Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Бишенче бүлек 2 page
Горкомдагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе шул булды: горком секретаре шушы берничә көн эчендә үзе хастаханәгә килергә булды. Иртәнге летучка вакытында Гөлшәһидә бу хәбәрне Алексей Лукичка әйтте. Күрәсең, бу хатын шаулар-шаулар да туктар дип уйлаган булган, яңа хәбәргә ни дияргә дә белмәде. Аннары, барлык санитаркаларны, хастаханә эшчеләрен җыеп, бөтен җирдә тәртип, чисталык урнаштырырга каты боерык бирде. Өенә ул кунарга гына кайта башлады, ябыгып бетте. Ләкин горком секретаре килгән көнгә хастаханә ялт иткән иде. Тик коридорлардагы авыруларны гына кая урнаштырырга белмәделәр. Горком секретаре берүзе генә түгел, аның белән бергә Министрлар Советы председателе урынбасары, сәламәтлек саклау министры һәм шәһәр советы председателе дә бар иде. Бу хәтле зур делегацияне күргәч, Алексей Лукич ике булы белән башына ябышты. Аннары, күрәсең, хатын-кыз алдында оят булып китте, озын буен селкетеп кунакларны каршы алырга чыкты. Әле коридор буйлап килгәндә үк Совмин председателенең урынбасары, стенадагы кара пыялалы латин язуларына игътибар итеп: Бу язулар кайсы дәүләт телендә? — дип сорады. Ничек кайсы дәүләт телендә? — диде аңламыйча Алексей Лукич. — Татар телендә. Монда татарча укый белүчегез бармы соң? 1939 нчы елда ук гамәлдән чыккан латин хәрефләрен алмаштырмагансыз. Димәк, шул заманнардан бирле монда җитәкчеләр булганы юк, — диде горком секретаре. Ике сәгать буе алар хастаханәне карап йөрделәр, урамга чыгып уң канат урынын да карадылар. Һәрвакыт шулай кысынкы яшисезме? — дип сорады горком секретаре. Хәзер әле авыруларның азрак чагы. Кайчак коридорларга да сыйдырып бетереп булмый. Бигрәк тә берәр эпидемия-фәлән башланса. Саубуллашкан чагында секретарь, йомгак ясап: Горком бюросында, Алексей Лукич, сезнең докладыгызны тыңларбыз. Шулай бит, Рабига ханым? Карарны да шунда кабул итәрбез. Министрдан башка кунаклар кайтып китте. Рабига ханым хастаханәнең барлык табибларын җыйды, Алексей Лукичны яхшы ук пешереп алды, аннары киңәшләрен бирде. Һай, аллакаем! — диде Алексей Лукич, министрны озаткач. — Шундый югары кешеләрнең элек тә килгәләгәннәре бар иде. Монда чакта хәлгә кергән булалар, ә соңыннан... шелтә чәпәп кайтаралар. Эштән соң алар баш табиб кабинетында партбюро утырышына җыелдылар. Көн тәртибендә бер зур мәсьәлә: хастаханәгә капиталь ремонт ясау һәм аның уң канатын салдыру иде. Бу мәсьәләне бюрога куюдан максат, — диде Гөлшәһидә, шактый дулкынланып, — мәгълүмәт өчен генә түгел. Зур эш башкарырга җыенуыбызны, аның никадәр җаваплы икәнен сөйләп тормыйм. Бу һәркемгә ачык. Шулай ук хастаханә персоналының иң беренче бурычы авыруларны дәвалау икәне дә барыбызга да билгеле. Ләкин шулай булса да партоешма бөтен эшне баш табибка гына йөкләп, үзе ремонт эшләреннән читтә кала алмый. Менә шул турыда, иптәшләр, фикер алышыйк. Бюрода биш кеше иде: өчесе — хатын кыз, икесе — ир. Арада иң яше Гөлшәһидә үзе. Алексей Лукич сөйләгән чагында, ул бюро әгъзаларын күзәтеп утырды. Элек-электән Гөлшәһидәне яратып бетермәгән местком председателе, кыска ак чәчле, юан гәүдәле Клавдия Сергеевна, каядыр читкә карап утыра. Физиотерапия кабинеты мөдире Сания Сәйфетханова — урта яшьләрдәге чандыр гына хатын — авызын ача төшеп чын ихластан тыңлый. Уң яңагында тирән яра эзе беленеп торган дәвалаучы табиб Юрий Львович башын иеп аска караган. Гөлшәһидә секретарь итеп сайланганнан соң, бу чынлап торып зур мәсьәлә каралган беренче бюро утырышы иде. Алексей Лукич һәм Клавдия Сергеевна белән әзрәк чәкәләшүләрне искә алмаганда, Гөлшәһидә бюро әгъзаларының берсенең дә диярлек чын йөзләрен белми иде. Нинди мәсьәләдә кайсына таяну парторг өчен аерата мөһим нәрсә бит. Бигрәк тә Гөлшәһидә кебек яшь һәм коллектив эчендә кайнап өлгермәгән яңа кешегә. Ләкин кайчак кешеләр зур мәсьәләләрне хәл иткәндә түгел, бәлки, икенче, өченче дәрәҗәдәге вак мәсьәләләрдә үзләрен тизрәк ачып салалар. Бу юлы да шуңа охшашлы хәл булып алды. Капиталь ремонт турында сүз барганда, барысы да акыллы, принципиаль һәм эшлекле чыгышлар ясадылар, бик күп тәкъдимнәр нигезендә партбюроның һәм партоешманың эш планын төзү кыен түгел иде. Ул бүген, иртәгә нәрсә эшләргә тиешлеген ачыграк күрә башлады. Бу зур мәсьәлә каралып беткәннән соң, Гөлшәһидә бюро әгъзалары белән бер күңелсез эш буенча киңәшеп аласы барлыгын әйтте. Сез инде, иптәшләр, палата сестрасы Лена Скворцованың аяныч хәлен беләсез. Ул чыннан да поезд астына ташланырга теләгән. Бары тик очраклык аркасында гына исән калган. Мин аның белән сөйләштем. Саматов аны әйләнәм дип алдаган. Хәзер Саматов бала миннән түгел дип баш тарта, кызны куркыта, яный... Үзегез беләсез, Саматов партия әгъзасы түгел. Мин бу мәсьәләне местком карасын дигән идем. Менә Клавдия Сергеевна каршы килә. Киләм шул, — дип бүлдерде местком председателе. — Чөнки бу мәсьәләдә мин синнән күбрәк беләм. Ирләр алар ни кыланмас, хатын-кыз үзе итәген җыя белергә тиеш. Клавдия Сергеевна, Лена бөтенләй яшь бит. Ул Саратовка ышанган, — диде Гөлшәһидә. Башта, гафу итегез, хихи-михи, аннары жалоба, — дип ирләрчә калын тавыш белән гөрли бирде Клавдия Сергеевна. — Аларны якларга түгел, кычыткан себеркесе белән кыздырырга кирәк. Сания Сәйфетханова да шул ук фикерне кабатлады: Без табибның авторитетын төшерә алмыйбыз. Монда төптән карасак, сүз бер Саматов турында гына бармый. Барыбызның да өстенә тап төшәр: әнә табиблар нинди, менә табиблар нинди дип гайбәт китәр. Гөлшәһидә баш табибка карады. Алексей Лукич Михальчук сүзен урабрак башлады, бик күңелсез хәл булган, янәсе, киләчәктә мондый нәрсәләргә юл куймаска кирәк, диде. Әмма ахыр сүзен ул да хастаханәнең яман атын чыгармыйк дип бетерде. Аннары бераз уйлап торгач, өстәде: Бу юлы административ чаралар да җитеп торыр, шелтә бирермен, — диде. — Без бит инде аны болай да эшендә түбәнәйттек. Кешене гел тукмаклап торып та булмый. Бу ничек була инде, иптәшләр? — диде Гөлшәһидә, бөтенләй аптырап. — Без көн саен коммунизм төзүченең мораль йөзе турында сөйлибез. Шул турыда плакатлар эләбез, лозунглар язабыз, түгәрәкләрдә өйрәнәбез, ә конкрет фактка килгәндә, кеше өчен көрәшүдән баш тартабыз. Яңа, яхшы, чиста кешеләр күктән төшмәячәк ич. Фаҗигага очраган япь-яшь кызны авыр хәлендә берүзен калдырабызмы? Аның туачак баласының язмышы безне борчырга тиеш түгелме? Ниһаять, Саматов үзе дә бөтенләй бозылып бетмәгәндер дип уйлыйм. Аны колагыннан тартып булса да сазлыктан чыгарырга кирәк. Колагы авыртыр дип кызганып тормыйк. Никадәр катырак авыртса, шулкадәр файдалырак булыр. Табиблар арасындагы иптәшлек хисен дә, миңа калса, хата аңлаучылар бар. Без табибның авторитетын төшерә алмыйбыз дип кырт кисү бу, минемчә, дус-иш арасындагы мөнәсәбәтне бозарга теләмәү генә, чын партиячел принцип түгел. Моннан әшнәлек исе килә. Моңарчы эндәшми утырган Юрий Львович көтмәгәндә Гөлшәһидәне яклап чыкты: Бик дөрес, — диде ул. — Ихтимал, Сәлах Саматов мәсьәләсен моннан берничә ел элек, Гөлшәһидә Бәдриевна әйткәнчә, каты итеп куярга кирәк булгандыр. Ул чакта да хастаханәнең яман атын чыгармыйк дип, табиб авторитетын төшермик дип мәсьәләне йомып калдырдык, һәм... күрәсез, Саматовка аю хезмәте күрсәткәнбез. Сез, Клавдия Сергеевна, ул чакта да Саматовны аеруча тырышып якладыгыз. Минем хәтеремдә, сез әле: «Мин аның өчен җавап бирәм», — дип тә әйткән идегез. Без коммунисттан җавап сорарга хаклы! Дөрес түгел! — дип кычкырды Клавдия Сергеевна. — Мин алай дип әйтмәдем. Мин аңа ышанам дидем. Без кешегә ышанырга тиешбез. Коммунистлар теләсә кемгә ышанырга тиеш түгел, Клавдия Сергеевна, — диде Юрий Львович. Саматовның бозыклыгына инде без гаепле булып чыктыкмыни? — дип эләктереп алды Сания Сәйфетханова. — Юрий Львович, сез һәрвакыт ни дә булса уйлап чыгарасыз. Ул тумыштан местком юлына каршы, — дип ялгады Клавдия Сергеевна. Кадерле Клавдия Сергеевна, месткомның махсус юлы юк. Без барыбыз да бер юлдан — партия юлыннан барабыз, — диде Юрий Львович, тыныч кына. «Менә кемне секретарь итеп сайлыйсы калган», — дип уйлады Гөлшәһидә. Яңадан баш табиб сөйли башлады: Мин Саматовны иртәгә үк чакырып, аңа үз теләге белән бездән китәргә кушармын, — диде ул, кинәт сәер карар тәкъдим итеп. — Ә хастаханәнең даны белән без шаяра алмыйбыз. Горком бюросында зур сөйләшү булыр алдыннан бигрәк тә. Мин үзем бик үк ышанып бетмәсәм дә, ихтимал, икенче канатны салу мәсьәләсе дә торгын ноктадан кузгалыр. Аннары безнең күп кенә табибларга исем бирү мәсьәләсе дә күздә тотыла. Бер юньсез аркасында шуларны барысын да куркыныч астына куюдан мәгънә бармы? Мин үз тәҗрибәмнән беләм: әгәр берәр ЧП булса, безгә берьюлы аркан борылачаклар. Димәк, бүрене көтүгә җибәрәбез дә шуның белән тынычланабыз? — диде Юрий Львович, ачы көлемсерәп. Аңа каршы тагын өчәүләшеп әйтә башлаганнар иде, Гөлшәһидә туктатты. Бу инде, иптәшләр, талашка әйләнә башлады. Горкомда да, Министрлар Советында да, шәһәр советында да акыллы кешеләр утыра. Ремонт мәсьәләсенә моның зыяны тимәс. Ә кайбер кешеләр исем алмый кала икән, анысы әллә ни түгел. Яңадан Гөлшәһидәгә каршы әйтүче кеше булмады, ләкин һәркем үз фикерендә калганлыгы ачык иде. Гөлшәһидә бик нык күңелсезләнде. Юрий Львович, — диде ул, бюро беткәч, иң актыктан кузгалган табибка. — Ни өчен мондый каршылык килеп чыкты әле? Зур, җаваплы, мөһим мәсьәлә турында сүз барганда, без барыбыз да бердәм идек. Ә биш минутлык мәсьәләдә ике сәгать талашып бер фикергә килә алмадык. Аңламыйм мин моны. Сез монда яшь кеше әле, Гөлшәһидә Бәдриевна. Шуңа күрә боз астындагы дулкыннарны күреп бетермисез. Мин элек тә бюро составында идем. Мин аларның каннарына күп тоз салдым, мине дә җитәрлек каезладылар. Элекке бюро баш табиб ни әйтсә гел шуны раслый торган иде. Алексей Лукич үзе шуны таләп итә иде. Бүген мин әле исем китеп утырдым. Ул бюрода болай гына сөйләшми торган иде. Сез аңа ничектер тәэсир иткәнсез дип әйтимме... Аннары исемнәр турында... Мин егерме ел эшлим, ләкин минем исемем дә, наградаларым да юк. Ә Алексей Лукичка ләббәйкә дип торучылар күптән исемле булып беттеләр. Икенче көнне Сәлах Гөлшәһидәгә бүре кебек карап, исәнләшмичә узып китте. Димәк, аңа җиткергәннәр. Ә кичкә таба Гөлшәһидә Сәлахның үз теләге белән хастаханәдән китәргә йөрүен белде. Приказ да бар икән. Шуннан ул туп-туры баш табиб янына китте. Керүе булды, суынып җитмәгән нәфрәтенең бөтен ярсу көче белән: Алексей Лукич, Саматовка бөтен коллектив алдында намус суды ясарга кирәк! Аны болай гына чыгарып җибәрергә ярамый! — диде. Утырыгыз әле башта, — диде Алексей Лукич. — Мин хатын-кызның темпераментлы булуын мәҗлестә генә яратам. Кеше язмышын хәл иткәндә, темперамент — начар киңәшче. Мин приказ бар дип ишеттем. Бар шундый боерык. Ләкин хикмәт анда түгел. Партоешма секретареның беренче эше, минемчә, коллективның гомуми кызыксынуын кайгырту. Саматовлар килерләр дә китәрләр дә. Ә коллективка эшләргә кирәк, ыгы-зыгысыз, шау-шусыз... Өермә эчендә рәтле эш эшләп булмый... Сабыр итегез, миңа әйтеп бетерергә рөхсәт итегез. Мин сездән олырак... Беләм, сез яшь кеше, энергиягезне кая куярга белмисез, һәр начарлыкка каршы сездә табигый рәвештә каты нәфрәт туа, — безнең дә кайчандыр шундый пакь чагыбыз бар иде. Яшьлек сафлыкны, чисталыкны ярата, чөнки үзенең күңеленә кер кунмаган. Ә соңыннан... кешенең күп нәрсәгә исе китми, чөнки ул үзенең дә актан ак, пакьтан пакь түгеллеген аңлый башлый... Гафу итегез, Алексей Лукич... мин моны аңламыйм. Аңларга теләмим дә. Шул чакта ишек шакыдылар. Гөлшәһидә Бәдриевна, яңа авыру китерделәр. Гөлшәһидә сестра артыннан йөгереп чыгып өскә — бүлеккә күтәрелде. Авыруны караватка салганнар, кислород иснәтәләр иде. Гөлшәһидә аның кулын тотты, тамыр тибеше беленми иде. Йөрәген тыңлап карады, авыру хырылдап сулыш алганлыктан, берни ишетеп булмый. Үпкәләре гыжлый. Сорауларга җавап бирми. Иреннәре күгәргән. Кислород иснәткәннән соң бераз тынып торган иде, яңадан сузып-сузып ыңгыраша башлады, һаваны авызын ачып йотып-йотып сулый. Пневмониянең авыр формасы. Башын бераз күтәрә төшегез, — диде Гөлшәһидә сестраларга. — Аякларына, кулларына грелкалар. Диләфрүз, кордиамин... Хәзер үк лейкоцитлар алсыннар. Язып куяр өчен авыруның тарихын кулына алгач, Гөлшәһидә аның фамилиясенә күз төшерде: Солтанморатова Бану, кырык биш яшь...
Диләфрүз бүген хастаханәгә үзенең иң яхшы киемнәрен киенеп килде. Дөрес, ак халат астыннан күлмәге күренмәсә дә, эчке куанычтан балкыган йөзе аның бүген аерата бәхетле көне икәнен кычкырып тора иде. Ул бүген йөрми, оча, нур чәчә иде. Соң шулай булмыйча! Инде үлә, инде актык сулышын ала дип торган Юматшасы бүген терелеп хастаханәдән чыга! Сәгать өчләрдә Диләфрүз аны алырга барырга тиеш. Ә вакыт бик әкрен үтә. Диләфрүз, бер генә минутка уйга калып, башын тәрәзәгә таба борды. Урамда якты. Зәп-зәңгәр күк фонында шәрә агачлар башындагы былтырдан калган карга оялары ап-ачык күренәләр. Тиздән, тиздән Диләфрүзнең дә үз оясы булыр. Шушы татлыдан-татлы уйлардан аның йөрәге сулкылдап тибә башлады. Уйлары Юматша янына очты. Нишли икән ул хәзер? Әллә ул да тәрәзәдән карап, чыгар минутларын санап утырамы икән? Диләфрүзне сагынамы икән? Кичә алар ял бүлмәсендә бик озак утырдылар. Китмә, тагын берничә минут кына утыр ди-ди, Юматша аны ике сәгать янында тотты... Төштән соң Диләфрүз Гөлшәһидә янына кереп бүген алданрак кайтып китәргә рөхсәт сорады. Гөлшәһидә аңа күзен тутырып карап алды. Бу инде элекке беркатлы кыз түгел. Күзләре шул ук, иреннәре шул ук, әмма йөзенең кай җирләрендәдер кырыс сызыклар барлыкка килгән. Авыр һәм җитди сынауларны үткән кешенең йөзе генә шундый була. Чыгамы әллә? — дип сорады Гөлшәһидә. Диләфрүз, сөенечен күзләреннән түкмәс өчен дигәндәй керфекләрен түбән төшереп, башын каккалап алды. Бар, җаным! — диде Гөлшәһидә. Диләфрүз баскычтан йөгерә-йөгерә төште дә, пальтосын киеп, вестибюльгә чыкты, ялт итеп көзгегә карап алды. Шунда аңа Сәлах дәште. Ул бик борчулы, күзләре уйный иде. Дилә, монда кер әле, — диде ул, приемный покой ишеген күрсәтеп. Вакытым юк, Сәлах абый. Ашыгам. Мин үтенәм. Бер генә минутка. Приемный покой бүлмәсендә беркем дә юк иде. Диләфрүз ишек төбендә туктады. Сәлах аңа утырырга кушты, үзе, кулларын халат кесәсенә тыккан килеш, идән уртасында басып калды. Кинәт аның күз карашы кырысланды, иреннәре кыйшаеп китте. Син дә минем өстән партбюрога яздыңмы? — дип сорады ул, маңгай астыннан батырып карап. Диләфрүз аның яхшылыкка чакырмаганын берьюлы төшенеп алды, ләкин ул әле кискен җавап бирергә әзер түгел иде. Мин бернәрсә дә язмадым, — диде ул. Алдама! Барыгыз да шул мадоннага сатылган, барыгыз да аңа тәлинкә тота. Өлкән сестра иткәч, бигрәк тә тырыша башлагансың. Сәлах һәрвакыт курка-ояла гына сөйләшүче, кешегә керфек күтәреп карарга да кыюлыгы җитмәүче бу кызга шушы җикеренү җиткәндер дип уйлады. Ләкин ул бик каты ялгышты. Бу инде ул белгән Диләфрүз түгел иде. Кыз кинәт башын күтәрде дә Сәлахка туры карап: Үзләре пычрак кешеләр генә минем хакта болай уйлый алалар, — диде. Сәлах елмайды. Ул Диләфрүзнең сүзләренә ышана иде. Ләкин ул аны башка ният белән чакырды. Болай тупас сүз башлавы да аны куркытыр өчен генә иде. Баш табибтан Сәлах Сафинаны берничек тә күндерергә мөмкин түгеллеген, аның бары тик үзенчә генә эшләячәген белде. Хәзер Алексей Лукич үзе дә икеле-микеле сөйләшә, Сәлахка кирәкле язуларны да бирми тора. Сәлах Диләфрүз аркылы Гөлшәһидәне йомшартып булмасмы дигән фикергә килде. Кайчагында көчле ирләр эшли алмаганны зәгыйфь кенә хатын-кыз менә дигән иттереп башкарып чыга бит. Ә Диләфрүзне, кирәк икән, тагын да ныграк куркытырга мөмкин. Сәлах аның хәзер нинди чагы икәнен бик яхшы белә иде. Бәхетен җимермәс өчен, аныңча, Диләфрүз бөтен нәрсәгә риза булырга тиеш. Дилә, — дип, Сәлах кызгандыра торган тавыш белән ялына башлады, — мин синең намуслы икәнеңне беләм. Юри кыланып әйткән сүзләремне чынга алмассың дип уйлыйм. Аптыраганнан гына инде. Мине монда барысы да батырырга телиләр. Минемчә, сезне баздан чыгарырга телиләр. Кыланалар гына, Дилә. Миңа булганын да, булмаганын да өяләр. Егылганны кем дөмбәсләми... Син андый вак җан түгел. Синең күңелең яхшы, син кешеләрнең ялгышларын да кичерә беләсең... Минем бөтен өметем синдә генә, Диләфрүз. Син генә мине коткара аласың... Син генә мине аңлый аласың... Сиңа карата минем хисләрем һәрвакыт саф иде. Синең күңелең башкада булган... көчләп яр булып булмый. Мин синнән элекке саф хисләрем хакына үтенәм. Зинһар, син мине өстемә ажгырып килгән аждаһа Сафинадан арала. Үтен син аңардан.... Ул сине тыңлар. Ул сине ярата диләр... Диләфрүз, әгәр теләсәң, син бу эшне эшли аласың... Лена белән без үзара... Диләфрүз башта Сәлахның тел төбен аңламыйчарак торды. Аңлагач, йөзенә кан йөгерде. Әмма бу юлы да ул әдәп белән генә җавап кайтарды: Мин сезнең эшләрне белмим. Зинһар, мине бутамагыз, — диде. Белергә кирәкми дә, Диләфрүз. Барысы да гайбәт, ялган, әләк. Син Сафинаны гына күндер. Ул миңа тимәсен. Хастаханәдән мин үзем дә китәм. Лена башка бер кеше белән йөргән. Мин аны күргәнем дә юк... Диләфрүз, мин үтенәм... Зинһар... Гомерем буе онытмам... Алдыңа тезләнермен... Диләфрүз кинәт ишеккә борылды. Диләфрүз, таш бәгырьле булма. Мин ашыгам. Минем вакытым юк, Сәлах абый. Димәк, баш тартасың! — диде Сәлах, ачулы янап. — Ну, кара, Дилә! Эшләр зурга китсә, мин дә авыз йомып тормам бит! Янамагыз әле, Сәлах абый, — диде Диләфрүз, әкрен һәм нык тавыш белән. — Мин хәзер бернәрсәдән дә курыкмыйм. Мин Лена түгел. Минем яклаучым бар. Кем, Юматшамы? — дип, йөзенең ярты ягы белән мыскыллы көлде Сәлах. — Ә ул синең... икәнеңне беләме? — Рәхимсез яшел күзләр кызның йөрәгенә ук шикелле кадалдылар. — Әгәр мин аңа минем белән ничек тәти уйнавыңны барып сөйләсәм... Оятсыз! — дип кычкырды Диләфрүз. Ул ишекне бәреп ачып йөгереп чыгып китте һәм бары тик урамда гына аңына килде. Туктады. Нинди коточкыч яла! Сәлах чыннан да шундый нахак яла яга башласа... Юматша шуңа ышанса... Диләфрүзнең аяк астындагы җир шуып киткәндәй булды. Ул, чайкалып, ниндидер бер коймага сөялде. Күзләреннән кайнар яшь бәреп чыкты, Диләфрүз Юматшаның шактый көнче икәнен сизеп алган иде инде. Ләкин бүгенгә кадәр ул моны гел яхшыга гына юрап килде. Яхшы көнләшү — яратуның бер билгесе дип кайсыдыр китапта да укыган иде Диләфрүз. Әгәр Юматшаның көнләшүе сукыр көнләшү булса!.. Әйе, кайчандыр ул Сәлахны якын күрә иде, аның белән бакчаларда йөри иде, театрга бара иде. Ләкин ул бит аңа... үбәргә дә рөхсәт итмәде. Диләфрүз әле көндез үк Юматша янына барганда чәчәк сатып алам дип уйлап куйган иде. Менә чәчәк кибете. Әгәр бу мәкерле Сәлах очрап аңа әллә нәрсәләр әйтмәгән булса, Диләфрүз хәзер бер дә икеләнмичә кибеткә йөгереп керер иде дә чәчәкләрнең иң матурларын сайлап алыр иде. Аннары таксига утырыр иде дә хастаханәгә очар иде. Инде нишләргә? Яшел күзле таксилар аның яныннан выж итеп узып китәләр, кибет тә артта калды. Әллә хастаханәгә кире кайтып, Гөлшәһидә белән киңәшергәме? Ә ояты? Вәгъдә бирешкән кешең белән бергә тора башламас борын ук серләреңне ятларга сөйләргәме? Аннары чын мәхәббәттән нәрсә кала? Әгәр Юматша чыннан да Сәлах сүзенә ышанса? Бу коточкыч бит! Бичара Диләфрүз япь-яшь башы белән моңарчы да бик күп газаплы уйлар кичергән иде. Әмма бу кадәр каршылыклы, бу кадәр тетрәтә, кешелеген, намусын мыскыл итә торганнары булганы юк иде әле. ... Юматшаның вестибюльгә төшеп көтә башлавына ярты сәгатьтән артык булды инде. Аны озата чыккан табиблар, сестралар, санитаркалар да борчыла башладылар. Әллә эшендә тоткарланды микән, — диде Юматша, стенадагы түгәрәк сәгатькә карап алып. Больницага шалтыраттылар. Аннан өлкән сестра күптән кайтып китте дип җавап бирделәр. Машина таба алмый торгандыр, — диде хатын-кызларның кайсыдыр. — Бу вакытта такси тотуы бик кыен. Нәкъ шул минутта ишек ачылып китте һәм куркынган Диләфрүз йөгереп килеп керде. Бәхеткә каршы, аның борчылуын, дулкынлануын барысы да кичегүгә генә юрадылар. Диләфрүз ишек төбендә туктады, керфекләрен түбән төшерде. Юматша аңа каршы атлады. Date: 2015-12-13; view: 426; Нарушение авторских прав |