Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Төп өлеш





Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районының 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

Татарская литература

“Габдулла Тукай иҗатында һәм тормышында Казан”

 

 

Эшне башкарды:

Ильина Анна Дмитрий кызы

Сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчесе:

Тимершина Сания Госман кызы

 

Казан 2013 ел

 

ПЛАН:

 

I.Кереш өлеш

Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр.

II. Төп өлеш.

1. Габдулла Тукай Казан чоры биографиясе.

2. Г.Тукайның Казан чоры иҗатының төп үзенчәлекләре.

3. Габдулла Тукай иҗатында XX гасыр башы Казан чынбарлыгының

Сәнгатьчә чагылышы һәм иҗатында Казан сурәте.

4. Хәзерге заман татар милли мәдәнияте һәм Габдулла Тукай.

а) Хәзерге әдәбиятта һәм сәнгатьтә Г.Тукай.

б) Хәзерге Казанда Габдулла Тукай эзләре.

III. Йомгаклау.

Казан – Тукай талантының чәчәк аткан чоры.

 

Кереш

Килер заман, һәр язучының үзен,

Сүзен һәм шәхси тормышын

Инәсеннән җебенә кадәр тикшереп

чыгарлар әле.

Г.Тукай “Уянган беренче эшем”

 

Меңъеллык Казаныбызның тарихы әдәбиятыбыз, мәдәниятебез тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан – ул татар халкының рухи мәркәзе, милли мәдәният үзәге, әдәбиятыбыз башкаласы. Казан шәһәре элек-электән бик күпләрне үзенә тарткан, монда бик күп күренекле язучылар яшәгән, иҗат иткән, дөньяга, илгә танылган. Казаныбыз исеме бөек Л.Толстой, С.Аксаков, А.Пушкин, М.Горкий, Г.Державин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Г.Тукай, К.Нәҗми, М.Җәлил, С.Сәйдәшев кебек бөек мәшһүр язучыларның тормыш – иҗатлары, язмышлары белән бәйләнгән.

Тукай һәм Казан төшенчәләре аерылгысыз. Казан бөек милли шагыйребезнең якты хәтирәләрен саклый. Кайчандыр, әле күп тә түгел, 100 еллар чамасы элек бу калага ятим баланы алып килеп, Печән базарында асрамага сатып йөргәннәр. Яңа бистәнең гади, ләкин күңел җылысы белән тулган бер йортында Вәли абзый белән Газизә абыстайлар ул ятимне сыендырып яшәткәннәр; Тукай шушы шәһәрнең күп кенә кунакханәләрендә санаулы гомер көннәрен үткәргән; Ташаяк, Балык, Печән базарларына, хәрчәүләренә йөргән, тормышны күзәткән, монда Казанда – Тукай эшләгән “Әльислах”, “Кояш”, “Ялт- йолт” газета – журналы редакцияләре урнашкан биналар; Тукай ялкынланып шигырьләрне сөйләгән, халык иҗаты, фольклор, әдәбият турында фәнни лекцияләрен укыган “Шәрекъ клубы», “Новый клуб” биналары урнашкан.

Казан – ул Габдулла Тукайны бөек шагыйрь итеп таныткан шәһәр. Әгәр Казанга, мондагы әдәби, мәдәни атмосферага килеп эләкмәгән булса, ул без белгән шагыйрь булып китәр иде микән? Казан Тукайга бик бай иҗат азыгы биргән урын. Монда килгәндә инде ул 18 яшьлек балигъ булган егет иде. Казанда ул “тормыш университеты” белемнәрен ала, тормышны тирәнтен аңлау, бәяләү, аның фәлсәфәсенә төшенү этабын кичерә. Ул монда шәхес булып җитешә. Үзенең тормыш, яшәеш, ил, милләт турындагы уй-фикерләрен, карашларын әдәби, шигъри иҗаты аркылы чагылдыра.

Казан – Тукай тормышының күп якларына күзен ачкан урын. Ул шушы Казанда яши, “кайный”, пешә, җитлегә. Аның фикри, әдәби өлгергәнлеге аның шигырьләрендә күренә. Казаннан башка Тукай шәхесен, Тукай шигъриятен күз алдына китереп булмый. Ул бу шәһәр тарихыннан мәңгелеккә аерылгысыз. Казан бөек Тукаебызны бүген дә үзенең куенында саклый.

Бүген казаныбыз турында аның тарихы, үткәне, кешеләре, тормышы турында күбрәк беләсебез килсә, Тукайны, аның иҗатын өйрәнергә тиешбез, мәгълүмат - белемнәрне Тукай язып калдырганнардан алырга тиешбез.

И.Нуруллин Габдулла Тукай иҗатын XX гасыр башы татар тормышының энциклопедиясе дип атый.[1] Галимнең бу фикерен үзгәртеп болай дип тә өсти алыр идек: Габдулла Тукайның 1907-1913 нче еллар иҗаты – ул XX гасыр башы Казан тормышының энциклопедиясе. Чөнки шагыйрь, Казанда яшәп, Казан күзе, Казан акылы, Казан күңеле белән дөньяны аңлаган. Тукай бу шәһәрдә яшәгән бик күп кенә шәхесләр турында, бу шәһәр тормышында (димәк, милләт тормышында) булган әһәмиятле хәл-вакыйгалар, Казан күренешләре, аның байлары, ярлылары, интелегенция, шагыйрь – милләтчеләре, Печән базары, Кабан күле, Никитин цирклары – һәммәсе, һәммәсе турында шигъри, публицистик иҗатында язган. Реаль хәлләргә таянып, шул чорның реаль типларын тудырган, Казанның тулы реалистик, әдәби-романтик образын мәңгеләштергән. Габдулла Тукай замандашы, каләмдәше, дусты Сәгыйть Рәмиевка язган бер хатында үзе дә бик ачык итеп болай дип яза: “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә”. [2]

Тукайны без XX гасыр башы милли шигъриятебезнең нигезен салган, аның XX гасырдагы үсеш юлларын билгеләп, сызып калдырган бөек шагыйребез дибез. Ә бу биеклеккә стартны ул Казанда алган һәм Казанда ясаган. Казан шагыйрьне бөеклеккә күтәргән һәм мәңгелеккә күчергән шәһәр.

XX гасырның 20-30 елларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр Тукай турында йөзләрчә хезмәтләр язылса да, Тукай иҗатының өйрәнелеп беткәне юк әле. Тукай темасы беркайчан да искерми.

Тукай шәхесе, аның тормышы һәм иҗаты яңа өйрәнүләрне, ачышларны көтә. Бу юнәлештә яңа хезмәтләр, китаплар язылырга тиеш.

Әйтеп китик, Г.Тукай иҗаты төрле чорларда Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Г.Нигъмәти, Г.Толымбай, М.Гайнуллин, Җ.Вәзиева, Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Башкуров, А.Пехтелев, Р.Ганиева, М.Җәләлиева, Н.Хисамов, Ф.Галимулин һ.б. бик күп галимнәребез тарафыннан өйрәнелгән. Теманы өйрәнгәндә мин алар белән таныштым, аерым фикерләрне эшемдә файдаландым.

Республикабыз галимнәре, һәм шулай ук, чит илләрдәге татар галимнәре бергәләп соңгы вакытта “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н әзерлиләр. Димәк, эш дәвам итә,Тукай һаман ачыла бара. Тукай фәне тулылана бара. Минем “Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Казан” темасына язылган докладым Тукай фәнен эшләүгә кечкенә генә, тыйнак бер өлеш керер дип уйлыйм.

Докладыбызның төп максаты – Казан этабы белән бәйләп, Г.Тукай шәхесен, тормышын, эшчәнлеген, иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнү; бу бәйлнештә Г.Тукай шигырьләренең идея-тематик, әдәби-эстетик үзенчәлекләрен ачу; Тукайның иҗат елъязмасы белән тулырак, тирәнрәк танышу; шигъриятенең реаль җирлеген өйрәнү, шигъри сурәтләү объектын, шигъри образ, типлар тудыру җирлеген ныклабрак өйрәнү, иҗат чыганакларын ачыклау. Тукайның шагыйрь булып формалашу, үсү тарихында Казанның ролен,урынын билгеләү.

Әлеге максатка ирешү өчен без түбәндәге бурычларны куйдык:

- Г.Тукай турында язылган хезмәтләр белән танышып чыгу, аларны өйрәнү, темабызга туры килгән материалларны гомумиләштерү, эшебездә аларга таяну һәм алардан файдалану;

- Тукайның Казан чоры биографиясенә кагылышлы яңа материалларны туплау;

- Г.Тукайның Казан шәһәре исеме белән бәйле шигырьләрен өйрәнү, анализлау;

- Тукай шигырьләрендә Казан тормышы, чынбарлыгы, кешеләренең, реаль тормыш шәхесләренең образлы сурәтләрен ачыклау;

- Тукай иҗаты, шәхесе турында белемнәрне баету.

Бер-ике мәкаләдән тыш”Тукай тормышында һәм иҗатында Казан” дигән темага турыдан-туры кагылышлы бер генә хезмәт тә юк.[3] Шуңа күрә безгә Тукай темасына язылган бик күп материалны карап, сөзеп чыгарга туры килде. Г.Тукайның Казан чорында язылган һәм Казан белән бәйләнештә язылган шигырьләренә үз мөстәкыйль күзәтү- анализларымны бирдем.

Төп өлеш

Date: 2015-05-23; view: 692; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.008 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию