Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек. XIV йөз язма истәлекләре телендә теркәгеч сүз төркеме





Борынгы төрки телдә, мөгаен, теркәгечләр булмагандыр. Төрки теленең үз нигезендә ясалган теркәгечләр һәм гарәп, фарсы, рус теле аша кергән теркәгечләр бар. Төрки теленең үз теркәгечләре әдәби тел тарихында төрле юллар белән барлыкка килгән [6,248].

Борынгы төрки истәлекләрдә теркәгеч функциясендә йөрүче сүзләр күп түгел. Чөнки алар төрки телләрдәге иң яшь сүз төркеменә карый. Шуңа күрә, теркәгечләрнең моңа кадәр яшәгән сүз төркемнәре нигезендә барлыкка килүе бик табигый [7, 510-511].

Теркәгечләр рәвеш, хәл фигыль, шарт фигыльдән килеп чыккан.

Истәлекләрдәге теркәгечләрне хәзерге татар теле морфологиясе нигезендә ике зур төркемгә аерырга була: тезүче һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләр үз чиратларында җыючы, каршы куючы һәм бүлүчегә бүленәләр.

 

Җыючы теркәгечләр

Истәлекләрдә “һәм”, “вә”, “йәнә”, “тагы”, “дә” җыючы теркәгечләр очрады.

Һәм, вә

“Һәм” теркәгече берничә мәгънәдә кулланылган.

1. Ике сүзне үзара теркәп килә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: хәлайыкның илендин һәм телендин котылыб торырлар [8, 64-32].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: тәмуг әһеленең газабыдин һәм зәхмәт эчендә булгайлар [9,2ф.]; тәгатене һәм гыйбадәтен үкүш күреп [9, 2ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: казгыру бәк еглады һәм тыңлады [10,167-37]; әлвән ирмеш киясе һәм йийәсе [10,167-27]; саг вә сулә, арткары һәм элгәре [10,163-17].

“Мәхәббәтнамә” дә: висалиң мәшрикиндин ӽәм таң аткай [11,39-149]; булискинни бирәр ӽәм (Транскрипцияне эшләүче Ә.Н. Нәҗип гарәп телендәге (“һ”) хәрефен “ӽ” дип бирә) йадкылгыл [11,39-142].

“Кисекбаш китабы” нда: сакаты ак һәм юзындын нүр акар [12,137-22]; мунис һәм ярым иди [12, 138-10].

2. Көчәйтү чарасы булып килә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: илә һәм киткәй килеб илдән рәван [8, 65-33].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: монда һәм гайбәт бар, һәм йийа бар [9, 5ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: тапты ирсә, һәм җәзадыр сәза [10,167-35]; һәм тәвазы, һәм сәгадәт, һәм җәмал [10, 160-42]; һәм яман һәм яхшы –барча күтеләр [10, 157-8].

“Мәхәббәтнамә” дә: хүсүнииң ӽәм, болур ахыр зәкатты [11, 57-363].

“Кисекбаш китабы” нда: һәм ерәнләр, тезлисинда [12,138-27].

3. “да”, “дә”, “та”, “тә” кисәкчәсе урынында кулланылган.

“Гөлстан бит-төрки” дә: анда һәм җәннәт тамашасын теләр [8, 42-30].

“Җөмҗөмә солтан” да: йөнә ул мең кыйрнагым һәм бар иде [10,160-15]; та кырык мең вәзирем һәм бар иде [10,160-3].

“Вә”. Гарәп теленнән кергән “вә” варианты нигездә ике сүз арасында килеп, аларны үзара теркәү функциясен башкара.

“Гөлстан бит-төрки” дә: ир исәң – кай агызга бал вә каймак [8,122-24]; син вә мән хуҗадаш булгайбыз [8,121-27]; бу кайсы колның илендән вә телендән килгәй кем [8,38-13]; кәфендән үзгәсен куйды вә китте [8,125-12].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: Хак тәбәрәк вә Тәгалә [9,3ф.]; тәгат вә гыйбадәт эчендә [9,5ф.]; хәйлә вә дастан торыр [9.7ф.].

Х.Р.Курбатов “Кисекбаш китабы” әсәрендә һәт варианты гына кулланылган дигән фикердә [2,64]. Ләкин без җәя эчендә бирелгән ү теркәгеченә тап булдык. Алар барлыгы өчәү: дурушалым түн күн Алла илә [12, 136-2]; сөзлашүрмән түн күн Алла илә [12,137-43]; күн түн чүн булар киттиләр [12,139-6].

Йәнә.

Бу теркәгеч күбрәк җөмлә башында кулланылган. Әлеге очракта ул әйтелгән фикерне көчәйтеп килә. “Йәнә” теркәгече әсәрләрдә ике төрле мәгънәдә күзәтелде.

1. Эш-гамәл кабатлана.

“Гөлстан бит-төрки” дә: йөнә казый йарапларына әйтте [8,182-17]; йәнә киде йаңы әшҗар хилгать [8,39-20].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: йәнә мин хәҗәбага килгемчә [9,8ф.]; йәнә бу кешенең кайашлары килеп [9,5ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да йәнә сәндин монча эшләр кишсәр [10,158-32]; йәнә бер эчерделәр андин битәр [10,164-41]; йәнә ошбу дөньяга килтерделәр [10,168 41].

“Мәхәббәтнамә” дә: йәна фурсат билә болдум мәӽәлни [11,31-50].

2. Бер процесс икенчесе артыннан килә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: дәгый соргәй, йәнә өндәгәй, йәнә кайтаргай [8, 42-4]; ботаклар алды бостандан йәнә баҗ [8,39-22].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: андин соң йәнә илтифат кылды [9,10ф.]; ул Мәгәйз йәнә керде [9,2ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: ушбу сүз аңа йәнә килде газиз [10,169-33]; ул тамугларга йәнә васф әйләгел [10,165-16].

“Кисекбаш китабы” нда: яли көрди янә бир улуй сарай [12,139-43].

Тагы.

“Тагын” теркәгеченең архаик формасы “тагы” кулланылышта булганы күренә. Бу көчәйтүче теркәгеч “таг” фигыленә –ы хәл фигыль формасы кушылып ясалган [7, 512]. Ул эш – хәлнең кабатлануын белдерә.

“Нәһҗел-фәрадис” тә: ул тагы чыкмышдин соң керде [9,2ф.].

“Мәхәббәтнамә” дә: тагы Мәнзурыны султан йәратты [11,31-59]; сениң тек бир тагы султан йок [11,41-170]: тагы миң йылда сендек тагмагай ай [11,55-346]; тагы от ичрә Азәр оглын асрар [11,28-15].

“Кисекбаш китабы” нда: өләр ирсәм тагы һар кез демаин [12,141-27]; ялы тагы калкан алды илина [12,141-10].

“Мәхәббәтнамә” әсәрендә бер тапкыр угыз теленнән үзләштерелгән тагы – дагы күчеше очрады: бир аз кечти, дагы мәңлис анында [12,31-49].

Да.

“Да” кисәкчәсе җыючы теркәгеч ролендә килгән: иллә сорадың, мең дә берен дийәлем [12,161-37]. Мондый теркәгечкә мисал “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә генә очрады.

XIV йөз әсәрләренә “һәм”, “вә”, “йәнә”, “тагы”, “дә” җыючы теркәгечләр кергән. “Һәм” гә караганда “вә” теркәгече өстенлек итә, чөнки “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә генә дә ул 172. Әлеге ярдәмлек күбрәк сүзләрне үзара бәйләп, теркәп килү мәгънәсенә ия.

Шулай итеп, әсәрләр телендә кулланылган җыючы теркәгечләрнең беренче әдәби телдә фонетик һәм мәгьнәләре ягыннан үзгәрешсез саклануы ачыкланды.

Каршы куючы теркәгечләр

Каршы куючы теркәгечләр каршы кую мәгънә бәйләнешләрен белдерәләр. “Исә” һәм “ләкин” нең вариатив формалары, “бәлки”, “әмма”, “иллә”, “тик” теркәгечләренең бик еш кулланылуы аларның үз чорында шактый актив булганлыгы турында сөйли.

Ләкин, ликин, ликен, вәләкин, вәликин, вәликен, вәли.

“Ләкин”, “ликин”, “ликен” теркәгечләре үзара синонимнар. Мондый формалар аз кулланылган, барлык әсәрләрдә дә күзәтелмәде.

Ләкин. “Гөлстан бит-төрки” дә орыр ләкин укы үтмәс нишанә [8,194-26]; барчага тикәр Сөһәйл табы, ләкин бер йирдә булыр ӽөраб [8,201-14]; ләкин каму таш эчендә йуктыр зәр-ү сим [8,201-13].

Ликин. “Гөлстан бит-төрки” дә: ликин мәнем әлемдә гыйззәтле мөкәррәмдер [8, 58-16]; Гөлдер бу Сараи Сәйф, ликин дошман күземә тикән күренер [8,155-8].

Ликен. “Гөлстан бит-төрки” дә: бирмәк кирәк, ликен минем кайгум улдур кем [8, 98-26]; күб белер, ликен аның булыр мәлүл [8, 104-26].

“Ләкин” теркәгеченә “вә” кушылган очраклар күп. Мондый чакта “вәликин” һ.б. әйтергә теләгән фикерне үстерә, көчәйтә.

Вәләкин. “Гөлстан бит-төрки” дә: хәта күрмәдем, вәләкин минем мәһабәтем галиб булыб иде [8, 58-26]; вәләкин ирдәмсезләр миннәт йөген күтәреп йөрер [8, 196-9]; фәкыйрьләр сурәтендә иде, вәләкин аларның сирәтендә дәгел [8, 209-12].

“Нәһҗел – фәрадис” тә: вәләкин ир огланга имкян йук [9, 2ф.]; вәләкин Тәңре Тәгаләнең катыг газабы [9, 1ф.].

Вәликин. “Гөлстан бит-төрки” дә: кем галим дорыр, вәликин җаһиллеге мәгълүм булыр [8, 229-26]; өне биек торыр, вәликин эче буш [8, 234-16].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: уйкуга кәмиште, вәликин уйаг торыр ирде [9,5ф.] вәликин ир ыланга имкян йук [9,2ф.].

“Мәхәббәтнамә” дә: вәликин йир йүзинда аты калды [11,46-237].

Вәликен. “Гөлстан бит-төрки” дә: итмәке артар, вәликен абрус әхсилер [8,133-31]; вәликен биш төрле таифәгә мөссәләм торыр [8,146-2].

Моннан тыш, истәлекләрдә “вәли” теркәгече кулланылган. Ул гарәп сүзе һәм сүзлекләрдә “вәләкин” сүзенең кыска шәкеле [1,25] дип аңлатыла.

Вәли. “Гөлстан бит-төрки” дә: вәли хәсуд хәсәддән булыр һәлиилә мәлүл [8, 56-4]; вәли бер акча эздәсәң, бирер җан [8, 193-33].

“Мәхәббәтнамә” дә: кулуң көт тур, вәли мен инҗү кумшен [11,56-253].

“Ликин”, “вәликин”, “ликен”, “вәликен” теркәгеч формаларында [ә] - [и] чиратлашуы күзәтелде. Бу – борынгы төрки традиция саклануына ишарә. Авторлар әсәрләрендә “вә” җыючы теркәгечне еш кулланалар. Ул бер көчәйтү чарасы буларак “ләкин” һ.б. га да кушылып киткән.

Әмма.

Бу теркәгеч “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә күзәтелде. Ул һәрвакыт җөмлә башында кулланыла һәм алда килгән җөмләне ахыргысына каршы куя. Мәсәлән, әй солтан, сән дөньяда бездән ләшкәр белән артуксән. Әмма тереклекдә без сәндан йахшыракбыз [8, 152-2]; илля пәһлеван иде кем, һич кемиргә аркасын йиргә китерә белмәс. Әмма мөтәнәгыйм иде [ 8,206-32]; дәүләтле ул-кем йиды дәгый йийдырды. Әмма дәүләтсез ул – кем мөтәфәррикъ мал вә җәмгъ итте [8,220-2].

Иллә, илля. “Әмма” мәгънәсендә йөрүче гарәп теленнән кергән “иллә” теркәгече – “ин” теркәгече һәм юклыкны белдерүче “лә” кисәкчәсе берләшеп ясала.

Иллә. “Җөмҗөмә солтан” да: иллә, ишет кем, соңында киттеләр [10,157-26] иллә сордың, мең дә берен дийәлем [10,161-37].

Илля. “Гөлстан бит-төрки” дә: сүңүкләре түкелмеш иде, илля күзләре уйнар дәгый [8,49-12].

“Җөмҗөмә солтан” да: илля һәйбәттә мисл арслан идем [10,160-34]; бакый калмас гакыйбәт, илля җәлил [10,157-12].

Исә, ирсә, әрсә.

Әлеге теркәгеч “Нәһҗел-фәрадис” һәм “Җөмҗөмә солтан” телендә очрады.

Әрсә. Өстенлекне борынгы төрки традициягә нигезләнгән [ә]-[и] күчешле “әрсә” варианты ала. “Әрсә” кебек еш кулланылган теркәгеч “Нәһҗел-фәрадис” тән кала бер әсәрдә дә юк. Без очраткан кадәре дә 81 җитә. Хәтта бер җөмлә эчендә берничә тапкыр кабатлана. Бу-әсәрнең нигездә үгет-нәсихәткә корылуы белән бәйледер дип уйлыйбыз. Мисаллар: сәхәбәләргә сордым әрсә, мәӽа әйделәр кем [9,1ф.]; сөәл кылдым әрсә, Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйде [9,3ф.]; кичте әрсә, мин сәлам кылдым [9,9ф.]; ул килде әрсә, мин тәкый тәринчәгемне [9,7ф.]; хәбәр бирде әрсә, ул ике кем әрсә бере беренгә әйделәр [9, 5ф.].

“Ирсә” – “исә” нең параллель формасы. Ул борынгы гомуми төрки формалар ярдәмендә ясалган. Бу теркәгеч “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә очрады: күрдең ирсә, сүзләгел аны камуг [10, 161-28]; аны эчтем ирсә, бәгърем уйнады [10, 164-36]; сүзләдем ирсә, кагып тордылар [10,164-25].

Исә. Тюркологлар бу теркәгечне “еч” фигыленнән килеп чыккан дип исәплиләр [7,515].

“Гөлстан бит-төрки” дә унбиш йашенә йитте исә,...катынга килделәр [8,54-33]; әӽәле иреште исә илсез –айаксыздан качып котыла белмәде [8,143-4]; әгәр өҗуд кодрәт белән булыр исә... дорыр [8,210-8].

“Җөмҗөмә солтан” да: бар исә, әйт: кабулдыр мөнаҗәтең [10,169-10].

Бәлки, бәлкем.

Бу каршы куючы теркәгеч өч кенә җөмләдә күзәтелде.

“Гөлстан бит-төрки” дә: и зөфенүк, бәлки чубан куйларга хезмәт өчен [8,81-19]; “мөхиббемез, бәлки фәкыйрьләргә ирадәт китереб, - диде [8,165-8].

“Җөмҗөмә солтан” да: бәлкем артык улду миңзем сарысы [10, 162-38].

Тик, тек,дек.

“Тик” – кисәкчә нигезендә барлыкка килгән бик борынгы теркәгеч санала. Ул нигездә кыпчак телләрендә таралыш тапкан.

Тик. “Гөлстан бит-төрки”: ничә кем булмаса фигъле сүзе тик [8, 119-28]; иренләр тиканың үзрә көдәр кыл [8, 120-30].

“Җөмҗөмә солтан”: зөлфе ирер шаһларның төн тик кара [10,158-3]; галәм эчрә йайдым иде ман тик ат [10, 161-17].

Тек. “Мәхәббәтнамә” дә: сениң тек бир тагы султан йок [11,41-170]; мени кылды фәләк тек бисәр-апай [11,55-346]; көзүмдин ӽәр зәман йол тек фәраван [11,48-251].

“Кисекбаш китабы” нда тының тек бири такы йок [12,157-1].

“Мәхәббәтнамә” әсәрендә бер сүз угыз теле йогынтысы нәтиҗәсендә “дек” дип язылган: аның дек йирга кол сунды елик ким [11,41-168].

Бүлекчәгә йомгак ясыйк. Авторлар, бигрәк тә, “ләкин” теркәгеченең төрлевариантларын яратып кулланалар: ләкин, ликин, ликен, вәләкин, вәликин, вәликен, вәли. “Исә”, “ирсә”, “әрсә” фонетик формалар күзәтелде. Аерым сүзләргә угыз теле йогынтысы сизелә: тек-дек. Каршы куючы теркәгечләрнең берсе генә дә барлык әсәрләрдә берьюлы кулланылмаган.

 

Бүлүче теркәгечләр

Хәзерге татар әдәби телендә дә мондый теркәгечләр күп түгел: я, яисә, яки. Ә Алтын Урда чорында иҗат ителгән әсәрләр телендә шуларның берсе күзәтелде: йә.

Йә.

Ул бик борынгы форма.Килеп чыгышы буенча фарсы теленнән дип исәпләнә.

“Гөлстан бит-төрки” дән мисаллар: йә фәзыйләт бирсен ул, йә гыйзз-у җаһ [8,242-20]; йә нәкел бикин сәки кирәк ир, [8,245-1] йә сәры кыйфат һәмишә азад [8,245-2].

“Нәһҗел-фәрадис” әсәреннән: имгәк йә тәкый мусыйбат фәрәк кылса [9,6ф.]; гайбәт әрмәз, йә тәкый бер кем әрсә бер гайеб [9,4ф.]; бәк булса, йә тәкый хаким булса [9,5ф.].

“Җөмҗөмә солтан” нан: йә сәмига, йә мөҗибә, йә хәким [10,169-16]; йә мәлик әхтәр мәккәрә [10,157-24]; бикме ирдең йә солтанмы [10,159-14].

“Мәхәббәтнамә” дән мисал: ким ал йа кашларың зүннар кехкай [11, 55-343].

“Кисекбаш китабы”ннан: чакруш дылар явалы ким дад тейү [12,140-4]; йа үзаӽү йок турур ким минкәлы [12, 142-11]; ялы әйтүр йа малйун бармак көтәр [12,141-23].

Бердәнбер үзенчәлекле сүз “ йахуд” очрады. Ул фарсычадан “яки” булып тәрҗемә ителә. Бу сүз “Нәһҗел-фәрадис” әсәрендә кулланылган: лайык булгай йахуд бу дөнйа [9,8ф.].

Эш барышында “йә” бүлүче теркәгеченә 62 мисал тупланды. Димәк, истәлекләр телендә ул даими кулланылып килгән. Алынмаларга бай булган “Нәһҗел-фәрадис” тә генә бер мәртәбә “ йахуд ” сүзе күзәтелде.

 

Ияртүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр иярчен кисәкне баш кисәккә һәм күбесенчә, иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр. Биш әсәр телендә “чөнки”, “чөн”, “ки”, “әгәр”, “мәгәр”, “йәгни”, “вә әгәр”, “гәр” теркәгечләре күзәтелде.

Чөнки, чөн.

Бу ияртүче теркәгеч ачыклау мөнәсәбәтен белдерә. Ул тикшерелә торган барлык әсәрләрдә очрый. Аның ике төрле варианты бар: “чөнки”, “чөн”.

Чөнки.

“Гөлстан бит-төрки” дә: чөнки сәүде хуҗи җандан колны бик [8,163-1]; күреб талибе дуст, чөнки даим тикән вә гөл беләдер [8,217-34]; “Гөлстан” булды, чөнки анда гаҗәеп хикәятләр [8, 44-1].

“Җөмҗәмә солтан” да: “чөнки килдең дөнья китмәк кирәк [10,157-31].

“Кисекбаш китабы” нда: чөнки бу ишни ялидин кордиләр [12,141-43]; чөнки эшетти расүл яли килүр [12,142-26].

“Чөн” варианты вакыт җөмләне (“кайчан” мәгънәсендә) баш җөмләгә терки.

“Гөлстан бит-төрки”: чөн тәбугчы катында, үздаң чук [8,122-2]; гаклына чөн зыян итәр димәсә [8,129-30]; чөн һәрбер нәфәсдә ике нигъмәт [8,38-11].

“Җөмҗөмә солтан”: уңмады чөн һичберсенең дарусы [10,162-37; чөн бу Галәм гакыйбәт юк булисәр [10,157-3]; чөн төкатте ул коруг баш сүзене [10,161-19].

“Кисекбаш китабы”: көн (ө) төн чөн булар киттилар [12,139-9]; чөн ишитти созны дәүдин ялы [12,141-29].

Әгәр, мәгәр, вә әгәр, вәгәр.

Әгәр ” формасы җөмләдә шарт мөнәсәбәтен бирә. Шуңа күрә, шарт фигыль кергән җөмләләрдә кулланылган.

“Гөлстан бит-төрки” дә: әгәр моның хилафы булса, гаҗәб булгай иде [8,130-32]; тик торгыл, әгәр хәсудлар гараз белән әйтсәләр [8,67-36]; бу колыңны багышлагыл, әгәр гокубәткә лаек исәм [8,91-28]; мөселманмән, әгәр булса сүземдә зәррәчә йалган [8,228-17].

“Нә һҗел-фәрадис” тә: хөкем кылмазмын, мәгәр Тәңре Тәгалә кәләм [9,1ф.]; мәгәр аны әйтермен [9,6ф.]; эш күрмешем йук, мәгәр бер көн он [9,8ф.]

“Җөмҗөмә солтан” да: өстенә менгән йөгенгәйде мәгәр [10,160-1].

“Мәхәббәтнамә” дә: сениң дек гул мәгәр уңмас да болгай [11,56-349].

“Кисекбаш китабы” нда: бир ки тәгәр бу кыйуда олкаймыз [12,142-12].

Вә әгәр. Ике теркәгечнең янәшә килү очрагы. Бу вакытта “вә” сүзләрне үзара теркәү функциясен югалта, “әгәр” теркәгече белән бергә җөмләдәге шартны тагын да көчәйтеп килә.

“Нәһҗел-фәрадис” тә: вә әгәр синдин бу йозык килмеш булса [9,10ф.]; ирмеш вә әгәр фәреҗедин зина мәвәҗүд [9,2ф.]; вә әгәр кылмадым тисәм [9,5ф.].

“Мәхәббәтнамә” дә: вәгәр оӽ атсаңыз багрым нишамә [11,54-334].

Йәгъни.

Әлеге теркәгеч нәрсәне дә булса ачыклап бирү мөнәсәбәтен белдерә. Ул “Җөмҗөмә солтан” һәм “Кисекбаш китабы” ннан кала барлык әсәрләр телендә күзәтелде.

“Гөлстан бит-төрки” дә: йәгни: гакыйл йиймәк йиәр-терелмәк өчен [8,130-11]; йәгни: сиңа соргайлар кем [8,202-6]; әшзәк торырлар, йәгни иккесе бер карындан [8,213-7].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: тәкый йалгандурур йәгни әгәр фәреҗедин [9,2ф.]; йүмрән торыр, йәгни һич дине эчендә савабы [9,8ф.]; ул торырмән оҗмах бирлә, йәгни кемдин кем [9,2ф.].

“Мәхәббәтнамә” дә: чәмән фәррамы, йәгни таң нәсими [11,34-85].

Ки.

Төрки теркәгечләр төрле юллар белән ясалган. Мәсәлән, “ки” – кайсы, кайсысы көчәйткеч кисәкчәдән барлыкка килгән.

“Гөлстан бит-төрки” дә: ул ки кыска дорыр, йитә белмәс [8,185- 29]; наз аңа кылгыл ки сине издегәй [8, 170-31]; дидең ки: “ хәмәл табигате нар” [8,159-31].

“Җөмҗөмә солтан”да: бу ишарәтләр ки худ безгә йитәр [10,157-5].

“Мәхәббәтнамә” дә: айагың ким ки өпсә менгү йомар [11,37-121]; бүгүн мин җан билә ким ки көңүл ни [11,41-169].

“Кисекбаш китабы” нда: канаты бардур текайсен ки үчәр [12,138-41]; биз ки макар бу кыйывда олкаймыз [12,142-12].

Гәр.

Бу теркәгеч “Мәхәббәтнамә” дә очрады. Ул хәзерге татар әдәби телендәге “гәрчә” сүзенә туры килә. Әсәрдә ул сәбәп мөнәсәбәтен белдергән: гәр әфлатун сениң ниләҗыңда түмез [11,30-43].

Мисаллардан күренгәнчә, барлык әсәрләрдә дә бертөрле ияртүче теркәгечләр кулланыла. Вариатив формалар “чөн”/ “чөнки”, “әгәр”/”мәгәр”/ “вәгәр”/ “вә әгәр” булып очрый. Аеруча М.Болгари һәм Харәзми мондый төрлеккә ирешәләр. Гомуми алганда 205 ияртүче теркәгеч тупланды. Шулар арасында “чөн” формасы иң еш, ягьни 56 тапкыр күзәтелде.

Теркәгеч – иң яшь ярдәмче сүз төркеме дип санала. Борынгы заманда сөйләм теле, поэзия теркәгечләрдән башка яшәгән. Шуңа күрә, XI-XIII гасырларга кадәр теркәгеч функциясендә йөрүче сүзләр бик аз булган. Ә “тик”, “исә”, “ки” теркәгеч буларак Болгар һәм Алтын Урда яорларында гына формалаша. XIV йөз ядкярләрендә исә, бик борынгы формалар да, яңалары да актив кулланылган.

 

 

Ченче бүлек.

XIV йөз язма истәлекләре телендә кисәкчә сүз төркеме.

Кисәкчә – аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган ярдәмлек сүз төркеме [5, 243]. Бик борынгы төрки телдә кисәкчә аерым сүз төркеме буларак каралмаган, дип әйтергә мөмкин. Кисәкчә ролендә төрле исем һәм фигыльләр йөргән. Ә борынгы төрки чорда, мөгаен, кисәкчәләр сүз төркеме буларак раслангандыр. Аларның истәлекләрдә бик еш кулланылуы моңа дәлил булып тора [7, 505].

Инде, имде, имди.

Бу кисәкчә “Кисекбаш китабы” ннан кала барлык әсәрләр телендә дә күзәтелде. Аның өч төрле фонетик формасы кулланылган. “Инде”, “имде”, “имди”. “Инде” варианты барлыгы ике генә тапкыр очрады. Бу – XIV йөздә мондый теркәгеч булган икән, дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Аны соңрак чорларда әсәр күчерүчеләр генә кертеп җибәргәндер дигән фикер туа.

Кисәкчә кайбер сүз төркемнәре янында килеп, берничә төсмерне бирә.

1. Боерык фигыль янында килгәндә үтенү, ялыну төсмере.

“Гөлстан бит—төрки” дә: йитәр, кыска кыл имди хәйләдән ил [8,192-9].

“Җөмҗөмә солтан” да: тыңла имди бу сүземчә бер мәсәл [10,158-14]; тыңла имде, халеми әйдәм сиңа [10,159-23]; кил имде сән, кем ирмеш-акларны күр [10,167-25].

“Мәхәббәтнамә” дә: ишеткил имди җәм бир хом хикайәт [11,63-441]; айайын имди бир кыйтгә ишиткил [11,62-431].

2. Исем янында килеп, чикләү төсмере бирә. “Гөлстан бит-төрки” дә: килеб үлтер ирне имди, фида кылдым сәңа ӽан уш [8,170-8].

3. “-тер” кисәкчәсе янында килеп, аптырап борчылу төсмерен ала.

“Нәһҗел-фәрадис” тә: әйтер инде кем [9,10ф.]

4. Үзе белән бәйләнеше булган сүздән алда килеп, аптырау, ышаныч төсмере бирә. Бу чор язма истәлекләре теленә аеруча шушы төсмер хас.

“Гөлстан бит-төрки” дә: имди бу көн сәне коеда күреб, форсатны ганибәт күрдем [8,74-21]; имди бу кавем хасыйл булып торыр кем[8,116-5]; имди булдың бу көн бәһадур ир [ 8,204-1].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: имди сезгә килдек [9,2ф.]; имди моны билингә тәги көмүң [9,2ф.]; имди мин сине сәвдүш [9,7ф.]; имди миңа синең сүзең мөхакках булды [9,9ф.]; имди ул йөз куй тәкый бер җария [9,1ф.].

“Җөмҗәмә солтан” нан мисаллар: имди чаяннар мәкамендә урын [10,168-13]; имдейитмеш елдыр кем монда килеп...[10,168-44]; инде Җәбраил ул дәм йир йөзенә [10,159-7]; имде сакынырмын – ул төшләр иде [10,160-28].

Түгел, дәгел, дүгел.

“Түгел” кисәкчәсе барлык мөстәкыйль һәм ярдәмче сүзләр белән янәшә килә ала һәм аларның мәгънәләренә инкарь төсмере өсти [3,22]. Бу кисәкчәдә угыз телләре йогынтысына ияреп булырга кирәк, хәзерге саңгырау тартык урынына яңгырау тартык кулланылган: “дәгел”.

Бу кисәкчә төрле сүз төркемнәре янында килә.

1.Исем белән белдерелгән җөмлә кисәге янында килгәндә үзе бәйләнгән исем белдергән төшенчәне инкарь итә һәм икенче бер төшенчәгә ишарә ясый.

“Гөлстан бит-төрки” дә: дудагы күн дәгел кем, чәйнәгәйсән [8,124-3]; бер йирдә дәгел, килеб китәдер күңлең [8,116-9]; тәртибе сурәте мәхтүб дәгел [8,238-19]; вәләкин аларның сирәтендә дәгел [8,209-13]; кылычка йомрык ормакгакыйллар эше дәгел [8,231-10]; бу рәнҗнең дәвасы дәгел, илля адәминең үте [8,75-7].

“Кисекбаш китабы” нда: ийич дәүни үлтүртәк ерлик дәгил [12,140-26]; йаман ат бирлә йүрмәк ерлик дагыл [12,140-27].

2. Рәвешләр янында кулланыла.

“Гөлстан бит-төрки” дә: солтанның кадренә лаек дәгел кем [8,139-12]; голәмә кадренә лаек дүгел кем [8,168-15]; аның максуды мондан артык дәгел кем [8.233-16]; гаҗәб дәгел хәким үзә галиб булса [8,233-15].

“Җөмҗөмә солтан” да: чөн бөкил булса ул анда күп дәгел [10,166-32]; ирсә мең һөнәр үчрәнмәк күп дәгел [10,165-27]; мең һөнәр булса бер иргә – күп дәгел [10,166-31].

Башка сүз төркемнәре янында урнашу очраклары “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә генә теркәлде.

3. Сыйфат сүз төркеменә бәйләнеп килеп, аның билгесен инкарь итә: бу кигән тукыма разый икән, дәригъ (кызганыч) дәгел [8,149-7]; һәнүз ул балиг дәгел [8,203-32]: пәришан хатыйр (борчулы күңелле) дәгел [8,211-13]; сурәте күркле дорыр, сирәте күркле дәгел [8,230-23].

4. Алмашлыкларның төрле төркемчәләре янында килеп, алар белән мөнәсәбәткә керә: анларга дәгел кем, әбрар хиркасене кигәйләр [8,211-26].

5. Бәйлекләр янында килә: дәрт белән мөбталәмән, мәгъсыйәт белән дәгел [8,98-22]; мәнем ихтыярым белән дәгел иде[8,110-29]; дәгый гомер мал җәлигъ итмәк өчен дәгел [8,219-32]; дөнья йимак өчен дәгел [8,221-16].

6. Теркәгеч янында килә ала: вакты ки дәгел ирендән әбҗи разый [8,190-9].

Дә,гиз, гез.

Әлеге кисәкчә җөмләгә көчәйтү мәгънәсе бирә.

Гиз, гез. “Гөлстан бит-төрки” һәм “ Мәхәббәтнамә” әсәрләрендә –та/-тә кисәкчәләренең үзләре генә килү очраклары юк. “Һәр+гиз” (гез) булып ясалган бу сүз “һич тә” мәгънәсен бирә. Әлеге кисәкчә “тагын” сүзеннән килеп чыккан булса кирәк, ягъни тагын// дагын – дагы//тагы – та, тә/ да/дә. Моны татар теленең борынгы истәлекләрендә дә, шулай ук, урта диалектына карый торган кайбер сөйләшләрдә хәзер дә очратырга мөмкин [ 4, 38].

“Гөлстан бит-төрки” дән мисаллар: куйларга корт һәргиз чубан булырмы – булмас [8,57-12]; һәргиз ул фәркне онытмагаймын [8,137-9]; һәргиз замана җәүрендин ишкайәт кылмадым [8,138-7]; дәгый һәргиз ул мәлүллек хатыйремдин китмәй кем [8,137-11].

“Мәхәббәтнамә” дән мисал: миңа тапкуңда ӽәргез болмады сан [11,46-234]

Дә ” кисәкчәсе “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә вакыт төшенчәсен белдерүче “көн” сүзенә тагылганда даимилек мәгънәсен биргән: көн дә ике гәз кыйлыр ирде тапуг [10, 160-6]; көн дә мең килсә иде дәрвиш, йәтим [10,161-5]; көн дә сансыз халкъ ашым ашар иде [10,161-11].

-дыр, -дер, -тыр, -тер, -дүр, -дур.

Әлеге теркәгеч, кушымчалар кебек үк, мәгънәгә ия булган сүзләргә ялганып килә. –дыр һ.б. җөмләгә раслау төсмере өстәп килгән. Мәсәлән, “йуктыр” сүзендә –тыр “йук” сүзенең тәэсир көчен арттыру өчен генә килә. Хәзерге татар әдәби телендә мондый әйбер юк; әлеге кисәкчә сүзгә билгесезлек төсмере бирә. Мондый төсмерле кисәкчә “Гөлстан бит-төрки” һәм “Җөмҗөмә солтан” әсәрләреннән берәр генә мисал китерергә мөмкин.

“Гөлстан бит-төрки” дән: белмәс ки йөге утынмыдыр йә дәфтәр [8,221-13].

“Җөмҗөмә солтан” да: кем ничекдүр һәрберсе, эчрә ни бар [10,165-17].

-дер. Әсәрләр телендә иң күп кулланылганы “-дер” варианты. Ул төрле сүз төркемнәренә кушылып килә: бәйлек, кисәкчә, теркәгеч, исемгә.

1) “өчен” бәйлегенә һәм “үзә”бәйлек сүзенә ялганган.

“Гөлстан бит-төрки” дә: йиймәк терелмәк өчендер дәгый гыйбадәт өчен [8,130-15]; һәрбер ир бер өчендер [8,143-24]; таң үзәдер елан, илеңдә – таш [8,232-25].

2 )“дәгел”, “дүгел” кисәкчәсенә ялганып килгән.

“Гөлстан бит-төрки” дә: дүгелдер тун белән бу карсалык [8,93-2]; ул гыйлләт белән кем, фигыльләре кавелләренә муафикъ дәгелдер [8,118-31]; ул дәгелдер фәкыйрь, кем эт тик [8,135-8]; ничә кем ул аның шөгле дәгелдер [8,222-11].

3)“кем” теркәгеченә кушылган.

“Гөлстан бит-төрки” дә: җиһанда кемдер ул шартынча хакның [8,38-24].

4) “абакы” исеменә кушылган.

“Кисекбаш китабы” нда: барчасының ил абакыдур [12,140-2].

“Гөлстан бит-төрки” дә: “-дыр”, “-тыр”, “-тер” вариантлары да күзәтелде: сәдәф берлән сәвадыр, и газиз ир [8,137-15]; бу гашыйкларны мәгъшук үлтеребтер [8,43-14]; җәһ-у дәүләт, фәт-у носрәттер эше [8,45-8]; чөн сәгадәт йуктыр, ирдәм файда кылмас аңа [8,145-20].

Мисаллардан күренгәнчә, угыз телләре йогынтысында ясалган –дүр, -дур (м-к чиратлашуы) формалары бик аз – ике мәртәбә генә очрады.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: “инде” кисәкчәсе төрле вариантларда “Кисекбаш китабы” ннан кала бар әсәрләрдә дә кулланылган. Ул күбрәк җөмлә башында килеп, аптырау һәм өметсезләнү төсмере биргән. Шулай ук, текстларга чикләү, борчылу, ялыну төсмере керткән. “Җөмҗөмә солтан”да: “дә” кисәкчәсе очрады. “Гөлстан бит-төрки” белән “Мәхәббәтнамә” дә шул ук мәгънәдәге “гиз” кисәкчәсе. Ләкин алар аз санда. Монннан тыш, угыз формалы “дәгел” сүзе һәм борынгы гомуми төрки форма –дүр, -дур күзәтелде.

XIV йөз язма истәлекләрдәге ярдәмлек сүз төркемен тикшереп анализлауны төгәлләдек. Чорына күрә алар гаять күпкырлы кулланылган дип әйтергә кирәк. Билгеле, бу яктан иң уңышлысы “Гөлстан бит-төрки”. Сәйф Сараиның фарсы һәм төрки телләрен камил белүе, сүз сәнгатен яхшы белгәнлеге аңа иҗади эш йөртергә ярдәм иткән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бәйлек, теркәгеч һәм кисәкчәләрне бай файдалануын күрдек. Мәхмүд бине Гали әл-Болгариның “Нәһҗел-фәрадис”е башка бер генә әсәрдә дә очрамаган “өңин”, “тәги”, “мәңизлег”, “йохуд” сүзләре белән баетылган. Бу – әдинең әсәр телендә архаик ярдәмлек сүз төркемнәрен файдалануын күрсәтә. Хөсам Кятиб әсәре ярдәмлекләрне куллану ягыннан аерылып тормый дияргә була. Ә менә Харәзминең “Мәхәббәтнамә” се һәм “Кисекбаш китабы” нда авторлар ярдәмлекләрне шактый аз файдаланган. Безнеңчә, бу-истәлекләрнең күләме кечкенә булу белән генә дә бәйләнмәгән. Әйтик, “Мәхәббәтнамә” дә чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр бөтенләй кулланылмаган. “Кисекбаш китабы” нда юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр күзәтелмәде.

Тикшерелгән, анализланган истәлекләрдән күренгәнчә, ярдәмлек сүз төркемнәре әсәр телен формалаштыруда шактый зур роль уйный.

 

 

.

 

Date: 2016-05-15; view: 779; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию