Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






ИМЕЗҮЧЕЛӘР, ЯКИ ҖӘНЛЕКЛӘР КЛАССЫ





Имезүчеләр — умырткалы хайваннарның иң югары төзелешле классы.

Борынгы имезүчеләрнең казылма бабалары булып, әле амфибияләргә хас билгеләре дә (җиңелчә мөгезләшкән тире, тире бизләре булу һ. б.) сакланган борынгы рептилияләр санала. Шундый нәсел башын тәшкил иткән төркем ерткыч тешле рептилияләр булырга тиеш. Аларның теш системасы имезүчеләрнекенә охшаган.

Имезүчеләрнең үзенчәлекле билгеләре булып нерв системасының, аеруча зур ярымшарлар кабыгының нык үсеш алуы, кан әйләнеше түгәрәкләренең тулысынча аерылуы һәм җылы канлылык; газлар алмашы өчен иң зур өслеккә ия альвеолалы үпкәләр барлыкка килү, шуңа бәйле рәвештә, алмашу процессларының тизләшүе, яралгының ана карынында үсешен тәэмин итүче һәм баласын имезеп үстерергә мөмкинлек бирүче органнар барлыкка килү тора.

Хәзерге имезүчеләр ике аскласска бүленә: Беренчел җәнлекләр (Клоакалылар, яки Берьюллылар һәм Чын җәнлекләр (Сумкалылар һәм Плаценталылар).

Плаценталыларга хәзерге имезүчеләрнең күпчелеге керә. Алар 4,5 мең төрне берләштергән күп санлы һәм гаять төрле отрядларга бүленәләр. Баш мие кабыгы югары үсеш алу нәтиҗәсендә, плаценталы имезүчеләр Җир шарының бөтен коры җирендә генә түгел, бәлки Бөтендөнья океанында да киң таралганнар, хәтта һава тирәлегендә дә (ярканатлар) кошлар белән конкуренциядә бирешмиләр.

Плаценталы имезүчеләрнең төзелеше. Тәне баш, муен, гәүдә (күкрәк һәм корсак өлешләре) һәм койрыктан тора, тире белән капланган.

Тире япма ике катлаудан: тышкы — эпидермистан һәм эчке — чын тиредән тора. Эпидермистан күп төрле тире ясалмалары: энә яки төкләр, тырнак, тояк, мөгез, тәңкәләр үсеп чыга, ул төрле бизләргә башлангыч бирә. Тире астында тире асты май клетчаткасы урнашкан. Ул бигрәк тә су хайваннарында (китларда, тюленьнәрдә) һәм кышкы йокыга талучы төрләрдә (йомран, байбак, барсукларда) яхшы үсеш алган. Йокыга талган хайван өчен май төп энергия чыганагы булып тора.

Имезүчеләр төк, яки йон япмасы булу белән аерылып тора. Эволюция процессында кайбер төрләренең генә, билгеле бер яшәү шартларына җайлашуга бәйле рәвештә, йон япмасы тулысыңча яки өлешчә юкка чыккан. Мәсәлән, дельфиннар бөтенләй йонсыз, кышларның бары тик иреннәрендә генә төк эзләре бар.

Җәнлекләрдә йон япмасы әледән-әле алышынып тора. Йон алышыну, яки йон кою елына ике тапкыр — яз һәм көз көннәре булырга мөмкин. Кайбер очракларда йон алышынганда, җәнлекнең төсе дә үзгәрә һәм бу, елның теге яки бу сезонында, аны дошманнарына күренми торган итә. Мәсәлән, ак куян кышын ак ма­мык белән каплана, язга аны көрән сары тунга алыштыра. Мыеклар (вибриссалар) дип аталган сизү функциясен үтәүче бик озын каты төкләр бар. Төк капчыгында нерв очлары урнашкан.

Күпчелек җәнлекләрнең бармак очларында, тырнаклар яки тояклар рәвешендә, мөгезматдәдән торган үсентеләре була. Аларның барлыкка килүе һәм төзелеше җәнлекләрнең яшәү шартларына һәм тереклек итү рәвешенә бәйле. Мәсәлән, атның тоягы — дала киңлекләре буйлап чабу өчен иң яхшы җайланма; мәчесыманнар йөргән чакта тырнакларын эчкә тарта ала, бу аларга тавышсыз гына табышына якынаерга мөмкинлек бирә.

Имезүчеләрнең тиресендә төзелеше һәм функцияләре белән аерылып торган тир, май, ис, сөт бизләре урнашкан. Тире бизләре секреты төр эчендәге затларның аралашуы өчен иң әһәмиятле чара — химик сигнал булып хезмәт итә. Билгеле бер җирдә тереклек итүче хайваннар күренеп торган предметларда тамгалар калдыра; исле тамгаларны ана хайваннар балаларында, ояда һ. б. урыннарда ясый. Сөт бизләре үзгәргән гади көпшәсыман тир бизләре булып тора. Сөт бизләре һәм имчәкләр төрлесендә төрлечә урнаша. Агачта үрмәләүче маймылларның һәм имезгәндә асылынып торучы ярканатларның күкрәгендә бер генә пар имчәк була; чабучы тояклыларда алар касык өлешендә генә урнаша; бөҗәк ашаучыларда һәм ерткычларда имчәкләр гәүдәнең бөтен аскы өслеге буенча ике рәт булып сузыла. Имчәкләр саны хайван төренең үрчемлелегенә бәйле. Сөт бизләре булу — имезүчеләрнең иң әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсе. Бу аларга балаларын сөт белән туендыру мөмкинлеген бирә; классның исеме дә шуннан алынган.

Тире япмасы имезүчеләрнең тән температурасын көйләүдә зур роль уйный. Йон япмасы, ә суда тереклек итүчеләрдә (китлар, тюленьнәр) тире асты май катламы тәнне артык җылы югалтудан саклый. Тән температурасын көйләүдә тиредәге кан тамырлары системасы аеруча зур роль уйный. Кан тамырлары киңәйгәндә җылылыкны бирү арта, ә кан тамырлары тарайганда — нык кими.

Скелеты. Имезүчеләрдә умырткалык баганасының үзенчәлекле билгеләре: умырткалар өслеге яссы, алар арасында кимерчәк дисклар урнашкан; умырткалыкта муен, күкрәк, бил, сигезкүз, койрык бүлекләре ачык беленә; муен умырткаларының саны даими — җиде. Күкрәк бүлеге 12—15 умырткадан тора. Алгы "күкрәк умырткаларына (гадәттә беренче җидесенә) күкрәк сөяге белән кушылып үскән кабыргалар (чын кабыргалар) тоташа. Башка умырткаларга килгән кабыргалар күкрәк сөягенә барып җитми (ялган кабыргалар). Күкрәк сөяге — сегментларга бүленгән сөяк пластинка. Ул кылычсыман үсенте рәвешендәге озынча кимерчәк белән тәмамлана. Бил бүлегендә умырткалар саны төрлечә: икедән тугызга кадәр. Аларга рудиментар кабыргалар тоташкан. Сигезкүз бүлеге кушылып үскән дүрт умырткадан тора.

Имезүчеләрнең баш мие зур булуга бәйле рәвештә, баш сөягенең ми тартмасы чагыштырмача зур.

Имезүчеләрнең алгы очлыклар поясының нигезен калак сөяге тәшкил итә. Алгы очлыклары төрле катлаулы хәрәкәтләр ясый торган имезүчеләрдә (маймылда) умрау сөякләре була, ә тояклыларда һәм этләрдә начар үскән яки бөтенләй булмый. Арткы очлыклар поясы парлы оча, утракса һәм касык сөякләреннән тора. Парлы очлыклар скелетында барлык коры җир умырткалыларына хас булган биш бармаклы очлык төзелешенең билгеләре саклана. Ләкин яшәү шартларының төрле булуына һәм очлыкларның нинди максатта кулланылуына бәйле рәвештә, аларның төзелешенең кайбер детальләре аерыла. Бу бигрәк тә чук сөякләргә кагыла. Тиз чабучы хайваннарның (ат, болан һ. б.) очлыклары тояк белән бетә; суда йөзүчеләрнең — китлар һәм тюленьнәрнең — ишкәккә, ярканатларның канатка әверелгән. Агачка үрмәләп менүче имезүчеләр — приматларның, баш бармагы калган дүртесенә каршы урнашкан, эләктерүче очлыклары була.

Имезүчеләрнең мускул системасы билгеләнеше белән аерылып торган һәм төрлечә урнашкан күп санлы мускуллардан гыйбарәт. Имезүчеләргә гөмбәзсыман мускул — диафрагма булу хас. Сулыш алганда диафрагма, әле йомшарып, әле тыгызланып, күкрәк куышлыгының күләмен үзгәртә. Тиренең аерым өлешләрен хәрәкәткә китерүче тире асты мускулы шактый үсеш алган (мәсәлән, җәнлек йонын кабартканда). Биттә мимика мускуллары була, алар аеруча приматларда үсеш алган.

Баш мие зур булуы белән аерылып тора. Алгы минең үсеше, нигездә, аның капкачы, яки кабыгы нык үсүдә чагыла. Имезүчеләрнең үз-үзләрен катлаулы тотышы, тышкы тынычсызлауларга күптөрле җавабы алгы минең зур ярымшарлары кабыгы нык үскәнлеге белән аңлатыла. Күпчелек төрләренең ярымшарлар кабыгы шома түгел, ә кабык өслегенең мәйданын зурайтучы күп санлы буразналар барлыкка китерә. Кечкенә ми дә яхшы үскән, ул берничә бүлеккә бүленгән. Аның мондый үсеше имезүчеләрнең хәрәкәт активлыгы катлаулы характерда булуы белән бәйле.

Сизү органнары яхшы үскән. Ис сизү органнары ярдәмендә хайваннар дошманын һәм үз ишен аера. Күп җәнлекләр исне берничә йөз метрдан сизә һәм җир астындагы азыкны табарга сәләтле: мәсәлән, бүре һәм төлке ояда посып утыручы кимерүчеләрне исләре буенча эзләп таба. Ишетү органына, эчке һәм урта колактан тыш, тагын яңа ике бүлек керә: тышкы ишетү юлы һәм колак яфрагы. Бу бүлекләр суда һәм җир астында тереклек итүчеләрдә генә юк. Колак яфрагы тавышны җыючы локатор хезмәтен үти. (Төрле кыштырдауларны ишеткәндә эт яки мәченең үз-үзләрен ничек тотуын исегезгә төңгерегез.) Кайбер хайваннар­ның тавыш локациясенә (эхолокациягә) сәләте, ягъни төрле предметлардан кире кайтарылган тавышны (яки ультратавышны) кабул итеп, шуның ярдәмендә пространствода ориентлаша алуы билгеле. Мондый хайваннарга, сезгә яхшы билгеле ярканаттан тыш, китсыманнар (дельфин), ишкәгаяклылар (тюлень) һәм җир тычканнары керә. Күрү органнары имезүчеләр тормышында, кошларныкы белән чагыштырганда, әллә ни зур роль уйнамый. Күпчелек имезүчеләр хәрәкәтсез предметларга гадәттә игътибар да итми, басып торган кеше янына хәтта төлке, куян, поши кебек бик сак җәнлекләр дә якын ук килергә мөмкин. Күрү органнары бигрәк тә төнге җәнлекләрдә һәм ачык ландшафтта тереклек итүче хайваннарда (антилопада) яхшы үсеш алган. Урман җәнлекләрендә күрү органнары начар үскән, ә җир астында яшәүчеләрдә күзләр бөтенләй булмый һәм кайвакыт тиречел яры белән капланган була (күзсез тычкан, сукыр тычкан). Төсле күрү начар үскән. Көнчыгыш ярымшарда тереклек итүче югары төзелешле маймыллар гына барлык төсләрне диярлек аера ала.

Ашкайнату системасы катлаулы, бу — ашкайнату каналының башка умырткалыларныкына караганда озынрак булуында, аның бүлекләргә бүленүендә һәм ашкайнату бизләренең яхшы үсеш алуында чагыла. Ашкайнату тракты имезүчеләргә генә хас итчел иреннәр, яңаклар һәм казналыклар арасында урнашкан авызалды куышлыгыннан, яки авызалдыннан башлана. Иреннәр азыкны — эләктерү, ә авызалды аны вакытлыча туплау өчен хезмәт итә. Казналыклар артында авыз куышлыгы ята, монда азык тешләр ярдәмендә механик ваклана һәм химик эшкәртелә.

Имезүчеләрдә кискеч, казык, кечкенә урт, зур урт тешләре була. Аларның саны, формасы һәм функциясе имезүчеләрнең төрле төркемнәрендә төрлечә. Мәсәлән, ерткычларның тешләре табышны өзгәләү өчен яхшы: аларның казык тешләре нык үскән. Үсемлек азык белән тукланучыларда, киресенчә, өслеге сырлы эре урт тешләре була. Бу тешләр ярдәмендә алар үсемлекнең яфрагын һәм ботагын чәйнәп ваклый. Тешләр казналык сөягендәге теш ояларында утыра. Имезүчеләрнең күпчелек төрләрендә тешләр бер генә тапкыр алышына.

Аскы казналык тармагы арасында мускуллы тел урнашкан. Ул өлешчә азыкны эләктерү һәм суны ялап эчү өчен, шулай ук авыз куышлыгында азык чәйнәлгәндә, аны болгату өчен хезмәт итә. Авыз куышлыгының арткы өлешендә йоткылык урнашкан, аның өске өлешенә йоткылыкны урта колак куышлыгы белән тоташтыручы борын юллары һәм евстахий көпшәсе (ишетү көпшәсе) ачыла; йоткылыкның аскы өлешендәге ярыктан бугаз башлана. Үңәч яхшы беленеп тора. Ашказанында күп санлы бизләр бар. Ашказанының күләме һәм аның эчке төзелеше төрле хайваннарда төрлечә. Бу нинди азык белән туклануга бәйле. Мәсәлән, ерткыч хайванның ашказаны чагыштырмача гади, ә үсемлек азык белән тукланучы имезүчеләрнең — катлаулы күп камералы (сыерның). Эчәклек нечкә һәм юан эчәкләргә бүленә. Тупас үсемлек азык белән тукланучы төрләрдә (мәсәлән, кимерүчеләрдә) нечкә эчәк юан эчәккә күчкән урыннан озын һәм киң сукыр эчәк чыга, кайбер җәнлекләрдә (мәсәлән, куяннарда, ярыммаймылларда) ул суалчансыман үсенте белән бетә. Сукыр эчәк «әчетү чаны» ролен үти һәм хайван үсемлек клетчаткасын никадәр күп йотса, сукыр эчәк шулкадәр ныграк үсеш ала. Бавыр диафрагма астында урнашкан; аның үт юллары нечкә эчәкнең беренче элмәгенә ачыла, корсак ярысының җыерчасында урнашкан ашказаны асты бизенең чыгару юлы да шунда ачыла.

Сулыш системасы үпкә, трахея һәм яхшы үсеш алган бронхлардан тора. Үпкәдә бронхлар күп санлы вак тармакларга бүленә. Иң вак тармаклар (бронхиолалар үпкә куыкчыклары — альвеолалар белән тәмамлана. Альвеолаларда кан тамырлары куе капиллярлар челтәре барлыкка китерә, аларда газлар алмашы бара.

Имезүчеләрнең кан әйләнеше системасы катлаулы төзелгән. Йөрәкнең калын стенкалы сул карынчыгыннан башланган аорта дугасы бер генә (сул) була. Аерта, барлык умырткалылардагы кебек, умырткалык баганасы астында ята һәм аннан мускулларга, барлык эчке органнарга тармаклар китә. Веноз кан уң йөрәгалдына килә. Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге уң карынчыктан башлана, аннан үпкә кәүсәсе башлангыч ала. Ике як үпкәдән кислородка баеган кан сул йөрәгалдына кайта. Йөрәкнең чагыш­тырмача зурлыгы имезүче хайваннарның яшәү рәвешенә һәм матдәләр алмашының ничек баруына бәйле. Йөрәкнең кыскару ешлыгы да төрлечә. Матдәләр алмашы тиз бара торган вак имезүчеләрнең йөрәге эре хайваннарныкына караганда зуррак, һәм ул ешрак та тибә: филнең йөрәк тибеше минутка 30—40, ярка­натның очмаганда 250—450.

Имезүчеләрнең бүлеп чыгару системасы — бөерләр. Алар тышкы — кабык һәм эчке — мисыман матдә катлауларыннан тора. Кабык катлауда Боумен капсулаларыннан башлангыч алган бормалы каналчыклар урнашкан. Боумен капсулаларының эчендә капиллярлар йомгагы була. Капиллярлар йомгагында фильтрлану процессы бара, бөер каналчыкларына кан плазмасы фильтрланып, беренчел сидек ясала. Бөер каналчыклары үзләре берничә борылыш ясый, аларда беренчел сидектән су, шикәр, аминокислоталар кан капиллярларына кире сеңә һәм икенчел сидек ясала. Икенчел сидек мисыман матдәне барлыкка китерүче җыючы көпшәчекләргә керә. Имезүчеләрдә аксым алмашының төп соңгы продукты — мочевина (сидекчә). Бүлеп чыгару функциясен өлешчә тир бизләре дә үти.

Үрчүе. Ата затның җенес бизләре — орлыклыклар — үзенчәлекле овал формада. Парлы орлык чыгу юллары сидек-җенес каналына кушыла. Ана затның тән куышлыгында бер пар күкәйлек ята. Күкәй көпшәсенең икесе дә бер очы белән күкәйлекләр янында киң бүрәнкә ясап тән куышлыгына ачыла. Аның аскы өлешләре киңәеп аналык барлыкка китерә. Күпчелек имезүчеләрдә аналык бер бүлек булып аналык җиңсәсенә ачыла. Аналык җиңсәсе кыска сидек-җенес каналына күчә, сидек чыгу юлы да шунда ачыла. Имезүчеләрдә эчке аталану; ул күкәй көпшәсендә бара.

Эмбрионның үсеше вакытында имезүчеләрнең аналыгында аларга гына хас бала урыны, яки плацента дип аталган ясалгы барлыкка килә. Шулай итеп, эмбрион белән ана организмының кан юллары арасында бәйләнеш урнаша, нәтиҗәдә яралгы тәнендә газлар алмашы, аның туклануы һәм матдәләр алмашының кирәксез продуктлары чыгарылуы тәэмин ителә.

Кайбер төр имезүчеләрнең балалары — ярдәмгә мохтаҗ, икенчеләренең актив хәрәкәтләнергә сәләтле булып туа. Ана карынында үсү срогы күп факторларга бәйле: ул тән зурлыгына да, туманың мөстәкыйль тормышка әзерлегенә дә һ. б. га карый. Кайвакыт яралгының үсеше тукталып, буазлык срогы озыная. Мондый пауза бала тудыруны уңайлы чорга туры китерергә мөмкинлек бирә. Имезүчеләр ритм белән, ягъни тәртипкә салынган билгеле бер вакытта үрчиләр. Бу җенси циклларның озынлыгы, ягъни күкәй күзәнәкнең билгеле бер вакыттан соң өлгерүе белән билгеләнә. Үрчүгә әзерлек һәм билгеле бер чорга туры китереп парлашу вакыты тышкы тирәлек сигналына буйсынган катлаулы көйләү механизмы белән тәэмин ителә. Уртача һәм югары киңлекләрдә шундый сигнал булып көн озынлыгы хезмәт итә. Ерткычлар яки кимерүчеләр үрчү чорында парлаша яисә төркемләшә. Төрле яшьтәге балалары белән берничә ата һәм ана заттан торган төркемнәрдә яңа туганны тәрбияләү җиңелрәк була. Имезүчеләрнең кайбер төрләрендә, мәсәлән арысланнарда, шундый семьялар үрчү чорыннан соң да саклана.

Имезүчеләрнең күптөрлелеге аларның барлык экологик иншаларда таралуына булышлык итә. Эволюция процессының төрле юнәлештә баруы класс эчендә хайваннарның күпләгән экологик төркемнәре барлыкка килүгә китерә: җир тычканнары (җир тычканы, күзсез тычкан); авиабионтлар (кулканатлылар); кимерүче имезүчеләр (кимерүчеләр һәм куянсыманнар); ерткыч җәнлекләр (бүре, аю, юлбарыс); суда тереклек итәргә җайлашкан гидробионтлар (ишкәгаяклылар һәм китсыманнар); хтонобионтлар тиз чабуга җайлашканнар (партояклылар һәм тактояклылар); хортумлылар (һиндстан филе һәм африка филе); агачларга үрмәләүчеләр (ярыммаймыллар һәм маймыллар).

Иң югары төзелешле имезүчеләр булып югары төзелешле приматлар санала. Алар арасында Акыллы кеше төре аерым урынны алып тора. Хайваннар патшалыгында аның өстенлеге баш миенең зур ярымшарлары кабыгының нык үсеш алуы, җайлашулы тотыш формалашу, хезмәткә сәләтлелек һәм бердәм хезмәт эшчәнлегенә нигезләнгән иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән аңлатыла.

СУМКАЛЫЛАР

Сумкалыларга, яки түбән төзелешле җәнлекләргә опоссум, көнгерә, сумкалы бүре (тасмания бүресе), сумкалы сусар — бандикут, коала, сумкалы очкалак тиен, сумкалы сукыр тычкан һ. б. керә.

Сумкалыларның үзенчәлекле билгеләре:

1. Алар плацентасыз (сирәк очракларда гына булырга мөмкин), балалары бик кечкенә һәм җитлекмичә туа. Алар аналарының корсак ягында урнашкан сумкада озактан соң гына җитлегә. Яңа туган балалар башта имә алмый, һәм аларның авызына сөт үзенә бер төрле мускуллар кыскару нәтиҗәсендә сибелә.

2. Ми бик примитив.

3. Ана затларда ике аналык була.

4. Тән температурасы клоакалыларныкына караганда югарырак, ләкин плаценталыларныкыннан түбән, даими түгел.

Сумкалылар Австралиядә, Австралия белән янәшә утрауларда, Көньяк һәм Үзәк Америкада таралганнар. Опоссумнарның бер төре Төньяк Америкада киң таралган.

КЛОАКАЛЫЛАР, ЯКИ БЕРЬЮЛЛЫЛАР

Клоакалыларга (беренчел җәнлекләргә) үрдәкборын, ехидна һәм аңа якын проехидна гына керә. Бу беренчел җәнлекләр бик примитив билгеләргә ия:

1. Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел (үрдәкборынның — диаметры якынча 20 мм), сарысы туклыклы матдәләргә бай.

2. Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ә клоакага кушыла.

3. Имчәкләре булмый, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күп санлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.

4. Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.

5. Тән температурасы түбән һәм 26 °С тан 34 °С ка кадәр үзгәрә.

6. Бары ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка була. Монда сөт бизләре ачыла, һәм алар үрчү вакытына гына барлыкка килә.

7. Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.

Клоакалылар Австралиядә, Тасманиядә һәм Яңа Гвинеядә генә таралганнар.

Имезүчеләр — нерв системасы яхшы үсеш. алган югары төзелешле җылы канлы хайваннар. Аларның баш мие кабыгы иң югары үсешкә ирешкән — җыерчалар барлыкка килгән. Йөрәге дүрт камералы. Тиредә йон япмасы һәм күп санлы тире бизләре була. Балаларының үсеше ана карынында бара һәм туганнан соң алар сөт имеп үсә.

Date: 2015-09-05; view: 1147; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию