Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 11 page





Таң сызылып килгән чагында, Гөлшәһидә ниндидер гаҗәп матур музыка тавышына кинәт уянып китте. Балага бөркү булмасын дип, алар төнгә дә тәрәзәне ачык калдырып, рәшәткәсен генә төшергәннәр иде.

Уянгач, Гөлшәһидә иң элек галәм киңлегендә очкан Валентина турында уйлап алды: төнне ничек үткәрде икән Валюша? Уяндымы икән инде?

Ә музыка шундый якын, шундый таныш, шулкадәр үзенә тарта, һич түзәрлек түгел. Кинәт Гөлшәһидә калтыранып китте, башын күтәрде. «Акъярым» көен уйныйлар лабаса. Ул урыныннан торды. Баласы, нәни кулларын як-якка ташлап, тыныч кына йоклый. Бит урталары алсуланган. Мансур да йоклый. Гөлшәһидә халатын киеп, иңенә җылы яулыгын салды да, ишекне әкрен генә ачып, палубага чыкты.

Нинди гүзәл урыннардан баралар икән! Кама! Әнә су эчендә калган тугайлар, әрәмәлекләр, агачлар. Су өстендә сыек кына алсу томан йөзә. Сүз белән аңлатып булмый торган сафлык һәм матурлык, рәхәт салкынча. Җил исә дә, исми дә.

Палубага чыккач, гармун тавышы тагын да ачыграк ишетелә башлады.

«Нинди бала бу сәгатьтә моңлана икән», — дип уйлады Гөлшәһидә һәм, кызыксынып, алгаа таба үтте. Юк, өстә түгел, түбәнге катта уйныйлар икән.

Аска төшкәч, Гөлшәһидә шаккатып туктап калды: гармунны Асия уйный иде! Күзләрен йомып, гармун өстенә яңагын куйган, тәмам онытылган. Хәтта аяк тавышын да ишетмәде.

Асия! — диде Гөлшәһидә, аңардан берничә адым кала туктап.

Асия сискәнеп китте, аннары әкрен генә кычкырып җибәрде. Гөлшәһидә тиз генә аның янына килеп, иңнәреннән кочып, янына утырды. Асия шунда ук аның күкрәгенә капланып елый башлады.

Ни булган мескенкәйгә? Ул бит туйга әзерләнә иде. Әллә туй сәяхәтенә чыкканнармы? Татлы газапка түзә алмыйча шулай гармун уйныймы? Йә булмаса гастрольгә барышларымы? Гөлшәһидә Асиянең тормышындагы үзгәрешне белә иде. Кыш көне ул мединститутта укуын ташлап филармониягә эшкә керде. Хатирә апа елан килеп кызын бу акылсызлыктан туктатуны үтенде. Гөлшәһидә шул ук көнне Асияләргә барды. Озак сөйләшеп утырдылар. Асиянең карары нык, аны һич тә үзгәртергә мөмкин түгел иде.

Мин көн үткәрер, җан асрар өчен генә яши алмыйм, Гөлшәһидә апа, — диде ул, эчке бер яну белән янып. — Мин үзем дә тормыштан барысын алыр идем, үземнән дә барысын, актык тамчысына кадәр бирер идем. Мин пыскып яшәргә теләмим, янасым килә. Авыру чагымда мин бик күп нәрсә белән килешергә мәҗбүр идем. Сәламәтләнгәч...

Күрәсең, терелү шатлыгы, табибларга булган хөрмәт һәм аларга табыну Асиядә беренче вакытта шулхәтле көчле булган, ул, үз теләген яхшылап ачыкламыйча, элемтәне ташлап, медицинага омтылган.

Мин үземне тыярга, йөрәгемә богау салырга тырышып карадым. Булмады. Театр минем актыккы ноктам дин өзеп әйтә атмыйм. Бәлки, тагын кая булса ташланырмын. Ләкин кайдадыр мин факел кебек янарга тиешмен. Югыйсә дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе кала?

Мондый кешене юлыннан туктатырга мөмкинме? Иң көчле елгаларның агымнарын үзгәртергә мөмкин, чын ихтыярга ия булган, туктаусыз эзләнгән кешенең омтылышына киртә салырга мөмкин түгел, чөнки моның өчен аның канатларын кисәргә кирәк, ә канатсыз кош һәлак була.

Илдар да мондамы? — дип сорады Гөлшәһидә, Асия бераз тынычлана төшкәч.

Асия башын гына чайкады. Аннары читкә борылып, таң сызылган якка карый-карый, күз яшьләрен йотты:

Туйга кайтам дигән иде. Шуннан соң... Өч ай инде, хаты да, хәбәре дә юк. Командованиесе дә җавап бирми. Әллә...

Эх, тормыш, тормыш! Серле дә син, моңлы да, шатлыгың да җитәрлек, кайгың да...

Көндез Гөлшәһидә Асияне гел үз янында гына тотты, бер генә минутка да аңа ялгыз калырга, күңелсезләнергә ирек бирмәде. Халык белән бергә булгач, Асиянең үзенең дә күңеле әзрәк ачылып китте, күңелле көйләр генә уйнады. Ул Уфага, әнисенең сеңлесенә кунакка, дөресрәге, онытылмас кайгысын онытырга бара икән.

Гөлчәчәкнең генә бер кайгысы да юк. Ул һаман, болынга чыккан колын кебек, палуба буйлап чабып йөри, кем дәшсә, шуның белән сөйләшә. Әнә ул тагын чәчләрен тузгытып йөгереп килә, кулында чәчәкләр.

Әнием, бу чәчәкләрне бер дәү апа сиңа бирергә кушты, — диде ул, урындыкка утырган әнисенең итәгенә чәчәкләр бәйләме салып.

Нинди апа? — дип сорады Гөлшәһидә, гаҗәпләнеп.

Матур апа. Ул әйтә: синең әниең — доктор. Ул мине терелтте, ди.

Гөлшәһидә чәчәкләрен кулына тоткан килеш бер Мансурга, бер Диләфрүз белән Юматшага карап алды.

Теплоход үтеп баручы икенче бер теплоходны сәламләп сузып кычкыртты. Яр буйлары бер гайрәтләнеп яңгырап алдылар да тындылар. Алда гаҗәеп якты киңлек. Кояш үзенең бөтен биниһая көченә балкый, су өсләре җем-җем килә. Ә Кама дулкыннары, теплоходка кагыла кагыла, үзләренең һич бетмәс гүзәл җырларын җырлыйлар. Кайчандыр Әбүзәр абзый тыңлаган серле дә, моңлы да җырны җырлыйлар иде алар.

 

Date: 2015-12-13; view: 353; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию