Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы





Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан. Җебектәй җәсел чүктә битен җапкан, Аскар тау, балдай татлы сулары бар, Ана шул анам иде мине тапкан...

«Казакъ кызы» романы — татар әдәбиятының иң күркәм бер үрнәге, классик әдип Галимҗан Ибраһимов иҗатының матур бер җимеше санала. Әсәрдә барган вакыйгалар XIX гасыр ахырына — XX гасыр башына карый. Бу вакытта Казакъстанның Россия белән кушылу процессы бара, шул сәбәпле гади, борынгыдан килгән дала тормышына, гореф-гадәтләренә капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлый. Киң далада җир өчен, власть өчен ыруглар арасында тарткалаш китә. Чөнки җир казакъ халкы өчен иң кирәк нәрсә, иң зур байлык булып санала. Шушы изге җир аларның малларын тукландыра, җир юмарт булганда гына казакъ үз тормышының иминлеге, муллыгы өчен борчылмый.

Читтән караганда гади генә булган, цивилизациясез дала тормышының эченә үтеп керсәң, катлаулы тормыш белән күзгә-күз очрашасың. Әдип казакъ хатын-кызларының тормышын, аларның җәмгыятьтә, илдә тоткан урынын бәян итеп менә шушы борчулы, тынгысыз тормыш белән бергә үрелдереп барган. Әсәрнең төп герое — казакъ кызы Карлыгач-Сылу образы аша казакъ хатын-кызларының гына түгел, мөселман хатын-кызларының да иреккә, хөррияткә тартылган күңелләре сурәтләнгән. Тик барыбер дә дала тормышы белән татар хатын-кызлары тормышы аерыла. Фатих Әмирханның Хәяты, Г. Исхакыйның «Көз» хикәясендәге Гөлсем үз бәхетләре өчен көрәшә алмыйлар, искелек кануннарына буйсыналар. Ә Карлыгач-Сылу каушап калмый, зур кыюлык күрсәтеп, бәхетен таба. Бәлки аның кыюлыгына иркен дала тормышы, ирекнең алай ук кысылмаган булуы, кызның бердәнбер бала булып әнисе кочагында назланып, әтисе кулында иркәләнеп үсүе сәбәпче булгандыр. Ни генә булмасын, Карлыгач-Сылуның ничә гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне җимереп, үзен сатыла торган курчак түгел, ә шәхес итеп күрсәтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Яшь ярымлык вакытта сарман ыругының кыз баласы Карлыгач кара-айгыр ыругының Калтай атлы яшь ир баласына әйттерелә. Бу да казакъ далаларында күп гомерләр яшәп килгән бер йола булып, ике ыругның дуслыгын тагын да ныграк беркетү өчен эшләнә. Ыруглар арасындагы сайлаулар вакытында дошманнарны җиңү өчен бу бердәмлек бик кирәк була.

Еллар үтә... Мал симертеп, мал үрчетеп, җәйләүдән җәйләүгә күченеп, казакъ тормышы әкрен генә бер көйгә ага. Шул арада Сарсымбай кызы Карлыгач та үсеп 18 яшенә җитә. Чибәрлеге җырларда җырланырлык кыз була ул. «Тавышы өчен аны былбыл диләр. Аның зифа буен төз камышка охшаталар — биле нечкә, күзләре тирән, керфекләре уктай, үзе айдай, дип мактыйлар. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгачсылу дип атыйлар». Шуның өстенә кызның акыллы, тапкыр сүзле, җитез, кыю булуын да искә алсак, аны чын хәзинә дип атарга булыр иде. Тик кызның булачак ире Карлыгач-Сылуның капмау каршысы була. Тәбәнәк гәүдәле, ямьсез йөзле, шуның өстенә акылы ягыннан да аерылып тормаган, начар, кара эчле егеткә карата кызның күңелендә җирәнү һәм нәфрәттән башка хис булмый. Горур казакъ кызында басынкылыкның әсәре дә булмый. Шуңа күрә дә ул Калтайны кире борып җибәрә. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган егет: «Яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер!» — дип янаса да, бу сүзләр Карлыгач-Сылуны куркытмыйлар. Ул инде үзенең язмышын ачык күзаллый, куйган максатыннан читкә тайпылмавын аның Айбалага әйткән сүзләреннән үк аңлап була. Кыз бәлки Калтайга барырга да каршы килмәс иде. Бәлки ыруглар арасында тавыш чыкмасын өчен әти-әнисенең сүзенә дә риза булыр иде. Тик дала кызының күңеле башкада була шул.

Арыслан атлы егетне Карлыгач-Сылу беренче мәртәбә 16 яшендә очрата. Шуннан бирле кыз белән егет арасында тамырлык, дуслык башланып китә. Ике елга элек сөргенгә сөрелгән бу егетнең кайту хәбәре килгән. Егет үзе дә озак көттерми, кыз торган җәйләүгә килә. Хәзер инде кыз белән егет арасында мәхәббәт хисе дә барлыкка килә. Арысланбай — егетләрнең асылы — озынча буйлы, чибәр йөзле, матур, акыллы, батыр бер казакъ була. Тик кыз белән егет бәхете өстендә болытлар куера башлый.

Тиздән партия сайлаулары булачак, егет ягы да тиешле калымны түләп бетергән. Илдә зур тарткалаш көтелә. Хәвефле хәлләр алдыннан тагын да ныграк берләшү максатыннан, Сарманнар белән кара-айгырлар туй хәстәренә керешәләр. Карлыгач-Сылу хафага төшә. Бу турыда ул әнисе Алтынчәч бикә белән дә сөйләшеп карый, тик алдагыны уйлап эш йөртүче зирәк бикә кырт кисә: «Телемне алмасаң, ата-баба йоласына каршы килсәң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмим», — ди. Чөнки Карлыгач-Сылу Арысланга кияүгә чыкса, кара-айгырлар белән Сарманнар дошманнар яклы булып китүе ихтимал. Әнисе әйткән сүзләр кызның йөрәген тырнап торса да, ул үз уеннан кире кайтмый. Арыслан аны урлап үз җәйләвенә алып китәчәге турында әйтә. Карлыгач-Сылу үзенең Калтайга чыккан очракта бәхетсез буласын аңлый. Тормышны аек акыл белән, реаль уйлаучы кыз өчен «бәлки Арыслан белән бәхетсез булырмын, ә Калтай мине бәхетле итәр», кебек уйлар бөтенләй ят була. Килен тормышының авыр булуына тирә-якта да дәлилләр бик күп була. Ерак китәсе түгел, Сарсымбайның икенче хатыны Тукалны гына алыйк. Ул да гореф-гадәтләр корбаны булган. Тукалның көне хезмәтче ролендә үтә, гаилә бәхете дә тәтеми аңа. Икенче мисал булып Карлыгачсылуның дусты Чулпан тора. Тик аның элекке чибәрлегенең хәзер эзе дә юк, Карлыгач-Сылу аны хәтта танымый тора. Чулпан кара, авыр эштән, каенанасының җәберләвеннән тәмам туйган, изелгән, карт хатыннар төсен алган. Карлыгач-Сылуның дустын жәлләп, үзен дә киләчәктә шундый итеп күз алдына китереп йөрәге сыкрый. Җәйләүдә яшәүче киленнәр, кимперләр дә уенчак, шат кызга: «Кыз чагыңның кадерен белеп, уйнап-җырлап кал, килен булуның хәлләре, ай-һай, яман», — диләр.

Үзенә карата көч кулланылып булса да, Калтайга биреләчәге турында кыз да яхшы аңлый. Арысланбай Карлыгач-Сылуны урлау хәстәренә керешә, һәм менә партия талашларының кызган вакытында, дус ыруны югалту уң кулыңны югалту белән бер булган вакытта, инде менә туй була дип торганда, егет кызны урлап китә.

Кыз белән егет Арысланбайның җәйләвенә кайталар. Үзләрен бәхетле сизсәләр дә, күңелләрендә шөбһә була аларның. Әлбәттә, кара айгырлар бу хәлне ишеткәч, бик каты тавышланалар. Калтай кызны кире алып кайтыр өчен яу җыя башлый. Бик төпле акыллы аксакал Биремҗан әкә аларны тынычландыра: «Бер озын чәчле аял өчен иң хәвефле вакытта яуга чыгу, үзегезнең терәк булган Сарсымбай ыругын югалту зур акылсызлык булачак», — ди ул. Бу сүзләр кара-айгырларга тәэсир итә, зур талаш булмый кала. Тик кара эчле Калтай гына моның белән ризалашырга теләми. Сарсымбай сайлауларда җиңеп чыкканның соңында, Калтай патшага Сарсымбай һәм Арысланбай өстеннән жалоба яза. Шулай итеп, Карлыгач-Сылуның әтисе һәм ире сөргенгә сөрелә. Курку белмәс дала кызы монда да тәвәккәллек күрсәтә: ул ире артыннан, үзенең туып-үскән даласыннан, үзе яшәгән мохитеннән аеырылып, бөтенләй чит-ят җиргә китә. Алтынчәч тә алардан калышмый.

Горур табигатьле Карлыгач-Сылу белән дала илендә хөкем сөргән тәртипләр арасындагы каршылык әнә шулай хәл ителеп төгәлләнә. Ә моның белән Г. Ибраһимов саф мәхәббәт, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең аерым кешеләрнең баш күтәрүе белән генә хәл ителмәслеген, казакъ илендәге тәртипләрне нигездән үзгәртеп кору юлы белән генә чишәргә мөмкин икәнлеген раслый. Ул төрки язучылардан беренче буларак, гаиләдәге һәм иҗтимагый изүгә каршы күтәрелгән казакъ кызының гүзәл образын тудырды. Моның белән хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшкә зур өлеш кертте. Казакъ кызы Карлыгач-Сылуның батырлыгына, тәвәккәллегенә, тапкыр акылына сокланмый мөмкин түгел. Әйтерсең ул башка мөселман хатын-кызларын үзе кебек көрәшче табигатьле булырга өнди.

Date: 2015-09-18; view: 6227; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию