һәм кинәт барысы берьюлы Диләфрүзнең исенә төште. Сәлахның Диләфрүзгә күз атып йөргән чаклары иде. Беркөнне ул, эштән чыккан чагында, Диләфрүзгә шушы записканы төртте. Күрәсең, ул кара җан этлеген иткән, Юматшага әләкләгән...

Бу күптәнге записка... Кыз чактагы, — диде Диләфрүз. Әле яңарак кына: «Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм», дип әйтүенә карамастан, үзе шактый шүрләде:

Кем язды?

Сәлах...

Исбат итә аласыңмы? С. әле Сәлах дигән сүз түгел. Аның Садри да, Степан да, Сәлим дә булуы мөмкин. Тулысынча кул куйган берәр хаты яки запискасы юкмы?

Юматша! — дип кычкырды Диләфрүз, иренең алдына килеп басып. — Сорау алумы бу? Нигә мине мыскыллыйсың! Бу — түбәнлек! Мин гаепсез! — Һәм Диләфрүз өстәлгә капланып елап җибәрде.

Уеннан уймак чыга диләр. Юматша үзенең уйламыйчарак сөйләшүе, урынсыз шаяртуы өчен соңыннан үкенеп бетә алмады. Диләфрүзне ул көч-хәл белән генә тынычландырды.

Дилә, мин сиңа бер әйткән идем инде, — диде ул, хатынының күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп. — Ахмак көнчелек миндә юк. Шаяртуымны да сизмәдең ахрысы. Мин гаепле. Җитди нәрсәләр турында шаяртып сөйләшүем өчен гафу үтенәм. Кыз чагында алган запискаларың өчен сине гаепләсәм, мин шыр тиле булыр идем. Ләкин бу почеркның Сәлахныкы икәнен ачыклау миңа бик кирәк.

Моның өчен генә болай шаяртуыңны башыма сыйдыра алмыйм, — диде Диләфрүз. — Сәлахның почеркы кирәк икән, иртәгә безнең хастаханәгә кил. Мин сиңа Сәлах кул куйган авыру тарихларын күрсәтермен. Берне түгел, унны.

Ләкин Диләфрүзнең моңа бик үк ышанып бетмәгәнлеге күренеп тора иде. Юматша бу почеркның Диләфрүзнең мәрхүмә апасы китабы эченнән табылган язуга охшаганлыгын әйтергә мәҗбүр булды.

Юк, юк, — диде Диләфрүз. — Мин хәтерлим, ул басма хәрефләр белән язылган иде. Зинһар, кешегә нахак яла якмагыз. Ул болай да әллә ниләр уйлап йөри.

Гаепсезгә нахак яла якмас өчен дә хакыйкатьне ачыкларга кирәк, — диде Юматша. — Экспертиза шикле күренгән бик күп язуларны тикшергән. Ләкин... нәтиҗә ясый алмаган әле. Ул бит аның кәгазен дә, карасын да игътибарсыз калдырмый.

Белмим тагы, — диде Диләфрүз, апасын кызганып. — Мескенемә үлгәч тә тынычлык юк.

Тынычлык, Диләфрүзем, исәннәргә кирәк, — диде Юматша һәм үзенең бүген гаҗәп бер хәбәр ишеткәнлеген сөйләде. Көндез ул тимер юл хастаханәсендә эшләүче бер таныш табибын очраткан. Ул аңа узган якшәмбедә бер мәҗлестә утыруларын сөйләгән. Мәҗлестә Фазылҗан Яңгура белән Гөлшәһидә дә булганнар.

Очраклы гына туры килгәннәрдер, — диде Диләфрүз.

Анысын һич әйтә алмыйм. Шуннан соң нәрсә булганын тыңла. Кунакларның берсе әллә исерек баштан, әллә юри ике «яшьнең» бәхете өчен тост күтәргән. Бөтен мәҗлес аякка баскан. Гөлшәһидә бик каты нәфрәтләнеп Яңгурадан аңлатма сораган. Яңгура хәерле шаярту булсын дигән кебегрәк җавап биргән. Шуннан соң...

Диләфрүз куркып:

Син боларны Мансур абыйга да сөйләдеңме әллә? — дип сорады һәм Юматшаның җавабын ишеткәч, ачынып: — Әй, Юматша, ник син мондый эш эшләдең! — диде. — Кешедән ишетелгән сүз бик авыр була ул. Хәзер инде Мансур абый нишли торгандыр. Әй, Юматша, Юматша, кайчак бер дә уйламыйча эшлисең син!

Чыннан да Юматша әле яңа гына үзенең хатасын аңлады, ләкин, нихәл итәсең, әйткән сүз — аткан ук, кире кайтарып алып булмый. Ул бит Мансур янына иң яхшы ният белән — кыен чакта аңа терәк булу. Гөлшәһидәне яклау өчен генә барган иде, дуга белән печән чабып кайтты болай булса.

Чыннан да юләр икәнмен мин, — диде ул һәм, бераз уйланып утыргач, — әгәр иртәгә хастаханәгә барып Гөлшәһидә белән сөйләшсәм ничек булыр? — дип сорады.

Икенче ахмаклык ясама, Юматша, — дип каршы килде Диләфрүз. — Бу бит ике арада гына бетерелә торган сер. Мондый чакта арага иң якын дусны да кертмиләр. Йөрәк ярасы бик әрни бит. Син белмисең генә...

Юматша хатынын кочты.

Акыллым син минем, алтыным.

Икенче көнне Юматша хастаханәдә булды, әмма Гөлшәһидә белән сөйләшмәде, Саматов язган тарихларны карады да берсен аерып куйды. Ял көнне инде Юматша Сәлах квартирасының ишеген какты.

О-о! Нинди көтелмәгән кунак, — дип каршылады аны аптырап калган Сәлах. — Әйдәгез, рәхим итегез, — диде ул, сер бирмәскә тырышып.

Юматша, таягын почмакка сөяп, пальтосын, бүреген салды.

Сәлахның квартирасы тәртипсез тормыш белән яшәүче кешеләрнекенә хас иде: өстәлдә аш калдыклары, юылмаган тәлинкәләр, тәмәке төпчекләре, идән тулы чүп, урындыкларда төрле кием-салым чәчелеп ята, күбесе керле. Сәлах үзе дә майкачан гына.

Утырыгыз, — диде ул, урындык башындагы керле күлмәген алып икенче урындык башына аткач. Кайдандыр диван артыннан ярты бутылка коньяк һәм лимон кисәге тартып чыгарды.

Рәхим итегез, — диде ул, бер рюмканы кулына алып. — Сезнең саулыкка.

Юматша кыстатып тормады, эчеп җибәрде. Икенчесен сала башлагач, бутылканы читкә этәрде.

Сәлах, әйдә, ирләрчә бер туры гына сөйләшеп алыйк, — диде ул, тәмәке кабызып. — Эшләгән җиреңә барып, рәсми рәвештә дә сөйләшергә булыр иде. Ләкин икәүдән-икәү, минемчә, әйбәтрәк.

Сәлах батырлык өчен икенче рюмканы да каплады.

Пажалсты, — диде ул, мыскыллы елмаеп. — Хәзер, как говорится, мин игътибар үзәгендә. Минем турыда кемнең теле кычытса, шул сөйли.

Тик җитди булыйк, — дип кисәтте Юматша. — Мин телем ыкчытканга гына килмәдем. Әйтегез, бу язу сезнекеме? — Юматша өстәлгә сары кәгазь салды.

О-о! Сразы допрос. Нәрсә, хата киткәнме әллә?

Анысы мине кызыксындырмый. Сезнекеме соң?

Минем имзам торгач, минеке була.

Алайса, бусы да сезнеке инде, — дип, Юматша аның алдына икенче бер кәгазь кисәге куйды.

Записканы укыгач та, Сәлах аны ертып ташларга омтылды.

Ертмагыз, бу фәкать фотокопиясе. Оригиналы ышанычлы җирдә, — диде Юматша, көлемсерәп.

Минеке түгел бу язу, — диде Сәлах, әкрен генә.

Юк, сез инде үзегезнеке икәнен әйтеп бирдегез. Кеше язуын ертырга берәү дә омтылмый. Экспертиза да сезнеке икәнен раслады. Хәтта бер үк кара белән бер үк вакытта язылган. Тарихта датасы да күрсәтелгән.

Сез нәрсә? — диде Сәлах, сикереп торып. — Хатыныгыз кайчандыр минем белән гулять иткән өчен суд аркылы үч алмакчы буласызмы?

Утырыгыз, — диде Юматша, тыныч кына. — Диләфрүзнең исемен телгә аласы булмагыз. Алтынга пычрак ябышмый. Мине сезгә үч кайтару тойгысы түгел, ә менә шушы кәгазь кисәге китерде. Хәтерегезгә төшерим, сез бу записканы авыруга операция ясалыр алдыннан биргәнсез. Сез — табиб. Сез андый җитди сынау алдыннан авыруга психик травма ясауның җинаять икәнен яхшы беләсез. Димәк, сез Сәлимованы мораль яктан үтерүче... Туктагыз, ахыргача тыңлагыз. Табиб буларак, иң кешелекле профессия кешесе буларак, сез мондый явызлыкны ничек эшли алдыгыз? — Юматша аңа, тешләрен кысып, ачы нәфрәт белән карады.

Сәлахның кырылмаган йөзе тир белән капланды. Ул авыр сулап басып торды. Эндәшмәде.

Ничек сез шулхәтле түбән төштегез, иптәш табиб? Сез үзегез үз дипломыгызны ертып ташлагансыз бит.

Сәлах урыныннан сикереп торды.

Авыруны үзегез суйдыгыз да хәзер ялган кәгазьләр белән минем өскә аудармакчы буласызмы? — дип гасабиланып кычкырды. — Юк, аудармый торыгыз!

Юматша башын чайкады.

Мин сезне ир кеше дип уйлаган идем. Чүпрәк икәнсез сез.

Это еще как сказать!

Сәлахның бәлагә таруын, намус судына тартылачагын һәм бары тик авыруга сабышып йөрүе аркасында гына, судның вакытлыча кичектерелеп торуын Яңгура да белә иде. Сәлах аңа үзе килеп сөйләде, үзен коткаруны ялынып-ялварып үтенде. «Теләсәгез, булдыра аласыз бит», — диде. Әйе, әгәр теләсә, Яңгура моны гына булдыра ала иде. Ләкин Сәлах хәзер аңа сукыр бер тиенгә дә кирәкми иде, сыккан лимон кабыгы белән бер иде хәзер ул Яңгура өчен, һичбер иманы, принцибы булмаган, бөтен максаты вак кәсептән, ягъни акча төшерүдән, җае туры килгәндә, бер кичлек хатыннар белән кәеф-сафа корудан ары узмаган бу шакшы мәхлукны — Фазылҗан эченнән аны гел шулай атап килде — Яңгура үз юлыннан бөтенләй алып ташларга булды. Актык килүендә ул Сәлахны куып чыгарды, минем өемә яңадан аяк басасы булма, диде. Сәлах, кыйнап сөрелгән эт шикелле, башын түбән иеп, сүзсез генә чыгып китте. Ләкин Яңгураның җаны тынычланмады, киресенчә, шомлана гына башлады. Бу эт тешләми калмас, бер тешләмәсә, бер тешләр, дип уйлады. Соңгы вакытта Яңгура гомумән күңелендә сәбәпсез бер курку сизә башлаган иде. Җир тетрәү алдыннан, әле адәм колагы берни ишетми торган бер чакта, киек җәнлекләр, кайдадыр җир асты тирәнлегендә шаулаган гөрелтене сизеп, кара куркуга төшәләр һәм күзләре тонып кача башлыйлар ди. Вакыт-вакыт Яңгура да, нәкъ шул киек җәнлекләр кебек, кайдандыр бик ерактан дөбердәп килгән дәһшәтле тавышларны ишетә һәм, кара куркуга чумып, качу турында уйлый башлый иде. Мәҗлесне ташлап киткән чагында Гөлшәһидә әйткән сүзләр исенә төшкән саен, аның яңаклары кыза башлый. Хәзер инде ул, теләсә генә нинди юллар белән булса да, Гөлшәһидәне үзенеке итү турында уйламый, ул хәтта бу хатынга күңелендә яхшы хис булуга гаҗәпләнә, үзен иң зур ахмаклыкта гаепләргә әзер. Әйе, ул аңардан моны көтмәгән иде, каршы торачагын белсә дә, бөтен мәҗлес алдында хурлыкка калдыруын көтмәгән иде. Ә Яңгура бары тик каршысында нык көч торганын сизгәндә генә чигенә торган иде, үзеннән көчсезләрне ул күз дә йоммыйча таптап уза килде.

Date: 2015-12-13; view: 409; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию