Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 7 page





Рәхим итегез, чишенегез.

Юматша өс киемен салып Гөлшәһидә белән бергә алгы якка узды. Гөлшәһидә күрсәткән урындыкка утырды һәм бүлмә эченә күз дә йөртмичә сүз башлады:

Илчегә үлем юк, — диде ул, елмаеп. — Дөрес, миңа вәкаләт биргән кеше булмады. Шунлыктан мине самозванец дип әйтергә дә хакыгыз бар.

Гөлшәһидә сагайды. Егетнең сүзне болай дорфа башлавы ошамады аңа.

Ләкин сез борчылмагыз, мин юлбасар да, угры да түгел... Мин монда дустым өчен борчылып килдем. Divinum opus — seder dolurem[7] диләр бит.

Ул авыру?

Әйе, ләкин хастаханәгә мохтаҗ түгел,

Юматша Мансур турында сөйли башлады. Мансурның Диләфрүзгә өйләнергә йөрүен Гөлшәһидә азмы-күпме белә иде инде. Дөрес, Мансурның Диләфрүзгә нинди максат белән өйләнергә теләве аның өчен яңалык булды. Ә инде Кабан күле якасында булган хәл, бигрәк тә Диләфрүзнең Мансурга биргән җавабы Гөлшәһидәне таң калдырды.

Боларны сез кемнән белдегез? Диләфрүз сөйләдеме, Мансурмы?

Монысы барыбер түгелме? — диде Юматша, туры җавап бирмичә.

Миннән нәрсә кирәк? — дип сорады Гөлшәһидә. Аның гомердә беренче күргән кешегә үзенең дулкынлануын күрсәтәсе килми иде.

Монысына да туры җавап бирмәскә рөхсәт итегез. Башта ук әйтеп куйдым бит. Минем вәкаләтем юк. Минем бурыч — сезгә хакыйкатьне сөйләп бирү. Мемфис ташын[8] кайда куллану — анысы инде тулысынча сезнең эш. Шуның белән минем миссиям тәмам. Кайтырга рөхсәт итегез.

Бик сәер илче булып чыктыгыз әле, — диде Гөлшәһидә, аның белән саубуллашып.

11

Якшәмбе көнне көндезге сәгать уникеләрдә Таһировларга Юматша килде.

Мансур өйдәме? — дип сорады ул ишек ачучы Фатихәттәйдән. Бу юантык тәбәнәк егет бүген аеруча көләч иде. Калын иреннәре елмая, күзләрендә очкынлы шаян нур балкый, кием-салымында да зур үзгәреш: шәл якалы, зәңгәрсу төстәге, тез тиңентен кыска, модный пальто, якасы белән бер иштән «профессорский» бүрек, аякта молнияле ботинка.

Син, мут, туйга чакырырга килмәгәнсеңдер бит? — дип сорады Фатихәттәй, аның болай купшылануын игътибарсыз калдырмыйча. — Бигрәк кияүләрчә җибәргәнсең.

Май кап, Фатихәттәй! Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән минутына туры килсен. Эшләр шуңа таба бара. — Һәм Мансур бүлмәсе ягына ым кагып алды. — Өйдә юкмы әллә?

Өйдә булмыйча, кайда булсын, — диде Фатихәттәй, Мансурның өйдә утыруын яратмавын ап-ачык сиздертеп, — Сөрсеп бетә инде. Ичмасам, син шул аюны өненнән алып чыгар идең.

Шул изге ният белән килдем әле, Фатихәттәй.

Алайса, өстеңне сал. Басса бакыр изәрдәй, типсә тимер өзәрдәй егет кешегә сырхантай баш кебек өйдә ябылып утыру килешәмени. Яшьлек ике килми ич.

Юматша чишенеп көзге алдына килде дә күпереп торган куе кара чәчен тарый башлады.

О, асыл сүз әйттең, Фатихәттәй! Шундый акыл өйрәтүчем булса, мин үземне дөньяда иң бай кешегә санар идем.

Ярар, бик югары үрелмә әле. Булган байлыгың да башыңнан ашкан. Бездә кызлар юк. Әйдә, батыррак атла. Мансурга әйт: ул күпме генә китапка төртелеп утырмасын, барыбер без Әбүзәр белән укыган хәтле укымаска аңа.


Юматша һаман көзге алдыннан китмәде.

Менә яңа күлмәк алдым да уңмадым, Фатихәттәй. Якасы муенны кыра, каһәр. Хатын да шундый туры килсә, ә?

Күн сайлагач, әлбиттә, шундые туры килә инде аның. Күлмәкне, мут егет, зурракны алалар аны. Югач, тагын да утыра ул. Муеның якаңнан әче камыр кебек ташып чыгып тора, тәмле тамак ахрысы син, Юматша.

Юматша рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

Бар андый гөнаһым. Дөрес әйтәсең, Фатихәттәй инәем.

Кара әле, Юматша, килгән саен сорарга онытам. Беркөнне Гөлшәһидәгә дә әйтә алмадым. Соң син үзең кем баласы: мишәрме, типтәрме, башкортмы, удмуртмы, армы, татармы? Исемең дә колак ишеткән исем түгел.

Гөлшәһидә дә минем белән кызыксындымыни? Я хода! Болай булгач, шәрехләми булмас. Мине төрле камырдан әвәләгәннәр, Фатихәттәй җаным. — Юматша Фатихәттәй алдына килеп урындыкка, атланып утырды. — Әбинең коръәне кырыйларына безнең, шәҗәрә язылган иде: минем әти Әхмәтша, аның әтисе, минем бабай, Мөхәммәтша булган. Бабайның, әтисе Бадамша, бабасы Гатырша, бабайның бабасының әтисе Батырша, бабасы Мөбарәкша, бабайның бабасының бабасының әтисе Тимерша, бабасы Хаматша, бабайның бабасының бабасының бабасының әтисе Дәүләтша, бабасы Гаделша, шуннан да элеккеләрен хәтергә төшерә алмаганнар. Инде мин фәкыйрь дөньяга тугач, «шага» бүтән рәтле исем дә табаламаганнар. Шуннан тотканнар да Юмартша дип исем кушканнар. Янәсе, мин юмарт кеше. Бәләкәй вакытта минем тел бераз калынрак булган ахрысы, малайлар исемең ничек дип сораганда, мин Юмайтша, Юмалтша дип җавап бирә торган булганмын. Тора-бара артык авазлар төшеп калган да, мин түп-түгәрәк Юматшага әверелгәнмен. Менә шулай килә минем ата-баба тарихы... Ә галстугымны күрмисең, Фатихәттәй. Яңа бит.

Синең бу галстугың сукыр күзенә дә күренер, нәкъ тутый кош койрыгы төсле. Әйдә, кереп утыр. Чәем кайнаган. Син әле бүген чәй дә эчмәгәнсеңдер, буйдак.

Юматша Фатихәттәйне кочты да Мансур бүлмәсенә кереп китте. Фатихәттәй аның артыннан башын селкеп карап калды. «Монда инде чибәр эзлисе калмаган, кайсыдыр башыңны дөндергән инде, егет, ни сөйләгәнеңне белмичә авыз ерып утырасың», дип көлде Фатихәттәй.


Мансур пижама кигән килеш китап укып утыра иде. Чәче тузгыган, йөзе таушалган. Эштә ак калфак, ак халат киеп, галстук тагып, чәчен әйбәт тарап бик пөхтә йөри торган солидный Мансур өйдә кеп-кечкенә малайга охшап калган иде. Студент та студент, бу да йолкыш студент.

Сәлам дусларга! — диде Юматша, кулын күтәреп, — Борынгы римлеләр әйтмешли: nulla dies sine litteres — көн-төн эштән аерылма!

Мансур урыныннан торды.

Әллә иртүк баегансың инде, — диде ул, Юматшаның кулын кысып. — Фатихәттәй белән ярты сәгать нәрсә такылдадыгыз?

Мин, Мансур дус, акыллы кешеләр белән гәпләшергә бик яратам. Фатихәттәйдә мәне бар.

Юматша Мансур укыган китапны бер кулы белән актаргалап карады да читкә этәрде.

Өчтә хоккей башлана. Минем ике билет бар. Әйдә киттек. Синең әле яңа стадионны күргәнең юктыр.

Барасы килми, — диде Мансур киерелеп. — Менә укыйсы да бар.

Башка көнне укырсың. Ял көне ял итәргә кирәк.

Фатихәттәй ике стакан чәй алып керде.

Чыгар, Юматша балам, бу аюны, чыгар өненнән. Югыйсә, дивана була.

Ишеттеңме? — диде Юматша Мансурга. — Фатихәттәйнең сүзе — миңа приказ.

Мансур теләр-теләмәс кенә риза булды. Ә урамга чыгып бераз баргач, бигрәк тә Болакның стадион башына якынлашкач, ул җанланып китте, тирә-ягына кызыксыныбрак каранырга тотынды. Малай чакта бу урамнан ул аз чапмады. Ә төньяктан кайткач, ничектер бу тирәләрдән бер дә узарга туры килмәде. Кичә үлгән булса, борынгы Болак башының танымаслык үзгәрүен күрми каласы икән. Элекке кәкре-бөкре урамлы, вак агач йортлы Ташаяк ярминкәсе урынында хәзер киң мәйдан җәелгән, стадионның мәһабәт капкалары, биек коймалары ни тора, элекке терлек базары — Мокрый чатында таш пулатлар калкып чыккан. Иркенлек, киңлек, яктылык.

И-и-и, — диде Мансур гаҗәпләнеп. — Мин чыннан да, Фатихәттәй әйтмешли, сөрси башлаганмын, күрше урамда ниләр булганын белми ятам.

Стадионның мәһабәтлеге, колачы, аеруча панорамасы ошады Мансурга. Тау башындагы кремльнең калын диварлары, очлы манаралары, таш пулатлары бу почмакка кабатланмас бер ямьле үзенчәлек өсти иде.


Ләкин уен икесенә дә ошамады. Артык тупас уйнадылар. Шуның өстенә безнекеләр оттырдылар да. Ләкин шушындый күңелсезлекләргә дә карамастан, Мансур стадионга килүенә үкенмәде. Аның күңелендә сүнеп торган спортчы дәрте яңадан уяна башлады. Кайчандыр ул әйбәт кенә боксер иде бит. Кайчандыр... Кайчан үтте әле еллар? Мансур башын аска иеп атлый. Башкалар уенның барышы турында үзара бәхәсләшәләр, ачынуларын яшермичә әйтәләр, ә Мансур боларны ишетми дә. Аның үз уйлары бөтерелә. Тормыш уены катлаулырак шул, анда кайчак очколарны да санап булмый...

Кремль урамыннан Мансур белән Юматша Бауманга борылдылар. Кинәт Юматша көлеп җибәрде.

Между прочим, кичә мин аның янында булдым...

Кемдә? — диде Мансур аңламыйча.

Юматша аны култыклап алды.

Гөлшәһидәдә. Синең ничек саргаюыңны да сөйләдем.

Ахмак! Кем кушкан сиңа?! Син акылдан язгансың! — дип кычкырды Мансур, Син алай бик каты кычкырма әле, югыйсә, исерек дип уйларлар. Беләсеңме, ул миңа нәрсә диде? Бик сәер илче булдыгыз әле диде!

Яңакламавы бик кызганыч. Икенче сорамаган эшкә тыгылмаслык итеп акылга утыртасы иде сине.

Ә каян беләсең, бәлки сораучылар булгандыр, — дип, каш сикертте Юматша. — Монда серле йомгак. Беләсең килсә, мин кушканны үтәүче генә, — Юматша дустына күз кырыйлары белән карап алды. Никадәр хәйлә, никадәр мутлык һәм ярату иде аның бу карашында!

Алар троллейбус тукталышына якынлашып киләләр иде. Карасалар, Диләфрүз троллейбуска кереп бара. Юматша шунда ук, Мансурны ташлап, троллейбуска йөгерде, ләкин нәкъ аның борын төбендә генә ишек ябылды. Юматша ишекне дөбердәтә, тәрәзәне шакый башлады, ләкин аның чәбәләнүенә игътибар итүче булмады, троллейбус китеп барды. Юматша, берәр машинаны туктату нияте белән булса кирәк, урам уртасына йөгерде, ләкин аягы таеп егылды. Аннары сикереп торды да янында туктаган машинага кереп утырды. Мансурга кул гына болгады.

Мансур Юматша китеп барган машина артыннан карап торды. Ни булганын баштарак аңлый алмады. Аңлагач, калтыранып китте. Диләфрүз... Мансурны кире каккан Диләфрүз... Кабан буе, коеп яуган яңгыр астында икәү яр буенда утырулары, Диләфрүзнең: «Минем сөясем һәм сөеләсем килә», — дип тибрәнгән иреннәре... Кинәт ул Юматшаның бүген ни өчен юләрләнүен төшенде. Димәк, Юматшаны Гөлшәһидәгә җибәрүче Фатихәттәй түгел, ә шушы кыз булып чыга!

Җепшек кар ява башлады. Мансур гомердә йөрмәгән урамнар, тар тыкрыклар буенча китте. Кая бара? Үзе дә белми. Күңелендә моңарчы сизелмәгән бер хис кайдандыр бик ерактан туып килә: әллә айный, әллә нәрсәдәндер котыла, әллә нәрсәдер уяна. Әйтерсең, төн үтеп, таң сызыла, җиһан яктыра.

Исәнме, Мансур!

Шелтәле шаян хатын-кыз тавышына сискәнеп китеп, Мансур башын күтәрде. Аның каршында өстенә нәфис мех якалы яшел пальто, башына биек ак бүрек, аягына ак ботинка кигән көләч йөзле Илһамия басып тора иде. Яңаклары, эссе мичтә кыздырылгандай, кояшта янып каралып беткән. Күрәсең, яңа гына кайдандыр көньяктан кайтып төшкән.

Күрмәмешкә салынып, янымнан исәнләшмичә узып барасың бит, — диде ул, шул ук шелтәле шаян тавыш бадән. — Бу кадәр дә эреләнерсең дип уйламаган идем. Безобразие! — дип елмайды ул, мөлаем гына. Ак капрон перчаткалы кулын сырты белән өскә каратып Мансурга сузды. Гадәттә хатын-кыз үптерер өчен кулын шулай суза. Ләкин Мансур бу нечкәлекне әллә белми, әллә үбәргә теләми иде, ул Илһамиянең кулын әллә ничек бик җайсыз итеп, авырттырып кысты.

Гафу итегез, уйга чумып бара идем.

Егет башын түбән идерерлек ул хәтле нинди уйлар ул? — Илһамиянең тавышындагы шелтәле шаянлык җиңелчә үпкәләү һәм назлану белән алмашынды.

Дөнья мәшәкатьләре, — диде Мансур, кыз тавышының төрлечә үзгәрүенә аз гына да игътибар итмичә.

Да?! — Илһамия аңа күз кырыйлары белән көлеп карады. — Ә мин әле кичә генә Гагрыдан кайтып төштем. Казаныбызны сагынып беттем.

Бу вакытта нинди курорт? — дип сорады Мансур, яңадан аның ясалма кылануына һичбер әһәмият бирмичә.

Ах, Мансур, балалар соравы бирмә әле, ичмасам, ачуны китереп. Яши белгән кешеләр өчен ел тәүлеге буе курорт, кышны бөтенләй күрмәскә дә мөмкин. Бер путевкалары бетмәгән, икенчеләре кесәләрендә, өченчеләренә заказ биреп куйганнар. О, ник без тротуар уртасында халыкка комачаулап басып торабыз. Әйдә бакчага кереп утырыйк.

Мансур вакытым тар диде.

О, вечно занятый человек! — Илһамия аны кыю гына култыклап алды. Ул һаман курортны, «дөньяда яши белгән» җор кешеләрне мактады, уфтанды, көрсенде. Мансур моңа берничек тә кушылмагач, сүздән туктарга мәҗбүр булды.

Алар урындыкка утырдылар. Җепшек кар агачларга кунып шау чәчәктәсыман иткән.

Сезнекеләр исән-саулармы? Мин кереп хәлләрен белеп чыгыйммы дип тора идем әле, шул җенле Фатихәттәегезне яратмыйм... Мине сагынучы да булмагандыр әле, — дип, Илһамия яңадан үзенең шаян тонына күчмәкче булды.

Юк, нигә алай дисез, — диде Мансур көлемсерәп. — Фатихәттәй телефоннан борчучы бетте дип гел сөйләп тора.

Гөрбиян син, Мансур! Невозможный! Әйт әле, ни өчен мине яратмый башладың? — Илһамия күзләрен уйнатып, «менә мин сине чыбык белән!» дигән шикелле итеп карады.

Белмим, — диде Мансур, коры гына.

Ә мин беләм, безне боздылар! — диде Илһамия, тиз генә.

Мансур ирен почмагы белән генә көлемсерәп куйды:

Бу нәрсә, ахыр заманмы?

Син көлмә, — диде Илһамия үпкәләп. — Барысы да шул гордячка эше. Берьюлы ике көймәнең койрыгын тотмачы була ул. — Илһамия инде зәһәр тавыш белән сөйләп китте. — Юк, тотмый торсын әле! Делегат булгач, бигрәк борынын күтәргән диләр. Казанга ничек тиз күчеп килде. Начальствога ярар өчен җәмәгать тәртибендә эшләгән булып кылана... Подумаешь, общественный деятель... Җизнине дә адәм мәсхәрәсе итеп бетерде. Гел шуның белән саташа. Сине дә кешелектән чыгарган.

Мансур бик җитди итеп башын чайкады:

Җизнәгез турында берни әйтә алмыйм, әмма миңа аның бер начарлыгы да тигәне юк.

Просто син кире беткән кеше, Мансур. Я син чыннан да сукыр, берни күрмисең, я шыр тиле. Мин аның җизнигә язган запискаларын укымаган булсам...

Ни булыр иде?

Туй булыр иде! — дип кычкырды Илһамия. — Бәлки, булгандыр да... Җизни аны машинасына гына утыртып йөртә.

Мансур шактый озак эндәшмәде. Ул һаман кулына карап утырды.

Миңа ышанмасаң, учыңны багучыга күрсәт, ул әйтеп бирер. Базарда чегән хатыннары көтүләре белән йөриләр, — диде кыз үртәп.

Бераз ялгыштыгыз, Илһамия. Багучыга барырга уем юк. Менә сезнең яңагыгызга суксам, яңак сөягегез ватылмасмы дип торам әле.

Нәрсә?! — Илһамия корт чаккан шикелле сикереп торды. Ә Мансур исә күз карашын төзелештәге челтәрле кран башына юнәлдергән, янында чәбәләнүче Илһамиянең барлыгын гүя белми дә. Ике кулын урындык артына җәеп салган, бүреге артка шуган, чәче киң маңгаена чуалып төшкән, йөзе җитди дә, кырыс та.

Илһамия китеп баргач. Мансур Кабан буена төште. Су өсте боз белән капланган. Кай тирәдәрәк икән Диләфрүз белән утырган урыннары? Әнә еракта бер ялгыз агач күренә. Шунда микән? Юк, бу ул агач түгелдер. Бу бит Якын Кабан гына, алар Ерак Кабан ярында утырганнар иде... Кызык әйләнә бу дөнья тәгәрмәче: ул чакта Мансурның үзен кудылар, ә хәзер ул үзе бүтәнне куды.

Түгәрәкләр гүя кемнеңдер явыз нияте белән кабатланып торалар.

Өйгә Мансур караңгы төшә башлагач кына кайтты. Залдан Гөлчәчәк йөгереп чыгып әтисенең муенына сарылды. Көнозын җыелган яңалыкларын сөйләргә тотынды: алар әбисе белән базарга барганнар, дәү әнисенең башы авырткан, бер курчагын машина таптаган, кулы сынган, хирург аңа операция ясаган, дәү әтисе белән дәү әнисе дядя Мишаларга кунакка киткән...

Мансур кызын ике битеннән үпте.

Әтием, син бүген чәнечкеле, — диде Гөлчәчәк, аның кулыннан төшәргә ашыгып.

Мансур юынып өстәл янына утырды. Фатихәттәй эндәшми генә өстәлгә ит, токмач, кесәл китереп куйды. Аннары үзе дә, ике кулын күкрәгенә кушырып, бер кырыйга килеп утырды.

Кайда булдыгыз? Гөлшәһидәне күрмәдеңме? Ник безгә бер дә килми башлады? — дип, астан гына карап сорады ул. Мансур аның тавышындагы үпкәне сизде һәм аңа охшата төшеп:

Вакыты тыгыздыр, туйга әзерләнә диләр, — диде.

Ниткән туй ул? — дип гаҗәпләнеп сорады Фатихәттәй. — Кемгә чыга?

Фазылҗанга ди.

Син шуны сөйләп торган буласыңмы, тилекәй! — диде Фатихәттәй, кискен генә. — Авызында бер юньле сүзең юк. Ул тычкан бәбәккә тия ди Гөлшәһидә.

Сөйләшергә дип телен бик чарлап торган Фатихәттәйгә бүтән берни әйтмичә, Мансур залга чыкты да рояль янына утырып, ниндидер бер ярсу белән уйнап җибәрде.

Ул уйнаган көйнең авазлары кемнедер эзлиләр, сагыналар, юксыналар, кемгәдер омтылалар, аннары диңгез дулкыннарыдай ярсып ярга бәреләләр дә, меңгә чәчрәп, кире чигенәләр. Яңадан моңлы, боек авазлар яңгырый, гүя чәчәкләр, яфраклар коела, гүя чишмә агышын туктата, аннары яңадан тынычсызлану башлана, авазлар тагын кемнедер эзләргә керешәләр, кем артыннандыр чабалар, кайларгадыр ыргылалар, көрәшәләр, бәрелешәләр, егылып төшәләр, яшен яшьни, күк күкри, кояш бата да, ай калка... Күзгә яшь килә, бугаз кысыла. Аннары буйсынырга теләмәү, язмышка риза булмау авазлары яңгырап калкып чыга, яңадан көчле, дәртле, өметле авазлар яңгырарга тотына... «Гөлшәһидә хәзер барысын да белә... Гөлшәһидә туйга әзерләнә...» Музыкаль авазлар арасыннан шушы сүзләр яңгырагандай була. Мансур төймәләргә ун бармагы белән тагын да ярсыбрак бәрә башлый. Ул күзләрен йомган, гәүдәсе чак кына чайкала.

Телефон шалтырады. Мансур аңа игътибар итмичә уйный бирде. Трубканы Фатихәттәй алды.

Әйдә. Кем сорый? Хастаханәдән? Хәзер чакырам.

Мансур уенын бүлеп телефон янына килде.

Тыңлыйм. Нәрсә, нәрсә? Юкны сөйләмәгез! Кем шаярта? Я... Кайчан булган? Хәзер үк, хәзер үк операционныйны әзерләгез... Наталья Владимировнаны чакыртыгыз. Табиблардан кем бар анда? Татьяна Степановна... Хәзер барып җитәм.

Ул трубканы куйды да пальтосына үрелде, аптырап басып торган Фатихәттәйгә:

Юматшаны машина таптаган, — диде дә йөгереп чыгып китте. Фатихәттәй лап итеп урындыкка утырып калды.

Урамда Мансур беренче очраган машинаны туктатып хастаханәгә очты. Пальто төймәләре ычкынган, бүреген кулына тоткан хәлдә, вестибюльгә атылып килеп керде:

Халат, тиз генә! — дип кычкырды.

Аңа каршы төсе кәгазь кебек агарган Диләфрүз атлады.

Мансур абый!..

Беләм, Диләфрүз. — Һәм Мансур, бүтән бер сүз әйтмичә, халат чабуларын җилфердәтеп өскә — операционныйга йөгереп менеп китте.

Юматшаны операция өстәленә салганнар иде инде. Аңын югалткан, битләре, иреннәре мәрмәр кебек ак, маңгаенда салкын тир бөртекләре, сулышы беленер-беленмәс кенә. Дежур табиб Татьяна Степановна:

Башы тишелгән, маңгае ярылган, сул аягы тездән түбән сынган, күкрәге бәрелгән, — диде резин перчаткаларын киеп өстәл янына килгән Мансурга. Наталья Владимировна Мансурга сүзсез генә беренче скальпельне сузды. Күп уйлап торырга вакыт юк иде.

Операция барышында тагын Юматшаның ике кабыргасы сынганлыгы, үпкә ярысы ертылып, үпкәсенә кан савылуы беленде.

... Диләфрүз диван почмагына сыенып елап утыра иде. Өч сәгать була иңде. Ниһаять, Мансур күренде. Диләфрүз, торып, аңа каршы йөгерде. Аның зур кара күзләрендә курку гына иде.

Мансур аны ике беләгеннән тотты,

— Диләфрүз, сабыр булыгыз... Алдый алмыйм. Аның хәле бик авыр...

Мансур чайкалып киткән Диләфрүзне җитәкләп алып диванга утыртты. Кыз нидер әйтергә тели, ләкин яңак сөяге каткан, берни әйтә алмый, иреннәре генә селкенә. Мансур аңа су эчерде, ничек булды соң бу дип сорады.

Үзем дә белми калдым, Мансур абый. «Вузовец» киносыннан чыгып килә идек.... Бутлеров урамына таба борыла башлаганда... таудан бер бала чанасы белән шуып төшә. Икенче яктан йөк машинасы... Юматша ике арага ташланды. Малай бер якка очты, Юматша икенче якка... Мансур абый, бәгырем, мин аны күрергә телим.

Бу мөмкин түгел, Диләфрүз.

Диләфрүз аңа зур күзләре белән инәлеп карап торды.

Кайчандыр сез мине кызганган идегез. Ул чакта мин рәнҗегән идем. Хәзер мине зинһар кызганыгыз, Мансур абый.

Мансур санитаркага борылды:

Халат!

Ул Диләфрүзне култыклап алды һәм алар өскә менеп киттеләр.

Башы ак марля белән уралган Юматша һушсыз иде. Күзләре йомык, иреннәре кара көйгән, яңак калкымнары, күз төбе күгәреп чыккан. Сул аягы гипска салынган. Моннан нибары берничә сәгать элек кенә көләч йөзле Юматша хәзер танырлык та түгел иде.

Мансур Диләфрүз елый башлар, һуштан язар дип курыкты. Ләкин Диләфрүз искиткеч сабырлык күрсәтте. Ул үксемәде, кычкырмады, әкрен генә атлап Юматша караваты янына килде дә иелеп аның ирененнән сак кына үбеп алды һәм, тирән кайгы белән тагын бераз карап торгач, сүзсез генә кире борылды.

Миң аның янында калыр идем, — диде ул, коридорга чыккач.

Бүген ярамый, Диләфрүз. Бүген мин үзем аның янында кунам. Сез кайтыгыз. Хәзер машина чакыртам.

Инде киенеп саубуллашкан чагында, Диләфрүз кинәт елап җибәрде.

Нигә мин болай бәхетсез, Мансур абый?..

Мансур юата белми иде.

Сабыр, Дилә акыллым, сабыр, — дип кабатлады.

Диләфрүз аның кулыннан кысып тотты.

Мансур абый, җаным, үтенәм... Барысы хакына, Дилбәр апам хакына, аның балалары хакына, минем мәхәббәтем хакына... Зинһар Юматшаны коткарыгыз!







Date: 2015-12-13; view: 433; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.043 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию