Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ДӘРЕС





Диалоглар
* * *
– Исәнме, Марат!
– Исәнмесез, кем бу?
– Бу сезгә Фәрит абыйең шалтырата. Марат, Айдар абыең өйдәме?
– Юк, хәзергә ул өйдә юк.
– Ул бүген театрга барамы, белмисеңме?
– Барадыр…
– Барадырмы яки барачакмы?
– Дөресен белмим, ул миңа төгәл әйтмәде.
– Ярар. Кайткач, миңа шалтыратсын, яме?
– Ярар, әйтермен.

* * *
– Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?
– Буладыр инде…
– Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?
– Киләдер…
– Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?
– Белмим, барадыр…
– Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?
– Киләчәкне кем белә?..

* * *
– Абый, син концерт кайда була икәнен белмисеңме?
– Шәһәр мәдәният йортындадыр.
– Нәкъ шунда микән?
– Андадыр дип әйттем бит. Нәкъ анда икәнен төгәл әйтә алмыйм.
– Ихтимал, институтта буладыр.
– Юк, минемчә, институтта булмас. Бик зур концерт бит. Гадәттә андый концертлар я Галимнәр йортында, я үзебезнең мәдәният сараенда үтә.

* * *
– Алло!
– Алло! Исәнмесез, кем бу?
– Исәнме, Марат, бу мин. Син иртәгә дәрескә киләсеңме?
– Дөресен әйтә алмыйм. Килермен дип уйлыйм.
– Ярар, алай булса, дәрестә очрашырбыз.
– Мин дәрескә килмәсәм, син минем янга килмәссең микән?
– Ярар, килермен. Вакытым булса инде.
– Син хәзер телевизор карыйсыңмы?
– Әйе, хәзер бит сериал бара. Ә мин бөтен телесериалларны карап барам.
– Ярый, кара, алай булса, бочымыйм үзеңне. Иртәгәгә кадәр.

* * *
– Син бу киноны карадыңмы?
– Юк әле.
– Барабызмы ул кинога?
– Ярар, барырбыз.
– Сәгать ничәгә билетлар алырга?
– Кичке сигезгә соң була инде, өчкә иртә була. Кичке сәгать бишкә алыйк.
– Кайда очрашабыз?
– Кинотеатр каршындадыр инде.
– Ярый, алай булса. Хәзергә.

* * *
– Сиңа бу кино ошадымы?
– Әйе, ә синең үзеңә?
– Миңа бик ошады.
– Төп геройны уйнаган артистның исемен беләсеңме син?
– Юк.
– Ничек инде белмисең?! Ул бит күп кинода уйнаган иде. Исемен генә оныттым.

Мәктәптә



Укытучы: Вәли, синең иншаң бик әйбәт язылган, ләкин ул нигәдер бөтен сүзләре белән Галинекенә охшаган. Син моның турында нәрсә уйлыйсың?
Вәли: Галинең иншасы да бик әйбәт язылган дип уйлыйм.

 


Укытучы: Дамир, әйдә, такта янына чык. Мин сиңа сорау бирәм.
Дамир: Бәлки… Гафу итегез…
Укытучы: Нәрсә булды, Дамир? Әллә син минем соравымнан куркасыңмы?
Дамир: Юк, мин үземнең җавабымнан куркам.

 


– Әти, син күзеңне йомып, үзеңнең имзаңны куя аласыңмы?
– Әлбәттә, улым.
– Алай булса, минем көндәлегемә күзеңне йомып имзаңны куй әле…
йому – закрывать; имза – подпись; көндәлек – дневник

 


Тарих укытучысы: Мәскәү кайчан салынган?
Укучы: Төнлә.
Укытучы: Син нигә шулай дип уйлыйсың?
Укучы: Мәскәү бер көндә генә салынмаган диләр бит.

 


– Әни, син минем урындыктан күлмәгемне юдыңмы әллә?
– Әйе, улым.
– Әй, хәзер нишлим инде? Ул күлмәкнең җиңендә бөтен Татарстан тарихы язылган иде бит.
җиң – рукав


Котлаулар

КҮНЕГҮЛӘР
1. Үрнәк буенча җөмләләр языгыз:
Үрнәк: Майда Әлмәткә цирк килә.
Майда Әлмәткә цирк килер микән? Белмим, киләдер, дип уйлыйм.
1) Казанда Лев Толстой яшәгән.
2) Автобус Чаллыдан китә.
3) Марат китап укый.
4) Беренче лекция була.
5) Бездә арпа һәм карабодай чәчәләр.
6) Бу поезд Мәскәүгә бара.
7) Көз көне авылда эш күп.
8) Бу кышта кар бик аз яуды.
9) Казанда метро төзиләр.
10) Безнең бакчабыз зур.

2. җөмләләр төзегез:
1) бүген, көтеп, көн, алынган, бөтенебез, беренче, сентябрь.
2) Туган, Рамзия, сине, котлыйм, көнең, белән.
3) Ел, Яңа, шатлыклар, уңышлар, бәхет, килсен, алып.
4) Авылда, юк, цирк, кинотеатр, да, институт, та, та.
5) Концерт, мәдәният, шәһәр, була, йортында.
6) Имтиханнарны, телим, яхшы, бирүегезне.
7) Кара, әле, сүзлектән, дигән, моң, сүзне.
8) Искәндәр, атна, авылга, саен, тора, кайтып.
9) Ул, булыша, кышын, әти-әниләренә, да, җәен, дә.
10) Яңа, Фәттаховның, укыгыз, повестен, яме?

3. Сорауларга җавап бирегез:
1) Сыйныфта такта нинди?
2) Сез нинди кыщ айларын беләсез?
3) Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?
4) Марат институттан кайткач, нишли?
5) Декабрь ахырында кешеләр бер-берсен нинди бәйрәм белән котлыйлар?
6) Июнь аенда авыл җирендә нинди зур бәйрәм була?
7) Безнең танышларыбыздан кем физкультура дәресләрен яратмый?
8) Имәнлектә гөмбә яки каен җиләге үсәме?
9) Казанда миллион кеше яшиме?
10) Мәскәүдә күпме халык бар?

4. Татарчага тәрҗемә итегез:
1) После окончания института Искандер хочет вернуться в свою деревню.
2) В нашей деревне сеют рожь, ячмень, пшеницу и гречиху.
3) Пусть Новый год принесет много радости и успехов!
4) Сегодня для нас долгожданный праздник – День Знаний.
5) Хотя в нашей деревне много работы, но жить там весело и интересно.
6) Наш преподаватель сегодня не пришел на урок. Наверное, заболел.
7) Может быть, концерт состоится в институте.
8) Желаю все крепкого здоровья и счастья.
9) Если хочешь увидеть красоту, надо быть внимательным и терпеливым.
10) Я думаю, концерт будет на следующей неделе в городском Доме ученых.

5. Иптәшләрегезне туган көннәре белән ничек котлар идегез? Языгыз.


Основной курс: 24 дәрес.

Кабатлау

КҮНЕГҮЛӘР
1. Тәрҗемә итегез:
1) Бәлки, студентлар иртәгә фәнни конференциягә китәрләр.
2) Әлбәттә, мин бүген яки иртәгә кинога барачакмын.
3) Көне буе табиб кешеләрне дәвалый.
4) Казанда бик күп бөек шәхесләр яшәгән.
5) Ул килгәнче, мин китеп бардым.
6) Марат уянганчы, Искәндер инде өйдән чыгып китте.
7) Вәлинең ашагач йоклыйсы килә.
8) Кояш чыккач, күк көнчыгыштан яктыра башлый.
9) Лекцияләр беткәч, Марат өенә кайтып китә.
10) Марат әле беренче курста гына укый, шуңа күрә ул укудан ара.
11) Вәли кайчандыр биеклеккә сикерү белән шөгыльләнгән иде.
12) Егет кеше җитмеш җиде һөнәр белергә тиеш.
13) Хәбир чаңгы ярышларын тлефизордан гына карарга ярата.
14) Маратның акчасы булса, ул машина сатып алыр иде.
15) Ә Әлфиянең акчасы булса, ул үзенә тун алыр иде.
16) Алабуга автобуслары бик сирәк йөри, аларны озак көтәргә кирәк.
17) Бер кешенең сәяхәткә барасы килә, ә икенчесенең машина сатып аласы килә – һәр кешенең үз теләге бар.
18) Искәндәр кышкы каникулда авылга кайтмакчы була.
19) Марат күп эшләмәсә дә, кызык һәм күп итеп сөйләргә ярата.
20) Авылда эш күп булса да, анда күңелсез түгел.

2. Сорауларга җавап бирегез:
1) Искәндәр иртә белән алты туларга унбиш минутта тора да нишли?
2) Искәндәрнең авылы Казаннан еракмы?
3) Институтта дәресләр кайчан башлана?
4) Укытучы сыйныфка кергәч, студентлар нишли?
5) Беренче Олимпия уеннары ничәнче елда булган? Алар кайда үткән?
6) Советлар Союзы спортсменнары беренче тапкыр Олимпия уеннарында ничәнче елда катнашканнар?
7) Сез нинди спортчыларны беләсез?
8) Синең егерме мең сум акчаң булса, син нәрсәләр сатып алыр идең?
9) «Ашамлыклар» дигән кибеттә нәрсәләр сатыла?
10) Көз көне авыл җирендә нәрсә эшлиләр?
11) Сабан туе бәйрәмен нәрсәгә багышлап һәм кайчан бәйрәм итәләр?
12) М. Мәһдиевнең сайланма әсәрләре күпме тора?
13) Искәндәр иртә белән кайда ашый?
14) Әлфиянең акчасы күп булса, ул нәрсә сатып алыр иде?
15) Декабрь ахырында кешеләр бер-берсен нинди бәйрәм белән котлыйлар?
16) Төркиягә нәрсәләр белән барып була?
17) Кайсы шәһәрдә кеше күбрәк яши: Казандамы, әллә Әлмәттәме?
18) Мәскәүдә ничә миллион кеше яши? Анда татарлар күпме?
19) Искәндәр кышкы каникулларда нишләмәкче була?
20) Беренче Бөтендөнья сугышы кайчан башланган? Ә кайчан беткән?

3. Үрнәк буенча языгыз:
Үрнәк: Марат Швейцариягә бара.
1) Маратның Швейцариягә барасы килә.
2) Марат Швейцариягә бармакчы була.
3) Марат быел кышкы каникулларда Швейцариягә бармыйдыр.
1) Рамзия авылга кайта.
2) Искәндәр өенә кайтып китә.
3) Сергей татар теле өйрәнә.
4) Әлфия яңа күлмәк сатып ала.
5) Марат ашый.
6) Хәбир гитарада уйный.
7) Булат Чаллыга бара.
8) Мөнир Казанга фәнни конференциягә китә.
9) Марат Төркиягә хат яза.
10) Рәмзия Н. Фәттахның яңа романын укый.

3. Үрнәк буенча языгыз:
Үрнәк: Маратның машина аласы килә. Аның ике йөз мең акчасы юк.
Маратның ике йөз мең акчасы булса, ул машина сатып алыр иде.
1) Искәндәрнең авылга кайтасы килә. Аның вакыты юк.
2) Әлфия шул күлмәкне сатып алмакчы була. Аның акчасы җитми.
3) Маратның ашыйсы килә. Лекцияләр бетми.
4) Искәндәрнең укытучы булып эшлисе килә. Ул әле институтны бетермәде.
5) Маратның Швейцариягә барасы килә. Аның акчасы күп түгел.
6) Искәндәрнең сабан туенда көрәшкә чыгасы килә. Институтта әле имтиханнар бетмәгән.
7) Әлфиянең тун аласы килә. Урамда кыш бетә.
8) Авылда кинотеатр һәм цирк юк. Авылда күңелле була.
9) Укытучы авырый. Бүген беренче лекция булмады.
10) Ул имтиханнарны яхшы бирә. Әлфия Чаллыга кунакка барыр.

5. Татарчага тәрҗемә итегез:
1) Я люблю футбол. Во время чемпионата мира я не пропустил по телевизору ни одного матча.
2) Я думаю, что в этом году «Ак Барс» станет чемпионом России по хоккею.
3) Если бы у меня было двадцать тысяч рублей, я бы купил хороший компьютер.
4) У тебя денег хватает лишь на половину этого платья.
5) Всегда так: только найдешь нужную вещь, как у тебя не хватает денег.
6) Плохой товар уничтожает деньги бедняка.
7) Если бы у Искандера было много денег, он бы купил много подарков родственникам.
8) Если Вы хотите побывать в музее Г. Тукая, приезжайте в Казань. Добро пожаловать в столицу Татарстана!
9) После зимних экзаменов Искандер хочет поехать к себе в деревню.
10) Алметьевск считается нефтяной столицей Татарстана.
11) Сады вырубили: сейчас там горожане строят загородные дома.
12) После окончания института я намереваюсь поехать в деревню. Я хочу стать преподавателем татарского языка и литературы.
13) В деревне все знают друг друга: все здороваются с тобой.
14) Рамзия и Альфия летом ездили в деревню к родителям Рамзии. Ежедневно они рано вставали и помогали сельчанам.
15) Они не только хорошо поработали этим летом, но и неплохо отдохнули.
16) Борцы на сабантуе соревнуются в национальной борьбе. Победитель получает большого барана и цветной телевизор. В последние годы за победу в национальной борьбе вручают и автомобиль.
17) После окончания учебы в школе деревенские ребята и девушки торопятся уехать в город.
18) Вероятно, концерт состоится во Дворце (Сарай) культуры строителей.
19) Поздравляю Вас с наступающим Новым годом!
20) Желаю Вам крепкого здоровья, успехов в учебе и счастья!


Основной курс: 25 дәрес.

Беренче сентябрь кояшлы булды. Институт каршында безнең таныш студентлар җыелдылар. Марат белән Искәндәр яздан бирле күрешмәгәннәр. Бүген бөтенесе дә иртә килделәр. Бүген Марат та соңга калмады.
Марат: Син, Хәбир, җәй көне кайда булдың?
Хәбир: Мин быел туганнарым янына Казанга бардым.
Әлфия: Без дә Рамзия белән анда булдык, ләкин сине очратмадык.
Хәбир: Казан кечкенә шәһәр түгел шул, анда миллионнан артык кеше яши һәм бөтен танышларны очратып булмый. Ә сез анда кайларда булдыгыз?
Әлфия: Без анда кайда гына булмадык!
Хәбир: Тукай музеенда булдыгызмы?
Әлфия: Юк, булмадык…
Хәбир: Ә Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театрына бардыгызмы?
Әлфия: Юк, анда да бармадык…
Хәбир: Тагын кайда булмадыгыз?
Әлфия: Аның каравы без циркта, матур зур кибетләрдә, пляжда, татар театрында булдык.
Марат: Хәбир, Казан турында күбрә сөйлә әле. Ошадымы сиңа анда?
Хәбир: Казанга килгәч, аптырап китәсең: машина күп, кешеләр каядыр ашыгалар. Мин туганарыма троллейбус белән бардым. Троллейбуста да кеше күп иде, туганнарга барып җиткәнче арып беттем.
Әлфия: Әйе, анда трамвай белән дә, автобус белән дә йөрергә авыр. Ләкин без туганнарыбызның машиналарында да йөрдек. Бакчага барсак та, кибеткә, базарга барсак та…
Хәбир: Ә мин күбрәк трамвай һәм маршрут автобусларында йөрдем. Беренче көннәрендә үк мин китап кибетләрен әйләнеп чыктым, татар театрына бардым, консерватория концерт залына барып, орган концертын тыңладым. Август аенда Бөтендөңья конгрессы ачылуында да булдым… Казанда миңа бик ошады. Мин яңа әйберләр белдем, яңа кешеләр белән таныштым.
Искәндәр: Башкалабызда бәяләр ничек соң?
Хәбир: Нәрсәләргә?
Искәндәр: Әйтик, икмәккә, иткә, сөткә һәм башка ашамлыкларга.
Хәбир: Белмим, минем аны карарга вакытым булмады.
Искәндәр: Андый нәрсәне карарга кирәк инде.
Марат: Ә «Рубин» уйнаганын карадыңмы соң? Ул хәзер бик шәп уйный башлады бит.
Хәбир: Юк, карамадым.
Марат: Әй, мин Казанга кадәр барып, футбол кармыйча кайтаммы? Ә син, Искәндәр, кайда ял иттең җәй көннәрендә?
Искәндәр: Мин туган авылымда иртәдән кичкә хәтле туйганчы «ял иттем». Печән чаптым, утын ярдым, урманда эшләдем, өйдә дә эш күп булды. Мин авылымнан башка беркайда да бармадым.
Марат: Син дә Казан ягына кайттың бит?
Искәндәр: Әйе, шулай дип әйтеп була.
Марат: Минем шикелле әйбәт ял итүче булмагандыр. Мин шәһәрдә дә ял иттем, авылга әби янына да кайттым. Ә тагын без дустым Алксей белән Чаллыга «Камаз» уеннарына футболга бардык. Футбол – куркыныч уен икән. Алексей шул уенны яратып, футбол корбаны булды.
Искәндәр: Әллә, футбол уйнап, аягын авырттырдымы?
Әлфия: Әллә аягын сындырдымы?
Марат: Юк, ул стадионда кычкырып, тамагын авырттырды. Хәзер, мескен, көчкә сөйләшеп йөри…

Бәйлекләр (бәйләү – связывать)
Бәйлекләр рус теленә «послелог» дип тәрҗемә ителә, һәм рус телендәге предлоглар мәгънәсен белдерәләр. Мәсәлән: … өчен – для …, … кадәр – до …, … кебек – как …, … белән – с ….
Татар телендә бәйлекләр өч төрле булалар:

1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: (…) белән, (…) өчен[Алмашлыклар белән иялек килешен сорый. Мәсәлән: минем өчен, аның өчен.], (…) кадәр, хәтле, чаклы, саен, кебек, төсле.
Марат кебек соңга калучы бармы? Рәмзия белән Әлфия гел бергә йөриләр. Ул Хәбир өчен китап алып килгән.

2. Юнәлеш килешне сораучы бәйлекләр: (…)га кадәр, (…)ка таба, (…)гә таба (…)кә чаклы.
Чаллыга кадәр автобус белән барып була. Марат автобуска таба китте. Мин Мәскәүгә хәтле поезд белән бардым.

3. Чыгыш килешне сораучы бәйлекләр: (…)тан башка, (…)дан соң, (…)тән бирле.
Автобустан башка Чаллыга нәрсә белән барып була? Алабугадан соң Мамадыш булыр. Марат Искәндәрне яздан бирле күрмәде.

Кадәр, хәтле, чаклы
1. Марат Искәндәр кадәр укыймы? Юк, Марат Искәндәр кебек күп укымый.
2. Әлмәттән Казанга кадәр ничә километр? = Әлмәттән Казанга хәтле ничә километр?
3. Мәскәүдән Казанга чаклы сигез йөз километр.

Белән
1. Әлфия әти-әниләре белән Казанга барды. Бу китап рәсемнәр беләнме?
2. Хәбир Казанга автобус белды. = Хәбир Казанга автобуста барды.

Кебек, шикелле, төсле
Безнең кебек эшлә. = Безнең шикелле эшлә.
Рәмзия Әлфия кебек матур киенергә яратмый. = Рамзия Әлфия төсле матур киенергә яратмый.

Таба
Бу автобус Казанга барамы? Юк, ул Казанга таба гына бара. Казанга барып җитми. Бу автобус Алабугага кадәр бара.

Турында
Хәбир Казан турында аз сөйләде, чөнки аны Искәндәр белән Марат бүлдерделәр.

Өчен
Бу китап студентлар өчен язылган. Минем өчен бу авыр түгел.

Бирле
Быел майдан бирле яңгыр яумады. Хәбир автобуста Мамадыштан бирле йоклап кайтты.

Башка
1. Рәмзия Әлфиядән башка беркая да бармый.
2. Башка әйтәсе сүзем юк, сау булыгыз.

Соң
1. Казаннан автобус белән барганда, Алабугадан соң Чаллы булыр. (соң – после).
2. Син кичә футбол карадыңмы соң? = Син кичә футбол карадыңмы? (соң – частица: ли).
3. Искәндәр лекциягә иртә килде, ә Марат соң килде. Ул еш соңга калып килә. (соң – поздно).


Нәрсә якынрак: Аймы, әллә Америкамы? – Әлбәттә, Айга кадәр якынрак. – Нигә шулай дип уйлыйсың? – Чөнки мин Айны һәр төнне күрә алам, ә Американы күргәнем юк әле

Сезнең балаларыгыз бармы? – Әйе, минем улым бар. – Ул тәмәке тартамы? – Юк, тартмый. – Бик әйбәт. Тәмәке кебек агуны өйгә кертергә ярамый. Ә ул аракы эчәме соң? – Юк. – Бик әйбәт. Аракы – кеше өчен бик зарарлы нәрсә. Ә кич белән улыгыз өйгә вакытында кайтамы? – Әйе. – Сезнең улыгыз бик акыллы икән. Аңа хәзер ничә яш соң? – Бүген ун ай була…

Нигә бүген син соңга калдың соң? – Мин өйдән соң чыктым. – Ә нигә иртәрәк чыкмадың? – Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем. КҮНЕГҮЛӘР 1. Кирәкле сүз куеп җәяләрне ачыгыз: 1) Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым. 2) Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде. 3) Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды. 4) Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә. 5) Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы? 6) Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата. 7) Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты. 8) Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган. 9) Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр. 10) Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр. 2. Тәрҗемә итегез: 1) Я не видел своего друга Сергея с зимы. 2) Ильдар в июне был в Москве, но там Марата не встречал. 3) Зато Альфия с Рамзией были в татарском театре, на рынке и в цирке. 4) В Казани тяжело ездить на трамвае или троллейбусе – очень много людей. 5) В Казани Хабиру очень понравилось, он узнал там много нового, познакомился с новыми людьми. 6) Когда приехал в Москву, то очень удивился. 7) Оказывается, футбол – весьма опасная игра. 8) Автобус из Казани в Челны проезжает через Елабугу. 9) Все, кроме Марата, летом уехали из Альметьевска. 10) Он до Стамбула (Истанбул) долетел на самолете. 3. җөмләләр төзегез: 1) Мин, карамыйча, барып, футбол, кадәр, Казанга, кайтаммы? 2) Хәтле, туйганчы, ял, иттем, мин, кичкә, туган, иртәдән, авылымда. 3) Дустым, Чаллыга, уеннарына. «Камаз», футболга, бардык, без, Алексей белән. 4) Белән, Марат, яздан, Искәндәр, бирле, күрешмәгәннәр. 5) җыелдылар, безнең, каршында, студентлар, таныш, институт. 6) Рәмзия, очратмаганнар, белән, Әлфия, Хәбирне, Казанда. 7) Аптырап, килгәч, Хәбир, Казанга, киткән. 8) Агуны, тәмәке, кебек, кертергә, ярамый, өйгә. 9) Улыгыз, өйгә, кич, вакытында, белән, кайтамы? 10) Бүген, калдың, соңга, нигә, син? 4. Бү сүзләр белән җөмләләр языгыз: 5. Үрнәкләр буенча языгыз: а) Үрнәк: җәй җитә. Хәбир Казанга китә. җәй җиткәч, Хәбир Казанга китте. 1) Көз җитә. Марат институтка килә. 2) Марат ашый. Марат чәй эчә. 3) Автобус Мамадыштан үтә. Автобус Алабугага килә. 4) Лекция бетә. Искәндәр ашханәгә бара. 5) Студентлар җыела. Хәбир Казан турында сөйли. б) Үрнәк: Марат өенә кайта. Яңгыр ява. Марат өенә кайтканчы, яңгыр яуды. 6) Марат чәй эчә. Марат ашый. 7) Искәндәр ашханәгә бара. Искәндәр лекциядә утыра. 8) Яңгыр ява. Студентлар институтка керәләр. 9) Көз җитә. Марат ял итә. 10) Сәгать унике тула. Хәбир китап укый. Основной курс: 26 дәрес.

Date: 2015-09-17; view: 437; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию