Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Организмда матдәләрнең хәрәкәте





Сез инде беләсез, тере организмнарда бара торган катлаулы процесслар нәтиҗәсендә төрле матдәләр барлыкка килә. Бу матдәләр, гадәттә, күзәнәк эчендә бер органоидтан икенче органоидка, бер күзәнәктән икенче күзәнәккә күчә.

Әгәр безнең төче сулыкларда киң таралган су үсемлеге — элодея яфрагын микроскоп аша карасаң, хлоропластларның күзәнәк тышчасы буйлап әкрен генә хәрәкәт итүен күрергә мөмкин. Бу күзәнәк цитоплазмасының хәрәкәт итүен күрсәтә. Цитоплазма хәрәкәте күзәнәктә туклыклы матдәләрнең һәм газларның күчүенә мөмкинлек бирә.

Бер күзәнәкле организмнарда да цитоплазма хәрәкәте төрле матдәләрне күчерә. Амебаларда бу аның хәрәкәте вакытында, ягъни цитоплазманың тәннең бер өлешеннән икенче өлешенә аккан вакытта бара. Организмдагы матдәләр болгатыла һәм бөтен күзәнәк буенча тарала. Даими тән формасы булган иң гади төзелешле инфузория-башмакчыкта ашкайнату куыгының бер урыннан икенче урынга күчүе һәм туклыклы матдәләрнең бөтен күзәнәк буенча таралуы цитоплазманың өзлексез әйләнмәле хәрәкәте белән булдырыла.

Күп күзәнәкле организмнарда бер күзәнәкнең цитоплазмасы икенче күзәнәкнең цитоплазмасы белән бәйләнештә, аларның мембраналары аша су һәм анда эрегән матдәләр бер күзәнәктән икенчесенә җиңел күчә ала. Үсемлек күзәнәкләренең цитоплазмалары үзара бик нечкә каналлар ярдәмендә тоташкан, бу каналлар аша шулай ук су һәм туклыклы матдәләр дә бер күзәнәктән икенче күзәнәккә күчә.

Үсемлекләрдә туклыклы матдәләрнең активрак хәрәкәте үткәргеч тукымалар аша бара. Бу тукымалар бөтен үсемлеккә таралган һәм аның барлык өлешләрен — бәбәкләрен, тамырларын, чәчәкләрен һәм җимешләрен тоташтыручы җепселле-каналлар бәйләмнәрен барлыкка китерәләр. Туфрактан тамыр суырган су һәм анда эрегән минераль тозлар үзагачның үткәргеч каналлары буенча җир өсте өлешләренә күтәрелә, ә фотосинтез вакытында яфракларда барлыкка килгән органик матдәләр юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап үсемлекнең башка өлешләренә тарала.

Күп күзәнәкле хайваннарда матдәләрне күчерү өчен махсус органнар системасы бар. Мәсәлән, сезгә таныш яңгыр суалчанының яхшы үсеш алган кан әйләнеше системасы бар. Ул кан хәрәкәт итүче тамырлардан

тора. Кан организм буенча туклыклы матдәләрне һәм кислородны тарата, углекислый газны һәм башка таркалу продуктларын чыгара. Кан төссез сыекча — плазмадан һәм кан күзәнәкләреннән тора. Кызыл һәм ак кан күзәнәкләре була. Кызыл кан күзәнәкләре составында, канга кызыл төс бирүче махсус матдә — гемоглобин (грекча «гема» — кан, латинча «глобулюс» — шарчык) дигән пигмент була. Гемоглобин үзенә кисло­родны кушып, аны бөтен организмга тарата. Шулай итеп, кан сулыш функциясен үти. Ак кан күзәнәкләре саклагыч функция башкаралар: алар организмга кергән авыру тудыручы микроорганизмнарны юк итәләр. Яңгыр суалчанының тамырлар буйлап кан хәрәкәтен «йөрәкләрнең» — боҗра тамырларның кыскаруы тәэмин итә. Боҗра тамырлар арка һәм корсак тамырларын бер йомык кан әйләнеше системасына берләштерәләр.

Бөҗәкләрдә, моллюскларда тамырлар буйлап функциясе канныкына охшаган, төссез яки яшькелт сыекча — гемолимфа (грекча «гема» — кан һәм латинча «лимфа» — чиста су) ага. Аларның кан әйләнеше системасы тамырлардан һәм йөрәктән тора. Йөрәктән гемолимфа тамырларга керә, ә алардан органнар арасындагы аралыкка — тән куышлыгына ага. Аннан кан яңадан тамырларда җыела һәм йөрәккә килә. Мондый кан әйләнеше системасын ачык система дип атыйлар.

Умырткалы хайваннарга керүче балыкларның, җир-су хайваннарының, сөйрәлүчеләрнең, кошларның һәм имезүчеләрнең кан әйләнеше системасы бердәм «план» буенча төзелгән. Ул — тамырлардан һәм яхшы үсеш алган йөрәктән торучы йомык система. Йөрәктән кан алып китүче тамырлар — артерияләр, ә йөрәккә кан китерүче тамырлар — веналар һәм хайванның бөтен тәненә таралган бик вак кан тамырлары капиллярлар дип атала. (Исегезгә төшерегез әле, бармак аз гына киселсә, шунда ук кан тамчылары чыга.) Нәкъ менә капиллярларда кан белән тукымалар арасында матдәләр алмашы бара.

Йөрәк камералардан — карынчыклардан һәм йөрәгалларыннан тора. Йөрәгалларында кан веналардан җыела, аннан карынчыкларга керә, ә карынчыклар, кыскарып, канны артерияләргә этеп чыгара. Артерияләр буйлап кан бөтен тәнгә кислород һәм туклыклы матдәләр тарата.

Кан әйләнеше системасы кошларда һәм имезүчеләрдә аеруча зур үсеш алган. Аларда кан әйләнеше системасы дүрт камералы йөрәктән һәм кан әйләнешенең ике түгәрәгеннән тора. Аларның каны тукымаларга югары дәрәҗәдә матдәләр алмашы барырлык күләмдә кислород илтә. Организмда барлык процесслар тиз һәм бик күп энергия аерылып чыгу белән бара.

Үсемлекләрнең, хайваннардан аермалы буларак, матдәләрнең тукымалардагы хәрәкәтен тәэмин итү өчен махсус органнары юк. Шуңа күрә суны хәрәкәтләндерүдә тамыр басымы һәм яфракларның суны парга әйләнде­рүе зур роль уйный.

Су үсемлеккә тамыр төкчәләре аша керә. Лайла белән капланган тамыр төкчәләре, туфрак төерчекләре арасына үтеп кереп, аларга береккән хәлдә су һәм анда эрегән минераль матдәләрне суыралар. Аннан су тамырның үткәргеч каналлары буйлап басым астында, үсемлекнең башка җир өсте органнарына күтәрелә. Тамыр басымы ул — суны тамырлардан бәбәкләргә бер юнәлештә генә куучы көч.

Яфракларга эләккәч, су күзәнәк өслегеннән парга әйләнә һәм пар хәлендә авызчыклар аша атмосферага чыга. Бу процесс суның үсемлек сабагы буйлап өзлексез астан өскә күтәрелүен тәэмин итә. Суын биреп бетергән яфрак йомшагының күзәнәкләре, аны насос кебек үзләре тирәсендәге вак сеңерчәләрдән суыра башлый. Ә алар га, үз чиратында, су тамырдан сабак буйлап килә.

Көнбагыш көн саен — 2 литрга, ә карт имән 600 литрга кадәр су югалта.

Балыкларның йөрәге ике камерадан: йөрәгалдыннан һәм карынчыктан тора. Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең (крокодилдан башка) йөрәге — өч камералы, кошларның һәм имезүчеләрнең — дүрт камералы. Ул ике йөрәгалдыннан һәм ике карынчыктан тора.

Күпчелек хайваннарда туклыклы матдәләрне һәм газларны кан яки гемолимфа күчерә. Кан әйләнеше системасы йөрәктән һәм тамырлардан (артерияләр, веналар, капиллярлар) тора.

Үсемлекләрдә матдәләр үткәргеч тукымалар буйлап күчә: су һәм минераль тозлар — үзагачның каналлары, ә органик матдәләр иләксыман көпшәләр буйлап хәрәкәтләнә. Күзәнәктә матдәләрнең бер урыннан икенче урынга күчүе цитоплазма хәрәкәте аркасында бара.

Date: 2015-09-05; view: 440; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию