Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Габделҗәббар Кандалый — мәхәббәт жырчысы





Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый исеме иҗатының бер өлеше белән киң җәмәгатьчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та, шагыйрьнең язу осталыгына сокланып, аның әдәбият үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә килделәр.

Габделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына туры килә. Галимнәрнең, әдәбиятчыларның күмәк тырышлыклары нәтиҗәсендә, иң мөһиме — Кандалыйның үз мирасы киң таралуы аркасында, шагыйрь хакындагы бүгенге белемебез элгәреге белән чагыштырганда күпкә төгәлләнә, байый төшә.

Г. Кандалый әсәрләрен укып, без аның киң карашлы, туры сүзле, кыю булганын, тормышны, әдәбиятны яхшы белгәнен күрәбез. Ул шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән. Әсәрләре телдән-телгә, кулдан кулга күчкән. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмаларын укып, без ул яшәгән чорны, мохитне күз алдына китерәбез. Бу әсәрләрнең түрендә кешеләрнең уйланулары, тирән кичерешләре ята.

Кешелек дөньясының төп юлдашы, асыл сыйфатлары булып мәхәббәт санала, шуңа да ул элек-электән бик күп әсәрләрдә, шигырьләрдә урын алган, бик күп җырларда җырланган. Г. Кандалыйның бик күп шигырьләре һәм поэмалары мәхәббәт хакында — гашыйкларның рухи халәтен, сөйгән ярларының гүзәллеген, тирән мәхәббәт хисләрен тасвирлый. Шагыйрьнең лирик герое сөйгән кешесен җаны дәрәҗәсенә күтәреп, бергә булуларын таҗ тәхетләрдән дә өстен куя:

Миңа синнән бүтән ярлар кирәкмәс,
Миңа синсез бу тәндә җан кирәкмәс.

Габделҗәббар Кандалый еш кына гашыйк парларның мөнәсәбәтләрен Йосыф-Зөләйха мәхәббәте белән тиңли. Мәхәббәт темасын яктыртканда охшашлыклар, кабатланулар булуы табигый хәл. Бик күп мәхәббәт әсәрләрендә сөйгән ярны хур кызы, аның йөзен кояш, тешләрен энҗе, зифа буен тал чыбыгы, татлы сүзен шикәр-бал белән чагыштырулар булган һәм ул Г. Кандалый иҗатында да урын алган. Г. Кандалыйның лирик герое үзе кебек тынгысыз, эзләнүчән, киң табигатьле, олы җанлы зат. Шагыйрь татар хатын-кызларының мәхәббәтен романтик югарылыкка куеп, аларны олы, бөек, әхлаклы шәхес, югары белемле зат итеп күрсәтергә тели.

Шагыйрь мәхәббәт темасын яктыртканда төрле детальләр куллана һәм татар тормышына хас күренешләр, вакыйга-хәлләр күз алдына килеп баса. Мондый күренешләр Г. Кандалыйның «Җәмиләкәй» шигырендә, «Сәхипҗамал» поэмасында тирән бирелгән. «Сәхипҗамал» поэмасында Сәхипҗамал исемле бер чибәр кызның күркәм сыйфаты, гашыйк егетнең кызга булган олы мәхәббәте оста гәүдәләнеш тапкан. Бу ике гашыйкның төп максаты — бергә булу, матур гаилә кору.

Г. Кандалый үзеннән көлергә курыкмаган эчкерсез, киң күңелле әдип. Ул үзенең мәхәббәт хисләрен кешеләрдән яшерергә уйламый да. Киресенчә, кызларга язган хатларын, кулъязма хәлендә, башкаларга бирә. Башкалар аларны күчереп алалар да тагын кулдан кулга өләшәләр. «Кыйтга» дип исемләнгән бүлекчәләрендә Кандалый үз әсәрләренең Өфегә, Казанга, Сембергә, Саратовка, Сарапулга, Самарага, Буага һ.б. шәһәрләргә таралуы турында яза. «Бу гашыйклык бәетләрен олуглар укый уңгайда», — ди ул. Шуңа күрә бу хатларның эчтәлеге автор һәм Сәхипҗамал, автор һәм Бәдига, автор һәм Фәрхи мөнәсәбәте белән генә чикләнми. Поэма-хатларында Кандалый, беренче чиратта, үзенең укучысы белән диалогка керә. Укучыларын истә тотып, үзенең лирик героен да, лирик герой яраткан кызларга да бәя бирә. Автор буларак, лирик героеның мәхәббәтенә соклана һәм шул ук вакытта аңардан рәхәтләнеп көлә.

Кайчандыр Г. Кандалый: «Ни язганым, ни дигәнем — җәелеп беткән илләргә», — дип язган иде. Ул хаклы. Аның бу сүзләре узган гасырда гына түгел, бүгенге көндә дә бик урынлы яңгырый.

Date: 2015-09-18; view: 2983; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию