Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 3 page





— Мин?! Димәк, мин аны белгән булып чыгам. Ни дип мин аның хәтерен калдырганмын?

— Сез аны имтиханнан кугансыз, сездән табиб чыкмый, дигәнсез.

— Шуннан соң ул Мәскәүгә күчкәнме?

— Ул үзсүзле.

Әбүзәр абзый өстәл янындагы урындыкка утырды, бармаклары белән өстәлне дөбердәтеп алды. Аннары, урындык артына сөялеп, каядыр югарыга карап:

— Ихтимал, шундый хәл булгандыр, — диде. — Мин медицинага талантлы, сәләтле, энтузиаст яшьләр генә килергә тиеш дигән карашта торам. Талантсыз, сәләтсез, җиңел кешеләр, дипломнары булуга да карамастан, һәр өлкәдә аякка гер булып тагылалар. Медицинада алар зыян китерәләр. Без кеше белән эш итәбез, ә кешенең гомере бер генә. Кеше гомерен әрәм итү — ансатның ансаты, кайтарып алулары безнең кулдан килми... Аерым очракларда теге-бу кешегә карата минем ялгышуым бик ихтимал. Мин әүлия түгел. Хатамны белсәм, гафу үтенүдән кимсенмим.

– Әгәр гафу үтенү белән генә барысын да элекке хәленә кайтарып булса иде, — диде Мансур, кинәт башын күтәреп, һәм профессорга туры карады. — Сез аңа ясаган борчуларны, әрнүләрне берничек тә кире кайтарып ала алмыйсыз. Шуңа күрә аның безнең өйгә килергә теләмәвен тәкәбберлек итеп түгел, аның моңа хакы бар дип карагыз.

— Тукта, — диде профессор, ниндидер бер фикерен төгәлләргә җыенгандай итеп. — Син, ялгышмасам, ташка аш белән, минем усаллыкка каршы яхшылык белән җавап бирергә җыенасың түгелме?

— Юк, дәү әти. Кеше гаебен кеше йолмый.

Төньяк аларны күз ачкысыз бураннары, аяктан егарлык җилләре, сулышны буа торган салкыннары, таң атуны белми торган озын төннәре һәм... искиткеч төзелешләре белән каршы алды. Мансурның чырае караңгы иде. Үз йортына кайткан Илмираның ташып торган шатлыгы, дәрте аның күңелен аз гына да күтәрә алмады. Әледән-әле Гөлшәһидә күз алдына килде. Көлгән, елмайган, җырлаган яки биегән хәлдә түгел, уйчанланып яки сагышланып утырган хәлдә дә түгел, ә Казанка ярындагы текә тауга үрмәләп югары менгән хәлдә килде. Шушы күренеш күз алдында туган саен, Мансурның күңелендә әллә сагыш, әллә көенү, әллә тагын исеме дә билгеле булмаган бер тойгы уяна иде.

Шундый минутларның берсендә Мансур боз каткан тәрәзә янында басып тора иде. Тышта, дом караңгыда, коточкыч буран котыра. Әллә кемнәр төркемнәре белән тәрәзә төбенә килгәннәр дә, өйгә кертүне сорап, үкерешеп елыйлар кебек. Мондый чакта ялгызлык аеруча изә. Дөрес, Илмира күрше бүлмәдә генә. Ләкин Мансурның Илмира янына керәсе килми, күрәсең, дәү әнисенең хатын-кыз мәкерлеге турындагы сүзләре шулай да күңеленең кайсыдыр бер почмагында утырып калган. Алай гына да түгел, әгәр Илмира чытлыклана башласа, җилбәзәклек күрсәтсә, Мансур шунда ук аңа аркан борылыр, һәм ул аның алдында һичбер ихтирамга лаек булмаган вак, буш бер кыз булып калыр иде. Шул ук вакытта Мансур инде Илмирага шактый ияләшә башлаган, ул инде аның яшәвенең ниндидер аерылмас бер кисәгенә әверелә баруын сизә иде. Илмирасыз төньяк үтә күңелсез булыр иде төсле. Кыскасы, аның күңеле гаҗәп дәрәҗәдә язның беренче кар суларына охшый иде: бер карыйсың, челтерәп агып китәр төсле, икенче карыйсың, мәңге эремәс боз булып каткан инде. Иң яхшысы, кая булса кинога, театрга яки клубка барасы, халык арасында, саф һәм намуслы кешеләр арасында буласы иде... Бераз уйлап торгач, ул урыныннан кузгалды, тунын, колакчын бүреген киде. Тышка чыкты. Ләкин төзелеш утлары түгел, гомумән, ике адымнан берни аерып булмый иде. Тирә-якны күзгә төртсәң күренми торган шомлы караңгылык баскан. Кар гына бөтерелә, җил генә сызгыра. Мансур ихтыярсыздан бер адым артка чикте. Гүя хәзер җил аны бөтереп алыр да, салкын кочагына кысып, шашына-шашына кычкырып, шүрәле кебек улап, чинап, әллә кайларга илтеп ташлар кебек.

Мансур бу котырынган стихиягә шактый озак карап торды. Ләкин беренче секундтагы курку хисе үтте. Күңелен сирәк була торган бер хәл биләп алды, әрсез һәм усал бер тантана белән кычкырасы килде аның: һа-һа-һа-у! Көч сынашырга чакырасыңмы? Әйдә, мин әзер!

Һәм ул, шушы тойгыга бирелеп, болдырдан төште. Ләкин берничә адымнан соң ук ул өйне дә, юнәлешне дә югалтты. Бияләйләре белән йөзен каплап тагын берничә адым атлаган иде, җил аяктан бәреп екты.

Мансур үзенең юләрлек эшләвен аңлады, әмма күңелендәге үзенә дә аңлашылмый торган әлеге ачулы тантана аны торып алга атларга мәҗбүр итте. Йөз адымда хастаханә, биш йөз адымда гигант завод төзелеше. Нигә куркырга? Тиле кебек әле кычкырып һай-һайлап көлде, әле җыр башлады.

Җил аны ниндидер коймага китереп кысрыклады. Салкын инде аны ныклап капшый башлаган иде. Мансур ничек кенә булса да коймадан аерылмаска кирәклеген төшенде. Югыйсә катып үләчәк. Ул инде кычкырмый, көлми иде. Коймага тотынып бара-бара, өйне эзли башлады.

Өс-башына киенгән, кулына кесә фонаре тоткан һәм бик каты борчылган Илмира тәмам карга батып кергән Мансурны коты очып каршы алды.

— Син акылдан яздыңмы әллә, юләр! — дип кычкырды ул. — Мондый буранда өйдән чыгалармыни! Бу сиңа Бау ман урамы түгел. Кара, борының, битләрең ап-ак. Өшеткәнсең бит!

Аннары алар, өйалдына чыгып, кар белән Мансурның борынын, битләрен бик озак удылар. Ниһаять, хәлдән таеп, икесе ике урындыкка утырдылар. Мансурның бите, борыны кыза, яна иде. Бераздан аңа яңадан баягы әрсез тойгы кайтты.

— Монда әйбәт икән! — дип, Казаннан чыгып киткәннән соң беренче тапкыр бөтен йөзе белән елмайды. Аннары, сикереп торып, радиоланы борып җибәрде һәм, Илмира алдына килеп:

– Әйдә биибез, Илмирочка! — диде, һәм алар өс киемнәрен дә салмыйча парлап биергә тотынды лар.

Илмира белән Мансур бер коридорда аерым-аерым бүлмәләрдә торалар иде. Илмира инде тегесен-монысын алырга өлгергән. Мансурның бүлмәсендә исә раскладушка, өстәл, ике-өч урындык һәм ящик өстенә куйган радиоалгычтан башка берни дә юк иде. Соңгы вакытта ул китап шүрлеге ясады. Шул шүрлек астына стенага дәү әтисенең фоторәсемен каптырма белән беркетте.

Эшкә бергә йөрделәр. Хастаханә шактый зур, әмма авырулар аз иде. Монда халык нык, таза, юк-бар белән атлаган саен авырмый. Килгәннән бирле Мансур нибары вак-төяк ике-өч операция ясады. Элекке хирург, әллә кайтырга бик ашкынгангамы, әллә бу егет үзе миннән алда ычкынмасын дип куркыпмы:

— Монда гел шулай: эше юк, акчасы килә тора, авырулар борчымый, — диде. — Мин үзем моннан һич китмәс идем, хатын Ленинградка кайтыйк дип колак итен ашый. Сез артык минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Мөстәкыйль эшли аласыз. Бик кирәк булса, Ленинградтан тәҗрибәлерәк хирург та чакыртырга мөмкин. Самолетлар очып тора ич.

Күп тә үтмәде, хастаханәгә радиограмма килеп төште. Бәхетсезлек, ашыгыч рәвештә хирург чакыралар. Мансур картага карады.

— Кайда бу поселок?

— Ян күршедә генә. Бездән туп-туры төньякка таба кара, — диде Илмира.

— Ян күрше! Кимендә биш йөз километр! — дип кычкырып җибәрде Мансур.

Илмира елмайды:

— Ир-егетләр колачы.

— Нинди бәхетсезлек икәнен дә язмаганнар, ичмасам.

— Хирург теләсә нинди очракка әзер булып барырга тиеш, — диде Илмира. Бераз уйлап торгач, мөгаен, Мансурның аптыравын күрептер: — Мин дә синең белән очам, — диде һәм, Мансурның мин-минлеген кимсетмәс өчен булса кирәк, өстәде: — Мин анда күптән барырга җыена идем. Җай чыгуы бик яхшы булды әле.

Аэродромга төшкәч, синоптиклар кисәтеп куйдылар:

— Давыл булырга тора, көтәргә кирәк.

Моңа каршы Мансур бары тик:

— Анда авыру тилмерә, — диде.

Самолет канатлары астында очсыз-кырыйсыз ап-ак кар диңгезе җәелеп ята. Бер генә кара тап та күренми. Илмира борынын җылы тун якасына төртеп сүзсез генә утыра. Башында да йөнтәс бүрек. Мансур аны Бохар мәчесенә охшатты (балачакта шундый мәчеләре бар иде аларның). Кыз күзләрен кыскан, әллә йокымсырый, әллә болай гына уйга калганмы? Бер дә курыкмыймы икәнни ул? Нәрсә уйлый икән? Мансурга чын мөнәсәбәте ничек икән? Гайбәтчеләр булса, әллә ниләр сөйләп бетерерләр иде. Ә бит Илмира Мансурның кочагына керергә бер дә атлыгып тормый, аның алдында аз гына да чытлыкланмый.

Мансур сәгатенә күз төшерде. Ун-унбиш минуттан барып җитәргә тиешләр, һава аяз, самолет тигез оча, давыл дигәннәре, күрәсең, кырыйдан узып китте. Ләкин Мансур төньякның мәкерлелеген белми иде әле. Биш-ун минут үттеме икән, һава кинәт караңгылана башлады, самолет чайкалырга тотынды. Тик Илмира гына һаман тыныч утыра бирде. Мансур да аңа карап тыныч булырга тырышты. Самолет әле ачы улап түбән төшә, әле яңадан өскә ыргыла. Шунда Мансур, Илмираның үзенә карап торуын сизеп алып, башын аңа таба борды: кыз үчекли төшеп елмайган: «Шүрлисең икән, егет», — дип әйтә иде кебек аның бу шаян күз карашы.

Шуннан соң ни булганын күз алдына китерүе дә кыен. Самолет нәрсәгәдер бәрелде, сикерде, тагын бәрелде. Шул секундта дом караңгы булып китте, мотор тавышы тынды һәм... ыңгырашу ишетелде.

Мансур тиз генә кесә фонарен кабызды. Ут яктысы иң элек Илмираның агарынган йөзенә төште.

— Син имгәнмәдеңме?

– Ә син?

Мансур фонарен очучы кабинасына юнәлтте. Ыңгырашу аннан ишетелә иде. Пилотның куллары штурвалда, ә башы бер якка салынып төшкән. Мансур тиз генә аның янына узды.

— Без якын... Әнә анда ракетница... Мин радио...

Очучының ярасын бәйләп самолеттан төшергәндә, ул һушын югалткан иде инде. Аны волокушага салдылар. Мансур, күккә төбәп, берничә ракета җибәрде. Ләкин котырынган буран эчендә ракеталар бер генә секундка күренәләр дә гөлт итеп сүнәләр иде.

Волокушаны сөйрәве бик авыр. Алар бик тиз хәлдән тайдылар. Илмира бигрәк тә тиз биреште, артка кала башлады. Мансур актыккы ракетасын һавага чөйде. Ә җил шәбәя генә бара иде. Пилот якын дигән иде дә, бер генә ут та күренми. Бөтенләй кире якка китеп бармыйлармы? Мансур яңарак килгән көннәрендә төньяк бураны белән көч сынашырга теләвен, шул чакта күңелендә ачулы тантана тууын, әмма болдырдан чыгып ике адым киткәч адашуын, өйгә койма буйлап кармаланып кайтып керүен исенә төшерде. Монда бит ишек төбе түгел, монда кармаланып барыр өчен койма юк.

Илмира ике-өч адым саен туктый башлады.

— Туктарга ярамый! — дип бөтен көченә кычкырды Мансур. Чүгеп утырган Илмираны ике беләгеннән тотып күтәреп аякка бастырды да бик каты селекте: — Илмира! Ишетәсеңме? Туктарга ярамый! Көчеңне җый!

Урталай бөгелеп волокушаны сөйри-сөйри һәм туктап ял итә-итә, тагын бер ун минутлар чамасы бардылар. Илмира бөтенләй хәлдән тая башлагач, Мансур аның лямкасын салдырып үзенә киде һәм бер кулы белән кызны култыклады.

– Әйдә, Илмира, әйдә!

Кинәт буран эчендә нәрсәдер җемелдәгәндәй булды.

— Илмира, утлар! — дип шатланып кычкырды Мансур. Тәмам хәлдән тайган кыз күзләрен ачты һәм егылып китмәс өчен бөтен көче белән Мансурның беләгенә ябышты.

...Медпунктта Мансур иң элек пилотка ярдәм күрсәтте. Аннары мондагы авыруны карады. Бу — йөзен сакал-мыек баскан урта яшьләрдәге бер эшче иде. Ничектер абайламастан трактор астында калып аягын сындырган, гангрена башланган. Мансур аны хәзер үк операциягә әзерләргә кушты, үзе бер стакан кайнар чәй сорады. Урындыкка утырып, стенага сөялгән Илмира янына килде. Ул күзләрен йомган, йөзе ап-ак. Мансурның күңелендә аны кызгану хисе туды.

— Чәй эч, — диде Мансур аңа, — хәл керер.

— Ярамны кара, — диде Илмира, әкрен генә. — Аягым...

Сырган чалбар тездән югарырак яулык белән кысып бәйләнгән иде. Яулыкка кан саркып чыккан.

— Ник башта ук әйтмәдең! — дип кычкырды Мансур. — Ничек син яраң бәйләнмәгән килеш...

Мансур аның ярасын чистарткан чакта (бәхеткә каршы, сөяк зарарланмаган иде), Илмираның йөзенә салкын тир бәреп чыкты. Ләкин ул бер генә тапкыр да кычкырмады, ыңгырашмады.

Трактор астында калган авыруның аягын бөтенләй кисеп ташларга туры килде...

Ихтимал, Мансурга соңыннан бик зур һәм җитди операцияләр ясарга туры килер, зур галим булыр, ләкин бу көнне ул һич онытмас. Дөрес, хәзер ул үз эшенә бәя бирә алмый иде әле, аның эшендә белем белән осталык өстенлек иттеме, әллә тәвәккәллек белән зарурилык аркасында гына башкарып чыктымы, анысын да хәзергә әйтә алмый иде ул. Гаҗәпләнү, канәгатьләнү һәм борчылу аңа соңыннан киләчәк әле. Хәзер ул арыган, ләкин тыныч күңел белән Илмираның баш очында утыра һәм кызның маңгаена чуалып төшкән чәчен артка сыпыра иде. Илмира күзен ачты.

— Хәлең ничек? — дип сорады Мансур.

Җавап урынына Илмира аның кулын тотты да яңагына кысты.

Авыруларны алып үз поселокларына кайткач, яңадан иске тормыш башланды. Хәер, бу инде тыштан гына элеккечә иде. Алар хәзер үзләре дә сизмәстән бер-берсенә омтылалар һәм кичләрен озак-озак сөйләшеп утыралар иде. Бергәләп яңа китаплар, журналлар укыйлар, Казанны тота алган көннәрдә татар музыкасын, татар җырларын тыңлыйлар.

Мансур рус мәктәбендә укыган, рус әдәбияты белән рус сәнгатендә тәрбияләнгән кеше иде. Татарча ул сөйләшә генә белә иде. Татар театрына, татар концертларына ул әллә нидә бер генә йөрде. Мәдинә апаның үтенүе буенча, ул вакытында татарча китапларны да кулына алгалады, дәү әнисе татар китаплары укырга яратканга, өйдә ана телендәге китаплар шактый иде. Ләкин аларның күбесе иске гарәп хәрефендә иде. Мансур ул хәрефләрне бер өйрәнә дә башлады, аннары үзеннән-үзе ташлады. Ләкин Мәдинә апа аркылы — бәләкәй чакта Мансурга ул китаплар укый торган иде — Тукай Мансурның күңеленә бик нык кереп калган иде. Өйдә шагыйрьнең рәсеме дә бар иде. Дәү әтисе Тукайны ничек дәваларга барганнарын, аның күзләрендәге кара ялкын турында сөйләргә ярата торган иде. Шулай булса да, Мансур бу татар китапларыннан тәм тапмый, бер-ике битен укыгач, аларны яңадан кулына алмас өчен кире куя иде. Күп сүзләрне төшенмәү, нечкәлекләрен тоймау, йотылып укый алмау яки русчага тартым итеп уку да аны биздерә иде булса кирәк, чөнки ул татарча укый башласа, Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шаркылдап көлә торган иде.

Ә менә биредә, Ерак Төньякта, Илмираның китаплары арасында Тукай томын күргәч, Мансурның күңелләре әллә нишләп китте. Балачагы, дәү әнисенең иңенә җылы шәл салып Тукай шигырьләрен — «Шүрәле» не, «Мияубикә»не, «Су анасы» н, «Эш беткәч уйнарга ярый» ны, «Таз» ны, «Мәдрәсә шәкертләре» н, «Кисекбаш» ны укулары, дәү әтисе, Фатихәттәй исенә төште һәм балачакның гомергә онытылмый торган җанга газиз башка бик күп истәлекләре кузгалды. Бер генә мизгелгә Мансур яңадан Казанга, үз өйләренә кайткандай булды. Кич саен аның сагынулары яңара һәм кулына Тукай томын алырга мәҗбүр итә иде. Ул, татар сүзләренең басымнарын дөрес әйтергә теләп, кычкырып укый иде. Илмира кайчак, ике кулы белән иягенә таянып, уйчанланып тыңлап утыра, кайчак эче катып көлә, «чуаш кебек укыма әле» дип, үзе китапны алып укый башлый. Татар урта мәктәбен тәмамлаган Илмира саф татарча укый һәм, әзрәк артистлыгы да булганга, аны тыңлавы Мансурга чын рәхәт һәм ләззәт бирә иде.

Мансурның балачактан ук, бер эшкә тотынса, бик нык бирелә торган яхшы гадәте бар иде. Бер мавыкса, ул инде ярты юлда ташлап калдырмый. Тукай белән дә шулай булды. Ул Тукайны чынлап торып укырга, өйрәнергә кереште һәм, ниһаять, аның асылына төшенеп, шагыйрьнең биниһая таланты алдында таң калды. Иң мөһиме, ул үз халкының нинди зур рухи байлыгыннан мәхрүм булып торганлыгын, надан һәм культурасыз булганлыгын аңлады. Тукай таланты аңа ничәмә-ничә мең километрларга җәелеп киткән Төньяк кар даласы кебек колач җитмәс зур, көчле һәм дәртле булып тоелды. Күңеле Tyкай моңы белән нурланды, сагышлары ничектер яктырды, җиңеләйде, сафланды кебек. Ул тагын шунысына гаҗәпләнде: Тукайга гашыйк булганга карап аның рус теленә, рус әдәбиятына, рус музыкасына мәхәббәте аз гына да сүрелмәде, киресенчә, күңеле генә киңәеп, анда матурлыкка урын арткандай булды, рухи баеды.

Илмираның аяк ярасы тиз төзәлде, ләкин ул яра тора-бара ике яшьнең йөрәгенә күчте.

Бер елдан соң алар өйләнештеләр. Кыз балалары туды. Аңа Мансур тәкъдиме буенча Гөлчәчәк дип исем бирделәр.

Беркөнне Илмира чираттагы авыру янына очып китте. Аны озатканнан соң, хастаханәгә барырга дип өйдән чыкканда, Мансурның күзе офыкка төште. Анда тар гына сызык булып яктылык калган. Өстә бөтен күкне каплаган авыр кара болыт. Шушы калын кара болыт үзенең биниһая авырлыгы белән офык буендагы тар яктылыкка баса, аны сыта, изә кебек иде. Якты тасма Мансур күз алдында тарайганнан-тарая барды һәм ахырда тәмам бетте. Күктә калын кара болыт кына торып калды...

Бик озак дөбердәткәннән соң гына, Фатихәттәй ишекне ачты. Йөзе йокыдан таушалган, күзләре рәтләп ачылып та җитмәгән, башындагы яулыгын да тискәре ягы белән япкан.

— Төнен дә тынычлык юк, иртән дә... — дип, гадәтенчә сукранып каршы алды. — Черем генә итә башлаган идем, тагын зәңгәрле-яшелле... — Профессор артында уңайсызланып басып торган Гөлшәһидәне күргәч, аптырап: — Әллә кунакны да инде... — диде һәм гафу үтенгәндәй: — Ярар, йокыдан исергән мин тиленең такылдавына исегез китмәсен. Әйдүк, Гөлшәһидә кызым, әйдүк... Йә инде, керегез, өйгә суык тутырып ишекне ачык тотмагыз, — дип сөйләнде.

Тегеләр өйгә кергәч, уклавын ишеккә кыстырды да, Әбүзәр абзыйның пальтосын кулыннан алып, кисәтеп куйды.

— Зинһар, әкренрәк кылан, Мәдинәне уята күрмә.

Әбүзәр абзый белән Гөлшәһидә ишекнең озак ачылмый торуыннан ук Мансурның өйгә кермичә каядыр китеп баруын сизенсәләр дә, әле һаман нидер көтәләр иде.

Фатихәттәй, аларның сәер карашларын күреп:

— Бу ниткән эшегез тагын? — дип сорады. Профессорга турырак карады. Аның иңбашлары салынган, йөзе кайгылы. Гөлшәһидәсе тагы: иреннәре калтырарга тора, пальтосының төймәләрен бер ычкындыра, бер төймәли, башлыгы иңенә үк шуып төшкән. «Берәрсе үлгән икән», — дип уйлады Фатихәттәй һәм, авыз эченнән генә мыгырданып, ике кулы белән ияк очын сыпырып алды.

— Кайда ул? Керми киттемени? — дип сорады Әбүзәр абзый, калтыранган тавыш белән.

— Кем кайда? Кем керми киткән? — дип аптырады Фатихәттәй. — Шакучы булса да, төн уртасында ишек ачмас идем әле. Жуликлар күбәйгән дип кичә генә базарда сөйләделәр.

— Мансур кайда дип сорыйм? — диде Әбүзәр абзый, Фатихәттәйне бүлдереп.

Фатихәттәй, ике кулын селкә-селкә:

— Миңгерәүләнеп кайттыңмы әллә, Әбүзәр? — диде. — Тундрадагы Мансур нишләп монда булсын ди. Телеграммасы да, хаты да юк кешенең...

Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә карап алды. Әллә чыннан да аягүрә төш күрәләрме алар? Ләкин шунда ук, ишеккә тыккан уклауны суырып алып, ашыгып баскычка чыкты, өскә менде, аска төште. Мансур бер җирдә дә күренмәде. Тын баскычта профессорның үз аяк тавышы гына ишетелде, һәм фәрештәләр генә аңа буш шәмдәлләрен суздылар.

Гөлшәһидә дә баскычка чыкты, аның янына тәмам аптыраган Фатихәттәй килеп басты:

— Бу ни бу, Гөлшәһидә кызым, теге ни әйтмешли, кемне эзлисез болай?

— Мансур кайткан... Без бая чыгып барганда әнә анда батарея янында утыра иде.

— И-и-и! — дип сузды гаҗәпләнүнең соң чигенә җиткән Фатихәттәй. — Ник соң өйгә кермәгән? Кая киткән?

— Белмим, Фатихәттәй җаным.

Һәм кинәт Гөлшәһидәнең миен яңа бер уй көйдереп алды: «Мөгаен, ул мин монда булганга, мине күрмәс өчен өенә керми китеп баргандыр...»

Бөтен тәне калтыранып китте. Нәрсә бу? Ул бит Мансурны күрергә теләп килгән иде, ә күрергә мөмкинлек булгач... качып китәсе килә. Ләкин үзеңнән кая качарга мөмкин?

– Әй бала, бала! — диде Фатихәттәй, ике кулын чабып. — Туган өй бусагасына килеп тә кермичә... — Ул, тиз генә өйгә кереп, өстенә киеп чыкты да йөгерә-атлый аска төшеп китте. Профессор, йөрәген тотып, авыр сулый-сулый югары менеп килә иде.

Фатихәттәй аны тиз генә култыклап алды. Аңа ярдәмгә Гөлшәһидә төште. Алгы бүлмәдә Әбүзәр абзый урындыкка утырып терсәгенә таянды. Гөлшәһидә, тиз генә аптечка янына барып, валокордин алды. Фатихәттәй стакан белән су алып чыкты.

— Эчегез, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшәһидә, даруны сузып.

— Рәхмәт, борчылмагыз. — Ул даруны эчеп җибәрде. Залдагы сәгать моңлы итеп җидене сукты.

Гөлшәһидә чишенмичә басып тора иде. Ләкин профессорны мондый хәлдә калдырып китәргә вөҗданы кушмады. Ул киемен салды һәм профессорга:

– Әбүзәр Гиреевич, әйдәгез ятыгыз, — дип боерык бирде. Профессор карышмады, әкрен генә урыныннан торды, һәм алар залга керделәр. Караңгы иде. Гөлшәһидә ут кабызды.

— Мин монда, диванга гына, — диде Әбүзәр абзый, йөрәген тоткан килеш. — Өстемә әнә шушы җылы шәлне ябыгыз.

Гөлшәһидә Әбүзәр абзый өстенә җылы шәл япты да Фатихәттәй янына кухняга чыкты.

Date: 2015-12-13; view: 636; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию