Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Суүсемнәр бүлекләре төркеме





Суүсемнәр — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Суүсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкилләре арасында бер күзәнәкле организмнар — суда пассив йөзүчеләре дә (мәсәлән, хлорелла) һәм камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомо­нада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, мәсәлән, волъвокс. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә җепләре белән сулык төбенә берегә яки суның төпкә якын һәм аннан өстәрәк катламнарында төер­ләр рәвешендәге тупланмалар — бака ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мәсәлән, диңгез кәбестәсе — ламинария) диңгез төбендә әрәмәлекләр хасил итә. Атлантик океанда Азор утрауларына якын сайлыкларда, бирегә Мексика яр буйларыннан агым белән килеп, саргассум суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур мәйданны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.

Суда килеп чыккан һәм тулы геоло­гик эпохаларны кичергән суүсемнәр, анда яшәү шартлары даими булганлыктан, үзләренең беренчеләреннән аз аерылып торган формаларын хәзерге көнгә кадәр саклаганнар.

Суүсемнәрнең төзелеше. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең иң үзенчәлекле билгесе: тышкы төзелеше катлаулы булганда да, аларда чын тукымалар һәм органнар — югары төзелешле үсемлекләргә хас сабаклар, яфраклар һәм тамырлар булмый. Тукымаларга һәм органнарга бүленмәгән тән катлама, яки таллом дип атала.

Күпчелек очракларда таллом күзәнәкләре тыштан целлюлоза һәм пектин матдәләрдән торган каты стенка белән капланган. Еш кына күзәнәк стенкасын лайла каплап ала, күзәнәкле формаларның байтагының тәне ком бөртекләре белән бизәкләнгән була. Цитоплазма бөтен күзәнәк эчен тутырып яки стенка янында гына урнаша. Бер эре яки берничә вак вакуоль күзәнәк сыекчасы белән тулган була. Күзәнәктә бер яки берничә төш һәм пластидлар, яисә пигментлы хроматофорлар урнаша.

Суүсемнәрнең туклануы башлыча автотроф; хлорофилл һәм башка пигментлар пластидларда була. Әмма төссез суүсемнәр дә бар: алар, суның кояш нурлары үтеп керми торган тирән катламнарында яшәүгә җайлашканлыктан, эволюция процессында хлорофилларын югалтканнар, андый суүсемнәр гетеротроф ысул белән туклана.

Суүсемнәрнең үрчүе. Суүсемнәр җенси һәм җенессез юл белән үрчиләр. Җенессез үрчү махсус күзәнәкләр — споралар һәм зооспоралар белән тормышка аша, алар аерым органнарда яки вегетатив күзәнәк эчендә өлгерәләр. Споралар хәрәкәтсез, ә зооспоралар камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Һәр икесе тышча белән капланган һәм күп санлы була. Зооспоралар еш кына организмны төзүче вегетатив күзәнәкләрдән аерылып тормый; берникадәр вакыт хәрәкәтләнгәннән соң, алар камчыларын югалталар һәм, гадәти споралар кебек, яңа суүсем булып үсә башлыйлар.

Бер күзәнәкле суүсемнәрнең вегетатив үрчүе күзәнәкнең икегә бүленүе белән, күпкүзәнәклеләрнең — катлама кисәкләре, колониаль формаларның колония таркалу белән бара.

Суүсемнәр уңайлы шартларда, гадәттә, җенессез юл белән үрчиләр. Яшәү шартлары начарланганда (югары яки түбән температура, артык үрчеп киткәндә тирәлектә матдәләр алмашы продуктларының туплануы, сулыкларның пычрануы) алар җенси юл белән үрчи башлыйлар.

Җенси үрчү ике җенес күзәнәге — гаметаларның кушылуыннан гыйбарәт. Ата һәм ана гаметалар бер яки төрле затта өлгерергә мөмкин. Гаметалар кушылудан зигота ярала, ул үсеп чыккач, катлама барлыкка килә. Җенси юл белән үрчегәндә яшь буын үзенә ата-ана затларның билгеләрен икесеннән дә ала һәм нәтиҗәдә яңа үзлекләр җыелмасына ия була, бу исә организмның исән калу мөмкинлеген арттыра.

Бер үк төр суүсемдә, ел фасылына һәм тышкы шартларга бәйле рәвештә, җенессез үрчү белән җенси үрчү алмашынуы күзәтелә. Споралар өлгертүче үсемлек — спорофит дип, ә гаметалар өлгертүче үсемлек гаметофит дип атала. Күпчелек суүсемнәрнең гаметофит һәм спорофит — мөстәкыйль үсемлекләр. Күп очракларда бер үк үсемлектә, чиратлашып, споралар да, гаметалар да барлыкка килергә мөмкин.

Суүсемнәрнең әһәмияте. Органик матдәләрне барлыкка китерүчеләр буларак, суүсемнәрнең экологик роле гаять зур. Суүсемнәр төрле шартларда (мәсәлән, төрле тирәлектә) тереклек итүгә җай­лашканнар. Бу аларның күзәнәкләрендә, хәтта бик аз гына яктылыкта да, фотосинтезның нәтиҗәле баруына мөмкинлек бирүче төрле (яшел, кызгылт сары, кызыл) пигментлар ясалу белән аңлатыла.

Кайбер суүсемнәр тереклек эшчәнлеген — бик түбән, ә икенчеләре югары температурада да саклап кала. Мәсәлән, поляр һәм биек тау шартларында алар кар өстендә дә яши. Еш кына суүсемнәрдән (кар хламидомонадасыннан) кар кызыл, яшел, көрән, сары төсләргә керә. Күп кенә суүсемнәр кар һәм боз капламы астында да үлми.

Суүсемнәрнең аерым төрләре, бактерияләр белән бергә, тереклекнең билгесе дә булмаган җирлеккә эләгеп, шунда беренчеләрдән. булып яши башлыйлар. Суүсемнәр, мәсәлән хлорелланың кайбер төрләре, җир өстендә, туфракта һәм хәтта атмосфера һавасында да була. Күп кенә туфрак суүсемнәре туфрак ясалуда актив катнаша. Безнең илнең төньяк районнары өчен үзенчәлекле көлсу туфрак ясалганда — яшел (улотрикс) суүсемнәр, кәс ясалганда —, диатом суүсемнәр, күл һәм буалар сазланганда яшел суүсемнәр күпләп үрчи. Суның тирән катламнарында күп санлы бер күзәнәкле суүсемнәр үрчеп, фитопланктонны (үсемлек планктонын), барлыкка китерәләр. Аның белән күп кенә су хайваннары (мәсәлән, буынтыгаяклылар — кыслалар, балыклардан — китсыман акула, имезүчеләрдән — кайбер китлар) туклана.

Суүсемнәрнең күпчелек төрләре әйләнә-тирәгә фотосинтез вакытында хасил булган ирекле кислородны аерып чыгара. 2,5 млрд елдан артык элек Җир атмосферасына күпчелек тере организмнарга сулау өчен кирәкле ирекле кислородны нәкъ менә суүсемнәр аерып чыгара башлаганнар; алар планетаның кислородлы атмосферасын барлыкка китергәннәр; суүсемнәр — барлык коры җир үсемлекләренә башлангыч биргән организмнар.

Кеше үзенең хуҗалык эшчәнлегендә суүсемнәрнең кайбер төрләрен файдалана. Мәсәлән, хлорелланы, тиз үрчергә һәм ирекле кислород аерып чыгарырга сәләтле булганы өчен, космик корабльләр һәм су асты көймәләрендә һаваның нормаль составын даими саклауда файдаланалар.

Көнкүрештә диңгез кәбестәсе дип йөртелүче ламинарияне киң кулланалар. Европа, Азия һәм Американың күп илләрендә аны ашамлык, терлек азыгы итеп һәм промышленностьта эшкәртү өчен файдаланалар. Аннан кыйммәтле препаратлар — альгинат, маннит һәм ламинария табалар. Кайбер илләрдә ламинарияне диңгез плантацияләрендә үстерәләр. Кызыл суүсемнәр — багрянкаларның шулай ук практик әһәмияте зур. Төньяк диңгезләрдә таралган суүсем — хондрус сулыш юллары авыруларын дәвалау өчен дару буларак элек-электән кулланыла. Башка багрянка лардан микробиология промышленностенда агар-агар табалар; агар-агар бактерияләр, гөмбәләр һәм суүсемнәрне өйрәнгәндә туклыклы тирәлек булдыру өчен файдаланыла. Азык-төлек промышленностенда исә аны ипигә һәм башка камыр ризыкларына өстиләр. Андый ризык тиз искерми.

Табигый сулыкларда кайбер төр суүсемнәрнең күпләп үрчүе суның пычрануын күрсәтүче ышанычлы индикатор булып тора. Кайбер суүсемнәр (хлорелла) елга, буа һәм күлләрнең биологик чистартучылары буларак файдаланырга мөмкин.

Суүсемнәрнең кайберләре генә паразитлар. Бер күзәнәкле күп кенә суүсемнәр, белгәнегезчә, гөмбәләр белән симбиозда лишайникларны барлыкка китерәләр.

Суүсемнәрне, төзелешендәге үзенчәлекләренә һәм күзәнәкләрендәге теге яки бу пигментларның микъдарына карап, берничә бүлеккә бүләләр.

Яшел суүсемнәр бүлеге

Яшел суүсемнәрнең үзенчәлекле билгесе — катламасы яшел төстә булуы. Бу суүсемнәрнең төрләр саны 13 меңгә җитә. Алар башлыча төче суларда таралган, кайберләре диңгез суында яши; бик азы гына әледән-әле дымланып торган шартларда: туфракта, агач кабыгында, коймаларда, гөл чүлмәкләрендә һ. б. тирәлектә яшәүгә җайлашкан.

Яшел суүсемнәрнең бер күзәнәкле (хлорелла, хламидомонада) һәм тәне җеп рәвешендәге яки яссы яфраксыман (улотрикс, ульва, хара) күп күзәнәкле формалары да бар. Бер күзәнәкле һәм колонияле суүсемнәрнең күпчелеге камчылар ярдәмендә хәрә­кәтләнергә сәләтле. Кайбер беркүзәнәклеләр, мәсәлән хлорелла хәрәкәтләнми. Яшел суүсемнәрнең күзәнәкләрендә төрле пигментлы (аеруча хлорофиллы) хроматофорлар була. Төче суда яшәүче күп күзәнәкле яшел суүсемнәр буа яки күлләрдә куе булып үсә, бака ефәге барлыкка китерә.

Кызыл суүсемнәр бүлеге (Багрянкалар)

Кызыл суүсемнәрнең үзенчәлеге иң элек пигментлар җыелмасында чагыла. Аларның хлоропластларында, хлорофилл һәм каротиноидлардан тыш, суда эрүчән пигментлар бар: кызыл — фикоэритриннар һәм зәңгәр — фикоцианиннар. Бу пигментларның микъдарына карап, таллом төрле төстә була: куе алсу кызыл төстән алып (фикоэритрин күбрәк булганда) күксел ачык соры төскә кадәр (фикоцианин күбрәк булганда). Кызыл суүсемнәр өчен үзенчәлекле багрянка крахмалы дип йөртелә торган запас матдә аларның цитоплазмасында хлоропластлардан читтә туплана. Бу полисахарид крахмалга караганда гликогенга якынрак. Ихтимал, багрянкаларның хлоропластлары симбиотик цианобактерияләрдән килеп чыккандыр, алар биохимик яктан да, структуралары белән дә охшашлар.

Кызыл суүсемнәр тропик һәм субтропик пояслар диңгезләрендә, шулай ук өлешчә уртача климат өлкәләрендә (Кара диңгез яр буенда) таралган. Төрләрнең гомуми саны 4 меңгә җитә, туларның 200 е генә төче сулыкларда һәм туфракта яши.

Кайбер төр багрянкаларның таллом төзелеше югарырак төзелешле көрән суүсемнәр тәне белән охшаш. Аларның катламасы күп күзәнәкле тармакланган җепләрдән торган куак рәвешендә, сирәк кенә 2 м га кадәр җиткән пластинкасыман яки яфраксыман.

Кызыл суүсемнәр диңгез төбенә якын катламнарда таралган үсемлекләр дөньясының (бентосның) иң зур төркемен тәшкил итәләр. Көнчыгыш Азия илләрендә багрянкаларның кайбер төрләрен үрчетеп, азык итеп файдаланалар. Күбесе микробиологиядә микроблар үрчетү өчен туклыклы тирәлек сыйфатында кулланыла торган агар-агар һәм йод табу өчен чимал булып хезмәт итә. Норвегиядә су күтәрелә һәм чигенә торган зонада (литораль) кызыл суүсемнәр утырып калган җирләрне, су чигенгән вакытта, көтүлек итеп файдаланалар.

Көрән суүсемнәр бүлеге

Көрән суүсемнәр бүлегенә фәкать күп күзәнәкле, чагыштырмача югары төзелешле, төрле зурлыктагы үсемлекләр керә. Аларның катламасына көрән төс хас: саргылт яшел төстән алып куе көрән төскә кадәр. Бу төрле пигментларның катнашмасына бәйле: хлорофилл (яшел), каротиноид (кызгылт сары), фукоксантин (кызгылт көрән).

Көрән суүсемнәрнең төрләр саны 1500 гә җитә. Алар бөтен дөнья диңгезләре һәм океаннарында таралган, күбесенчә яр буе сайлыкларында, ләкин шулай да, Саргасс диңгезендәге кебек, ярдан эчтәрәк тә үсәләр. Кайбер төрләре 180—200 м тирәнлектә очрый. Алар — диңгез төбенә якын катламнарда үсә торган үсем­лекләрнең — фитобентосның мөһим компоненты. Көрән суүсемнәр арасында микроскопик җепсыман организмнарны да, 30—50 м га кадәр җитүче һәм аннан да озынрак гигант формаларын да күзәтергә мөмкин. Мәсәлән, ламинария яки төньяк диңгезләрнең яр буе районнарында үсүче фукусның озынлыгы — берничә метрга, ә Көньяк Америка яр буйларында таралган макроцистисның 60 м га кадәр җитә.

Көрән суүсемнәрнең тәне тыштан югары төзелешле үсемлекләрнең вегетатив органнарына охшаш өлешләргә: тамырны хәтерләтүче ризоидларга, кәүсә һәм яфрак җәймәләренә бүленгән. Ризоидлар — тән чыгынкылары — грунтка яки су асты кыяларына берегү өчен хезмәт итә. Талломда яфрак җәймәләрен һәм кәүсәне вертикаль торышта тотучы һава куыкчыклары була. Көрән суүсемнәрнең күзәнәк стенкасын төзүче целлюлоза, химик составы белән, югары төзелешле үсемлекләрнекеннән берникадәр аерыла.

Көрән суүсемнәр — яр буе зоналарында органик матдәләрнең төп чыганакларыннан берсе; бигрәк тә уртача һәм поляр поясларга якын урыннарда аларның массасы (биомассасы) 1 м2 диңгез төбе өслегендә уннарча килограммга җитәргә мөмкин.

Катламаларда һәм аеруча ризоидлар арасында бу суүсемнәр белән ниндидер бәйләнештә торган исәпсез күп вак тереклек ияләре: полиплар, суалчаннар, моллюсклар, кысласыманнар яши; беришләре өчен ул — туклану чыганагы булса, икенчеләре өчен — яшеренү яки ябышу урыны. Күп балыклар диңгез кәбестәсе катламасына уылдык сала. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш сельде. Ел саен чери барган катламаны умырткасыз башка хайваннар файдалана һәм детрит — яр буе ләменең төп өлешен барлыкка китерә.

Суүсемнәр — түбән төзелешле үсемлекләрнең көрән, кызыл һәм яшел суүсемнәр бүлекләрен берләштергән җыелма төркеме. Суүсемнәр бер күзәнәкле, колонияле һәм күп күзәнәкле булырга мөмкин. Күп күзәнәкле суүсемнәрдә вегетатив органнар булмый. Суүсемнәр җенси юл белән дә, җенессез юл белән дә үрчиләр. Суүсемнәр планетаның барлык сулыкларында таралган, туфрак­та, җир өстендә һәм хәтта һавада да яши.

Date: 2015-09-05; view: 659; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию