Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 8 page





Самоварның янтайтып агызырлык та суы калмагач, янә бер яңарттылар да тагын чәйгә утырдылар. Бу юлы сүз туй турында барды. Яңадан Сәхипҗамал җиңги үзенең борчуларын әйтте:

Ятимә булып үсте шул былбылкаем... Бәхетсезлеге дә булды... Кыз чагында җыйганнары барысы да югалып бетте. Кода белән кодагыйга берәр затлы нәрсә ала алдымы икән? Кияү бүләге бармы? Туй булгач, халык арасында йөзенә кызыллык килмәсен иде дип әйтүем инде.

Гөлшәһидә, кайбер бүләкләрен Хатирә апага күрсәтеп, аның белән киңәшеп алган иде. Сәхипҗамал җиңгине тынычландырыр өчен Хатирә апа шуларны бераз арттыра төшеп тә сөйләде. Электә дә татар хатын-кызлары арасында бирнәне арттырып мактау гадәте булган бит.

Шулхәтле үк тырышканмыни, җаным, — дип, чын күңелдән сөенде Сәхипҗамал җиңги. — Синең дә ярдәмең тигәндер инде, Хатирә апа, рәхмәт үзеңә. Хәзерге яшьләр үзләре генә белеп бетерми инде андый эшләрне. Әпен-төпен иттерәләр дә гомергә бер килә торган шатлыкның ямен китәрәләр.

Сүзгә мавыгып сизми дә калдылар: кайчан ишек ачылган да, кайчан Гөлшәһидә, Әһлетдин бабай һәм Мансур килеп кергәннәр! Гөлшәһидә йөгереп килеп җиңгәсенең муенына сарылды, аннары Бибисара түтине кочты. Өчесенең дә күзләреннән яшь бәреп чыкты.

И-и, сезнең белән күрешергә дә онытып торам, — дип, Гөлшәһидә Хатирә апага, үз бүлмәсеннән йөгереп чыккан Асиягә омтылды.

Мансур кунаклар белән дә, Хатирә апа һәм Асия белән дә бик ягымлы итеп күреште. Сәхипҗамал җиңгинең сәламәтлеге турында сорады. Бибисара апа кеше ишетмәгәндә генә Сәхипҗамалның колагына пышылдап алды:

Икесе дә бик пар килгәннәр икән.

Нәфисә апа килә алмадымыни? — дип сорады Гөлшәһидә,

Мин дә киткәч, ул да киткәч, хастаханәне кем кулына калдырасын, — диде Бибисара апа, шаян да, җитди дә итеп. — Михаил Михалыч ялда. Нәфисә күп итеп сәлам әйтте, чакырган өчен рәхмәт укыды.

Әһлетдин бабай, әйберләрен кухнядан чыгарып, Гөлшәһидә белән Мансурны янына чакырды да:

Аз булса да күп итеп алыгыз инде безнең шул күчтәнәчләрне, — диде. — Җәмәгать тарафыннан әманәт итеп әйтеп җибәрелгән булгач, миңа әйтеп тапшыру шарт: ике тәпән бал, ике чиләк май, ике чиләк эремчек, өч кәрзин йомырка, ит, каз, тавык, калганнары, — ул ике чемоданга күрсәтте, — таба ашлары.

Сез акылдан яздыгызмы бу кадәр бүләк алып килергә! — диде Мансур, гаҗәпләнеп һәм уңайсызланып.

И, кияү, — диде Бибисара, бераз мутланып. — Иң зур бүләгебезне тартып алганда безне кызганмадыгыз, вак-төягенә калгач кына алай итмәгез инде. Гөлшәһидәбез миллиен тапкыр кадерле дә... — Бибисара яулык очы белән күз яшен сөртеп алды. — Нихәл итәсең...

Акъярда ата-бабадан килгән гадәт шундый, кияү, яшьләргә бөтен авылыбыз белән булышабыз, — диде Әһлетдин бабай. — Менә ак сакалым, әгәр юкны сөйләсәм. Җәйнең иң матур вакытында парлашып кунакка килсеннәр дип тә әйтергә куштылар. Минем хәтер — тишек иләк, коелганчы әйтеп куйганым яхшы. Түбән оч Мәликәсе, Гөлшәһидә, җибәргән даруларың өчен бик зур рәхмәт укыды, даруларың бик килешкән икән үзенә, хәзер тагын тап-таза йөгереп йөри.

Индифферентно дару җибәргән идем, — дип елмайды Гөлшәһидә Мансурга.

Бергәләп чәй эчкәннән соң, башта таксига утырып кунакларны алып китмәкче булганнар иде, картлар риза булмадылар.

Алдан ризык барсын, — диделәр. — йола шундый.

Шуннан соң Мансур, Гөлшәһидә һәм Әһлетдин бабай өчәүләп әйберләрне алып киттеләр. Аннары Мансур кунакларны һәм Хатирә апаны ала килде.

... Беренче мәҗлес җомга көн үтте. Шимбә көн кич Таһировлар квартирасына икенче мәҗлескә Казан медицина дөньясының чәчәге җыела башлады.

Беренче көнне китерелгән бүләкләргә дә хәйран калган Сәхипҗамал җиңги белән Бибисара апа бүген китерелгәннәренә тәмам шаккаттылар. Бер исле майлары гына да бала коендырырга җитәрлек иде.

Утыз пар кунак килде. Кемнәр генә юк иде алар арасында. Олылары да, урта яшьтәгеләре дә, аннан яшьрәкләре дә. Ирләрнең кайберләре озын ак чәчле, сакал-мыеклы мәһабәт кешеләр. Хатын-кызның кием-салымы бигрәк затлы. Алкалары, муенсалары, беләзек-йөзекләре күз явын алып, җем-җем итеп кенә торалар.

Ниһаять, кунакларны каршы алу шау-шуы беткәч, барысын да табынга чакырдылар. Яңадан бер мәл ыгы-зыгы булып узганнан соң, барысы да утырыштылар. Гөлшәһидә белән Мансур түрдә. Бер якларында Сәхипҗамал җиңги белән Мәдинә ханым, икенче якларында Әбүзәр абзый. Беренче көндә Әһлетдин бабай да табынга утырды. Бүген ул аяк өсте торып кунакларны сыйлап йөрде. Килүе белән үк Фатихәттәй белән дуслашып алган Бибисара апа кухнядан да чыкмады. Бик кызык вакытларда гына, авызын яулык чите белән каплап, ишектән карап торды.

Мәҗлесне ачып, Әбүзәр абзый берничә сүз әйтте, яшьләргә матур, тигез һәм бәхетле тормыш теләп беренче тостны күтәрде. Аннары мәҗлесне алып барырга мәһабәт сакаллы бер кешене тамада итеп сайладылар. Авызына шайтан төкергән кеше булып чыкты. Бөтен мәҗлесне көлдерә-көлдерә сөйләгәннән соң, Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый һәм Сәхипҗамал җиңги исәнлегенә аерым-аерым тостлар күтәртте. Шуның артыннан ук тын алырга ирек бирмичә дигәндәй:

Хөрмәтле Николай Максимович, рәхим итегез. Күп тә сөйләмәгез, аз да сөйләмәгез, чамасын белеп кенә, — дип, артист Любимовка мөрәҗәгать итте.

Николай Максимович торып аякка басты да, ике кулын күкрәгенә кушырып, яшьләргә көлемсерәп карый-карый башын чайкады. Ул әле бер сүз дә әйткәне юк, ә халыкның авызы инде ерыла башлады.

Нинди пар килгәнсез, матурлыгыгыздан әй балкый! — диде ул. — Сезгә атап әйтәсе сүзләремне энҗе-мәрҗәннәрдән генә тезәр идем дә... аның остасы, — Николай Максимович икенче якта оялып кына утырган Зиннуровка бармагы белән төртеп күрсәтте: — әнә. Мин үзем, дуслар, кырык тапкыр үлеп, кырык тапкыр терелгән кеше. Дөресрәге, терелтелгән кеше. Рәтем бөтенләй китә башлагач, әнә Әбүзәр Гиреевич, Гөлшәһидә ханым һәм менә уң ягымда утырган сөекле Маһирә Хәбировна, Вера Павловна һәм Алексей Лукич мине, туңдырып куеп, биш мең елдан соң гына терелерлек итәргә уйлыйлар. Ул арада минем барлык чирләр туңып бетәргә, мин үзем егерме биш яшьлек егет хәленә кайтып, үземнән биш мең яшькә кече кызга өйләнергә тиешмен. Шунда утырганнар барыгыз да туема рәхим итегез. Ләкин аңарчы бу дөньяда яшәвем өчен докторларның аякларына баш ияргә әзермен... Әлбәттә, сезгә көлке, сезнең бавырыгызда таш юк, йөрәгегез инфаркт кичермәгән, сезне чалкан яткырып, атналар буе акбур белән сыйламаганнар, торып йөрмәсен дип чалбарыгызны салдырып бикләп куймаганнар... — диде ул, кулы белән бөтен табынны урап. — Мин бу тостны авырулар авырмасын, табибларга эш калмасын дип күтәрер идем дә... Әбүзәр Гиреевич, сезнеңчә ничек, минем теләк белән генә була торган эшме бу? Гөлшәһидә ханым, хәтерлисезме, беркөнне сезнең роза чәчәге төсле ачылып, балкып йөрүегезне күргәч, хастаханә коридорында мин сезгә нәрсә әйткән идем? Кызармагыз, Мансур Закирович артына яшеренмәгез. Ул чакта танган булдыгыз, хәзер тана алмыйсыз инде. Икегезнең дә бәхете өчен! — Ул ижевский суын эчеп җибәрде, утырды һәм шунда ук тагын аякка басты. — Ижевскийдан инфаркт булмый торгандыр ич, иптәш табиблар? — дип сорады.

Барысы да шаркылдап көлеп җибәрделәр.

Тамада оста ораторлар һәм сөйли белмәүчеләр турында бер мәзәк хикәя кылып, минем бурыч шушы һәр ике төр кешеләрне мәҗлес күрке итү дип, Бадъян бакчасына сүз бирде. Күрәсең, бу сәер исем мәҗлес халкына яхшы таныш иде, дәррәү кул чаба башладылар.

Берәүләр авызларында кош сайратып дан ала, — диде Чалдаев, аякка басып, — икенче берәүләр сука сукалауны артыграк күрә. Бала чакта миннән, чыбык белән кыйный-кыйный, сука сукалатканнар. Сөйләргә өйрәнергә вакыт та калмаган.

Алай булгач, утырыгыз. Өйрәнгәч сөйләрсез.

Рәхмәт, хөрмәтле тамада. Кечтеки тостым шул, яшьләр хөрмәтенә, ачы булса да, эчәм шул күгәрчен сөтен!

Кунаклар шау-гөр килеп алдылар. Пычак, чәнечке тавышлары ишетелде. Бер-берсен кыстау китте.

Иптәш тамада, гаделлек юк сездә! — дип кычкырды кара тут йөзле бер чая табиб. — Бу мәҗлестә хатын-кыз заты бармы, булса нигә күрмисез сез аларны? Гел ирләрдән генә сөйләтәсез.

Гөлсем ханым, күңелемдәген алып әйттегез бит! — Тамада кулын күкрәгенә куйды, — Сүз, җәмәгать, Гөлсем ханымга бирелә. Үзегез беләсез, аның үз туенда әйтелми калган бер бик матур тосты бар, игътибар белән тыңлагыз.

Болай булгач, әйтмим лә, — диде Гөлсем, иркә кызлардай боргаланып. — Туйда тостның кайнары яхшы: әче!

Бүтәннәр дә; «Әче, әче!» — дип кычкыра һәм кул чаба башладылар.

Гөлшәһидә белән Мансурны үбештерделәр.

Я, әйтегез, — диде тамада, — мин хаталык кылдыммы? Гөлсем ханымны туенда үбештерергә онытканнар. Шуңа күрә хәзер ул туй саен «әче!» кычкыра.

Шау-шу арасында ул бездән үзенә дә әче кычкырттырмакчы түгелме? — дип эләктереп алды Николай Максимович.

Хәзер, үпкәндә калтыранып тормагач, үптердең ни дә, үптермәдең ни, — дип көлде Гөлсем дигәне.

Шулай да карап-карап торам да, — дип пышылдады Бибисара апа ишек артында Фатихәттәйгә, — Гөлшәһидәбез кебек асыл сөякләре юк араларында.

Ә табынның үз эше: тост күтәрәләр, сөйлиләр, көләләр, тагын тост күтәрәләр. Самуил Абрамович бик матур тост әйтте. Алексей Лукич аннан да уздырды. Маһирә ханым, Вера Павловна сөйләделәр.

Бервакытны урындыклар дөберди башлады. Кунаклар әзрәк хәл алырга кузгалдылар. Кайсыдыр шунда ук рояль янына утырды, уйнап җибәрде. Гөлсем җырга да булган хатын икән. Бик матур тавыш белән «Арча» ны башлап җибәрде. Аннары күмәкләшеп русча җырлап алдылар. Юматша гаҗәп киң сулыш белән башкорт җырларын сузды.

Картлар Әбүзәр абзый бүлмәсенә җыелдылар, тәмәке тартучылар коридорга чыкты, яшьрәк хатын-кызлар һәм ирләр парлашып биергә керештеләр.

Чалдаев бии дә, җырлый да белми иде. Берәрсе биергә яки җырларга чакыра күрмәсен дип, тиз генә картлар янына сугылды. Биредә медицина өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында сөйләшәләр иде. Кемдер Фазылҗан Яңгураны телгә алды, нигә ул бүген юк дип сорады. Кайсыдыр сораучыларның җиңеннән тартты.

Чалдаев нәрсәдер исенә төшереп, кесәсен капшады да, аннан бер конверт алып, Әбүзәр абзыйның өстәл тартмасына салды.

Соңыннан бер укырсыз, — диде ул Әбүзәр абзыйга.

Шул чакта Гөлсем кереп Чалдаевны, кулыннан тартып, «Бадъян бакчасы» н җырларга алып китте.

Рояльдә Гөлсемнең ире — отставкадагы полковник уйный иде. Чалдаевны алып килүләрен күргәч:

Һе, һе, Бадъян бакчасы, — дип баш кагып алды да авыл көен уйнап җибәрде. Гөлсем шаяртып сузып җырлый башлады. Аңа Чалдаев кушылды:

Бадъян бакчаларый түтәл-түтәл,
Арасындыйн былбыл кош үтәр.
Яшь үмерләр үтәр китәр,
Бергә ултыруга ни җитәр...

 

Бераздан рояль янына Зиннуров барып утырды. Ул башта үзенә игътибар җыйгандай, «Баламишкин» ны уйнады да кинәт ниндидер дәртле бер илһам белән «Акъярым» көен уйнап җибәрде...

 

Кадерле профессор, — диде Бану Солтанморатова мөлаем тавыш белән. Ул инде терелеп, үз киемнәрен киеп, каш-керфекләрен буяп өлгергән иде. — Мин сезгә бик зур рәхмәт әйтергә и отблагодарить итәргә тиешмен. — Чәчәк кочаклаган Солтанморатова кара перчаткалы кулын сузды.

Әбүзәр абзый ике кулын артына куеп басып тора иде. Солтанморатованың сүзләрен ишеткәч, аның кашлары җыерылды.

Гафу итегез, — диде ул, коры гына, — дәвалау минем бурычым иде, әмма кул бирә алмыйм, чөнки хөрмәтем юк сезгә.

Профессор кырт борылып коридор буйлап китеп барды, хәтта Солтанморатованың «Какой ужас!» — дип кычкырып җибәрүенә дә борылып карамады.

Туйлар шаулап үткәннән соң, Таһировларның гаилә тормышы да әкренләп үзенең табигый эшчән хәленә кайта башлады. Әбүзәр абзый туй ыгы-зыгысы арасында тукталып торган фәнни хезмәтләренә тотынды һәм ниндидер кирәкле бер материалын эзләгәндә, өстәл тартмасында кулына ачылмаган бер конверт эләкте. Нинди конверт икән дип бераз хәтерләп торды. Аннары бу конвертны туйда Чалдаев биреп калдырганлыгы исенә төште. Нәрсә бар икән дип конвертны ачып укый башлады. Хатның беренче юллары ук аны сагаерга мәҗбүр итте.

«Хөрмәтле Әбүзәр Гиреевич. Бу хатны фәкать мин үлгәннән соң гына сезгә тапшырырга тиешләр. Әгәр мин исән чакта китереп бирсәләр, хатны тапшыручыны намуссыз дип исәпләгез...»

«Нәрсә бу? Нинди сәер хат?» — дип хәвефләнде Әбүзәр абзый. Ул һәртөрле детективны яратмый иде. Бүген, Солтанморатова белән булган хәлдән соң, мондый язу аны бигрәк гә сагайтты. Ул тиз генә хатның ахырына күз салды: «Сезгә мәгълүм бер кеше» дип кул куйган.

«Мин сезнең белән бу дөньяда алыш-биреше беткән бер кеше буларак сөйләшәм, — дип укый башлады профессор. — Миңа хәзер берни дә кирәкми инде. Барысы да үтә дә китә, фәкать хакыйкать кенә кала диләр бит. Менә шул кешеләргә кала торган хакыйкать өчен генә борчылам мин.

Мин сезгә үз исемемне әйтмим. Сез мине исемем-фамилиям белән хәтерләмисез дә, ә чалымым белән хәтерләргә тиеш кебек. Минем маңгаемда кызган тимер кыршаудан калган кызыл эз яки, кайберәүләр әйткәнчә, кызыл чалма бар иде. Беләм, сезгә аның тарихы кызык түгел, шулай да әйтим инде. Мин — органнарга Дзержинский заманында килгән кеше. Дошман бандалары кулына эләккәч, алар минем башымны утта кыздырган тимер кыршау белән сытарга булдылар. Минем күз алдымда шул тимер кыршауны мичкә тыктылар, үземнән күрүк бастырып утны өрдерделәр. Мин әле дә ул кызыл кыршауны тотып алдыма килгән палачны күрәм. Мине боргалана алмаслык итеп бәйләп куйганнар иде. Тимернең башымны куырып алганы хәтердә әле. Аннары берни белмим. Шулай да башымны сытмаганнар, күрәсең, кемнәрдер комачаулаган...

Соңгы егерме биш ел эчендә мин сезне күрмәдем, бик еракта идем. Шулай да ара-тирә газеталардан сезнең турыда укыштыргаладым.

Ачык итеп әйтим. Мин юри сезнең хастаханәгә кердем. Хакыйкатьне мин бары тик шундый юл белән генә ача ала идем, һәрхәлдә, мин шулай уйладым. Сез — табиб, психолог, сез минем хәлемне аңларга тиеш. Ләкин хикмәт анда түгел. Сез сүз нинди хакыйкать турында бара дип сорарга ашыгасыз. Аз гына сабыр итегез, хәзер әйтәм. Зур да, кечкенә дә ул хакыйкать. Ничек карыйсың. Миңа сезнең кем икәнлегегезне ахыргача ачарга кирәк иде. Анкеталардан карап түгел, күңелегезгә кереп. Хәзер озынга сузмыйча әйтә алам, сезгә карата мин ялгышмаганмын. Сез чын совет кешесе, чың совет табибы. Сез миңа кеше итеп карадыгыз. Кешелеген югалтмаган кеше генә кешегә кеше итеп карый ала. Бу фәнне мин кирәгеннән артык яхшы беләм, Әбүзәр Гиреевич.

Шуны әйтим, сезнең хастаханәгә кергәндә мин икенче бер кешегә икенче бер хат тапшырып калдырган идем. Мин үлсәм, үлемемнең сәбәбен ныклап тикшерегез, дип язган идем. Әгәр табигый үлемнән үлгән булсам, эш шуның белән бетә. Әгәр дә инде андый-мондый хәл сизелсә, менә шушы кешене гаепләгез, дип сезнең фамилияне атаган идем. Хәзер мин бу шикләнүем өчен сездән гафу үтенәм. Хастаханәдән чыккач, ул хатны утка ташладым.

Хәтерли торгансыздыр: ул елларда без сезнең белән ике тапкыр очраштык. Хәзер ул елларны яңадан искә төшерүе дә бик кыен. Ләкин нихәл итәсең, тарихка күз йомып булмый. Артыннан сөйрәлмәсен өчен, һәркем кара күләгәсен бәйләп куяр иде дә, бу аның кулыннан килми. Сезнең өстән ул чакта кайберәүләр әләкләп яздылар. Ләкин мин үзем ни өчендер сездән шикләнмәдем, сезне һаман намуслы кешегә санап килдем. (Хәзер ул еллардагы барлык чекистларны да бер калыпка үлчәүчеләр күп, сез, әлбәттә, алай беркатлы уйламассыз дип беләм.) Зур галим булуыгызга да күз йоммадым, билгеле. Кыскасы, мин, кулымнан килгәнчә, сезнең язмышны җиңеләйтергә тырыштым. Сезнең генә дисәм, бик ук дөрес тә булмас. Сез йөзләгән кешеләрнең берсе генә идегез. Бу эшнең соңыннан үземә никадәр кыйбатка төшкәнен язмыйм. Мин үзем тикшерүче алдына килеп бастым һәм... миңа ташланган гаеп тә, башкаларныкы белән чагыштырганда, күп мәртәбә катырак булды. Ник икәнен аңлыйсыздыр... Әгәр шуңа да карамастан, ул елларда мин исән калганмын икән, моның фаҗигале тарихы бар. Бу хатта ул турыда сөйләүнең кирәге булмаганга язмыйм.

Фазылҗан Яңгура да мине таныды дип уйлыйм. Аны да сынарга кирәк иде миңа. Теге елларда ул да минем кулдан үтте.

Шуннан соң ниләр булганын язып тормыйм, бер заман мин үзем көн яктысы төшми торган, төн белән көнне аерып булмый торган бер кешелек камерага ябылдым. Анда хәтсез еллар утырдым. Минем бүгенге һәм иртәгәге көнем юк иде, бары тик үткәнем генә бар иде һәм мим үткән гомерем, узганда эшләгән эшләремнең йомгагын кабат-кабат сүтү белән генә яшәдем. Менә шул елларда сезнең турыда, Яңгура турында һәм язмыш очраштырган бүтән бик күпләр турында уйландым, әгәр кайчан булса иреккә чыга алсам, барыгызның да язмышларын белергә ант иттем. Кемнән булса үч алыр өчен түгел, бәлки үземнең кайда хаклы, кайда ялгышуымны белер өчен. Сәер теләкләр сәер шартларда гына туа. Сез мине аңларсыз дип ышанам, Әбүзәр Гиреевич.

Соңыннан Яңгураның медицина өлкәсендә үскәннән-үсә баруын белгәч, мин бик куандым. Ләкин мин сүзгә генә ышана торганнардан түгел.

Сезнең хастаханәдән терелеп, тазарып чыкканнан соң, ике тапкыр санаторийга барып кайттым. Хәлем тагын да яхшыра төште. Инде тәмам аякка басам дип йөргәндә генә, быел кыш башында яңадан егылдым. Мәскәүдә чагым иде. Зур белгечләргә күрендем. Алар турысын әйтмәсәләр дә, теге ташка үлчим чир икәнен төшендем. Операция кирәген үземә дә әйттеләр. Урын да тәкъдим иттеләр. Шуннан соң мин яңа сәер адым ясадым. Казанга кайттым да Яңгура клиникасына кердем. Миңа операция ясавын сорадым. Ул баш тартты һәм, футбол тубын тибеп очырган шикелле, минут-сәгате белән мине икенче хастаханәгә олактырды. Сөйләшергә теләгем барлыгын кабат әйттердем, ул авырый диделәр. Миңа калса, эш башкада иде...

Сезгә әйтергә теләгәннәрем нибары менә шул, Әбүзәр Гиреевич.

Вакытыгызны алуым өчен гафу итегез.

Сезгә мәгълүм бер кеше».

Әбүзәр абзый башын ике кулы белән кысып бик озак уйланды. Нинди язмыш! Аның күз алдыннан киң маңгае кып-кызыл җөйле, үткен карашлы, чал чәчле ябык кеше китмәде.

«Шулай ук ул үлгәнмени инде? Каберстаннан сөйләштеме икәнни ул минем белән?» Үтә кызгану һәм әрнеп үкенү хисе Әбүзәр абзыйның йөрәген көйдерде. Әйе, ул да аның турында... шәп уйламады. Ә нинди кеше булып чыкты. Әбүзәр абзый бик озак хәл җыя алмыйча утырды. Аның иңнәрен, әйтерсең, таш баскан иде. Ул көч-хәл белән генә урыныннан торып, чайкала-чайкала атлап, телефон янына барды да Чалдаевка шалтыратты. Бу кеше операциядән соң егерме көнләп торгач үлгән икән. Бары тик шуннан соң гына Чалдаев, аның соңгы васыятен үтәп, хатны Әбүзәр абзыйга тапшырган. Хатта ниләр язылуын ул белми.

Икенче көнне профессор такси чакыртты да Яңгура клиникасына китте. Анда бераз көтәргә туры килде.

Фазылҗан авырулар янында иде. Бу файдага гына булды. Ачу йоту — тау йоту, диләр. Әбүзәр абзый азрак суынды. Килен керүе белән үк Яңгура күргән булса, ачу катыш әллә нәрсәләр әйтеп ташлаган булыр иде.

Яңгура аны, ачык йөз белән каршы алып, култыклап үз кабинетына чакырды. Менә алар, ак халатлы ике профессор, диванда утыралар. Яңгура нәрсәдер сизенә ахрысы, ясалма рәвештә шат булырга тырыша.

Туйлар ахрысы бик мәшәкатьле булды, Әбүзәр Гиреевич, бик йончыгансыз шикелле.

Кешене, Фазылҗан, мәшәкать кенә йончытмый. Башкасы тамырга чаба, — диде Әбүзәр абзый әкрен генә. — Сез миңа менә нәрсә әйтегез әле, Фазылҗан... — Һәм ул чал кеше турында сөйләп китте.

Нәрсә әйтим икән, — диде Яңгура, астан гына карап. — Моннан берничә ай элек ул кешене безнең хастаханәгә салганнар иде. Диагнозы буенча мин аны белгечләргә— урологларга озаттырдым.

Ул операция ясауны сездән үтенгән булган.

Миннән ни үтенмәсләр. Барысын да тыңлый китсәң...

Бу очракта... сез тыңларга тиеш идегез, Фазылҗан.

Әбүзәр абзый кызмаска, сабыр сөйләшергә тырышса да, Яңгура аның күңелендәге нәфрәтне сизде. Сизде һәм берьюлы кызып китеп, үзенең чын мөнәсәбәтен ачып салды.

Культ калдыгының к... казыну гына җитмәгән! — диде ул, иреннәрен кыйшайтып. — Рәхмәт!

Табиб болай сөйли алмый, — диде Әбүзәр абзый, һаман да шул тыныч тавыш белән.

Date: 2015-12-13; view: 366; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию