Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр





Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр “Мәхәббәтнамә” дән кала барлык әсәрләрдә дә очрый.

Соң, соңра.

“Соң” фәнни хезмәтләрдә урын-вакыт мәгънәле исемнән килеп чыккан беренчел бәйлек дип күрсәтелә. Бәйлекнең бу варианты “Нәһҗел-фәрадис” тә актив – 27 тапкыр кулланылган. Җөмләдә ул үзенең урыны, ягъни чыгыш килешеннән соң килүе белән дә бәйлеккә туры килә.

“Нәһҗел-фәрадис” тән мисаллар: андин соң пәйгамбәр галәйһим – сәлам әйде [9,1ф.]; унике елдан соң нә кем сүзләсә [9,5ф.]; бер замандин соң һушына килде [9,3ф.]; үлемдин соң һич козгу йук [9,10 ф.]; чәригдән соң йарийур ирде айып [9,8ф.].

“Җөмҗөмә солтан” нан мисаллар: Гыйса андин соң видаг кыйлды аңа [10,169-27]; бер замандин соң йәнә ачдым күзем [10,163-33].

Соңра. Кайбер төрки телләрдә “соңра” бәйлеге “соң” сүзенә –ра кушылып, борынгы юнәлеш килешен бирә [6, 245]. Истәлекләрдә исә, чыгыш килешеннән соң кулланыла.

“Гөлстан бит-төрки” дә: бер мөддәтдән соңра килде [8,167-28]; мөфарәкатдан соңра үз-үземә әйттем [8,179-17]; берничә елдан соңра күрдем [8,191-20]; андин соңра мәңа әйтте [8,60-8].

“Җөмҗөмә солтан” да: андин соңра чыкдым хәлвәттин торып [10,161-21]; бардым андин соңра халмамга кем мән [10,162-23]; мәндин соңра барча на-сүд калмыш ул [10,164-5].

Бире.

Әлеге борынгы төрки форма вакытның чыгыш ноктасын белдерә һәм мөстәкыйль кулланылмый. “Гөлстан бит-төрки” телендә генә күзәтелде: ул вакыттан бире, кем килеб торырмән [8,129-15].

Өңин (башка).

Архаик сүз “өңин”, “Нәһҗел-фәрадис” әсәренә генә хас. Ул кагыйдәдән искәрмә, чыгарма мәгънәсен белдерә. Мисал: үлемдин өңин нәрсә белән мәшгуль [9,10ф.].

Илгәрү. Тюркологлар аны –яру рәвеш сүз төркеменнән күчкән бәйлек дип карыйлар. Илгәрү “Кисекбаш китабы” нда очрады: ок атым дүлдүлдүм илгәрү китар [12,138-42].

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр арасына еш кулланылганы “соң”, “соңра”. Аңа 37 мисал күзәтелде. “Бире”, “өңин”, “илгәрү” сүзләренең берәр генә булуы бу төр бәйлекләрнең кулланылыш даирәсе түбән булуын күрсәтә. Безнеңчә, моны әсәрнең эчтәлеге таләп итмәве белән аңлатырга мөмкин.

 

Бәйлек сүзләр

Телдә бәйлеккә тулысынча күчеп җитмәгән сүзләрне бәйлек сүзләр дип атыйлар. Бәйлек сүз булып ас, өс, ян, эч, тыш, буй,чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка кебек урын-ара мөнәсәбәтләрен белдерә торган исемнәр йөри [5, 242].

Башта бәйлек сүзләр кешенең гәүдәсенә һәм әгъзаларының атамаларына бәйле булган. Борынгы төркичәдән баш, арка,эч килеп кергән. Хәзерге вакытта бу исемнәр, бәйлек сүз булып килгәндә, икенче бер сүзгә ияреп, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булалар [ 7, 59].

Әсәрләр телендә бәйлек сүзләрдән “эч”, “өс”, “ал”, “ал” (“ас” мәгънәсендә), “арт”, “кат”, “ян”, “тигрә”, “ара” күзәтелде.

Эч,ич.

Бу сүз гадәттә урын-вакыт килеше кушымчасы –да/-дә белән килә. –да,-дә кыпчак формалы аффикс. Эчендә – хәрәкәтнең әйбер эчендә баруын күрсәтә. Бу сүз иң күп – 60 очрак – “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә кулланылган.

“Гөлстан бит – төрки” дән мисаллар: тиклә бишә эчендә, мәхдүм [8,50-19]; дошман сәне күрүбән игү гамәл эчендә [8,106-11]; айагы балчык эчендә калыб торыр [8,213-21]; сакра эчендә йөрер ирдем [8, 111-19]; тәшвиш эчендә рази бул [8, 67-7].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: зәхмәт эчендә йегерме ката үлемне [9,10ф.]; көн эчендә булгайлар [9,2ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: баг эчендә тикмә бер нәркис чыгар [10, 157--37]; күк эчендә айа биңзәрде йөзем [10,160-39]; Мәрьям углы хәйран өчен дә калып [10,158-34].

Юнәлеш килешендә – эченә – вакыйганың билгеле бер урынга юнәлтелгән булуын күрсәтә,. “Эч” бәйлек сүзе әлеге килешнең берничә төрле кушымчасын алган:

1)кыпчак теле йогынтысында кергән –гә аффиксы.

“Нәһҗел-фәрадис” тә: кадах эченгә кай кылгыл [9, 5ф.]; тиресе эченгә йышыр катгыл [9, 8ф.]

2)угыз формалы –ә кушымчасы белән ясалган: “эченә”.

“Җөмҗөмә солтан” да: эченә кергәннәр “Җәннәт” дир иде [10, 159-36].

3)–ен тартым кушымчасы борынгы гомуми төрки форма –р – белән алмашкан: “эчрә”

“Җөмҗөмә солтан” да: андин ул табут эчрә керәм мин [10,168-20].

4)”ич” сүзе –рә аффиксы ярдәмендә ясалган. Әлеге кушымча хәзерге татар әдәби телендәге тартым яки юнәлеш килешенә туры килә. Бу бәйлек дүрт мәртәбә очрады.

“Мәхәббәтнамә” дә: ай ичра гунчәйл хәлдан йөратты [11, 31-54]; ким тән ичра җан йәратты [11, 31-54]; сени хүси ичра сәд чәндан йөратты [11, 31-56]; тагы от ичрә Азәр оглын асрар [11,28-15].

Чыгыш килешендә – эчендин-хәрәкәтнең ниндидер предмет эченнән чыгуын күрсәтә. Карлук-уйгур тибындагы –дин кушымчасын куллануы ул вакытта яшәп килгән язма-әдәби традицияләрнең саклануы белән аңлатырга мөмкин. –дин кушымчасын куллану татар теле диалектларында дә күзәтелә. Берничә гасырлар буена җатарларның төп максатыннан аерылырга мәҗбүр булган иске керәшеннәр күпмедер дәрәҗәдә аерым үсәләр һәм телнең борынгы сыйфатларын саклыйлар [1, 69].

“Җөмҗөмә солтан” нан мисал: чыгарыңнар михнәт эчендин аны [10, 168-14].

Өс.

Истәлекләрдә “өс” бәйлек сүзе юнәлеш килеше кушымчасын алган. Юнәлеш килешендә – өстенә – хәрәкәтнең нинди дә булса әйбер өстенә юнәлүенә ишарә ясыйю

“Гөлстан бит-төрки” дә: егет кимә йебен әмнә чоргада дәгый гамус өстенә [8, 150-6]; туңрак өстенә ләйл вә нәһәр...укыр идем [8,178-35]; фәкыйрь йастукы өстенә килеб [8, 100-21].

“Җөмҗөмә солтан” да: өстенә менгәл йөгенгәйде мәгәр [10,160-1].

“Кисекбаш китабы” нда: саҗрады менди ол дәм таш үстүнә [12, 141-15]; ташның үстүнә ол дам валы [12,141-30]; валының үстүнә деүләр түш тылар [12,141-36].

Кат. Әлеге бәйлек сүз татар теленең Урта диалекты Тау ягы сөйләшендә дә очрый. Ул “ян” мәгънәсен бирә. Юнәлеш килеше сүзнең кушымчасына карамыйча –га,-гә, -ка,-кә аффикслары белән ясала. –га,-гә,-а,-ә һәрвакытта –н-элементы белән берләшә.

Катынга. “Нәһҗел фәрадис” әсәрендә: атам-анам катынга бардым [9,8ф.]; үз кәҗәбам катынга килдем [9,8ф.]; хәмифә катынга иләтгел [9,7ф.].

Катында – урын –вакыт килешендә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: гакыллар катында мәгъзуллык йакшырак [8,64-23].

“Нәһҗел-фәрадис” тән: тәкый пәйгамбәр галәйһис-сәлам катында [9,10ф.]; синең катында асайышлар кылдык [9,10ф.]; бу сәхабәләр катында фәзахәт кылайын [9,6ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: йәнә бер кавем анлар катында иде [10,165-23].

Ян. Урын-вакыт килешендә – янында-әйбернең нәрсәдер янында урнашканын аңлата.

“Гөлстан бит-төрки” дә мәхәббәт лафы орса янында [8,68-29]; ушна күренер камәр янында кәйван [8, 83-20].

“Җөмҗөмә солтан” да: чүрә –янымда хатын –кыйрнакларым [10, 162-3].

Тигрә.

“Тигрә” сүзендәге “г” хәрефе борынгы гомуми төрки форма буларак аңлатыла. Урын-вакыт килешендә – тигрәсендә-вакыйганың билгеле бер предмет тирәсендә баруын күрсәтә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: фәрмдүн хәймәсенең тигрәсендә [8, 244-13].

“Җөмҗөмә солтан” да: тикрәсендә мөрассаг энҗе иде [10, 161-15].

Ал.

Бу бәйлек сүз борынгы төрки теленнән. Аның тагын бер варианты – “үз” борынгы юнәлеш килеше кушымчасы –рә алган. “Бүгенге көндә ул чыгыш килешенә туры килә” дип әйтә А.М.Щербак [14, 49]. “Ал” “Гөлстан бит-төрки” генә очрады: дәгый олнында ни булса-йийгай [8,125-29]; хәким үзрә һөнәрсез ир [8,214-37].

Ара.

Урын-вакыт килешендә –арасында-вакыйганың ниндидер даирәдә баруын күрсәтә.

“Нәһҗел-фәрадис” тә: тәкый халаик арасында бу сүз фаш булды [9,8ф.]; халаик арасында хәбәр андаг төшеп торыр [9, 9ф.]; изге азагы арасында фәреңене сакламак [9, 5ф.].

“Мәхәббәтнамә” әсәрендә “ара” сүзе баш килештә кулланылган: ерур йүзи куйам тек аләм ара [11,38-138].

Арт.

Юнәлеш килешендә – артына – предметның арткы өлешенә юнәлү, күчүне белдерә. “Нәһҗел-фәрадис” әсәрендә күзәтелде: арслан артынга йөрегел [9, 2ф.]; иләйенгә тәкый артынга нишә назар кылдың [9,2ф.].

Ал (“ас” мәгънәсендә).

“Ал” бәйлек сүзе шулай ук, борынгы төрки теленнән алынган. Урын-вакыт килешендә – алтында – билгеле бер предметтан астарак нәрсәнеңдер урнашуы яки ниндидер гамәлнең башкарылуын белдерә. “Гөлстан бит-төрки” дә өч тапкыр очрады: әйләдер фил айагы алтында [8, 75-35]; алтында бер тази, башында мисри касәбә [8, 144-1]; сәне айак алтында куйгайлар [8. 225-28].

Әсәрләрдәге бәйлек сүзләрне тикшергәннән соң, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: алар баш, юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендә килгәннәр. Иң актив “эч” бәйлек сүзенә 108 мисал теркәлде. Килешләрдә кыпчак формалар (-га, -дин,-да,-дә) өстенлек итә. Урын-вакыт килешенең күбрәк –да аффиксы, ягьни яңгырау варианты кулланылган. Шулай ук, бәйлек сүзләрдә –л,-р кебек борынгы гомуми төрки формалар сакланган.

Бәйлек сүзләр хәрәкәт, вакыйга барган урынны, җирлекне, юнәлешне күрсәтеп бирәләр. Аларны берничә төрле пландагы сүзләргә аерып карарга мөмкин: “өс”, “ас” – вертикаль пландагы: “арт”, “ал”, “эч”, “ян”, “кат”- горизонталь пландагы: “ара”, “тирә” – катнаш пландагы.

Анализлаган мисаллардан күренгәнчә, бер чорга караган бәйлекләрдә охшаш яклар җитәрлек. Төрле килешләрдә очраган “өс”, “кат” сүзләре дүртәр истәлектә күзәтелде. Ә бәйлек сүзләргә иң бай әсәр дип “Гөлстан бит-төрки” не атарга була.

 

Date: 2016-05-15; view: 875; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию