Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 5 page





Иртән хастаханәдә Әбүзәр абзыйны күреп, шатлыгын яшерә алмыйча, беренче приемный ничек үтүе турында аңа да сөйләп бирде. Профессор бик шатланды.

Минем прием көнем кайчан буласын әйтерсез. Мин һичшиксез барам, — диде ул.

Шул ук көнне Гөлшәһидәне Вера Павловна эзләп тапты. Медицина учреждениеләренең берсендә профессор Яңгураның йөрәк авыруларын хирургия юлы белән дәвалау турында гаҗәп кызыклы лекциясе була икән. Бөтен медиклар тыңлап калырга телиләр.

Сиңа аеруча кирәк, бу синең темаң ич! — диде Вера Павловна, Гөлшәһидәнең икеләнеп калуын күргәч, — һәртөрле гайбәтләрдән өстен юра белергә кирәк, Гулечка җаным.

Гөлшәһидә бераз уйлап торды да барырга риза булды. Һәм менә алар халык белән шыгрым тулы зур залның арткы рәтләренең берсендә утыралар инде. Көчле алкышлар астында профессор Яңгура трибунага чыкты, халыкка әдәп белән баш иде. Яхшы ораторларга хас гаҗәп бер осталык белән лекциясен башлап китте һәм тыңлаучыларның игътибарын ахыргача биләп алды. Гөлшәһидә барысын да онытты. Фатихәттәйнең «шул тычкан бәбәк...» дип кисәткән сүзләрен дә бер генә тапкыр да исенә төшермәде. Яңгура сихерләде кебек. Беренче минутта Гөлшәһидә башын ничек сузган булса, соңга кадәр шул рәвешен үзгәртмәде. Яңгураның фикерләре кыю, мавыктыргыч, мисаллары таң калырлык иде. Гөлшәһидәгә хәтта моннан соң йөрәк авыруларын дәвалау буенча терапевтларга эш тә калмады кебек тоелды.

Кайчандыр хирургия өчен тыелган, хирург пычагы кагылырга рөхсәт ителми торган чикләр бүген әллә кайда артта калдылар инде. Бүген хирургия заманының җиңүчән адымы белән бергә бара. Аңа нинди генә юллар белән булса да каршы тору файдасыз. Хәер, хәзер аңа бары тик бер урында катып калган, яңаны төшенә алмаган, дөресрәге, аңардан курыккан кешеләр генә каршы килгән булып маташалар...

Ышаныч, дәрт, ашкыну белән әйтелгән бу гомумирәк сүзләрдә дә Гөлшәһидә ясалмалык сизмәде. Аңа калса, Яңгура нәкъ менә шулай гына сөйләргә, шулай гына әйтергә тиеш иде кебек.

Гөлшәһидә Яңгура аларны трибунадан күрми дип уйлаган иде. Ләкин лекция бетеп, бик күп сорауларга җавап биргәннән соң, Яңгура, ике ягында да басын торган халыкка баш ия-ия, туп-туры Гөлшәһидәләр янына килде һәм тирән хөрмәт күрсәтеп исәнләште. Әсәрләнүе әле басылмаганга, аңардан ялкын, дәрт бөркелеп тора сыман, күзләре ялтырый, йөзе илһам нуры белән балкыган. Искиткеч матур һәм сөйкемле иде бу минутта яшь профессор.

Без менә Гулечка белән хирург булмавыбызга үкенеп утырдык әле, — диде Вера Павловна, шаян гына. — Сез, Фазылҗан Җангирович, нәкъ шигырь укыган төсле...

Гафу итегез, Вера Павловна, хәзерге шагыйрьләрнең шигырьләрендә су күп була диләр, әллә минем лекциям дә шундый «юеш» булып чыктымы?

Ни сөйлисез! — Вера Павловна кечкенә кулын селекте. — Мин мондый тирән фәнни лекцияне күптән тыңлаганым юк иде.

Рәхмәт. Ә менә Гөлшәһидә ханым башкачарак фикердә бугай.

Яңгура Вера Павловна белән сөйләшсә дә, күзләре Гөлшәһидәдә генә иде. Гөлшәһидә моны сизенгәнгә, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Ашыкмагыз. Мин сезне машинам белән озатам.

Гөлшәһидәнең күз карашында тыю ишарәсе чагылды.

Сез мине аз гына да хөрмәт итмисез ахрысы, Гөлшәһидә ханым, — дип пышылдады Яңгура, Вера Павловна киемен киеп көзге алдына эшләпәсен төзәтергә китеп баргач.

Мин сезгә бу турыда бер әйткән идем инде, Фазылҗан Җангирович. Комплимент әйттермәгез, зинһар, Әгәр хөрмәт итмәсәм, мин монда килер идемме соң.

Яңгура аңа башын иде.

Ул чагында сезне минем балдызкайның гайбәтләре борчый булса кирәк. Аңа исегез китмәсен, ул мескенкәй кояшны учы белән капламакчы була.

Яңгура Гөлшәһидәгә пальтосын кияргә булышты.

Зинһар, Фазылҗан Җангирович, бу турыда да артык сөйләшмик. Югыйсә, чын, бик каты ачуланачакмын.

Гөлшәһидә никадәр генә каршы килеп маташса да, Яңгура, шундый салкында сезне җәяү кайтараммы соң дип, Вера Павловна белән икесен дә машинага утыртты. «Кая алып барыйм?» — дип сорады. Гөлшәһидә Вера Павловнаның адресын әйтте. Ләкин соңыннан, машинадан төшкәч, Гөлшәһидә Вера Павловналарга керергә теләмәде. Әзрәк тарткалашканнан соң, Вера Павловна аны трамвайга кадәр озата барды.

Ул сине ярата, Гулечка. Үлеп ярата! Мин хатын кеше. Мин чын белән ялган хисне аерам. Лекциясен дә ул сиңа карап кына, синнән илһам алып кына, синең өчен генә сөйләде бит! — диде Вера Павловна, Гөлшәһидәне култыклап алып. Ә Гөлшәһидә, йөзен пальто якасына яшереп, аска карап, эндәшмичә барды. Урамны кар яктысы гына яктырткан. Утлар әллә сүнгән, әллә кабызырга онытканнар. Кешеләр йөгерә-атлый узалар. Кар шыгырдый. Агач ботакларын сыкы сарган.

Әгәр минем урынымда син булсаң, нишләр идең? — дип сорады Гөлшәһидә бераздан.

Минме? Мин уйлап карар идем! — диде Вера Павловна чая гына, Бу назлы хатын-кыз телендә: «Мин риза булыр идем», — дигән сүз иде. Гөлшәһидә эндәшмәде. Дөресен әйткәндә, ул Фазылҗан лекциясенә Мансурны күрергә дип килгән иде. Ләкин Мансур юк иде. Ул, күрәсең, Гөлшәһидә йөргән бөтен юллардан кача.

Икенче көнне хастаханә каршына җиңел «ГАЗ» машинасы килеп туктады. Пальто өстеннән кожан кигән урта яшьләрдәге бер кеше, машинадан төшеп, туп-туры вестибюльгә килеп керде дә Гөлшәһидәне сорады.

Гарифулла абыең килгән дип әйтегез үзенә, — диде ул сестрага.

Бераздан Гөлшәһидә югарыдан йөгереп төште һәм ачык чырай белән райком секретаре алдына килеп басты.

Әйткәч ышанмадым да, — диде ул, кул биреп күрешкәннән соң. —Гарифулла абзый, ничек килеп чыктыгыз әле? Безнең яклар исәннәрме?

Бик исәннәр, сиңа күп итеп сәлам җибәрделәр, кереп хәлеңне белергә куштылар. Я, ничек урнаштың? Бик кыйналмыйсыңмы?

Рәхмәт инде, Гарифулла абзый, хәл белә кергән өчен. Әйбәт кенә урнаштым әле.

Торак мәсьәләсе ничек?

Булды, Гарифулла абзый.

Югыйсә, өлкә комитеты секретарена керергә исәп бар иде.

Рәхмәт, аларны борчымагыз инде, Гарифулла абзый. Кич белән өйгә рәхим итегез, күреп китәрсез.

Икенче килгәндә өеңне дә кереп карармын әле, бүген вакытым тар, районга җыелышка кайтып җитәргә кирәк. Хәзергә сау булып тор, Гөлшәһидә, алайса.

Гарифулла көтмәгәндә ничек килеп чыккан булса, шулай ашыгыч китеп тә барды. Ләкин аның килеп чыгуы Гөлшәһидәгә гаҗәеп бер тынычлык һәм ышаныч китерде.

Юк, ул ялгыз түгел, аны онытмаганнар, ул үзе дә алардан беркайчан да аерылмаячак.

Шул ук көнне Гөлшәһидә эштән соң деканатка китте. Вера Павловна кандидатлык минимумы өчен кирәкле программаларны әзерләп куярмын дип кичә вәгъдә иткән иде.

Әллә инде хәзерге заманның һавасы да кеше күңеленә ияреп йөри шунда: кичә шыгырдап тора иде, бүген, күр, ничек сындырган, кар булып кар җылысымак тоела, йомарлап алып кемгәдер атып бәрәсе килә. Бу теләк Гөлшәһидәнең күңелендә үскәннән-үсә, инде еракта, томан эчендә әлеге «кемдер» үзе дә тонык кына шәйләнә кебек. Гөлшәһидә үзе дә сизмәстән кар ала, адымнарын кызулата. Ашыга ул, әлеге шәүләгә тизрәк җитәргә ашыга.

Менә деканат урнашкан бина. Гөлшәһидә, уйларыннан айныгандай, туктады. Кинәт аңа уңайсыз булып китте, кулына йомарлаган карны ташлады, юл буе Фазылҗан турында гына уйлады бит!

Вера Павловна аны ачык чырай белән каршы алды. Әмма кичәге хәлләр турында алар сөйләшмәделәр. Тик Гөлшәһидә кирәкле материалларны алып китәргә җыенгач кына, Вера Яңгураның шалтыратуын, кәефләрен соравын әйтте.

Верочка, нигә миңа боларны сөйлисең? — диде Гөлшәһидә, хәтере калып. — Нигә күңелемә вәсвәсә саласың?.

Шулай дигән булды, ә үзе, җан тынычлыгын җуеп, шимбә көн Асия белән театрга барды. Николай Максимовичның уйнавына таң калып карап торды. Ул бер карт ролен уйнады. Бу уен Гөлшәһидәне тетрәтте. Моңарчы әле аның беркайчан да шундый югары сәнгатьне күргәне юк иде. Сәхнәдә артист Николай Максимович юк иде, сәхнәдә үзенең кайгысы, шатлыгы, уйлары һәм хисләре белән бер карт яши иде. Аның хәрәкәтләре белән тавышы гына түгел, хәтта сулышы, җаны да карт иде.

Спектакльдән соң Гөлшәһидә белән Асия сәхнә артына керделәр. Николай Максимович үзенең бүлмәсендә гримнарын юып утыра иде.

Кемне күрәм! — дип, урыныннан сикереп торды, Гөлшәһидәнең кулын үпте һәм аңа тәбрикләү сүзен әйтергә дә ирек бирмичә, тезеп китте: —Мине алырга килдегезме? Минем йөрәк ярыйсы әле. Ә менә сезнеке ничек? Сизәм, сизәм, наяным! Минем күзләр күпне күрә. Театрга килүегез дә юкка түгел.

Гөлшәһидә бик курыкты. Кешеләр бер карауда ук сизәрлек үзгәреш бармы икәнни соң аңарда?!

 

— Алексей Лукич, минем сезгә бер тәкъдимем һәм үтенечем бар, Әбүзәр Гиреевич белән дә сөйләшкән идем. Безнең бүлеккә «ялкынлы фотометр» сатып аласы иде.

«Ялкынлы фотометр»? — дип кайтарып сорады Алексей Лукич, — Фотография ачмакчы буласызмы?

Профессор кисәткәннән соң Гөлшәһидә Алексей Лукичның тиз генә риза булуын көтмәсә дә, аның бу сүзләреннән аптырап калды. Моны ничек аңларга? Шаяртамы? Алексей Лукич андый кеше түгел шикелле. Көлү, юләрсетүме? Гөлшәһидә үзе андый ахмак нәрсә әйтмәде шикелле. Әллә өлкәннәр барында кирәкмәгән җиргә борыныңны тыкма дип әйтүеме бу?

Алексей Лукич, ничек инде... Менә дигән яңа аппаратлар бар чагында диагностиканы һаман иске методлар белән алып бару мөмкин түгел бит.

— Әгәр бөтен хастаханәне яндырсак? — диде Алексей Лукич, аз гына да... үзгәрмичә.

Гөлшәһидәнең күңеленә бик хәтәр шик төште: әллә Алексей Лукич административ эшләр белән күмелеп яңа әдәбиятны карап барудан туктаганмы? Әллә аның «ялкынлы фотометр» турында бөтенләй ишеткәне дә юкмы? Юри мәгънәсез сораулар биреп, үзенең наданлыгын гына Гөлшәһидә алдында яшермиме?

Мәскәү хастаханәләрендәмин ул фотометрны үз күзем белән күрдем, Газ белән эшләсә дә, бернинди янгын хәтәре юк. Берничә минут эчендә канның бөтен химик составын әйтеп, бирә.

Күпме тора? — дип сорады Алексей Лукич сүрән генә. Гөлшәһидә әйтеп биргәч, башын чайкады. — Андый сума безнең сметада юк.

Быел булмаса, киләсе елда булыр. Сметага кертик.

Белмим, андый суманы үткәрерләрме икән, — дип, Алексей Лукич һаман үзенекен кабатлады. — Безгә бит, Гөлшәһидә Бәдриевна, иң кирәкле коралларны сатып алыр өчен дә акчаны кысып кына бирәләр. Әнә сезнең бүлектә Рива-Роччи аппаратын ватканнар, юньсезләр. Шуның яңасын алырга акча таба алмыйча, башымны кашып утырам әле. Арслан булып арыслан да үзеннән биек сикерә алмый.

Юк, мин ышанмыйм, Алексей Лукич. Сез мине гафу итегез, бу безгә чит фәлсәфә.

Ярсып, кабынып китәргә әзер Гөлшәһидәгә Алексей Лукич озак кына карап торды да тагын башын чайкап куйды. Аннары өстәлдә яткан кенәгәне япты. Бу китәргә мөмкин дигән сүз иде. Гөлшәһидә чыкты. Ә вестибюльдә алар Мансур белән чак кына маңгайга маңгай бәрелешмәделәр. Икесе дә шып туктадылар. Гөлшәһидә күзләрен зур ачып Мансурга туры итеп карады, Мансур исә шунда ук керфекләрен түбән төшерде, һәм, ашык-пошык исәнләшкәч, хирургия бүлегенә кереп китте, — анда аны консультациягә чакырганнар икән.

Өенә Гөлшәһидә бик күңелсез кайтты. Соңгы көннәрдә яхшы ук сиздерә башлаган күңел тынычлыгы тагын югалды, йөрәгендә тагын өермә купты.

Асиядән хат бар, — диде Хатирә апа, Гөлшәһидәнең күңелсез кайтып керүен сизмичә калып.

Рәхмәт, — диде Гөлшәһидә, ананың хәтерен калдырмаслык дәрәҗәдә генә ачык чырай белән.

«... Без тауларга менәбез, — дип язган иде Асия. — Югарырак менгән саен мин сезгә, табибларга: Әбүзәр абыйга, Маһирә апага, сезгә һәм башкаларга рәхмәт укыйм. Йөрәгем бер генә дә авыртмый, тыным аз гына да кысмый. Әбүзәр абзый дөрес әйткән иде: мин тау кәҗәсе! Кирәк икән трамплиннардан да сикерәм, чаңгыда, канатлы кош кебек, таулардан тауларга очам. Мин, икенче катка менә алмаган чирләшкә, бүген тауларга күтәреләм. Мин мондый бәхетне — яшьлек, сәламәтлек бәхетен, югары менү, канатлану бәхетен моңарчы шушы хәтле мул итеп һич татыганым юк иде. Рәхмәт, мең рәхмәт табибларга!..»

Шуннан соң ул Илдардан хатлар алганлыгын, бик шатланганлыгын, биегәнлеген язган да: «Теге үзебез сайлап алган бәхет турындагы сөйләшүебез исегездәме, Гөлшәһидә апа?» — дип сораган. Гөлшәһидә уйга калды, Мансур белән вестибюльдәге очрашуы күз алдына килде. Йөзен ике кулы белән каплады. «Юк, юк, Гөлшәһидәнең үзе сайлап алган бәхете юк!»

Үз шатлыгың булмаса, кеше шатлыгына гына сөенеп булмый икән шул. Гөлшәһидә терсәгенә таянып, караңгы бүлмәдә караңгы тәрәзәдән карап берүзе утыра, — уклау башы белән аркасына төртүчесе юк иде шул хәзер аның. Башында уй да, йөрәгендә хис тә калмаган, барысы кипкән, корыган, бозга сарылган кебек. Хәтта күздән яшь тә чыкмый. Мондый хәлне Гөлшәһидә беренче кичерми, элек тә шундый хәлләр булгалый иде, тик бусы бигрәк читене шикелле. Зәгыйфь рухлы кешеләр шундый төшенкелектән соң я акылдан язалар, я агу эчәләр...

Гөлшәһидәнең холкы кинәт кабынып, кинәт сүрелә торган булмаганлыктан, икенче көнне дә аңарда кискен үзгәреш күренмәде. Иртән ул эшкә башка вакытлардагыча җилкенеп, канатланып бармады. Анык йөзе ап-ак, күз төпләре күгәрә төшкән иде.

Больницага кереп халатын кияргә дә өлгермәде, аны хәле авырайган авыру янына чакырдылар. Гөлшәһидә палатага барып кергәндә, кулына шприц тоткан Диләфрүз авыру янымда аптырап басып тора иде. Гөлшәһидә авыруның кулыннан тотты. Тамыр тибеше бөтенләй сизелми. Йөрәген тыңлады — типми. Авыру үлгән иде.

Авыруны төнге сәгать берләрдә алып килгәннәр. Ул каяндыр бик ашыгып кайткан чагында урамда егылган. Хастаханәдә уколлардан соң аңына килгән, төнне ярыйсы тыныч үткәргән, ә иртән, дежур табибның кисәтүенә дә карамастан, торып бәдрәфкә чыккан һәм...

Бу мәгънәсез үлем Гөлшәһидәнең зиһенен тәмам таратучы актыккы тамчы булды ахрысы. Профессор обходы вакытында ул авыруның диагнозын ике тапкыр бутап әйтте. Беренчесендә профессор әдәпле генә төзәтте.

Әйе, әйе, гафу итегез, — диде Гөлшәһидә тиз генә, ләкин икенче авыру янында тагын буталды. Әмма үзе хатасын сизмичә сөйләвен дәвам иттерде.

Профессор урыныннан торды.

Сезгә ни булды? — дип кырыс кына сорады ул французча. — Икенче игътибарлырак булуыгызны үтенәм, — дип, ишеккә юнәлде. Иң каты шелтә иде бу!

Гөлшәһидә аптырап берүзе палата уртасында басып калды. Авырулар да күңелсез хәл булып алганын сизенеп уңайсызланып эндәшмәделәр.

Летучкада профессор кеше күзенә күренмәслек итеп әрләр дип көтте Гөлшәһидә. Ләкин летучкада профессор аның исемен дә телгә алмады. Монысы Гөлшәһидә өчен тагын да авыррак булды. Ә чыгып барганда, ишек төбендәге шкаф ышыгында, Сәлах Саматовның янындагы табибларга: «Делегат апаны ничек яклыйбыз... Ләм-мим!» — дигән мыскыллы тавышы ишетелде. Гөлшәһидә адымнарын әкренәйтте. Тегеләр аны күрмиләр идеме, әллә күрмәмешкә генә салыналар идеме, Клавдия Сергеевна хихылдап: «Бу сиңа җәмәгать тәртибендә күз буяу түгел шул...» — дип өстәде.

Гөлшәһидәнең йөзенә кан йөгерде, яңакларына чәписе килде, ләкин тыелып, коридорга чыкты. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләп бераз уйланып торды. Әйе, моннан бер атна чамасы элек санитаркалардан берсе аңа кәгазь кисәге китереп биргән иде. «Идәннән таптым, сез төшермәдегезме?» диде. Бу кемнеңдер кемгәдер язган интим хатыннан бер бит иде. Гөлшәһидә минеке түгел дип кире кайтармакчы иде дә, кәгазьдә сүз үзе турында барганлыгын аңлап, өстәл тартмасына тыкты. Хәзер шул язуны исенә төшереп, тиз генә кабинетына керде дә аңа яңадан күз йөртеп чыкты. Шуларныкы! Кояштыр, шуларныкы!

Төш вакытлары якынлашканда, Гөлшәһидә янына Диләфрүз борчылып килеп рецепт күрсәтте.

Монда ялгыш түгелме, Гөлшәһидә апа?

Гөлшәһидә язуына карады да агарынып китте. Доза ике өлеш артык күрсәтелгән иде!

Бераздан Маһирә ханым борчылып килеп җитте, аннары профессор да килде.

Сез нигә бу кадәр таркау? — дип сорады Әбүзәр абзый Гөлшәһидәдән.

Белмим, — диде Гөлшәһидә, башын түбән иеп.

Сез белмәгәч, кем белә инде? — Профессор кашларын җыерды. — Строфантинны ике доза артык бирү — нәрсә икәнен беләсезме?

Бу минем тупас хатам, — диде Гөлшәһидә.

Минемчә, бу җинаять, — диде профессор, — игътибарсызлык аркасында туган җинаять, Маһирә ханым. — Кинәт профессор бүлек мөдиренә таба борылды. — Гөлшәһидәнең зиһене таралган. Ул терелгәнче, сез үзегез аның барлык эшенә күз-колак булыгыз. Үтенәм сездән.

Профессор чыгып киткәч, Маһирә ханым мөмкин кадәр йомшак тавыш белән:

Ни булды соң, Гөлшәһидә? — дип сорады.

Гөлшәһидә аңа туры итеп карады да үзе сорау бирде:

Рецепт турында сезгә кем әйтте, Диләфрүзме?

Юк, Сәлах.

Гөлшәһидә иренен тешләп каядыр тәрәзә почмагына карап тора башлады. Тышта кемнеңдер сөякчел куллары төсле шәрә агач ботаклары селкенә иде. Алар гүя Гөлшәһидәгә яныйлар. «Сәлахка кем әйткән? Үзе күреп калганмы?»

Гөлшәһидә капыл гына Маһирә ханымга борылды:

Әйтегез әле яшермичә, Маһирә Хәбировна, сез миннән куркасызмы?

Һәрвакыт сабыр, тотнаклы һәм әдәпле Гөлшәһидәнең болай гасабилануы Маһирә ханымны гаҗәпләндерде.

— Сезгә ни булды? — дип яңадан сорады ул. — Янасыз, куырыласыз шикелле. Ни өчен мин сездән куркырга тиеш?

Ә Әбүзәр абзый миннән ничек котылырга белмичә йөриме?

Сезне аның кебек яратучы икенче бер кеше дөньяда бармы дип сорагыз. Әллә нәрсәләр сөйлисез, Гөлшәһидә.

Гафу итегез, — диде Гөлшәһидә, күз яшен сөртеп, һәм өстәл тартмасыннан кәгазь алып Маһирә ханымга сузды: — Менә укыгыз.

Маһирә ханым укыды да, җирәнеп, хатны өстәл читенә ташлады, бик озак сүз таба алмыйча торды.

Моны кем язган дип уйлыйсыз?

Белмим. Язуы Саматовныкына охшаган түгелме?

Ни өчен ул миңа шул хәтле пычрак ыргыта? Нишләтим мин аны, судка биримме?

Маһирә ханым уйга калды.

Мин Сәлах белән күптән эшлим. Дөресен әйткәндә, мин аны бу кадәр мәкерле, бу кадәр вак дип уйламый идем. Аның аспирантура турында сәйләнен йөргәннәрен хәтерлим. Баштарак Әбүзәр Гиреевич аңа уңай карашта иде шикелле. Соңгы бер-ике елда аның Сәлахка мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Ә сезгә Әбүзәр Гиреевичның өмете бик зур. Ихтимал, Сәлах шуның өчен сезне яратмый торгандыр.

Судка биримме соң? — дип кабат сорады Гөлшәһидә.

Анысын әйтә алмыйм. Мин мондый эшләрдә начар киңәшче, Гөлшәһидә. Чөнки үзем беркайчан да, беркем белән дә судлашмадым. Суд, минемчә, һәрвакыт ике яклы... Уйлагыз әле, бәлки, бүтән әмәлем табарсыз.

Гөлшәһидә төне буе йокламады, уйлады да уйлады. Ул бүген бер нәрсәне ачык төшенде. Аз яшәгән әле ул, тагын да азрак күргән. Тормыш аның сөяленә әле бик аз баскан. Аны һәр очракка җавап табарга өйрәтмәгән, ансат кына өйрәтмәс тә шикелле.

Бу йокысыз төн нәтиҗәсендә Гөлшәһидә бер фикергә килде — ул фикер дөрес идеме, түгелме, анысын ул белми иде — ул судлар белән маташмаска, ә барысын Салахның үзенә әйтергә булды.

Иртән ул Маһирә ханым янында Сәлахның үзен очратты.

Сәлах Саматович, нигә сез һаман шамакайланасыз? — диде ул, исәнләшеп тә тормыйча.

Сәлах хахылдап көлеп җибәрде.

Авыз ермагыз! — диде Гөлшәһидә, аңа таба бер адым атлап. — Мин берәүгә дә үземнән көләргә юл куймыйм.

Балалар кебек әтәчләнмәгез әле, — диде Маһирә ханым, ишеккә таба атлап. Сәлах та аның артыннан иярде.

Туктагыз! — диде Гөлшәһидә Сәлахка. — Бер башлагач, сүзне ахырынача җиткерик.

Хезмәтегезгә әзермен, — дип, Сәлах аның алдында кыланып баш иде.

Тагын бер тапкыр әйтәм, шамакайланмагыз минем алда. Минем җитди итеп сөйләшәсем килә.

Date: 2015-12-13; view: 435; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.008 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию