Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 4 page





Әбүзәр абзыйның әтисе Гәрәй исемле булган. Ләкин бу исем рус дөньясына Пушкиннар аркылы «Гирей» булып кергәнгә, Әбүзәр абзый әле гимназиядә чакта ук әтисенең исемен «Гирей» дип язган. Соңыннан руслар гына түгел, татарлар да аны «Әбүзәр Гиреевич» дип йөри башлаганнар.

Кичәге борчылулар, күрәсең, аңа нык тәэсир иткән, хастаханәгә килеп кергәндә, аның йөзе шактый суырылган иде. Ләкин һәрвакыттагыча пөхтә һәм ягымлы иде. Гадәтенчә, очраган бер кешесе белән, аның табиб, сестра яки гади бер санитарка булуына карамастан, ихтирам күрсәтеп исәнләште, авыруларның хәлләрен сорашты һәм үзенә хас омтылышлы, эшлекле йөреше белән кабинетына юнәлде. Кергәч тә иң элек тәрәзәдән гөлҗимеш куагына күз салды. Кичә кич буе алар Аксюша түти белән Галина Петровна турында сөйләшеп утырдылар, хәзер дә уенда гел ул гына иде. Ләкин аның күз алдында һаман шул үзе белгән, актык мәртәбә партизаннар лагеренда саубуллашкан чагындагы Галина Петровна басып тора. Әбүзәр абзый Зур җиргә очып киткәндә, Галина Петровна, иңенә җылы шәл салып, аны самолет янына кадәр озата килде. Ябык йөзенә кырыс сызыклар яткан мөлаем рус хатыны. Агара башлаган коңгырт чәч, куе зәңгәр күзләр, тыйнак сабырлык...

Галина Петровнаны ул башкача итеп, бигрәк тә боегып, моңланып кичке шәфәкъка карап утырган авыру итеп уйлый алмый иде. Шулай да инде кичәдән бирле аның күңелен ачы үкенү сызлата. Аерылышканда онытмам дип биргән вәгъдә-антлары кайда? Әгәр изге җан Аксюша түти килеп әйтмәсә... Үкенечле эш эшләгәннән соң, вөҗданга аклану юк инде ул, юк!

Каты авыру кешене мәшәкатьле озын юлга чыгару бик хәтәр булса да, Әбүзәр абзый, озак уйланганнан соң, Галина Петровнаны Казанга алдырырга карар итте. Бүген кич белән Аксинья Алексеевна юлга чыгарга тиеш.

Профессор уйланып торган арада, Вера Павловна белән дәвалаучы табиб Маһирә ханым Бариева кабинетка килеп керделәр.

Бүген профессорның консультация көне иде. Ул сәгатенә карап алды да:

— Башлыйк, — диде, — Маһирә ханым, сез нинди кыз турында әйткән идегез әле?

— Ул монда, Әбүзәр Гиреевич, көтеп тора. Унтугыз яшьлек кыз, студентка.

— Йөрәк?

— Комбинированный порок. Моңарчы да хастаханәләрдә яткан, ләкин дәвалау уңай нәтиҗә бирмәгән.

— Керсен.

Профессор, урыныннан торып, ишектән килеп кергән кызга каршы атлады.

— Рәхим итегез, менә монда утырыгыз, — диде ул, ишектән юри шактый ерак куелган урындыкка күрсәтеп, үзе кызның ничек килеп керүен, аяк атлауларын, хәрәкәтләрен, чыраен күзәтте. — Тартынмагыз, ипләп утырыгыз. Менә шулай. — Үзе дә, урындык алып килеп, кызга каршы утырды. — Исемегез ничек?

— Асия.

— Йә, Асия, көзне яратасызмы?

Бу сәер сорауга кыз башын селкеп кенә җавап кайтарды.

– Ә без, картлар, киресенчә, көзне яратабыз. Көз — муллык. Кеше үзенең хезмәт җимешен җыя. Ә яз — чәчәк кенә әле. — Профессор бер Асиягә, бер өстәл янына барып утырган Вера Павловна белән Маһирә ханымга карап елмаеп куйды. Якты, ягымлы һәм үзенә тарта торган иде аның елмаюы. — Йә, Асия, сөйләгез, нәрсә борчый сезне?

— Бераз авырдым әле менә, — диде Асия, аска карап.


Чынында исә аның тормышы көннән-көн көчәя барган бетмәс-төкәнмәс зәһәр приступлардан гына тора иде. Приступ башландымы, бөтен тәнен коточкыч көзән җыера, арка, йөрәк сызлавына чыдар хәл калмый, әйтерсең, ит турагыч аркылы үткәреп, барлык сөякләрен берәм-берәм сындыралар, суларына һава җитми, буыла, кул-аяклары салкыная, йөзе кәфен төсенә кереп, иреннәре күм-күк була, күзләре атылып чыгарга җитешә. Бернинди уколларның да, эчкән даруларның да файдасы тими. Кайчак бу сызланулар атналар буена сузыла һәм бары тик тагын да зәһәрләнә төшеп яңадан башланыр өчен генә беразга басылып тора.

Әле Асиянең ишек төбендә ничек басып торуы, ничек аяк атлаулары, урындыкка ничек килеп утыруы, ничек сулыш алуларыннан ук профессор бу кызның ни дәрәҗәдә авыруын чамалап алды. Ләкин, гадәтенчә, нәтиҗә ясарга ашыкмады, һәр чирнең үз төрләре бар, шуның өстенә һәр организм үзенчә генә, әйе, фәкать үзенчә генә авырый. Ә чирнең индивидуаль үзенчәлеген бары тик авыруның үзеннән сөйләтеп кенә ачыкларга мөмкин. Кайберәүләр, хәзерге заманда иң мөһиме — анализлар, диагноз куючы машиналар, диләр. Ләкин профессор Таһиров, нинди генә акыллы машина булмасын, ул һичбер вакытта да табибның фикер йөртүен алмаштыра алмый, дип уйлый иде.

Профессор бик гади сораулар гына бирде. Кыз, теләсә-теләмәсә дә, аларга ачык җавап кайтарырга мәҗбүр иде.

— Балачакта малайлар белән уйный идегезме, Асия?

— Уйнамаган кая! — Үртиләр идеме?

— Малайлар булсыннар да үртәмәсеннәр.

— Кем дип үртиләр иде?

— Чеби Асия...

– Ә мороженое яратасызмы? — дип елмайды профессор.

— Аны кем яратмый...

– Ә тамак? Авыртмыймы?

— Авыртса, әнкәй кайнар сөт эчерә.

— Димәк, ангина белән еш авырыйсыз? Ә театрга еш йөрисезме, Асия?

— Театрга да йөрмәгәч...

– Әлбәттә, капрон оек киеп. Шулаймы? Кыш көне дә?

— Авыл кызлары кебек йон оекбаш киеп бармам инде.

— Аяклар сызлыймы?

— Анысына гына түзәр идем...

Профессор аның аяк, кул буыннарын карады да:

— Температура еш буламы? — дип сорады.

– Әнкәй гел янасың, пешәсең дип әрли.

Профессорның аз гына уйга калуы булды, Асия үзе сораулар яудыра башлады. Аннары кесәсеннән бер төргәк кәгазь чыгарды.

Профессор кыз сузган кәгазьләрне алмады.

— Мин, Асия, кәгазьләр дәваларга җыенмыйм. Алар миңа әллә ни әйтмәс. Ә менә үзегез, теләсәгез, күп нәрсә әйтә аласыз. Тереләм дигән кеше генә терелә бит. Әле борынгы заманда бер көнчыгыш табибы бер авыруга болай дигән: без өчәү, син, мин һәм чир. Әгәр без синең белән икәү берьяклы булсак, бер чирне ничек тә җиңәрбез. Төшендегезме? — дип йомшак кына сорады профессор. Ул каты борчылган, курыккан, кимсетелгән, алда иркеннән мәхрүм ителү, кеше кулына калу кебек үтә күңелсез нәрсәләрне генә көткән кызны тынычландыру юлларын эзли иде.


Алты-җиде яшенә кадәр Асия еш авырган. Аны табибларга да йөрткәннәр, өшкерүче әбиләргә дә, изге Болгарга да алып барганнар. Аннары ул «үзеннән-үзе» терелеп киткән, сигезенче, тугызынчы классларга кадәр саулыгы әйбәт кенә булган, ел саен авылга ялга барган, бал, катык ашаган, җылы сөт эчкән...

Профессор биргән сорауларның берсенә ул:

– Әйе, мин музыка белән җыр яратам, үзем дә җырлыйм, — диде. — Консерваториягә керергә хыялым бар иде, ләкин яшьтән музыкаль белем ала алмадым.

— Уйнаганнан соң бармак буыннарыгыз авыртамы?

— Кайчак аз гына сызлый.

— Элек бии идегезме?

— Мин хәзер дә биим...

— Бик яхшы, биючеләрне мин бик яратам. Бии белмәгән кыз кызмыни ул. Шулай бит, Вера Павловна? Ә биегәндә йөрәк кинәт чәнчеп китмиме?

Асиянең биеп бетерер-бетермәс икенче бүлмәгә чыгып бөгәрләнеп утырган чаклары булгалый иде шул. Ләкин бу турыда аның сөйлисе килмәде. Аңардан көнләшә торган кызлар, башкача берни эшләтә алмагач, шулай бөгәрләнеп утырулары өчен аңа «чирләшкә» дип исем тактылар бит.

— Менә монда керегез, — диде профессор ахырда һәм ширмага күрсәтте.

Вера Павловна, урыныннан торып, Асияне култыклап ширма артына алып керде һәм чишенергә кушты. Мондый чакларда Асия һәрвакыт, җир ярылса, оятыннан җир тишегенә керердәй була иде. Ир кеше алдында эчке күлмәкчән басып тору, тәндә аның салкын бармакларын тою Асияне бик җәберли, аңарда әйтеп бетергесез эчке каршылык уяна иде. Менә хәзер дә, профессор ширма артына керә башлагач, салган кофтасын тартып алып күкрәгенә каплады, бөреште, гүя беркемне дә янына якын китермәскә, әгәр ихтыярсыз килсәләр, «әни!» дип кычкырырга әзер иде. Күзләре ут булып яна башлады.


Профессор, кызның кичерешләрен аңлап:

— Кадерлем, сез приемга килгәнсез. Хастаханәдә ирләр юк, табиблар гына бар, — диде.

Ниһаять, караганнан соң, профессор Асиягә киенергә кушты. Үзе, кулларын юып, өстәл янына барып утырды да уйга калды.

Оятыннан керфекләрен дә күтәрергә көче җитмәгән Асия ширма артыннан чыккач, профессор аңа өстәл янындагы урындыкны күрсәтте һәм тагын бер тапкыр аның ничек аяк атлавын күзәтте.

— Больницага ятарга кирәк, Асия, тикшерергә.

— Мине ничә тикшерделәр бит инде! — дип кычкырып җибәрде Асия, әрнү белән. — Җанымны гына ярып карамадылар.

— Тагын бер тапкыр кирәк, — дип көрсенде профессор һәм Маһирә ханымга таба борылды: — Сезнең бүлекчәгездә буш урын бармы?

— Яңа гына бушаган бер урын бар да...

— Алайса, Асияне шунда урнаштыруыгызны үтенәм.

Асия, сискәнеп, ишеккә карап алды. Профессор, аның бу ихтыярсыз карашын тотып алып: — Сезне анда көтеп торучы бармы әллә? — дип сорады.

– Әнием, — диде Асия, әкрен генә.

– Әниегез белән үзем сөйләшермен.

Ул арада Диләфрүз килеп Асияне үзе белән алып китте. Профессор, урыныннан торып, ике кулын артына куеп йөренә башлады:

— Бик күпләр ревматизм аяк-кулларны гына авырттыра дип уйлыйлар, — диде ул, Маһирә ханым белән Вера Павловнага карап алып. — Хәлбуки ревматизм барыннан да элек йөрәккә, нерв системасына, эчке органнарга зур зыян китерә. Француз табибы бик дөрес әйткән: буыннарны һәм буыннар өстендәге ярыны ревматизм ялый гына, йөрәкне тешли. Тешли, умыра! — диде профессор, кулы белән һаваны умырып алып.

— Бу кызның йөрәк авыруын ревматизм нәтиҗәсе дип уйлыйсызмы? — дип сорады Маһирә ханым. — Аның йөрәген генә дәвалаганнар бит.

— Бөтен хикмәт тә шунда шул. Еш кына безнең коллегалар теге бу чирне үзен генә алып дәваларга керешәләр, сәбәпләрен исәпкә алмыйлар һәм авыруга файда китерәсе урында кайчак зыян итеп куялар. Сезгәдә, Маһирә ханым, Вера Павловна, сезгә дә үтенечем шул: бу яшь кызга игътибарлы булыгыз, ул иң элек, борынгы римлылар әйтмешли, duxi et animan levavira[1] мохтаҗ. Аның күңеле борчылу, курку, әсәрләнүдән теленеп беткән. Башта аның күңелен тынычландырырга, аны рух төшенкелегеннән коткарырга кирәк. Ишеткәнсездер нәрсә әйткәнен: «җанымны гына ярып карамадылар» ди бит. Димәк, бу кыз инде бик күпне кичергән, медицинага ышанычы да калмаган булса кирәк. Сезнең эшегез күп... — диде профессор, бераз уйлангач. — Ихтимал, Гөлшәһидәгә кушарсыз. Аңа тәҗрибә дә, докладына материал да булыр. Вера Павловна, аның фәнни доклады кайчан булырга тиеш әле?.. Шулаймы. Алайса, вакыт бар икән әле. Кызның әнисен чакырыгыз әле, Вера Павловна.

...Асия, ванна кереп, юа-юа төсе уңып беткән кара-көрән халат, аягына берсе яшел, берсе кызыл чүәк киеп, сестра белән бергә палатага килеп кергәч, аңа шунда ук кызыксынучан карашлар төбәлде. Ләкин кыз, берсенә дә күтәрелеп карамыйча, тәрәзә янына узды да сестра күрсәткән буш караватка ятты һәм түшәмгә текәлде. Берәүгә дә игътибар итмәде, берәүгә дә сүз кушмады, әйтерсең ул телсез һәм чукрак иде. Тик палатага яңадан әйләнеп кергән Диләфрүзгә генә күз кырые белән карап алды.

Хатын-кызларның күпчелегенә хас гомуми бер сыйфат Асиядә дә туып килә иде инде. Ул да бүтәннәрдәге чибәрлекне чибәрлеккә санап бетерми, аннан нинди дә булса бер кимчелек таба һәм шулай иткәч кенә мин-минлеге әзрәк тынычлана иде. Диләфрүзнең дә кашлары калынрак, күзләре кылыйрак! Ләкин ирене Асияне көнләштерә язды: шундый камил, шундый нәфис, исең китәр. Асиянең үз ирене дә ямьсез түгел, ләкин аның ирене йөзендә ничектер югалып кала. Диләфрүзнеке кебек бер чәчәккә охшап йөзен матурлап тормый.

Диләфрүз тумбочкаларны карап чыкты да, берсендә порошок күреп:

— Апа, нигә эчмәдегез? — дип сорады. — Хәзер үк эчегез.

«Менә миңа бәйләнеп карасын!» — дип уйлады Асия эченнән. Кинәт бу матур иренле кызга ниндидер усаллык эшлисе килеп китте аның. Нигә ул сәламәт тә, нигә Асия чирләшкә? Нигә ул кыз тумыштан бәхетле дә, нигә Асия яшьлегенең иң матур елларында хастаханә койкасында аунарга тиеш? Шушымы гаделлек?

Диләфрүз тәрәзәне ачып җибәрде дә, Асия янына килеп:

— Сезгә записка, — диде.

Асиянең дымлы күзләре бик усал ялтырап китте. Ә Диләфрүз, киресенчә, ирен почмакларын чокырайтып елмайды гына. Аннары, «менә мин нинди!» дигән шикелле, озын керфекләрен күтәрде. Аның кара күзләре нур белән тулы, әйтерсең ике тере йолдыз карап тора! Асиягә уңайсыз булып китте. Ул күзләрен йомды да Диләфрүз чыгып киткәнче ачмады. Ләкин Диләфрүзнең аяк тавышы тынуга, ялт записканы алып, тиз-тиз укырга кереште, аннары түшәмгә текәлде. «Нигә юата ул мине... Нигә үпкәләмим дигән була... Мин үпкәләтер өчен авырыйммыни...» — дип уйлады ул егете турында.

 

Хастаханә тирәләрендә һәрвакыт, җәен-кышын, язын-көзен, үзенә бертөрле әчкелтем-төчкелтем ис була. Аны бүтән исләр белән нигәдер чагыштырмыйлар, чагыштырырга мөмкин дә түгел, күрәсең, «хастаханә исе» диләр. «Йөрәгемә тия шул хастаханә исләре», — дип әйткәнне кем генә ишетмәгән.

Әмма бүген палаталарга гаҗәеп хуш ис — алма исе таралган, әйтерсең һәр палатага йөге-йөге белән алма китереп аударганнар. Авырулар, шул алма исенең рәхәтеннән исергәндәй, тын гына, ыңгырашмыйча гына яталар. Алар инде тән сызлауларын да, рухи газапларны да җитәрлек күргәннәр, кайберләренең киләчәккә өметләре дә бик чамалы, ләкин шушы минутта аларга бүтән бернәрсә дә кирәкми, тик алма бакчасына караган тәрәзәләрне генә япмасыннар! Дөрес, палаталарда аз гына җил уйный, салкынча да кебек, ләкин бу алма исе шундый татлы, шулхәтле күп нәрсәләрне искә төшерә, шулхәтле күп нәрсәләрне сагындырып яңарта — җиле дә, салкыны да куркытмый. Берәүләргә, башлыча авыл кешеләренә, авылга алма сатучы килгән күк тоела, икенчеләренә, шәһәр кешеләренә, әниләре базардан кәрзине белән алма алып кайткан шикелле, шытырдатып алма ашыйлар, имеш. Тик шунысы гаҗәп, үзләре әллә кайчан әти-әни булып, хәтта әби-бабай булып беткән кешеләр дә бүген үзләрен бала итеп күз алдына китерәләр. Әллә шуңа күрә инде моңы-сагышы, шиге-өмете, кайгысы-шатлыгы — барысы бергә күңелне татлы итеп сызландыра.

Идәннәр әйбәт итеп юылган, палаталар чиста итеп җыештырылган, урын-җир, салфеткалар — бар да ак кар кебек, авыруларның күлмәкләрен дә алмаштырдылар. Санитаркалардан соң палата сестралары, аннары өлкән сестра үзе янә бер тапкыр, һәр палатага керә-керә, тәртипне тикшереп чыкты. Бераздан санитаркаларның, сестраларның тыз-быз йөрүләре дә тукталды. Барлык палаталарда да профессор обходы алдыннан гына була торган хөрмәтле, тантаналы тынлык урнашты.

Асия, юрганын ияк очына кадәр үк тартып, кайнар күзләре белән ишеккә карап ятты. Күрше палаталарда профессорның тавышы ишетелә башлагач, күңелен тагын тирән борчу басты. Профессор янына ул өмет белән килде, профессор белән сөйләшкәч, аның сүнәр-сүнмәс кенә җемелдәгән өмете ышаныч булып әверелә башлады. Төнлә уянып китсә, шундук беренче прием исенә төшә: профессорның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен, һәр ишарәсен, йөзендәге һәр үзгәрешне күңеленнән яңадан җентекли башлый... Юк, профессор аны алдамады шикелле, Асия чыннан да терелер. Аның бик-бик тереләсе килә бит. Тик нишләп соң ул профессорга яки Маһирә апасына, яки Вера Павловнага күңелендәге барлык борчуларын да сөйләп бирмәде икән? Әллә бүген сөйләргәме? Шушы ук минутта үз-үзен кызганудан һәм кимсенүдән күзләре яшь белән тулды, яңаклары кызып китте. Ул арада палата ишегендә муенына фонендоскобын аскан кыска ак мыеклы, озын буйлы профессор, аның артыннан бер төркем табиблар күренде: ирләр, хатын-кызлар. Бу кадәр табибларны күргәч, Асия тәмам бөреште.

— O, монда да алма караклары ята икән, — диде профессор, шат тавыш белән. — Исе ни тора, Мария Митрофановна, ә? — дип, ул беренче караваттагы олырак хатынга мөрәҗәгать итте һәм шунда ук карашын яшь кенә хатынга күчерде: — Кәримә апа нәрсә ди? Яле, әйтеп бирегез, нинди алма исе? Кайсыгыз яхшы хозяйка?

— Алма булгач, алма исе инде, — диде Кәримә, чая гына көлеп. — Аның сортын кем сорап торган.

— Юк, Кәримә апа җаным, сорарга кирәк! Антоновка исе бөтенләй башка ул Антоновканы кәбестә белән бергә тозласаң, мунчадан соң ашарга... Нем-м! Авылда аны печән астына да күмеп куялар, гыйнварда, февральдә печән астыннан чыгарсаң, барлык болыннарның хуш исләре аңкый аңардан.

Профессорның йөзе шундый көләч, әйтерсең ул бары тик алма турында гына уйлый. Ә үзенең җитез күзләре инде, караваттан караватка, авырудан авыруга күчеп, барысының да хәлләрен белеп алырга өлгергән. Ул Маһирә ханымның һәр авыру турындагы аңлатмасын игътибар белән тыңлый да авыруны үзе карый башлый, сораштыра, аннары авыруның үзенчәлекләре турында табибларга сөйли.

Асиягә боларны тыңлап яту күңелсез иде. Ул юрган астыннан шыпырт кына карап табибларны күзәтте. Ләкин алты-җиде табиб арасыннан фәкать берсе генә аның игътибарын тартты. Бу табиб хатынны ул беренче килгән көнне баскычта күргән иде. Ләкин ул чакта аны «энә күзеннән» үткәрә алмады, чөнки күзләрен яшь томалаган иде. Бер караганда, бу табиб яһүд яки горҗи кызына да охшаган: куе кара чәч, ак йөз, сызылып киткән каләм каш. Тик борыны гына аларныкы кебек кылыч һәм зур түгел, туры, нәфис борын. Мондый озын зифа буйлы, каләм кашлы, зур кара күзле, елкылдап торган авыр кара толымлы, киң, шома маңгайлы сылу кызлар Норлат якларындагы кайбер татар авылларында гына үсәләр. Борын заманнарда картлар шундый чибәр кызларны: «Болар болгар нәселеннән, сөякләре асыл аларның», — дип мактый торган булганнар. Хәер, бу кадәресен Асия белми иде инде.

Профессор, урыныннан торып, Асия янына юнәлде. Кызның яңакларына ялкын капты, күзләре усалланып елтырый башлады.

— Исәнмесез, Асенька, — диде профессор, аның янына утырып. — Нәрсә болай постың? Йә, бир әле кулыңны, — һәм ул, кызның курка-курка гына сузган кулыннан тотып, тамыр тибешен саный башлады. — Борчылырга кирәкми, кызым.

Маһирә ханым сөйли башлагач, профессор аңа Satis дип бер сүз әйтте дә, йомшак кына көлемсерәп: «Их, минем куркак боланым!» — дип, урыныннан торды һәм бая Асия күзәткән хатын табибка мөрәҗәгать итеп: «Сезгә минем үтенечемне җиткерделәрме?» — дип сорады һәм аның «әйе» дигән ишарәсен күргәч, «Алайса, Асияне сезгә калдырам», — дип, икенче авыру янына күчте.

Гөлшәһидә, Асиягә иелеп:

— Тынычланыгыз, мин керермен әле. Сөйләшербез, — дип пышылдады.

Ирләр бүлегендә профессор иң элек Исмәгыйль Хәйретдинов янына узды. Исмәгыйль сугышка типсә тимер өзәрлек егет булып киткән. Бик күп сугышларда катнашкан, зур батырлыклар күрсәткән. Инде сугыш актыгында, герман елгаларының берсен кичкәндә, ул суга баткан, боз астына киткән. Кемдер аны шинель чабуыннан тартып чыгарган, авызына спирт койган да, җаны булса, терелер әле дип, боз өстендә калдырып киткән. Исмәгыйль госпитальдә генә аңына килгән, ләкин шуннан соң инде ул, аякка басса да, саулыкка туймаган. Хәзер ул берьюлы әллә ничә авыру белән авырый иде: кан басымы ике йөз утыз-ике йөз кырык тирәсеннән төшми, тыны бетә, бөеренең берсен бөтенләй алып ташлаганнар, икенчесе дә начар эшли. Ул инде унҗиде ел буе шулай азаплана һәм, өзлексез дәвалануга да карамастан, хәле көннән-көн начарлана бара. Бары тик бу кешенең яшәүчәнлегенә һәм түземлелегенә генә гаҗәпләнергә кала иде.

— Сугыш күләгәсе, сугыш газабы бу, — ди торган иде профессор, аның турында сүз чыкканда. Ләкин үзе белән сөйләшкәндә, ул: — Син бүген, Исмәгыйль, бөтенләй ару күренәсең, — ди иде.

Профессор Таһиров үзенең пациентларының өй хәлләре турында да сораштыра, эшләре белән дә кызыксына иде. Менә бүген дә шундый йөгерек бер сөйләшү булып алды: Зәй электростанциясе төзелешендә эшләүче инженер молния алган, кайтырга чакыралар икән, райком секретаре кышка әзерлек турында борчыла, ә Шәйхук исемле авыруның бригадасына коммунистик хезмәт бригадасы исемен биргәннәр, ә бригадир үзе монда кырын ятып әвен суга.

Бу сүз профессорның күңеленә бик хуш килде, ахрысы, рәхәтләнеп көлеп алды. Аннары Шәйхукка бармак янады. Бу карт эшчене ул күптән белә һәм ярата иде. Бервакыт, әле сугышка кадәр, лабораториядәге чит илдән китерелгән бер аппаратның валигын сындырдылар. Нинди генә осталарга күрсәтмәделәр, берсе дә төзәтә алмады, ә Шәйхук бер генә карады:

— Була, ник булмасын, — диде. — Заграницада да моны адәм баласы ясаган ич.

Чыннан да, ул валикны ясап бирде, аннары Әбүзәр абзыйның лабораториясе өчен тагын бик күп нәрсәләр эшләде. Әбүзәр абзый, күргән саен, аның алдында эшләпәсен салып, беренче булып үзе сәлам бирә иде.

Ниһаять, профессор үзенең бөтен свитасы белән «Сахалин» га килеп керде.

— Менә кайда алма караклары булмас дип уйлаган идем, — диде ул, елмаеп. — Алма дигәндә барысының борыннары кычыта икән. Йә, исәнмесез, алма караклары!

Палатада каты авыру булмаса, артист авызына су кабып ятар дип уйлама! Зиннуровның хәле аз гына яхшыру белән, Николай Максимовичның да теле ачылды.







Date: 2015-12-13; view: 770; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.023 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию