Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 11 page





Асия эндәшмәде. Күз карашы кырысланды.

— Гөлшәһидә апа, эчемне бушатасым килә, — диде кинәт Асия. — Нигәдер миңа да бик ямансу... Әллә ниләр уйлыйм... Сезнең аз гына вакытыгыз бармы? Сез миңа ачуланмыйсызмы, Гөлшәһидә апа?

Гөлшәһидә башын селекте:

— Ни өчен ачуланыйм ди?

— Юк, мин башта... дорфа кыландым... бигрәк ямьсез тәэсир калдырганмын инде, әллә нинди мин... мине күпләр аңламый.

— Кеше турында начар уйларга яратмыйм мин, Асия. Аннары, без бит инде төрлесенә күнеккән...

— Биредә сезнең турыда әллә нәрсәләр сөйлиләр. Имеш, бик зур кешенең кызы сез...

Гөлшәһидәнең йөзе уйчанланды, каядыр еракка, тәрәзәдән күренгән ак болытларга карады. Менә шундый ак болытларны ул әнисен җирләргә алып киткәндә тәрәзәдән күргән иде. Ул көнне унөч-ундүрт яшьлек Гөлшәһидә бик озак елады һәм ни өчен доктор аның сөекле әнисен терелтә алмады икән дип уйлады. Инде ул шыр ятим, кая барыр, кемнәргә сыеныр?

— Мин, Асия, чыннан да, бик зур кешенең кызы, — диде Гөлшәһидә, уйчан һәм җитди итеп. — Ятимә калгач, мине халык үстерде. Ә халык зур ул, бай ул...

— Шуннан?.. Сөйләгез, зинһар.

— Бүтән вакыт сөйләрмен әле.

— Сез миңа ышанып җитмисез, бу кыз сер тота белми дип уйлыйсыз, иеме? — дип сорады Асия, кызарып.

— Юк, аннан түгел, Асия. Күп нәрсә минем үземә дә ачык түгел әле. Менә сезнең башка... Сез әле тормышның күләгәләрен белмисез. Мәхәббәтегез дә бик саф булырга тиеш сезнең.

— Ой, ни өчен алай дип уйлыйсыз?

— Чөнки мин сезне үтәдән-үтә күрәм.

— Минем турыда бик зур фикердә икән сез, Гөлшәһидә апа. — Шатлыктан Асиянең чырае яктырып китте. — Каян башлыйм икән?

— Каян башласагыз да ярый. Мәхәббәтнең һәр төше матур.

— Ой, белмим... Минем поклонникларым бик күп иде. Миңа «син матур» диләр иде. — Асия көлеп җибәрде. — Каз шикелле озын муенлы, ябык, чирләшкә кыз матур буламыни?! Гармунымны, артистлыгымны яратканнардыр инде. Мин аларны, поклонникларымны, пыран-заран китерергә күп алмый идем. Нихәтле ачулансам да, алар яңадан киләләр иде... Шулай ике еллап яшьлегемә исереп, гамьсезлек дөньясында яшәдем. Консерваториягә керергә хыялландым, ә укырга... элемтә техникумына кердем. Ике курсны тәмамладым инде. Ләкин күңелем ятмый. Китәргә дип тә уйлап торам. Белмим, ничек булыр әле... Авыргач, бер ел бөтенләй укый алмадым. Быел да менә... башкалар укый, мин хастаханәдә ауныйм. — Асия уйга калды, аннары маңгаена төшкән чәчен ябык кулы белән артка сыпырды да елмаеп куйды. — Хәзер күңеллесе башлана инде, — дип, Гөлшәһидәгә яшеренеп кенә карап алды, кызарды, тагын елмайды. — Мин мединституттан бер студент белән таныштым. Ул егет башкалардан бер ягы белән дә аерылмый иде кебек. Аска карап кына йөри торган оялчан бер егет. Илдар исемле. Менә шул Илдар ничектер бер дә сиздермәстән генә мине бөтен поклонникларымнан тартты да алды. Мин аның турында гына уйлый башладым. Ике ел дуслашып йөрдек. Ул миңа тәкъдим дә ясады, ә мин аңа «укып бетергәнче» дип әйтә килдем. Ул инде дүртенче курста иде. Шуннан аны Хәрби диңгез флотының медицина академиясенә күчерергә булдылар. Мин аңа бик каты ачуландым: «Йә мин, йә академия», — дидем. Ул: «Син дә, академия дә», — диде.

— Без үпкәләштек, — дип дәвам итте Асия һәм ничектер күз алдында олыгаеп киткән кебек булды. Хәтта сөйләшүе дә олыларныкына охшый башлады: — Дөресрәге, мин үпкәләдем. Беләсез инде кызлар андый чакта ничек: «Ах, так!..» Мин дә шулай юләрләнеп алдым... Ул китеп барды. Аннары хатлары ява башлады. Мин башта җавап бирмәдем, ә үземнең күңелемдә ут-ялкын. Ахырда түзмәдем, үзем дә хатлар яза башладым. Шулай тагын бер ел үтте. Мин хастаханәгә кергән көнне Илдар, узып барышлый, ике генә көнгә Казанга тукталган иде. Бер ел аерылып торганнан соң... ике сәгать тә сөйләшә алмыйча тагын аерылыштык. Ул су асты көймәсендә хезмәт итүен әйтте, ә мин... хастаханәгә керүем турында. Аңарчы үземнең авыруымны әйткәнем юк иде. Хатларыма да язмый идем. Дөресен әйткәндә, мин аның алдында алдакчы. Мин аны югалтырмын дип курыктым. Бәлки, укып бетергәнче терелермен дип көттем. Сузуымның сәбәбе дә шул иде... Хәзер ул минем авыру икәнемне үз күзе белән күрде инде. Бер-ике елдан табиб буласы кеше бит, комбинированный порокның нәрсә икәнен аңлый. Ләкин, миңа калса, ул минем авыруыма ышанып китмәде. Мин нәрсәдер яшерәм, аңардан юри качам дип уйлады булса кирәк. Белмим тагы... Аның уен белү читен. Аерылышканда мин аңа: «Прощай», — дидем. Сез беләсез бит руслар ул сүзне нинди мәгънәдә әйтәләр. Ул миңа: «Хуш», — дип кенә җавап бирде. Мин аңа: «Моннан соң безнең арада дуслык кына калсын», — дидем, ул: «Дуслык һәм мәхәббәт», — диде. — Асиянең күзләренә яшь килде һәм шул яшьле күзләре белән Гөлшәһидәгә карап сүзен дәвам итте: — Кичә тагын хат алдым... Сөйгән кешеңне алдаудан да авыррак нәрсә юк. Ә мин аңа бу юлы да барысын да әйтә алмыйм... Ужас! — диде ул, ике кулы белән йөзен каплап тынып калды. — Мин елый алмыйм, ләкин белсәгез иде миңа никадәр авыр икәнен... Бер яктан, мине вөҗданым газаплый, икенче яктан, үзем кызганыч... Дөрес, сез хәзер мине канатландырасыз. Теге табиб ялгышкан, дисез. Ышанасым килә, бик килә, куркам да...

Коридорда Әбүзәр абзый күренде. Ул Гөлшәһидәне дәшеп алды.

— Мәдинә апагыз авырып тора, сезне күрәсе килә, —диде ул. — Әгәр вакытыгыз бик кысан булмаса, әйдәгез, безгә киттек. — Гөлшәһидәнең аптырап калуын күргәч, көлемсери төшеп өстәде: — Әгәр бу юлы да сезне алып кайтмасам, хатыннар мине өйгә дә кертмәячәк. Аннары бүген көне дә шундый. Мине дә азрак кызганыгыз инде.

Федосеев дамбасында хыяллары алдаганнан соң, Казанның менә шушы почмагында, Таһировлар йортында, Гөлшәһидәнең актыккы өмет чаткысы посып калган иде. Актыккы булганга, ул аеруча кадерле дә, кызганыч та иде. Гөлшәһидә шул өмет чаткысын күңеленә салып Акъярга алып китәргә җыена иде. Чөнки белә: барыбер Мансурны оныта алмаячак. Ичмасам, кышкы озын төннәрдә шул өмет чаткысы белән юаныр. Кешегә бер юаныч кирәк ич. Ә Таһировларга барып, анда бернинди дә чаткы калмаганлыгын белсә, аннары ни эшләр ул?

Барыргамы, бармаскамы? Бүген хастаханәдә эше әллә ни юк.

— Ярар, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул һәм үз тавышыннан үзе куркып куйды. Аннары килеп Асиянең колагына пышылдады: — Без әле синең белән туйганчы сөйләшербез, Асия. Син аңа хат яз... яме, яз. Элек ничек язган булсаң, шулай яз. Синең бәхетең алда әле, ә минеке... минеке, белмим, кайдадыр...

 

Date: 2015-12-13; view: 436; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию