Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Казан чоры





 

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.

Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев,Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов

Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

«Ялт-йолт»

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрыкъ клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә«Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:

Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була;Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул; Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

Date: 2015-07-27; view: 380; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию