Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 6 page





Пажалысты, товарищ делегат.

Гөлшәһидә аңа янып торган күзләре белән озак карады.

Сез бала түгел бит.

Үзем дә нәкъ шул фикердә.

Алай булгач, нигә минем делегатлыгымны мыскыллыйсыз?

Виноват, политически неграмотный мин.

Сәлах күзгә карап аны хурлый иде. Гөлшәһидә моны ачык сизде, җеннәре кузгалды. Ә мондый чакта ул үзе дә каты әйтә иде.

Алай булгач, менә бу әшәкелегегез өчен җавап бирегез. Моның өчен политик грамота кирәкми. Миңа җавап бирмәсәгез, башка җирдә җавап бирерсез. — Гөлшәһидә аңа хатны ташлады.

Сәлах хатны кулына алуга, утлы күмер тоткан шикелле, шунда ук кире төшерде.

Алыгыз да кычкырып укыгыз! — диде Гөлшәһидә.

Ничек бу хат сезнең кулга килеп эләкте? — дип сорады Сәлах, коелып төшеп. Әрсез, тупас бер кешенең бу кадәр тиз аптырап калуына Гөлшәһидә шаккатты. Чебен!

Кемгә бирим сезнең бу әшәке хатыгызны — прокуроргамы, Алексей Лукичкамы? Я, нигә дәшмисез? Нигә болай шүрләдегез?! — диде Гөлшәһидә, ачы көлемсерәп. — Алыгыз, истәлеккә саклагыз ул шакшы язмагызны. Ләкин моннан соң минем алда шамакайланасы булмагыз, Яңаклап чыгарырмын!

 

Диләфрүз алдында да чукрак-сукырга, күрмәмеш-белмәмешкә салынып мәңге йөреп. булмый бит. Әгәр Диләфрүзнең ачыктан-ачык сөйләшергә көче җитми икән, моны Гөлшәһидә эшләргә тиеш, чөнки ул өлкәнрәк. Барысына чик куярга вакыт!

Беркөнне юри Диләфрүзнең эштән кайткан вакытын тар бакча юлында саклап торды да аны култыклап:

— Диләфрүз акыллым, ни өчен син миннән гел качасың? — дип сорады. Диләфрүз сискәнеп китте, эндәшмичә аска карап атлады. — Безнең арабыздан нинди кара мәче узды соң әле?

Быел һавалар тигез тормый, әле суыта, әле җылытып җибәрә дә тамчылар тама башлый. Бүген дә шундый тамчылар тама торган җылы көннәрнең берсе. Урам халык белән тулган. Ипле генә, ашыкмый гына кайталар. Кайдандыр вакыт-вакыт борынга хуш ис килеп бәрелә. Җәй көннәрендә Акъярда җил болын ягыннан искәндә шундый тәмле чәчәк исе борынга килеп бәрелә торган иде. Ә завод-фабрикалы каланың машиналар сөреме белән тулы урамында мондый хуш ис кайдан килгән? Күрәсең, Диләфрүз хушбуйларга чумган. Ихтимал, ул очрашуга ашыга торгандыр. Ә Гөлшәһидә аны култыклап алган да җибәрми.

Элек син бик ягымлы идең, Диләфрүз. Хатлар да яза идең. Әллә синең алда гаебем бармы? Рәнҗеттемме? Үземә турысын әйтеп бирче, Диләфрүз.

Юк, юк, сез алай уйламагыз, — диде Диләфрүз калтыранып. — Сезнең мине һич рәнҗеткәнегез юк.

Урамның аргы башыннан берсе икенчесен узарга чамалап бик зур тизлек белән ике машина килә иде. Кинәт Диләфрүз Гөлшәһидәнең кулыннан ычкынды да, «Гафу итегез, ашыгам», — дип, шул машиналар арасына ташланды. Берсе аны чак бәреп екмады. Колакны ярып тормозлар чинаган тавыш ишетелде. Ләкин Диләфрүз, артына да әйләнеп карамыйча, урамның аргы ягына йөгереп чыкты.

Тиле кыз! — дип кычкырды шофер, йодрык янап.

Болар барысы да шулкадәр тиз булды, Гөлшәһидә аңына килә алмыйча калды. Аның йөрәге «жу» итеп куйганда, Диләфрүз күренми иде инде.

Гөлшәһидә кич буе борчылып утырды. Ә иртән Диләфрүзне әрләмәкче булып авыз ачкан иде, кыз йөгереп китеп барды.


Шуннан соң ике-өч көн үткәч тә, Гөлшәһидәне партбюро утырышына чакырдылар. Ул анда курка-курка гына барды. Башына мең төрле шикле уй килде. Диләфрүз, Саматов... Әнә Клавдия Сергеевна тәмәке тарта-тарта аңа ничек күз кырыйлары белән карый. Райком вәкиле дә бар икән.

Әгәр бәйләнә башласалар, Гөлшәһидә акланып утырмаска, ә һөҗүм итәргә булды. Ләкин... Гөлшәһидәне партбюрога бөтенләй башка бер йомыш белән чакырганнар булып чыкты. Хастаханәдәгы партуку түгәрәгенә җитәкчелек итүен үтенделәр. Түгәрәк XXII съезд материалларын өйрәнә башлаган, ләкин, җитәкчесе начар эшләве сәбәпле, укуларның тәртибе юк икән.

Гөлшәһидә уйга калды. Аның вакыт бюджеты хәзер санаулы иде. Кандидатлык минимумына хәзерләнәсе бар, заводтагы эшне дә кемнәрдер көлә дип кенә ташлап булмый бит. Шулай да баш тартырга батырчылык итмәде.

Партбюродан чыгып барган чагында Гөлшәһидәгә профессор очрады һәм «ялкынлы фотометр» турында сорады.

И, әйтмәгез инде, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшәһидә кызарып, — Ул «ялкынлы фотометр» беренче очрашуда ук минем канатларымны көйдерде. Алексей Лукич сметада каралмаган дип кырт исте.

Әйткән идем бит, — дип көлемсерәде профессор. — Былтырлары без аңардан өстәмә рәвештә бер аппарат сатып алдырткан идек, шуннан соң финанс дисциплинасын бозган өчен аңа шелтә бирделәр. Хәзер аны бер-бер нәрсәгә күндерү бик читен. Инструкция буенча гына бара ул. Ләкин сез дә алай тиз чигенмәгез.

Өенә кайтып тамагын туйдырганнан соң, Гөлшәһидә чемоданыннан блокнотларын, очрашуларда сөйләгән язуларын өстәленә чыгарып салды. Кәгазьләр арасында фотолар да бар иде. Менә ул Казан вокзалында вагон баскычында басып тора, менә өлкә комитеты секретаре белән төшкән рәсемнәре. Фотообъектив шактый күп кешене эләктергән. Гөлшәһидә аларның күбесен танымый да иде. Әнә, үзе әйтмешли, «тарихка кереп калган» Вера Павловна.

Партия җитәкчеләре һәм Татарстан делегатлары белән Кремльдә төшкән зур рәсемнәрне ул инде рамга куеп стенага элгән иде. Хәзер башын күтәрә төшеп уйчан моңсу караш белән шуңа карап утырды. Нинди көннәр иде!


Беренче дәрестә Гөлшәһидә үзенең съездда катнашучы буларак истәлекләрен, уй-хисләрен уртаклашырга булды. Акъярда бу турыда ул күп сөйләде. Халык та яратты кебек. Ләкин дәрес көне якынлаша башлагач, Гөлшәһидәнең күңелен курку басты. Мондагы коллективны ул яхшылап белми әле. Дәрескә килүчеләр булырмы? Күңел биреп тыңларлармы? Шәһәр кешеләрен кызыктырырлык итеп сөйләргә үзенең көче җитәрме? Беренче дәрестә үк тыңлаучыларның күңеле суынса, аннары аларны тартыл та китерә алмассың.

Гөлшәһидәнең өстәлендә кызыл, зәңгәр карандашлар белән чуарланып беткән съезд бюллетеньнәре ята. Ул әле аларның берсен алып укый, әле, нәрсәдер исенә төшереп, икенчесен, өченчесен актара. Аннары шуларны хәтеренә китереп идән буйлап йөренә. Ул кәгазьгә карап сөйләмәячәк, язганны укымаячак.

Җыр ишетелә. Күрәсең, Хатирә апа радионы куйган. Менә шушы җыр шикелле булсын иде синең сөйләгәннәрең, менә шушы җыр кебек күңелләргә сеңсен, иде синең сүзләрең. Менә шушы җыр шикелле...

Беренче дәрес буласы көнне эшкә барганда, Гөлшәһидә съезд ачылу көненә кияргә дип тектергән кара костюмын, ак кофтасын киде. Бу кием аңа аеруча килешә һәм шул ук вакытта аны гаҗәеп тотнаклы, әдәпле итеп тә күрсәтә иде.

Эш сәгате бетүгә, лекцияләр залы халык белән шыгрым тулды. Түгәрәккә язылган егерме кеше урынына йөзләп кеше килгән. Санитаркалар, сестралар гына түгел, йөри алучы авырулар да килгәннәр.

Шунда Гөлшәһидә Әбүзәр абзый белән... Фазылҗан Яңгураның да арткы рәтләрнең берсенә килеп утырганын күрде. «Нишләп килгәннәр алар монда? Ни кирәк аларга?»— дип, чиксез гаҗәпләнде Гөлшәһидә.

Ләкин нәрсәдер үзгәртергә соң иде инде. Гөлшәһидә өстәл янына килеп, басты. Маңгаена бер бөртек чәче төшкән, йөзе азрак агарынган, күзләре тынычсыз. Сүзен ул каушый төшеп башлады. Ясалма пафостан, шалтыравык буш сүзләрдән бик сакланганга, гадиләрен тиз генә таба алмады, икенче яктан, профессорлар алдында артык авылча күренүдән курыкты. Бигрәк тә Яңгурага ачуы килде. Тагын Сәлахларга авыз чайкарга азык булачак.


Биш-ун минуттан Гөлшәһидә үзен кулга алып өлгерде. Тавышы калтыраудан туктады, сүзләре дә табигый яңгырый башлады. Залда шылт иткән тавыш ишетелми, бер генә кеше дә торып китмәде. Съезд турында, яңа Программа, коммунизм төзүчеләрнең мораль кодексы турында сөйләгәннән соң, Гөлшәһидә медицина проблемаларына, җәмәгатьчелек тәртибендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләренә күчте, үзләренең заводта ничек эшләүләре турында әйтеп китте һәм сүзен бөтен хастаханәне коммунистик хезмәт коллективы итеп күрергә хыяллануы белән бетерде. Аның бу тәкъдименә бик озак кул чаптылар.

Коридорга чыккач, сөйләшеп басып торган профессорлар янына килен, Гөлшәһидә алар белән исәнләште дә, кызарып:

— Нигә сез шулкадәр вакытыгызны әрәм иттегез, мине дә нинди җайсыз хәлгә куйдыгыз? — диде.

Гафу итегез, Гөлшәһидә ханым, минем тузан хәтле дә гаебем юк, — дип елмайды Фазылҗан. — Менә Әбүзәр Гиреевич алып керде. Әмма вакытыбыз әрәмгә китте дип әйтмәс идек. Мин, мәсәлән, бик рәхәтләнеп тыңлап утырдым.

Монысы инде хатын-кызга әйтелә торган комплимент, Фазылҗан Җангирович.

Кайтырга бергә чыктылар. Әбүзәр абзый машина белән китте, Яңгура Гөлшәһидәне әзрәк озата барам дип калды. Гөлшәһидә бик уңайсызланды, бигрәк тә Әбүзәр абзыйдан оялды, ләкин ни хәл итә ала иде ул?!

Мин чыннан да сезнең лекциягә очраклы туры килдем, — диде Яңгура, Гөлшәһидә белән янәшә атлый-атлый. — Мине консультациягә дип чакырганнар иде. Әмма бу очракка мин бик шатмын. Югыйсә, сезне күреп тә булмый бит. Театрга чакырсам, бармыйсыз.

Кирәкми, Фазылҗан Җангирович. Башка нәрсә турында сөйләгез.

Мин сезне бер дуңгыз бик каты җәберсеткән дип ишеттем. Мин ул кабахәтнең муенын борам әле.

Гөлшәһидә агарынып Яңгурага карады. Тиз генә ни дип әйтергә дә белмәде.

Сез ул гайбәтчеләрдән мең мәртәбә өстен, Гөлшәһидә ханым. Башларына басып үтегез.

Бу вакытта алар бакча буйлап баралар иде. Юлның ике ягына да кар өелгән. Бер урында балалар кар бабай ясаганнар, күз урынына күмер төрткәннәр. Гөлшәһидә көрсенеп куйды.

Моны әйтүе ансат... Ләкин мин берәүнең дә мине кызгануын теләмим. Мин үземне үзем яклый алам. Хушыгыз, Фазылҗан Җангирович. Миңа болайга...

 

Элек, Яңгура белән очрашканнан соң, Гөлшәһидә ниндидер вөҗдан газабы сизә торган иде. Хәзер инде бу газап югалды. Чыннан да, ни өчен газапланырга тиеш ул?!

Кинәт ул туктады. Гөлшәһидә тора торган өйнең капкасы төбендәге урындыкта башына кырпулы бүрек кигән, яңа ай күк көмеш сакаллы... Әһлетдин бабай утыра иде.

— Әһлетдин бабай, синме бу? — дип йөгереп килеп, Гөлшәһидә аңа ике кулын сузды.

— Мин булмыйча кем булсын, әй. Исән-сау гынамы, наныем?

Бик әйбәт әле, Әһлетдин бабай. Үзегез ничек торасыз? Акъярда ни хәлләр бар? Исән-саулармы?

Акъярда болай ярыйсы, — диде бабай, үпкәли төшеп. — Син генә аны оныта башлагансың.

Гөлшәһидә шунда ук картның тел төбен аңлап алды.

Акъяр, Әһлетдин бабай, минем гомерлек Акъярым инде ул, аны беркайчан да онытасым юк. Онытылырлык та түгел ул. Беркөнне Гарифулла абый — райком секретаре хәлемне белеп китте, менә бүген син килеп сөендердең. Ничек килергә уйладың, Әһлетдин бабай?

Яратуыбыз китерде инде, Гөлшәһидә, башка нәрсә түгел, — диде бабай һәм, кәефе ачылып китеп, кеткелдәп көлеп алды.

Әйдә, әйдә, өйгә керик. Тамагың да ачкандыр. Бибисара апа, Сәхипҗамал җиңги, Нәфисә апалар исән-сау калдылармы?

Гөрләшеп торабыз әле. Сиңа йөге белән сәлам.

Рәхмәт.

Алар ишек алдына керделәр. Сарай каршына машина белән утын китереп аударганнар иде.

Безгәдер бу, — диде Гөлшәһидә.

Начар утын түгел, каен да нарат. Төнлә урламаслармы?

Юк, тиюче юк. Иртәгә утын кисүчеләр чакырырмын.

Әй! Әһлетдин бабаң бар чагында нинди утын кисүчеләр!

Алар өйгә керделәр. Әһлетдин бабай кожанын салды да, чәй эчәргә утырганчы ук, чоланнан капчыгын алып керде. Өстенә җиңсез бишмәт, аягына җылы ак оекбаш, башына түбәтәй кигән бабай егетләрчә җәһәт кылана иде.

Менә монысы, иң өстәгесе, — диде ул, Гөлшәһидәгә күчтәнәчләр бирә-бирә, — Сәхипҗамал киленнән булыр. Әманәт итеп тапшырды. Каклаган каз да аныкы. Үз кулына гына бирә күр инде, диде. Борчак белән бодай оны үземнән булыр. Син бит умач яратасың. Борчак оны умачка яхшы була. Тәпәндәге балны умартачы Хуҗавәли китереп бирде. Зинһар, ди, гаеп итә күрмәсен, сәламәтлегемә сөенеп кенә җибәрәм, ди. Озын Мөбарәк хатыны Майшәкәр дә, Кәпирәтив Мотаһар да, Комбайн Митри Палыч та, Якуб хатыны Нурлыгаян да күчтәнәч китерәбез дигәннәр иде, алмадым. Мин әйтәм, Гөлшәһидә аңа мохтаҗ түгел, ә рәхмәтегезне, яхшы сүзегезне йөге белән булса да алып барам. Әй, ул рәхмәт сиңа, кызым! Мотаһар хәзер йөгереп йөри, үлем турында уйламый да. Озын Мөбарәк әйтә, башымның шаулавы бетте, ди. Майшәкәре бавырының кайда икәнен оныткан... — Әһлетдин бабай кеткелдәп көлеп алды. Аннары, карт хәтере — тишек иләк, онытканчы әйтим дип, башка авылдашларының сәламәтлекләре, рәхмәтләре турында сөйләп китте һәм тагын капчыгыннан күчтәнәчләр чыгара башлады.

Бу кадәр күчтәнәч! — диде Гөлшәһидә куанып та, аптырап та. — Мин бит кулымнан килгәнчә генә тырышкан идем... Аларның сәламәт булулары минем өчен иң зур сөенеч инде. Кайткач, һәркайсына миннән аерым-аерым сәлам тапшыр. Моннан соң да һич авырмасыннар.

Вәт, духтырның шул сүзен яратам! — диде Әһлетдин бабай, түбәтәен артка таба этеп. — Сәламеңне дә җиткерермен, борчылма. Сагыналар сине, кызым, Акъярда, сагыналар. Яңа духтырыбыз да ару гына, тик синеке кебек җылы йөрәге, тәмле теле юк. Авыл кешесенә аның теле дә кирәк бит. Шәһәр авырулары тагын, ничектер, белмим, авылныкын сүз белән дә дәваларга кирәк.

Гөлшәһидәнең шатлыгы эченә сыймады. Акъяр халкы үзен бу кадәр яратып калган дип уйламый иде ул. Киресенчә, киткән өчен бик каты рәнҗегәннәрдер дип йөри иде.

Чәйләр эчеп, авыл хәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләгәннән соң, Әһлетдин бабай Хатирә апаның кухня якка чыгып китүен көтте дә, тавышын әкренәйтә төшен:

Авыл халкы миңа тагын шуны да белеп кайтырга кушты, кызым. Гаеп эш түгел ул. Түбән очның Кенәз Гайфи кызы Мәстүрә культурный семинарда булып кайткач сөйләгән: имеш, Гөлшәһидә кияүгә чыга икән бер прафисырга. Акъяр халкы, туе кайчанрак булыр, шуны белеп кайт, диделәр. Гөлшәһидәнең, дип әйтеп әйттеләр, бездән башка якыннары юк. Туенда йөзенә кызыллык килмәсен. Безнең акъярлылар ул мәсьәләдә, үзең беләсең, четерекле халык. Кыз бирсә дә, килен төшерсә дә, ятларга сер ачмый. Так што, бөтен авылыбыз белән булышырбыз, диделәр. Делегатыбызны ким-хур итмәбез, диделәр. Син миңа, кызым, ачуланма. Мин халык хезмәтчесе генә.

Моңа каршы Гөлшәһидә ни дияргә дә белмәде. Көләсе дә, елыйсы да килде. Аннары көрсенеп:

Андый уем юк әле, Әһлетдин бабай, — диде. — Була күрсә, Акъярга хәбәр итми калмам.

Әй, карт хәтере — тишек иләк. Нәфисә апаңның хатын бирергә онытканмын бит. Мине «командировкага»: җибәрүче ул булды лабаса. Больнис өчен ниләрдер кирәк. Барысын яздым дигән иде. Акчасы менә минем яулык почмагына бәйләгән.

Гөлшәһидә язуны укып чыкты да.

Ярар, Әһлетдин бабай, табарга тырышырмын, — диде.

Тырыш инде, кызым, тырыш. Авырулар өчен бик кирәк дип әйтте Нәфисә.

Әһлетдин бабай кухняга чыгып керде:

Әй, карт хәтере — тишек иләк. Түбән оч Мәликәсен онытмагансыңдыр бит әле, Гөлшәһидә? Хат җибәрде үзеңә. Телдән дә бик гозерләп үтенде. Гөлшәһидә духтырның дарулары бик килешә торган иде үземә, яңа духтырныкы нигәдер бер дә килешми, ди. Гөлшәһидә миңа үз даруын җибәрә күрсен инде, яхшылыгын кабергәчә онытмам, ди.

Хатта да шушы ук сүзләр язылган иде. Хатны укыгач, Гөлшәһидә уйга калды. Ул түбән оч Мәликәсен белә иде, әллә ни җитди авыру юк иде шикелле. Ләкин аннан соң байтак вакыт үтте бит инде. Карамыйча гына дару бирергә... Аннары көлемсерәп куйды.

Ярар, Әһлетдин бабай, Мәликә апаның да йомышын үтәрмен.

Шулай итә күр инде, кызым. Изаланмасын кеше. Кояшның кадере — баегач, сәламәтлекнең кадере авыргач кына беленә. Башта сакланмыйбыз, аннары җылыйбыз.

Иртән Гөлшәһидә эшкә киткәч күп тә үтмәде, Асия кайтып төште. Бүрек, чалбар кигән, аркасында капчык, кулында таяк. Йөзе җилдә каралган.

Бездә кунак бар икән, — дип, ишектән керә-керүгә үк шатланып кычкырды ул. — Исәнме-саумы, бабай?

Шөкер генә, кызым. Үзең исән-имин йөреп кайттыңмы? Әниең борчыла башлаган иде инде монда. Я әле, капчыгыңны салдырышыйм.

Асия чишенеп, юынып алгач, тагын өчәүләп чәй янына утырдылар.

Кайларда булдың, кызым, ниләр күрдең?

Дөнья гиздем, бабай. Булмаган җирем, күрмәгән нәрсәм калмады.

Ә-ә-ә, — дип сузды бабай, сакал очын бөтереп. — Күп яшәгән ни белгән, күпне күргән шул белгән дип, борынгылар тикмәгә генә әйтмәгән инде. Соң, дөньялар матурмы?

Искиткеч!

Ә... учың әзрәк кычытмадымы?

Учым? — Асия учларына карады. — Юк, кычытмады, бабай. Миңа акча керәсе юк.

Акча ул пүчтәк. Әнә ишек алдына утын китереп аударганнар. Мин әйтәм, пычкының бер башыннан тотасыңмы әллә?

Кунактан утын кистерү яхшы түгел бит, бабай.

Син кунак булмасаң, мин кунак түгел, — дип көлде бабай. — Пычкыгыз бармы?

Алар киенеп ишек алдына чыктылар. Чалбар, кыска сырма, бүрек кигән Асия, үткен малайларча бер җәһәтлек белән утын сараен ачып, аннан пычкы алып чыгып бабайга бирде. Бабай пычкыны кулына алып карады да сызгырып җибәрде:

Гали кылычы икән бу пычкы! Моның белән утын түгел, бәрәңге дә кисеп булмый. Игәвегез юкмы?

Ишек алдында бер көтү малай шайба суга иде.

Әй, космонавтлар! — дип кычкырды Асия. — Кайсыгызда игәү бар? Тиз генә алып килегез әле! — Һәм үзе бер малайның кулыннан таягын суырып алып шайба куарга кереште: — «Гол!»

Малайлар игәү китерделәр. Әһлетдин бабай кискә өстенә утырып, пычкы кайрарга тотынды. Уеннан йөзе алсуланган Асия дә бераздан аның янына килеп чүкте. Әһлетдин бабай аңа карамыйча гына авыз эченнән көйли иде.

Бабай, җырлый беләсең икән, — диде Асия шатланып. — Өйгә кергәч, чынлап җырлыйбыз әле, яме. Яңа авыл көйләрен.

Өйдә тын кысыла минем, кызым, — диде карт хәйләкәр генә.

Асия бер малайның колагына нидер пышылдады. Теге шунда ук атылып китеп барды да бераздан гармун күтәреп чыкты.

Әһлетдин бабай пычкыны кайрап бетереп югары күтәрде, бер күзен кысып, тешләренең тигезлеген карый башлады. Аннары пычкысын тибрәтеп алды, Асия кулындагы гармунга карап мут кына елмайды.

Түлке башта давай ярышабыз. Кайсыбызның музыгы әйбәтрәк чыгар. Уйна.

Асия шундый көтелмәгән эшләрне бик ярата иде. «Тәфтиләү»не сыздырып җибәрде. Шәп уйный икән бу озын муенлы кыз! Әсәрләнүдән бабайның башы түбән иелде. Асия уйнап бетергәч, ул бармак буыны белән күз төпләрен сыпыргалап алды да башын чайкады:

Мин оттырдым бугай. Чамамны белмичә такылдаганмын.

Асия аңа гармунын сузды. Бабай баш тартты.

Мин, кызым, мондый прастуй гармунны уйнамыйм, булса миңа алтын теллеләре булсын. — Һәм ул пычкының бер башын скрипка кебек ияк астына кыстырып, икенчесеннән шундый тибрәтеп җибәрде: гади пычкы сандугач кебек сайрый башламасынмы! Малайларның авызлары ачылды, Асиянең ике күзе дүрт булды.

Уйнап туйгач, җиңел кулдан үткен пычкы белән утынны бик тиз кисеп ташладылар. Малайлар ярырга һәм ташырга булыштылар.

Гөлшәһидә эштән кайтуга, Әһлетдин бабай Асияне мактарга тотынды.

Һәр яктан булдыра торган уңган кыз, — диде. — Җәй көне Гөлшәһидә белән икәүләшеп Акъярга кунакка килегез. Парлашып колхозчыларга концерт бирербез.

Чәй эчкәч, Гөлшәһидә уз бүлмәсенә кереп китте. Асия дә аның артыннан иярде.

Минем хатымны алдыңмы, Гөлшәһидә апа? — дип сорады ул, шыпырт кына.

Синең өчен бик шатландым, Асия.

Илдардан тагын хат бар иде. Бик яхшы хат. Укырга телисеңме?

Ишек шакыдылар. Хатирә апа Гөлшәһидәгә кунак килгәнен әйтте. «Кем булыр икән?» дип гаҗәпләнеп, Гөлшәһидә коридорга чыкты. Фазылҗанмы әллә? Ләкин ишек төбендә бүреген кулына тоткан кыска буйлы, юантык гәүдәле, куе кара чәчле таныш булмаган бер егет басып тора иде.

Борчуым өчен гафу үтенәм, — диде ул, башын иеп. — Юматша Әхмәтшин дигән бер кеше булам мин. Исәнмесез.

Фатихәттәйнең сөйләве буенча Гөлшәһидә Мансурның Юматша исемле дусты барлыгын белә иде. Мансурга бербер хәл булганмы әллә?

Рөхсәт итсәгез, Гөлшәһидә ханым, сезнең үзегез белән генә сөйләшәсе сүзем бар иде.







Date: 2015-12-13; view: 418; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.034 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию