Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Монологик язма сөйләм һәм аны үстерү буенча эш төрләре





Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм –катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. Аның телдән һәм язмача формасы бар. Мон.язма сөйләмне үстерү буенча эш төрләре:

1) Картина, сюҗетлы рәсемнәр яки диафильмнар күрсәтеп, шулар буенча төрле күләмдәге сочинение, хикэя яздыру.

2) Сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү.

3) Биремле излоҗение яздыру. Мәсәлән, текст ахырына үз фикереңне өстәп язу.

4) Билгеле бер темага хат язу

5) Котлау язу һ.б.

 

Дәрес, аның эчтәлеге, төрләре, төзелеше. Дәрескә куела торган таләпләр.

Дәрес - мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы. Ул процесс –укытучы һәм укучыларның бердәм эзлекле эшләве.

Дәрес актив(нәтиҗәле) яки пассив(сүлпән, нәтиҗәсез) булырга мөмкин.

Нәтиҗәле дәрес дип түбәндәге таләпләргә җавап биргән дәресләрне әйтә алабыз:

1) Материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган.

2) Алынган тема конкрет булып дәреснең максаты һәм өйрәнелә торган теманың гамәли әһәмияте ачык аңлашылган.

3) Дәрес өчен сайланылган материал аңлаешлы,җиңел үзләштерерлек булган, укучыларның танып белү активлыгын үстерерлек һәм аларга төрле яклы тәрбия бирерлек булган.

4) Тема үткән дәресләрдәге материалга бәйләнешле һәм моннан соң үтелә торганына нигез булырлык итеп бирелгән.

5) Укучыларда дөньяга караш, тормышта үзенең урынын таба белү һ.б.шундый сыйфатлар тәрбияли алырлык дәресләр.

Укытучыдан дәресләрне укучыларга ныклы белем бирерлек, алган белемен тормышта файдалана алырлык, укучыларның акыл сәләтен үстерерлек һәм аларга төрле тәрбия бирерлек итеп оештыру таләп ителә.

Дәрес төзелеше

1)Башлам

2)Актуальләштерү.

3)Яңа материалны аңлату.

4)Күнекмәләрне булдыру.

5)Өйгә эш бирү.

6)Йомгаклау.

Бу структур кисәкләр дәреснең максатына карап, кайберләре төшеп тә кала. Аларның дәвамлылыгы да дәреснең максатына бәйле.

Дәрес типлары

Тел дәресләре үзләренең характерына(максаты,эчтәлеге, укучыларның эшчәнлеге, үткәрү методикасы) буенча төрлечә оештырыла һәм шуңа карап, дәресләр төрле типта булалар.

Date: 2016-06-06; view: 2797; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию