Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР, ЯКИ РЕПТИЛИЯЛӘР КЛАССЫ





Рептилияләр — умырткалы хайваннарның коры җирдә яшәүгә чынлап җайлашкан беренче төркеме. Алар борынгы җир-су хайваннары — стегоцефаллардан килеп чыкканнар, моны аларның төзелешендә охшашлык билгеләренең күплеге, аерым алганда, рептилияләрнең баш түбәсендә борынгы чукканатлы балыкларга һәм амфибияләргә хас өченче күз булу раслый.

Сөйрәлүчеләрнең төзелешендә күп кенә прогрессив үзгәрешләр барлыкка килә. Иң әһәмиятлесе — баш: мие кабыгы барлыкка килү. Аларның очлыклары озыная, вак күзәнәкле үпкә барлыкка килү исәбенә газлар алмашы тагын да камилләшә төшә, кеше һәм имезүче хайваннар бөеренә бик тә охшаган бөер барлыкка килә. Сөйрәлүчеләрнең үрчүе һәм үсеше су белән бәйләнмәгән.

Моннан 290 млн еллар чамасы элек барлыкка килгән борынгы сөйрәлүчеләр, тышкы кыяфәте һәм эчке төзелеше белән, стегоцефалларга бик якын булганнар. Сөйрәлүчеләр классының үсешендә шул вакыттагы климат шартлары үзгәрү зур роль уйный. Климат корылана, үсемлекләргә бай сазлыклы урыннар кими. Бу шартларда бигрәк тә корырак тиреле, үпкә капчыклары яхшырак үскән, туклыклы матдәләр запасына бай тыгыз тышчалы күкәй сала ала торган җир-су хайваннары гына исән калган. Мондый борынгы җир-су хайваннарыннан сөйрәлүчеләр килеп чыга алган.

Эволюция процессында сөйрәлүчеләрдән күп санлы яңа формалар башлангыч ала, шуларның ике тармагыннан югары төзелешле кошлар һәм имезүчеләр класслары барлыкка килә.

Хәзерге вакытта мезозой чорында иң югары үсешкә ирешкән сөйрәлүчеләр классыннан безнең көннәргә кадәр сакланып калган рептилияләрнең 6 меңгә якын төре билгеле. Борынгы рептилияләрнең гаять күп төрле формалары булган. Аларның кайберләре коры җирдә яшәгән, алар арасында үсемлек азык белән тукланучы гигант бронтозаврлар һәм эре ерткыч тарбозаврлар булган. Икенчеләре, мәсәлән ихтиозаврлар, суда яшәгән, өченчеләре кошлар кебек очкан (птерозаврлар).

Хәзерге сөйрәлүчеләрнең отрядлары: Тәңкәлеләр (еланнар, кәлтәләр һәм хамелеоннар), Крокодиллар (крокодиллар һәм аллигаторлар), Ташбакалар һәм Томшыкбашлылар (безнең көнгә кадәр сакланган бердәнбер төре — гаттерия).

Рептилияләрнең төзелеше. Сөйрәлүчеләр төзелешенең үзенчәлекләрен кәлтә мисалында карыйк.

Рептилияләрнең тәне баш, муен, гәүдә (күкрәк һәм корсак), койрык өлешләренә бүленгән. Тышкы яктан мөгезматдә калканчыклар белән капланган. Мөгезматдәдән торган япма хайванны дым югалтудан, кибүдән һәм зарарланудан саклый. Кайбер төрләрендә мөгезматдә кабырчыклар астында сөяк тәңкәләр ята. Рептилияләрнең тиресе тәнгә нык орынып тора, тиредә гадәттә бизләр булмый, булса да бик аз (крокодилларда). Күпчелек вәкилләре, мәсәлән еланнар, әледән-әле үзенең мөгезматдә япмасын, ягъни кабыгын сала.

Скелеты умырткалыктан, баш сөягеннән, очлыклар скелетыннан һәм аларның поясларыннан тора.

Кәлтә умырткалыгының муен бүлегендә — 8 умыртка. Умырткалык баганасының муен бүлеге белән баш сөяге арасында буын бар. Бу — үзәк скелетның шушы бүлегенә хас төп үзенчәлек. Беренче муен умырткасы сөяк боҗра хасил итә. Боҗра сеңер бәйләвеч белән икегә бүленгән: аның бер тишеге аша арка мие уза, ә икенчесенә икенче муен умырткасының тешсыман үсентесе керә, аның тирәсендә беренче умыртка әйләнә. Бу исә башның бик хәрәкәтчән булуын тәэмин итә.

Кәлтә умырткалыгының күкрәк-бил бүлекләре 22 умырткадан тора. Аларның барысына да кабыргалар тоташкан; әмма беренче биш умырткага тоташканнары гына күкрәк сөягенә кушылып үсә. Шулай итеп, еланнардан кала, күпчелек сөйрәлүчеләрдә чын күкрәк читлеге барлыкка килә.

Сигезкүз бүлеге ике умырткадан тора, аларның аркылы үсентеләренә арткы очлыклар поясы — оча тоташа.

Койрык бүлеге берничә дистә умырткадан тора. Алгы умырткаларда так һәм аркылы үсентеләр, кабырга башлангычлары була.

Сөйрәлүчеләрдә баш скелеты тулысынча диярлек сөяккә әйләнгән. Бу аның үзенчәлекле билгесе булып тора.

Сөйрәлүчеләрнең кулбаш һәм оча пояслары, шулай ук очлыклар скелеты амфибияләрнекенә охшаган. Очлыклары урнашкан: бот сөяге җиргә параллель һәм балтырга перпендикуляр тора. Бу — рептилияләрнең йөрешен бик тә үзенчәлекле итә: гәүдә җир өстеннән бераз күтәрелгән, корсак җирдән сөйрәлеп бара. Еланнар һәм аяксыз кәлтәләрнең (сарыкорсак) очлыклары үсеш алмаган — алар шуышып хәрәкәтләнә.

Нерв системасы. Сөйрәлүчеләрнең зур ми ярымшарлары амфибияләрнекенә караганда зуррак, алар соры матдәдән торган кабык белән капланган. Ләкин аларда кабык әле бик юка, анда җыерчыклар юк. Кечкенә ми яхшы үсеш алган. Озынча ми вертикаль яссылыкта ачык беленеп торган җыерча барлыкка китерә. Бу инде барлык югары төзелешле умырткалыларга хас билге.

Нерв эшчәнлеге амфибияләрнекенә караганда югарырак баскычта тора. Шуңа бәйле рәвештә, сөйрәлүчеләрнең үз-үзләрен җайлашучан тотышлары да катлаулырак, күп хәрәкәтләре тумыштан килгән рефлекслар һәм инстинкт белән эшләнсә дә, алар шартлы рефлекслар булдыруга да сәләтле.

Кан әйләнеше системасы. Коры җирдә яшәү һәм, шуңа бәйле рәвештә, үпкә белән сулау кан әйләнешенең артериаль һәм веноз түгәрәкләргә тулырак бүленешенә китергән, шуның нәтиҗәсендә тәннең баш өлеше кислородка бай артериаль кан гына ала.

Күпчелек сөйрәлүчеләрнең йөрәге, амфибияләрнеке кебек, өч камералы, йөрәгалды тоташ бүлге ярдәмендә ике өлешкә бүленгән; моннан тыш, карынчыкта да өлешчә генә булса да бүлге бар. Бу үзенчәлекләр барысы да органнарга, җир-су хайваннарыныкына караганда, кислородка баерак кан баруын тәэмин итә.

Сулыш органнары системасы. Рептилияләр үпкә белән генә сулый. Үпкәләр, амфибияләрнеке кебек, капчык формасында, ләкин аның эчке куышлыгы катлаулы бүлгеләр челтәре белән күп санлы вак куыкчыкларга бүленгән. Үпкәнең мондый төзелеше газлар алмашы өслеген сизелерлек арттыра. Күп төрләрендә (мәсәлән, кәлтәләрдә) үпкәнең арткы өлеше бүлгеләр белән куыкчыкларга бүленмәгән һәм еш кына юка тышчалы капчыклар рәвешендә була. Аларда канның оксидлашуы бармый.

Барлык рептилияләрнең сулыш юллары бүлекләргә бүленүе белән үзенчәлекле: бугаздан озын трахея китә, ул үпкәләргә баручы ике бронхка тармаклана.

Ашкайнату системасы. Сөйрәлүчеләр — барысы да диярлек ерткычлар. Хайванның үз зурлыгына бәйле рәвештә, аларның азыгы буынтыгаяклылар, моллюсклар, балыклар, амфибияләр, вак имезүчеләр һәм кошлар булырга мөмкин. Эре ерткычлар — крокодиллар, хәтта тояклы хайваннарны сагалый. Рептилияләр табышны бөтен килеш (еланнар, кәлтәләр) яки, кисәкләргә өзгәләп, чәйнәмичә йота (крокодиллар, аллигаторлар).

Рептилияләрнең авыз куышлыгы йоткылыктан чикләнгән. Авыз куышлыгының төбендә хәрәкәтчән мускуллы тел урнашкан. Азыкның нинди булуына һәм аның табылу ысулына бәйле рәвештә, ул төрле формада булырга мөмкин. Мәсәлән, еланнарның һәм күпчелек кәлтәләрнең теле нечкә һәм озын, еш кына ике аерчалы, ә хамелеонның бөҗәкләрне тоту өчен тел очы киңрәк.

Күпчелек рептилияләрнең тешләре бар, алар казналык читендә үскән, бары крокодилларның гына альвеолаларда урнашкан. Агулы еланнарның алгы берничә теше эрерәк, аларда каналлар була, елан чакканда шулардан агу җибәрә.

Ашкайнату системасының төзелеше башка яклары белән җир-су хайваннарыныкына охшаган.

Бүлеп чыгару органнары — үсеп җиткән рептилияләрдә очада урнашкан бөерләр. Сидек каналлары арка ягыннан клоакага ачыла, крокодил, елан һәм кайбер кәлтәләрнең сидек куыгы зәгыйфь үскән.

Рептилияләрнең җенес органнары — орлыклыклар һәм күкәйлекләр. Эчке аталану, сперматозоидлар ана җенеснең клоакасына кертелә. Аталанганнан соң, ана зат туклыклы матдәләргә бай күкәйләр сала. Күпчелек рептилияләр күкәйләрен җылына торган урынга, чери торган чүп өеменә яки комга күмә.

Кайбер төрләре, мәсәлән гади зәһәр елан, тереләй тудыра.

Рептилияләрнең яшәү рәвеше һәм әһәмияте. Сөйрәлүчеләр Җир шарында киң таралган, ләкин күпчелек төрләре эссе һәм җылы климатлы илләрдә яши: бу хайваннарның тән температурасы даими булмавын һәм аларның тереклек эшчәнлеге тышкы тирәлек температурасына бәйле булуын сез бәлки хәтерлисездер.

Сөйрәлүчеләр, гадәттә, коры җир хайваннары. Ләкин кайбер төрләре сулы тирәлектә — үзләренең борынгы бабалары яшәгән шартларда — тереклек итүгә күчкәннәр. Шулай итеп, диңгезләрдә — диңгез еланнары һәм ташбакалар, елгаларда һәм күлләрдә крокодиллар, кайбер еланнар һәм ташбакалар яшиләр. Суда яшәүче барлык сөйрәлүчеләр атмосфера һавасын сулыйлар һәм, тереләй тудыручы диңгез еланыннан тыш, коры җирдә үрчиләр.

Рептилияләр еш кына оя янында күкәйләрен саклыйлар. Мәсәлән, ана питон, салган күкәйләрен үзенең тәне белән чорнап, аларны дошманнардан саклап кына калмый, ә бәлки җылыта да: шундый «ояларда» температура тирәлек температурасыннан 6—12°Ска югарырак була. Уртача һәм төньяк киңлекләрдә сөйрәлүчеләр кышны төрле ышык урыннарда яшеренеп, тирән йокыга талып үткәрәләр. Мәсәлән, гади зәһәр елан корыган агачларның тамырлары черү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бушлыкларда, агач төбе астында кышлый.

Рептилияләр күп кенә биоценозларның туклану чылбырларында әһәмиятле урын алып тора. Вак сөйрәлүчеләр күбесенчә умырткасызлар белән, башлыча бөҗәкләр белән туклана. Эрерәкләре умырткалы хайваннарга һөҗүм итә. Сөйрәлүчеләрнең үсемлек азык белән туклана торган төрләре дә бар. Мәсәлән, коры җир ташбакалары үлән һәм җимешләр белән туклана.

Хуҗалык эшчәнлегендә кеше кайбер еланнарның һәм крокодилларның тиресен (кабыгын) куллана. Ташбакаларның аерым төрләре көнчыгыш кухнясында тәмле ризык булып санала. Кайбер еланнарның агуын кыйммәтле дару препаратлары табу өчен кулланалар.

Сөйрәлүчеләр — коры җирдә яшәүче умырткалы хайваннар. Аларның тиресе коры, кан әйләнеше ике түгәрәк хасил итә, йөрәге өч камералы. Баш, мие чиста артериаль кан белән тәэмин ителә. Рептилияләрнең баш, мие кабыгы бар, шуңа күрә алар шартлы рефлекслар барлыкка китерүгә сәләтле. Сулыш, фәкать үпкә белән генә башкарыла. Рептилияләр күбесенчә ерткычлар: аларның конус рәвешендәге тешләре табышны эләктерү һәм тоту өчен хезмәт итә. Сөйрәлүчеләрнең үрчүе һәм үсеше су белән бәйләнмәгән. Рептилияләр күпчелек бергәлекләрнең туклану чылбырында буынтыгаяклыларның, моллюскларның, вак имезүчеләр — кимерүчеләрнең санын көйләп әһәмиятле урын алып торалар.

Date: 2015-09-05; view: 948; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию