Полезное:
Как сделать разговор полезным и приятным
Как сделать объемную звезду своими руками
Как сделать то, что делать не хочется?
Как сделать погремушку
Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами
Как сделать идею коммерческой
Как сделать хорошую растяжку ног?
Как сделать наш разум здоровым?
Как сделать, чтобы люди обманывали меньше
Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили?
Как сделать лучше себе и другим людям
Как сделать свидание интересным?
Категории:
АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника
|
Икенче бүлек 4 page
– Үзе генәме, әллә нәмәстәкәе беләнме? — дип сорады Фатихәттәй шунда ук. Гөлшәһидә сискәнеп китте. Менә нәрсәдән курка иде ул! — Без үзен генә күрдек, — диде ул, тәрәзәгә таба борылып. Тышта әле һаман караңгы, һаман җепшек кар ява, җил елый. Өй эче дә салкын. Гөлшәһидә тәмам күшеккән кулларын газ плитәсе өстендә җылыта башлады. «Хәзер син безгә бик кирәк...» — ни өчен бу сүзләрне әйтте икән Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә? — Аерылышканнардыр әле, күңелем шулай сизә, — диде Фатихәттәй чәй кайнаткан җирдән. Гөлшәһидәнең күзенә яшь тыгылды. Ул кемнедер бик тә, бик тә кызгана иде кебек. Тик кемне: үзенме, Әбүзәр абзый белән Мәдинә апанымы, Мансурнымы яки тагын берәрсенме? «Аерылышканнардыр әле...» Әй бу Фатихәттәйнең теле! Ни дип әйтә инде ул бу сүзләрне? Гөлшәһидәне юатыр, өметләндерер өченме? Юк инде, Фатихәттәй аны андый вөҗдансыз кеше дип уйламасын... Тәрәзә төбенә күк күгәрчен килеп кунды да почмакка сыенды. Нишләп ул мескен мондый җил-буранда оясыннан чыккан? Күгәрченнәр караңгыда очмый бит. Әллә ояларын җил туздырып ташлаганмы яки явыз песи куркытканмы? Һәм кинәт, Фатихәттәйнең сүзләре тәэсирендә булса кирәк, Гөлшәһидәнең күз алдына кайдадыр еракта, төньякта, Мансур татлап киткән мескен хатын килеп басты. Күргәне-белгәне булмаганга, Гөлшәһидә аны буе-сыны, төсе-башы белән түгел, бәлки бөкрәйгән бер хатын кыяфәтендә генә күз алдына китереп, шушы карлы-бозлы иртәдә тәрәзә почмагына сыенган мескен күгәрченгә охшатты. Ә Фатихәттәй тора-тора да тагын бер гаҗәпләнеп куя: — Ул булдымы соң? Яхшы күрдегезме, Гөлшәһидәкәем? Нишләп туган йорт бусагасыннан борылып китте соң ул? Залда урындык ауды. Күрәсең, Мәдинә ханым торган да кухняга чыга. Менә ишек ачылды, һәм кулын алга сузган Мәдинә апа күренде. — Чынны сөйлиме бу туганый? Син дә күрдеңме, Гөлшәһидә, Әлмансурымны? — дип сорады ул. Аның тирән борчылуы йөзенә чыккан иде. — Батарея янында утырып тора иде, ди. Соң ул җиде төн уртасында кайтып төшсә дә, безнең ишек ачык ич аңа. – Әйдәгез чәй эчерим үзегезгә, — диде Фатихәттәй, бер кемгә дә карамыйча. — Чәем кайнап чыкты. Алар өчәүләшеп залга кергәндә, Әбүзәр абзый, башын салындырып, иңенә шакмаклы җылы шәл салып, диванда утыра иде. — Туганый, син борчылма ул кадәр, — диде Мәдинә апа. — Бик кызганыч бит... Балалары калды, хатыны... Гөлшәһидә күзләрен зур итеп ачып профессорга карады. Әбүзәр абзасын Мансур хәсрәтеннән башын салындырып утыра дип торса, ул Исмәгыйльне уйлый икән! — Без менә Гөлшәһидә белән аның үлесе өстенә генә барып җитә алдык, — диде профессор. — Юл бик начар булды. Инде Исмәгыйльнең хатынына ни генә әйтермен икән?.. Мәдинә ханым да чынаягына карап уйга чумды. Әмма аның үз хәсрәте дә җиткән иде. Ана күңеленә баладан да якын нәрсә бармы соң? Моннан дүрт ел элек Мансур өйдән чыгып киткән чакта аңа иң каты ачуланган, иң каты рәнҗегән һәм аны иң кызганган кеше дә Мәдинә апа булды. Мансур биш яшеннән аның кулында үсте. Тәүфыйклы, итагатьле итеп, ата-ана хакын санлый торган итеп тәрбияләргә тырышты Мәдинә ханым аны. Баксаң, бер дә алай булып чыкмады. Мәдинә ханымны иң пошындырганы да асылда шул иде. Мондый чакта хатын-кыз мин-минлеге кайчак бик яман котыручан була. Әмма, табигать хатын-кызга кызгану хисен башка барлык хисләрдән арттырыбрак биргәнгә, күңеленә шәфкать, миһербанлык, гафу итү, ярату кебек нәрсәләрне дә мул салганга, аның ачуы озакка бармый. Яхшылыгыма каршы нинди игелеге тиде, дүрт елга юньле бер хаты да булмады, үзем исән чакта шул «пумала башны» бусагама да бастырмам, дип мең әйткән Мәдинә ханым да үпкәсен бик тиз онытты. Әле чәй яныннан да тормаганнар иде, ишек кактылар. Бу кагуны баядан бирле көтсәләр дә, дүртесе дә сискәнеп китте, һәм дүртесе дә берьюлы аякка басты. Фатихәттәй йөгерә-атлый ишек ачарга чыкты. Профессор да, Гөлшәһидәгә Мәдинә ханым янында калырга ым кагып, алгы бүлмәгә атлады. Аннан инде Фатихәттәйнең шат тавышы ишетелә иде: — И, Мансур, сагындырдың! Исәнме, сау кайттыңмы, улым?.. Кызым, син дә... «Кызым» сүзен ишеткәч, Гөлшәһидә, үз-үзенә исәп бирмичә, тиз генә кабинетка керде, стенадагы үз рәсемен рамнан алып кесәсенә тыкты. Көчле дулкынланудан Мәдинә ханымның күзләре бөтенләй күрмәс булды. Ул, бер кулын алга сузып: — Гөлшәһидә кызым, син кайда? — диде. — Биредә, биредә, Мәдинә апа, — диде Гөлшәһидә, кабинеттан сынын гайре табигый туры тотып чыгып. – Әйдә күрешик, кызым. Гөлшәһидә Мәдинә ханымны култыклап алгы бүлмәгә алып чыкты. Ишек төбендә кулына ике яшьләр чамасындагы бала күтәргән, бүреген салган Мансур басып тора иде. Ул гүя хәзер чыгып китәргә генә кергән, йөзе, күз карашы киеренке. Үзе чын ир булган: буйга тартылган, иңнәре киңәйгән, йөзе җилдән каралган, киселгән, эчкә баткан күзләре кырыс карый. Мех тун, мех бүрек кигән һәм кечкенә җәнлеккә охшаган баласы, кечкенә куллары белән әтисенең муеныннан каты итеп кочып, ятсынып карый. Күзләре зәңгәр, ләкин вакыт-вакыт карасуланып китәләр. Ике якта да аптыраш, тартыну, уңайсызлану тудырган беренче киеренке минутлар үткәч, Мансур, баласын идәнгә бастырып, Мәдинә ханым алдына килеп хөрмәт белән ике кулын сузып күреште. Мәдинә ханым калтыранган бармаклары белән аның башын, йөзен капшап маңгаеннан үпте. — Менә бит, Мансур балам, рәтләп күрмим дә үзеңне, — диде ул, гаебе бар кеше сыман. Мансур аны кочып күзләреннән үпте, аннары хәлсезләнеп китүен күреп урындыкка утыртты. Ул дәү әтисе һәм Гөлшәһидә белән кабат күреште. Ул арада Фатихәттәй баланың бүреген, пальтосын салдырды. Җәнлеккә охшаган бала кинәт курчакка әверелде. Коңгырт бөдрә чәче иңнәренә үк салынып төшкән, йөзе алсу-ак. — Менә бу дәү әти була, менә бу дәү әни, менә бу Гөл апа, мин бабушка булам, — диде Фатихәттәй, баланы өй кешеләре белән таныштыра-таныштыра. — Ә синең исемең ничек, былбылым? — Гөлчәчәк. Бу исемгә сискәнеп киткән бердәнбер кеше Гөлшәһидә булды. Ул ихтыярсыздан Мансурга шелтәле караш ташлады. Барысы да Мансурның хатыны турында уйладылар. Кайтып та кермәгәнме, әллә бөтенләй кайтмаганмы? Әбүзәр абзый Илмира турында «һаман миңа рәнҗүен оныта алмый, ахрысы» дип, Гөлшәһидә исә «мин биредә булганга килмәгән, горур хатын» дип уйлады. Ләкин турыдан-туры сорарга берсе дә батырчылык итмәде. Мансур үзе дә ул турыда сүз ачмады. Ниһаять, Мансур ое киемен салды, олылар бар да залга кереп киттеләр. Бала Фатихәттәй белән калды. – Әниең кайда? — дип сорады Фатихәттәй шунда ук. – Әни еракка-еракка очып китте. Ишекләр ачык калганга, Фатихәттәйнең юри кычкыра төшеп биргән соравы да, баланың җавабы да залдагыларга ап-ачык ишетелде. Әмма моны әллә ничә мәгънәдә аңларга мөмкин иде. Фатихәттәй кереп өстәлдәге самоварны яңартырга алып чыкты. Гөлшәһидә дә, чыгып китәргә бер сәбәп булды дип, өстәлдәге чынаякларны җыя башлады. — Ник Илмира кайтмады? — дип сорады шул чакта Әбүзәр абзый Мансурдан. Хәзер, Мансурны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Гөлшәһидәгә тизрәк чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин хатын-кыз кызыксынуы иң гади әдәпне дә оныттыра икән кайчакта. Мансур башын иде. Бары тик озак эндәшми торганнан соң гына: — Ул юк инде... Һәлак булды, — диде. Бу сүзләрне Мансур бик тирән хәсрәтле тавыш белән әйтте. Өй эче тып-тын булып калды. Шушы тирән тынлык эчендә идәнгә тама башлаган тамчы тавышы ишетелде. Күрәсең, Мәдинә ханым ялгыш чынаякны түккән иде. — Күптәнме? — дип сорады Әбүзәр абзый бераздан. — Бер ел булды инде... Гөлшәһидә кулындагы чынаякларын төшерә язды. Ул кухня тәрәзәсе төбенә килеп кунган күк күгәрченне хәтерләде. — Мине үземнең үтенүем буенча Казанга кайтардылар, — диде Мансур. — Гөлчәчәкне әбисе үзебезгә китер дип язды. Авылда торалар алар. – Җибәрдем ди кулымнан бала, — диде өстәлгә самовар китереп утырткан Фатихәттәй. — Үз янымда күгәрчен кебек гөрләп торыр әле. Миңа да юаныч булыр. Югыйсә тып-тын бүлмәләрдә йөри-йөри чукракланып беттем инде. Мәдинә ханым елый башлады. Илмираны кызгана идеме яки аңа карата әйткән авыр сүзләре өчен үкенә идеме ул, — әйтүе кыен. Ә кухня ягыннан йөгереп йөргән баланың чәчрәп көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул алгы бүлмәгә үк чабып чыкты һәм әтисеннән: – Әтием, Ирочка бүген безгә килерме? — дип сорады. Ирочка алар белән бергә поезда кайткан хатынның нәни баласы иде. Төнлә, йоклаган баланы күтәреп йөрмәс өчен, Мансур Гөлчәчәкне дә шул хатын белән бергә вокзалда — ял бүлмәсендә калдырган иде. Гөлшәһидә кухняга чыгып, тәрәзә кыегына карады. Күгәрчен анда юк иде инде.
Урам тулы халык. Барысы да ашыгалар, чабалар. Һәрберсенең үз эше, үз мәшәкате, үз сөенече-көенече бар дигәндәй. Әмма Гөлшәһидәнеке кебек үзәкләре өзелгәне бармы соң бу меңләгән халык арасында? Бардыр. Әнисә Чибәркәеваны бүген җирлиләр, Исмәгыйльнең хатыны бүген үзенең беренче тол иртәсен каршы ала. Тол хатынның көне — таң атмаган төне, дигәннәр картлар. Тыштан караганда яшь, матур, модный киенгән Гөлшәһидә дә тормышыннан бик канәгать күренә торгандыр. Дөрес, йөзе бераз агарынган, күзләре кызара төшкән. Әмма монысы инде төнге сменадан кайтучылар өчен табигый. Ял итеп алгач, яңадан роза чәчәге кебек балкый башлар... Көн һаман соры, җепшек, аяк асты пычрак. Тротуарлардагы, урамнардагы кар эреп кара боламык булган, тик койма башларында, түбә кыекларында гына, ак каймалар шикелле, ак кар күренә әле. Түбәләрдән шыбырдап тамчылар тама. Юеш салкын үзәккә үтә. Гөлшәһидә юеш урамнар буйлап китте, аның күз алдына әле Мансур, әле Гөлчәчәк, әле төнлә оясыннан купкан күк күгәрчен килеп баса. Баярак ул бичара Илмираны шул адашкан күк күгәрченгә охшаткан иде, баксаң, ул үзе дә шул канаты каерылган коштан артык түгел бит... Бу көтелмәгән ачыш аңа шулкадәр каты тәэсир итте, ул аңына килгәндәй туктады һәм тирә-ягына карап алды. Эшкә, хастаханәгә барырга тиеш Гөлшәһидәбез кая килеп чыккан! Кремль яны ич бу! Шулай ук Федосеев дамбасына юл тота идеме икәнни?! Спас манарасының сәгате тугыз туларга нибары егерме минут калып барганлыгын күрсәтә. Аңга килеп, Гөлшәһидә тиз генә юлга чыкты. Берәр машинаны туктатып утырмаса, эшкә вакытында барып җитә алмаячак. Әмма машиналар аның күтәргән кулына карамыйлар, пычрак чәчрәтеп, выж итеп үтәләр дә үтәләр. Ниһаять, бер җиңел машина аның турысында туктады. Гөлшәһидә шофер белән янәшә утыручы кешедән зинһарлап үтенергә дип килсә, доцент Яңгураны танып, ни әйтергә белмичә аптырап калды. — Гафу итегез, мин такси дип торам... — Бу вакытта такси тотуы кыен, Гөлшәһидә ханым, — диде Яңгура һәм машинадан чыкты да, эшләпәсен салып, Гөлшәһидә белән ихтирам күрсәтеп күреште. Аннары ишекне ачты: — Рәхим итегез. — Эшкә кичегә язганмын, — диде Гөлшәһидә, борчуы өчен янә бер тапкыр гафу үтенеп. Доцент Яңгура — табиблар дөньясында билгеле кеше. Гөлшәһидәнең дә аны күргәне бар иде. Ләкин алар таныш түгел иде. Шуңа күрә, Яңгура аңа исеме белән дәшкәч, Гөлшәһидә шактый гаҗәпләнде. Яңгура үзе дә Гөлшәһидә янына күчеп утырды һәм шоферга русчалап хастаханә номерын әйтте дә яңадан татарчага күчеп, чак кына елмаеп: — Шәһәр тормышының шундый күңелсез яклары бар шул, — диде. — Бер баштан икенче башка чабарга туры килә. Авылда озаграк йоклап калсаң да куркыныч юк. «Минем авылда торуымны да белә икән бу. Гаҗәп», — дип уйлады Гөлшәһидә. — Бүген минем әле рәтләп йоклаганым да юк, — диде ул һәм төнге хәлләрне сөйләп бирде. Мансурның кайтканлыгын да әйтте. — O, алайса, коллеганың шатлыгы зур икән, — диде Яңгура, кемнеңдер үлүенә бер дә исе китмичә. — Между прочим, Мансурның кайтасын мин күптән белә идем. Министрда хатын күргәч, министрны күндерергә дә булыштым. Эшкә үз яныма алам, дидем. Бер-береңә ярдәм итешмәсәң, булмый ул. Үзебезнең милли кадр, ә төньякка теләсә кемне җибәреп була. Анда тел белүнең хаҗәте юк. — Яңгура бераз эндәшмичә тәрәзәгә күз салып барды да: — Ничек, үзе генә кайтканмы, хатыны беләнме? — дип сорады. — Баласы белән, — диде Гөлшәһидә. — Хатыны авиакатастрофа вакытында һәлак булган... Яңгура, бик күңелсез хәл икән, кайгыларын кереп уртаклашырга кирәк, дип, сүзне икенчегә күчерергә ашыкты. Авыл турында сораштыра башлады, җиңелчә шаяртып, сүз арасына гына кыстырып: «Бик ямансулыйсыз, әллә карт сагындырамы?» — дип тә сорап куйды. Моны ул шундый оста, шундый мөлаем итеп сорады, Гөлшәһидә, үзе дә сизмәстән: — Бик сагыныр кешем юк әле анда, — дип ычкындырды. – Ә ул? — дип елмайды Яңгура мәгънәле генә. Шунда гына Гөлшәһидә үзенең хатасын аңлады, кызарып, артка — кабина почмагына сыенды. Яңгура аның уңайсызлануын сизде, янә бик җайлы гына итеп сүзне башкага күчерде. Гөлшәһидә аның турында: «Игътибарлы икән», — дип уйлап алды. – Әбүзәр Гиреевичны күрсәгез, әйтегез, — диде Яңгура. — Мансур өчен аз гына да борчылмасын. Гомумән, мин ул егетнең язмышын үз кулыма алырга уйлыйм. Сез моңа ничек карыйсыз? — Кеше өчен әйтүе кыен, Фазылҗан Җангирович. Минемчә, сез бик зур яхшылык эшлисез. Сулда Тукай һәйкәле, аннары соры Кабан күренеп калды. Тагын кар сибәли башлады. — Сез шәһәргә күчәргә уйламыйсызмы? — дип кинәт сорады Яңгура. Гөлшәһидә чак кына башын чайкады: — Бөтен кеше дә шәһәргә күчсә, урын җитмәс бит. Теге вакытта, профессорларда Гөлшәһидәнең рәсемен күргәч, Яңгура эченнән: «Бу фотограф могҗизасы гынадыр», — дип уйлаган иде. Әмма хәзер, Гөлшәһидә белән янәшә утырганда, бу хатынның матурлыгы чын икәненә үзе дә ышанды: көннең соры, яктылыкның үтә саран булуына да карамастан, аның матурлыгы машина эчен балкытып, Яңгураның күзләрен чагылдыра иде. — Сезгә генә урын табылыр әле, — диде ул, ышанычлы итеп. — Әбүзәр Гиреевич сезнең турыда бик югары фикердә. Аның сүзен Казанда аяк астына салмыйлар. Кирәк икән, бүтәннәр дә, сезне яклап, тиешле урында сүз әйтерләр. Сезгә шәһәргә күчәргә, белемегезне арттырырга кирәк. «Ә-ә... Мине Әбүзәр абзыйдан ишетеп белә икән», — дип уйлап алды Гөлшәһидә. – Әбүзәр абзый да шулай ди диюен дә, үземнең зиһенем таралыбрак тора әле. Яңгура моңа артык игътибар бирмәде. — Зарар юк, бу авыл тәэсире генә, — диде. — Авыл йоклата бит ул. Борын-борыннан шулай килгән. Сез Әбүзәр Гиреевичның сүзенә колак салыгыз, Гөлшәһидә ханым, ялгышмассыз. Татарлар — скромный халык. Шуңа күрә теге-бу галимебез турында шауламыйбыз. Әмма профессор Таһиров — мировой величина. Аның кул астында эшләү сезгә бик күп нәрсә бирәчәк. Мондый форсатны кулдан ычкындыру акылсызлык булыр иде. Аннары, әгәр мин дөрес аңлаган булсам, сезне авылга бәйләп тота торган нәрсә дә юк шикелле. Тәгәрмәчләр чокырга туры килде, ахрысы, машина бик яман сикереп куйды, Яңгураның эшләпәсе башыннан оча язды. — Карабрак барыгыз әле, — диде ул шоферга русча. — Болай муенны сындырырга мөмкин бит. — Һәм, яңадан татарчага күчеп: — Минем балдызны да авылга җибәрмәүчеләр, ләкин теше-тырнагы белән каршы тора. Хәзерге яшьләрдә патриотизм чамалырак шул. Һәркем иң элек үз җаен карый... — диде. Машина тимер капка янына туктагач, Яңгура башта үзе төште, аннары Гөлшәһидәгә чыгарга булышты, бик җылы итеп, эшләпәсен салып, саубуллашты. Гөлшәһидәгә калса, болар аңа аз гына да тәэсир итмәде кебек, әмма ак халат киеп баскычтан менгәндә, нигәдер сулышы капты. Саубуллашканда Яңгура аның кулын озаграк тотып, күзләренә озаграк карарга тырышты бит! Ә ирләрнең хатын-кыз күзенә болай туры карарга тырышулары ни өчен икәне билгеле инде. Элек ул мондый нәрсәгә бик каты нәфрәтләнә, хурлана, чиркана һәм кулларын кайнар су белән юа торган иде. Бу юлы хурланырга да онытты, күңелендә чиркану тойгысы да сизмәде, кызаруы, сулыш кысылулары да әллә ни озакка бармады. Коридорда Гөлшәһидәгә беренче очраган кеше Саматов булды, Гөлшәһидә Сәлахны беренче күргән көненнән үк яратмады. Ул тышкы кыяфәтендә булсын, сөйләшүендә, уй-фикер йөртүендә һәм үз-үзен тотышында булсын, үз сыйфатлары булган кешеләрне генә хөрмәт итә иде. Үзенеке дип әйтерлек бернәрсәсе дә булмаган корама кешеләргә ул бервакытта да игътибар итмәде. Саматов исә, ниндидер жумба балыгы төсле, шуып кына китәргә тора. Сөйләшүе дә көн саен үзгәрә: йә чәнечкеле, йә төче, йә тупас. Шуның өстенә Әбүзәр абзыйның сүзләре дә онытылмаган иде әле: «Ак халат астында таш бәгырь...» Гөлшәһидә беренче тапкыр хастаханәдә күренгән көнне үк Саматов аның артыннан ухаживать итә башлады. Башта Гөлшәһидә уңайсызланып кына, аннары ачыктан-ачык, мәшәкатьләнмәгез, диде. Әлбәттә, хатын-кыз дөньясында шактый тәҗрибәле һәм ярыйсы әрсез Саматов мондый сүзләрдән соң гына чигенмәс иде. Ул Гөлшәһидәнең күз карашында үзен үтерә торган бернәрсә күрде, ахрысы, мөлаемлылыгын, төчелеген бик тиз астыртын усаллыкка алмаштырды. Аннары, табигате шундый булгангамы, кимсетелгән ирлек мин-минлеге тынычлык бирмәгәнгәме, күргән саен Гөлшәһидәгә берәр зәһәр сүз әйтмичә уза алмый башлады. Бүген дә шул хәл кабатланды. – Ә, Сафина... — диде ул Гөлшәһидәгә мыскыллы тавыш белән. — Тәбрик итәм... Между прочим, Жан-Жан — минем җан дус. — Һәм ул сул күзен кысып, уң кашын сикертеп куйды. Фазылҗан Җангирович Яңгураны иң якын дуслары үзара Жан-Жан дип йөртүен Гөлшәһидә белми иде. Ләкин ул Саматовның ниндидер ямьсез бернәрсәгә ымлавын сизенде. — Сезнең дусларыгыз мине кызыксындырмый, Сәлах иптәш! — диде Гөлшәһидә эре генә һәм кырт борылып китеп барды. Болай да күңелсез башланган иртә Саматов белән очрашудан соң Гөлшәһидәгә тагын да күңелсезрәк булып тоелды. Ул, беркемгә дә карамыйча, табиблар кабинетына керде һәм Вера Павловнаны көтә башлады. Аның бернәрсә турында да уйлыйсы килми иде, эшкә дә күңеле ашкынмый иде. Йөрәкне чеметтереп Акъяры исенә төште, бер минут тормыйча кайтасы килеп китте: бөтен кешегә дә галим булырга димәгән, кемнәрдер авыл табибы булып та эшләргә тиеш ләбаса. — Гөлшәһидә апа, сезне Алексей Лукич чакыра, — диде Диләфрүз, кабинетка кереп. Гөлшәһидә гаҗәпкә калды. Баш табиб курска килгән табибларның эшенә моңарчы бер дә катнашмый иде. Гөлшәһидә белән дә аның махсус сөйләшкәне юк иде. Коридорда Саматовның тавышы ишетелде. Диләфрүз ялт итеп ишеккә борылды, әмма Гөлшәһидәнең үзенә карап торуын күргәч, туктап, башын аска иде. Аннары, үз-үзенә сөйләнгән кебек: — Сәлах абыйны эшеннән алалар икән, — диде. — Алып бик яхшы эшлиләр, ак халат астында таш бәгырь... — Алай ук түгел инде... Кешене гел каралтырга... Болай итеп бик яраткан кетеңне яклаганда гына әйтергә мөмкин бит. Гөлшәһидә моны аңлады, үз сүзләре өчен уңайсыз булып китте, Диләфрүзгә, гафу ит, дип әйтте дә тиз генә ишеккә юнәлде Най бик каты рәнҗетте, ахрысы, ул мескен Диләфрүзне. Вестибюльдә, боерыклар тактасы янында, берничә табиб үзара нидер кызу-кызу сөйләшәләр иде. Гөлшәһидәне дә дәшеп алдылар, укыдыгызмы, дип сорадылар. Гөлшәһидә бернәрсә дә укымаган иде. Дәвалаучы табиб Сәлах Саматовны үз эшенә җавапсыз каравы өчен, дәвалау эшеннән алып, приемный покойга күчерү турында приказ бар икән. Гөлшәһидә моңа аз гына да гаҗәпләнмәде. Ләкин шушында басып торган Клавдия Сергеевна аңа һичбер сәбәпсез-нисез: — Кеше бәхетсезлегенә сөенмәгез әле! — дип әйтеп ташламасынмы. Гөлшәһидә шаккатты: — Кайдан алып әйтәсез әле моны, Клавдия Сергеевна? Date: 2015-12-13; view: 392; Нарушение авторских прав |