Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 6 page





Мансур кайтканнан бирле, Гөлшәһидә үз уйлары белән ялгыз калырга курка башлады. Шәһәрдә аның сер уртаклашырдай якын кешесе юк. Вера Павловна белән аралары әйбәт булса да, аңа да күңелендәге яшерен серләрне тәмам ачып бетерәсе килми. Маһирә ханымнан исә ояла. Бер тапкыр авызың пешкәч, салкын суны да өреп эчәрсең диләр бит, Гөлшәһидәнең авызы бик каты пешкән иде. Беренче мәхәббәтен тизрәк оныту, эзен корыту нияте белән ул ашык-пошык кияүгә чыкты. Аңа барыбер иде, ул үзенең хисләре турында уйламады, чөнки аларның кайтмаска югалуын белә иде. Ләкин, ул ялгышты. Көл астында да чаткы сүнми икән. Өстә көл сап-салкын, ә актарып карасаң, эчтә бәләкәй генә алтын чаткы ята. Кагылсаң — куырып ала, ә җил өрсә, бу бәләкәй чаткыдан дөньяны яндырырлык ут чыгуы мөмкин.

Тормышын икенче бер кеше белән бәйләү Гөлшәһидәне беренче мәхәббәте газабыннан коткармады. Ул һаман эчтән януында-көюендә булды, ә яшерен януның никадәр авыр икәнен ул җитәрлек татыды һәм аны хәзер дошманына да теләмәс иде. Шуңа күрә ул иске хатасын яңадан кабатлаудан аеруча курка иде. Мәхәббәтсез тормышның тормыш түгеллеген ул үз йөрәгеннән кичереп белде. Кешедән ишетеп кенә моны төшенеп бетеп булмый шул. Гөлшәһидәнең йөрәге чат кара күмердер! Николай Максимович сөйләгән хатын язмышына калганчы, гомер буе ялгыз яшәвен мең тапкыр артык. Ләкин моны акыл әйтә шул. Ә йөрәк егерме биштә, егерме алтыда ялгыз яшәргә теләми, аны моңа күндерер өчен зар елатырга, богау салырга кирәк. Җиде-сигез сәгать түгел, уникешәр сәгать тоташтан эшләп торсаң да, бу яшьтә эш синең бөтен энергияңне суырып бетерә алмый. Җәмәгать эшләреннән соң да — Акъярда аның җәмәгать эшләре муеннан була торган иде— әле әллә никадәр көч, вакыт кала. Аны кая куярга, күңелне, йөрәкне нинди биләүсәләргә кысып, селкенмәслек, тибрәнмәслек итеп ничек бәйләргә? Аңа нинди генә йозаклар салырга? Николай Максимович дөрес әйтә, юк бит андый йозаклар! Гөлшәһидәне бер генә нәрсә эчке газаплардан коткарса коткарыр иде: ул да булса зур максат — уку. Фәкать дөньяны онытып уку гына. Әбүзәр абзый да, Фазылҗан Яңгура да дөрес әйтәләр. Үзе дә белеменең җитәрлек булмавын яхшы аңлый. Бүгенге медицина югарылыгында торыр өчен ныклап укырга кирәк. Институтта алган белем белән генә яшәү — ул инде үтелгән юл. Камилләштерү курслары, әлбәттә, күп нәрсәне яңарта, ләкин гомерен медицинага багышлаган кешегә болар аз.

Унҗидедә, унсигездә чагы булса, яки берәр таянычы, ярдәмчесе булса, Гөлшәһидә баш ватып та тормас иде, укырга булгач укырга дияр иде дә чарасына керешер иде. Ләкин егерме биштә ул барысын алдан уйламыйча булдыра алмый иде. Иң элек, шәһәргә күчсәң, кайда торасың? Тиз генә бүлмә бирерләр дип өмет тә итмә. Дәрес, баганадагы белдерүләрдән квартир эзләп, берәр почмак табарга мөмкин. Ләкин ул чагында хуҗа көен көйләп, ярты эш хакыңны аңа биреп яшәргә кирәк. Ашау-эчүгә, кием-салымга ни кала? Ихтыярсыздан тамагыңны кысарга һәм утыз яшеңдә ашказаны язвасы алырга туры киләчәк. Ә авылда аның тормышы азмы-күпме көйләнгән, эшендә дә Гөлшәһидәбез дип кенә торалар, халык алдында да исеме бар, җитәкче оешмалар каршында да. Ә шәһәргә күчсәң, барысына да яңабаштан керешергә кирәк...

Гөлшәһидә көрсенеп куйды, маңгаена төшкән чәчен артка сыпырды, тәрәзәгә таба борылды, Еракка-еракка сузылып киткән урам күренә. Караңгы төшеп килә, ләкин урамдагы таш баганаларда утлар кабынмаган әле. Күкне күгелҗем кара болыт каплаган, ә офыкта карасу кызыл ачыклык калган. Шул ачыклыкның кызгылт шәүләсе бөтен урамга яткан. Утсыз фонарьлы юан соры баганаларга, аерым биек йортларга, агачларга кайгылы авыр төс йоккан. Мондый вакытта ут яндырмыйча караңгы бүлмәдә ялгыз утыру бик ямансу. Күңелне әллә нинди кара шом баса, гүя кайдадыр канлы сугыш башланган да шуның шәүләсе монда төшкән.

Гөлшәһидәнең дә күңелен авыр уйлар басты. Эчке дөньясының асты өскә килгән бервакытта Сәлах Саматовның, Клавдия Сергеевналарның мәгънәсез бәйләнүләре, һич булмаган нәрсәләрне бар дип гаеп тагарга маташулары газап өстенә газап иде. Хәзер инде Гөлшәһидә Саматовның планеркада сөйләгән сүзләрен дә белә иде. Ул, үзенә хас турылык белән, Саматовтан бу сүзләре өчен җавап бирүен таләп итте. Ләкин Саматов аңа тагын да әшәкерәк сүзләр генә әйтеп китте. Гөлшәһидә төннәр буе йокламады. Ябыгып бетте. Ни өчен аңа бәйләнәләр? Яратмаган өчен генәме? Ул үзе дә аларны яратмый бит. Ләкин ул аларга пычрак атмый ич...

Гөлшәһидә тиз генә урыныннан торды да ут кабызды, әлеге кайгылы авыр төсне күрмәс өчен, пәрдәне төшерде. Инде нишләргә? Борчылган күңеле китапка тартылмады. Арылган да.

Шунда Зиннуровтан алган дәфтәр исенә төште һәм ул, эш табылуга шатланып, дәфтәрнең беренче битен ачты. Беразга уйга калды. Нишләп бу Зиннуров болай юмарт булды әле? Әгәр Гөлшәһидәнең шундый дәфтәре булса, ул аны бүтәннәргә бирер идеме? һич юк!

Язуы танырлык, һәрхәлдә, табибларның үзләренә дә аңлашылмый торган таракан эзе түгел инде.

Гөлшәһидә бер кулы белән яңагына таянып, укырга кереште. Беренче битләрендә иснәп тә алды. Аннары әкренләп мавыга башлады, тизрәк, кызыксыныбрак укырга тотынды.

«... Чирләп яту, бигрәк тә хастаханәдә яту, һәр кеше өчен бәла. Миңа да бик читен. Ләкин хастаханәдә мин гаҗәеп бер кешегә тап булдым. Аның белән танышу бәхетенә ирешү өчен мин, һич арттырып әйтүем түгел, сау булсам да хастаханәгә кереп ятар идем. Хәзер язмышыма бары тик рәхмәт кенә укыйм...»

«Кем ул?» Бу сорау шунда ук Гөлшәһидәнең башына кереп утырды.

«... Без табибларны бары тик ак халат киеп авыруларны дәвалаучы итеп кенә күрергә күнеккәнбез, һәм бервакытта да табиб үзе дә кеше бит, аның үзенең дә авыруы мөмкин бит дип уйламыйбыз. Табибларның, янәсе, үзләренә генә тота торган бик шәп дарулары бар, шуны бер йотсалар, аларга бер чир дә йокмый, имеш.

Әлеге мин танышкан кеше дә табиб, хәтта профессор иде. Һәм үзе авырый да иде. Аны Әбүзәр абзый Таһиров диләр иде. Без аның белән ике кешелек палатада ай ярым бергә яттык. Минем йөрәк авырый, стенокардия, ул башта ике яклы пневмония белән авырган, шушы пневмония вакытында кискен аппендицит башланган һәм аңа шушы авыру хәлендә операция ясарга мәҗбүр булганнар. Мондый очракта яшь кешенең дә операцияне уңышлы үткәрүе бик чамалы, ә инде алтмышның өстенә чыккан кешенең хәле кыл өстендә дисәң дә артык булмас. Аңа әллә Мәскәүгә җибәрикме дип әйткәннәр. Ул ризалык бирмәгән. Безнең Казан хирурглары нигә Мәскәүнекеннән ким булырга тиеш. Үзебездә ясагыз дигән, һәм ул кылдан нечкә, кылычтан үткен сыйрат күперен үткән. Операциясенә дә түзгән, пневмониясен дә җиңгән. Ләкин озакламый өзлеккән, яңадан пневмония башланган, шуннан катлаулану булган... Мине аның янына кертеп салганда, ул инде тоташтан алтынчы ай ята иде: ябыккан, аякларының җегәре беткән. Көч-хәл белән генә торып утыра, карават башларына, өстәлгә, стенага тотына-тотына гына йомышына чыга торган иде.

Ул, әлбәттә, мине белми, ә мин аны таный идем, күренгәнем дә бар иде аңа.

Миңа кадәр бу палатада бер карт инженер яткан, алар Әбүзәр абзый белән бик нык дуслашканнар. Икесе дә Уфаныкы булганга, уртак танышлары да табылган. Яшь аермалары да зур булмаган. Кыскасы, яңа кеше кергәнгә Әбүзәр абзый бер дә шат түгел иде. Аннары үземнең дә холкым авыррак, аз сөйләшәм, кешеләр белән әкрен танышам, зур кешеләр алдында югалып кала торган әшәке сыйфатым да бар. Әбүзәр абзыйны мин гомумән буй җитмәс бер зат итеп саный идем. Мин аның белән һич дуслаша алмам, аның күңелен бервакытта да аңлый алмам дип уйладым. Ул үзе дә минем кебек бер билгесез кешене тиң күрмәс күк тоелды. Гөнаһны яшереп торасы юк: милли интеллигенциянең бер өлеше арасында уз ана телләрен, үз тугай әдәбиятларын түбәнсетеп, үзләрен дөнья культурасының иң югарысына күтәрелгән адәмнәр дип санап, борын чөеп йөрүчеләр очрый әле.

Йөрәгем бик авырткан көннәрдә дә, аңа комачауламас өчен, ыңгырашмаска тырыша идем. Соңыннан, күбрәк, палатадан чыгып китеп, кайда булса коридорда утыра торган идем. Табиблар мине ятып тормаган өчен әрләделәр. «Әбүзәр Гиреевичтан тартынасыз икән, башка палатага күчерик», — диделәр. Монысына мин үзем риза булмадым. Мин нәрсәдер өмет итә идем әле.

Иң элек мин аның ничек дәвалануына игътибар иттем. Миндә дә обывательләргә хас бер караш бар иде: янәсе, профессорга даруларның иң шәпләрен генә бирәләр инде. Бирмәсәләр, ул үзе сорап алыр. Ул үзе белә ич! Ләкин аңа шул бүтән авыруларга бирелә торган порошокларны гына китерәләр иде, үзенә аерым бер нәрсә дә сорап алмады. Аның каравы, массажистканың килүен ул һәрвакыт түземсезлек белән көтә һәм еш кына, кафедрадан әйткән кебек тантана белән:

— Массаж — бөек нәрсә ул! — дип әйтеп куя торган иде.

Кайчак дәвалаучы табиблар теге-бу даруны туктатыйкмы, дәвам иттерикме яки яңа дару белән алмаштырыйкмы дип аның үзе белән киңәшеп карыйлар иде. Мондый чакларда Әбүзәр абзыйның җавабы бер: «Мин биредә профессор түгел, мин биредә сезнең авыруыгыз, ничек кирәк табасыз, шулай дәвалагыз, мин сезгә үземә ышанган кебек ышанам».

Мине гаҗәпләндергән һәм уйландырган икенче нәрсә профессорның тормышны яратуы, эшчәнлеге булды. Кайчак мин хәтта бу кеше авырып ятамы соң дип үз-үземә сорау да бирә торган идем. Бер көнне ул аспирантларыннан берәрсенә үзенең чираттагы фәнни хезмәтен әйтеп яздырса, икенче көнне тегеләрнең диссертацияләрен тыңлый, аларга әллә нихәтле киңәшләр бирә, хәтта җөмлә төзелешләренә кадәр игътибар итә иде. Шушы ай ярым вакыт эчендә, ялгышмасам, ул берничә фәнни хезмәт язарга, ике-өч диссертация карап чыгарга өлгерде. Бу бит сәламәт кеше өчен дә бик зур эш!

Ул эшен, әлбәттә, кичләрен генә, табиблар кайтып киткәч кенә эшли. (Әбүзәр абзыйга килгән кешеләрне хастаханәгә көн саен кертә торганнар иде.) Әбүзәр абзыйның шәкертләреннән берәрсе килүгә, хәлем әйбәт булса, домино сугарга яки китап укырга чыгып китә идем һәм алар кайтып киткәч кенә палатага керә идем. Әбүзәр абзый, гадәттә, ике кулын баш астына куен, күзләрен ярым йомып яткан була. Арыгандыр, йончыгандыр дип, мин аңа комачауламас өчен әкрен генә басып керәм. Ләкин ул шунда ук күзләрен ача.

Киттеләр газаплаучыларым, — ди һәм моны шундый итеп әйтә, аннары шундый мавыгып көлеп җибәрә, яңадан борылып керсәләр дә, ул аларны кабул итәчәк. Ул алар өчен сөенә, алар белән горурлана иде.

Без бер-беребезгә әкренләп ияләшә башладык. Әбүзәр абзый минем белән теләбрәк, иркенләбрәк сөйләшә башлады. Мин аның медицина өлкәсендә генә түгел, әдәбият, сәнгать, тарих өлкәләрендә дә киң карашлы бер кеше икәнен белеп алдым. Хәзер арттырмыйча әйтә алам: минем алдымда татар интеллигенциясенең ярты гасырлык җанлы тарихы ята иде. Соң шулай булмыйча! Әбүзәр абзый татарлардан беренче табибларның берсе. Беренче табиб! Хәзер, татар яшьләреннән генә дә ел саен йөзәрләп-йөзәрләп табиблар чыккан көннәрдә, бу ничектер гайри табигый бер нәрсәсыман яңгырый. Әбүзәр абзый Казан университетының медицина факультетын 1911 елда тәмамлаган. Тарих аршынына үлчәсәң, әллә ни күп вакыт та үтмәгән. Ә безгә бу — чал тарих булып, хан заманнары булып тоела. Ул халык шагыйре Габдулла Тукайны дәвалаган, Фатих Әмирханны белә, өй театрларында катнашкан, подпольеда эшләүче беренче татар большевиклары Хөсәен Ямашев белән Гафур Коләхметовларны якыннан белгән! Алар белән мәҗлесләрдә утырдаш булган.

Башта аз сүзлесыман тоелса да, Әбүзәр абзый чынында сүзгә бик юмарт кеше икән. Ул, ике кулын баш астына салып, каядыр еракка карагандай итеп сөйли, кыска ак мыегы астыннан көлемсерәп куя, кайчак, кулларын баш астына тыкмаган булса, имән бармагы белән кискен-кискен ишарәләр ясап ала. Чәче ап-ак. йөзе, озак вакытлар хастаханәдә ятуына да карамастан, саргаймаган да, агармаган да. Билгеле, бераз таушалган, әмма бер генә җыерчык та юк. Шул уңай белән, ул миңа кызык кына бер эпизод сөйләде. Олы гына бер кеше урамда очраган саен Әбүзәр абзыйдан: «Син ничә яшьтә?» — дип сорый икән. Бер очраганда Әбүзәр абзый аңа илле дип әйткән, икенчесендә туксан дигән, өченчесендә җитмеш. Янә бер очрашкач, ачуланып:

— Минем яшем ни пычагыма кирәк сезгә? — дип үзе сорау биргән. Әлеге кеше аңа каршы болай дигән:

— Сезгә иллене дә, җитмешне дә, туксанны да бирергә мөмкин, ләкин берсе дә дөрес булмаячак. Ә мин, беләсегез килсә, хакыйкать кешесе!

— Әйе, әйе, нәкъ шулай диде: хакыйкать кешесе!

Әбүзәр абзый рәхәтләнеп көлә башлады, мин дә ихтыярсыздан көлеп җибәрдем.

Юк, сез көлә белмисез, — диде ул, мине шаккатырып. — Дәрт юк көлүегездә, хисләрегезне тышка чыгарудан куркасыз. Чыга бирсеннәр! Чын көлү организмны иркенәйтеп, җиңеләйтеп җибәрә ул, аңа бик шәп ял бирә. Дәрткә дәрман бирә, халыкча әйтсәк. Французлар «Boutonne» дип атый торган караңгы чырайлы кешеләрне мин яратмыйм. Сез французча беләсезме?

Мин французча бик аз белүемне әйттем. Boutonne дип кешенең холкына карата әйтелә бугай. Үз эченә бикләнеп йөри торган кеше.

Дөрес. Сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә: барлык төймәләрен дә каптырып йөри торган кеше. Андый каптырмалы кешеләр үзләрен бик җитди халык дип, уен-көлкедән өстен торалар дип саныйлар. Чынында алар үз-үзләрен генә алдыйлар. Ял итә белмәүләрен яшерәләр. Ә ял итү — ул үзе бер фән! Кешегә тормыш ритмы кирәк. Киеренкелек артыннан йомшару, эш артыннан ял булырга тиеш. Йөрәктән генә үрнәк алыгыз. Ул мускулларын әле йомшарта, әле кыса һәм күпме эшләсә дә армый!

Мин инде моңарчы да Әбүзәр абзыйның балаларча мавыгып көлә белүенә игътибар иткән идем. Элек мин моны бары тик Әбүзәр абзыйның шат күңеллелеге итеп кенә карый идем, баксаң, аның мәгънәсе тирәнрәк икән. Миңа үземнең рәхәтләнеп көлә белмәвем өчен авыр булып китте. Чөнки мине кечкенәдән үк — өйдә дә, мәктәптә дә — җитди булырга, шыр тиле шикелле авыз ерып көлмәскә өйрәттеләр, янәсе, көлү — ул балачакта гына килешә. Ә ялның фән икәнен кайсыбызның уйлаганы бар?!

Бүген иске елның актыккы көне. Уникенче яртыда мин палатадан палатага йөреп үз исемемнән дә, Әбүзәр абзый исеменнән дә дусларны, танышларны Яңа ел белән тәбрик итеп чыктым. Аннары үз палатабызга кайтып иптәшләрнең тәбрикләрен профессорга тапшырдым. Ул, ике кулын баш астына куеп, каядыр еракка караган килеш уйланып ята иде. Йөзе сагышлы һәм моңлы. Ул миннән, телефонга барып, үз исеменнән Мәдинә ханым белән Фатихәттәйне тәбрикләүне үтенде. Мин шунда ук аның йомышын үтәп кайттым. Мәдинә апаның, Фатихәттәйнең котлауларын тапшыргач, Әбүзәр абзыйның йөзе балкып китте.

Мин радионы тоташтырдым. Инде курантлар уйный башлаган иде. Әбүзәр абзый торып утырды. Мин стаканнарга Ижевск суы тутырдым. Икебез дә тып-тын утырабыз. Левитан Үзәк Комитетның һәм Министрлар Советының Яңа ел мөрәҗәгатен укый. Аннары тирән тынлык эчендә Кремль сәгате тантана белән суга башлый. Мин йодрыгым белән тез башыма бәрә-бәрә санап барам: бер, ике, өч... унике! Без, стаканнарыбызны чәкешеп, бер-беребезне Яңа ел белән тәбрикләп эчеп җибәрәбез, бер-беребезгә сәламәтлек, бәхет, эштә уңышлар телибез... Аннары мин утны сүндермәдем.

Бераз яткач та, Әбүзәр абзый миннән:

Йокламыйсызмы? — дип сорады.

Мондый төндә күзгә йокы керәме соң!

Әбүзәр абзый... Тукай турында сөйләргә теләвен әйтте! Мин сикереп тора яздым. Чөнки элек аның Тукайны дәвалавы турында ишетеп кенә белә идем.

Габдулла Тукайны исемә төшерсәм, — диде ул, — иң элек минем күз алдыма аның күзләре килә. Кап-кара, кайнар, акыллы зур күзләр. Тукайны күрүемә ярты гасыр үтте инде, ә мин аның күзләрен әле дә булса ап-ачык хәтерлим. Еллар тирәнлегеннән алар миңа якты йолдызлар сыман карыйлар. Сез бер нәрсәне ачык төшенегез: мин Тукай янына бөек шагыйрь янына барам дип бармадым, ул чакта мин аның шигырьләрен аз белә идем, гади бер авыру янына барган кебек кенә бардым. Болгар номерларының берсендә, икенче катта, мин аның белән күп булса унбиш-егерме минут сөйләшеп утырганмындыр. Шуннан соң мин аның белән тагын бер генә тапкыр очраштым. Менә шуңа да карамастан, мин, поэзиядән ерак торган бер кеше, илле елдан соң шагыйрь күзләренең ничек ялтыравын онытмаганмын икән, ул күзләрдә никадәр көч булганлыгы сезгә аңлашылырдыр. Ә ябык йөзе кайгылы иде, — һәм бераз уйлап торгач, — юк, кайгылы дип дәрес әйтмәдем, моңлы иде аның йөзе, — дип төзәтте. — Акыл нуры балкып тора иде тагы. Безнең художниклар Тукайның чын рәсемен ясаганнары юк әле. Күзләреннән тыш, Тукайның борын канатлары бик үзенчәлекле иде. Алар Тукайның бетмәс-төкәнмәс дәртен, янып торуын күрсәтә иде. Рәсемнәрдә, скульптураларда мин менә шушы чалымнарны җитәрлек күрмим. Безнең художниклар Тукайны, ни өчендер, малайсымак итеп, җитмәсә, беркатлы, иләс-миләс шәкерт итеп күрсәтергә тырышалар. Ә Тукай ул зур, укымышлы, гаҗәп акыллы кеше иде. Фикер иясе иде ул, туганкай, русча итеп әйткәндә, властелин дум народных. Шигырьләреннән дә без Тукайны шулай итеп күрәбез, халык күңеленә дә Тукай шундый булып кереп калган.

Тукайга бәйләп Әбүзәр абзый беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев турында да сөйләп китте.

Ямашев бик акыллы, бик чибәр кеше иде, — диде ул, уйчан гына. — Мин аны Тукайга караганда күбрәк белә идем. Ул безгә әллә әткәй, әллә әнкәй ягыннан кардәш тия. Безнең гаиләләр элек-электән аралашкан. Хөсәеннең хәзер бөтен җиргә игълан ителә торган әйбәт рәсеме дә безнең гаилә архивында сакланган иде. Без аны Академиягә бүләк иттек. Хөсәеннең көлүе бик матур иде. Сокланырлык!.. Гафур Коләхметовны да беләдер идем. Алар Хөсәен белән дуслар иде. Безгә еш киләләр иде. Берничә тапкыр Подгорный урамымдагы кайсыдыр йортта бергә кунакта да булдык. Мәдинә кемнәрдә икәнен хәтерли, мин онытканмын. Миңа калса, ул йорт аларның подпольный квартиралары иде шикелле. Хөсәен дә, Гафур да, алар белән бергә йөри торган бүтән егетләр дә бар иде анда. Хөсәен бик әйбәт әңгәмәче, сүзгә оста, кыю кеше иде. Гафур басынкы, оялчан. Бик аз сөйли. Аны революционер булыр дип башыбызга да китермәдек. Октябрьдан соң гына бу турыда белдек. Хәер, аларның икесенә дә хас уртак бер сыйфат бар иде: алар тел бистәләре түгел иде. Үзләренең яшерен эшләре турында иң якын кешеләре алдында да сөйләмиләр иде. Искитәрлек тотнаклы иде алар.

Әбүзәр абзый сөйли-сөйли арыды ахрысы, тынды. Ә мин йоклый алмыйча һаман караңгы түшәмгә карап ятам. Вакыт-вакыт палата әче узып баручы машина утларыннан кинәт яктырып китә. Кайчак трамвай дугасыннан кабынган яшькелт чаткының яктысы палатага кереп шәрә стеналарда тибрәнеп ала. Кемнәрдер каядыр ашыгалармы, кайтып киләләрме. Бүген бит һәр өйдә диярлек мәҗлес, шатлык, җыр, көлү, бию. Әмма мин бүген палатада ятуыма аз гына да үкенмим, югыйсә кайчан мин Тукай турында, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметов турында аларны үзе күреп белгән кешенең сөйләвен ишетер идем...

Беркөнне Әбүзәр абзый миңа медицина эшчеләре турында бер роман укыганлыгын әйтте. Анда бер табибның гаҗәеп уңышлары һәм аяныч уңышсызлыклары турында язылган булган.

Әйтерсең, табиб тормышы шушы мәгърип-мәшрикътан гына тора, — диде ул, әсәрне тәнкыйтьләп. — Әйтерсең, шушы ике котып арасында бер нәрсә дә юк. Хәлбуки, анда үзенең көндәлек борчулары, каршылыклары, шатлыгы һәм кайгысы белән тулы, беренче карашта гына бик күңелсез сыман күренгән, әмма чынында бик гүзәл зур тормыш дәвам итә.

Көннәр үтә торды, Мин Әбүзәр абзыйны култыклап коридорга алып чыга башладым. Башта ишек төбенә генә барып, аннары коридор буйлап биш-ун адым китеп әйләнеп керә торган булдык.

Бу — массаж файдасы, массаж — бөек нәрсә ул. Көнчыгышта юкка гына борын-борыннан массаж белән шөгыльләнмәгәннәр. Безнең, татар карчыклары да элек— электән арка сылатырга яратканнар. Медицина ул — тормыш тәҗрибәсе, аны халык практикасы тудырган, — ди иде Әбүзәр абзый.

Ике атнадан соң, без Әбүзәр абзый белән ял бүлмәсенә кадәр үк барып җитә башладык. Дөрес, култыкламыйча үзе генә йөри алмый иде әле ул. Шулай да аяк җегәре көннән-көн ныгый барды аның. Бүген санитаркалар аны резина көпчәкле арбага утыртып ваннага алып киттеләр. Аның инде алты ай ванна күргәне юк икән. Еш кына ул миңа Тукайның шигырен искә төшереп:

Date: 2015-12-13; view: 402; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию