Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 4 page





Хәзер малайларым өчесе дә җиткән егетләр инде. Өлкәне һәм кечесе инженер, уртанчысы кадровый офицер.

Балаларымны кеше иттем, әмма үземнең шәхси тормышым булмады. Иремнән аерылганда миңа утыз яңа тулган иде. Сугышның бик күп фаҗигаләре турында сөйлиләр, әмма бу ягын искә дә алмыйлар. Ирең исән килеш тол булу — коточкыч авыр, Гөлшәһидә. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә сабыр, түземлек бирсен.

Хәзер ирегез кайда? — дип сорады Гөлшәһидә.

Урта Азиядә. Семьясы бар. Мин аны гаепләмим. Ул бик тырышты... Ләкин мин хатын гына түгел, мин ана да идем. Безнең буын аналары күргән кайгы-хәсрәтне сөйләп бетерергә дә, язып бетерергә дә мөмкин түгелдер.

Нинди генә кешеләрең юк синең, дөнья! Карап торырга син дә бер, мин дә бер төсле, ә пәрдәләрне күтәрә башласаң...

Гөлшәһидә XXII съездның утызынчы октябрьдә булган утырышын исенә төшерде. Трибунада чал чәчле большевичка Лазуркина. Ул 1902 елдан бирле партия әгъзасы, Владимир Ильич Ленин белән бергә эшләгән. Бу хатынның шәхес культы чорында күргән кимсетелүләре, 17 ел сөргендә газап чигүләре турында әрнеп сөйләгән сүзләре Гөлшәһидәнең йөрәген парә-парә китергән иде... Маһирә ханым төрмәдә утырмаган, сөргендә булмаган. Ләкин Гөлшәһидәнең аны да шушы чал чәчле большевичка белән ничектер янәшә куясы килде. Фәкать шул чакта гына бу хатыннарның бер-берсенә охшамаган, әмма бер үк золымның явызлыгы тудырган тетрәткеч фаҗигаләрен аңларга мөмкин шикелле.

«Менә кемнәрдән түземлеккә өйрәнергә кирәк икән», — дип уйлады Гөлшәһидә кайткан чагында.

Икенче көнне Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә Фатихәттәй чакырды дип әйтте һәм Гөлшәһидә эштән туп-туры аларга китте.

Җир җимереп эзләсәм эзләдем, әмма табып кайттым бит, — дип каршы алды аны Фатихәттәй. — Менә дигән затлы кешеләр, Бер карчык та бер студентка кызы гына. Квартиралары җылы, коры, үзе кояшлы якка карый. Трамвае дисәң дә, троллейбусы дисәң дә каршыда гына. Тик мичләре утын белән ягыла. Акчасын күп сорамабыз, утынын тапса, шуңа риза диделәр.

Гөлшәһидә Мәдинә ханым белән әзрәк сөйләшеп утырды да Фатихәттәй белән квартира карарга китте.

Менә алар ишек алды түренә салынган ике катлы агач йортның өске катына тар гына баскычтан менәләр. Кайчандыр зиннәтләп, сырлап эшләнгән, хәзер инде шактый какшаган, чалышайган баскыч аяк астында шыгырдап тора.

Ахирәт, бу без әле, — диде Фатихәттәй, киндер белән тышланган ишекне дөбердәтеп.

Ишек ачылуга, борынга авыл өендәгечә җылы һава, коймак һәм итле бәлеш исе килеп бәрелде.

Менә кунагымны алып килдем, — дип гөрләде Фатихәттәй, кысан гына коридорга кергәч. Бер якта кухня ишеге, икенче якта зур гына сандык, сандык өстенә мендәрләр өелгән. Турыда олы як булса кирәк. Идән чиста итеп юылган, аяк астына арзанлы гына булса да палас җәелгән.

Әйдәгез, әйдә, — дип, аларны башына татарча ак яулык бәйләгән, өстенә бизәкле ситсы күлмәк кигән кызыл битле олы гына хатын каршы алды. — Исән-сау килдегезме, кызым? — дип, ике кулын сузды.

Ахирәтемнең исеме Хатирә булыр. Кунагымның исеме Гөлшәһидә, —дип таныштырды Фатихәттәй. — Асия өйдә юкмы әллә? Мичләрегезне бигрәк эссе яккансыз икән.

Тыштан кергәнгә генә шулай җылысыман тоела инде, ахирәт.

Эчтән гармун тавышы ишетелә башлады.

Асия, ташла инде шул гармуныңны, кунаклар килде, — дип кычкырды Хатирә апа, ишектән башын сузып. — Чишенегез, кызым, чишенегез. Өйдә чит кеше юк.

Ишектән өстенә кыска җиңле ал кофта, зәңгәр чалбар кигән, озын чәчен үрмичә таратып җибәргән унтугыз-егерме яшьлек кыз күренде. Ул Гөлшәһидәгә бер мәл карап торды да, йөгереп килеп, аның муенына сарылды һәм Фатихәттәйгә борылып:

Нигә башта ук Гөлшәһидә апа икәнен әйтмәдегез. — диде.

Таныш кешеләргә туры килүенә Гөлшәһидә үзе дә бик шатланды. Хатирә апа кай ягы беләндер Сәхипҗамал җиңгәсен хәтерләтә, тик олырак һәм гәүдәгә юанрак.

Менә бәхет! — дип, Асия Гөлшәһидәне кулыннан тотып олы якка алып керде.

Тәрәзә төпләре авылдагыча төрле гөлләр белән тулган. Чәчәк атканнары да бар. Уң кул почмакта борынгы татар өйләрендә генә очрый торган кара буяулы савыт— саба шкафы. Шкаф эчендә зиннәтле савыт-саба. Ике тәрәзә уртасында өстенә челтәр япкан комод. Комод өстендә вак-төяк әйберләр, озынча көзге, бер кырыйдарак сырлы ак самовар, ян стенада арзанлы гына келәм һәм шәмаил кадакланган. Мич кырыенда, идәндә, тыгыз итеп тутырылган спортчылар рюкзагы.

Самовар куям, — дип, Хатирә апа ак яулыгын җилфердәтеп кече якка чыгып китте. Асия тәрәзәдән кемнәргәдер йодрык яный башлады. Гөлшәһидә дә тәрәзәгә күз салды. Ишек алдында бүрәнәләр өстендә алты-җиде малай чыпчыклар кебек тезелешеп утырганнар. Бүрекләре кыйшайган, якалары ычкындырылган, кулларында кәкре таяклар. Күрәсең, яңа гына шайба уйнап туктаганнар.

Туп уйнарга көтәләр, — диде Хатирә апа ишектән кереп һәм кызын аркасыннан сөйде. — Барлык малай-шалай — аның әшнәсе... Бүлмәгезне карыйсызмы, Гөлшәһидә кызым? — Ул мич кырыендагы ишекне ачты.

Бер тәрәзәле, сыерчык оясы хәтле кечкенә генә буп-буш бүлмә. Хәтта карават та юк. Тик почмакта язу өстәле генә. Обойлары каралып, искереп беткән, урыны-урыны белән ертылган да.

Студентка кызлар торган иде, — диде Хатирә апа, — Ремонт ясарга үземнең генә көчем җитми, Асиянең кулда гармун, авызда җыр...

Әни, бик мактама, — дип, залдан кычкырды Асия. — Гөлшәһидә апа минем кемлекне синнән яхшырак белә.

Ахирәт, кандала юкмы? — дип сорады Фатихәттәй. Аңа Гөлшәһидә бүлмәне яратып бетермәде күк тоелды.

Юк, юк, андый шакшыны өйгә кертергә, — дип, тиз генә җавап бирде Хатирә апа.

Кайчан күченим икән? — дип сорады Гөлшәһидә.

Үз җаеңа кара инде, кызым. Безгә дисәң, бүген үк күчен. Асиям иртәгә поход китә. Тизрәк күченсәң, миңа да күңеллерәк булыр.

Асия, кая барасың? — дип сорады Гөлшәһидә, олы якка чыккач.

Мари урманнарына гына.

Йөрәгең ни хәлдә?

Асия, чак кына кызарып:

Мин аның кайда икәнен оныттым инде. Зинһар исемә төшерә күрмәгез, — диде.

Күңелле генә итеп чәй эчкәч, Гөлшәһидә белән Фатихәттәй кайтырга җыена башладылар. Шул чакта кемдер килде.

Тагын шул Сәлахтыр инде, — диде Хатирә апа, өстәл яныннан торып. Бу вакытта Асия үз бүлмәсенә киенергә дип кереп киткән иде.

Таныш табиб Сәлахны күргәч, Гөлшәһидә бераз аптырап калды. Сәлах тагы да ныграк аптырады.

Сез... ничек биредә?

Ул хәзер бездә тора, — диде ишектән чыгып килгән Асия,

 

Гөлшәһидә чишенгән арада, Хатирә апа Асияләрнең походларын кичектергәнлекләрен, Асиянең шул турыда кайтып әйткәннән соң тагын каядыр чабып чыгып киткәнлеген сөйләде.

— Хәзер бүлмәне рәтләп алам әле, Хатирә апа. Әзрәк җылы су кирәк булыр.

Гөлшәһидә чемоданыннан искерәк халат алып киде дә, башына яулык бәйләп, эшкә кереште. Иске обойларны барысын кубарып ташлады, аннары Асиянең чаңгы таягына пумала бәйләп түшәмне юарга, акларга тотынды. Аклап бетергәч, крахмалдан җилем кайнатып, обойларын ябыштырды. Идәннәрне юды. Бәләкәй бүлмә ак кием кигән кызга охшап китте.

Башта ук Гөлшәһидәгә тегесен-монысын булышып йөргән Хатирә апа, ниһаять, идән уртасындагы урындыкка утырды да ике кулын тез башларына чабып:

— Уңган кыз кар өстендә казан кайнатып, кызыл прәннек пешерә дип әйтәләр иде, синең турыда булган икән, — диде. — Без күпме җыенып булдыра алмаган эшне күз ачып йомганчы ялт иттердең бит..

Кирәк булгач эшлисең инде, Хатирә апа.

Эш астында үскәнлегең күренеп тора шул. Минем Асиям бераз нәзберегрәк. Кулда гармун, авызда җыр. Гомерен ничек үткәрердер — белмим. Мин бит торган хәтле тормам инде, — Хатирә апа яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды.

Үз башына төшкәч, барысын да булдырыр әле, юк өчен кайгырмагыз, — диде Гөлшәһидә. — Хәзер аның шундый чагы.

Үзем дә шулай дип торам да, белмим тагы, Асия яшендә минем ике балам бар иде инде, гомерле генә булмадылар, мескеннәрем.

Гөлшәһидә бер уңайдан олы як идәнне дә юып чыкты. Аннары өс-башын алмаштырып сәгатькә карады.

Хатирә апа, кибетләр ябылмаган икән әле. Мин йөгереп кенә барып карават сатып алып кайтыйм әле.

Икәү барыйк, чана белән алып кайтырбыз.

Юк, мәшәкатьләнмәгез, Хатирә апа. Кибет янында чаналы кешеләр тора.

Гөлшәһидә киенде дә чыгып та китте. Ә ярты сәгатьтән пружиналы ак тимер караватны өйалдына сөяп куйдылар.

Өйгә кертмәдем. Бүген бүлмә яхшылап кипсен әле, — диде Гөлшәһидә, чишенә-чишенә. Салкыннан аның яңаклары алсуланган иде. — Бүген сандык өстендә генә йоклармын.

Асия белән бергә йокларсыз. Раскладушкабыз да бар.

Тамагым кипте әле, Хатирә апа. Самовар куеп җибәримме икән? — диде тик тора белмәгән Гөлшәһидә.

Самоварым өлгергән инде, — диде Хатирә апа, бу тәкъдимгә шатланып. — Чәйләр эчеп җибәрсәм, үземнең дә баш авыртуларым бетә.

Гөлшәһидәнең авылдан китергән күчтәнәчләре бар иде әле. Шулар белән бик тәмләп, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Хатирә апаның кызыл битенә бөрчек-бөрчек тир чыкты. Ияк астыннан бәйләгән яулыгын чишеп, яшь киленнәрчә, колак артыннан кайтарып бәйләп куйды.

Каклаган каз ашамаганыма бер гомер булган иде, инде нәфесем басылды, — диде ул, каз канатын кимерә-кимерә. — Ул казны үстергән, каклаган кешегә ходай теләгәнен бирсен.

«Хәзер амин тота», — дин уйлады Гөлшәһидә һәм ихтыярсыздан шәмаилгә карап алды. Ул динле гаиләдә үсмәде, шуңа күрә динле кешеләрне күрү аңа сәеррәк иде.

Хатирә апа яулык чите белән маңгай тирләрен сөртеп хәйләле генә елмайды да, Гөлшәһидәне гаҗәпләндереп:

Син инде, кызым, мине бер Казан абыстае дип уйлыйсың, — диде. — Шәмаилгә ничә-ничә карап алдың. Ахрысы иске язуны танымыйсың.

Без үскәндә бу язу түгел, латин да беткән иде инде.

Бу шәмаилдә, кызым, аятелькөрси язылмаган. Анда Тукай-шагыйрь сүзләре:

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең, теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы, —

 

дип укыды Хатирә апа, көйли төшеп.

Шулаймыни! — дип елмайды Гөлшәһидә. — Мин тагы... Каян алдыгыз соң моны? Элек саталар идемени?

Юк, сатмыйлар иде. Әллә Иш-Буби карьясендә, әллә белмим тагы кайда, Касыймхан атлы бер бик укымышлы хәлфә бар дип сөйлиләр иде. Картым шул хәлфәдән махсус алдыртты. Мәрхүм китап ярата торган иде. Муллалар белән дә гел бәхәскә керә торган иде. Муллалар мөселман өендә коръән сүзе генә булырга тиеш дип, бу бозык әйберне чыгарып атарга кушалар иде, картым аларны тыңламады. Ул, мөселман өендә китап сүзе булырга тиеш, ди иде. Тукай-шагыйрьне бик ярата торган иде, мәрхүм. Әнә теге почмакка аягын бөкләп утырыр иде. «Ысулы кадимче» не укып җибәрер иде. Без, хатын— кызлар, теге яктан өелешеп карап торыр идек, исебез китеп. Әртистлек җене бар иде үзендә. Асиям дә әтисенә охшаган. Ирем яшь чакта приказчиклар клубында хатын кеше булып театр да уйнаган дип сөйләделәр. Чын булгандыр. Өйдә дә, әнкәй мәрхүмәнең асыл күлмәген киеп, башына француз яулык ябынып әллә ниләр кыланып бетә торган иде. Беркөнне шулай картым хатын-кыз булып киенеп кәмит күрсәтеп торган чагында, күршебез Бәрбәрия карчык килеп керде үзебезгә. Без, хатыннар, хур булдык дип торабыз, Бәрбәрия әбинең, авыр туфрагы җиңел булсын, кеше яманлый торган гадәте бар иде.

Ә картым бер дә югалып калмады, Бәрбәрия әби белән ипле генә күреште дә, үзен изге хан кызлары каберен зиярәт итәргә килгән бер мосафир карчык дип әйтте. Шундый сөйли бит, әнекәем, күзен дә йоммый, көлми дә. Тәки ышанды Бәрбәрия әбиебез, чәй эчәргә чакырып китте. Алла боерса, насыйп булса, тәңре миңа дигән нигъмәтне сезнең өстәлгә куйган булса, керермен, Бәрбәрия, керермен, ди. Ә без, кече якта, аяктан егылырга җитешеп, шаркылдашып көләбез. Шундый маһир бер кеше иде инде картым. Театр уйнавы өчен Печән базарында тотып кыйнаганнар да иде үзен... Барыбер үзенекен итте, үлгәнче театр уйнавын ташламады. Бу шәмаилне картым белән Тукай-шагыйрь төсе итеп саклап тотам. Мин әле Тукай-шагыйрьне күмәргә алып барганнарын да хәтерлим. Безнең әткәйләр Печән базарына каршы якта торалар иде. Безне, кызларны, урамга чыгармадылар, тәрәзә пәрдәсе ярыгыннан гына карап тордык. Бер галәмәт халык иде. Бөтен Казан купкан дип сөйләделәр. Еламаган кеше калмады.

Стенадагы герле сәгать ыңгыраша-ыңгыраша унны сукты. Гөлшәһидә борчылып:

Асия гел шулай соң кайтамы? — дип сорады.

Гармуны өйдә, озак тормас инде, — дип җавап бирде Хатирә апа, тыныч кына.

Әллә концертларда да катнашамы?

Катнашмаган җире юк. Радиодан да җырлаталар үзен. Бигрәк музыка җанлы бала инде. Яшь чагында шундый таланты барлыгын кем белгән аның. Музыка мәктәбенә йөрткән булыр идем. Дөрес, гөнаһсын өстемә алыр хәлем юк, бер укытучысы өйгә килеп тә әйтте, кызыгыз музыкага бик һәвәс, диде. Ләкин картым үлгән ел иде. Кайгыдан зиһенем таралган, ак белән караны аермыйм. Аннары кыз баланы музыкага өйрәтү татарда кайчан булганы бар. Без кыз чакта кубызны да әтиләрдән яшереп кенә чиертә торган идек. Музыка базар чатында хәер-сәдака соранучы гарип-горабага гына кирәк ул диләр иде. Гармунны Асиям авырып китеп бик ямансулый башлагач кына, бераз күңеле ачылмасмы дип, сатып алып биргән идек.

Асия кайтып керде. Башында сай гына ак бүрек, өстендә тар гына ак якалы, нечкә билле кара пальто. Битләре салкыннан ут кебек яна. Күзләре уйнап тора,

Күңеле булган әнкәйнең, чәй эчәргә иптәш табылган, — диде Асия, чишенә-чишенә.

«Кайда бу кадәр озак йөрдең?» — дип сорарга яхшы түгел иде. Кирәк дисә үзе әйтер. Күрәсең, Асия әнисенә дә сөйләми һәм әнисе үзе дә сорарга ашыкмый.

Юләркәем, — диде Хатирә апа кызына, — башта син Гөлшәһидә апаңның бүлмәсен кереп кара.

Асия ишекне ачты да инде кибә башлаган алсу ак обойлары белән көлеп торган бүлмәгә таң калып:

Ай, матур булган! — дип сокланып кычкырып җибәрде. — Ничек шулкадәр тиз эшләделәр?

Юләркәем, кем эшләсен. Гөлшәһидә апаң үзе мачтр.

Асия, билгеле, ышанмады. Ул үз бүлмәсенә кереп киемен алмаштырып чыкты. Гаҗәп икән. Бер кием кешене шат күңелле итеп күрсәтсә, икенчесе аның моңсулыгың ярып сала. Әйе, сиздермәскә тырышса да, Асия моңсу иде. Бер чынаяк чәй эчәр-эчмәс, кулына гармун алды. Башын кыңгыр салып, сагыну көен уйнап җибәрде. Күзләре ярым йомык, тик борын яфраклары гына дерелди. Коңгырт чәчен ак каптырма белән генә җыеп артка төеп куйган. Муены белән ияге болай да нәфис, инде чәчен дә җыйгач, тагын да чибәрләнгән кебек.

Гөлшәһидә онытылып тыңлап утырды. Күз алдына авылы, аннары Мәскәү, «Яшьлек» гостиницасы; аның тәрәзәсеннән хыялый сарай булып күренгән университет бинасы килде. Менә ул гаҗәеп Съездлар сараенда утыра кебек, Кремльдә йөри кебек, юк, ул инде халык белән шыгрым тулы клубларда, чая ферма кызлары янында, толыпка төренеп кошевой чанада бара кебек, ә Әһлетдин абзый юртак атын әйдәп, тавышын дугадагы кыңгырауча чыңлатып: «Әй, глядика-а!» — дип, озын юлдагыча моңлы итеп кычкыра кебек.

Ул Асия янына барып утырды, иңбашыннан кочып алды. Ә Асия бер көйгә икенчесен, өченчесен ялгап һаман уйный бирде. Гүя ул музыка теле белән үзенең эч серләрен, сагынуларын сөйли иде. Кайда икән Илдары? Хатлар алышалармы? Ә Сәлах монда ник чуала? Әллә бүген дә бергә булганнармы? Асиянең аңа чың мөнәсәбәте ничек? Ул Сәлах турында барысын да беләме икән? Хатирә апа ни уйлый? Соң кайткан өчен кызын ачулану түгел, ник озак йөрдең дип сорамады да. Бу аның кызына шулай тирәнтен ышануымы, әллә гамьсезлегеме?

Хатирә апа кухня якка чыккан иде, Гөлшәһидә Асиядән:

Нигә болай моңланасың? — дип сорады.

Җавап урынына Асия аның күкрәгенә капланды.

Авыр миңа, Гөлшәһидә апа, хатлар белән генә юанып яшәве авыр! — диде. — Соңгы вакытта хатлары да килми башлады. Менә өч ай инде. Тагын кайдадыр боз диңгезләре астында йөриләрме икән? Бу бит нәкъ сугыштагы шикелле. Гомер буе шулай булачак... Уйласам, котларым оча... Нигә, Гөлшәһидә апа, берәүләрнең бәхетләре бик ансат килә, икенчеләрнең...

Асия, бәгърем, кирәкми, өзгәләнмә... Күрәсең, ансат килә торган бәхет безнең ишеләр өчен түгел. Килсә дә без аңардан тәм таба алмас идек шикелле.

Әллә чыннан да шулаймы икән? Ачуым килгәндә онытырга да телим үзен. Аннары тагын... Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, бизи, рәхәт бирә диләр. Ә мин хәзергә аның гел газабын гына татыйм. Бәлки, беркөн ул бөтенләй дә әйләнеп кайтмас, ә мин аны һаман көтәрмен...

Асия тагын гармунын сызды. Ул ниндидер көй эзли иде кебек. Гөлшәһидә кулы белән аңа җиңелчә генә кагылып алды да әкрен генә җырлый башлады:

Сызлама, әрнемә юксынып йөрәгем,
Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем!..

 

Нинди җыр бу, Гөлшәһидә апа? — дип сорады Асия, Гөлшәһидә җырлап бетергәннән соң.

Безнең авыл җыры.

Композиторы кем?

Әллә тагы.

Асия инде яңа җырның көен уйный иде. Сүзләрен дә отарга теләп Гөлшәһидәдән кабат җырлавын үтенде.

Хатирә апа күптән инде ишек яңагына сөялеп тыңлап тора иде. Кызлар үзенә таба борылгач, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, тиз генә ишек артына яшеренде.

Асия, — диде Гөлшәһидә, җырлап туктагач, — бер нәрсә әйтсәм ачуланмассыңмы? Миңа калса, берәүне яратып, икенче берәү белән йөреп булмый.

Мин йөрмим, Гөлшәһидә апа.

Ә Сәлах? — дип, туп-туры сорады Гөлшәһидә.

Ул миңа эчем пошканда гына кирәк.

Асия... Син беләсеңме...

Сөйләмә, Гөлшәһидә апа, бу турыда. Синең эчен пошмый торгандыр, син эч пошуның ни икәнен белми торгансыңдыр. Бу — коточкыч!

Беләм, Асия. Эчем дә поша, бик күңелсез минутларым да була. Ләкин чыдыйм.

Ә чыдарлык булмаганда?

Анда да чыдыйм.

Асия башын иде, керфекләрен түбән төшерде. Гөлшәһидә аның иңбашларыннан кочты. Аның үзенең дә күзенә яшь тыгылган иде. Ул Мансур турында, Диләфрүз турында әрнеп уйлады.

Заводтагы беренче приемга Гөлшәһидә бик нык дулкынланып барды. Әмма әгәр берәрсе ник дулкынланасың, нигә күңелең борчыла дип сораса, ул тәгаен генә әйтеп тә бирә алмас иде. Борчылырга болай бер сәбәп тә юк шикелле. Әле көндез үк парткомга шалтыратты. Өч табибка өч бүлмә әзер, унбишләп авыру язылган дип әйттеләр. Димәк, барырга да карарга. Ә күңел урынында түгел, нәкъ актыккы имтиханга кергәндәге кебек, сөенә дә, курка да. Бер карыйсың, каядыр гаҗәеп бер матурлык дөньясына очасың кебек, икенче карыйсың, әллә кайдан биектән абынып төшәсең кебек. Ул үзе белән янәшә атлаучы Маһирә ханымга һәм өченче табибка тиз генә карап ала, аларның нәрсә уйлауларын белергә тели. Ләкин алар, каршы искән салкын җилдән йөзләрен бияләй белән каплап, иелә төшеп атлыйлар, сөйләшмиләр. Олы кешеләр бит, Гөлшәһидә кебек ялгыз-ярым да түгелләр, өйләрендә гаиләләре көтә. Бәлки, алар Гөлшәһидә үгетләгәнгә генә риза булганнардыр, ә хәзер эчләреннән аны тиргәп баралардыр.

Аларны завод директоры, партком секретаре һәм завком председателе өчәүләп каршы алдылар. Табибларның туңганын күргәч, директор шунда ук аларны кабинетына алып кереп кайнар чәй тәкъдим итте. Гөлшәһидәнең аз гына да эчәсе килми иде, әмма ул бу тәкъдимгә үлеп эчәсе килгән Маһирә ханымнан да бигрәк шатланды.

Авыруларны кабул итү өчен билгеләнгән бүлмәләр якты, җылы иде. Приемга килүчеләргә утырып торыр өчен урындыклар әзерләгәннәр. Монысы да Гөлшәһидәне сөендерде. Табибларны күргәч, көтеп торучылар барысы да бертавыштан исәнләштеләр.

Башкалар ничектер тагы, Гөлшәһидә, үзе бүген авыруларга аеруча игътибарлы булырга тырышты, җентекләп карады, җентекләп сораштырды. Киңәшләр бирде, дарулар язды, бер хатынга эш урынын алмаштырырга киңәш итте, дирекция белән үзе сөйләшәчәген әйтте. Ике кешене профессорга күрсәтергә дип язып алып калды...

Менә нибары шул. Карап торсаң, бик гади эш, ә Гөлшәһидәнең күңеле шундый канәгать, әйтерсең, ул дөнья күләм әһәмиятле бер эш башкарган, йөрәгендә шундый шатлык-сөенеч, әйтерсең, ул үзенең иң бәхетле көнен кичерә.

Date: 2015-12-13; view: 383; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию