Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 4 page





Кан йөреше системасы йомык түгел, капчыксыман йөрәктән һәм йөрәктән башланып тән куышлыгына ачылган берничә кан тамырыннан тора.

Сулыш органнары булып бер төрләрендә — үпкә капчыклары, икенчеләрендә — трахеялар, өченчеләрендә берьюлы үпкәләр һәм трахеялар хезмәт итә. Үрмәкүчсыманнарның үпкә һәм трахеялары бер-берсеннән бәйсез барлыкка килгән. Үпкә капчыклары,— һичшиксез, борынгырак органнар. Үпкәләрнең үсеш алуы үрмәкүчсыманнарның суда яшәүче борынгы бабаларында булган корсак саңак очлыклары үзгәрүе белән аңлатыла. Трахеялар, һава сулау өчен яхшырак җайлашкан орган буларак, соңрак барлыкка килгән.

Кайбер вак үрмәкүчсыманнарның, шул исәптән талпаннарның кайберләрендә, газлар алмашы юка тән япмасы аша бара.

Ашкайнату системасы йоткылыктан башлана, монда бер пар зур булмаган төкерек бизләре ачыла, алар эшләп чыгарган сыекча аксымнарны таркатуга сәләтле. Бу сыекча үлгән табышның тәненә кертелә һәм аның эчен сыек боткага әйләндерә, бераздан үрмәкүч кайнатылган сыек азыкны суыра. Шулай итеп, үрмәкүчләрдә тышкы ашкайнату куышлыктан читтә бара.

Күпчелек үрмәкүчсыманнар — ерткычлар, ләкин умырткалыларның каннары белән тукланучы паразит формалары да, үсемлекләр согын суыручы яки үсемлек калдыклары белән тукланучылары да бар.

Үрмәкүчсыманнарның бүлеп чыгару системасы гадәттә тармаклы бер пар мальпиги көпшәсеннән — эчәклекнең сукыр үсентеләре булган көпшәсыман каналлардан тора. Матдәләр алмашы продуктлары шушы көпшәләр буйлап эчәклеккә җыела һәм организмнан чыгарыла.

Үрчүе һәм үсеше. Үрмәкүчсыманнар аерым җенесле. Җенес бизләре корсакта урнашкан һәм иң гади очракларда парлы була. Шулай да еш кына уң һәм сул җенес бизләренең өлешчә кушылуы күзәтелә. Үрмәкүчсыманнарда эчке аталану барлыкка килә. Аларның күбесе туклыклы матдәләргә бай эре күкәйләр сала, һәм алар пәрәвез кузы эчендә саклана. Яралгының эмбриональ үсеш чоры кузы эчендә уза. Барлык үрмәкүчсыманнарда, талпаннардан кала, постэмбриональ үсеш туры — личинка барлыкка килмичә бара. Күпчелек чаяннарда һәм кайбер талпаннарда тереләй тудыру күзәтелә.

Үрмәкүчсыманнарның күптөрлелеге. Үрмәкүчсыманнар классы берничә отрядка: Чаяннар, Үрмәкүчләр һәм Талпаннарга бүленә. Аларның һәркайсы экологик үзенчәлекләре һәм табигый бергәлекләрдәге әһәмияте буенча бер-берсеннән бик нык аерыла.

Иң борынгы үрмәкүчсыманнар — чаяннар. Алар суда яшәгән кысла-чаяннарның турыдан-туры нәселе. Чаяннарның үзенчәлекле билгесе — аларда кыскыч рәвешендәге педипальпалар була һәм корсагының арткы өлеше буынтыклы. Ә корсак очында уклы бер пар агу бизе урнаша. Чаян үзенең табышын кыскычлары белән эләктерә һәм «койрыгын» баш өстеннән атып чага. Ул шулай саклана да. Чаяннар — төнге хайваннар, көндез алар таш асларына, кыя ярыкларына, туфракка кереп качалар. Зурлыклары 20 см га кадәр җиткән тропик формалары куркынычлы. Закавказье, Түбән Идел буе һәм Урта Азия чаяннары ваграк (65 мм га кадәр), алар умарта кортлары кебек авырттырып чага.

Үрмәкүчнең тәне уртадан ачык беленеп торган аркылы тарткы, яки бил белән башкүкрәккә һәм буынтыксыз корсакка бүленгән. Хелицераларда агу бизләре була. Корсак очында пәрәвез сөялләре — үзгәргән корсак аяклары урнашкан, аларда пәрәвез бизләренең юлы ачыла. Пәрәвез — нигездә аксымнан торган, һавада катучан сыекча. Барлык үрмәкүчләр дә ау ятьмәсе кормый. Күбесенең пәрәвезе күкәй өчен кузы ясарга гына җитә. Көмеш үрмәкүч (су үрмәкүче) пәрәвездән үзенә торак — су асты калпагы төзи, соңыннан ул һава белән тула.

Талпаннар — үсемлек һәм хайван паразитлары. Аларның күбесе гөмбәлекләр, туфрактагы суүсемнәр, үсемлек һәм хайван калдыклары белән туклана. Бу отряд вәкилләренең башкүкрәк һәм корсак өлешләре кушылып, тәннәре капчыкка охшап кала; хелицералары һәм педипальпалар кадалу-суыру хортумчыгына әверелә.

Бөртекле ашлык, он (амбар), сыр, шәраб һәм суган талпаннарының зарары күп. Каурый һәм чәч талпаннары каурый, чәч һәм тире белән туклана. Кеше һәм хайваннарның тире астына борауланып кергән корчаңгы талпаннары (0,3 мм га кадәр) кимереп юллар ясый һәм нык кычулы корчаңгы авыруын китереп чыгара. Пәрәвез талпаннары, җиләк-җимеш талпаннары — күпчелек культуралы үсемлекләрнең куркынычлы корткычлары. Су талпаннары, суда тереклек итүгә күчеп, су хайваннарында паразитлык итәләр. Күпчелек талпаннар — кан суыручылар (көш талпаны, тавык талпаны, елан талпаны һ. б.). Бу талпаннарның эчәклегендә, сөлекләрдәге кебек, ян үсентеләр була, бик күп кан суырып, алар 3—5 мм дан 15—25 мм га кадәр зураерга мөмкин.

Вирусларны, бактерияләр, беркүзәнәклеләр һәм паразит суалчаннарны таратучы талпаннар бигрәк тә куркынычлы. Мәсәлән, тайга талпаны талпан энцефалитын кузгатучы вирусларны, икенчеләре талпан тимгелле тифын, кайтма тиф, туляремия, геморрагик бизгәк һ. б. йогышлы авыруларны тарата. Хәтта бүлмә тузанында тереклек итүче микроскопик талпаннар да аллергия авыруын китереп чыгарырга мөмкин.

Үрмәкүчсыманнар — буынтыгаяклыларның бер классы. Аларга үрмәкүчләр, чаяннар, талпаннар керә. Тәннәре ике бүлектән тора. Башкүкрәктә 6 пар очлык урнашкан. Йоткылык өсте нерв төене'— баш мие ныграк үсеш, алган. Күзләре гади. Мыекчалары юк. Үпкәләр һәм трахеялар ярдәмендә сулыйлар. Кан йөреше системасы йомык түгел. Үрмәкүчләрдә азыкның эшкәртелүе куышлыкта бармый. Эчке аталану, үсеше әверелешсез. Талпаннар — кеше, хайван һәм үсемлек паразитлары.

 

БӨҖӘКЛӘР КЛАССЫ

Бөҗәкләр — буынтыгаяклыларның иң югары төзелешле һәм төрле яшәү шартларында: коры җирдә, һавада, суда тереклек итүгә җайлашкан бер миллионнан артык төрне үз эченә алган бик зур классы. Бөҗәкләрнең борынгы бабалары хәзерге күбаяклыларны хәтерләткән буынтыгаяклылар булгандыр, күрәсең. Мондый кардәшлекне, мәсәлән, күпчелек бөҗәкләрнең личинкалары — гусеницалары төзелешендә борынгы суалчансыман бабалары белән охшашлык булу дәлилли.

Бөҗәкләрнең үсеше һәм аларның төрле туклану чыганакларына җайлашуы планетада коры җир үсемлекләре эволюциясе белән нык бәйләнгән. Бөҗәкләр, үсемлекләр белән тукланучы хайваннар һәм аларны серкәләндерүчеләр буларак, бигрәк тә ябыкорлыклылар килеп чыккач көчле үсеш алганнар һәм алар белән бергә планетада киң таралганнар.

Бу класс вәкилләренең күпчелеге очуга сәләтле булулары белән аерылып тора. Елның җылы вакытында басу-кырларда, елга буйларында, урманда һәм хәтта чүлдә, һәркайда — һавада, туфракта, су өстендә безелдәгән, чыелдаган, черелдәгән исәпсез күп бөҗәкләрнең тавышын ишетми калу мөмкин түгел.

Бөҗәкләрнең төзелеше. Олы бөҗәкнең тәне, барлык буынтыг­аяклылардагы кебек үк, тышкы скелет ролен үтәүче хитин япма белән капланган, әмма башка буынтыгаяклылардан аермалы буларак, баш, күкрәк һәм корсакка бүленгән. Баш сегментлары тоташып үскән, күкрәк һәм корсак буынтыклары берникадәр беленеп тора. Баш һәм күкрәктә очлыклар урнашкан, корсакта алар кайвакыт беленер-беленмәс кенә, ягъни очлыкларның рудиментлары гына була. Күпчелек бөҗәкләрнең личинкаларында тәннең өлешләргә бүленүе аз сизелә.

Башның аскы ягында яки аның алгы өлешендә — авыз, ян-ягында берәр катлаулы күз урнашкан, алар арасында берничә вак күзләр булырга мөмкин. Башта авыз аппаратын барлыкка китерүче дүрт пар үзгәргән очлыклар була. Башның өске ягыннан бер рәт буынтыклардан торган бер пар антенна, яки мыекча китә.

Бөҗәкнең күкрәге һәрвакыт өч сегменттан — алгы, урта, арткы күкрәкләрдән тора. Күкрәк сегментларына өч пар йөрү очлык­лары урнашкан. Бөҗәкләрнең киң таралуы һәм төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерүе буынтыклы очлыкларның төзелеше төрлеләнүгә китергән. Бөҗәкләрнең очлыклары бер-берсе белән хәрәкәтчел тоташкан ирекле, төгәл төрле хәрәкәтләр ясарга мөмкинлек бирүче рычаглар системасы булып тора. Бу типка барыннан да бигрәк бөҗәкләр арасында киң таралган йөгерү аяклары (коңгызларда, тараканнарда) туры килә. Сикерергә сәләтлеләрнең, мәсәлән чикерткәнең, арткы пар аякларында бот һәм сыйрак өлеше шактый озын. Казучы бөҗәкләрнең — аючикерткәнең — барлык аяклары, аеруча алгылары, кыскарган һәм хитин тешчекләрдән торган көчле коралга әйләнгән. Йөзү очлыклары ишкәк сыман яссы форманы алган һәм куе рәт булып сыгылмалы ишү төкчәләре белән капланган (йөзгәләк коңгызларда).

Күпчелек бөҗәкләрнең үзенчәлекле билгесе — аларның очарга сәләтле булулары. Канатлары — бер яки ике пар, алар күкрәкнең икенче (урта күкрәк) һәм өченче (арткы күкрәк) сегментларында урнашканнар һәм тән стенкасының җыерчалары булып торалар. Канат ике катлы юка пластинка рәвешендә була.

Алгы һәм арткы канатлар бөҗәкләрнең төрле отрядларында төрлечә үсеш алырга мөмкин. Бары бик аз специальләшкән бөҗәкләрнең генә (мәсәлән, энә каракларының) канатлары, формалары белән аерылсалар да, ике пары да бертигез үсеш алган. Коңгызларның алгы канатлары калын һәм каты канат өслегенә әйләнгән. Алар очуда катнашмый диярлек, нигездә, тәннең арка ягын саклый. Чын канатлар булып тыныч хәлдә канат өслеге астына яшеренгән арткы канатлар гына санала.

Бөҗәкләрнең канат хәрәкәте — катлаулы аппаратның эшләү нәтиҗәсе, һәм ул, бер яктан, канатның гәүдә белән тоташу үзен­чәлеге белән билгеләнсә, икенче яктан, махсус канат мускулларының эшләве белән билгеләнә.

Бөҗәкләр арасында канатсызлары да бар. Канатсызлык, кагыйдә буларак, күпчелек очракта паразит булып яшәүгә җайлашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән икенчел үзлек булып тора.

Корсак — бөҗәк тәненең соңгы бүлеге. Андагы сегментлар саны төрле бөҗәкләрдә төрлечә.

Бөҗәкләрнең мускул системасы үзенең катлаулылыгы һәм аерым элементларының билгеләнеше югары дәрәҗәдә бүленүе һәм специальләшүе белән аерыла. Аерым мускуллар бәйләмнәренең саны еш кына 1,5—2 меңгә җитә.

Нерв системасы, барлык буынтыгаяклылардагы кебек, корсак нерв чылбыры тибында, ләкин бик югары дәрәҗәдә үсеш алырга һәм специальләшергә мөмкин. Үзәк нерв системасына йоткылык өсте нерв төене — баш мие, йоткылык асты нерв төене, парлы нерв төеннәреннән — ганглийлардан торган корсак нерв чылбыры керә. Баш мие өч бүлектән тора: алгы ми, урта ми һәм арткы ми.

Бөҗәкләрнең сизү органнары төрле тынычсызлауларны: механик, химик, күрү, тавыш һ. б. кабул итәргә мөмкин. Алар кабул итү сәләтенә генә түгел, бәлки тавыш бирү сәләтенә дә ия. Бу үзенчәлек күп төркемнәр вәкилләренә: мәсәлән, турыканатлыларга, коңгызлар, элпәканатлылар, күбәләкләр һ. б. га хас. Турыканатлыларның черелдәве, мәсәлән, барыннан бигрәк канатларга бәйле рәвештә, махсус җайланмалар үсеш алу белән аңлатыла. Чикерткәсыманнарда бу органнар алгы канатларда урнашкан, сул канатның сеңерчәләрендә тешсыман үсентеләр була, болар уң канатка ышкылудан черелдәгән тавыш чыга.

Бөҗәкләрнең күзләре аерым күзчекләрдән (фасеткалардан) тора, аларның саны бөҗәкнең биологик үзенчәлекләре белән билгеләнә. Актив ерткыч һәм яхшы очучы — энә карагының күзләре 28 меңгә кадәр гади күзчекләрдән (фасеткалардан) тора. Шул ук вакытта җир астында тереклек итүче кырмыскаларның, бигрәк тә эшче затларының, күзләре нибары 8—9 күзчектән генә тора.

Күп бөҗәкләрнең катлаулы (фасеткалы) күзләрдән тыш, яктылык көчен генә аера торган гади күзләре дә була.

Бөҗәкләрнең кан йөреше системасы йомык түгел. Корсак куышлыгында эчәклек өстендә озын көпшәсыман «йөрәк» ята. Бөҗәкләрнең гемолимфасы — төссез яки саргылт сыеклык, ул тукымаларны һәм органнарны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.

Бөҗәкләрдә сулыш органнары булып катлаулы трахеялар системасы хезмәт итә. Урта күкрәк һәм арткы күкрәкнең ян-якларында, шулай ук корсакның сегментларында ун парга кадәр тишемнәр — сулышлыклар урнашкан. Һава йөрү көпшәчекләре бөтен тәнгә үтеп керә һәм, турыдан-туры тукымаларга, күзә­нәкләргә кислород китереп, кан тамырларын алыштырган кебек була.

Бөҗәкләрнең ашкайнату системасы йоткылык белән башлана. Азык эчәктә кайнатыла һәм канга сеңә. Күпчелек үсемлек азык белән тукланучы бөҗәкләрнең, мәсәлән термитларның, эчәклегендә клетчатканы таркатучы симбиотик организмнар (иң гади төзелешлеләр, бактерияләр һ. б.) була.

Бөҗәкләр төрле азык белән — үсемлек һәм хайваннарда булган барлык матдәләр белән диярлек туклана. Мәсәлән, тараканнар бөтен нәрсәне ашаучан. Бик күп бөҗәкләр — вегетарианнар, үсемлекнең тамырыннан башлап чәчәгенә кадәр бөтен өлешләрен ашый. Башка бөҗәкләр, суалчаннар, моллюсклар һ. б. белән тукланучы ерткыч бөҗәкләрнең саны да аз түгел. Ниһаять, үләксә, төрле ташландыклар, чери башлаган үсемлек һәм хайван калдыклары, тирес белән тукланучы бөҗәкләр дә бар. Кайбер бөҗәкләр бөтенләй туклыклы булмаган азык (каурый-йон, мөгез, балавыз һ. б.) белән туклануга күнеккән.

 

Бүлеп чыгару органнары хезмәтен эчәклеккә ачыла торган нечкә көпшәчекләр — мальпиги көпшәләре үти.

Бөҗәкләрнең үрчүе. Бөҗәкләр аерым җенесле. Аларның җенес бизләре парлы. Ата бөҗәкнең корсагында орлыклыклар урнашкан, алардан чыккан орлык юллары, бергә кушылып, орлык чыгару каналын барлыкка китерә. Ана бөҗәкнең күкәйлекләреннән чыккан күкәй юллары аналык җиңсәсенә килеп кушыла. Бөҗәкләрдә эчке аталану. Сперматозоидлар ана затның җенес юлларында тереклек сәләтен озак саклый. Мәсәлән, ана умарта корты, кушылганнан соң (4—5 ел буе яшәү дәверендә) кабат аталанмыйча, меңләгән күкәй сала.

Бөҗәкләрнең постэмбриональ үсеше я әверелешсез, я тулы булмаган, я тулы әверелеш (метаморфоз) белән уза. Түбән төзелешле бөҗәкләргә (койрыгаяк, камподеяга) хас туры үсеш вакытында, күкәйләрдән олы бөҗәк белән чагыштырганда бик кечкенә һәм җенес органнары җитлекмәгән затлар чыга. Тулы булмаган әверелешле бөҗәкләрнең, мәсәлән чикерткә яки саранчаның, күкәйдән олы бөҗәккә охшаган личинкалар — имаго чыга. Личинка, берничә тапкыр кабыгын салып, курчак стадиясен узмыйча, олы бөҗәккә әверелә. Күбәләкләргә хас тулы әверелешле үсештә күкәйләрдән, имагога бөтенләй охшамаган, суалчансыман личинкалар чыга. Билгеле бер вакыттан соң личинкалар ашаудан һәм хәрәкәтләнүдән туктый, аннары курчакка әверелә. Бу стадиягә кергәч, личинка организмында олы бөҗәккә хас тукымалар һәм орган­нары ясалуга бәйле катлаулы үзгәрешләр бара. Әлеге процесс тәмамлануга курчак япмасы шартлый һәм аннан имаго чыга. Бөҗәкләрнең үсеш стадияләре елның төгәл билгеле бер сезонына туры килә: бу күренеш сезонлы цикл дип атала.

Бөҗәкләрнең күптөрлелеге. Бөҗәкләр классы ике зур төркемгә: беренчел канатсызларга һәм канатлыларга бүленә.

Беренчел канатсызларга камподея, койрыгаяк, шикәр тәңкәтәне һ. б. кебек иң гади төзелешле бөҗәкләр керә. Алар гадәттә дымлы җирдә: туфракта, таш астында, мүктә, идән астында, базда яшеренеп яшиләр. Бу бөҗәкләр бик кечкенә, кайберләренең зурлыгы 1 мм дан да артмый. Туфракта яшәүче башка хайваннар белән бергә беренчел канатсызлар туфрак ясалуда катнашалар.

Канатлы бөҗәкләр — югарырак төзелешле хайваннар. Күпчелегенең канатлары бар, ә инде канат булмау — икенчел күренеш, бу, барыннан да бигрәк, паразитларча яшәү рәвешенә күчү белән аңлатыла.

Күмәк (күчләре белән) тереклек итүче бөҗәкләрнең (кырмыскалар, термитлар һ. б.) күчтә башкарган функцияләренә бәйле рәвештә полиморфизм (тышкы аерымлыклар) ачык күренә. Мәсәлән, умарта кортлары күчендә ана кортлар, эшче кортлар һәм соры кортлар була. Аталанганнан соң ана кортлар очуга сәләтен югалталар, күпләп күкәй салалар һәм тулысынча, аларны «карап-тәрбияләп», ашатып торучы эшче кортлардан бәйле булып калалар.

Махсус исәпләүләр күрсәткәнчә, безнең планетада бер үк вакытта кимендә 108 млрд бөҗәк яши, ягъни Җирдәге һәр кешегә бу классның 250 млн. га якын төрле вәкиле туры килә. Өстәвенә, бу организмнар төрле биологик процессларда актив катнашалар.

 

Бөҗәкләрнең әһәмияте. Табигатьтә бөҗәкләрнең уңай эшчәнлеге, беренче чиратта, аларның чәчәкле үсемлекләрне серкәләндерүендә чагыла (Европадагы чәчәкле үсемлекләрнең 30% ы диярлек бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә).

Бөҗәкләрнең, бигрәк тә термитлар һәм кырмыскаларның, туфрак ясалу процессында роле гаять зур. Бу бөҗәкләр, туфракта яшәүче башка личинкалар кебек үк, җир астында юллар ясап, туфракны көпшәкләндерәләр, анда һаваның яхшырак үтүенә, җирнең дымлануына, черемә белән баетылуына булышлык итәләр. Черемә ясалу җир өстендә тупланган үсемлек һәм хайван калдыклары таркалу белән бәйле.

Бөҗәкләр табигатьтәге матдәләр әйләнешендә мөһим урын алып тора. Күп кенә бөҗәкләр төрле туклану чылбырлары составына керә. Бөҗәкләрнең туклану чылбырларын белү аларны башка бөҗәкләргә — авыл хуҗалыгы корткычларына каршы көрәштә кулланырга мөмкинлек бирә.

Бөҗәкләр эшчәнлегенең тискәре нәтиҗәләре дә аз түгел. Бөҗәкләрнең күп кенә личинкалары, мәсәлән күбәләкләрнең гусеницалары, тере үсемлек тукымасы белән тукланып, авыл хуҗалыгына зур зыян китерә. Күп бөҗәкләр, мәсәлән, черки, борча, бет — хайван һәм кеше паразитлары яки куркынычлы авыруларны таратучылар.

Бөҗәкләрне кеше үзенең хуҗалык эшчәнлегендә куллану мисаллары яхшы билгеле. Бик борын заманнан Көнчыгыш илләрендә тут ефәкчесен үрчеткәннәр, аның кузыларыннан ефәк җитештергәннәр. Умарта кортларын кеше бал, дару препа­ратлары (прополис) һәм балавыз алу өчен үрчетә. Кайбер бөҗәкләрне, мәсәлән җайдакны, авыл хуҗалыгы корткычларына, мәсәлән гөбләгә каршы көрәштә аларның табигый дошманы буларак кулланалар.

Бөҗәкләрнең тәне өч өлештән (баш, күкрәк, корсак) тора. Баш өлешендә бер пар катлаулы күзләр, кайвакыт гади күзләр, үзгәргән очлыклардан ясалган авыз аппараты, мыекчалар урнашкан. Күкрәктә өч пар йөрү аягы, күбесендә канатлар була. Бөтен тәнгә үтеп кергән трахеялар ярдәмендә сулыйлар. Кан йөреше системасы йомык түгел. Бөҗәкләрнең күп формаларында үсеш личинка стадиясеннән башлап җитлеккән организмга кадәр катлаулы әверелешләр белән уза. Яшәү рәвеше буенча оча, йөри, казый һәм йөзә торган бөҗәкләр очрый.

Энәтирелеләр тибы

Энәтирелеләр — күбесенчә су төбендә яши торган диңгез хайваннары. Алар бик акрын хәрәкәтләнә. Энәтирелеләргә диңгез йолдызы, диңгез керпесе, диңгез кыяры (голотурия) керә. Бу тип 6 меңгә якын төрне берләштерә. Аларның зурлыгы берничә миллиметрдан 1 метрга кадәр җитә (сирәк кенә артыграк та).

Энәтирелеләр һәм хордалыларның борынгы бабалары итеп күп төкле боҗралы суалчаннардан башлангыч алган хайваннарны саныйлар.

Энәтирелеләрнең төзелеше. Бу хайваннарның тәне йолдыз, шар яки суалчан формасында. Скелеты күбрәк яки азрак үсеш алган булырга мөмкин. Җенес һәм аналь тишемнәр тәненең капма-каршы ягында урнашкан.

Энәтирелеләрнең тән япмасы ике катлаудан тора: тышкы — бер катлы эпителийдан һәм җепселле тоташтыргыч тукымадан барлыкка килгән эчке катлаудан. Эчке катлауда известь скелетның төрле элементлары үсә. Диңгез йолдызының скелеты известь пластинкалардан тора. Пластинкалар буй рәтләр булып урнашкан, һәм аларның тышка тырпаеп торган энәләре була. Диңгез керпеләренең тәне известь панцирь эчендә. Панцирь бер-берсе белән тыгыз тоташып, рәт-рәт булып урнашкан озын энәле пластинкалардан тора. Диңгез кыярының скелеты бөтен тире буйлап таралган төрле формадагы вак известь тәнчекләрдән ясалган.

Date: 2015-09-05; view: 638; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию