Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Тылсымлы сәхифәләр – Волшебные странички – Magical pages





Туган тел МФ: youtube.com/watch?v=KTbHkx1ecxU С И туган тел, И матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле Дйньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы   Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Родной язык   МФ: youtube.com/watch?v=3YdSHJH4V1A   О, как хорош родной язык, отца и матери язык, Я в мире множество вещей через тебя навек постиг!   Сперва на этом языке, качая зыбку, пела мать, А после - бабушка меня старалась сказкою унять.   Родной язык, ты мне помог понять и радость с малых лет, И боль души, когда в глазах темнеет, меркнет ясный свет.   Ты мне, родной язык, изречь молитву первую помог: "Прости меня, отца и мать, великодушен будь, мой Бог! Native language МФ: youtube.com/watch?v=Yi28sORtZFI&index=22&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY   Oh, mother’s and father’s language is so good I understood forever so many things by you in the world   At first mother was singing on this language while swinging cradle and than grand mom was trying to calm me down by the fairy tale   Native language, you halped me to understand happiness from the earliest years and pain of soul when darkness is appearing in the eyes and clear light is fading   My native language, you helped me to say first pray Forgive me, my father and mother, be generous, my Lord
Эш беткәч уйнарга ярый МФ: youtube.com/watch?v=Z3QRILruUlA Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.   Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.   Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!   Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»   Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.   Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».   Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.   Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!   Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»   Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.   Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»   Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.   Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!   Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»   Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.   Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».   Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.   Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»   Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;   Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач. После работы можно поиграть МФ: youtube.com/watch?v=zmBQoCHrctA&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=2 Летний день. Льется свет яркого поток. Мальчик за столом готовит завтрашний урок.   Перечитывая слово каждое не раз, Он седит, не отрывая от страницы глаз.   Солнечный его тихонько окликает луч: “Эй, дитя! Оставь уроки и глаза не мучь!   Хватит! Ты сидишь над этой книгой с коих пор, Для игры пора настала, выходи во двор!”   Отвечает мальчик Солнца ясного лучу: “Погоди немного, видишь, я урок учу,   Я еще не приготовил завтрашний урок, А для игр найдется время и настанет срок”.   За занятия берется мальчуган опять, Продолжает в книге слово каждое читать.   Тут запел на ветке возле дома Соловей: “Для игры пора настала, выходи скорей!”   Мальчик вымолвил на это пение в ответ: “Раз урок не пиготовил, я не выйду, нет.   Погоди, когда закончу, сам к тебе прийду, Буду слушать, как чудесно ты поешь в саду”.   И склоняется над книгой мальчуган опять, Чтобы вновь за словом слово каждое читать.   Зашумело возле дома яблони лситва: “Как тебе не надоели скучные слова!   То ли дело на открытом воздухе игра – Для нее сейчас настала лучшая пора!”   И опять на этот шелест Яблони в ответ: “Раз урок не приготовил, я не выйду, нет,   Потерпи еще немного, – мальчик попросил, – Нет веслья, если дела я не завершил”.   Наконец, закрыл он книгу и убрал тетрадь И сказал: “После работы можно поиграть”.   Выбежал во двор и крикнул: “Вот теперь друзья, Поиграем, все уроки приготовил я!”   Солнце ясно улыбнулось другу своему, Яблоня дала большое яблоко ему.   Соловей ответил песней радостной на зов, Был весь сад в игру любую с ним играть готов. Work done, have your fun МФ: youtube.com/watch?v=bY9KIuxQHus&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=21   A fair warm day and, by the window glass, A smail boy’s reading for tomorrow’s class/   And through the window glass there calls the sun: “Come out, my boy! Stop reading! Have some fun!   The Nightinggale sings from the nearby tree: “Com on, my boy, come out, have fun with me!”   The Apple-Tree, that in the garden stands, Says: “Boy, have fun, you’ll later make amends!”   “No”, says the Boy, “I’ll catch up with the fun, I’ll never play until my work is done”.   The Apple-Tree insists: ”You’ve had your way, Don’t toil inside – it’s such a pleasant day!”   “Just wait for me, be patient, Tre and Sun; No fun in playing games, when work’s undone”.   And when the child was through with all his work, He left his books, went out for a walk:   “Hey! Said the Boy – who called for me today? Through with my studies, I am free to play!   The Sun then granted him his brightest smile; The Apple-Tree,gave him her nicest apple!   The Nightingale then sang his fairest song to him; The trees bowed their heads in front of him.
Бала белән күбәләк   МФ: youtu.be/hxmHQ8LmudU   Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр куп очып Армыйсың син ничек?   Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?   Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда.   Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы; Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе.   Тик гомрем бик кыска: Бары бер көн генә,— Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа! Ребенок и бабочка МФ: youtube.com/watch?v=C8lbVArtBlg&index=3&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY   Ребенок: Бабочка-красавица, Небесный мотылек, Нам с тобою нравится Солнечный денек.   Расскажи мне, Бабочка, О судьбе своей, Сколько в твоей жизни Полных счастья дней?   Бабочка: По полям порхаю, Где лютики-цветы, Солнышко ласкает Крылышки мои.   Кормит меня дивный Аромат цветов Солнечного цвета В зелени лугов.   Будь со мною ласков Ведь всему свой срок. Жить на белом свете Мне один денек. Child and butterfly   МФ: youtube.com/watch?v=h8r7awH_r20&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=20 Child: Tiny little butterfly, Will you ever tell me, why, Flying since the crack of dawn, You are not faligued or worn/   Is you living sour or sweet? How do you makes ends meet? Tell me, where, if you would, Are you finding all your food?   Butterfly: In the woodlands, in the fields In the meadows are my yields; Here’s where I fly and play On a brilliant summer’s day.   Loved and cherished by sunlight, I keep flowers in my sight: Their blossoms, when in bloom, Nourish me with sweet perfume/   Yet, my life is short, I say, It but lasts a single day, Be a good and gentle boy, Do not hurt me, nor destroy!
Кызыклы шәкерт   МФ: youtube.com/watch?v=Or0PT2hBpDY   — Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор; Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!   — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.   Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.   —Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул, Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул! Забавный ученик   МФ: youtube.com/watch?v=ZnIJtoJ62wA&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=4 - Стой, Акьай, на задних лапках, поучись-ка, послужи! Ну не падай! Ну не падай! Спину ровненько держи!   - Мне учение – в мучение! Я же маленький, смотри! Сколько от роду мне... Месяц? Или два? А может, три...   Мне ли службой заниматься, мне бы, хвост задрать, помчать! Мне б на травке поваляться, научиться бы рычать.   Глупый пес не разумеет – нет уж с измальства учись! Кости к старости твердеют, не согнешься, как не гнись! Funny student   МФ: youtube.com/watch?v=ondukkFWY8s&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=19 Akbai, come on! Be trained! On hind paws stand a bit! Don’t fall, don’t fall! Stand straight! And now – sit!   – Why do you torment me? I am so small. Barely three months have passed since I was born!   I am not up for it, I won’t be taught, no way. I only want to roll on grass, have fun and play.   – You silly puppy! Learn, white you’re still small, It gets so harder, as the years roll.
Гали белән кәҗә   МФ: youtube.com/watch?v=WHlqi9VvU04   Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.   Гали аны чирәм белән кунак итә, Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә. Гали и коза   МФ: youtube.com/watch?v=rJceJQfNzw0&index=5&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY С Козою дружен наш Гали: Коза кивает издали И бородой ему трясет, Когда Гали траву несет. Gali and goat   МФ: youtube.com/watch?v=W9ivl9C2bC0&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=18 The Goat’s, to Gali, a dear friend: Into the window pane she sticks her head. Gali plays host and gives her grass for food: The Goat shakes her beard in gratitude.
Шаян песи   МФ: https://www.youtube.com/watch?v=1a4QdPiTT-Q   Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.   «Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.   Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; «Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.   Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; ик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе! Кошка озорница   МФ: youtube.com/watch?v=Hr2tSh8OBdc&index=6&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CuvY   Погляди – взялась за дело не на шутку Ламига: Взад-вперед снует умело у нее в руке игла.   Кукле праздничное платье сшит торопится она, И лежит вздыхает кукла: «Как обновка мне нужна!»   Рядом киска-озорница притаилась не дыша, Смотрит кошка на катушку – вот игрушка хороша!   Пошивелится, а киска тут как тут, в один прыжок В уголок ее закатит, нитки спутает в клубок   Никакой у ней печали и заботы никакой. Киска, киска-озорница! Все б играла день деньской. Naughty cat   МФ: youtube.com/watch?v=SpE2xC0hQbM&index=17&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY Look, Lamiga is now engrossed in sewing. A garment for her doll – that’s what she’s doing! “When will I have it?” – asks the doll, reclining; “I cannot wait – the holiday is coming”.   The cat meanwhite is staring at the bobbin: “Will it now move – will it at last start rolling?” And then she’ll bounce and grab it, as a ball, And she will chase it ‘round, just let it roll!   She has no other worry but to play: Mischievous, drolly ca! She’d play all day!
Ялкау маэмай   МФ: https://www.youtube.com/watch?v=WHlqi9VvU04   Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә; Карый миңа мәхәббәтле күзе белән, Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә.   Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп, Ал аяклары өстенә башын куеп. Аны шунда чебен халкы тынычсызлый; Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.   Чебеннәрне астан гына карап ята, Ярты йомык күзен генә ялтырата; Бервакыт ул колак артын торып кашый, Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый. Ленивый пес   МФ: youtube.com/watch?v=WfLA-EkREz4&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=7 Не живет, а блаженствует пес у меня: Целый день звонкий лай, беготня и возня.   На меня он с таким умилением глядит, Ну, вот-вот улыбнется и заговорит.   Иногда он лежит после сытной еды, Морду в лапы и не знает беды.   Племя мух начинает его донимать… Пес ленивый! Ему бы их прочь отогнать!   Он лежит и следит за мушинной возней, Лишь сверкнет из-под век его глаз озорной.   Но когда почесать себе ухо встает, Разлетается тут мушинный народ. Lazy puppy   МФ: youtube.com/watch?v=3LqqtJ5j2U4&index=16&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY Our puppy lives a good life, no complains He gaily barks and runs, all day he plays; He looks at me with eyes so full of love, A if he means to say: “Let’s play and laugh!   At times he rests – when he’s been nicely fed, On his fore paws, he reclines hes head. Flies come to bother him, yet in sweet dreams He doesn’t want to know, so it seems.   Such lazy puppy! Staring from below, His half-closed eyes then seem to keenly glow; He widely yawns and moves to scratch his ear, And all the flies instantly disappear
Сөткә төшкән куян   МФ: youtube.com/watch?v=YOs3nsraa_k   Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән. Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт бит, — бата, һич тә табактан ычкынып булмый. Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми, Йөзәдер аркылы, буйга, — котылмактан ӨМИД ӨЗМИ. Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май. Хәзер бит батмый, – тычкан киерелеп майга аяк баскан- Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.   И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат! Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат! Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем! Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була, һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була. Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине, Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?» Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр: — Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,—диләр. Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел! И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!» Мышь, попавшая в молоко   МФ: youtube.com/watch?v=Y2wfI0aL65s&index=8&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY Подполья жительница — мышь, в чулане шастая тайком, Не знаю как и почему, попала в чашу с молоком.   Бедняжка мечется, плывет, по стенам лапками скользит И тонет в белом молоке — оно ей гибелью грозит.   Нельзя бездействовать в беде! И мышка, правилу верна, Плывет и вдоль, и поперек, — спастись надеется она.   Не пропадают зря труды… Вот легче, вот совсем легко. Так долго плавала она, что в масло сбилось молоко.   Теперь, на масло опершись, она встает, а там, глядишь, Из чаши выпрыгнула вмиг — и убежала в норку мышь.   О мой родной! Ты хоть в воде, хоть в молоке ты утопай, Будь терпелив, настойчив, смел — отчаянью не уступай! A mouse that fell into a bowl of milk   МФ: youtube.com/watch?v=65h7xds3e20 I don’t know hr or why, but this I’m told, A little caged mouse fell into a bow!   Of milk, swam back and forth, could not escape, The milk was liquid, drowning was her fate.   All frantic motion, where will she be safe? She’s padding here and there, she keeps her faith.   Her work was not in vain, I’m pleased to utter, She swam so long, that milk turned into butter   And for a momentyou cold see her standing there, Then, she leapt off and ran into her lair.   My dearest one! If you are treading that same bowl, Be patient, stoic, don’t forget your goal.
Иртә   МФ: youtube.com/watch?v=pnIRI3qW-Ew   Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана.   Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар.   Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә Күккә җитез кошлар да.   Шушы вакыт балалар Мәктәп таба баралар; Букчалары артында, Алар гыйлем дәртендә. Утро   МФ: youtube.com/watch?v=AIPEwXFtTq4&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=9 Утро. Ожила земля. Загорается заря. Солнце встало на востоке, Землю светом обагря.   Площадь, рынок – город весь, Парк, сады и ближний лес, Горы, долы и равнины Заливает свет с небес.   Шум, движение; встаёт, Просыпается народ. Птицы, стаями сбираясь, Поднимаются в полёт.   В школу школьники спешат, Ранцы с книгами висят На спине. Ученья радость Ожидает всех ребят. Morning   МФ: youtube.com/watch?v=jEQTicoMWzY&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=14 At dawn the worlds awakens, and The East inflames and goes red, The Sun comes out and its beams Fall down to warm up the land.   The town streets become alive As fields and forests nearby, Hills, gardens and the town yards.   The townsfolk is wide awake, In evry place they cook and bake. The birds in flocks into the sky Take wing for the Almighty’s sake.   And children in the morning chill Are off to school after the meal, With full shcoolbags at their backs, They go to learn with hope and zeal.
Ай һәм кояш   МФ: youtube.com/watch?v=g_EJr2w2MQ0   Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.   Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен дөнья буе китә: Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!   Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, Анда кереп йоклый инде энесе Ай: Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.   Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә, Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне — Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә. Луна и солнце   МФ: На Гималаях в колыбели золотой Спит солнце ясное вечернею порой. И ветер тихий от него не отойдет, Лелеет сон его всю ночку напролёт. А чуть проснется солнце, ветер засвистит И о природе утра всех оповестит. Вот пролетает он по всем краям опять: - Скорей вставайте! – говорит он. – Хватит спать! Лишь только солнце покидает колыбель, Ложится месяц, младший брат его, в постель. И в колыбели золотой – звезда к звезде – Созвездья дремлют, словно птенчики в гнезде. Спит крепко месяц до заката, а потом Вновь улыбается земле своим лучом. По-братски солнце чередуется с луной, И свет их дружеский сияет над землей. The moon and the sun   МФ:   There is a golden cradle in the Himalayen heights, The one who sleeps in it is guarded through the night. When the Sun is rising, the wind is already there Praising the Sun’s entrance, the world must be aware/   The wind serves as a herald whose duty is to say, “The Sun’s already up, greet another day!”   And when the Sun is out, performing his daily race, Crescent, his young brother, takes the cradle’s space.   Never left alone, he’s surrounded by the stars, Like the tiniest of torches, they shin from afar.   Crescent in the cradle sleeps for the entire noght, Till the Sun awakens Him with early morning light.   Day comes after night, brother comes after brother, While on of them rests, he can count n the other.
Яңгыр илә кояш   МФ: youtube.com/watch?v=0G1CeVhc-mU   Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын Вә бер дә батмамын, янып торырмын».   Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын, Кара җирне юешләр, елгалармын».   Кояш каршы диде: «Син бик юешле, Явасың былчыратып һәммә төшне.   Суыңнан анда баткак, монда баткак,— Синең бар белгәнең җир былчыратмак.   Юешлектән иген, ашлык черидер, Мужиклар яумасайде дип телидер».   Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың, Игенне яндырасың һәм кырасың».   Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды, Ачудан эсселектә хәдтән узды.   Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән, Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».   Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң, Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.   Әгәр мин яумасам, багълар шиңәрләр, Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».   Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач, Бере-берсен яманларга тырышкач,—   Татулашты, килештеләр ахырда Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.   Шулай бетте боларда сүз вә тартыш, Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.   Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә, Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».   Кояш, Яңгыр әле бу көнгә чаклы Бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакъны. Дождь и солнце   МФ: youtube.com/watch?v=izuFC6ZY9aA&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=39   Сказало солнце: «Буду век светить, Совсем не буду с неба уходить».   Ответил дождь: «Я буду день за днем Все заливать потоками кругом».   Сказало солнце: «Но ведь ты – вода. В грязь превращаешь землю ты всегда.   Ты знаешь лишь одно, ручьи текут, Распутицу рождая там и тут.   Хлеба в полях гниют, скудеет дол, И молиться мужик, чтоб ты не шел».   А дождь в ответ: «Ты ото дня ко дню Все жарче, хлеб сжигаешь на корню».   От гнева Солнце запылало зло. Пыланье все границы перешло.   Сказало Солнце: «От моих лучей И плод, и свет земле обширной всей».   Ответил Дождь: «Уж если ты плоды Плодишь, то как расти им без воды?   Идти не буду, влагу принося – Повысохнут сады и зелень вся».   Они так долго спорили в пылу. Так друг на друга сыпали хулу.   Что под конец решили слово дать Бесплодный спор этот не продолжать.   Они решили дело так вести, Чтоб каждый был в почете и в чести.   Да будет солнце в свой черед пылать, Дождь в свой черед свой дар ниспосылать.   И дождь и солнце с тех до наших пор Не нарушают этот уговор. The Rain and the Sun   МФ:   “For always shall I shine”, the Sun has said, “for I shall glow and never shall I set”.   The Rain has said “I shall be pouring every day, The black land shall be moist for I shall cry my way”   The Sun then has replied to him: “You’re wery vet, You pour and dirty all things get.   Because of all this moisture rot the crops, And all men wish that you would stop”.   The Rain then has replied: “You become hot, You burn the crop down and destroy the lot”.   Offended with the words the Sun’s become, All strength of heat and anger’s lost the Sun.   He said: “A chance to ripen I give to the fruit, Due to my shine al nature sees it’s good”.   “You help them ripen, - said the Rain, But I’m the one who gives them water.   If I pour not, the gardens then will start to fade, The meadows and the green land shall be be wethered”.   The Sun and the rain after arguing for hours, After dishonoring and tarnishing each other.   Made peace at last and came up with a deal, That never again shall one speak of other ill.   Thus, their arguing came to an end, And then they have decided they would alternate.   The Sun has said: “Inow shall shine only in my turn, And you shall rain down gratefully in yours”/   The Sun and the Rain from that day onward, With no disturbance work on their own accord.
Ак бабай   МФ: youtube.com/watch?v=dr2YcKAvFtY   Бетен дөнья аппак булып кар яуганда, Ишек алда, урам, түбә агарганда, Аппак булып кайтып килә безнең Бабай, Безгә төрле-төрле уенчык алган да.   Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай, Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!» Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча, Безне шатландырмак өчен йөри шулай. Белый дед   МФ: youtube.com/watch?v=D9ZeQeB1E8w Когда пушистый снег оденет белый свет, Кгода наш голый сад от снега станет сед. Опять приходит к нам пургой запорошен, Игрушек накупив, наш белый-белый дед.   “Спасибо милый Дед! – ему кричим в ответ, – Дай бог тебе прожить как можно больше лет!” Бедняга Дед всегда нас радовать готов, Хоть слякоть, хоть пурга – ему и дела нет. White grandpa   МФ: youtube.com/watch?v=5MhDbK_G7Ag&index=12&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY   It snows – the whole worlds snow-white; The yard, the street, the roof are white and bright, All covered in whie, our Granddad noe returns To bring us a variety of toys/   And we are glad, we say: “Thank you, Granddad! May God grant you many more years ahead!” Granddad, poor thing, be rain or shine, in white At all times brings us joy, thrill and delight/
Кышкы кич МФ: youtube.com/watch?v=jG_jWqabibI Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.   Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.   Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?   Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.   Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары Аларның юк, өши бите, борыннары; Үлми калса яхшы алар салкынлыктан, Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.   Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,— Яшь балалар! аларны сез яратыгыз, Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз! Зимний вечер МФ: https://www.youtube.com/watch?v=H3wRzPZ6D_I&index=37&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY Как хорошо вам, дети, вечером зимой! У жаркой печки вы устроились, домой С мороза прибежав, ничто вам не томит, Вы не измучены ни болью, ни бедой.   И ни один из вас с печалью не знаком, Сидите тихо друг за дружкою, рядком, Покуда матушка вам сказки говорит,— И долгий вечер пролетает сладким сном.   Пусть за окном метель неистово метёт, Пусть ветер яростно солому с крыши рвёт, Пусть птица стынет на лету, а не парит,— Уютно вам в тепле вдали от всех невзгод.   Однако вам не грех припоминать порой: Иной обижен с детства горестной судьбой, У малышей бездомных очень жалок вид, И знаются сироты с тяжкою нуждой.   Им лютой зимней ночью негде прикорнуть, Замёрзли щёки, уши, леденеет грудь, Ещё куда ни шло, коль стужей не сразит,— Кому-то ведь из них навек в снегу заснуть.   Когда таких придётся встретить вам ребят, В глазах которых слёзы горькие стоят, Пусть ваша доброта надежду в них вселит И утешения хоть чуть приободрят. Winter evening МФ: youtube.com/watch?v=ImUJa3MRxAc&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=11 I like to watch the kids on winter nights at home, The house is warm, they’re sitting by the stove. The kids are joyful, one next to the other, And nothing makes them sad and nothing seems to bother.   While listening to fairy tales, the night is not so long, They do not hear the wind, howling and strong, It’s angry, trying to tear down the wall. The birds are all a’tremble, large and small.   Kids, feel lucky, you’re warm and fed, Think of all those without home or bread. No one to feed these poor orphans, no place to go, Just this windy night with no tomorrow.   Frost is biting at their noses and ears, Little icicles have grown from their tears. Kids, remember all those poor and needy, Think of them, don’t be selfish, heartless, greedy.
Туган авыл МФ: youtube.com/watch?v=ECEUAoCb7GU Җыр: youtube.com/watch?v=joxYkdDgj6I Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.   Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.   Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.   Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Родная деревня   МФ: youtube.com/watch?v=pVd8j4QtUSE&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY&index=36 Стоит деревня наша на горке некрутой. Родник с водой студеной от нас подать рукой. Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком, Люблю душой и телом я все в краю моем.   Здесь бог вдохнул мне душу, я свет увидел здесь, Молитву из Корана впервые смог прочесть, Впервые здесь услышал слова пророка я, Судьбу его узнал я и путь тяжелый весь.   Мне памятны навеки событья детских лет, Нет времени счастливей, забав беспечней нет. Я помню, как, бывало, по черной борозде Шагал со старшим братом я за сохою вслед.   Я многое увижу - ведь жизнь еще длинна, И ждет меня, наверно, дорога не одна. Но только, где б я ни был и что б ни делал я, Ты в памяти и сердце, родная сторона! My village   МФ: youtube.com/watch?v=Ec8c7XZTTlA&index=10&list=PLv7dU6MV8xcHbZ9oylU2nrkf3mHO1CUvY Up on the hill, is my village, my aul, There is a creek, with water pure and cool. I feel its taste, I know its every part, I love this place with all my soul and heart.   Here, praised be Allah, I was born and raised And with the Holy Book, Quran’s ayats amazed. Here I was told about Muhammad’s life, Our great prophet, who had taught us to survive.   When I remember that, my eyes fill up with tears In memory forever live these childhood years. How with my brother in the field we used to plow And grains of wheat and rye in soil sow.   I’m still a stranger to this world, but who is not? I still have much to learn, to see a lot. And yet I know but one most sacred rule In memory to keep my village, my aul.

 


 

Киятләр

Су анасы

IҖәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,Шунда яр буендагы куе агачларга посып. Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,Җен оныткан, ахыры, калган тарагы басмада. Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин. Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам. Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба, Аһ, харап эш! Су анасы да минем арттан чаба. Кычкырадыр: "Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!" Мин качамын ул куадыр, ул куадыр мин качам;Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам. Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,Су анасыны куарга күтәрелде барча эт! "Һау!" да "һау!" да, "һау!" да "һау!" Бертуктамый этләр өрә; Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем. Өйгә кайттым да: "Әни, алтын тарак таптым!" дидем;"Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым", дидем. Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;Курка үзе алса да, уйлый эченнән әллә ни... II Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән. Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;Шык та шык! кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман. Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери! Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак! Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;Калтырыйм, куркам: "Ходай! дим, инде мин кайда барыйм?" һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага. Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әниИ орышты, и орышты, и орышты соң мине! Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,"Йә иясе юк!" дип, әйберләргә тими башладым.

 

ШҮРӘЛЕ

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда, көй өчен, "тавыклары җырлай", диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;

Ул болын, яшел үләннәр, хәтфәдән юрган иде.

Зурмы дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр*,

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-

ләр килеп киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп садаи хушлары*.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;

Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре*.

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

– Аһ! – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабан туйларын

Язмыймын, куркып, еракларга китәр, дип, уйларым...

Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит, күр әле;

Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит "Шүрәле".

Аз гына сабыр ит әле, и кариэм!* Хәзер язам;

Уйласам авылымны, гаклымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар;

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши;

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр;

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр;

Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул;

Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турында аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;

Барча кош;-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,

Алны, артны, уңны, сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп безнең егет катып кала аягүрә,

Аңламастан, каршысында әллә нинди "ят" күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?

Коточарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер – тәмам кармак кеби;

Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел – көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;

Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз-төзен,

Тик килешсез – һәрбере дә ярты аршыннан озын.

V

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы: "Сиңа миннән ни кирәк?"

– Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет, и

Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

– Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

– Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара әдәмчек кенәм!

Тик тиз үк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

– Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш, кузгалыйк,

Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Бу киңәшкә шүрәле дә күнде, килмичә кире,

Китте кушкан җиргә, атлап адымын эре-эре;

Куйды илтеп авызын әчкән бүрәнәгә бармагын, –

Кариэм*, күрдеңме инде яшь егетнең кармагын?

Суккалыйдыр балта белән кыстырылган чөйгә бу,

Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Шүрәле тыккан кулын, селкенмидер, кузгалмыйдыр,

Белми инсан* хәйләсен һич, балтага күз салмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,

Шүрәленең бармагы калды, кысылды шап итеп.

Сизде эшне шүрәле дә: кычкыра да бакыра,

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде шүрәле безнең егеткә ялына,

Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

– Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә, углыңа, нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм, ул минем дустым, диеп;

Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, сиңа ни бар?

Тибрәнә дә йолкына, бичара гакылыннан шаша,

Шул арада яшь егет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу шүрәлене белми дә,

Ул моның фөрьятларын* аслан* колакка элми дә.

– И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең?

Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты, – диермен, сорасалар.

– Әйтсәм әйтим, син белеп кал, чын атым – Былтыр минем,

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тора син, энем!

Шүрәле форьят* итәдер, аудан ычкынмак була,

Һәм дә ычкынгач, егеткә бер-бер эш кылмак була.

Кычкыра: кысты, харап итте явыз Былтыр мине,

Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолыр мине?

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

– Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең, диләр.

Әйтәләр: "Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И юләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!"

 

Date: 2016-08-31; view: 375; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию