Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 8 page





— Бу нәкъ крепостной замандагыча була түгелме? Кешене эткә алмаштыру... — Һәм профессор башын артка ташлап кычкырып көлеп җибәрде.

Фазылҗан, вазадагы кызга артык игътибар итүен күрсәтмәс өчен, өстәлдәге газетаны кулына алды. Анда Әбүзәр абзыйның мәкаләсе басылган иде.

— Кайчан вакыт табасыз, Әбүзәр Гиреевич, шундый мәкаләләр язарга? — диде Яңгура. — Миңа да әйтеп карыйлар да, һич кенә вакыт арттыра алмыйм.

— Теләк булганда, вакыт табыла, Фазылҗан.

— Анысы да, билгеле, дөрес. Ләкин космик медицина заманында, бөек проблемалар хәл ителә торган бер вакытта ул им-томнар, дини хорафатлар белән ишеп торып сугышырга кирәкме икән, Әбүзәр Гиреевич? Бигрәк тә сезнең ише зур галимгә? Моны бит берәр студентка яки ассистентыгызга кушарга мөмкин. Аларга гонорары да ярап куя.

— Гонорар өчен генә язганда, әлбәттә, шулай итәргә кирәк, ләкин халык өчен язганда, — профессор башын чайкап алды, — халык өчен язганда, Фазылҗан, эш башкачарак. Миңа, мәсәлән, бер нәрсә көн кебек ачык: әгәр без халыкны дин сөременнән һәм им-томчылар тозагыннан тәмам азат итүгә ирешсәк, хуҗалык өлкәсендә генә түгел, культура өлкәсендә генә түгел, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә, бик күп чирләрне бетерү юлында да алга таба зур сикереш ясар идек.

— Моның өчен партия, совет, профсоюз, комсомол оешмалары бар бит. Безгә ник алар икмәген ашарга, — дип көлемсерәде Яңгура.

– Әле ярый бәрәңгесен димәдегез, — диде профессор. — Хәтеремдә юк, кемдер миңа шулай дип тә әйткән иде. Миң аңа: «Сез бәрәңгене корсагыгызга түгел, миегезгә тутырасыз, ахрысы», — дип җавап бирдем.

Яңгура бу сүзләрнең ниндидер күләмдә үзенә килеп тиюен аңлады һәм, газетаны куеп, тирән креслога чумып утырды. Шунда гына Әбүзәр абзый аның кулындагы кызыл сәхтиян тышлы папкага игътибар итте. Яңгура аның карашын тотып алды һәм шунда ук сүзне папкага күчерде. Дөрес, ул моны беркадәр ерактанрак башлады.

– Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, җитди итеп, — минем дә еллар үтә бит. Илле ишекне кага.

— Булмас, сезгә берәү дә кырыктан артыкны бирми, Фазылҗан.

— Увы! — диде Яңгура русча. — Әнкәй бер ун елга кичегебрәк таба белмәгән шул. Инде юбилей дип башны катырачаклар. Әллә кайлардан, әллә кайлардан әйттеләр инде, әзерлән, диләр.

— Шау-шуы бик яман шул, — диде профессор әкрен генә һәм ак башын чайкап куйды.

— Шау-шуы аның, Әбүзәр Гиреевич, ничек килер, шулай китәр. Анысы мине әллә ни борчымый. Без фән кешеләре, без яшәгән елларга түгел (үзенә тиешлесен юләр дә яши), юбилейларда без эшләгән хезмәтебезгә йомгак ясарга, киләчәккә зарядка алырга тиешбез. Шуны күздә тотып, минем, шул юбилей мөнәсәбәте белән, берәр гыйльми хезмәтемне бастырып чыгарасым, фәнгә азмы-күпме өлеш кертәсем килә.

— Минемчә, гыйльми хезмәтне юбилейны көтеп тормыйча да чыгарырга кирәк. Шулай туры килсә генә... — Әлбәттә, туры килгәнгә генә, — дип, Әбүзәр абзыйның сүзен җөпләде Фазылҗан. — Аннары безнең шартларны да исәпкә алмыйча булмый. Бездә бит андый нәрсәләргә юбилей уңае белән дә бик үк ашыкмыйлар. Үзем өчен зарлансам, гөнаһ булыр иде. Нәшрият миңа уңай фикердә. Тик компетенцияле рецензент таба алмыйлар. Үзең булыш, диләр. Ләкин бу четерекле эш, берәү бер төрле, икенчесе икенче төрле аңлавы мөмкин. Шуңа күрә сезне борчырга булдым әле, Әбүзәр Гиреевич.

Әлбәттә, мин сездән бик нык гафу үтенергә тиешмен. Вакытыгызны алуым өчен дә һәм, гомумән, әрсезләнеп алдан әйтеп кунакка килүем өчен дә...

— Нинди борчу булсын, ташлагыз инде аларны...

— Барын бар инде, мин, әнкәй мәрхүмә әйтмешли, битемә бияләй каплап килдем... Аннары, Әбүзәр Гиреевич, гел эш тә эш, кайчак просто сөйләшеп күңелне бушатасы да килә. Бүтәннәр андый эч пошкан чакта бутылкага ябыша, эчмәгән кешегә шул бер утырып сөйләшү кала инде... Элекке интеллигенциянең шәп яклары күп булган. Алар бер-берсенә запросто кунакка йөрешкәннәр, серләрен бүлешкәннәр. Ә хәзер... Менә мин үзем галимнәр йортында торам. Очрашканда исәнләшәбез, ә кунакка йөрешү юк. Чөнки бер-беребездән куркабыз... Әйе, әйе, Әбүзәр Гиреевич, дөресен яшерми әйтсәк, шулай инде... Ә сезгә мин ышанып килдем. Серемне дә курыкмыйча ачам, чөнки беләм: сез намуслы кеше. Эчегездә бүре асрамыйсыз. Рецензентлыкка Гаделкәрим Абдуловичны сорамассызмы икән? Хирургия өлкәсендә ул зур белгеч, аннары намуслы да. Бүтәне бит аның белгеч булудан битәр борынын җил уңаена тота.

— Ярар, Гаделкәрим белән сөйләшеп карармын. Дөрес, хәзер аның вакыты бик тыгыз. Садыйков авырый, бөтен урология бүлеге, бөтен кафедра аның кулында...

— Бик үтенәм, Әбүзәр Гиреевич. Үзем дә аның эше муеннан икәнен беләм. Кайчак дус өчен үз эшеңне куеп торырга да кирәк. Без, татар интеллигентлары, бер-беребезне яклый белмибез. Килешми, фәлән-төгән, дигән булабыз, ә дөресен әйткәндә, үз күләгәбездән үзебез курка быз. Урынсыз тыйнаклык — башка балта түтәсе. Соңгы егерме-утыз елда без башка халыклар интеллигенциясе алдында үз-үзебезне бик түбән төшердек, мин әйтер идем, чамасыз түбән төшердек. Кайчандыр бездән сабак алган кайбер Урта Азия абзыйлары хәзер безгә сәлам дә бирми башладылар, һәм алар хаклы да! Алар дөрләп яна, без пыскыйбыз гына.

Әбүзәр абзый ике кулын селекте:

— Кызмагыз, Фазылҗан. Кызган кеше чаманы югалта.

— Кызмыйм, Әбүзәр Гиреевич, просто обидно кайчакта. Элек шәхес культының зыяны тигәндер. Хәзер бит андый киртәләр дә юк: ә сине күрмәүчеләр, башыңнан атлап үтеп китәргә теләүчеләр адым саен. Татарны татар булганы өчен генә дә алга уздырмаучылар бетмәгән әле.

— Мин дә татар баласы, Фазылҗан. Хөрмәт юк дип, таптыйлар дип, алга уздырмыйлар дип зарлана алмыйм.

— Сез үзегезне мисалга алмагыз, Әбүзәр Гиреевич. Сез — бөтен дөньяга мәгълүм галим. Сезне чит ил медицинасы да яхшы белә. Сезнең ишеләр бездә бармак белән генә санарлык. Сезнең кебек кеше башка халыкларда булса, әллә кайчан академик итәрләр иде.

Яңгура урыныннан торды, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, кысан кабинет буйлап арлы-бирле йөренеп алды, аннары, стенадагы рәсем алдына туктап:

— Гафу итегез, бу кемегез була? — дип сорады. — Мин мондый чибәр кызны үзебезнең халык арасында күргәнем юк иде.

— Димәк, начар карыйсыз, — дип чәнчеп алды профессор.

Яңгура моны яхшы аңлады, ләкин каршы сүз әйтмәде, озынча түгәрәк рам эчендәге рәсемне каравында булды.

— Монысын, Фазылҗан, бернигә дә алмаштырмыйм. Бу — минем шәкертем Гөлшәһидә.

— Сез бик каты тешлисез, Әбүзәр Гиреевич... Димәк, табиб?

– Әйе!

— Кызганыч. Киноактриса булырга кирәк иде аңа. ДӨНЬЯ ЙОЛДЫЗЫ булып балкыр иде. Кайда эшли?

— Авылда.

— Алайса, бөтенләй әрәм булган икән.

— Ул үзе башкачарак фикердә.

— Сер бирмәве генә. Кемгә кияүгә чыга ул анда? Иң шәп дигәндә укытучыга яки агрономга.

– Әйе, аның ире агроном бугай.

Яңгура саубуллаша башлады. Инде аяк өсте килеш кенә:

— Теге миңа күрсәткән кыргый кызыгызны нишләтергә булдыгыз? — дип сорады.

— Дәваларга булдык.

— Эксперимент?

— Шулай да, түгел дә.

– Ә... теге кызыл маңгайлыны?

— Ул терелеп килә инде.

— Хәтта?

Икенче көнне Әбүзәр абзый, Яңгураның йомышын әйтергә дип, Чалдаевка шалтыратты, ләкин үзен туры китерә алмады, операция ясый, диделәр. Эше беткәч шалтыратсын, дип үтенде Әбүзәр абзый.

Чалдаев кич белән генә шалтыратты. Трубканы Фатихәттәй алды. Аннары, китап укып утырган Әбүзәр абзый янына кереп, авызын бөрештерә төшеп:

— Бадъян бакчасы телефонга чакыра, — диде.

Әбүзәр абзый, елмаеп, күзлеген салды да алгы бүлмәгә чыкты. Ул Фатихәттәйнең кемне Бадъян бакчасы дип әйтүен яхшы белә иде. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә бераз эчеп алса, Чалдаев гел бер җырны җырлый. Дөресрәге, ул җырлый да, көй ота да белми. Башкалар нинди генә көй җырламасыннар, аныкы һаман шул бер «Бадъян бакчасы». «Бадъян бакчасы» н да ул авыл көенә башлый, «Баламишкин» га суза, «Айхайлүк» кә бетерә.

Алар сөйләшеп алдылар. Чалдаев өенә кайтышлый кереп чыгарга булды.

Трубканы куйгач, Әбүзәр абзый кухняга башын сузды.

— Гаделкәрим балдызында пилмән ашап утыра, безгә килгәч, чәй эчәсе килердер, — диде Фатихәттәйгә, көлеп.

Фатихәттәй Әбүзәр абзыйга шикәр кайчысы белән шикәр ваклап утыра иде. — И, бер чынаяк чәй эчкән кешегә самавыр куйдым ди, — дип фырылдап алды.

Әбүзәр абзый хатынына да Гаделкәримнең киләсен әйтте. Мәдинә ханым белән Аксюша түти диванда гәпләшеп утыралар иде. Әбүзәр абзый да алар янына утырды.

Көндез Аксюша түти көне буе хастаханәдә Галина Петровна янында була, кичләрен Мәдинә ханым һәм Фатихәттәй белән гәпләшеп утыралар. Кайчакта, буш вакыты булса, Әбүзәр абзый да сүзгә кушыла иде.

— Менә Мәдинә Идрисовнага сөйләп торам әле, — диде Аксюша түти, профессорга таба борыла төшеп. — Мәдинә Идрисовна белән Фатихәттәй хәл белә килгәнгә Галинушкам шатланып туя алмый. Ул күчтәнәчләрен мактавы! Мондый тәмле ашларны гомердә ашаганым юк иде, ди. Татаркалар ашка шулкадәр оста булырлар икән дип шаккатабыз.

— Юк, кадерле Аксинья Алексеевна, — диде профессор, көрсенеп, — сезнең алда бурычны, ни генә эшләсәк тә, түләп бетерә алмабыз инде без. Уйласам, кеше күңеленең шәфкатьлелеге белән бөеклегенә әле дә исләрем китә. Горурланам да, елыйсым да килә.

— Күз яше болай да җитәрлек булды инде, Әбүзәр Гиреевич. Бүген төштән соң, карасам, Галинушкам үзалдына елмаеп ята. Ахрысы, гомерем бетмәгән әле, ди. Кичәгенәк сез дә аның белән озак сөйләшеп утыргансыз икән. Әбүзәр Гиреевич белән бик күп нәрсәләрне искә төшердек, ди.

– Әйе шул, урманда ул миңа карабодай коймагы ашаткан иде. Партизаннар, немец олауларын кулга төшереп, бер йөк карабодай алып кайтканнар иде. Аннары ром эчтек. Менә дигән Париж ромы. Анысын разведчиклар немец офицерының машинасыннан ящигы белән алып кайтканнар иде... Бер тапкыр мин күлмәгемне юып маташа идем. Галина Петровна карап торды-торды да, көлеп, үзе юа башлады. Күлмәк юуның да хикмәте бар икән аның! — Һәм профессор «һеммм!» дип башын кагып алды. Аннары хатынына мөрәҗәгать итте: — Туганый, бөтенләй истән чыга язган бит. Галина Петровна юкә балы ярата. Зинһар, иртәгә үк таба күрегез. Алып барыр идем... Аксинья Алексеевна, сезне бүтән кыерсытучы юкмы? — дип кинәт сорады профессор.

— Юк, юк, берәү дә кыерсытмый хәзер.

Ул арада Чалдаев та килде. Өстендә тимерьюлчылар кия торган ак төймәле кара шинель, башында форменный фуражка, тик кокардасы алынган. Буе бәләкәй булганга, шинеле бик озын күренә. Кичә-бүген парикмахерскаяда булган, ахрысы, агара башлаган чәчен кыска итеп алдырган, тик маңгай өстендә генә бер тотам чәче кире кайтарып куелган.

— Гаделкәрим балам, — диде Фатихәттәй, аны каршы алып, — шул акыллы мишәр башың белән пожарный шинель киеп йөрмәсәң ярамыймыни сиңа? Пальтолык кына акча таба торгансыңдыр бит?

— Акчаны без, Фатихәттәй маем, яртысын квартир хуҗасына бирәбез, калган яртысын утынга ягабыз.

— Кайчан кәҗүнни квартир бирәләр соң инде? Хәзер бит йортларны күп салалар.

— Безгә дигәненең түбәсе япмаган әле, Фатихәттәй.

— Син бераз хәйләкәррәк бул. Еламаган балага имчәк бирмиләр. Ялганла әзрәк.

— Еласам, күздән яшь чыкмый, ялганлаган өчен кечкенә чакта керчегән белән кыйнап тәүбә иттерделәр.

— Ялганларга курыксаң, башка юлын тап. Квартир бирүчеләр дә, шәт, авырып торганнардыр. Үзләре авырмаса, хатыннары чирли торгандыр. Чирсез хатын дөньяда юк. Бәбәкләренә терә дә әйт: квартир бирсәң, дәвалыйм, бирмәсәң, катис, марш! Башкалар яхшыдан яхшыга күчә. Әллә аларга бик матур булганнары өчен генә фатир бирәләр дип беләсеңме?

— Мин, Фатихәттәй, берни дә белмим.

— Шуңа күрә чыпчык кебек катып йөрисең дә.

— Катмыйм әле, эчтән төлке тун киям. Үзе нишләп утыра? Мәдинә апаның хәле бармы?

— Авырыбрак тора шул. Өебезнең салкынлыгын күрә торгансыңдыр. Синең кебек, эчкә төлке тун кисәң дә җылынып булмас монда. Бер батареябыз рәтләп җылы бирми. Әйдә кер.

Зур таш бүлмәләр, чыннан да, кар базы кебек салкын иде. Барысы да сырма кигәннәр. Чәй янында да сырмаларын салмадылар, Әбүзәр абзый Чалдаевка Яңгураның үтенечен әйтте.

— Ярар, вакыт булганда карармын, — диде Гаделкәрим.

Ул озак утырмады, Абызтәтәй белән Кычанай кунакка килгәннәр дип кайтып та китте.

— Яратам да, кызганам да шул Бадъян бакчасын, — диде Фатихәттәй, аны озаткач! — Кичәгенәк базарда Зәмзәм Зөһрәне очраттым. Былтырлары бик сырхаулап, көянтә кебек урталай бөгелеп йөри торган иде. Хәзер шәм шикелле туры, җен шикелле таза. Хәлен сораган идем, сөйләп бирде. Кырык ел, ди, бер яман чир белән зәхмәт чигеп йөрдем, бер духтырга да күрсәтмәдем, ди. Казанда, ди, Гаделкәрим атлы бер бик әгъла духтыр бар, шуңа гына күрен, диделәр. Тоттым да, ди, шул Гаделкәримгә бардым. Кис, мин әйтәм, шул шакшыны, югыйсә кабердә дә җәфалар үземне. Рәхмәт төшкеренең кулы маймыни, ди, пычак тотканын да сизми калдым. Ике атнадан терелеп тә чыктым. Хәзер анадан яңа туган шикелле тап-таза йөрим, ди.

Әбүзәр абзый рәхәтләнеп кычкырып көлеп җибәрде. Табибларның осталыгы турындагы хикәяләрне ул аучылар турындагы кызыклы әкиятләрне яраткан кебек үк үлеп ярата торган иде.

10

— Бүгенге газетаны укыдыгызмы? O, алайса, сез Казан медицина дөньясындагы соңгы яңалыкны белмисез әле!

— Искиткеч кыю операция. Могҗиза!

— Тәбрик иттегезме әле Фазылҗан Җангировичны? Менә новатор, менә кыюлык ичмасам! Тәвәккәлдә — тау көче, дип юкка әйтмиләр шул.

Бүген Казан медицина җәмәгатьчелеге арасында шундый сүзләр ишетергә мөмкин иде. Профессор Таһировка яңа хәбәрне табиб Сәлах Саматов әйтте. Әбүзәр абзый сенсацияле газета шау-шуларын яратып бетермәсә дә, сүз Яңгура турында булгач, Сәлахка укырга кушты. Сәлах газетаның соңгы битен ачты да укый башлады: «Йөрәк-тамыр системасы авыруларын хирургия юлы белән дәвалау соңгы елларда гына киң җәелеп китте. Зарарланган тамырларны капрон, дакрон һәм башка шуның ише синтетик материаллар белән пластик алмаштыру — хирургиянең яңа өлкәсе.

...H нчы хастаханәнең хирургия кафедрасы мөдире Фазылҗан Җангирович Яңгура бу өлкәдә дә безнең пионерыбыз булды. Күптән түгел генә ул порок белән авырган йөрәккә бик шәп операция ясады. Ул тамырның зыянланган урынын кыю рәвештә дакрон трубка белән алмаштырды... Авыру K. үзен яхшы хис итә...»

— Сенсация бу! — диде Саматов, укып бетергәч. — Минемчә, бу мәкаләне бөтен газеталар күчереп басарлар.

— Сенсациясен сенсация, — диде профессор, Сәлахны салкын гына күздән кичереп. — Ни өчен сез болай кырынмыйча хастаханәгә киләсез? Якагызга, галстугыгызга күз салганыгыз бармы? Шәкерт җиләне кебек маемсырап беткән. Аннары, бу нинди ат тире исе килә сездән?.. Бүген үк кайтып Гиппократның беренче томыннан «Табиб» бүлеген укыгыз, шул!

Һич тә көтмәгәндә, профессор, сүзне болайга борып, Сәлахны хур итте. Ул, ни әйтергә белмичә, баскан урынында катып калды, ә профессор кулларын артына куеп китеп барды һәм... Асия турында уйлады. Ихтимал, Яңгура аның йөрәгенә дә уңышлы операция ясар иде, ихтимал, Асия турында да газеталар «авыру үзен яхшы хис итә» дип язарлар иде, ә профессор аны хирург кулына бирмәде. Дөрес эшләдеме соң? Бәлки, Әбүзәрнең тәне генә түгел, рухы да картайгандыр? Шуңа күрә яшьләрнең кыюлыгына мыек кабартадыр. Амбиция төрлечә була бит.

Профессор тәрәзәгә күз ташлады: әллә яңгыр, әллә кар ява. Агачлар, коймалар барысы юеш, кара.

«Сенсация... сенсация...» — дип уйлады профессор, Сәлахның сүзләрен яңадан исенә төшереп. Нигә ярты гасыр эшләп тә ул бер генә тапкыр да сенсация ясамады икән соң? Әллә аның тормышы, эшләгән эше кызык булмадымы икән?

Ләкин профессорның күз почмакларында нурлы җыерчыклар хасил була башлаган иде инде. Бер генә минутка йөрәкне көйдереп алган үпкәсе онытылды. Ул Галина Петровнаның соңгы тапкыр алынган томография һәм бронхография снимокларын тагын бер тапкыр негатоскопка куеп карады да, бераз уйланып торгач, башын кискен итеп кагып алып, нокта куйган сыман, бармак буыннары белән өстәлгә сукты:

– Әйе, шулай!

Кабинетка табиблар тула башлады. Әбүзәр абзый, аларның сәламенә дә җавап бирмичә, барысын да, үз артыннан ияртеп, Галина Петровна янына алып китте. Килгән шәпкә, авыру янына узды, исәнләште, тамыр тибешен тикшерде һәм, елмаеп:

— Диагноз куймыйча озак интектердемме? — дип сорады. — Элек ни генә әйткән булсалар да, бүген аларның, кадерле Галина Петровна, барысын да онытыгыз. Минем соңгы диагнозым — бронхоэктазия. Шул.

Галина Петровнаның күкрәгеннән җиңел сулыш бәреп чыкты. Табибларның да йөзләре яктырып китте. Бу бит... өметсез cancer pulmonum түгел!

– Әйе, әйе, үпкәгездәге тап борчымасын, ул бетәчәк. Иртәгәдән иң яңа антибиотиклар белән дәвалый башлыйбыз.

Профессор Маһирә ханымга таба борылды һәм күрсәтмәләр бирә башлады. Аннары тагын Галина Петровнага иелде, елмайды һәм:

— Диләфрүз бал керттеме? — дип сорады. — Хәтерлисезме икән, әле тегендә, партизаннарда чакта, юкә балы белән чәй эчәсем килә, дип бер сөйләгән идегез? Яхшылап кына бал белән чәй эчегез, яме.

Маһирә ханым әле кичә үк профессорга, бик көйсезләнә торган бер яңа авыруым бар, дип сөйләгән иде. Ул Галина Петровна белән бер палатада ук ята икән. Профессор аның янына күчеп утырды. Исәнләште.

Коңгырт чәчле, нечкә кашлы һәм юка иренле Әнисә Чибәркәевага утыз яшь иде. Финанс эшчесе. Үзенең әйтүенә караганда, былтыр авырый башлаган. Хәзер инде сөйләгәндә дә тыныч кына утыра алмый, бизгәк тоткан кебек калтырана. Иреннәрен каты кысып йомган, әйтерсең авызыннан ихтыярсыздан сүз чыкмасын дип коты очып тора. Күзләре, киресенчә, зур булып ачылганнар.

— Йә тынычланыгыз, — диде профессор, кабатлап — Сез мине күрергә теләгәнсез, шулаймы?

Ниһаять, Чибәркәеваның иреннәре калтырап китте. Ул сүзләрен йота-йота ашыгып сөйли башлады. Ләкин аны аңлавы кыен иде. Ул кайдадыр, кемнәрдәндер ишеткән һәм аяк өстеннән генә укылган брошюралардагы сүзләрне генә бутап кабатлый иде. Аныңча, авыруының бөтен сәбәбе — җан-фәрман чабучы егерменче гасыр. Әнисе сиксәнгә җиткән, әбисе туксанны узгач кына үлгән, ә Әнисә утызда ук...

– Әгәр теләсәгез, сез дә алар хәтле яши аласыз, Әнисә, —диде профессор, җитди генә.

— Ходаем, мин теләмимме! — дип кычкырып җибәрде Чибәркәевна.

— Ул чагында ачык сөйләшик, Әнисә. Теләү белән теләүнең аермасы бар. Сез нервларыгызга уйнарга ирек бирәсез. Ә аларны менә болай тотарга кирәк, — профессор кулын йодрыклады һәм башын селкеп алды. — Нервлар ихтыярына бирелү — хәтәр. Күтәренке күңел кешене һәртөрле чирләрдән иң калын броняга караганда да ныграк саклый. Төшенке күңел кешене, киресенчә, бетерә.

— Юк, нервлар бозылуы кешенең үзеннән түгел, заманнан. Мин беләм, мин нинди дә булса бер надан түгел.

— Безнең заман, әлбәттә, әби-бабайлар заманы түгел. Безнең заман кешесенең нерв нагрузкасы борынгы кешеләрнекеннән чагыштыргысыз зур. Борынгылар гомер буе күрә алмаганнарны без бер атнада, хәтта бер сәгатьтә күрәбез, ишетәбез, хәтеребезгә биклибез. Ләкин бу безгә зыян итми, Әнисә, чөнки безнең организмыбыз тышкы мохитка үзеннән-үзе яраша бара. Ә менә әбиләрне, бабайларны безнең заманга күчереп кую ихтималы булса, аларның нерв системалары безнең кызу тормышка чыдамас иде... Тәмәке тартасызмы? — дип кинәт сорады профессор һәм, Әнисәнең уңайсызлануын күреп: — Ташлагыз ул шакшыны, — диде. — Рәхәтләнеп китәрсез.

— Минем эчем авырта, — диде Чибәркәевна, башын аска иеп.

Маһирә ханым да профессорга латинча нидер әйтте. Чибәркәевна шунда ук калтыранып китте, курыккан тавыш белән:

— Сез нәрсә әйттегез? — дип сорады.

— Эчегездә суалчан юкмы дип әйтте ул, — диде профессор, күзен дә йоммыйча, һәм Әнисәгә юрганын ачарга кушты.

Чибәркәевна юрганын атып бәрде. Аңарда инде хатын-кызга хас оялу, тартыну хисе аз гына да калмаган иде. Ләкин шул ук вакытта аның бөтен тәне боргычлап куелган каты резинка шикелле иде. Профессор аның эченә кагылуга, Чибәркәева илереп җибәрде.

— Нигә кычкырасыз, авыртмый ич.

— Авырта... — диде Әнисә, үзе дә шөбһәгә калып.

— Авырткач болай кычкырмыйлар, Әнисә.

Чыннан да, шуннан соң Чибәркәева кычкырмады.

— Авыртуын кайчан сизәсез: ашагачмы, йөргәндәме яки яткачмы?

— Төнлә... Уйлана башлыйм да...

— Берәр кайгы-хәсрәт кичермәдегезме?

— Юк, юк, минем кичерешләрем булмады... Бер дә булмады! — дип, Чибәркәева гайре табигый кызулык белән җавап кайтарды. Аннары башын түбән иде, куллары белән йөзен каплады. Ләкин шунда ук ачты һәм илергән тавыш белән: — Нигә әллә ниләр сораштырасыз? Беләсез ич, миндә рак, рак! — дип кычкырды. — Менә нихәтле анализлар. — Ул мендәре астыннан бер төргәк кәгазь чыгарып юрганы өстенә ташлады. — Сез миңа әйтмисез генә. Ракны баштарак тотсаң, дәвалап була. Мин укыдым... Миндә аның бөтен симптомнары бар...

Date: 2015-12-13; view: 439; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию