Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Основной курс: 21 дәрес





Рәмзия: Искәндәр, синең кышкы каникулларда кая барасың килә?
Искәндәр: Барасым килер, ләкин теләк белән генә эш батми. Минем күп җиргә барасы килә. Ләкин мин үземнең авылыма кайтмакчы булам.
Рәмзия: Мин дә авылга әби янына кайтмакчы булам.
Марат: Ә минем Швейцариягә барасым килә. Анда таудан чаңгы шуарга рәхәт, диләр.
Искәндәр: Син Швейцариядә булсаң да, Франциядә яшәсәң дә, Татарстанда торсаң да – барыбер, күп итеп ашыйсың да ятып йоклыйсың. Сиңа барыбер чаңгы шуарга вакыт җитмәс дип уйлыйм.
Рәмзия: Ә минем беркая да барасым килми. Минем тизрәк өйгә кайтасым килә. Ә минем тагын имтиханнарны яхшырак бирәсе килә.
Әлфия: Имтиханнарны бөтенебезнең дә яхшырак бирәсе килә. Ә менә мин кышкы ял көннәрендә Чаллыга китмәкче булам.
Искәндәр: Синең Чаллыда туганнарың бармы?
Әлфия: Әйе, алар Тынычлык проспектында яшиләр. Мин алар белән, ә, бәлки, үзем генә Сара Садыйкова исемендәге мәдәният сараена концертка бармакчы булам. Миңа анда бик ошый.
Хәбир: Минем дә анда бик барасым килә, мин әлегә анда бер мәртәбә дә булганым юк.

Рәмзия: Минем Мәскәүдә булганым юк.
Искәндәр: Мин Мәскәүдә берничә мәртәбә булдым, анда минем туганнарым бар. Анда әнинең абыйлары яши.
Әлфия: Ә син кышкы каникулларда Мәскәүгә бармыйсыңмы?
Искәндәр: Юк, мин әти-әниләрем янына авылга кайтам. Мәскәүгә барыр өчен хәзер күп акча кирәк.
Әлфия: Рәмзия, синең әллә нинди зур эшләрең булмаса, мин сине Чаллыга кунакка чакырам. Бергә Чаллының кибетләрендә, мәдәният сарайларында йөрербез.
Рәмзия: Белмим шул, минем өйгә дә кайтасы килә. Әле бит имтиханнар да бирәсе бар.
Әлфия: Син бөтен ял көннәреңне авылда үткәрмәссең, ярты каникулны авылда уздырсаң, икенче яртысында Чаллыга кил.
Рәмзия: Ә синең минем янга, авылга кунакка кайтасың килмиме? Әйдә шулай эшлик: ярты ял көннәрен бездә үткәрәбез, ә аннан соң бергә Чаллыга барырбыз. Бергә күңеллерәк булыр.
Әлфия: Рәхмәт чакыруыңа. Бәлки, без нәкъ шулай итәрбез. Ләкин имтиханнарны биргәч, тагын бер кат сөйләшербез, яме?
Марат: Берсенең Швейцариягә барасы килә, икенчесенең – Мәскәүгә, өченчесенең – авылга. Ә менә минем ашыйсы килә башлады.
Искәндәр: Синең йоклыйсы да киләдер инде?
Марат: Юк, минем ашагач кына йоклыйсы килә башлый.

Казанга килгәч
Казан – Татарстан Республикасының башкаласы. Казанда миллионнан артык кеше яши. Якын киләчәктә монда метро булачак. Казанда университет бар, ул бик борынгы һәм дәрәҗәле югары уку йорты. Казан университеты 1804 нче елда ачылган. Анда күп бөек шәхесләр укыган. Алар арасында язучылар Аксаков, Толстой, математик Лобачевский, Ульянов-Ленин һәм башкалар.
Сез Казанга килсәгез, алдан автовокзалга килерсез. Икенче троллейбуска утырып, сез Тукай мәйданына килә аласыз. Тукай музеена керәсегез килсә, ул бөек шагыйрь исемендәге урамда уң якта калыр. Шул ук якта Галиәсгар Кмал исемендәге Академия театрының бинасы булыр. Әгәр сез «Тукай мәйданы» тукталышында төшсәгез, сезнең алдыгызда «Татарстан» кунакхәнәсе булыр. Ә икенче тукталыш – «Университет». Монда еш студентлар төшә, чөнки бу тукталышта Казан университеты урнашкан. Сул якта сез анда Бутлеровның һәйкәлен күрерсез.
Шул ук урам буйлап тагын да өскә менсәгез, Ирек Мәйданына килеп чыгарсыз. Сез музыка яратсагыз һәм концертка керәсегез килсә, Консерваториянең концерт залына яки Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театрына билет ала аласыз – алар бөтенесе монда урнашкан. Ирек Мәйданы Казанның һәм Татарстанның үзәк мәйданы дип санала.
Казанга Рәхим итегез!


Марат: Мин кичә танышымнан хат алдым. Ул ял итәргә Төркиягә киткән иде. Менә инде ике ай ул Төркиядә.
Әлфия: Ул нәрсәләр яза соң? Миңа бык кызык.
Марат: Нәрсә язсын? Сәламәтлек турында сорый, һава торышлары белән кызыксына.
Әлфия: Ә Төркиядә аңа ошыймы?
Марат: Әлбәттә. Монда яңадан кайтасы да килми, дип яза.
Рәмзия: Ничек инде туган җирен сагынмый ул?
Марат: Киресенчә, Татарстанга килгәч, мин Төркияне сагынырмын, дип яза.
Әлфия: Ул Төркиягә беренче тапкыр гына барамы?
Марат: Юк, ул Татарстанда ике ел яшәгәнче, Төркиядә торган.
Әлфия: Әллә ул төрек студентымы?
Марат: Юк, ул төрек укытучысы.
Рәмзия: Ә син нигә «ул ял итәргә киткән иде» дип әйттең?
Марат: Чөнки ул өенә ял итәргә генә кайта, ә безгә эшләргә килә. Безнең кебек түгел шул: без үзебездә гел эштә, ә ял итәргә әллә кайларга китмәкче булабыз.

КҮНЕГҮЛӘР
1. Тәрҗемә итегез:
Өфе – Башкортстанның башкаласы. Өфедә миллионнан артык кеше яши. Өфе – бик зур шәһәр. Анда троллейбуслар да, трамвайлар да күп. Ә Ижевск – Удмуртиянең башкаласы. Анда миллионан кимрәк кеше яши. Ижевскта автомобиль заводы бар, ул заводта мотоцикллар да чыгаралар. Ә Чувашиянең башкаласы – Чабаксар шәһәре. Анда бик зур тракторлар ясыйлар.
Татарстан шәһәрләреннән иң зурлары – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм башкалар. Яр Чаллы шәһәре КамАЗ автомобиль заводы белән танылган. Әлмәт – республикабызның нефть башкаласы дип санала. Түбән Кама шәһәрендә танылган «Нефтехим» берләшмәсе бар. Анда чыгарылган «Нижнекамскшина» тәгәрмәчләрен бөтен Россия белә. Чистайда «Восток» исемле заводта сәгатьләр ясыйлар. Казанның үзендә дә заводлар күп. «Тасма», «Органик синтез» берләшмәләре һәм башкалар. Татарстанның иктисады зур үсеш алган.
Казан шәһәре 2005 нче елда үзенең меңьеллыгын үткәрә.

2. җөмләләр төзегез:
1) ашыйсы, Мартаның, лекциядән, килә, соң.
2) Миллионнан, Казанда, кеше яши, артык.
3) Трамвайга, Ирек, утырып, килә, 5 нче, Мәйданына, сез, аласыз.
4) Сине, кунакка, кич, бүген, белән, мин, чакырам.
5) Швейцариягә, Маратның, килә, барасы.
6) Университетында, унике, Казан, студент, укый, мең.
7) Университетында, күп, шәхесләр, бөек, Казан, укыганнар.
8) Рәмзиянең, кышкы, бирәсе, бар, имтиханнарны.
9) Санала, Ирек, Казанның, Мәйданы, дип, үзәк, Татарстанның, һәм, мәйданы.
10) 1804 нче, университеты, ачылган, Казан, елда.

3. Сорауларга җавап бирегез:
1) Чувашиянең башкаласы нинди шәһәр?
2) Кайсы ил зуррак: Францияме, әллә Бельгияме?
3) Мәскәүдә ике миллион кеше яшиме?
4) Лондон Италиянең башкаласымы?
5) Сезнең кышкы ял көннәрендә кая барасыгыз килә?
6) Алабугадан Казанга автобус ничә сәгать бара?
7) Әлмәттә күпме кеше яши дип уйлыйсыз?
8) Кайсы шәһәрдә зур тракторлар ясыйлар?
9) Төркиягә самолет белән барып буламы?
10) Кытайда күпме халык яши?
11) Рәмзия кышкы ял көннәрендә кая кайтмакчы була?
12) Ә Әлфиянең кая барасы килә?
13) Искәндәрнең Мәскәүдә булганы бармы?
14) Маратның кайчан йокысы килә?
15) Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театры кайда урнашкан?

4. Татарчага тәрҗемә итегез:
1) В Санкт-Петербурге живет около пяти миллионов человек.
2) В городе Тольятти выпускают много автомобилей.
3) От Казани до Москвы поезд идет 14 часов.
4) Нью-Йорк – один из крупнейших городов мира.
5) Рамзия на каникулы хочет поехать в деревню, к родителям.
6) Я не хочу есть, я хочу пить.
7) Ты хочешь купить компьютер?
8) Альфия намеревается поехать в Набережные Челны.
9) После лекций он всегда хочет есть.
10) Если она хорошо сдаст зимние экзамены, то поедет в Набережные Челны.

5. Бер шәһәр турында инша языгыз:
1) Анда күпме кеше яши?
2) Анда нинди музейлар һәм театрлар бар?
3) Тагын нинди истәлекле урыннан бар?
4) Нинди бөек шәхесләр яшәгән?
5) Анда нинди заводлар һәм фабрикалар урнашкан?
6) Башка шәһәрләргә аннан еракмы?
7) Шәһәрнең тарихы баймы?

 

Date: 2015-09-17; view: 335; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию