Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек





Бактерияләр — микроскопик бер күзәнәкле организмнар. Аларның күзәнәкләре төшсез. Күпчелеге үле яки тере организмнарның органик матдәләре белән туклана, ләкин автотроф бактерияләр дә очрый. Кеше бактерияләрне туклану продуктларын ясаганда файдалана. Кайбер бактерияләр кешедә һәм хайваннарда җитди авырулар китереп чыгара.

Гөмбәләр — тере организмнарның үзенә бер төрле төркеме. Алар үсемлек билгеләренә дә, хайван билгеләренә дә ия. Эшләпәле гөмбәләрнең үрчү өлеше дә була. Барлык гөмбәләр әзер органик матдәләр белән туклана. Гөмбәләр, черемә барлыкка китереп, табигатьтә матдәләр алмашында мөһим роль уйный. Күп кенә гөмбәләрне кеше азык итеп куллана һәм алардан дарулар ясый. Кайбер гөмбәләр — үсемлекләр һәм хайваннар паразиты, кешедә авырулар (микозалар) китереп чыгара.

Лишайниклар — гөмбә һәм суүсемнәрдән торган симбиотик организмнар. Гөмбә яшел суүсем тарафыннан барлыкка китерелгән органик матдәләрне файдалана, ә үзе, үз чиратында, суүсемне су һәм минераль тозлар белән тәэмин итә.

Суүсемнәр — үсемлекләрнең җыелма төркеме. Алар бер күзәнәкле дә, күп күзәнәкле дә булырга мөмкин. Күп күзәнәкле суүсемнәрдә вегетатив органнар булмый.

Мүкләр — сабаклы һәм яфраклы югары төзелешле үсемлекләр.

Наратбашлар, плауннар һәм абагаларның, сабак, яфраклардан тыш, тамыры да була. Үрчү органнары күп күзәнәкле. Бу үсемлекләрдә аталану су булганда гына мөмкин.

Ачык орлыклы үсемлекләрнең барлык вегетатив органнары да бар. Аларда яралгыны тышкы тирәлекнең уңайсыз шартларыннан саклаучы һәм аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итүче орлык барлыкка килә. Аталану су булуга бәйле түгел.

Ябык орлыклы (Чәчәкле) үсемлекләр — Җир йөзендә иң киң таралганнар. Аларга чәчәкләр һәм җимеш эчендә орлыклар булу хас. Орлык һәм җимеш яралгыны уңайсыз шартлардан саклый, аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.

Үсемлекләрнең эволюцион үсешендә түбәндәге этапларны күрсәтергә мөмкин:

1. Гаплоидлылыктан диплоидлылыкка, ягъни күзәнәкләрдә хромосомаларның берәрле җыелмасыннан икеле җыелмасына күчү. Бу организмнарның тереклек сәләтен күтәрә һәм, димәк, төрле шартларга җайлашу мөмкинлеген арттыра. Әлеге күчеш үсемлек организмнарның хәзерге төркемнәрен үзара чагыштырып караганда күзәтелә.

2. Җенси үрчү процессының суга бәйлелеге югалу; тышкы аталанудан эчке аталануга күчү; икеләтә аталану барлыкка килү.

3. Тәннең органнарга (тамыр, сабак, яфрак) бүленүе, үткәргеч системаның үсеше, тукымаларның төзелеше катлаулану һәм камилләшү.

4. Үсемлекләрнең бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнүе һәм орлыкларның, җимешләрнең хайваннар тарафыннан таратылуы.

 

5. ХАЙВАННАР ПАТШАЛЫГЫ

Безнең планетада тереклек итүчеләр арасында 1,5—2 млн төр хайван исәпләнә.

Аларны зоология (грекча «зоон»— хайван һәм «логос» — фән; тәгълимат) фәне өйрәнә. Хайваннарның үзләренә генә хас билгеләре бар: бу — гетеротроф туклану, нык күзәнәк стенкасы булмау, күзәнәкләрдә центриольләр булу, матдәләр алмашының үзенә бертөрле үзенчәлекләре, хәрәкәтчәнлек, чикләнгән үсү һ. б.

Бу билгеләрнең кайберләре, мәсәлән, күзәнәкчел төзелешле булу һәм туклануга, сулау, үсү, үсеш һәм үрчүгә сәләтлелек хайваннарга гына түгел, бәлки үсемлекләргә, гөмбәләргә, бактерияләргә дә хас.

Хайваннарның башка билгеләре үсемлекләрдә булмый. Боларга, мәсәлән, гетеротроф туклану һәм актив хәрәкәтләнү керә. Барлык хайваннарга хас булганча, әзер органик матдәләр белән туклану гөмбәләрдә, күпчелек бактерияләрдә һәм паразит үсемлекләрдә генә күзәтелә. Актив хәрәкәтләнү — күпчелек хайваннарга хас билге.

Үсемлекләрдән, гөмбәләр һәм бакте­рияләрдән аермалы буларак, күпчелек хайваннарның органнар системалары — ашкайнату, сулыш, нерв системасы һ. б. бар.

Барлык хайваннар өчен тәннең төгәл симметрияле булуы хас. Күбесендә, мәсәлән май коңгызында, елга кысласында, бака һәм бүредә, тәннең уң һәм сул якларында бер үк төрле парлы органнар урнаша. Мондый хайваннарның тәне аша уйда хайванны көзгедәгечә чагы­лыш тапкан ике яртыга бүлә торган бер генә яссылык үткәрергә мөмкин. Парлы органнары симметрияле урнашкан хайваннар — ике яклы симметриялеләр, ә тән симметриясе ике яклы симметрия дип атала. Ике яклы симметриялелек актив хәрәкәтләнүче барлык хайваннарга хас.

Аз хәрәкәтләнүчән яки утрак тереклек рәвеше алып баручы хайваннарның тән симметриясе башкача һәм тышкы күренеше белән үсемлек чәчәгенә, шар, чатырга охшаш, мәсәлән, болытсыманнар һәм эчәккуышлылар. Аларның тәне аша уйда берничә яссылык үткәрергә мөмкин, аларның һәркайсы хайванны көзгедәгечә бер-берсенә охшаш ике яртыга бүлә. Бу яссылыкларның кисешү сызыклары кисешү үзәгеннән нурлар булып тарала. Моны нурлы симметрия дип атыйлар. Мондый төзелеш аз хәрә­кәтләнүчән яки берегеп яшәүче хайваннарга табышын эләктереп алырга һәм теләсә кайсы яктан куркыныч якынлашуын сизәргә мөмкинлек бирә.

Озын тарихи үсеш процессында хай­ваннарда гаять төрле яшәү шартларына һәм туклану характерына җайлашулар барлыкка килгән. Хайваннар дөньясының күптөрлелеге күбрәк шуның белән аңлатыла.

Хәзерге вакытта зоологлар хайваннар патшалыгын ике аспатшалыкка — Беркүзәнәклеләргә һәм Күпкүзәнәклеләргә бүләләр.

Date: 2015-09-05; view: 625; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.009 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию