Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы





Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
Г. Тукай.

Минем милләтем — бөек татар милләте. Ләкин ничә еллар дәвамында изелеп яшәгән ул.

Ә бит кайчандыр Казан ханлыгында нинди тормыш шаулаган: сәүдә үскән, һәркем тырышып эшләгән, һәрберсенең үз кәсебе, үз һөнәре, байлыгы-муллыгы да теләсә кем көнләшерлек булган.

Менә фаҗигале 1552 нче ел... Явыз Иван гаскәре белән безнең илебезне яндыра, талый һәм соңгы чиктә үзенә буйсындыра. Шушы елдан татар халкын юкка чыгару сәясәте башлана. Көчләп чукындыру, телне оныттыру Рәсәй хөкүмәтенең төп бурычы булып китә.

Г. Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасе шушы вакыйгаларны күз алдына тулырак китерергә булыша. Чын күңеленнән дингә табынган гаиләне көчләп чукындыралар. Аларга, мулла кушкан мөселман исемнәрен бозып, чит урыс исемнәре тагалар. Зөләйханы яраткан иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр. Бу, әлбәттә, Зөләйхага түзә алмаслык хәсрәт булып төшә. Кешенең шәхси тормышына тыкшынырга, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтергә кемнең ни хакы бар?! Бу вакыйгалардан соң Зөләйха тыныч кына яши алмый, көрәшергә, үз халкы һәм үз милләте, дине өчен үч алырга сүз бирә. Үзе өчен әзерләгән агуны биреп урыс ирен үтерә, моның өчен аны зинданга ябалар. Монда Зөләйха бик күп тән һәм җан җәрәхәтләре ала, ләкин аның рухы иректә була — ул рәхәтләнеп намазын укый, Аллаһы Тәгалә белән икәүдән-икәү генә калып, бик күп уйлана.

Әмма Зөләйханың тагын да олырак кайгысы бар икән бит — аның улы христиан диненә күчкән. Бу хәлләрдән соң ана үзенең улыннан ваз кичә. Шулай да улы соңрак аңлый: ул бит мөселман диненнән, аның әнисе, әтисе, әби-бабалары хак диндә булган, һәм яңадан мөселман диненә кайта. Зөләйха кебек каһарман кешеләр булганда гына татар халкы мәңге яшәр! Чөнки дин бетсә, тел дә бетә. Ә инде тел бетсә, халык халык булудан туктый.

Бу вакыйгалардан соң күп еллар, гасырлар үтә. Халкым арасында да тугры булмаганнары табыла. Алар күп мал җыялар, дәрәҗәләрен күтәрәләр. Ләкин акрын гына булса да, алар татар булуларыннан туктыйлар. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» нәкъ менә шундый очракны тасвирлап башлана. Әсәр башында бер байның туйга бик күп акча тотуы сурәтләнә. Ә бит шушы акчаны татар халкының мәдәниятен үстерүгә бирсә, туган телдә никадәрле китап басылыр, уку йортлары ачылыр иде. Һәм Г. Исхакый, күрәзәче кебек, алдагы тормышны тасвирлый.

Менә татар милләтеннән чыккан соңгы гаилә. Аларның әле татар халкын саклап калырга өметләре бар, чөнки бу татар хатыны йөкле, бала табарга әзерләнә. Ләкин соң шул. Бер гаилә генә халыкны саклап кала алмый. Бала да, ана да бу дөньядан китәләр. Һәм Җир йөзендә бер генә татар кала. Шулай ук аның да тормышы кызганыч тәмамлана. Менә шулай итеп, бу әсәрдә татар милләте юкка чыга.

Ә бит чынлыкта да шулай була язды. Әле ун-унбиш еллар элек кенә телебезнең язмышы кыл өстендә иде: татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек, Казан урамнарында татарча сөйләшергә оялып йөрүчеләр күбәйде, татарча газета-журналлар, китаплар укылмый башлады, русча белмәсәң, югары уку йортларына укырга керү турында хыялланасы да юк иде... Шушы түгелме соң инде милләтнең чынлап та юкка чыгуы? Ләкин, бәхетебезгә, Татарстан үзенә мөстәкыйльлек алды, җөмһүриятебездә телләр турында закон кабул ителде, мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да татар теле гамәлгә керә башлады, хәзер инде урамда да авыз тутырып рәхәтләнеп татарча сөйләшеп була, чөнки, бу нинди чит телдә сөйләшә дип, сиңа борылып караучы юк.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре була. Диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде.

Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре шуңа ачык мисал булып тора. Сөннәтче бабай үзенең карчыгы белән бик бәхетле тормышта яши. Алар бер-берсен бик тиз аңлашалар, хатыны Сөннәтче бабайны кадерләп, киемнәрен чиста тотып тәрбияли, аны олылый, икәүләп шулай тормыш алып баралар. Ел саен кунакка мулла белән абыстайны дәшәләр. Сөннәтче бабайның хатыны өйләрне чип-чиста итеп юып чыгара, ризыгын да мулдан әзерли. Кунаклар алардан бик канәгать булып калалар. Ләкин бу бәхетле гаиләгә дә әҗәл үзенең ишеген шакый, бабай ятим кала. Ялгызы гына читен булганга, ул икенче бер хатынга өйләнә. Менә шунда ул үз гомерендә күрмәгәннәрне, күз алдына китермәгән хәлләрне күрә башлый да инде. Аның бу хатыны шапшак, тәрбиясез булып чыга. Бигрәк тә сөннәт пычагы белән бәрәңге әрчүе Сөннәтче бабайның йөрәгенә бәрә. Аның күңеле бу изге эшкә — сөннәткә — шулкадәр нык бирелгән булганлыктан, бу хәлләрне күреп, аның йөрәге түзә алмый, ул үлеп китә. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры шул. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.

Г. Исхакый үз әсәрләрендә халык тормышын, аның киләчәген дөрес тасвирлый. Гомеренең соңгы елларын читтә үткәрергә туры килсә дә, ул үз халкы өчен кайгырып яшәгән, үз халкы өчен ахыргача иҗат иткән. Аның әсәрләрен укыган кеше татар халкының нинди бөек икәнлеген күрә, бу халыкка ихтирамы арта.

Date: 2015-09-18; view: 2691; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию