Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Хайваннарның органнары һәм органнар системасы





Күп күзәнәкле организмнарның көйләнгән тереклек эшчәнлеген (үсемлекләрнең дә, хайваннарның да) билгеле бер функцияне башкаручы төрле органнар тәэмин итә. Кайбер органнар, терәк функциясен үтәп, гәүдәне тотып тора, аны хәрәкәтләндерә, икенчеләре организм­ның эчке өлешләрен төрле зарарланудан саклый, өченчеләре — организмга туклыклы матдәләр һәм кислород керү өчен, ә дүртенчеләре зарарлы матдәләрнең бүленеп чыгуы өчен «җавап бирә». Мондый специальләшү организмга эффектлы эшләргә мөмкинлек бирә. Үзара бәйләнештә торган, уртак функцияне башкаручы органнар төркеме органнар системасын төзиләр.

Ә хәзер хайваннар организмында нинди органнар системасы булуын карыйк.

Ашкайнату системасында азык эшкәртелә һәм туклыклы матдәләр канга сеңә. Сезгә таныш булган яңгыр суалчанының ашкайнату системасы авыздан, йоткылыктан, үңәчтән, бүксәдән, мускуллы ашказаныннан, эчәклектән, аналь ачыклыктан тора. Азык ашкайнату системасының бу бүлекләреннән узганда этаплап үзгәрә бара. Яңгыр суалчаны эләктереп алган яфрак кисәге йоткылык һәм үңәч аша бүксәгә үтеп керә, биредә ул чылатыла. Аннан соң мускуллы ашказанында вакланып, боткасыман массага әйләнә. Азыкның эшкәртелүе һәм сеңүе эчәклектә бара. Монда катлаулы матдәләр гадирәк, эрүчән матдәләргә әвереләләр һәм эчәклекнең стенкалары аша канга үтеп керәләр. Азыкның эшкәртелмәгән калдыклары аналь ачыклык аша тышка чыгарыла.

Кан әйләнеше системасы хайванның барлык органнарына туклыклы матдәләр тарата, алардан кирәк булмаган һәм зарарлы матдәләрне алып китә. Күпчелек организмнарда кан әйләнеше системасы газлар күчерүдә дә катнаша. Мәсәлән, балыкларның кан әйләнеше системасы ике камералы йөрәктән һәм кан тамырларыннан тора. Йөрәк кыскарып канны тамырларга этеп чыгара. Саңакларда кан углекислый газны бирә һәм кислородка байый, аннан кислородны организм буенча тарата.

Сулыш органнары системасы организмда газлар алмашын, кислородның керүен, ә углекислый газның бүленеп чыгуын башкара. Сулыш системасының төзелеше төрле хайваннарда төрлечә. Мәсәлән, бөҗәкләрдә ул вак көпшәчекләр системасы — трахеялар, балыкларда — саңаклар, имезүчеләрдә — үпкәләр.

Бүлеп чыгару системасы организмнан тереклек эшчәнлеге продуктларын — зарарлы матдәләрне чыгара. Кыслаларда бу функцияне башкүкрәкнең алгы өлешендә урнашкан бер пар яшел бизләр үти, ә бөҗәкләрдә — махсус бүлеп чыгару көпшәләре, алар бер ягы белән эчәклеккә ачылалар, ә икенче ягы йомык һәм тән куышлыгында бетә. Балыкларның һәм башка умырткалы хайваннарның бүлеп чыгару органы булып бөерләр тора. Умырткалыларның бүлеп чыгару системасына тагын ике сидек юлы, сидек куыгы, сидек чыгару каналы керә.

Умырткалы хайваннарның терәк-хәрәкәт системасы скелеттан һәм аңа береккән мускуллардан тора. Скелет тәнгә форма бирә, аңа терәк булып тора, эчке органнарны төрле зарарланулардан саклый. Мускулларның кыскаруы аркасында хайваннар актив хәрәкәтләнә алалар.

Безнең организмның барлык өлешләре — күзәнәкләр, тукымалар, органнар, органнар системалары — бербөтен буларак килешенеп эшлиләр. Мондый килешүчәнлек нерв системасының эшчәнлеге белән тәэмин ителә. Нерв системасы беренче булып гидрада барлыкка килә. Гидрада ул бөтен тәненә таралган нерв күзәнәкләреннән тора. Яссы суалчаннарда — планариядә — нерв күзәнәк­ләре ике нерв кәүсәсенә җыелып урнашкан. Гәүдәнең алгы өлешендә алар, кушылып, нерв төеннәре хасил итәләр. Иң катлаулы нерв системасы умырткалы хайваннарда: ул баш һәм арка миеннән һәм күп санлы нервлардан тора.

Организм эшчәнлеген регуляцияләүдә, эндокрин системага керүче махсус бизләр бүлеп чыгарган, үзенә бер төрле химик матдәләр — гормоннар катнаша. Гормоннар кан белән бөтен организмга тарала, аларның бүленеп чыгуы нерв системасы контрольлегендә бара.

Үрчү органнары системасы организмның үзенә охшашларны тудыруын тәэмин итә. Бу системаның төп өлеше булып җенес бизләре: күкәйлекләр һәм орлыклыклар тора. Аларда җенес күзәнәкләре ясала.

Умырткалыларның тән куышлыклары бар. Куышлык эчендә урнашкан органнар эчке органнар дип атала.

Үзара бәйләнештә торган, уртак функцияне башкаручы органнар төркеме органнар системасы дип атала. Нерв, терәк-хәрәкәт, ашкайнату, кан әйләнеше, сулыш, бүлеп чыгару, эндокрин һәм үрчү органнары системасы була.

Date: 2015-09-05; view: 687; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию