Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 3 page





Бу хәер-сәдака сыныклары Әбүзәрнең тамак төбенә таш булып тыгыла, ул аларны суга манчып та йота алмый иде. Аксюша түти, аның күзләреннән аккан яшьне күреп:

— Хурланма, улым, аша. Халык икмәге ул, — дип, аның башыннан сыйпап ала иде.

Күрәсең, бу сынаулар да аз булган әле. Ниндидер бер усал җан Галина Петровна өстеннән яңадан гитлерчыларга барып әләкләгән. Комендант хастаханәне ут белән «дезинфекцияләргә», табибны төрмәгә утыртырга кушкан, ди. Моны ишеткәч, авырулар да, яралылар да Галина Петровнага качарга киңәш итә башладылар. Без алай да, болай да беткән халык, ичмасам, син исән кал, диделәр.

Галина Петровна риза булмады.

— Табиб актык минуткача авырулары янында булырга тиеш, — диде дә беркая да китмәде. Ул көнне Галина Петровна төнлә җөенә кайтмады. Аның йөзендә кан әсәре калмаган иде. Йөргән чакта үлән сабагыдай чайкала. Ишегалдында чак кына кыштырдау ишетелсә дә, сагаеп кала, эт өрсә, капыл борылып ишеккә карый, эчкә баткан һәм шуңа күрә бик зур булып күренгән күзләре ялтырап китәләр.

Кичтән җил әллә ни көчле түгел иде, төн урталарына таба чын-чынлап зилзилә купкандай булды. Морҗа улый, тәрәзә пыялалары зыңгылдый, ишегалдында кемнәрдер дөбер-шатыр йөриләр кебек, кемдер ишек кага төсле. Бердәнбер сукыр лампа сүнәм-сүнәм дип яна, стеналарда иләмсез күләгәләр чайкала. Берәү дә йокламый. Галина Петровна, иңбашына шәл салып, салкыннан бөрешеп, мич буенда утыра. Аксюша түти иртән үк чыгып киткән иде, һаман кайтып кергәне юк. Мондый җиде төн уртасында, бер телем икмәк сорап, кайларда йөри икән?

Бу төн гомергә онытылмаслык булып Әбүзәр Таһировның хәтерендә сеңеп калды, һәм менә егерме елдан соң искә төшкәч тә, ул калтырап китте... Бервакыт ишек ачылды һәм кулына озын таяк тоткан Аксюша түти кайтып керде. Галина Петровна, урыныннан сикереп торып, аңа каршы атлады. Аксюша түти салкыннан күшеккән иреннәре белән:

— Киләләр... — дип, бер генә сүз әйтте дә идәнгә ауды.

Авырулар барысы да яткан җирләреннән күтәрелделәр. Алар үлемне каршы алырга әзер иде. Ишектә муенына немец автоматы аскан кара сакаллы бер кеше күренгәч, барысы да сулыш алудан туктадылар.

— Егетләр, саумы! — диде әлеге кеше һәм Галина Петровнаның кулын кысты. — Беренче чиратта кайсыларын алырга?

Авырулар, берни аңламыйча, аптырашып калдылар. Галина Петровна мич артына таба күрсәтте. Ә аннары ялларын тузгытып чапкан партизан атлары, базлы-чокырлы юллар, кара урман...

Сугыштан соң Әбүзәр Таһиров, Галина Петровна һәм Аксюша түти белән беркадәр вакыт хат алышып торды. Ул инде иртәгесен гитлерчыларның хастаханәгә килүләрен, анда беркемне дә тапмагач, буш өйгә ут төртүләрен, Галина Петровнаны бик каты эзләүләрен, аны тотып биргән яки кайдалыгын күрсәткән кешегә зур акча вәгъдә итүләрен хат аша белә иде. Аннары ике арадагы хатлар ничектер сирәгәйде, бүтән мәшәкатьләр күмеп китте...

Әбүзәр абзый Галина Петровнаның исәнлеге-саулыгы турында сораштыра башлагач, Аксюша түти бик авыр итеп көрсенеп куйды.

— Юлга чыгуымның сәбәбе дә шул иде, — диде ул. — Авырып китте бит, күгәрченем. Бер дә көтмәгәндә кибә башлады. Безнең табиблар ни дип әйтергә дә белмиләр. Үзе нидер сизенә бугай. — Карчык халат җиңе белән күз яшьләрен сөртеп алды. — Тәрәзә төбенә килеп утыра да, канаты сынган кош кебек моңаеп, тик карап тора, гел сугыш елларындагы авыруларын сораштыра: тегесе кайда да монысы кайда, янәсе. Элек ул бер дә алай хискә бирелүчән түгел иде, зарлануның ни икәнен дә белми иде...


Аксюша түти яңадан җиң очы белән күз яшьләрен сөртеп алды.

— Беркөнне шулай кичкә таба тәрәзә янына утырган да журнал карап тора. Мин әйтәм: эңгер-меңгердә укыма, күзеңнең нурын бетерерсең. Монда, ди, безнең Әбүзәр Гиреевичның мәкаләсе басылган... Иртәгесен төенчегемне алдым да юлга чыктым. Хәзер мин пенсиядә, үземә үзем хуҗа. Ул, гөлкәем, сезгә бер күреним дип әйтмәде әйтүен, әмма мин бит аның күз карашыннан да аңлыйм, улым, утыз ел бергә эшләдем үзе белән. Мәскәүдә Федя янына кереп чыктым. Хәтерлисезме икән сезнең белән янәшә яткан чулак егетне? Хәзер зур инженер. Ул билет алып Казанга озатты. Адрессыз табарсызмы, ди. Мин әйтәм, табиб — ил кешесе, Казанга барып җитсәм, ничек тә табармын әле.

Аксинья Алексеевна яулыгына төргән кәгазьләрне чишеп профессорга бирде. Әбүзәр абзый күзлеген киеп карады да чак кына сискәнеп куйды:

— «Уң үпкәсендә необластома?» — дип укыды ул диагнозны.

Бу бит гади телдә рак дигән сүз. Дөрес, табиблар сорау куйганнар. Ләкин моны алар Галина Петровнаны тынычландырыр өчен генә дә куюлары мөмкин.

Профессорның башына балта түтәсе белән суккандай булды. Лекция укыган чагында уенда гел шул «необластома» утлы энә кебек айкалды.

Лекциядән соң профессор, Гөлшәһидәгә берни әйтмичә, өенә кайтып китте. Әбүзәр абзыйның әйткән сүзен оныта торган игътибарсыз кеше түгеллеген яхшы белгәнгә, Гөлшәһидә аңа үпкәләмәде, борчылып, профессорның ассистенты Вера Павловна Иванова янына килде һәм аңардан ни булганын сорады. Вера Гөлшәһидә Верочка чагыннан ук белә иде. Бергә укыдылар. Вера ике курс алдан барса да, икесе дә комсомол комитеты әгъзасы булганлыктан, бик еш очрашалар, бюро утырышларында һәм шау-шулы комсомол җыелышларында һәрвакыт бергә булалар иде. Хәзер инде Верочка — Вера Павловна — медицина фәннәре кандидаты һәм профессорның ассистенты, Гөлшәһидәнең бүгенге җитәкчесе. Ләкин алар һаман әүвәлгечә якын дуслар иде. Бәләкәй буйлы, сары чәчле Вера Павловна үтә биек үкчәле туфли киеп йөргәнгә генә бераз үсә төшкән булып күренә. Әмма балаларныкы кебек почмаклары чокырланып торган кабарынкы иреннәре, уң битендәге энә очы хәтле генә миңе, нәфис буе-сыны бер дә үзгәрмәгән. Тик сөйләшүендә генә аерма зур. Элек ул хисләреннән янып, ашыгып сөйли торган иде, хәзер тавышы тигез, ачык, салмак.


– Үзем дә аптырадым. Берни белмим, — дип җавап бирде Вера Павловна Гөлшәһидәнең соравына каршы.

— Мин Мансур кайткан дип ишеткән идем...

Гөлшәһидә тавышында аз гына да дулкынлану әсәре сиздермәскә тырышты. Чөнки Вера Павловна аның яшьлек мәхәббәте турында белә, Гөлшәһидә Казанга килгәч тә алар шәхси тормышлары турында сөйләшкәннәр иде.

— Монысын да минем ишеткәнем юк бит, Гөлшәһидә, —диде Вера Павловна, гаҗәпләнеп. — Бөтенләй тормыштан артта калып барам. Күптән кайтканмы соң? Үзе генәме, семьясы беләнме?

— Белмим...

Вера Павловна дустына никадәр авыр икәнен аның калтыранып киткән керфекләреннән ачык сизде, — хатын-кыз мондый чакта бер-беренә аеруча сизгер була бит. Ләкин нәрсә әйтә ала иде ул аңа? Юатып та, киңәш биреп тә, хәтта яклап та булмый торган авыр бер очрак, кызганыч бер фаҗига. Мондый мәхәббәтне бары тик Ходай күрсәтмәсен дип кенә әйтергә мөмкин.

— Гулечка, терапия бүлегенә төшә тор, мин дә озакламам, биремнәремне генә биреп бетерим, — диде Вера Павловна, көрсенеп, һәм үзен көтеп торган табиблар янына китте.

Терапия бүлегендәге дәвалаучы табиблардан Гөлшәһидә Маһирә ханымны яхшы белә иде, эшләве дә аның бүлекчәсендә иде. Ләкин Маһирә ханымны бүлекчәдә тапмагач, Гөлшәһидә, ике кулын халат кесәсенә тыккан килеш, гөлләр һәм караватлар куелган озын коридорның ян тәрәзәсе янына килеп басты. Күңелендәге иртәнге күтәренке хис инде тоныклана башлаган иде. Ул үзенең иртәнге юләрлеге өчен үкенә дә иде. Кирәкмәс иде күңелне ул кадәр очындырырга. Дөньяның агы белән карасын аера алмый торган унҗиде яшьлек тиле кыз чагы түгел бит инде. Чыдарга кирәк иде. Моңарчы чыдады бит. Акылдан язардай көннәрдә дә бирешмәде. Ни дип ул кайтыр вакытлары якынлашкач кына юләрләнеп Федосеев дамбасына барды? Нинди өмете бар иде аның? Очрашсалар да, йөрәкләре генә әрнер иде бит. Чөнки гаилә җимерергә, кемнедер бәхетсез итеп, үзенең бәхетен төзергә Гөлшәһидә беркайчан да риза булмаячак. Иң яхшысы — Мансур белән очрашмау, әлбәттә.


Кинәт аның башына яңа уй килде: ник Әбүзәр абзый аны нәкъ менә бүген чакырды? Ник кичә, аннан элек чакырмады? Мәдинә ханым белән Фатихәттәй кушканга гынамы? Әллә Мансур кайткангамы?

Вера Павловна озаклады, ә Гөлшәһидә, уйга чумып, һаман тәрәзә янында басып тора. Бервакыт аяк тавышына борылып караса, физиотерапевт Клавдия Сергеевна узып бара. Башы казныкы кебек кечкенә, гәүдәсе юан, карлыга төшкән калын тавыш. Ул ни өчендер Гөлшәһидәне килгән көненнән үк яратып бетерми. Бүген дә чәнечмичә уза алмады.

— Кадерлем, — диде ул, туктап, — синең бер генә дә эшең юкмыни? Кайчан карама, буй күрсәтеп басып торасың. Хастаханә — әдәп йорты, монда тәти-мәтиләр килешми.

Бу мәгънәсез кисәтүдән Гөлшәһидәнең хәтере калды. Бик ачы сүз белән җавап кайтарырга җыенган иде, күңеле кинәт ташыды да берни әйтә алмады. Аулакка китеп, туйганчы бер елап алгач кына бераз тынычланды. Вера Павловна, килү белән үк, аның кәефсезләнгәнен сизде һәм, ни булды, дип сорады. Гөлшәһидә сөйләп биргәч:

— Исең китмәсен, җаным, ул тәти-мәтигә, — диде. — Иргә чыга алмый утырып калган карт кыз ул. Шуңа күрә барлык яшь матур хатыннарга бозыклык ияләре дип күзен алартып карый.

— Икенче бәйләнсә, — диде Гөлшәһидә, — авыз йомып тормам!

Вера Павловна аңа көлемсери төшеп карады һәм, «шулай эшли күр» дигән шикелле, керфекләрен сирпеп алды.

— Гулечка, — дип, ул Гөлшәһидәгә кыз чактагыча дәште. — Менә дүртенче палата авыруларының тарихларын Маһирә Хәбировнадан алып тордым. Анда тагын йөрәк авырулы бер кешене китереп салганнар. Ниндидер бер татар язучысы, ди. Миокард инфаркты.

Гөлшәһидә тиз-тиз генә авыруларның тарихларын актарып чыкты. Ул дүртенче палатада йөрәк белән ятучы артист Николай Максимович Любимовны һәм конструктор Андрей Андреевич Балашовны яхшы белә иде. Болар «аның» авырулары иде.

— Язучы да «безнеке» булачак, — диде Вера Павловна һәм көлемсери төшеп өстәде: — Бөтен сәнгать бездә. Театрларына йөрергә, китапларын укырга вакытыбыз булмаса да, үзләрен күреп калыйк. Әйдә.

Курска килгән табиблар аерым авыруларга ассистент җитәкчелегендә күзәтү алып баралар һәм үзләренең күзәтүләре турында конференциядә фәнни доклад ясыйлар иде. Гөлшәһидәгә бирелгән докладның темасы йөрәк авырулары белән бәйле булганлыктан, авыруларның да шундыйракларын аңа беркеттеләр.

Гөлшәһидә эшли башлаганнан бирле дүртенче палатадан инде өч кеше терелеп өйләренә кайтып китте. Любимов белән Балашовның да кыен чаклары үтеп бара.

Палатага кергәч, авырулар белән исәнләшеп, туп-туры Зиннуров караваты янына уздылар.

Зиннуровны хастаханәгә бик авыр хәлдә носилка белән китереп салганнар. Ул бик каты ыңгырашкан, башын кая куярга белмәгән, тыны кысылганга, авызын зур итеп ача-ача сулыш алган, сорауларга җавап бирмәгән, иреннәре күгәргән, кул-аяклары салкынайган, тамыр тибешен капшап сизеп булмаган.

Хатынының әйтүенә караганда, Зиннуров кичә кич кинәт авырып киткән. Авырту күкрәк сөяге астында башланган һәм нитроглицерин каптыргач та басылмаган. Хастаханәдә аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр: кабат морфин, атропин, кардиамин уколлары ясаганнар, кислород сулатканнар. Шуннан соң гына авыруның йөзендә аз гына алсулык беленеп, тыны ачыла төшкән, тамыр тибеше әзрәк сизелә башлаган һәм аны өскә, палатага менгереп яткырганнар...

Гөлшәһидә белән Вера Павловна килеп кергәндә, Зиннуровның хәле тагын начарлана башлаган иде. Вера Павловна, тиз генә кислород мендәре алып, аңа кислород сулата башлады, Гөлшәһидә, шприц алып килеп, кардиамин уколы ясады. Шуннан соң Зиннуровның сулышы тигезләнә төште, күзләрен ачты. Гөлшәһидә, аның өстенә иелеп:

— Кай җирегез авырта, Хәйдәр абый? — дип сорады.

Зиннуров, кулын бугазына якын китереп:

— Буа, — диде. Аның тавышы бик зәгыйфь иде. Гөлшәһидә, кесәсеннән стетоскобын чыгарып, авыруның йөрәген тыңлады. Хырылдап сулыш алуы сәбәпле, йөрәк тибеше бик начар ишетелә иде.

Маһирә ханым ашыгып килеп керде. Ул, Зиннуровның кулын тотып тамыр тибешен тикшерде дә, нишләдең әле син, Хәйдәр, дигән шикелле оялчан гына елмаеп, авыруның күзләренә карады. Аннары берничә тапкыр кулыннан сыйпап алды.

Маһирә ханым уртача буйлы, әзрәк юаная башлаган кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге мөлаем хатын иде. Күзләре зур, калку; йомшак иреннәрендә һәрвакыт диярлек оялчан елмаю чагыла. Кашы, чәче чем-кара. Авырулар белән иркәләп сөйләшә, һәр сүзеннән диярлек шәфкатьлелек бөркелә.

Табиблар бүлмәсендә Маһирә ханым Гөлшәһидәләргә электрокардиограмма тасмасын, кан анализларын күрсәтте. Шик юк, диагноз раслана: миокард инфаркты.

Кич белән Гөлшәһидә, хастаханәдән китмичә, докладын язып утырды һәм берничә тапкыр Зиннуров янына кереп чыкты. Каты авыру юк чакта «Сахалин» га (инфарктниклар ята торган иң кырыйдагы дүртенче палатаны шулай дип атыйлар иде) кереп сөйләшеп утыру бер рәхәт була иде. Николай Максимовичның әңгәмәләрен тыңлау үзе ни тора! Гөлшәһидә еш кына, хастаханә палатасында утыруын да онытып, җаны рәхәтләнгәнче көлә иде. Бүген палатада бары тик Зиннуровның ыңгырашулары гына ишетелә иде. Гөлшәһидә кергән саен, авырулар аңа сораулы карашларын төбиләр. Гөлшәһидә әкрен генә килеп Зиннуровның баш очындагы урындыкка утыра, кулын тотып, тамыр тибешен тикшерә, аның кайнар маңгаена салкынча кулын куя. Ул әллә ни әйтми, юатмый, вәгъдә итми, шулай да авырулар янына килеп утыруы белән генә дә аларга ниндидер җиңеллек китергәнен тоя, ихтимал, алар Гөлшәһидә яннарында утырган чакта вакытлы гына булса да караңгы уйларыннан арынып тора торганнардыр.

Гөлшәһидә кайтырга дип чыкканда, урамда караңгы һәм яхшы ук салкынайткан иде. Аның өстендә исә шул иртән киеп чыккан җиңел пыльник кына. Ләкин ул, суыкка чыдам булганга, ашыкмый гына җәяү кайтты. Урамнар буш, тик кино тирәләрендә генә яшь-җилкенчәкләр төркем-төркем җыелган. Гөлшәһидә аларга беркадәр көнләшеп карап узды. Казанга килгәннән бирле аның бер тапкыр да кинога барганы юк. Акъярда исә ул бер киноны да диярлек калдырмый иде.

Бервакыт Гөлшәһидә туктап башын күтәрде. Күр, кая килеп чыккан! Әнә Әбүзәр абзыйларның якты тәрәзәләре. Әнә Әбүзәр абзыйның шәүләсе дә күренеп китте. Гөлшәһидәнең күзенә яшь килде. Кайчандыр бу бүлмәләрдә йөгереп йөри ала торган иде. Хәзер яшеренеп карарга гына калды... Әллә керергәме?

Кунаклары барын белмәсә, Гөлшәһидә, бәлки, кергән дә булыр иде. Әле көндез үк Диләфрүз аңа Аксюша түти турында сөйләп бирде.

Гөлшәһидә төне буе газаплы уйланулар белән борчылып чыкты. Ләкин күпме уйлансаң да, уйларның очына чыгарга мөмкин түгел. Иртән дә ул җиңеллек сизмәде. Сөякләре авыр, хәрәкәтләре сүлпән иде. Тәрәзәдән шул ук шәһәр манзарасы күренә, ләкин бер яме юк. Йөрәккә тия торган борчу да борчу гына.

Гөлшәһидә киенде дә хастаханәгә барырга дип тулай торактан чыкты. Урамда, чатта, бераз икеләнеп туктап калды. Турыга китсәң, Фукс бакчасына барып чыгасың. Әллә бүген дә барыргамы югыйсә? Бәлки, нәкъ менә бүген барырга кирәктер, аннары инде беркайчан да кирәк булмавы мөмкин.

Кинәт Гөлшәһидә кырт борылды да хастаханә юлына төшеп китте. Җитте инде, акылга утырырга вакыт!

Баскычтан Диләфрүз йөгереп төшеп килә иде. Ак калфагын бүген аеруча көязләндереп кигән, күзләре көлтә-көлтә нур сибәләр. Гөлшәһидә аны дәшеп алды да Зиннуровның хәлен сорады.

– Үзгәрешсез, Гөлшәһидә апа, — дип җавап бирде сестра һәм күз ачып йомганчы приемный покойга кереп югалды. Аннан Сәлах Саматовның күңелле тавышы ишетелә иде.

Гөлшәһидә плащын салып ак халатын киде, аннары көзге алдына килеп калфагын төзәтте һәм «Сахалин» га менеп китте. Палатаның ишеге ачык. Авырулардан Николай Максимович кына уянган. Ике беләгеннән лямкалар белән караватка бәйләнгән Андрей Балашов чылбырланган баһадир төсле йоклап ята. Дүртенче караваттагы авыру да йоклый. Гөлшәһидә Николай Максимович белән баш кагып исәнләште дә Зиннуров янына узды. Зиннуров, аның сак кына атлап килгән аяк тавышын ишетеп, керфекләрен күтәрде: күзләре әрнүле иде аның. Йөзе дә ап-ак. Гөлшәһидә тамыр тибешен капшады: һаман бик зәгыйфь. Әмма бүген ул Гөлшәһидәнең сорауларына ачыграк җавап бирде. Сулъяк калак сөяге бертуктаусыз авыртып тора һәм күңел болгана дип зарланды. Кичтән тыны кыскан, хәзер йөрәге эчтән сыкрап авырта.

Гөлшәһидә Зиннуров яныннан чыкканда, аның тулай торактагы иптәшләре әле яңа киләләр иде. Аларны, төркем булып килсәләр дә, студентлар белән һич бутап булмый. Алар яшь ягыннан гына түгел, үз-үзләрен тотышлары, җитди басынкылыклары, сөйләшүләре белән дә студентлардан аерылып торалар. Болар инде авыруларны терелтү сөенечен дә, мәет озату ачысын да ничәмә-ничә тапкыр йөрәкләреннән кичергән, дөрес дәвалау юлын табып шатланган, ялгыш диагноз өчен төннәр буе газапланган кешеләр. Аларның күпчелеге авылда, районда эшли — кыен минутларда киңәшер өчен күп вакытта алар янында бер кеше дә булмый. Аларны төненә әллә ничә тапкыр килеп уятып алып китәләр. Кунакка барсалар да, кая икәнен әйтеп калдыралар, кинода, театрда утырганда да, аларны еш кына: «Доктор, к выходу!» — дип дәшеп алалар..

Табиблардан арттарак бакча юлында тагын өч кеше күренде. Берсе — башына ак шәл ураган, өстенә кыршыла төшкән хәтфә пальто, аягына сары читек һәм сай калош кигән олы яшьтәге хатын, икенчесе — яшь кенә диңгез офицеры. Аның кырыеннан, башын аска иеп, җиңел накидкалы ябык кына кыз атлый. Парадныйга җитәрәк, кыз, нидер исенә төшкәндәй, капыл гына туктады. Беркадәр гаҗәпләнгән һәм курыккан кеше сыман, агач башларына карап алды. Җил дә юк кебек, ә яфраклар коелалар да коелалар. Берсе, кызгылт-сары өрәңге яфрагы, кызның кулына ук килеп төште. Ул аны тотып алды һәм, бер әйләндереп карагач, диңгезчегә сузды да үзе кызу-кызу атлап алдан китте.

Түбәнгә, иптәшләре янына төшкәч, ярым түгәрәк итеп салынган биек түшәмле, кафель идәнле вестибюльдә Гөлшәһидә тагын әлеге өч кешене күрде. Кыз, өс киемен салып, ак халат кигән иде инде. Менә ул диңгезче алдына килде дә әкрен генә:

— Син кайт инде, Илдар, — диде һәм, егетнең җавабын да көтмичә, баскычтан менеп китте.

— Асия! — дип кычкырды диңгезче аның артыннан.

Инде берничә басма югары менеп өлгергән кыз башын игән хәлдә туктады. Бер минут шулай басып торды. Аннары ялт итеп артына борылды. Коңгырт күзләре дымланып ялтырап китте. Диңгезче аңа таба бер адым атлауга, ул ябык кулын бите алдында тиз-тиз селкеп алды. «Юк, юк, берни әйтмә!» диюе булды, ахрысы. Ул арада карчык та алар янына килде:

— Кызым, Илдар белән ипләп кенә саубуллаш, — диде. — Ни хәл итәсең?.. Авыру агач башыннан йөрми...

– Әни, зинһар!.. — дип кычкырып җибәрде кыз. Аның тавышындагы чиксез әрнү Гөлшәһидәне тиз генә диңгезчегә карап алырга мәҗбүр итте. Диңгезче, урыныннан кубып, күз ачып йомганчы кыз янына килеп басты.

— Нигә миннән яшерәсең? — дип сорады ул, дулкынланып. — Асия, ни булды?

— И улым, нәрсә яшерик синнән... — диде карчык кызы өчен. — Синең нәкъ шул сәгатьтә килеп төшәсеңне белмәдек бит. Профессор белән алдан сөйләшеп куйган идек.

— Асия, яшермә, — диде диңгезче яңадан. — Мин табиб буласы кеше... Авыру мине...

— Мин авыру түгел! — дип кычкырды кыз, диңгезчене бүлдереп. Аннары ниндидер ярсу белән нәкъ киресен өстәде: — Илдар, мин бөтенләй чирләшкә!.. Миндә комбинированный порок!.. Мин, — ул култыксага капланып елап җибәрде, — мин бу дөньяныкы түгел... Син юкка өметләнмә...

Профессор Әбүзәр Таһиров Казанда йөрәк авырулары буенча иң зур белгечләрнең берсе санала. Аңа күренер өчен төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан йөзләрчә кешеләр килә. Халык арасында аның абруе, дан-шөһрәте бик зур. Аның ягымлы, игътибарлы булуы һәм сәләте турында хәтта легендалар йөри. Гаҗәп тә түгел. Ул — татарлардан беренче табибларның берсе, әле 1911 елда ук Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган, Казанда һәм Казан губернасында исеме аеруча билгеле булган мәшһүр медик Казембекның һәм башка Казан профессорларының иң сәләтле шәкертләреннән берсе. Шуның өстенә аның озын гомерле булуы, бик озак еллар гел татарлар арасында эшләве дә аны халык каршында югары күтәргән. «Әбүзәр абзый әле безнең бабайны да яки әткәйне, әнкәйне дә дәвалаган» дип сөйләүчеләр аз түгел иде. Аны еш кына «мәңгелек доктор» диләр. Аннары Татарстанда һәм күрше республикаларда аның меңләгән шәкертләре эшли. Алар да остазларының данын күтәрәләр, билгеле. Ниһаять, аның бик зур җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булуы, дөньякүләм фәнни конференцияләргә, конгрессларга катнашуы, анда докладлар ясавы, халык арасында әледән-әле лекцияләр укуы, матбугат битләрендә әледән-әле мәкаләләре чыгуы, радиода, телевизорда ясаган чыгышлары да аның абруен халык каршында бик югары күтәргән иде.







Date: 2015-12-13; view: 578; Нарушение авторских прав



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.024 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию