Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 7 page





Яңгураны озаткач, Әбүзәр абзый, кулларын артына куеп, кабинет буйлап йөренергә тотынды. Ул карар кабул итәргә тиеш иде. Исмәгыйль турында да, «кызыл чалмалы» турында да уртак фикер бар. Әгәр иң соңгы яңа препаратлар ярдәмендә дә Исмәгыйльнең кан басымы төшеп, бумасы кимемәсә, актыккы чарага — шушы авыр хәлендә операциягә тәвәккәлләргә туры килер. «Кызыл чалмалы» кеше тиз аякка басар төсле. Ә Асия? Асияне нишләтергә?

Вакыт чиксез дә, чикле дә. Аның шулай булуы әйбәт тә. Югыйсә бер эшнең дә очына чыгып булмас иде. Иртәгә Асияне йә хастаханәдә калдырып дәвалый башларга, йә...

– Әгәр ул минем үз кызым булса, мин аны хирургларга бирер идемме? — дип сорады профессор үз вөҗданыннан.

Иртә белән профессор икенче бер хирургка — Гаделкәрим Чалдаевка шалтыратты. Чалдаев обходын бетергәч кереп чыгарга вәгъдә итте.

Ике сәгатьләп вакыт үткәч, Маһирә ханым аны терапия бүлеге ишеге төбендә каршы алды. Чалдаевның буе уртачадан да тәбәнәгрәк, иелә төшеп тә йөргәнгә, читтән караганда ул бөтенләй яшүсмергә охшый. Борын очына әйтерсең урман чикләвеге ябыштырып куйганнар. Шушы чикләвек борын һәм күз төпләрендәге нурлы җыерчыклар аңа үзенә бертөрле сөйкемлелек бирәләр. Холкы сабыр, түшәм ишелеп төшсә дә, артына борылып карамас.

Профессор аңа Асия турында сөйләде, анализларның нәтиҗәләрен, снимокларны күрсәтте, Яңгураның фикерен әйтте, үз уйлары белән уртаклашты.

— Дөресен әйткәндә, — диде ул, — Асияне хирург кулына бирергә күңелем тартмый. Бәлки, мин картайганмындыр, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, консерватор була башлаганмындыр.

— Мин дә бу хәлдә операциягә ашыкмас идем, — диде Чалдаев, күп сөйләмичә.

— Мин аны гормоннар, иң яңа антибиотиклар белән дәвалап карамакчы булам.

Чалдаев профессорның фикере белән килеште.

— Алайса, шулай, — диде профессор Маһирә ханымга. — Асияне үзебездә дәваларга калдырабыз. Гормоннардан башлыйбыз, аннары күз күрер.

Федосеев дамбасына кабат бармаска ант иткән булуына да карамастан, Гөлшәһидә бүген тагын анда төште. Аның күңелен кайчан да булса, кем дә булса бер аңлармы икән? Аны яхшы бер семьяны җимерергә йөрүче усал һәм бозык бер хатын дип атамаслармы? Ихтимал, бакыр чыкмас җирдән алтын эзләмә, шундый мәхәббәт буламыни, дип акыл сатучылары да табылыр, бу ташка үлчим мәхәббәтне ташларга киңәш бирүчеләр дә, дөнья аңа гына терәлгәнмени, нигә бөтен күгеңне шул бер Мансур каплаган, дип тирә-ягына карарга чакыручылар да табылыр.

Тик ни хәл итмәк кирәк?! Юри шундый мәхәббәтне эзләмәгән ич ул. Күрәсең, өлешенә төшкән көмеше шундый. Әгәр аның үз-үзен ничек тыйганлыгын, үз-үзенә карата никадәр аяусыз, шәфкатьсез булганлыгын, барлык кичергән газапларын сөйләсәң, кеше ышанмас иде. Ләкин күңел сөйгәч, утларга атсалар да, суларга салсалар да оныта алмыйсың икән.

Билгеле инде, Федосеев дамбасында бу юлы да ул беркемне дә очрата алмады. Шулай да, анда баргач, ничектер җиңелрәк булып китте, күңелен каплап торган кара болытның бер чите ачылгандай булды. Күрәсең, бер болганмый су да тынмый дигән шикелле, җан тынычланыр өчен дә башта йөрәкнең бер тилереп алуы кирәктер инде.

Больницага килгәч, Гөлшәһидә Асиянең төнлә пристубы башланганлыгын белде һәм шунда ук сигезенче палатага китте. Авыру янында профессор утыра иде, ул күзләрен йомып яткан кызның кулыннан әкрен генә сыйпый. Маһирә ханым да шунда баскан.

Гөлшәһидә, уңайсызланып, ишек төбендә туктап калды. Профессор башын күтәрде һәм, ымлап, якынрак килергә кушты. Гөлшәһидә сүзсез генә исәнләште дә, алгарак узып, Асиягә карады. Кычкырмас өчен иреннәрен тешләгән. Бу көйсез кыз табибларны әрләмичә ничек түзә икән? Әллә профессордан гына тартынамы? Асия керфекләрен күтәрде. Күзләрендә беренче көннәрдәге шелтә юк иде. Бары тик үтенү генә. Нәрсә бу? Авыруның табибларга шулкадәр ышануымы яки язмышына буйсынуымы?

— Тиздән сиңа җиңелрәк булыр, түз, кадерлем, түз, — диде профессор һәм урыныннан торды. — Гөлшәһидә, сезгә үтенечем бар иде.

Алар палатадан чыктылар.

— Нәрсәдән бу, Әбүзәр Гиреевич? — дип борчылып сорады Гөлшәһидә. — Әле кичә генә ул шундый шат иде.

— Мин моны көткән идем, — диде профессор, уйчан гына. — Һәр авыруның үз даруы табылырга тиеш. Асиянең организмы гормоннар белән антибиотикларны кабул итми.

— Ул чагында нишлибез инде? — дип аптырап сорады Гөлшәһидә.

— Сыналган иске метод белән дәвалый башлыйбыз. Солицилат препаратлары белән. — Һәм Гөлшәһидәнең гаҗәпләнүен күреп өстәде: — Озак еллар сыналган иске методларны без кайчак ашыгыбрак гамәлдән чыгарып ташлыйбыз. Яңа даруларны яңа булганнары өчен генә түгел, бәлки файдасы булганда гына кулланырга кирәк. Профессор бүген аерата уйчан, хәтта хәсрәтле иде.

Гөлшәһидә аның үз хәлен сораштыра башлагач, профессор, бүлдереп, йомышын әйтергә ашыкты. Аксюша түтидән телеграмма бар икән. Бүген киләләр. Ләкин сәгать унбердә профессорның институтта лекциясе, шуңа күрә үзе вокзалга төшә алмый икән.

— Вера Павловна белән икәүләп каршы алырга бара алмассызмы? — диде профессор Гөлшәһидәгә. — Машина булачак, сөйләштем. Маһирә ханым менә урын әзерли. Аның бүлегенә салырсыз.

— Яхшы, Әбүзәр Гиреевич. Поезд ничәдә килә?

— Унда кырыкта. Җиденче вагон.

— Борчылмагыз, Әбүзәр Гиреевич, алып кайтырбыз.

Коридор буйлап бераз уйланып баргач, профессор, бик тирән көрсенеп:

— Сез, Гөлшәһидә, Галина Петровнаның нинди кеше икәнен, минем аңа никадәр бурычлы икәнемне белми сез! — диде һәм хәсрәтле тавыш белән өстәде: — Андый кешеләр дөньяда сирәк була.

Теге вакытта лекция укыганда профессорның ни өчен шулкадәр борчылган булуын Гөлшәһидә әле яңа гына аңлады һәм Әбүзәр абзыйның үзе өчен курыкты. Вокзалда Галина Петровнаны күргәч, аның куркуы тагын да артты. Авыру карар күзгә үк бик бетеренгән иде. Машинага аны култыклап чыгарып утырттылар, ә палатага инде носилка белән генә алып менделәр.

Аңа дүрт кешелек кечерәк палатада урын әзерләгәннәр иде. Хәле авыраеп киткән Асияне дә шул ук палатага күчергәннәр иде.

Авыруны урнаштыргач, Гөлшәһидә, Маһирә ханымны култыклап алып, коридор буйлап бара-бара:

– Әбүзәр абзыйны каршы алырга кирәк булыр, — диде. — Галина Петровна өчен ул бик каты борчыла. Мин аны түбәндә көтеп торырмын, ул сәгать берләргә килеп җитәргә тиеш.

— Хәзер күпме соң? — дип, Маһирә ханым сәгатенә карады. — Беренче егерме минут. Авыру хәзер йокларга тиеш.

– Әйе, Әбүзәр абзыйга аны йоклаганда күрсәтик. Беренче реакция узсын.

Нәкъ шулай эшләделәр дә. Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйны вестибюльдә көтеп алды һәм шунда ук аңа Галина Петровнаны ничек каршылаулары турында сөйләп бирде, юлда бераз йончыганлыгын әйтте. Хәзер ваннадан, уколлардан соң авыру йокыга киткән. Аксинья Алексе — евнаны, Әбүзәр абзый үзе үтенгәнчә, профессорның өенә илтеп куйганнар.

Профессор халат төймәләрен бик озак төймәләде, һаман аның бер чабуы озын, икенчесе кыска булып чыга иде. Соңыннан Гөлшәһидә аның төймәләрен үзе төймәләде.

— Рәхмәт, — диде профессор, — әйдәгез барып карыйк.

Гөлшәһидә аны кулаклап алды. Палата ишеге төбендә профессор туктады һәм Галина Петровнага ерактан карап торды. Әгәр алдан белмәгән булса, ул аны таный да алмас иде. Элекке сөйкемле Галина Петровнадан тире дә сөяк кенә калган! Әбүзәр абзый үзен култыклаган Гөлшәһидәнең кулын ни өчендер берничә тапкыр сыйпап алды да авыру янына узды. Галина Петровна йоклый иде. Профессор аның ябык йөзенә озак карап торды.

— Сез артык борчылмагыз, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшәһидә, палатадан чыккач.

— Хәзер артык борчылмыйм инде. Мин начаррак булыр дип көткән идем.

Гөлшәһидә аптырап калды. Моннан да начаррак нәрсә була инде?

— Сез барыгыз, эшегезне эшләгез, Гөлшәһидә, — диде профессор. — Мин әзрәк фикерләремне тупларга тиешмен. Диләфрүзгә, зинһар, әйтеп куегыз: Галина Петров на уянгач та, миңа килеп хәбәр итсен. Маһирә ханымны күрсәгез, минем янга керсен әле.

Берьялгызы калгач, профессор урыныннан торып йөренә башлады. Шулай ук әлеге ташка үлчим чирме икәнни?

Икенче бер диагнозны кире кагу яңаны куюга караганда бик күп мәртәбәләр авыррак. Бу хәтта Таһиров кебек тәҗрибәле профессорларга да бик читен. Бүтәннәрнең фикере аңа да тынгылык бирми, аның ихтыярына да тәэсир итә, акылын тарката йә богаулап ук куя.

Маһирә ханым килде. Галина Петровна уянган икән.

— Алайса әйдәгез, барып карыйк, — диде профессор, һәм алар шунда ук палатага юнәлделәр.

Профессорны күргәч, Галина Петровнаның керфекләре дерелдәп китте. Башын күтәрмәкче булды, ләкин башы хәлсезләнеп мендәргә салынып төште. Ике күзеннән яшь бәреп чыкты. Профессор кызу, нык адымнар белән аның янына килде, исәнләште, тынычландырды һәм баш очына утырды. Кул тамырын капшап саный башлады. Тамыр тибеше кызу, температурасы да бар, йөткергәли дә.

— Сезне дә борчыдык... — диде Галина Петровна ише — телер-ишетелмәс тавыш белән һәм кеткелдәп йөткереп алды.

— Борчып бик яхшы иткәнсез. Тынычланыгыз, Галина Петровна. Бүген юлдан соң әзрәк хәл җыегыз. Maһирә Хәбировна, — дип, профессор дәвалаучы табибка бо — рылды, — үпкәләрнең томографиясен һәм бронхография снимокларын әзерләргә кушыгыз. Иртәгә мин иртүк килермен.

Шуннан соң профессор, Галина Петровнага тыныч ял теләп, үз-үзенә бик нык ышанган бер кыяфәт белән палатадан чыгып китте.

Профессор Галина Петровна янында ике нәрсәгә бик нык игътибар итте. Иң элек Галина Петровнаның йөзе. Рак белән авыручыларның йөзләре гадәттә җир төсле була, Галина Петровнаның йөзе алай ук түгел кебек. Профессорның игътибарын җәлеп иткән икенче нәрсә палатадагы... ис булды. Мондый ямьсез ис гадәттә бронхлары авыру кешеләрнең какырыкларыннан килә.

Хәер, болар әле берсе дә нәтиҗә ясар өчен нигез бир— миләр, алай гына да түгел, болар бик алдаучан нәрсәләр иде. Ашыкмаска, томография һәм бронхография снимокларын көтәргә кирәк. Фәкать шуннан соң гына... «Ә ни өчен Тулада бу снимокларны ясамаганнар икән? — дип, кинәт уйлап алды профессор. — Әллә ясап та...»

Аксюша түти хастаханәдән һаман-һаман күңелсез кайта иде. Фатихәттәй түзмәде, беркөнне тотты да сорады:

– Әллә Галина Петровнаның хәле начараеп киттеме? Үзеңнең дә төсләрең тәмам качкан.

— Юк, Фатихәттәй, Галинушкамның хәле беркөе. Бүген әзрәк сөйләшкәләде дә әле. Әбүзәр Гиреевичка бик ышанам, ди.

— Алайса, шатланырга кирәк.

— Шатланмаган кая инде ул!

— Берүк, шатланган кеше сөмсерләре коелып утырмый, — диде Фатихәттәй, Аксюша түти алдына кайнар гөбәдия куя-куя. — Яле, ашап җибәр әле тәмле генә итеп. Көне буе тамагың ачкандыр. Мин, җаным, кешене үтәдән-үтә күрәм. Лутчы ни булганын әйт тә бир.

— Акылым беткән, шуңа тиле кебек моңланам, ахрысы, — диде Аксюша түти, һаман дөресен әйтмичә. Ашны да чеметеп кенә капты.

Бу Фатихәттәй ябышса, тигәнәк кебек ябыша икән.

— Юк, кайгыңны эчеңә җыйма, ат та бәр, җил таратсын. Берәрсе хәтереңне калдырдымы әллә?

– Өемне сагындым, шуңадыр.

Фатихәттәй агара башлаган чәчен яулык астына яшерде дә:

— Йә инде, гөбәдиямне кайнар килеш аша, — диде. — Иртәгә Галина Петровнага да алып барырсың.

— Рәхмәт инде. Нигә бу кадәр мәшәкатьләнәсең.

— Син ил өстеннән сынык җыеп йөрүне дә мәшәкать димәгәнсең ич.

— Заманы шундый иде бит ул чакта.

— Кыен чактагы яхшылык — мең яхшылык. Үпкәңне яшермә.

— Юк, Фатихәттәй, бер үпкәм юк.

— Бар дигәч бар.

Шуннан соң Аксюша түти сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Ниндидер бер кеше, аны туктатып, кайдан килдегез, хастаханәгә кем урнаштырды, нигә аерым няня тоталар, күпме акча төрттегез, фәлән-төгән, дип сораштырып йөри икән.

-Әбәү, әчәч! — диде Фатихәттәй, нәфрәтләнеп. — Әбүзәргә әйттегезме соң?

— Юк, юк, нигә аны борчырга. Аның болай да мәшәка те җиткән.

Иртән, Аксюша түти хастаханәгә киткәч, Фатихәттәй шуларны барысын да Әбүзәр абзыйга сөйләп бирде. Профессорның төсләре качты. Ул шунда ук Алексей Лукичка шалтыратты һәм, бик каты тузынып:

— Нинди шамакай шымчы безнең хастаханәдә йөри? — дип сорады.

Алексей Лукич мәсьәләне бик тиз төшенде. Кемнәрдер кляуза язганнар, шуны тикшерәләр, Тютеев үзе Алексей Лукичтан аңлатма сораган.

— Соң ни өчен минем үземә әйтмәдегез? — дип ачынып сорады профессор. — Мин аңлатыр идем дә, эше дә бетәр иде.

— Бу ни... Әбүзәр Гиреевич... Мин сезнең белән сөйләшергә дә куркам... Солтанморатова эше, Тютеев үзе дә ажгыра... Беләсез бит инде...

«Кара син ул хәшәпләрне!» — дип уйлады профессор һәм, шалтыратып та тормыйча, туп-туры Тютеев янына китте.

 

Ә иртән Әбүзәр абзый эшкә китмәс борын ук доцент Яңгура шалтыратты һәм, болай вакытлы-вакытсыз борчуы өчен бик түбәнчелек белән гафу үтенгәннән соң, шаян тонга күчеп, якын кешеләр арасында гына була торган бер тәкәллефсезлек белән:

— Кич өйдә булырсызмы, кунакка барам, — диде.

Мәдинә ханым авырыбрак торса да, Әбүзәр абзый үзе киләм дигән кешегә килмә дип әйтергә яхшысынмады, рәхим итегез, диде. Алар болай әллә ни еш йөрешмәсәләр дә, җае чыкканда яки бәйрәмнәрдә бер-берсенә баргалый — лар иде. Мәдинә ханым белән Яңгураның хатыны үзләрен хәтта кардәш-ыру дип тә йөриләр иде. Дөрес, алар бу кардәшлекнең тамырын таба алганнары юк. Әмма икесенең дә Уфа кызлары булуы хак иде.

— Парлап килегез, — диде Әбүзәр абзый.

— Мин хәзер буйдак, — дип көлде Яңгура. — Назлыбикәмне әнкәйләргә — Уфага озаттым.

Әбүзәр абзый өй кешеләренә, кунак киләсе бар, әзер — ләнебрәк торыгыз дип әйтте дә эшенә китте. Ә кичен, кайтышлый, кибеткә кагылып кызыл шәраб сатып алды. Ул үзе эчми, әмма кунакка берни дә куймасаң, ничектер килешми ич.

Менә Фазылҗан Әбүзәр абзыйның диванында утыра. Ике кулын диван артына җәеп салган, аягын аякка атландырган. Очлы борынлы модный ботинкасы ялт-йолт итеп тора. Өстендә өр-яңа кара костюм, кар кебек ак күлмәк, ак ефәк галстугын чикләвек хәтле генә төенләп таккан. Яңаклары алсу. Киң шома маңгае өстендәге бер тотам ак чәч аңа ниндидер затлылык өсти. Елмайганда бит урталары аз гына чокыраеп китә. Көлгәндә авызын ермас. Бөтен кыяфәтендә, хәтта тамак төбе белән сөйләшүендә дә үтә нечкә тәрбиялелек, җитдилек, абруй һәм дәрәҗә сизелә.

— Тютеевны нишләттегез? — дип сорады Яңгура, башта рюмкасыннан, аннары хуҗа белән бер иштән куелган бәләкәй чынаяктан авыз итеп. — Аңа югарыдан да чәпәгәннәр, ахрысы. Хәер, шул кирәк ул наданга.

Бу күңелсез вакыйга турында искә төшергәч, Әбүзәр абзыйның кәефе китте. Алар Тютеев белән күзгә-күз генә сөйләшкәннәр иде, ничек итеп бу сүз читкә чыккан икән?

— Беләсезме, Фазылҗан, — диде ул, кирәкле сүз эзли— эзли. — Тютеев белән без алай зурдан кубып сөйләшмәдек. Без бер өй кешеләре, ә өйдә савыт-саба шалтырамыйча булмый инде.

Яңгура мәгънәле генә елмайды.

— Савыт-саба гынамы икән, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул һәм, рюмкасын кулына алып, алсу ялкынга сокланып карап торды. — Тютеев утырган урынында тора алмый, кызыл борыч ашаган төсле үрле-кырлы сикерә, өстәле тирәсендә цирк аты кебек юргалап йөри, әйтерсең артына камчы органнар.

— Алай ук булмас ла, — диде профессор, хафага төшеп. — Шулкадәр каты булдымы икәнни?

— Сез, Әбүзәр Гиреевич, әйтмәсәгез әйтмисез, әйтсәгез кешенең үзәгенә үткәреп, гомергә онытмаслык итеп әйтәсез.

— Юк, сез арттырасыз, Фазылҗан. Аннары ул миннән гафу да үтенгән. Алексей Лукич әйтте.

Яңгура башын артка ташлап көлеп алды:

— Ышанмагыз, тукран тәүбәсе! Мин аны яхшы беләм. Сез аның җенбикәсенә кагылгансыз. Наданга надан дип әйтсәң, ул үзен галим дип исбат итәргә сикереп тора... Сез аның бик әшнә кешесенең кемендер хастаханәгә салмагансыз икән.

— Мин, Фазылҗан, авыруларны туган-тумачаларына карап дәваламыйм Аннары үз бүлегемдә мин үзем хуҗа.

– Әлбәттә, — диде Яңгура, җитди итеп, — үз бүлегеңдә дә хуҗа булмагач, нигә ярый ул. Сез әле, ихтирам күрсәтеп, Тютеев янына үзегез баргансыз, мин ул тукмак борын белән телефоннан да сөйләшеп тормас идем...

— Фазылҗан, — диде Әбүзәр абзый, көлемсери төшеп, — гарәпләрнең бер мәкале бар: үзе артында берәүне дә яманлама, җилнең җиткерүе мөмкин, диләр алар.

Яңгура ияк кагып алды:

— Сез хаклы, Әбүзәр Гиреевич. Тютеев авыз күтәреп сөйләргә дә тормый, ләкин мундир мәртәбәсе дигән бер әшәке нәрсә бар. Тютеев, рус әйтмешли, как никак җитәкче кеше. Аннары, кайчак җилнең кайдан искәнен чамалау да зыян итми. Тютеев, әлбәттә, чи усак утыны, әмма Солтанморатова... анысы аның ана каплан. Аңардан сак булырга кирәк иде. Әйтүләренә караганда, аңардан кайбер дәү абзыйлар да шүрли икән.

— Димәк, гаепләре бар.

— Ул ягы бәхәссез, әмма Ходай сакланганны саклармын дигән, Әбүзәр Гиреевич. Между прочим, ул Солтанморатова әнисен икенче бер хастаханәгә урнаштырган инде. Аңа үзләре урын тәкъдим итүчеләр табылган.

— Бүтәннәрнең ахмаклыгына мин куанмыйм, — диде профессор, сүрән генә. — Дәүләт исәбенә, халык исәбенә яхшатлы булырга тырышучылар бетмәгән әле.

— Сез артык идеальный кеше, Әбүзәр Гиреевич. Барлык кешеләр дә шулай булсачы. Сез Солтанморатованың әнисен хастаханәгә урнаштырмау белән бернәрсә дә отмадыгыз, ә урнаштырган кешеләр берьюлы ике куянны атканнар: Тютеевны да канәгатьләндергәннәр, ана капланнан да котылганнар. Сезнең ике кан дошманыгыз гына артты.

— Бу — уен, Фазылҗан. Мин гомерем буе уеннан читтә тордым. Ниндидер исәп-хисап белән эш итмәдем.

— Ярар, әйттем исә кайттым, — диде Яңгура һәм, хуҗаларга рәхмәт укып, өстәл яныннан торды, аннары рояль өстендәге китапларны караштыра-караштыра сорап куйды: — Мансур кайтырга уйламыймы? Минем балдызкай әллә нәрсәләр тыкылдаган иде.

— Юк, безгә берни дә язганы юк, — диде Әбүзәр абзый, көрсенүен яшерә алмыйча.

– Җибәрмәскә кирәк иде, катырак булырга кирәк иде. — Яңгура бер китапны куеп икенчесен алды да аның битләрен актара-актара өстәде: — Сәләтле егет ул, яхшы шеф кулына эләксә, аңардан менә дигән хирург чыгар иде. Практикада чакта ук мин аңа игътибар иткән идем.

— Яшь чакта дөнья күрү дә кирәк бит, — дигән булды бу турыда сөйләшергә яратмаган профессор.

— Ләкин барыннан да бигрәк яшь чакта тезген кирәк, — диде Яңгура, йодрыгын кысып. — Яшь чак — яшел чак, диләр, анда да тарта, монда да. Вакыт узганын сизми дә каласың. Шуннан соң безнең агай-эне утыз биштә-кырыкта көч-хәл белән кандидатскиен якларга керешә, илледән узгач, докторскийга тотына, алтмышта пенсиягә чыга. Ә чынында сәләтле кеше утыз биштә доктор булырга, дөньяны шаулатырга тиеш. Мансурга языгыз, бернигә карамастан кайтсын. Мин аны үз яныма алачакмын.

Әбүзәр абзый бу тәкъдимне кабул да итмәде, кире дә какмады. Ул кунагын кабинетка чакырды, күптән түгел генә букинистлардан сатып алган сирәк очрый торган китапларын күрсәтте. Ләкин Фазылҗан китап сөючеләрдән түгел иде, ахрысы, бу китапларга исе китмәде. Медицинага кагылышлыларын кулына алган булды, ә тарих, сәнгать, әдәбият китапларын күздән генә кичерде. Аның каравы статуэткалар аның күзен кыздырды. Күрәсең, ул сәнгатьнең бу төрен өстен куя.

Шкаф башларында Александр Сергеевич Пушкин статуэткалары гына да биш-алты иде. Күбесе оригиналлар. Әбүзәр абзый берсен быел гына, терапевтлар конгрессына баргач, Ленинградтан алып кайткан икән.

— Менә монысын миңа сатмыйсызмы? — дип сорады Яңгура, иң шәп ак мәрмәр статуэткага күрсәтеп. — Сездә аннан кала да Пушкиннар әнә күпме... Ахрысы, сез аны бик яратасыз.

— Аны кем яратмый соң, Фазылҗан?!

— Сатасызмы?

— Юк, Фазылҗан, сатмыйм. Әнә вазаларның теләсә кайсысын бирә алам. Менә монда берсе бар, мин аны Фатихәттәйдән ераграк яшереп тотам, югыйсә тәрәзәдән атачак. — Һ әм ул, урындыкка басып, ялангач хатын сурәте төшерелгән вазаны тартып чыгарды. — Юбилейда китергәннәр иде. Профессор Михайловский бүләге. Мәрхүм, ярата торган иде шундый эротик нәрсәләрне.

— О! — диде Фазылҗан, телен шартлатып. — Назлыбикә көнләшерлек икән. Чит илнеке булса кирәк. Ясый беләләр соң шундый нәрсәләрне анда. Моны бирсәгез, әлбәттә, рәхмәт әйтеп алам. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, үзем дә буш калмам. — Ул профессорның язу өстәлендәге бронзадан коелган ау эте сынына карап алды да. — Миндә шуның затлырагы бар, — диде. — Әгәр теләсәгез, алмашка бирермен.

Date: 2015-12-13; view: 565; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию