Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 2 page





Бер караганда, хыялының җимерелүе, үзенең шулкадәр вакыт бөтенләй буш, юк нәрсәләр турында уйлавын аңлау аны ачындырырга, һич югында күңелсезләндерергә тиеш иде кебек. Ләкин Гөлшәһидә (сер бирмәве генә идеме?), башын гадәттәгедән югарырак тотып, дөньяга күзләрен зур итеп ачып карап, агач баскычтан су буена төште, дамба буйлап Кремльгә таба китте. Троллейбуста да, аннары трамвайда да керфекләрен түбән төшермәде. Алай гына да түгел, хастаханә урамы чатыннан борылгач, бу урамнан көн саен узуына карамастан, мондагы контрастларга бүген генә игътибар итте. Гомерендә беренче тапкыр яхшы күзлек кигән һәм шунлыктан гомерендә беренче тапкыр табигатьнең бөтен буяуларын ачык итеп тойган күрә караучы кеше сыман таң калып як-ягына каранды. Ике якта да бишәр катлы менә дигән яңа таш йортлар, капка хәтле зур тәрәзәле кибетләр. Шуннан ярты квартал китмисең, берәр, икешәр катлы агач яки таш йортлар башлана. Агач йортларның күбесе еллар узудан кыйшаеп беткән, таш йортларның штукатуркалары кубып төшкән, почмаклары кителгән. Киноларда күрсәтелә торган ниндидер иске өяз каласын хәтерләтә. Әнә бер хатын көянтә белән иелә-сыгыла су алып кайта, әнә ишегалды аркылы сузылган бауга кызыл башлы сөлгеләр кибәргә эленгән. Өстенә озын ак җилән, башына кырпулы бүрек кигән бер бабай, кулындагы кәкре башлы таягы белән асфальтка тук-тук бәрә-бәрә, вәкарь генә узып бара; әнә бер абыстай, яулык чите белән авызын каплап, капка төбенә баскан да кемнедер көтеп тора. Шуннан егерме-утыз адымда яңа таш йорт салалар, чалбар кигән кызлар, татарча җырлый-җырлый, таш өяләр, баш очларында салмак кына кран әйләнә. Каршы якта барлык тәрәзәләреннән көн утлары балкып торган биш катлы завод. Аннары тагын җиргә сеңеп барган вак-вак агач йортлар китә. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, тәрәзәләренең йөзлекләре гадәт буларак йә акка, йә зәңгәргә буялган, өй түбәләрендә телевизор антенналары тырпаен тора. Тыкрыкларны тәмам казып, актарып бетергәннәр — бөтен җирдә газ, су, җылыту торбалары үткәрәләр.

Шушы тыкрыкларның берсендә, Хуҗа Насретдин өе шикелле, авыш яктан терәтелгән бәләкәй генә агач йорт бар. Аның кыйшаеп беткән капкасы төбендә чәчәк сатучы Мортаза бабай утырган була. Әнә бүген дә ул шунда. Өстендә озын җиңле ак күлмәк, җиңсез кыска бишмәт, башында җәлпәеп һәм каешланып беткән түбәтәй. Калын кара кашларына һәм кәҗә сакалына чал йоккан...

Гөлшәһидә көн саен аңардан чәчәк сатып ала. Күпләп алмый, өч-дүрт тармак кына, иң матурларын сайлый ул. Дөресрәге, иртән акчасын түләп калдыра да чәчәкләрне кич кайтышлый кереп ала.

Гөлшәһидә Мортаза бабай белән ягымлы итеп исәнләште, хәлен сорашты.

— Ал да гөл минем хәлләр, кызым, — диде аңа каршы бабай. — Үзең әйбәт кенәме? Сиңа дигәннәрен алып та чыкмадым, өйалдында банкага утыртып калдырдым. Бүгенгеләре бигрәк әгъла, көнләшеп үзең чәчәк булырсың.

Гөлшәһидә елмайды. Әйе, бүген аңа нәкъ шундый чәчәкләр генә кирәк. Аның эчке сөенечен хәтта карт та сизеп алды.


— Бер-бер шатлыгың бармы әллә, кызым? — дип сорады.

– Үзем дә белмим әле, — диде Гөлшәһидә, кызара төшеп. — Бар шикелле.

Мортаза бабайлар чатыннан борылгач, хастаханә да күренә. Әнә аның нык таш нигезгә утыртылган биек чуен рәшәткәсе. Рәшәткә буенда яшел стена шикелле сәрви куаклары. Аларның башлары рәшәткәдән аз гына биегрәк калдырып тип-тигез кыркылган. Эчтәрәк юан-юан карама, өрәңге, каен агачлары. Аларның куе ябалдашлары киртләч-киртләч күтәрелгән яшел тауга охшый һәм бакча түрендәге өч катлы борынгы сары бинаны каплап тора. Тик кайбер урыннарда гына сирәгәя башлаган яфраклар арасыннан йә бер сары почмак, йә бер тәрәзә өлгесе, йә түбә кыегы, йә «Н шәһәр хастаханәсе» дигән зур вывесканың аерым хәрефләре генә күренә. Өстән караганда хастаханә бинасы «Г» хәрефенә охшый. Әйтүләренчә, аның икенче канаты да салынырга тиеш булган. Әмма вакытында бу эш ниндидер сәбәпләр аркасында җиренә җиткерелмәгән, ә соңыннан... соңыннан инде картлар сүзе: калган эшкә кар ява.

Гөлшәһидә тимер капкадан бакчага керде. Киң асфальт юл туп-туры парадный баскычка алып бара. Баскыч таш бинаның үзе кебек үк борынгы стильдә колонналап салынган. Колонналар өстендәге рим цифрлары бу бинаның унтугызынчы йөз азакларында корылуын әйтәләр. Бакча да шул ук елларда утыртылган булса кирәк. Кызу җәй көннәрендә биредә һәрвакыт күләгә була. Авырулар рәхәтләнеп ял итәләр.

Гөлшәһидә, туктап, Көз дигән бөек художникның бакчага салган биниһая бизәкләренә сокланып карап торды. Бу бакча бүген генә шулай искитмәле матур һәм купшы булмаган бит. Нигә ул моңа кичә яки аннан элегрәк көннәрдә игътибар итмәде икән?

Ул арада капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Башына күгелҗем эшләпә, өстенә шундый ук төстә затлы макинтош кигән кыска ак мыеклы, озын һәм төз буйлы бер кеше машинадан төште. Бу — профессор Әбүзәр Таһиров иде. Ул, эшләпәсен салып, Гөлшәһидәгә ихтирам белән баш иде. Уйга чумган хатын аны бик соң күрде һәм, үзенең илтифатсызлыгыннан шактый уңайсызланып:


— Сезгә дә хәерле иртә, Әбүзәр Гиреевич, — диде.

— Күрәм, сез көзге бизәкләргә хәйран, — дип елмайды профессор. — Ләкин көзнең матурлыгыннан ләззәт аласыгыз килсә, урманда йөрегез, Гөлшәһидә. Монда имитация генә... Карагыз әле, Гөлшәһидә, — диде профессор, сүзен кинәт башкага борып, — безне оныттыгыз бит. Фатихәттәй күземне ачырмый. Кайчан шул Гөлшәһидәне алып киләсең, ди. Бүген эштән соң безгә барырбыз... Вакытыгыз бардыр бит?

Гөлшәһидә Мансур турында сорамады, ләкин үзе аны уйлады һәм шатланып риза булды.

Сәгать унберләрдә Гөлшәһидә иптәшләре белән бергә профессорның лекциясенә керде һәм аны... танымады. Бу инде иртәнге көләч йөзле Әбүзәр абзый түгел иде. Лекциясен ул гадәттә булмаганча таркау һәм кабаланып укыды. Озак еллар буе кафедрадан сөйләргә күнеккән, остарган Әбүзәр абзыйның тигез, салмак һәм ачык тавышы да, яңа материалны аңлаткандагы гаҗәеп эзлеклелеге, төгәллеге һәм фикер ачыклыгы да, аның һәр лекциясенә хас тирәнлек, пөхтәлек һәм тел шомалыгы да — кыскасы, барысы да бүген чыгырыннан чыккан иде. Яңарак килгән тыңлаучылар гына түгел, аның белән озак еллар бергә эшләгән ассистентлары да аның болай чәчелүен хәтерләмиләр иде. Бер фикерне тогәлләр-тогәлләмәс икенчесенә, өченчесенә сикерде, аннан яңадан кире кайтты, зиһене таралган кеше кебек, бер сөйләгәннәрен яңадан кабатлады, ә кайчакта бөтенләй читкә дә киткәләде. Гомердә лекция укымаган кеше шикелле, йә авыз эченнән генә мыгырданды, йә артык кычкырып сөйләде. Нәрсә бу? Картлык галәмәтеме яки үзе кафедрада булып та күңеле бүтән җиргә очкан борчулы сәгате генәме?

Өстәлдән өстәлгә запискалар йөгерә башлады: белмисезме, профессорга ни булган? Бер-бер күңелсезлек юкмы? Бигрәк тә Гөлшәһидә аптырады. Ике-өч сәгать эчендә генә нәрсә булды икән соң аңа?


Профессор үзе дә лекциясенең тәртибе юклыгын аңлады, ахрысы. Гафу үтенде дә вакыты тулмас борын ук кафедрадан төшеп китте.

Сәбәбе шул иде: иртән эшкә килгәч тә Әбүзәр абзыйның кабинетына хастаханәнең баш табибы Алексей Лукич Михальчук керде. Исәнләшеп утырырга да өлгермәделәр, телефон шалтырады.

– Әйе, профессор Таһиров... Әйе... Бу тагын сезмени?.. Карагыз әле, иптәш Солтанморатова... Әйттем бит инде мин сезгә. Әниегезне карадым, аның хастаханәгә салырлык чире юк. Барысы картлыктан гына. Өйдә яхшылап кадерен күрегез, хастаханәдә аңа кыен гына булачак... Урын да юк. Коридорларыбыз авырулар белән тулган. Нәрсә? Сездә бүтән мәгълүматлар бар? Алары мине кызыксындырмый... Йә... Йә, тыңлыйм. Гафу итегез, әлегә кафедра җитәкчесе мин, Сәлах Саматов түгел... — Бик яман акырганга, профессор трубканы колагыннан читкәрәк алды. Хәзер Таһировны шәфкатьсезлектә, илтифатсызлыкта һәм тагын шуның ише коточкыч нәрсәләрдә гаепләгән зәһәрле тавыш бөтен кабинетка яңгырый иде.

— Рәхмәт, — диде профессор һәм трубканы куйды.

Алексей Лукич, уңайсызланып һәм оялып, башын аска иеп утырды. Бу Солтанморатова кичә аңа да кара җил шикелле ташланган иде.

– Әллә, бәладән башаяк дигәндәй, Әбүзәр Гиреевич, ул каһәр орган карчыкны... Бер урын табарбыз әле.

— Эш урында гынамыни, Алексей Лукич. Ул карчык безнең ярдәмгә мохтаҗ түгел.

— Бик тә яхшы, ята бирсен шунда.

Алексей Лукич — озын буйлы, какча сөякле кеше. Битендә аз гына шадрасы бар, борыны юка, күз карашында һәрвакыт эчке борчылу һәм моң сизелеп тора. Бүген теше дә сызлаганга, ул бөтенләй басынкы күренә. Яше дә байтак, илле бишләрдән узган. Казанга Алексей Лукич Михальчук, сугыш беткәч, Белоруссиядән килде. Дөресрәге, хатыны алып килде аны. Ул үзе белән бер госпитальдә эшләгән татар хатынына өйләнгән булган. Элекке гаиләсен фашистлар кырганнар. Җәйге ял вакытларында Алексей Лукич ел саен Белоруссиягә аларны зиярәт итәргә бара һәм, аннан кайткач, бик озак сагышка чумып йөри.

— Тереләй ашаячак... Ана каплан бит ул, Әбүзәр Гиреевич.

— Минем карт итем аңа бик үк тәмле булмас, — дип көлемсерәде профессор һәм бетте дигәндәй кулын селтәде. Ул арада тагын телефон шалтырады.

— Сәлам Әбүзәр Гиреевичка. Тютеев. Тютеев!

Шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдиренең гадәте шундый: башта ул үзенең фамилиясен астыртын гына, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтә, аннары тыңлаучының башына күсәк белән органдай калын тавыш белән бар көченә: «Тютеев!..» — дип кычкыра.

Ул да шул Солтанморатованың әнисе турында икән. Профессорның ачуы килде.

— Ул Солтанморатовагызга әйтегез әле, — диде нәфрәтләнеп, — әнисен кунакка алдырган икән, өендә сый-хөрмәт итсен, хастаханәгә тыгарга маташмасын! Хастаханә кунак йорты да, ял йорты да түгел.

– Әбүзәр Гиреевич! — дип кисәтеп куйды Тютеев. Хәзер аның тавышы ачулы һәм боеручан яңгырый башлады. — Сез ни... Сез уйлыйсызмы?.. Сез Солтанморатованың кем икәнен оныттыгызмыни?..

— Менә Алексей Лукич колагыма әйтеп тора: тереләй ашар, ди. Ләкин минем куркасым юк. Яшисем яшәгән. Бигайбә, Шаһгали, мин авыруларны әти-әниләре, уллары-кызлары, туган-тумачаларына карап дәвалый алмыйм. Бөтен авыруы картлык зәгыйфьлеге булган сиксән яшьлек карчыкка берничек тә ярдәм итә алмыйм... Нәрсә? Ышанмагыз сез аның күз яшенә. Әнисенең хастаханәгә керергә исендә дә юк. Кызы аны көчләп кертә, чөнки бер атна эчендә аңардан туеп беткән... Бигайбә, Шаһгали, бигайбә.

Алексей Лукич һаман башын ике кулы белән тотып утыра иде. Профессор трубканы куйгач, авыр гына көрсенеп алды.

— Сезне ашамасалар да, мине ашаячаклар, — диде ул, урыныннан торып. — Сүзен санламаган өчен. Тютеев Солтанморатовадан да битәррәк котырачак. Болай да кер эзләп кенә йөри иде.

Алексей Лукич урыныннан торды, башын чайкады һәм, тешемне суыртырга барам, дип, бөкрәеп чыгып китте. Профессор аны туктатмады, тәрәзә янына килде дә каерып ачып җибәрде. Карасана, алмагач төпләре ап-ак булган: алмалар тәгәрәшеп ята. Ишегалдында йод белән тапланын беткән җәймәләр, мендәр тышлары җилферди. Койма башыннан чуар песи шыпырт кына үрмәли, күгәрчен эләктермәкче, ахрысы — хастаханә ишегалдында күгәрченнәрнең исәбе-хисабы юк. Утын әрдәнәләре арасында, ышыкта, хастаханә эте Байгыш корсагын кояшта җылытып ята... Профессорның күз карашы, боларның һәммәсеннән йөгереп үтеп, гөлҗимеш куагында туктады. Алмалар коелганда да чәчәк атып утырган бу гөлҗимеш куагы аңа нәрсәнедер тонык кына хәтерләтә иде кебек.

Ишек шакыдылар. Терапия бүлегендәге дәвалаучы табибларның берсе — Сәлах Саматов. Кечкенә йомры баш, тар йөз, очлы борын, кыска кара мыек. Яше утызлар тирәсендә.

— Гафу итегез, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, башын иеп. — Сезнең янга бик зур үтенеч белән кергән идем.

— Рәхим итегез, Сәлахетдин. Тыңлыйм.

— Кеше өчен үтенүләре уңайсыз да... Шулай да... Кире какмассыз дип уйлыйм. Алексей Лукич белән сөйләшкән идем, кулын гына селти. Тәмам администратор булып беткән. Кеше кайгысын аңламый башлады безнең баш табиб.

— Зарланырга килдегезмени? — дип сорады профессор, кашын җыера төшеп.

— Юк, Аллам сакласын, — дип елмайды Саматов. — Сүз җаеннан гына.

— Хуш, тыңлыйм алайса.

— Бер бик якын кешем үтенгән иде, Әбүзәр Гиреевич. Әнисен хастаханәгә урнаштыруны сорый.

— Авыруны карадыгызмы?

— Юк, карамадым әле, Әбүзәр Гиреевич.

– Ә мин аны карадым инде, Сәлахетдин, — диде профессор һәм башын чайкады. — Шулай җиңел холыкланырсыз дип уйламаган идем... Сез инде аңа вәгъдә дә биреп куйгансыз.

— Шулай шул, күңелем нечкәреп китеп биреп ташладым шул, Әбүзәр Гиреевич. Сез инде, зинһар, мине уңайсыз хәлдән коткара күрегез. Бүтән саграк булырмын.

Профессор яңадан кабинет буйлап узды, яңадан гөлҗимеш куагына күз салды.

— Сез, Сәлахетдин, медицинаның атасы Гиппократның иң беренче васыятен оныткансыз. Ул, авыруны башта карарга кирәк, дигән. — Профессор Сәлах алдына килеп бармагы белән аның күкрәгенә төртеп күрсәтте. — Моны оныту дәвалаучы табибка гафу ителми. Мин сезгә берничек тә булыша алмыйм. Ярдәмгә мохтаҗ авыруның урынын сәламәт кешегә бирергә минем хакым юк.

Тагын ишек шакыдылар. Сестра.

— Ни йомыш, Диләфрүз? — дип, йомшак кына сорады профессор.

— Сезне баядан бирле бер карчык көтеп утыра.

— Кем, Солтанморатованың әнисеме?

— Юк, бер рус карчыгы.

— Йомышы?

— Йомышын ачык кына әйтми. Ерактан килдем, профессорны бик күрәсем килә, ди.

— Туладан дип әйт инде, бүләккә самовар вәгъдә итә диген, — дип чәнчеп алды Сәлах. Ул ачуыннан кара көеп почмакка барып баскан иде. Диләфрүз аңа рәнҗеп карап алды:

— Йә инде, Сәлах абый, шаяртмагыз, — диде һәм профессорга борылды. — Аксюша түти, дип әйтергә кушты, үзе белер, диде.

— Кем, кем? — дип, тиз генә кайтарып сорады профессор. — Аксюша түти дидегезме? Кайда ул? Барыгыз, тиз генә алып килегез. Хәзер үк, хәзер үк! — дип кычкырды Әбүзәр абзый йөгереп чыгып киткән сестра артыннан.

Саматов мәгънәле генә көлемсерәп чыгып китте. Профессор ашыгып тәрәзә янына килде, гөлҗимеш куагына янә карап алды. Шулай ук... шулай ук бу Әбүзәр белгән Аксюша түтиме икән? Ничек ул монда?

Аяк тавышын ишетеп, профессор артына борылды һәм бер карауда карчыкны танып алды. Әйе, ул! Ә Аксюша түти исә, Таһиров яктыга арты белән басып торганга, аны танып җиткермичә, кулын каш өстенә күтәрде. Аның алдында ак халатлы, ак бүрекле озын һәм чандыр кеше басып тора иде. Охшаган да, охшамаган да.

— Аксинья Алексеевна! — дип кычкырып җибәрде профессор, колачын киң җәеп, аңа омтылды.

Бер-берсен бик сагынган ана белән улы ничек күрешсәләр, алар да шулай күрештеләр. Икесенең дә күңелләре нечкәреп китеп, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Кайдадыр йөрәкнең иң тирән җирләрендә генә ята торган и җылы, иң кадерле сүзләр белән бер-берсен иркәләшә башладылар.

...Бу вакыйганың Әбүзәр абзый белән Аксюша түти генә белгән ерак һәм газаплы тарихы бар иде... 1941 ел. Әллә кайда еракта башланган сугыш октябрь азакларына таба үзенең канлы ут давыллары, янгыннары һәм дәһшәтләре белән Тула тирәсендәге авылларга да килеп җитте. Безнең таркалган частьлар һәр авыл, һәр үр, һәр юл, һәр куаклык, һәр күпер өчен сугыша-сугыша һаман чигенәләр дә чигенәләр. Кайда беренче эшелон, кайда икенчесе, кайда тыл, кайда медсанбат — һич белер хәл юк. Дошман самолетлары баш өстеннән бер генә сәгатькә дә китмиләр, бомба яудыралар, түбәнтен генә очып, пулеметлардан сиптерәләр. Юл буйларында җимерелгән, яндырылган автомашиналар, танклар, туплар, үлекләр тулган. Солдатлар ачулы, бер-берсенә карамыйлар, сугыша башласалар, тешләрен кысып, соңгы граната, соңгы патроннары беткәнче сугышалар.

Полковник Әбүзәр Таһиров хезмәт итә торган армия госпитале вакытында тулысынча эвакуацияләнеп өлгермәде. Соңгы налет вакытында госпиталь бинасы да, актык санитар машиналары да янды. Кич иде, офык буе җете кызыл иде. Кинәт шушы җете кызыл офыктан ут елгасы шаулап ишелеп төшә башлады. Юл буенда каты яраланган сугышчыга беренче ярдәм күрсәтеп торган Әбүзәр абзый шушы елга шавына башын күтәрүе булды, нәрсәдер аны һавага чөйде дә көч белән кире җиргә атып бәрде.

Күпме яткандыр ул шунда, бер сәгатьме, бер тәүлекме — белми. Аңына килеп күзен ачкач, күктә чекрәешеп карап торган йолдызларны күрде. Тирә-як тып-тын, тик колаклары гына гөжләп шаулый һәм бөтен тәне ничектер үтә хәлсез, мәлҗегән; зиһене дә калмаган кебек, аңа нәрсә булган, ник монда ята ул — белми, күзенә керердәй булып чекрәешеп карап торган йолдызларны да йолдыз дип белеп бетерми әле. Әллә шулай куе булып чык төшкәнме, әллә яңгыр явып киткәнме — бөтен киеме, йөзе, чәче юп-юеш. Ә иреннәре кипкән, тамагы көйгән, үтереп эчәсе килә. Ул кулын сузып капшана башлады. Кулы юеш тимергә тиде. Кемнеңдер аунап яткан каскасы. Әбүзәр абзый аны көч-хәл белән якынрак тартты да теле белән дымын яларга кереште. Шуннан соң, таң беленер алдыннан бугай, шуыша башлады. Караңгылы-яктылы бер вакытта коры елгага тәгәрәп төшкәне хәтерендә. Аннары бик озак шуышкач, авыл читендәге бер өйнең бусагасына башын куйганы исендә. Битен сары күзле эт ялаганы исендә, ә яңадан аңына килгәндә, ул инде мич артындагы сәкедә ята иде. Башын мендәрдән күтәрмичә генә тирә-ягына каранды. Аралыкта тагын биш-алты кеше рәттән ята. Тышта кояшлы көн. Кайдандыр алма исе килә. Тәрәзә төбендә генә гөлҗимеш куагы, кайбер ботакларында чәчәкләр дә бар...

Каралып беткән түшәмгә аңлы-аңсыз карап ятканнан соң, Әбүзәр абзый башын акрын гына кыйшайтып янәшәсендәге иптәшләренә күз салды: йөрәге жу итеп китте. Иптәшләренең хәрәкәтсез күзләрендә гүя дәһшәт катып калган. Әбүзәр абзый мондый дәһшәтне госпитальдә үләселәрен белгән яралы сугышчыларның күзләрендә күп күргән иде. Алар инде кычкырмыйлар, еламыйлар, ярдәм-фәлән сорамыйлар, тиргәмиләр, бары тик актык сулышларын гына көтәләр.

Кемдер, башын табигый булмаганча туры тотып, аякларын лашкылдата-лашкылдата атлап, бер кулын алга сузган килеш тар аралыктан мич артына керде. Сакал-мыек баскан йөзе шундый чытык, әйтерсең хәзер балта алыр да сугып үтерер. Әйе, кайчандыр, күптән-күптән, шундый бер чытык кеше Әбүзәргә чыннан да балта күтәргән иде бит.

Әбүзәр абзый күзен йомды да шунда ук яңадан ачты. Хәзер инде аралыкта бер сукыр түгел, өч-дүрт сукыр күренде. Бу ни хәл бу? Болар чыннан да сукырмы, әллә югыйсә Әбүзәр абзый яман төш күрәме? Сукырларның берсе Әбүзәр абзый яткан сәке кырыена капшанып утырды да, ачулы калын тавыш белән:

— Синең кай җирең? — дип русча сорады.

Әмма Әбүзәр абзый аның бу калын карлыккан тавышын ишетмәде, иреннәре кыймылдавын гына күрде. Ул үзе нидер сорады, ләкин аның сүзен башкалар аңлый алмады. Шулай итеп ул үзенең кайда ятуын, кем кулына калуын бары тик берничә көннән соң гына — сөйләшү һәм ишетү куәте кайта башлагач кына белде.

Авыл кырыендагы бу ялгыз өйдә элек колхозның терлек караучылары торган. Хастаханә поселок уртасында булган. Фашистлар, килгәч, анда комендатураларын урнаштырганнар. Гади рус табибы Галина Петровна Сотникова үзенең бердәнбер турылыклы ярдәмчесе — санитарка Аксюша түти белән, урамга чыгарып ташланган авыруларын ияртеп, менә шушы ялгыз йортка килеп урнашырга мәҗбүр булган. Монда чын сукырлар, чын авырулар белән бергә яралы совет солдатлары һәм офицерлары да булганлыктан, дошман сизмәсен дип, Галина Петровна, аларны мич артындагы караңгы аралыкка яткырып, алгы бүлмәгә авыл кешеләрен — сукыр, гарип-гораба, карт-корыларны урнаштырган. Әлбәттә, иртәме-соңмы сер ачылырга тиеш иде. Гитлерчылар инде моңарчы да бирегә берничә тапкыр килеп киттеләр. Галина Петровна алдап-хәйләләп, ә кайчагында чиксез тәвәккәллеккә барып, ничек кирәк алай гитлерчыларны кайтарып җибәрә торды, монда фәкать авыл халкы һәм поселок кешеләре генә ята, биредә бер генә совет сугышчысы да юк, дип ышандырырга тырышты, йогышлы чирдән курыкмасагыз, әйдәгез, бергәләп тикшереп чыгыйк, диде.

Йогышлы чирдән гитлерчылар уттан курыккан кебек куркалар һәм фәкать шул нәрсә генә яралы совет сугышчыларын үлемнән саклап килә иде. Дөрес, хастаханәне япмау турында комендантның язуы да бар. Ләкин бу — кәгазь генә ич!

Беркөнне тагын кораллы гитлерчылар килделәр. Һәм табибтан спирт даулый башладылар, спирт булмагач, Галина Петровнаның үзен алып киттеләр.

Авырулар Галина Петровнаны исән килеш күрербез дип уйламаганнар иде. Әмма ул кайтты. Күз төпләре күм-күк, бер кулы сынган канат кебек салынып тора.

Гитлерчылардан кала авыруларның янә бер явыз дошманы бар иде: ул — ачлык. Каты-коты икмәк запасы бетте, хәзер көненә берәр-икешәр бәрәңге булса була. Бу бит җан асрарга да җитми. Менә шушы көннәрдә Аксюша түти, муенына капчык асып, ил өстенә чыгып йөри башлады. Ул иртә караңгыдан китә дә көзге ачы җилдә, егерме-утыз километр юл йөреп, кич караңгыда гына әйләнеп кайта. Аннары капчыгы төбендәге сыныкларны һәр авыруга өләшеп чыга...







Date: 2015-12-13; view: 620; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.026 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию