Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Семлекләрнең җенси үрчүе





Күпчелек хайваннар кебек үк, үсемлекләр дә җенси юл белән үрчиләр.

Дымлы туфракта, агач кабыкларында, җыелган суларда бер күзәнәкле яшел суүсем — хламидомонада очрый. Ул җенессез юл белән дә, җенси юл белән дә үрчи. Көз көне билгеле бер шартларда ана күзәнәк бүленеп, 8—32 гамета-күзәнәкләр барлыкка килә. Тышчаны ертып, алар тышка чыгалар һәм икенче затларның гаметалары белән пар-пар булып кушылалар, нәтиҗәдә зигота барлыкка килә. Ул тыгыз тышча белән каплана һәм шул хәлдә кышны үткәрә. Уңайлы шартлар булуга зигота бүленә һәм дүрт хламидомонада барлыкка килә. Алар тышка чыгалар һәм мөстәкыйль рәвештә яши башлыйлар. Бу җенси үрчүгә гади мисалларның берсе.

Күп күзәнәкле җепсыман яшел суүсем — спирогираның да җенси үрчүе катлаулы бармый. Сезгә ул яхшы таныш, бу — елга ташларында, сай сулык төпләрендә очрый торган бака ефәге.

Спирогираның тәне бер рәт күзәнәкләрдән торучы озын җеп формасында. Көз көне бер-берсенә параллель урнашкан ике җеп лайла белән каплана. Аннан соң кара-каршы яткан күзәнәкләрдә үсенте-күперчекләр ясала. Үсентеләр очындагы тышчалар эри. Бер күзәнәкнең эчке җисеме икенче күзәнәккә агып керә, аларның төшләре кушыла — аталану нәтиҗәсендә зигота барлыкка килә. Ул нык һәм калын тышча белән каплана. Уңайлы шартлар булуга зиготадан яңа спирогира җебе үсеп китә.

Коры җирдә үсүче күпчелек яшел үсемлекләрдә җенессез үрчүнең җенси үрчү белән чиратлашуы яхшы күренә. Бу күренешне мүкләр мисалында карыйк. Сезнең кайсыгыз безнең урманнарда үсүче күке җитене дигән мүкне белми?

Күке җитене ата һәм ана үсемлекләрдән торучы куе кәс булып үсә. Ул — ике өйле үсемлек. Җәй көне ата үсемлекләрнең сабакларының очлары кызгылт сары төстә. Сабакның очында яфракчыклар арасында күп санлы күзәнәкләрдән торган озынча кечерәк капчыклар — ата җенес органнары була. Аларда хәрәкәтчән ата гаметалар — сперматозоидлар ясала. Ана үсемлектә ана җенес органнары үсә. Алар озын муенлы колбачыкларга охшаган. Аларда күкәй күзәнәкләр үсә.

Гадәттә, ана һәм ата үсемлекләр янәшә үсәләр. Яңгыр суы яки чык сперматозоидларга ана үсемлекнең җенес органнарына эләгергә ярдәм итә. Суда хәрәкәтләнеп, сперматозоидлар күкәй күзәнәкләргә үтеп керәләр. Сперматозоидның эчке җисеме күкәй күзәнәкнең эчке җисеме белән кушыла. Аталану була, һәм зигота ясала. Сусыз аталану була алмый.

Икенче елда зиготадан озын сапта утырган тартма­чыклар үсә, һәм аларда споралар өлгерә. Тартмачык никадәр биегрәк урнашса, споралар шулкадәр еракка очып китә ала, мүк күбрәк тарала. Шуннан тартмачыкның озын сапта утыруының әһәмияте аңлашыла. Споралар өлгергәч, тартмачык капкачы ачыла һәм споралар җил ярдәмендә таралалар.

Коелган споралар дымлы туфракта шыта, һәм алар­дан бөреләр белән нечкә яшел җепләр үсеп чыга. Бөреләрдән мүкнең бәбәкләре үсеп китә.

Буыннар чиратлашуы абагаларда да була.

Ябык орлыклы үсемлекләрнең чәчәкләре һәркемгә таныш. Кем аларның матурлыкларына карап сокланмаган да, аларның хуш исен иснәмәгән, аларда бөҗәкләрнең, бал кортларының, күбәләкләрнең азык җыйганын күзәтмәгән. Ләкин бу вакытта без чәчәкнең — җенси үрчү органы, ә серкәчләрнең һәм җимешлекнең аның төп өлешләре булуы турында уйлап та карамыйбыз.

Чәчәктән орлыклы җимешләр барлыкка килсен өчен серкәләнү, ә аннан соң аталану булырга тиеш. Чәчәкле үсемлекләрнең ата җенес күзәнәкләре спермийлар — серкә бөртекләрендә, ә күкәй күзәнәкләр җимшән эчен­дәге орлык яралгысының (орлыкбөре) яралгы капчыгында урнашалар.

Башта серкә бөртеге җил яки бөҗәкләр ярдәмендә җимешлек авызчыгына эләгә, ягъни үсемлек серкәләнә. Аннан соң серкә шытып серкә көпшәсе барлыкка китерә һәм баганачык буенча җимшәнгә таба үсә. Серкә көпшәсендә ике спермий була.

Серкә көпшәсе орлык яралгысына барып җитә һәм серкә юлы аша яралгы капчыгына үтеп керә. Яралгы капчыгы берничә күзәнәктән тора. Аларның серкә юлына якынрак урнашканы — күкәй күзәнәк. Бер спермий күкәй күзәнәк белән кушылып, зигота барлыкка килә, ә икенчесе — яралгы капчыгының уртасында урнашкан үзәк күзәнәк белән кушыла. Шулай итеп, чәчәкле үсемлекләрдә ике кушылу була, шуңа күрә бу процессны икеләтә аталану дип атыйлар.

Икеләтә аталанудан соң, зиготадан үсемлекнең яралгысы үсә, ә үзәк күзәнәк, күп тапкырлар бүленеп, эндосперм барлыкка китерә. Орлык яралгысының тышкы япмалары үсеп орлык кабыгына әверелә, ә җимшән стенкасыннан җимеш тирәлеге ясала.

Үсемлекләрнең җимшәннәрендә орлык яралгыла­рының саны төрлечә. Кыяклыларда, чиядә, абрикоста — берәр, мамыкта — берничә дистә, мәктә — берничә мең!

Серкәләнү ул — серкәчләрдә өлгергән серкәнең җимешлек авызчыгына күчүе. Үзеннән серкәләнгәндә серкәчләрдән серкә бөртекләре шул ук чәчәкнең җимешлек авызчыгына эләгәләр. Бодай, дөге, солы, борчак — үзеннән серкәләнүче үсемлекләр. Читтән серкәләнгән вакытта бер чәчәкнең серкәсе икенче үсемлек чәчәгенең җи­мешлек авызчыгына күчә. Бөҗәкләр ярдәмендә һәм җил ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләр була. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрнең чәчәкләре ачык төстә, матур яки вак чәчәкләре чәчәк төркемнәренә тупланган була. Гадәттә, алар нектарга, серкәгә бай һәм күбесе хуш исле.

Җил ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрнең чәчәкләре, гадәттә, вак, еш кына чәчәк төркемнәренә җыелган була. Аларның серкәләре бик күп ясала, серкә бөртеге вак, коры, җиңел. Җил ярдәмендә серкәләнүчеләргә тополь (тирәк), зирек, имән, арыш керә.

Үсемлекләргә, барлык тере организмнар кебек, җенси үрчү характерлы. Күпчелек үсемлекләрдә җенси һәм җенессез үрчү чиратлаша. Чәчәкле үсемлекләрдә икеләтә аталану нәтиҗәсендә аталанган күкәй күзәнәктән — яралгы, үзәк күзәнәктән эндосперм барлыкка килә.

Date: 2015-09-05; view: 520; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию