Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Бишенче бүлек 5 page
Зиһене сафланган минутларда Яңгура бер нәрсәне ачык аңлый иде: шулай да аның иң зур дошманы, җан сораучысы Гөлшәһидә түгел, ә Мансурлар, Юматшалар, Әбүзәрләр, Гаделкәримнәр. Чалдаев беренче булып аның гыйльми абруена шик төшерде. Мансур исә аны клиникада көннән-көн арткы планга рәхимсез рәвештә этә. Инде Яңгура түгел, Мансур Таһиров клиникада беренче хирург урынын алып бара. Шунысы тагын аянычлы: Яңгураның авызына гына карап торган сотрудниклары да хәзер кыен минутларда аңа түгел, ә Мансурга күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Элек ул клиника миннән башка яши алмый дип уйлый иде, ә хәзер клиниканың аңардан башка да бик шәп яши алганлыгын күрә, аның элекке традицияләре әкрен-әкрен сүнә барып, яңалары туа килә. Димәк, Яңгура инде буш урынны биләү дәрәҗәсенә килеп җитә язган. Дөрес, тыштан әле бүген дә аның исеме шөһрәт нурында, хөрмәт белән генә әйтелә. Ләкин кайчак кортлы алма да карап торырга кып-кызыл була бит, ә урталай ярсаң — ташларга гына ярый. Мондый шартларда тәмам һәлакәткә очрамас өчен, ниндидер сыгылма чаралар күрергә, мин-минлекне дә авызлыкларга кирәк иде. Озак уйлаганнан соң, Яңгура иң башлап Мансурга мөнәсәбәтен үзгәртергә карар итте. Ул Мансурның вакчыл түгеллеген, тырнак астыннан кер эзләмәвен, үч сакламавын, туры, принципиаль икәнлеген күреп алган иде инде. Мондый кешене курыкмыйча якларга мөмкин. Һәм Яңгура аның соңгы, чыннан да кыю операциясен күтәреп мактап чыкты, матбугатта зур гына мәкалә оештырды. Бүтән очракларда аның үз исем-шәрифләрен беренче абзацта ук әйтәләр иде, бу юлы ул үзенең исемен актыктан гына әйттерде. (Кагыйдә буларак, мәкаләләр: «Җитәкчесе Фазылҗан Яңгура булган...» яки: «Атаклы хирургыбыз Фазылҗан Яңгура шәкерте...», дип башлана иде.) Моның белән генә чикләнмичә, беркөнне Мансурның үзен туктатып: — Шәкертләр остазларыннан уздырмасалар, фән бервакытта да алга китмәс иде, — диде. — Үсешнең табигый кануны бу, диалектикасы. Моны күрмәгән яки аңламаган җитәкче я сукыр, я надан. Шәкертләр һәм остазлар проблемасын без генә башламаган, без генә тәмамламабыз да. Мәңгелек проблема ул, картлар җиңелә, яшьләр җиңә. Сез үзегезнең ассистент булырга хаклы икәнегезне яңадан күрсәттегез, Мансур. Рәхмәт, — диде Мансур аңа каршы. — Ләкин шәкертләр һәм остазлар проблемасы, минемчә, уйлап чыгарылган нәрсә ул. Монда берәү дә җиңми һәм җиңелми. Монда туктаусыз үсеш кенә бара. Яңгура шактый тынычланды, ләкин өйгә кайтканнан соң, күңелен тагын кара курку басты. Келәмдә артсыз кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле бик озак йөренгәч, тәрәзә шторын кулы белән читкә этеп, тышка карап торды. Электр уты яктысында бөтерелеп-бөтерелеп биешкән эре кар бөртекләре, ак күбәләкләрдәй, ап-ачык күренә иде. «Килмешәкнекеләр» кушаматлы күршеләренең малаеннан балачакта ишеткән бер такмак күңеленә килде: «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба». Ул сакау малай, тәңкә карлар ява башлаган саен, гел шул такмакны кабатлый торган иде: «Ябалак-ябалак кай ява, яман катыйн кыйз таба». Урынга яткач та, шул такмак Яңгураның күңеленнән китмәде. Ул тагын торды, тагын кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата ишекле-түрле йөренде, тагын тәрәзә янына килеп тышка карады: буран һаман бурый иде. «Ябалак-ябалак кар ява, яман хатын кыз таба», дип яңадан кабатлады Фазылҗан күңеленнән. Йокы тәмам качкан, ә вакыт гүя мәңгелек агышыннан туктаган. Фазылҗан тагын ятты, тагын торды, тагын тәрәзәдән карады. Ә тел очында һаман шул бәйләнчек такмак әйләнде. Кинәт икенче бүлмәдә хатын-кыз елаган тавыш ишетелә башлады. Төн уртасында ишетелгән мондый шомлы тавыш болай да кара курку эчендә сыкранып яткан Яңгураның котын алды. Ул балдызының ишеген чыгып какты да: — Үкермә әле, синнән башка да күңел каралган, — дип җикерде. — Ябалак-ябалак кар ява... — дип көйләде Яңгура, яңадан үз бүлмәсенә кайткач, һәм шунда беренче тапкыр: «Ябалак-ябалак кар яуганда, ни өчен яман хатын кыз табарга тиеш?» — дип уйлады. Мөгаен, бу нинди булса ырым белән бәйләнешле иске бер такмактыр. Ә Яңгура, профессор башы белән, төн уртасында шуны мәҗнүн кебек кабатлап йөри. Аңа көлке булып китте. Ачуы да килде. Өстендәге халатын салып атты да караватына сузылып ятты, күзләрен йомды. Үч иткән кебек, күз алдында бураки бөтерелә башлады, ә күңеленнән сукыр чебен кебек бәйләнчек әлеге тиле такмак китмәде. Яңгураның йокысы йокы булмады. Төшендә дә, шул мәгънәсез такмакны җырлап, адәм мәсхәрәсе булып йөрде. Аннары үзе яман хатынга әверелде. Аны этләр өере куа башлады. Ул чабарга тотынды. Чаба-чаба бер сазлыкка барып керде. Җирән суга батты. Борын төбендә генә акайган күзле, алап авызлы яшел бакалар бакыра башладылар. Шабыр тиргә батып уянды Яңгура. Торып су эчте. Тәрәзә янына барды. «Ява икән әле...» дип көрсенде. Икенче бүлмәгә колак салды. Балдызы тынычланган, тавышы-тыны ишетелми иде. Нинди озын төн! Очы-кырые юк кебек. Ятып-ятып та йоклый алмый интеккәч, Яңгура, ут кабызып, кулына китап алды. Ләкин бер-ике бит укыды да китабын кире куйды. Башка берни дә керми, укыйсы да килми иде аның. Бервакыт ул кинәт күзен ачты. Ишек төбендә ертык күлмәкле, яланаяклы Сәлах басып тора иде. Кулында пычагы да бар, Яңгура, куркып кычкырып, стенага таба елышты. Өрәк юк булды. — Галлюцинация, — диде Яңгура үз-үзенә. Больницага Яңгура көндезге сәгать уникеләр тирәсендә генә китте. Карны кар ашый, диләр. Кичә кич төн ката яуган кар бүген эреп беткән, элекке карларны да бетерә язган. Тик күләгәле урыннарда гына ак таплар күренә. Урамнар чамасыз пычрак. Больницага Яңгура элеккечә ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әйтерсең, төнге саташулары булмаган да. Йөзе дә элеккечә тәкәббер һәм салкын. Тик кечкенә күзләре генә борчулы. Әмма аларны да күзлек пыялалары яшерә иде. Баскычта аңа Самуил Абрамович очрады, кул биреп күрештеләр, аннары Яңгура: «Нинди яңалыклар бар?» — дип сорады. Самуил Абрамович хастаханәгә яңа салынган бер авыруның: «Мине Фазылҗан Җангирович үзе карасын», дип үтенүен әйтте. Яңгура берьюлы шиккә төште: берәрсе котыртмаганмы? Ләкин тыштан шөбһәсен сиздермичә, диагнозын сорады. Самуил Абрамович әйткәч, алайса иртәгә кадәр генә түзәрлек икән, иртәгә карармын, диде. Яңгура кабинетына юнәлде. Бераздан, рөхсәт сорап, аның янына Юматша керде. Яңгура аңа карата да үзенең фикерен үзгәртергә дип тора иде. Юматша яшьләр арасында сәләтле генә хирургларның берсе, әгәр бүтәннәргә койрык булып дорфалык күрсәткән икән, аны да Яңгура онытыр, яшь чакта кем генә сикереп сугарга яратмый. Рәхим итегез, утырыгыз, — диде Яңгура. — Бик вакытлы килдегез әле. Нәкъ сезнең турыда уйлап утыра идем... Я, тыңлыйм, Юматша. — Һәм Яңгура, сиңа асла үпкәм юк дигән шикелле, елмайды. Мине, Фазылҗан Җангирович, һаман да шул Сәлимова вакыйгасы борчый бит, — диде Юматша, әдәп белән генә. Нинди Сәлимова? — диде Яңгура һәм, күзләрен кыса төшеп, егеткә ерактан карады. Сезнең операция өстәленнән торып киткән Сәлимова. Яңгураның яңак калкымы тартышып куйды. Нәрсә, әллә кабердән кайтканмы? — дип сорады. Аннан кайтмыйлар, — диде Юматша, җитди генә итеп. — Ләкин исәннәрнең онытырга хаклары юк. Яңгура, үзен тыныч тотарга теләп: Карагыз әле, Юматша, былтыр янган әвеннең төтенен быел эзләп баш катыру нигә кирәк ул? — дип сорады. — Бигрәк тә сезгә? Вакытында ул турыда мәгънәсез шау-шу, минемчә, җитәрлек булды. Әйе, шау-шу булды, ләкин хакыйкать ачылмый калды. Бу мәсьәләне кузгатмавыгызны үтенәм, Юматша. Ул миңа болай да бик кыйбатка төште. Мин иң яхшы шәкертемне җуя яздым. Сез дә аңа гомерегез белән бурычлы. Аны да борчымыйк. Мине дә зинһар борчымагыз. Аннан башка да мәшәкатьләрем җитәрлек. Бу сүзләрне әйткәндә Яңгураның уңайсызлануын, йөзенә кызыллык йөгерүен Юматша ачык күрде. «Әллә чыннан да ташларгамы? Кеше үтенә бит, күз яше белән диярлек үтенә бит... — дип уйлады ул. — Фазылҗан кебек мин-минлекле кешенең болай инәлүе... Эченнән бәлки тагын да ныграк үкенә торгандыр әле... Аннары остазыңны хөрмәт итә белергә дә кирәк... Мансур да... Диләфрүз дә кирәкми дип торалар. Ләкин... Әгәр бу үзенә җил тиюдән курыккан вак җанның бер риялануы гына булса? Ул чагында вөҗданыңа ни әйтерсең?» Юматша тешләрен кысты. Теш уртларын авырттырганчы кысты. Аннары икеләнүләрен ташлагандай зур башын чайкап алды. Сезне борчымыйча мөмкин түгел шул, Фазылҗан Җангирович. Менә шушы язуны гына укыгыз әле. Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган язуның фотокопиясен өстәлгә куйды. Яңгура язуга тиз-тиз күз йөртте: Сез инде бу ахмак язуны конференциядә сенсация өчен бер укыган идегез. Әйе, укыган идем. Ләкин ул чакта... бу язуның сезнең кушу буенча язылуын белми идем. Нәрсә! Как вы смеете! — Яңгура, ачудан кара көеп, йодрыгы белән өстәлгә шап итеп сукты. — Шундый ахмаклык эшләргә сез мине кем дип беләсез?.. Юматша аз гына да каушамады. Фазылҗан Җангирович, зинһар кызмыйча сөйләшик. Җитди мәсьәлә бит. Ахмак мәсьәлә! Бәлки. Әмма сезнең моңа катнашыгыз юк икән, юк дип әйтегез. Өстәл сугу белән генә беркемне дә ышандырып булмый. Минем шаһитым бар. «Шаһит» дигән сүз Яңгураны куркытты булса кирәк. Ул үзе дә сизмәстән: Кем? Кем? — дип кычкырды. — Нинди подлец миңа яла ягарга җөрьәт итә? — Ул тагын, күзлеген йолкып алып, үзенең кеп-кечкенә күзләрен Юматшага батырды. — Шантаж! Не позволю! Мин ул яла ягучының күзен төртеп тишәчәкмен. Юматша, урыныннан кузгалмыйча, аңа тыныч кына карап торды. Фазылҗан Җангирович, шулай да уйлагыз әле. Бутамагыз мине, — диде Яңгура, кыза барып. Юматша ишеккә юнәлде. Ул ишекне ачуга, Сәлах килеп керде, йөзен сакал-мыек баскан. Аны күргәч, Фазылҗан барысын да аңлап алды. Подлец! — дип кычкырды. Аннары аяк тибәргә тотынды. — Вон, вон! Сәлах, маңгай астыннан карап, азрак чайкала төшеп басып торды. Иреннәре кыйшайды. Мине бозау дип уйладыгызмы? Сез минем артка типкәч тә... Замолчите! Сәлах бераз эндәшми торды, аннары: Соң инде, — диде. — Сез мине менә шушы кешегә барып сөйләргә үзегез мәҗбүр иттегез. Юк, мошенник! — Яңгура бармак янады, — Юк! Әгәр шундый җинаять эшләгәнсең икән, җавабын да үзең бир! Кит! Югал күз алдымнан! Яңгура аркан борылды. Сәлах, мыскыллы көлемсерәп: Фазылҗан Җангирович, бу бит, — ул тагын Юматшага кулы белән күрсәтте, — шул бер записканы гына белә. Ә без синең белән күбрәкне беләбез. — Ул борылып ишеккә таба атлады һәм ишек төбендә туктап, иңбашы аша: — Эшләр зурга китсә, барлык карталарны ачып салачакмын. Миңа, үзең беләсең, алла да бер, шайтан да бер. Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкта тыштагы күгәрченнәр гөрләве, чыпчыклар чыркылдашуы, балалар көлүе тагын да яңгырабрак ишетелде һәм мондагы күңелсез вакыйга бөтенләй мәгънәсез булып калды шикелле. Ниһаять, Яңгура кулын күзләреннән алды. Миңа да суд ясамакчы буласызмы? — дип сорады. Юк, Фазылҗан Җангирович, — диде Юматша. — Әгәр Сәлах әйткәннәр дөрес булса, сез үзегез үзегезгә суд ясарга тиешсез. Намуслы табиблар кануны буенча. Юматша чыгын китте. Яңгура, өстенә түшәм ишелеп төшкән шикелле, креслога сеңеп утырды. Байтак вакыт ул аңына килә алмады. Үземә үзем суд ясарга? — дип әкрен генә сорады ул. — Үз-үземә суд ясарга? Яңгура атылырга яки агу эчәргә тиешме? Юк, мин профессор Коломнин[10] кебек ахмак түгел әле. Аннары мин кокаин да кулланмаган. — Кинәт ул урыныннан сикереп торды. Кабаланып кәгазьләрен җыя башлады. Ә ул акны-караны күрмичә түбәнгә төшкәндә, киемнәр биреп торучы карт санитарка щетка белән аның пальтосын чистарта иде. Машина чәчрәткән ахрысы, Фазылҗан Җангирович, тәмам пычранып беткәнсез. Яңгура аның кулыннан пальтосын тартып алды һәм, рәхмәт тә әйтмичә, чыгып китте. Ә өенә кайткач, бүлмәсе буйлап, Сәлахны эт итеп сүгә-сүгә, кабаланып арлы-бирле йөрде дә закускасыз-нисез коньяк эчә башлады. Балдызы кайтып кергәндә, ул яхшы ук исергән иде инде. Нинди бәйрәм, нинди туй, җизнәкәй? — дип сорады Илһамия, мыскыллы көлеп. Тормыш ямьле, менә шуңа бәйрәм, балдызкай. Илһамия чыркылдап көлеп җибәрде: Белмәгәнмен, юкәдә икән чикләвек. — һәм ул ялангач иңбашларын уйнатып алды, Ә син минем алда болай ялтырама, — диде Яңгура, тонган күзләре белән балдызына карап. Билгеле, моңарчы да балдызына Яңгураның күзе төшми түгел, төшә торган иде. Үзе яшь, үзе ярыйсы чибәр, шуның өстенә яхшы ук назлана да белгән пешеп җиткән кыз Яңгураның нәфесен еш кузгата иде. Ләкин ул тыела белә иде. Ә аек чакта күңелендә ни булса, исергәч телендә шул: — Хәзер яз, балдызкай, канның уйнаган чагы, белмәссең, әллә ниләр булып куюы бар, саклана төш, — диде һәм авызын ерып көлә башлады. Сиңа белергә вакыт, җизнәкәй, — диде Илһамия, күзләрен уйнатып. Балдыз сөю язык, диләр. Акыллы җизниләр: «Язык казык башында», — дип җырлыйлар. Иртән балдызы белән бер караватта уянгач, Яңгураның күзләре шакмак булды. Ул аңа коты очып карап торды. Күңелендә туган беренче тойгы балдызын буып үтерү һәм гәүдәсен вак-вак кисәкләргә турау теләге иде. Аннары ул авыру кешеләргә генә хас тыелгысыз бер көлү белән көлә башлады. Илһамия йокламый ята икән. Керфекләрен аз гына ачып, җизнәсенә шаян гына елмайды...
Гөлшәһидә, Алексей Лукич һәм Әбүзәр абзый партиянең шәһәр комитеты бинасыннан чыктылар да, аның киң баскычында туктап, Ирек мәйданына карап тора башладылар. Иделдә боз кузгалыр алдыннан була торган җылы җилле, соры томанлы бер көн иде. Яңгыр да яумый, кар да, ә тротуар ташларына дым тарткан. Алда бакча, бакча башында Ленин һәйкәле һәм Муса Җәлил исемендәге опера театрының мәһабәт бинасы күренә, уңда — авиация институтының уку йорты, сулда — офицерлар йорты. Барысы да соры томан эчендә булганга, беркадәр тоныграк, йомшаграк һәм бик зур булып күренәләр. Гүя барысы да бергә тоташканнар, гүя барысы да баш түбәсе турысында аз гына аяза башлаган күккә таба ашып баралар. Кара, нинди матур булган бу мәйдан, — диде профессор, — ә минем монда күптән булганым юк инде. Шәһәребез дә яшәрә бит, Алексей Лукич. Әйе, әйе, — диде Алексей Лукич. — Мин әле үз колакларыма үзем ышанмыйча торам. Дөресен әйткәндә, мин монда яңа шелтә алырга дип килгән идем. Ә безгә яңа канат вәгъдә итеп чыгардылар. Әллә нәрсә булды бу дөньяларга... Инде барысы да хәл ителде дип тынычланмагыз, Алексей Лукич, — диде Гөлшәһидә шаян гына. — Монысы аның әле башы гына, иң ансат өлеше генә. Мин, Әбүзәр абзый, сездән дә үтенәм, Алексей Лукич, сездән дә сорыйм, эшкә керешкәнче, проектны вак-төягенә кадәр уйлашыйк. Больницаны хәзерге заман хастаханәсе итәр өчен кулыбызда булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланыйк. Соңыннан, төзү эшләре башлангач, үзгәртүләре бик читен. Аннары тиз дә тотарга кирәк. Йоклап ятсак, карар карар килеш тә калуы ихтимал. Сез, Гөлшәһидә Бәдриевна, бигрәк кызу чабасыз, тын алырга да бирмисез, — дип елмайды бәхетле Алексей Лукич. — Онытмагыз, без Әбүзәр Гиреевич белән сезнең кебек яшь түгел, алай кызу йөгерә башласак, аякларыбызны сузарбыз. Алар, баскычтан төшеп, бакча буйлап бара башладылар, Тютеевны, Тютеевны күрдегезме? — диде Алексей Лукич, башың чайкап. — Ничек кыбырҗып утырды. Оятсыз да икән, тукмак борын. Җилнең кайсы якка таба исә башлавын нинди тиз сизеп, нинди җәһәт яраклашырга тырышты. Бөтенесе, янәсе, аның идеясе, аның инициативасы дип чак әйтми бит, каһәр. Ә «ялкынлы фотометрга» акчаны нинди җиңел тапты. Җор, җор! Алексей Лукичның бүген бертуктаусыз сөйлисе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Бу табигый да. Кеше озак вакытлар борчылып, куркып, шикләнеп бик зур киеренкелектә яши, әрләшеп бетә яза, аннары киеренкелек үтә, барысы да көтелгәннән күп яхшы хәл ителә һәм... күңел буасы ерылгандай була. Урамны аркылы чыккач, Алексей Лукич белән Гөлшәһидә трамвайга утырып хастаханәгә киттеләр, ә профессор өенә җәяүләп кенә кайтырга булды. Саубуллашканда Гөлшәһидәгә ул тагын әйтте: Якшәмбедә көтәбез. Иртәрәк килегез, укуларыгыз турында да сөйләшәсе бар. Югыйсә, күреп торам, Алексей Лукич сезне, администраторлык эшенә җигеп, прораб итеп куймакчы була. Бу сүзләр Гөлшәһидәне, уйга калдырды. Ул юл буе сөйләнеп килгән Алексей Лукичны җеп очын җуймаслык дәрәҗәдә генә тыңлады. Ә хастаханәгә кергәч, Алексей Лукич аны кабинетына чакырды да тирәнтен борчылып әйтте: Мин Әбүзәр Гиреевичның пошынуларын аңлыйм. Ул сезне тизрәк фән эшчесе итмәкче була. Ләкин сез бу авыр һәм җаваплы көннәрдә мине зинһар ташламагыз инде, Гөлшәһидә Бәдриевна, югыйсә мин харап булачакмын. Бергә башладык, бергә очларбыз да, — диде Гөлшәһидә, Алексей Лукичның шулхәтле хөрмәт күрсәтүенә күңеле йомшап. Ләкин Алексей Лукич тагын нидер әйтергә тели иде бугай, сүз таба алмыйча халат төймәсен бөтерде. Күңелемне бер нәрсә тырный... Сезгә аның, әһәмияте дә юктыр бәлки, — диде ул, сүз эзли-эзли. — Үземә дә җиңелрәк булыр, эш өчен дә... Кыскасы, сез картны гафу итегез... Төрлечә уйлаган чакларым булгандыр. Аңлыйсыз инде... Горком бюросыннан соң Алексей Лукичның болай ачылып китүе Гөлшәһидәнең күңеленә янә бер сөенеч өстәде. Ул үз-үзенә ныграк ышана башлады, үзенең кешеләргә кирәк булуын ныграк тойды. Шул сөенеч эчендә Әбүзәр абзый әйткән якшәмбе дә килеп җитте. Әмма календарь битен әйләндергән чагында ул кинәт уйга калды: мәҗлестәге күңелсез вакыйгадан соң Гөлшәһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Берничә тапкыр телефоннан шөбһәләнгәнлеге тавышыннан ук сизелеп тора иде. Гөлшәһидәнең үзенә дә җиңел түгел иде. Хатын-кыз күңеле никадәр нык, көчле булмасын, ул хатын-кыз күңеле инде. Аның көчсез минутлары ешрак була. Тамчы тама-тама ташны тишкән шикелле, Яңгура да аның күңеленең кайсыдыр бер почмагын какшата башлаган иде. Хәзер Гөлшәһидә, әлбәттә, үкенә. Әмма үкенү белән генә күңел тынычланса иде! Тынычсыз күңел Мансур турында уйлаганда да кайчак ихтыярсыз рәвештә: «Ирләр алар барысы да бер очтан», дип шикләнеп куя торган иде. Әлбәттә, кыз кеше булса, бу уйлар аның башына да килмәс иде. Кыз чактагы сафлык, беренче мәхәббәт бернинди шикләнүне дә белми, барысын да идеаль төстә кабул итә. Ә хатын кеше... Хатын мәхәббәте... ул бит башка. Ул инде хисләрдән битәр акыл белән эш итә, һәм Гөлшәһидә, мең дә беренче тапкыр дигәндәй, тагын бер үк сорауны үзенә бирә: «Алданмыймы ул? Хыялы тудырган күләгәгә генә иярмиме? Әгәр Мансур да... монысы азаккы адым бит... Чигенергә дә куркыныч, алга атлавы да бик читен. Җитмәсә, бала да бар яле Гөлшәһидә аңа ана була алырмы?» Якшәмбе бик матур булып туды: аяз, җылы. Өйдә бер генә минут та утырасы килми, күңел каядыр кырга, су буйларына тарта, сузып җырлыйсы да, кычкырып елыйсы да килә. Әллә нәрсә генә шунда, бу күңелне кайчак һич аңлар хәл юк. Кырмыска канатланса үлә, ди халык. Әллә Гөлшәһидә дә җирдә генә йөрисе урында, булмастай нәрсәләр белән канатланып, харап булырмы икән? Төштән соң Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйларга китте. Таһировлар бар да өйдә иде. Барысы да шундый ачык чырайлы иде, Гөлшәһидәнең барлык уй-шикләре ишек төбендә торып калгандай булдылар. Ул көнен ничек үткәнен дә сизмәде. Бик күңелле чәй эчтеләр, Фатихәттәйнең аш-сулары искиткеч иде. Бишәүләшеп озак кына гәпләшеп утырдылар, профессор рояль уйнады, Гөлшәһидәне җырлаттылар, Гөлчәчәкне биеттеләр, телевизор карадылар. Аннары профессор Гөлшәһидә белән Мансурны үз кабинетына алып кереп Гөлшәһидәнең булачак диссертациясе темасы турында сүз башлады. Ул гаҗәп мавыктыргыч итеп сөйләде. Гөлшәһидәнең шунда ук бүтән барлык эшләрен ташлап диссертациягә керешәсе килде. Әбүзәр абзый аңа ике калын папка бирде: Менә монда сиңа дигән материаллар, Гөлшәһидә. Алар сиңа бик кирәк булыр дип уйлыйм. Гөлшәһидә гаҗәпләнеп ни әйтергә белмичә торды. Рәхмәт, Әбүзәр Гиреевич. Сез... бик мәрхәмәтле, — диде ул, көч-хәл белән. Мин сезне генә түгел, Гөлшәһидә, медицина апаны да бик яратам шул. Бер кеше дә дөньяны коча алмый, бер кеше дә бөтен эшне эшләп бетерә алмый. Мин эшләп өлгерә алмаганны сез эшләрсез, сез эшләп өлгерә алмаганнарны сездән соң киләсе яшьләр башкарыр. Фәкать үзендә булганның барысын кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Кабергә алып китүдән мәгънә юк. Date: 2015-12-13; view: 453; Нарушение авторских прав |