Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Олимпиадные задания по татарскому языку (школьный этап)





Олимпиадные задания по родным языкам (школьный этап)

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРА

Класс

· Тел турында 2 мәкаль язарга.

· Исем, сыйфат, фигыльләрне өч баганага аерып язарга.

Башлык, ачылмалы, башла, кыскыч, ачкыч, күзлек, күзлә, бие, укый, тимерле, элгеч, сүзлек, япкыч, бикле, башлы.

Бирелгән сүзләрне кулланып, өч җөмлә төзеп язарга.

· Фигыльләрне барлык заман формаларына куеп языгыз.

Укы, эшлә, бар, кил, яз, кит.

Мәсәлән, укы- укый, укыды, укыган, укыр, укыячак.

· Ял көнеңне ничек үткәрүең турында дусыңа хат яз.

· Нинди татар халык әкиятләрен беләсең?

· Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?

· Аның нинди әсәрләрен беләсең?

· Г.Тукайга яки аның әсәрләренә багышланган башка язучыларның әсәрләрен ата.

· М.Гафури турында ниләр әйтә аласың?

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРА

Класс

· Тел турында 2 мәкаль язарга.

· Кышкы урман турында 3-4 җөмлә яз.

· Бирелгән сүзләрнең тамырын, кушымчасын билгелә.

Батырлык, кыргыч, басма, баскыч, тракторчы, утырыш, төенчек, уенчык, бүлмә, күзлек. Җөмләләр төзе.

· Кушма, ясалма, парлы, тамыр, тезмә сүзләргә мисаллар яз.Җөмләләр төзе.

· Тәнәфес сүзен килеш белән төрләндер.

· Сыйфатлар кулланып, дусың турында яз.

· М. Җәлил кайчан һәм кайда туган?

· Аның нинди әсәрләрен беләсең?

· Татарстанда М. Җәлил белән бәйле нинди урыннарны атап яз.

 

Олимпиадные задания по татарскому языку (школьный этап)

Класс

1. Урамым тартымлы исемне килеш белән төрләндерегез.

2. А) Белый, беловатый;

Б) Мудрый, мудрейший;

В ) Поздно, позднее;

Г) Самый быстрый, быстрее.

Югарыда бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез.

3. Таудай сүзе рәвешләрнең нинди төркемчәсенә карый?

4. Ул алмашлыгын килешләрдә төрләндерегез.

5. Халкым сүзенең тамырын билгеләгез.

6. Нәрсә ул хикәя? Жанр формасы буларак аңа нинди сыйфатлар хас?

7. Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасындагы Былтыр һәм Шүрәле образларына характеристика бирегез.

8. Башкортстанда татар телендә чыгып килүче балалар журналын атагыз.

9. 1923 елны М. Гафури Башкортстанның халык драматургы дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Бу фикер дөресме?

10. “Галимҗан – бала җанлы кеше иде...

Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”. (Г.М.)

Бу юлларда сүз кем турында бара?

Инша темалары

 

1. Апуш шигырьләрен укып үсәбез (Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча).

2. Бер мәхәббәт тарихы (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча).

3. Без тарихта эзлебез...

4. Елның дүрт фасылы да серле...

5. Минем яраткан китабым.

 

 

Олимпиадные задания по татарскому языку (школьный этап)

Класс

1. Килде, уйла, укыр, яшәячәк фигыльләрен юклыкформасына куеп языгыз.

2. Җырлыйк әле, уйныйк, барыйм әле фигыль формаларын рус теленә тәрҗемә итегез.

3. Ашаган белми, тураган белә җөмләсендә ашаган, тураган сүзләре фигыльнең нинди төркемчәсенә карый?

4. Бүген дә яңгыр яуды җөмләсендә дә сүзе нинди сүз төркеменә карый?

5. Бәйлек сүзләр кулланып, 3 җөмлә төзегез.

6. Сак белән Сок образлары нинди бәеттән?

7. “Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та!

Шатлыктан күңлем тула, трат-та-та, трат-та-та!

Картның кәефе бик китә, уй-уй-уй, уй-уй-уй!

Уйнаучыларны тетә, уй-уй-уй, уй-уй-уй!

Барам мин театрга, трат-та-та, трат-та-та!

Хатыным белән бергә, трат-та-та, трат-та-та!”

Бу юлларны укыгач, Г. Камалның нинди әсәре исегезгә төшә?. Ул нинди жанрда иҗат ителгән?

8. “ Театр − яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә”.

Бу юлларның авторы кем?

А) Г. Тукай В) Г. Ибраһимов

Б) Ф. Әмирхан Г) Г. Камал.

9. “Туган ягым – яшел сәңгелдәк” әсәренең авторы Г. Бәширов. Әлеге җөмләдә нинди хата бар?

10. Башкортстанда татар телендә чыккан газеталарны атагыз.

Инша темалары

1. Туган җирем – Башкортстан.

2. “Җырым белән җиңдем дошманны” (Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр турында).

3. Театрда күрдем тормышны (Г. Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча).

4. Бәетләрдә халкым язмышы.

5. Халкымның күркәм бәйрәмнәре.

Date: 2015-12-13; view: 7208; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию